Борынгы дәверләрдән алып, бүгенге көнгәчә халыкның рухына таяныч булган иҗатлар бар, шуларның берсе — Сөләйман Бакырганиның мирасы. Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә һәм күптомлыкларын чыгаруга зур катнашы булган һәм гомерен багышлаган галим Гали Халит борынгы шагыйрьләрдән С. Бакырганиның XX гасыр башы татар әдәбиятына, аерым алганда, Г.Тукайның иҗат йөзе формалашуга зур йогынты ясаганлыгын дәлилләп язып чыккан идее* (* Халит Г. Габдулла Тукай. / Татар әдәбият тарихы, алты томда. Өченче том. XX гасыр башы. — Казан: Татар.кит.нәшр., 1986. — Б.130.). Бу теманы алга таба Н.Нәккаш Исмәгыйль үстереп, кызыклы күзәтүләр ясады* (* Нәккаш-Исмәгыйль Н. «…Иман берлә Коръән тулган садремә!» (Тукай иҗатында дини мотивлар һәм борынгы әдәбият традицияләре) // Тукай и духовная культура XX века (Материалы научной конференции, посвященной 110-летию со дня рождения Тукая). — К., 1997. — С.231-232.). Бу мәсьәләне башлап Г.Ибраһимов, М.Гали, М.Гайнуллин, Р.Ганиева һәм башка галимнәр күтәргән иделәр. Ә кем сон ул С.Бакыргани, аның тормышы һәм иҗаты нәрсәдән гыйбарәт — әлегә бу хакта Г.Рәхим һәм Г.Газиз кебек галимнәребездән соң тәфсилле бер сөйләшү һәм тикшеренү булганы юк иде. Бу мәкалә шушы «ак тап»ны бетерү максатыннан да чыгып язылды. Бөек шагыйребезгә бәйләнеше булуы сәбәпле, С.Бакыргани иҗатына бәя бирмичә һәм тормышын өйрәнмичә мөмкин түгел, дип беләм.
С.Бакыргани — үз чорында ук дан һәм шөһрәт казанып, шул дәверләрдән үк буын-буын әдип һәм шагыйрьләрнең формалашуында да зур роль уйнаган, шигърияте тәэсирендә тарихи буыннарны үстергән шәхес. Аның әсәрләре 1917 нче елгы инкыйлабка кадәр Казанда кат-кат бастырылып таратылган, хәтта кайсы нәшриятларда күпме күләмдә, нинди данә белән ничәмә тапкырлар чыгарылганын дә ачыклау — бүгенге көндә авыр эш. Чөнки күпчелегенең хәтта авторлыгы да күрсәтелмичә бастырылган, яисә тупланма-җыентыкпарга кертелгән. С.Бакырганиның шигырь һәм поэмаларын татар халкы яратып укыган, кичәләрдә, бәйрәм мәҗлесләрендә көйләп сөйләгәннәр, һәр язган сүзләренә ияреп, чын күңелдән аһ тартканнар, авыр елларда таяныч итеп, асылда, рухи азык буларак файдаланганнар. Әмма аннаң соң, ягъни атеизм дәверендә (1930-1990) татар укучысының төп өлеш дип каралганы С.Бакырганидан читтәрәк торды, хәтта аның кемлеген дә онытып җибәрде төсле.
С.Бакырганиның тормышы борынгыдан татар укучысын кызыксындырып килгән, моның сәбәбе аның легендар дини-диндар, мистик шәхес, әүлия дәрәҗәсенә ирешкән суфи шагыйрь булуыннан дип уйлыйм. Шунлыктан аларда, ягъни тормышын яктырткан хәбәрләрдә хорафи риваятьләр дә файдаланылмый калмаганнар. Ә бәлки, алардагы барлык фактлар да хактыр?
С.Бакырганиның тормыш юлы хакында «Хәким ата», «Хөбби Хуҗа», «Замму назыйрь» исемле китаплар бар. Аларның беренчесе шагыйрьнең үзенә үк нисбәт ителсә, икенчесе Казан шагыйре, сәед-ата мәртәбәсен йөрткән Кол Шәриф каләменнән, өченчесе исә — XIX йөздә яшәгән татар шагыйре Гали Чокрый әсәре. С.Бакырганиның тормыш юлын сөйләгәндә Г.Рәхим һәм Г.Газиз кебек киң фикерле галимнәр дә үзләренең «Татар әдәбияты тарихы» (Казан, 1923) хезмәтләрендә «Хәким ата» китабына таянганнар. Бүтән төрки әдәбиятлар тарихларына караган хезмәтләрдә дә шагыйрьнең тормышы күрсәтеп үтелгән китапка нисбәттә өйрәнелә. Кайбер гайре табигый кебек тоелган мәсьәләләр шик астына алынудан тыш, асылда, С.Бакырганиның тормыш юлын сөйләү өчен «Хәким ата» китабы төп чыганак булып тора. Без дә, асылда, аңа нигезләндек.
С.Бакырганиның вафат булган елы дип фәндә 1186 нчы ел алынган. Аның ничә ел гомер кичергәнлеге, кайчан дөньяга килгәнлеге мәгълүм түгел. Бу мәсьәләнең хәзергәчә галимнәр алдында куелганы да юк. Шәехе Әхмәт Ясәви исә, хәбәрләрдән мәгълүм булганча, 1166 нчы елда вафат. Аннаң соң 20 ел буена С.Бакыргани шәехлек-хәлифәлек кыла. Әмма аның шәехлек мәртәбәсе укытучысы Ә.Ясәвидә белем алып китүенә үк халыкка таныла, ул үз тирәсенә мөридләр җыя һәм аларны тәрбия итү эшен үз җилкәсенә бик яшьли күтәрә, шулай да горурлык һәм мин-минлеккә бирелми, остазы белән ныклы элемтәсен өзми. Шулай да, якынча гына булса да, С.Бакырганиның туган елын ачыклау мөмкин түгелме соң?
Үз шигырьләрендә һәм башкаларның хәбәрләрендә С.Бакырганиның ничә ел яшәвенә карата теге яки бу мәгълүмат теркәлмәвенә дә карамастан, мәсьәләне алга куеп, фараз итеп карарга тиешбез, дип беләм. Фән конкрет белемгә таба бармаса, фактларны ачыклауны үз өстенә алмаса, аның актуальлеге һәм әһәмияте кими. Шунлыктан мәсьәләгә ачыклык кертүне максат итмичә мөмкин түгел.
«Хәким ата» һәм «Замму назыйрь»дән күренгәнчә, С.Бакыргани, мәктәп яшенә җиткәч, үзен гаҗәеп дәрәҗәдә акыллы һәм зиһенле бала итеп күрсәтә. Ул Ә.Ясәви яшәгән шәһәрдә, ягъни Яссыда (икенче төрле аталышы, Төркестан каласы), хәзерге Казакъстанның
көньягында туып үскән. Дөрес, С.Бакырганиның кайда туганлыгы шулай ук төгәл генә мәгълүм түгел. Әмма фәнни әдәбиятта аның хакында Яссы шәһәрендә яки шул тирәдәге сәйрамда, ягъни җәйләүдә туып, калада үскәнлеген белдерәләр. Күчмә төркиләр җәйләрен җәйләүләрдә гомер кичереп, кышларын кышлакларда, ягъни ныгытма-калаларда яшәгәннәр. С.Бакырганиның ата-бабалары да шул рәвешле тормыш кичергәннәр. Әгәр дә аның кайчан һәм кайсы вакытта туганлыгы төгәл билгеле булса, әйтик, кышкы айларның берсендә яки җәйлектәме, ул вакытта туган урынын да төгәлрәк ачыклавы авыр булмас иде. Шулай да хәзергә билгеле булган хәбәрләрдән чыгып, кабул ителгән гыйльми карашларга нигезләнеп, җәйләүдә дөньяга килгәнлеген әйтә алабыз.
Әгәр «Хәким ата» китабында сурәтләнелгән вакыйгаларга игътибарыбызны юнәлтсәк, анда С.Бакырганиның дөньяга килүе мәсьәләсе бөтенләй дә телгә алынмаганлыгына тап булырбыз. Анда шагыйрьнең мәктәп яшендәге вакытлары сөйләнелүдән бәяннар башланып кителә. Яссы, ягъни Төркестан шәһәрендә бу вакыйгаларның барганлыгы әйтелеп узыла. Әгәр дә С.Бакыргани Яссы шәһәрендә тумыйча, бүтән бер урында дөньяга килгән исә, «Хәким ата» китабында ул мәсьәлә кузгатылмый калмас иде. Шунлыктан С.Бакырганиның кайда да түгел, ә бәлки, Яссы шәһәренең үзендә туганлыгын ачыклау өчен бу тезис җирлек сыйфатында хезмәт итә ала, шагыйрьнең Яссы шәһәрендә дөньяга килгәнлегенә дәлил була ала, дип уйлыйм. Шунысын да онытмыйк: «Хәким ата» китабы С.Бакырганиның үзенә нисбәт ителә һәм автобиографик әсәре санала. Әгәр бу чыннан да шулай икән, димәк, ул үзенең җирен искәртми калмас иде. Ә вакыйгаларның Яссы шәһәрендә башланып китүе моңа ишарә түгелме?
С.Бакырганиның мәктәп еллары хакында «Хәким ата» китабында да «Замму назыйрь»дә дә бер үк сүзләр белән бер төрле үк хикәят китерелә: «Хәким ата (Хәким ата — С.Бакырганиның шәехлек вакытындагы титул-исеме.) рәхмәтуллаһ (Рәхмәтуллаһ — Аллаһы тәгаләнең аңа рәхмәте булсын.) кечектә (Кечектә — кечкенә чагында.) мәктәпкә барырда барча угланнар Кәламуллаһны (Кәламуллаһны — Коръәнне.) буеннарына йөкләп (Буеннарына йөкләп — муеннарына асып.) барыр ирделәр, әмма Хәким ата рәхмәтуллаһ галәйһи Коръәннәрне түбәләренә күтәреп илтер ирде. Вә тәкый кайчан мәктәпдин кайтыр булсалар, йөзләренә остазлары сари (Сари — таба, ягына.) кылып, аркаларымы үз өйләре сари кылып кайтыр ирделәр. Ул мәхәлдә (Мәхәлдә — хәлдә, вакытта.) атлары (Атлары — исемнәре, исеме.) Сөләйман ирде»* (* Гали Чокрый. Замму назыйрь. — К., 1889. — Б.7.; С.Бакыргани. Хәким ата китабы. — К., 1858. — Б.2.).
Шулай итеп, С.Бакыргани, мөгаен, кыпчак кабиләләләренең берсеннән булып, Яссының (Төркестанның) үзендә яки тирәсендәге бер авылда туган һәм мәдрәсәгә бирелгән, гыйлемгә омтылучан һәм акыллы бала булган. Искә алынган хәбәрдән күренгәнчә, мәдрәсәгә барган чагында бүтән шәкертләр Коръәнне букчага салып, кулларына тотып, яисә култык астына кыстырып килгәндә, ул баш очына куеп, я, баш түбәсендә күтәреп йөри икән. Башкалар мәдрәсәдән чыкканда йөгерешеп таралсалар, Сөләйман үзенең остазына йөз белән карап, арты белән чыга һәм арты белән кайта икән. Бу вакыйгалар Яссы шәһәрендә барганлыгына шик юк. Чөнки хәбәрләрдә алга таба Ә.Ясәви һәм аның мәсҗеде искә алына.
Вакыйгаларның алга таба сурәтләнүеннән аңлашылганча, Сөләйманның иптәшләре белән мәктәптән кайткан чагында аларны күзәтеп танылган шагыйрь Ә.Ясәви үзенең мәсҗеде янында утыра икән. Сөләйманның шушы рәвешенә гаҗәп хәлендә карап торган, игътибар күзен төшереп, аңа карата хөрмәте арткан. Бу кыяфәттә йөрүләренең сәбәбен сораган. Аңа Сөләйман Коръәннең олуг булуы сәбәпле, башын югарыда тотуы, мәдрәсәнең, гыйлем учагы булганлыктан, йөзен һәрдаим шул якка таба каратуы хакында әйтә. Ә.Ясәвине Сөләйманның шушы җаваплары сөендергән һәм ул аны үзенең мәдрәсәсенә күченергә чакырган.
Бу вакытта Ә.Ясәвинең дан-дәрәҗәдә олы мәртәбәгә ирешкәнлеге хикәяттән аңлашылып тора. Димәк, ул инде өлкән яшьтә булырга кирәк. «Хәким ата» һәм «Замму назыйрь»дә бер генә датаның да искә алынмавы аркасында төгәл фикер йөртүе авыр. Шулай да Ә.Ясәвинең 63 яшендә үзенә кабер казып, шунда үлем сәгате ирешсен өчен кереп ятуы, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәр кебек шушы яшьтә вафат булуны сөннәт санавы, әмма тәкъдире кушмыйча, болай хаталануын аңлап, аннан чыгуы, тагын да шактый еллар яшәве мәгълүм фактлардан икәнлегеннән чыгып, С.Бакырганиның балалык еллары хакында язылганда «Хәким ата» һәм «Замму назыйрь» китапларында бу хәбәрнең бөтенләй дә искә алынмавына таянып, без аңа бу вакытларда 63 яшьтән дә югары түгел дип белдерә алабыз. Боларны исәпкә алып, әгәр дә Ә.Ясәвинең 1166 нчы елда гына вафат булуын искәрсәк, С.Бакырганиның исә нәкъ шул XII гасырның башларында дөньяга килгәнлеген ачыклавы авыр булмас. Әмма шунысын да онытмыйк: әле болар гына С.Бакырганиның кайчан, төгәл кайсы елда туганлыгын тулысынча расларга мөмкинлек бирми.
С.Бакырганины әти-әнисе, Ә.Ясәвинең аны үз мәдрәсәсенә чакыруын ишетеп, озак та үтми аны аңа тәрбиягә тапшыралар. Ул вакытта шәкертләр остазлары каршында мәдрәсәдән кайтмый торып укыганнар. Сөләйман да шушы тәртипкә буйсынырга мәҗбүр булган. Ул монда Коръән һәм шәригать гыйлемнәрен өйрәнә башлый. Озакламый үзенең остазының тугрылыклы мөриде булып китә. Бу хакта «Хәким ата» китабында урнаштырылган: «Хуҗа Әхмәт Ясәви рәхмәтуллаһи галәйһи Сөләйманга Коръән үгрәту башладылар ирсә, аз мәдәт эчендә барча гали иркәннәрне забет кылды (Аз вакыт эчендә барлык өлкән яшьтәге шәкертләрне узып китте.) вә тәкый унбиш яшегә йиткәндин соң Хуҗа Әхмәт Ясәвигә мөрид булды, тәкый барча тарикъ әдәпләренә (Тарикъ әдәпләренә — суфичылык әдәпләре-гыйлеме.) үгрәнде»* (* Күрсәтелгән хезмәтнең шул ук битендә. Гали Чокрый. Заму назыйрь. — К., 1889. — Б.7.; С.Бакыргани. Хәким ата китабы. — К., 1858. — Б.2.). «Хәким ата» шулай итеп, С.Бакыргани унбиш яшеннән Ә.Ясәвинең мөриде булып китә. Китабында алга таба сөйләнелгән вакыйгалардан күренгәнчә, С.Бакыргани, мөрид мәртәбәсен алуга карамастан, һаман да Ә.Ясәвинең «мәктәп угланнары» арасында кала бирә. Бу урында Хозер пәйгамбәр белән бәйләнешле вакыйга сөйләнелә, аның Ә.Ясәвитә кунак булып төшүе әйтелә. «Пәйгамбәрләр тарихы»ннан билгеле: Хозер үзе Ильяс пәйгамбәр заманнарында яшәгән, әмма ул дөнья беткәнче Жир йөзендә калдырылган, дип риваять кылына* (* Кыйссасел-әнбия Рабгузый. — Казан: Университет типографиясе, 1859. — Б.371-374.). Тик «Хәким ата» китабында, сүз Хозер хакында баруына карамастан, ягъни пәйгамбәр буларак күрсәтелеп сөйләнелсә дә, бөтенләй башка бер шәхес күздә тотыла булса кирәк. Чөнки ул заманнарда, ягъни ХI-XII гасырларда тагын да икенче бер шәех һәм әүлия, Хозер исемле суфи-дәрвиш яшәгәнлеге «Гали тарихы»ннан мәгълүм* (* «Кенһел-әхбар» нам «Гали тарихы». — Төркиядә басылуыннан тыш, китапның чыгарылу елы күрсәтелмәгән. — Т.4. — К.1. — Б.53-54.). «Хәким ата»да, мөгаен, сүз шул суфи Хозер хакында барадыр, чөнки риваятьнең үзендә дә күпчелек очракта ул суфилар титулы белән Хозер ата дип күрсәтелә. Шулай да Хозер исеме янында пәйгамбәрләргә карата әйтелә торган «галәйһис-сәлам» (аңа Аллаһының сәламе ирешсен) эпитеты куллануы мәсьәләне тулысынча ачыклауга комачаулык итә. Бәлки, монда мистик-мифологик күзаллаулар бәян кылынгандыр? Монысына җавап бирүе авыр.
Ә.Ясәвигә кунак буларак хозер ата килгәч, С.Бакырганины «мәктәп угланнары» белән бергә утынга җибәрәләр. Балалар басу-кырга чыккач, агач җыя башлыйлар. Шунда көтелмәгән җирдән болыт күренеп, яңгыр яварга тотына. Аңы җитеп, Сөләйман өс киемнәрен сала һәм утынын коры килеш саклар өчен шулар белән төрә. Бүтәннәрнең утыннары юешләнә. Кайткач, Сөләйманның утыннары коры булу сәбәпле, учакны да аныкылардан тергезәләр.
Бу хәлне күреп торган Хозер атаның моңа кәефе килә һәм, арадан Сөләйманга хөрмәте артып, аның авызына «төкереген» сала. Шуннан нурланып һәм эче кайнап, С.Бакырганиның күңеле кузгала, беренче шигырен әйтә:
Иске-оскы бүркем бар,
Сынык-ынык күркем бар,
Шәйхем утынга йибәрсә,
Бармаска ни иркем бар…
Бу вакытларда аңа нибарысы 15-16 яшьләр икәнлеген алда белдереп узган идек инде. Шулай итеп, С.Бакыргани бик яшьли шигырьләр иҗат итә башлый һәм үзе кебек шәкерт-угланнар арасында хикмәт әйтүче буларак та танылып өлгерә.
Ә Корбан гаеде көнендә булган вакыйга исә яшь шагыйрьне остазы каршысында хөрмәтле итеп кенә калмый, бәлки, аның шәехлек дәрәҗәсенең үстерелүенә дә сәбәп була. Шул хакта хәбәр итүче риваятьтә телгә алынган 99 мең мөрид һәм шәехнең вакыйгада катнашуы аларның төгәл санын-күләмен белдерә дияргә ярамый. Бу үзенә күрә күплекне, күләмнең билгесезлеген аңлату рәвеше генә.
Ә.Ясәви, корбан чалганнан соң, биленә бәйләрлек ике кисәк сарык эчәгесе ала, аларның берсесен өреп кабартып, икенчесенә су тутыра. Билбавы астына буып куя. Аның максаты — шәехлек дәгъвасын кылган мөридләренә сынау уздырудан, яшерен серләрне белү дәрәҗәләрен тикшерүдән, шәригатьне аңлауларын бәяләүдән гыйбарәт була. Әлбәттә, шәехләренең бу ниятен мөридләре алдан белми һәм әзерләнүләрен искәрми калалар.
Ә.Ясәви гаед намазында сул ягына суфи Мөхәммәд Дәнишмәндне, уңына С.Бакырганины бастыра. Рәкуг вакытында сарык эчәгесе тишелеп, эченнән тутырылган һавасы чыга, ә сәҗдәдә икенче эчәге тишелеп, аннан су ага. Моны күреп торган мөридләре, шәехлек мәртәбәсенә ирешү теләгендә вәсвәсәләнеп, Ә.Ясәвине тәһарәте бозылды, дип уйлыйлар һәм намазларын өзәләр, тәһарәт яңартырга китәләр. Суфи Мөхәммәд Дәнишмәнд исә аптырабрак кала. С.Бакырганиның гына һаман да шәехе янында намазга оеганлыгына дин-шәригать гыйлемендә камиллеккә ирешүен, ягъни бөтенәйгән мөрид икәнлеген, шәех булуга лаек икәнлеген, ә М.Дәнишмәнднең ярым мөрид мәртәбәсенә генә ирешүен белдерә. Чын мәгънәсендә суфи-диндар дәрәҗәсенә ирешү өчен күңеле белән сизенеп, гыйлемнәрне файдалана белергә, яшерен серләрне дә таный белергә кирәк икән.
Шуннаң соң Ә.Ясәви үз иреге белән С.Бакырганига да, мөридләр туплап, шәехлек тотарга рөхсәт бирә. Беренче тапкыр шагыйрь әйткән көненнән бирле Сөләйманның яңа кушамат-исеме барлыкка килгән була. Аны 15-16 яшьлек чагыннан ук Хәким Сөләйман исеме белән йөртәләр. Инде 20 яшьләрендә ул Хәким Хуҗа титулын ала. Әлегә аны Бакыргани кушаматы белән атап йөртмиләр.
Икенче көнне С.Бакыргани, иптәшләре белән саубуллашып, дөягә утыра, тезгенен җибәрә. Дөя кая барса да аны бормаска яки туктатмаска тиеш була. Аннан шушы шартны шәехе Ә.Ясәви таләп итә. Ягъни ул үзен Аллаһы тәгалә иркенә шул рәвешле тапшыра. Тәкъдире кайда кушса, ул шунда ирешеп, үзенә мәкам корырга, шәкертләр туплап, аларга Коръән һәм шәригать гыйлемнәрен өйрәтергә тиеш була. Дөя, Төркестанның кояш чыгыш ягына таба китеп, аннан Хорасан шәһәренең кояш баешы ягына килеп, Би-Нәва дигән сыртка җитеп туктый. Аны юлын дәвам итсен өчен куып карыйлар, әмма ул шушы чүгәләгән җиреннән күтәрелми. Бакыра. Сөләйман, үзенең укытучысы һәм остазы булган шәех Ә.Ясәвинең әмерен исендә тотып, шушында мәкам корырга була. Риваятьтә «Ул йиргә Бакырган ат андин калды», ягъни Бакырган исеме бу дөянең бакыруыннан соң бирелде дип күрсәтелә. Ул сырт Гому-Дәрья, ягъни Әму-Дәрья елгасы ярында була. Караханилар дәүләтенең биләмәләренә караган җирдә, Бугра ханнар нәселеннән бер илханның җәйләүләрендә икән. Монда аның ат көтүләрен йөртәләр.
Көтүчеләр моннан С.Бакырганины куып җибәрмәкче булалар, әмма һәртөрле хикмәтләргә һәм вакыйгаларга очрап, үзләренең теләкләренә ирешә алмагач, ханга бу хакта хәбәр бирәләр.
Шушы Бугра ханның (риваятьләрдә ул илханның исеме аталмаган) Габдулла Садрый исемле акыллы бер вәзире бар икән. Шул килеп, С.Бакыргани белән таныша. С.Бакыргани аңа: «Бу заман атымыз Хәким Сөләйман тиерләр. Хужа Әхмәт Ясәвинең мөриде торырмын»,- дип җавап бирә. Ягъни, хәзерге вакытта мине Хәким Сөләйман дип атап йөртәләр, Ә.Ясәвинең мөриде булам, ди. Үзара аңлашуның ахырында Габдулла Садрый аның камил дәрәҗәгә ирешкән суфи-диндар икәнлегенә тулысынча инана һәм боларны ханына да белдерә.
Бугра хан, үзенең бәкләре белән килеп, Хәким Сөләйманга мөриде булып кына калмый, хәтта Гамбәр исемле чибәр кызын мал-мөлкәте белән бергә бирә. Шулай итеп, С.Бакыргани хан нәселеннән Бугра ханның кызы Гамбәргә өйләнә, үз тирәсенә мөридләр җыя башлый, аның даны тиз арада халык арасына таралып өлгерә. Бу вакытта С.Бакырганига күп дигәндә 25-30 яшьләр чамасы булырга мөмкин. Шушы рәвешле бик яшьли шәехлек дәрәҗәсен алуы аның сәләтле кеше икәнлеген ачык сөйли торган факт, дип карарга кирәк. Ул шигырьләр язып кына калмаган, дини мәсьәләләрдә дә гыйлемле булган һәм Коръәнне яхшы белгән.
Тиздән Әму-Дәрья елгасы буендагы шушы сыртта шәһәрчек барлыкка килә, аны дөя бакырган урын булуы белән бәйле рәвештә Бакырган исеме белән атыйлар. Аңа нисбәттә Хәким ата Сөләйманны да Бакыргани тәхәллүсе белән йөртә башлыйлар. Сөләйман Бакыргани исеме менә шуның белән бәйле мәйданга чыга.
Аның Гамбәр анадан өч улы дөньяга килә. Өлкәненә Мөхәммәд Хуҗа, уртанчысына Әсгар Хуҗа, кечесенә Хөбби Хуҗа исеме бирәләр. Болардан тыш С.Бакыргани үз тәрбиясенә оглан-уллар алып үстерә, суфичылык эшен дәвам итә. Ә.Ясәви белән дә аралары өзелми, даими аралашып яшиләр.
Мөхәммәд Хуҗа һәм Әсгар Хуҗа исемле уллары Харәзмдә Җарулла ишан мәдрәсәсендә белем алалар. Бу ишанны төрек галиме Ф.Көпрүле: «җаруллаһ Галләм шәех исемле бер галим»,— дип яза* (* Көпрүле Ф. Төрек әдәбиятында илек мөтәссәүвефләр. — VII басма. — Анкара, 1991. — С.90.).
Ул вакытларда халык арасында суфиларны өч төрлегә бүлеп карау гадәте булган: 1) ак суфилар, 2) «бозык» суфилар, 3) зәнки суфилар. Аларның беренчеләре шәригать һәм тәрикатьтә шактый камил булып, һәртөрле гамәлне, фарыз һәм сөннәт таләпләренә таянып, шәригать һәм Коръән кушканча, Мөхәммәд пәйгамбәр мәзһәбендәгечә башкарганнар, мәсәлән, Ә.Ясәви, С.Бакыргани — аларнын мөридләре. Икенчеләре исә рухи остазны хәтта кызлар белән мәш килүдә, шәраб эчүдә һәм башка шуның ише шәригатьтә һәм Коръәндә макталмаган гамәлләрдә табуга да каршы килмәгәннәр, шушы юлны һәммә камиллек тәрикатьләреннән өстен куйганнар, мәсәлән, данлыклы фарсы шагыйре Гомәр Хайям шушы юлны тотканлыгы һәм шигъриятендә аңа дан җырлаганы яхшы мәгълүм. Харәзмле Җарулла шәех тә бу тәрикать вәкиле булырга кирәк. XVIII йөз татар шагыйре һәм фикер иясе Таҗетдин Ялчыголның да шундый суфилардан булганлыгы мәгълүм. Өченче төр суфилар исә, ягъни зәнкиләр, яки «кара суфилар» рухи бөеклекне билдән туфракка чумып эшләүдә, иген игүдә, хезмәттә дип белдергәннәр, мәсәлән, XVII йөз татар шагыйре Мәүла Колый нәкъ менә шушы юнәлеш вәкиле дип карала ала.
Харәзм мәдрәсәләрендә укыган өлкән һәм уртанчы уллары әтиләре С.Бакыргани тоткан тәрикатьтән чыгып, Җарулла ишанның юлына кергәннәр булса кирәк. Алар хәтта мәсҗет манарасына менеп шәраб эчүне дә Ислам дине гадәтләрен бозуга санамыйлар. Хәким ата боларны үз янына кайтырга чакыртып карый, уллары өстеннән язылган ризасызлык хатлары да, телдән һәртөрле хәбәрләр дә килү сәбәпле, ул аларны тәүбә иттермәкче була, әмма Мөхәммәд Хуҗа да, Әсгар Хуҗа да кайтырга куркалар. С.Бакыргани шуннан соң Харәзм халкына бу малайларын шәригатьне бозганнары өчен хөкем итәргә куша. Әмма көтелмәгән хәл була. Бу ике угыл мәсҗет манарасында шәраб эчеп утырган вакытта, боларны шушы хәлдә күреп, халыкның тәмам ачуы чыга һәм аларны кыйнарга кайнарланып күтәрелә башлыйлар. Мөхәммәд Хуҗа белән Әсгар Хуҗа ничек тә кача алмагач, манарадан түбән сикерәләр. Болай эшләүләрен күреп калган халык боларның һәлак булачакларына шикләнми. Әмма көтелмәгән хәл була. Алар икесе дә жиргә аяк өсте килеп төшәләр һәм китеп баралар. Халыкның исе китә. Мөхәммәд Хуҗаның да, Әсгар Хуҗаның да, манарадан сикереп, исән калулары кеше сүзләрендә могҗизалы бер хәл-вакыйга рәвешен ала һәм халык, боларның аякларына егылып, мөридләре булалар.
Бу факт исә инде XII йөзнең башларында ук төркиләр арасында «бозык» суфиларның тарала башлаганлыгы хакында сөйли. Төрки халыкларда суфичылыкның шулай ук катлаулы, төрле юнәлешләрдә булганлыгы белән килешергә тиешбез. Әмма тарихи үсеш процессына Ә.Ясәвинең «Җаһрия тәрикате» өстен чыгу һәм нәкыдбәндия тәрикатенең шушы «Җәһрия» (икенче төрле аталышы — Ясәвия) юнәлешеннән үсеп чыгып, халыклар арасында танылуы ак суфиларның иҗтимагый яктан караганда прогрессиврак булулары хакында сөйли. Бүтән суфичылык юнәлешләренең исә халык алдында гомум яклау тапмаганлыгы да мәгълүм.
Өченче улы Хөбби Хуҗаны С.Бакыргани үз янында тота.
Хөбби Хуҗа егет булып үсеп җитешә, вакытын сунарчылык һәм аучылык белән уздыра. Шунлыктан С.Бакыргани аны гаскәр башлыгы сыйфатында талантлы шәхес рәвешендә үсеп җитәр дип өметләнә. Әмма бу улы да диндарлык юлына керә һәм әтисенә үзенең суфиларга хас рухи өстенлеккә ия икәнлеген дәлилләп күрсәтә. Озак та үтми Хөбби Хуҗа шактый хикмәтләр күрсәтеп, әтисенең мөридләре каршында да дәрәҗә ала, хөрмәт казана, алар аны хәтта үзләренең шәехләре сыйфатында да күрә башлыйлар. Моңа С.Бакырганиның кәефе китә, ике тәкә башы бер казанга сыймый дип, улына шәһәрдән китәргә, башка җирдә үзенә мөридләр җыярга әмер бирә. Әмма Хөбби Хуҗа аның белән килешми, мөгезләрен киссәң, бер казанга өч тәкә башы да сыя дип җавап бирә, ягъни үзара тарткалашмасалар, бер шәһәрдә өч ишан имин генә үз эшләрен алып бара алырлар дигән фикерен белдерә. Бары тик С.Бакырганиның аны аңлыйсы килми. Шуннан соң Хөбби Хуҗа үзенең «серләр дөньясы»на күчәчәген хәбәр итә, саубуллашып, вафат була. Аның үлеме «Хәким ата» китабында могҗиза итеп сөйләнелеп бирелә:
«Анасы, Хөбби Хуҗаны куеп: «Сине киткәли куймазмын (Сине киткәли куймазмын — сиңа китәргә ирек бирмәм.)»,- дип ишектә торды. Хөбби Хуҗа кәфанекен (Кәфанекен — кәфенлек.) киеп, хөҗрәнең (Хөҗрәнең — бүлмәнең.) уртасыга килеп утырды, кәфанекне җазып (Җазып — язып, сүтеп-җәеп.), башыга бөркенде, әйтте:
«И ана, имде минем өчен күп егьламагыл, әгәр атам миңдин агриде (Агриде — зарланды, күңеленә авыр алды.) ирсә, хөшнуд (Хөшнуд — шат.) булсын, хуш кылың, сезгә борын котлыг булсын (Борын котлыг булсын — элеккечә әмер итүче, хуҗа булсын.),- дип кәфанекнең астыдин (Астыдин — астыннан.) гаип булды (Гаип булды — югалды.), кәфанек ул йирдә калды».
Шулай итеп, Хөбби Хуҗа серле рәвештә юкка чыга. Бу хәбәрне ишеткән С.Бакыргани улы хакында елап шигырь әйтә. Бу гөнаһы бәласеннән аның тәне өстеннән, үлгәннән соң, кырык ел су агарга һәм аны юарга тиешле була.
Казан шагыйре Кол Шәрифнең «Хөбби Хужа» дип исемләнгән проза һәм шигырь белән төзелгән поэмасында шушы вакыйгадан соң С.Бакырганиның үз остазы Ә.Ясәвигә килүе һәм улы Хөбби хакында сөйләп, аны күрергә теләп үтенүе бәян ителә. Әүлия аңа серләрне чишә һәм улы белән юлда, һичшиксез, очрашачагын белдерә. Шулай була да, С.Бакыргани кайтып барышлый агач башында өч күгәрчен күрә* (* Галим Ә.Шәрипов күгәрченнәрне «аккош» дип укыган һәм шул сәбәпле ул агач башында утыручылар булып чыкканнар, шунлыктан эчтәлеккә хилафык килгән (карагыз, Кол Шәриф. И күңел, бу дөньядыр: Газәлләр. Кыйсса. — Казан: Татар.кит.нәшр., 1997. — Б.51.; Б.63). «Кылычтан үткән мирас» мәкаләсендә дә шулай аңлата (шунда ук. — Б.20-21).), аларның берсесе Хозер, икенчесе — Ильяс, өченчесе — улы Хөбби Хуҗа икән, имештер* (* Кол Шәриф. И күңел, бу дөньядыр: Газәлләр. Кыйсса. — Казан: Татар.кит.нәшр., 1997. — Б.51.; Б.63.).
Кол Шәрифнең «Хөбби Хуҗа» кыйссасын анализлаганда борынгы әдәбият белгече, галим, текстолог Ә.Шәрипов С.Бакырганиның вакчыллыгына төгәл бәя биреп үтә. Хәким ата әсәрдә ике төрле гаделсезлек эшли, — дип аңалата ул, — беренчедән, ул сәүдәгәрләрнең үзләрен һәлакәттән коткарып калган өчен рәхмәт йөзеннән биргән бүләкләреннән (гәрчә ул сәүдәгәрләрне Хөбби Хуҗа коткарганын белсә дә) үзенең улы Хөбби Хуҗага өлеш чыгармый: икенчедән, Хөбби Хуҗаның да могҗиза эшләргә сәләтле икәнлеген күреп, аңардан көнләшә һәм «ике укымышлы бер илгә сыя алмый»,— дип, улын илдә китәргә мәҗбүр итә»* (* Шәрипов Ә. Кылычтан үткән мирас. // Кол шәриф. И күңел, бу дөньялар. — Б.21.).
Фәндә мәгълүм, дидек, шагыйрь С.Бакыргани 1186 нчы елда вафат.
Ул төскә-кыяфәткә матур кешеләрдән булмыйча, хатыны Бугра хан кызы Гамбәргә бу яктан тиң саналмаган. Аның тәне кара тәнле кешеләргә тартым тут-карарак, гәүдәсе-нәзек. Бу хакта «Хәким ата» китабында мондый хәбәр бар: «Хәким ата…кара зәнкилек катанку (Катанку — кара негрларча кара-тут, караңгы.) тәнлек нәзек кеше ирмешләр, әмма Гамбәр ана ак тәнлек сахипҗамал, зипа (Сахипҗамал, зипа — чибәр йөзле, зифа буйлы.) бер кеше ирмешләр». Гамбәр ана Сөләйманны кара тәнле дип хурлагач, иренең моңа кәефе китә һәм, үзе үлгәч, хатынына ямьсез негрга кияүгә чыгарга васыять итә. Шулай итеп, Гамбәр ана, С.Бакыргани вафат булганнан соң, Зәнки исеме белән йөртелгән зәгыйфь бер негр дәрвишкә хатынлыкка бирелә.
Вафатыннаң соң С.Бакырганины Бакырган шәһәре янында җирлиләр. Әмма Әму-Дәрья елгасы үз ярларыннан чыгып, туфракны юа башлый. Акрынлап Бакырган шәһәре җимерелә, халкы күченеп китә һәм шәһәр тулысымча бетә. Бары тик С.Бакырганиның сөякләре генә су астыннан күренеп торалар. Шулай итеп, Ә.Ясәвинең әүлиялек кылып алдан әйткәненчә, Әму-Дәрья елгасы кырык ел буена аның өстеннән агып тора. Соңыннан кире үз ярларына кайтып, С.Бакырганиның кабере тәмам юкка чыга. «Соңыннан сулар чигенде,— дип яза Ф.Көпрүле, — фәкать аның төрбәсенең кайсы җирдә икәнлеген беркем дә белмәде. Ниһаять, Хәким атаның мәгънәви ишарәте белән Җәләлетдин Хуҗа исемле берәү аның каберен тапты, өстенә бер корылма эшләтте, һәр тарафтан каберне зыярәт итәргә килә башладылар»* (* Көпрүле Ф. Төрек әдәбиятында илек мөтәссәүвефләр. — Б.91.).
Бүгенге көнгә кадәр бу шәһәрнең төгәл кайсы урында булганлыгы мәгълүм түгел. Әмма аның Әму-Дәрья елгасы буйларында, көньяк ярында, Хорасаннан көнбатышта, кайчандыр Би-Нәва исемен йөрткән төбәктә дип бераз төгәлрәк тә күрсәтә алабыз.
Шагыйрь чыгышы белән кыпчак нәселеннән булган. Шунлыктан телендә дә төрек теле элементлары үзен нык сиздерә. Төркестанлы. Кайбер фәнни әдәбиятта Төркестанны турыдан-туры үзбәкләр яки төрекләр белән генә бәйләп аңлату бар. Әмма болай белдерү тарихи дөреслеккә туры килеп бетми. ХIII-ХIХ йөзләрдә Төркестан дип уйгурлар, каракалпаклар, кыргызлар (кыргыздар), угызлар, кыпчаклар, хәтта таҗиклар һәм башка төрки кабиләләр яшәгән һиндстанга кадәрле җирләрне атаганнар. Әмма XII гасырдагы Төркестан — ул һәртөрле кабиләләрдән, күпчелек кыпчак һәм угызлардан торган ил. Бу дәүләтнең варислары дип бүгенге көндә бары тик үзбәк яисә төрекләрне генә игълан итү хаталануга китерә, әмма аларга да катнашы барлыгын онытырга ярамый.
С.Бакыргани җитмеш яшьләренә җитеп вафат булган. Үзеннән соң шактый кызыклы һәм әһәмиятле әдәби мирас калдырган борынгы дәверебезнең мәртәбәле шагыйрьләреннән берсе ул.
С.Бакырганиның бүгенге көнгә фән өчен билгеле булган иҗат мирасы остазы Ә.Ясәвинеке кебек үк күләмле түгел. Үзеннәң соң аның тупланган җыентыгы-диваны калганмы-юкмы. Бу да билгесез. Шигырьләре «Бакырган китабы»нда чәчелеп бирелгән. Шуларны җыйнаганда, аның 36 хикмәт авторы икәнлеген билгеләп үтәргә кирәк. Болардан тыш шушы ук китапта С.Бакырганиның өч поэмасы урнаштырылган, аерым китапчыклар рәвешендә «Ахырзаман» һәм «Мәрьям ана» поэмалары сакланып калынган. Болар барысы бергә 41 әсәр. Шулай ук «Хәким ата» китабы да аңа нисбәт ителә. Бусысы — проза белән иҗат ителгән, әмма аның С.Бакыргани хакында гына булмыйча, аннан соңгырак дәверләрне дә яктыртуы сәбәпле, авторлык мәсьәләсен аерым ачыклап китү таләп ителә.
С.Бакыргани — төрле үлчәмнәрдә һәм шигъри жанрларда иҗат эшчәнлеге алып барган шагыйрь. Хикмәтләре эчтәлек һәм форма ягыннан күпчелек очракта остазы Ә.Ясәви әсәрләрен хәтерләтәләр. Бу факт исә аларның бер үк шигъри мәктәп вәкилләре булуларын өстәмә рәвештә исбат итә. XVII гасырда шушы ук традицияләрне татар шагыйре М.Колый дәвам итә.
«Бакырган китабы»ның иң тәүге сәхифәсендә үк урнаштырылган беренче шигырьдә С.Бакыргани үзенең хаҗ сәфәренә җыенуын тасвирлый һәм илаһи теләк, омтылышларын бәян итә. Рухи күтәренкелек белән язылуы аның хикмәтен дидактик беркатлылыктан азат итә. Азтор үзе Исламның изге саналган барлык урыннарын күрергә омтылуын хисси дәртлелек белән искәртә һәм шушы изге урыннарны көйле сурәтләү чаралары белән санап чыга.
С.Бакыргани — дини-суфи шагыйрь, шунлыктан без анда мистик эчтәлектәге шигырьләр белен очрашабыз. Ахирәт тормышы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең биографиясенә бәйле вакыйгалар һәм башка шундый эчтәлектәге шигырьләре дини мөнәҗәтләргә бик охшаш. Әмма аларның нинди оста каләм иясе тарафыннан язылган булуын аңлату өчен «терекөмештәй тере һәм хәрәкәтчән» дигән чагыштыру куллану урынлы булыр иде. С.Бакырганиның әсәрләре халык ижаты мотивларына бик тартым, шигъри алымнары да халыкчан форма һәм эчтәлектә булулары белән аерылып тора. Бу факт исә борынгы төрки-татар суфи шагыйрьләренең мөмкин кадәр халыкка якын торырга омтылулары белән аңлатылырга мөмкин.
Ожмах белән тәмугның үзара бәхәсенә багышланган шигыре — С.Бакырганиның классик әсәрләреннән берсе. Хикмәттә оҗмах үзенең эчендә пәйгамбәрләрнең һәм иманлы бәндәләрнең, хак мөселманнарның булуы белән мактана, тәмуг исә, киресенчә, газап чигүче кяферләрне, һәртөрле җәзалау рәвешләренең үзендә булуы белән горурлана. Алар икесе дә адәм балаларын кабул итәргә әзер икәннәр.
С.Бакырганиның иҗатында мәхәббәт темасы да киң яктыртылган, ул шунлыктан укучы күз алдына мәхәббәт җырчысы буларак та килеп басарга мөмкин, әмма аның гаепләре җир кешесенә багышланмаганнар, ал арда шагыйрь Аллаһы тәгаләгә генә багышланган гыйшкын сурәтли.
Гашыйкны көйдерер гыйшык уты.
Гашыйклар гыйшык утыга мөбталәдер,—
дип белдерә ул.
Беренче карашка авторның нинди һәм кемгә карата мәхәббәт тотуы аңлашылмый да төсле, әгәр дә суфиларның мәхәббәте кемгә багышланганлыгын белсәң, эчтәлек шунда ук ачылып китә, аңлашыла башлый. Чыннан да, автор һәр шигырендә диярлек үзенең Аллаһы тәгаләгә карата булган гыйшкына аерым басым ясап бара.
С.Бакыргани — шәехе һәм остазы Ә.Ясәвигә дан җырлаган шагыйрь. Аның шушы темага язылган һәм һәр куплеты «шәйхем — Әхмәт Ясәви» дип тәмамлаган хикмәте хәтта Ә.Ясәвинең «Диваны хикмәт» җыентыгына да кертелгән.
Мәхәббәтне, Аллаһы тәгаләгә күңеленең багланган булуын С.Бакыргани яшәү чыганагы итеп карый һәм:
Бу дөньяны кем кичкәй,
Арада гыйшык булмаса,—
дип белдерә.
Бу мәхәббәт бәндәләре ягыннан гына түгел, Аллаһы тәгаләнең үз ягыннан да бәндәсенә карата булырга тиеш, ди ул. Мәгәр алай түгел икән, бу газап һәм бәлаләргә дучар ителүчән милләт уттан котыла алмас иде, диннәре дә бетәр, барысы харап булырлар иде. Менә шуңа күрә дә Аллаһы тәгаләдән дә, бәндәләреннән дә үзара бер-берсенә мәхәббәт сорала. Гуманистик идеяләрне күтәрү аркасында автор шушы фикергә килә алган.
Дөрес, С.Бакыргани иҗатында күп очракта дәрвишлеккә, Аллаһыга кол булуга дан җырлана, хәтта дәрвишләр идеал шәхес дәрәҗәсенә күтәрелеп сурәтләнелә. Аллаһы тәгаләнең серен саклаучылар гына түгел, бәлки, яшәешнең асылына төшенгән кешеләр дә алар — дәрвишләр. Автор аларга шундый бәя бирә. Әлбәттә, шагыйрь, суфичылык вәкиле буларак, дөньялыктан, тормыштагы һәртөрле ләззәтләрдән баш тарткан диндарларны шушы бәяләре белән хәтта кешелек җәмгыятеннән дә өстен куярга омтыла.
Дәрвишләрнең базары—
Зикре торыр гөлзары,
Хакның сер асырары—
Дәрвишләрнең эчендә.
Сурәтләре мондадыр,
Сирәтләре андадыр,
Падишаһларга ни сандыр
Дәрвишләрнең эчендә.
Шунысы әһәмиятле: С.Бакыргани шигырьләрендә үз имзасын төрлечә куйган. Бигрәк тә «Кол Сөләйман» тәхәллүсен еш файдаланган. Бу мәсьәләгә тукталып, Г.Газиз һәм Г.Рәхим болай дип белдерәләр: «Бәгъзән, ул үзен «Сөләйман» дип, «Хәким» дип, «Хәким Сөләйман» дип, «Хәким Хуҗа яки «Хәким Хуҗа Сөләйман» дип йөртә. «Бакыргани» ләкабе бары бер урында гына, китапның* (* Сүз «Бакырган китабы» хакында бара.) иң башындагы шигырьнең ахыргы юлында гына очрый»* (* Г.Газиз, Г.Рәхим. Татар әдибияты тарихы. 1-җильд. — К., 1923. — Б.103.). Әмма тикшеренүләр шуны күрсәтә: әгәр дә С.Бакыргани дини-мистик шигырьләрендә бары тик «Кол Сөләйман» имзасын файдаланса, хикмәт жанрына караган әсәрләрендә «Хәким» тәхәллүсе белән бәйлелектә үзен белдерә. Әмма моның белән мәсьәлә ачыкланды дияргә ярамый. Минемчә, исеменә «Хәким» сүзен кушып, ул бигрәк тә башлангыч иҗат чорында язган булса кирәк. «Бакыргани» имзасын куллануы Бакырган шәһәрчеген төзегәннән соң башлана, әмма бу имза белән бер шигыренең генә сакланып калуы бераз сәеррәк, билгеле. С.Бакырганиның поэмаларыннан берсе Мөхәммәд пәйгамбәрнең мигъраҗы вакыйгаларын сурәтләүгә багышланган. Анда сөйләнгән хәбәрләр тарихи риваятьләргә һәм дини тәгълиматка туры килә, бу — шагыйрьнең шушы өлкәдә яхшы белдерә торган факты. Аның ул әсәрен «Мигъраҗнамә» дип исемләргә мөмкин. Тарихи һәм реаль вакыйгалардан тыш монда авторның ислам диненә тәңгәл килерлек мистик карашлары да чагылыш тапканнар. Суфилар, гомумән, мигъраҗ мәсьәләсенә — Мөхәммәд пәйгамбәрнең җиде кат җәннәткә һәм тәмугка сәяхәте кичәсенә — үз фәлсәфәләрендә аерым игътибар биргәннәр, чөнки шушы рәвешле Аллаһы тәгаләгә ирешү идеясе аларның күңелләрен яндырган. Суфичылыкның фәлсәфәсе һәм тәрикать теориясе дә менә шушы мигъраждан, аңа бәйле риваятьләрдән барлыкка килгән. Мөхәммәд пәйгамбәрнең мигъраҗы һәм суфичыларның тәрикате — асылда бер үк нәрсә. Пәйгамбәр аңа илаһи тәэсир белән ирешкән саналса, суфилар бу төр «сәяхәтләре»нә үзләренең туктаусыз алып барылган практик гамәлләре һәм экстазга җитүләре белән ирешкәннәр.
«Җаһрия тарикате»нең серләренә XIX гасырда төшенергә омтылган урыс галиме Н.Н. Пантусов, аларның гыйбадәт йолаларын өйрәнеп һәм рәвешләрен аңларга тырышып караган. Соңыннан, шушы тарикатьнең серләре хакында мәкалә белән чыгыш ясап, ул болай дип яза: «К числу орденов, последователи которых сумосбродно стремятся понять путем физического возбуждения, искусственно достигнутого, загадку жизни и мира, принадлежат орденам джагрие, накшбендие и др»* (* Пантусов Н.Н. Молитвенный сеанс ордена Джагрие-Кадрие в Ташкенте. В сб.: Записки Западно-Сибирского отдела Императорского русского географического общества. Кн. X. — Омск, 1889. — С.2.). Шулай итеп, суфичыларның, бигрәк тә С.Бакыргани тоткан юл «Җаһрия» (яки «Ясәвия») тәрикатендәгеләр дөнья һәм яшәеш серләрен төшенү дәрәҗәсенә физик һәм рухи экстаз сеансларында ирешкәннәр. Ә бу исә мигъраҗның рәвешләреннән һәм юлларыннан берсе икәнлеге аңлашылып тора.
С.Бакырганиның Корбан гаеденә багышланган «Исмәгыйль кыйссасы» татар халкында шушы бәйрәм көннәрендә аерым көйләп укылган, анда Ибраһим пәйгамбәр һәм улы Исмәгыйль пәйгамбәрнен бер-берсенә мөнәсәбәге белән беррәттән, аларның Аллаһы тәгалә каршындагы бәндәлекләре аша авторның дини карашлары да ачык чагылыш тапкан. С.Бакыргани суфичылык идеяләрен монда да мәхәббәт аша күрсәтеп бирә:
Хак дин фәрман йителде,
Җәбраилгә: «Бар! — тиде, — Айгыл,
Хәлил углыны Корбан кылсын», — тидия.
«Ике сүвеклек сыгмас Бер күкленең эчендә,
Минең: ризам теләсен, Йә — Исмәгыйль!»- тидия.
(Сүзлек: Йителде — иреште; тиде — диде; айгыл — әйт; тидия — диде шул; сүвеклек — сөекле, мәхәббәт; сыгмас — сыймас; ризам — ризалыгымны).
Ибраһим пәйгамбәр үз күңелендә бары тик Аллаһы тәгаләгә генә мәхәббәт тотарга, сөекле улы Исмәгыйльне корбан кылырга тиеш була. Исмәгыйль дә Аллаһы тәгаләнең әмере хакы өчен аның белән килешә, шайтанның вәсвәсәсенә карамастан, тәкъдиргә буйсына.
Әйе, дин, Аллаһы тәгаләгә мәхәббәт пәйгамбәрләргә дә зур бурычлар йөкли, алардан да корбаннар таләп итә. XIX йөз татар шагыйре Әбелмәних Каргалый да үзенең «Тәрҗеман хаҗи Әбел-Мәних Әл-Бистәви Әс-Сәгыйди» җыентыгының «Хикәяте әүвәл» бүлегендә Ягъкуп пәйгамбәр һәм аның улы Йосыф хакындагы вакыйгага шушындый ук теманы яктыртып үтә, Аллаһыга мәхәббәт тотуның җаваплылыгы мәсьәләсен күтәрә. Монда гыйбадәт вакытындагы Ягъкуп пәйгамбәрнең онытылып, улы Йосыфка мәхәббәт белән күз салуы, шунлыктан Аллаһы тәгаләнең ризасызлыгына юлыгуы, Йосыфтан аерылырга мәҗбүр булуы, сукыраюга хөкем ителүе тасвирланыла. Монда шагыйрь гасырлар буена татар халкына яхшы таныш булган Болгар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи-Йосыф» әсәрендә бәян ителгән Йосыфның җәбер-золымга юлыгуының төп сәбәпләрен дә, әтисе Ягъкуп пәйгамбәрнең язмышын да бөтенләй башкача — С.Бакырганича ача. Аллаһыга мәхәббәт темасы диндарлар арасында шактый тәэсирле булып, алар мондый хәлләрне ишеткәндә аһ-зар органнар. Аларнын инануынча, гыйбадәтнең асылы — Аллаһы тәгаләгә мәхәббәттә, аның хакында уйлаганда башка һәммә нәрсәләрне, җан ияләрен онытырга тиешсең. Юкса, әгәр дә бүтәннәрне дә искә алсан, бу — Аллаһыга аны тиң кую, ширеклек кылу икән.
С.Бакырганиның «Ярты алма кыйссасы» — шәкерт дәфтәрләрендә һәм һәртөрле кулъязма китапларда еш очрый торган әсәрләрнең берсе. Бигрәк тә татар укучысы аны яратып укыган, аерым көйләре дә булып, мөнәҗәт итеп башкарганнар.
Бу әсәр «Бакырган китабы»на имзасыз кертелгән, әмма язылу формасы һәм шигъри төзелеше белән С.Бакырганиның шигырьләрен, аерым алганда, «Мәрьям ана» поэмасын хәтерләткәнгә, аның авторлыгын ачыютау мәсьәләсе авырлык тудырмый. С.Бакыргани бу әсәрен аерым тарихи җирлектә барлыкка килеп, риваятьләрдә әдәби эшкәртелгән темага таянып иҗат иткәнлектән, шул ук вакытта мәгънәви эчтәлеге тирән булу сәбәпле, шушы кыйссасында күңелгә тәэсирле рәвештә вакыйгаларны сурәтләп бирә алган.
«Ярты алма кыйссасы» бергә берләшеп килгән ике аерым вакыйганы яктыртуга корылган. Аның беренчесе диндә камиллеккә ирешкән Сабит хакында бара. Ул арыкган агып килгән алманы ала һәм аны ашый башлый, әмма шунда күңеленә шик төшә: бу ризыгын сатып алмаган, моның өчен бәясен түләмәгән, ягъни урлаган кебек булган икән бит. Инде нишләсен?
Алманың кемнеке икәнлеген белергә тели, эзләп китә һәм бер бакчага килеп чыга. Бакчачы эшнең нәрсә икәнлеген тиз арада төшенеп ала да хакын түләүне таләп итә. Моның бәясе — Сабит аның кызына өйләнергә тиеш. Ләкин бу кызын әтисе саннары камил түгел дигән рәвештә, ягъни аяк — кулсыз һ.б. дип сыйфатлый:
«Сүзләгәли теле юк,
Күргәли һәм күзе юк,
Аягы да кулы юк,
Кызым — мондаг!» — тидия.
(Сүзлек: Сүзләгәли — сүз сөйләргә, сөйләшергә; күргәли — күрергә; мондаг — мондый, шушындый).
Болар хакында бәян иткәндә, кызның әтисе бөтенләй башка нәрсәләрне күздә тоткан икән. Егет моны белми һәм, Аллаһы тәгаләнең каһәреннән куркып, алма хакын түләү шушы булыр дип кызга өйләнергә ризалык бирергә мәҗбүр була.
Сабит кайгыда һәм хәсрәт-ут йотып өйләнә. Әмма, алданганлыгын аңлап, тавыш чыгара. Чөнки кызның барлык саннары да төгәл, ягъни аяк-кулы һ.б. әгъзалары да бар, урынында икән. Җыелган халык алдында атадан телсез, аяксыз, кулсыз һәм сукыр кызын таләп итәргә тотына. Шунда гына сер ачыклана:
«Теле юктыр, дигәнем –
Фасигъ сүзне аймады,
Хак ядыны куймады
Телдин мөдам!»- тидия.
«Күзе юктыр, дигәнем –
Нәмәхрәмне күрмәде,
Хаты Коръәндәй үзгә
Нәзар кылмас!»- тидия.
«Аякы юк дигәнем
Яман эшкә йөрмәде,
Ишет инде бу сүзне,
Айа фәрзәнд!»- тидия.
(Сүзлек: Фасигь (фасыйк) — бозык, әшәке-яман сүз; аймады — әйтмәде; Хак ядыны — Аллаһының исемен; телдин мөдам -теленнән һичвакыт; нәмәхрамне — хәрәмне, тыелганны: хаты Коръән үзгә — Коръәндәй язмаларыннан башкага: нәзар кылмас — күз салмак: аякы — аягы: айа фәрзәнд — ай-һай улым).
Сабит шуннан соң гына шушы гүзәллек иясе чибәр кызга өйләнә, ярты алманың шомлыгы, ягъни сәбәбе нәтиҗәсе буларак бер малайлары дөньяга килә. Аңа Ногман дигән исем бирәләр. Бу — Ногман бине Сабит, Ислам шәригатен нигезләүче дүрт имамның берсесе булып җитешкән бөек акыл иясе, философ. Аны икенче төрле Имам Хәнифә, яки Әбу-Хәнифә дип тә атап йөртәләр. Күпчелек төрки халыклар, аерым алганда, татарлар шушы мәзһәп вәкилләре. Ногман бине Сабит чама белән 702 нче елларда Күфә шәһәрендә туган, фәкыйһ Хаммад бине. Әбу Сөләйманнан дәресләр алган «Фараиз» китабын һәм башка төрле фикъһе китапларын төзегән. Багдадта һәм Мисырда да яшәгән. Аны хәлиф Әбу Җәгъфәр Мансур үзенә казый итеп чакырткан, ләкин Имам Хәнифә ризалык бирмәгән, шуның өчен Мансур хәлиф аның башына көн дә унар камчы орырга әмер биргән. Шушы җәберләүләргә түзә алмыйча, бөек имам һәлак булган. Аңа ул вакытларда җитмеш яшьләрдән дә артык түгеллек мәгълүм. «Ярты алма кыйссасы»нда сөйләнелгән вакыйгаларның икенче өлеше исә шушы Ногманның бала чагы белән бәйле.
Ул бала вакытыннан бирле зирәк һәм акыллы булуы белән бүтәннәрдән аерылып торган, хәтта үз чорының данлыклы муллалары һәм галимнәре дә чишә алмаган кыен мәсьәләне хәл итеп, алты яшьлек вакытында ук «әгъзам», олуг гыйлем иясе дигән исемне алуга ирешә. С.Бакырганиның бу вакыйгаларга тукталу сәбәбен шунда дип уйларга кирәк, ул, беренчедән, дин галименең өстенлеген яктырту өчен уңышлы вакыйгалар челтәренә тап булган, икенчедән, дини-суфичылык карашларын бәян итү, сурәтләүгә уңайлы мөмкинлекне файдалана алган. Шунлыктан кыйссаның ахырында автор, вакыйгаларга йомгак рәвешендә, Ногманның әнисе исеменнән бу сүзләрне әйттерә:
«Судин алманы алды»
Бирөхсәт аны йийды,
Ярым алма шомлыгы
Алты яшькә илтдия.
Хак фәрманның тотыннар,
Хәрәм-шөбһә йиймаңнар,
«Кеше малын алмаңнар!» —
Тибан җавап бирдия.
(Сүзлек: Судин — судан: бирөхсәт — рөхсәтсез: йийды — ашады: илтдия -илтте шул, китерде шул: тотыннар -тотыгыз: йиймаңнар — ашамагыз; алмаңнар — алмагыз; тибан — диеп; бирдия — бирде шул).
«Бакырган китабы»н тикшереп, шушы «Ярты алма кыйссасы» хакында Г.Газиз һәм Г.Рәхим болай дип язалар: «Безнең халык арасында бик мәшһүр булган «Ярым алма китабы» исемендә аерым китап булып басылып бик күп таратылган хикәя дә «Бакырган китабы»ндагы хикәяләр җөмләсеннән. Аның ахырында имзасы юк. Өслүбенә караганда (назымның һәр юлы «тидия», «ирдия» «кылдия» дип бетә) аны Сөләйманга да, Шәмсетдингә* (* Монда Г.Рәхим һәм Г.Газиз Шәмсетдин Тәбризи исемле ХII-ХIII гасырлар суфи шагыйре хакында искә алып узалар.) дә нисбәт бирергә мөмкин, чөнки шунда ук ал арның һәр икесенең шул тарәздә кафийәләнә торган хикәяләре бар»* (* Г.Гази. Г.Рәхим. Татар әдәбияты тарихы. — Б. 106.). Г.Газиз һәм Г.Рәхим бу кыйссаны сюжетлы булганлыгы өчен генә хикәя дип атаганнар булырга кирәк, авторлык мәсьәләсен ачыклаганда конкрет фикергә килмәүләре белән тулысынча килешергә мөмкин. Шулай да «Ярты алма кыйссасы»ның авторы С.Бакыргани булуы галимнәр арасында шик тудырганы юк. Моңа җитәрлек дәлилләр булмаса да, текстның имзасыз хәлдә «Бакырган китабы»на, ягъни С.Бакырганиның исеме белән аталган китапка кертелүе очраклы гына түгеллеге авторлыкны ачыклауда төп аргумент итеп файдаланыла ала.
С.Бакырганиның «Ахыр заман» поэмасы да аерым китап рәвешендә шактый күп бастырылган. Аның тәэсире татар әдәбиятында шактый зур булган. Аны «Тәкый гаҗәп» әсәре дип тә йөрткәннәр. Аның исемендә шактый күп поэмалар һәм шигъри тезмәләр соңгырак дәверләрдә дә иҗат ителгәннәр.
«Ахыр заман» китабын махсус тикшергән Е.А.Малов үзенең «Ахыр заман китабы. Книга о последнем времени, или О Кончине мира»* (* Известия Общества Археологии, истории и этнографии при Императорском казанском университете. Т.ХIV. вып. 1. — С. 1-100.) дигән мәкаләсендә бу поэманы ялган хәбәрләргә корылган дип белдерә, әмма татарлар арасында гына түгел, төрки кавемнән булган мөселманнарда аның иҗтимагый әһәмияте шактый зур икәнлеген билгеләп үтә. Бу китап һәртөрле кичәләрдә генә түгел, хәтта иманы какшаган казакълар арасында да укылып, аларның рухларын ныгытуда зур файда иткән икән. Билгеле, миссионер Е.А.Малов үз мәнфәгатьләреннән чыгып эш йөртә һәм мөмкин кадәр бу китапны түбәнсетергә тырыша, әмма шул ук вакытта поэманы һәрьяклап өйрәнүне үзенә бурыч итеп куйган. Әлбәттә, бүгенге көндә заман ахыры җитү мәсьәләсе фән өчен игътибарга лаеклы проблемалардан исәпләнелми. Шунлыктан, аңа бөтенләй дә тукталып тормастан, авторлык мәсьәләсен ачыклауга игътибарны юнәлтергә кирәк табылды.
Е.А.Малов шушы мәкаләсендә «Замму назыйрь» китабындагы фикерләргә таяна. Гали Чокрый белән кайбер мәсьәләләрдә турыдан-туры бәхәсләргә дә керә. Авторлыкны ачыклауга килгәндә ул «Ахыр заман» әсәрен язган кешенең кем икәнлеген билгели алмавын алдан ук белдереп куйса да һәм аның ниндидер Сөләйман исемле Аллаһы тәгаләнең колы булганлыгын язса да* (* Шунда ук. — Б.26.), алга таба авторлыкны Габдеррәхим Утыз Имәни Әл Болгарига (1754-1834) нисбәт итә, сүзләренә дәлил итеп 1877 нче ел өчен чыгарылган К.Насыйриның календарендәге хәбәрләрне һәм кулы астында булган казан ягы муллаларының исемлегенә таяна. Әмма бу дәлилләүләре белән тулысынча килешергә мөмкин түгел, чөнки Габдеррәхим Утыз Имәнинең тәхәллүсе «Сөләйман» яки «Кол Сөләйман» булганлыгы фән өчен мәгълүм түгел һәм шагыйрь үзе иҗат иткән әсәргә чит кешенең исемен куяр идеме, юк, әлбәттә. Дөрес, Габдеррәхим Утыз Имәни борынгы татар һәм болгар шагыйрьләренең әсәрләрен генә түгел, хәтта фарсы һәм гарәп телендәге китапларны да замандашларына кабат җиткерү юлында шактый зур һәм киң кырлы фәнни текстологик эш башкара, Кол Галинең «Кыйссаи-Йосыф» дастаны, хәзерге авторы билгесез саналган «Бәдәвам китабы» аның төзәтүләрендә соңыннан бастырылып та чыгарыла. «Ахыр заман» поэмасын әгәр дә шулай ук ул тәртипкә китереп, фәнни яктан әзерләгән икән, монысы да сөенечле; әмма үзе дә яңа бер шул исемдәге әсәр тудырмадымы икән дигән урынлы сорау туа. Шунысы әһәмиятле: «Ахыр заман» татар басма китаплары арасында ике вариантында йөри. Аның берсесе, мәсәлән, Казанда, Кәримия матбагасында 1908 нче елда дөнья күргәне, Гали Чокрый тарафыннан фәнни яктан эшкәртелеп эшләнелгән. Китапның ахырында моны дәлилләүче бер дүртьюллык бар:
Мескен Гали бу китапны тәртип итте,
Күп мисрагын тәждид итеп, тәсхих итте,
Мондин соңра бераз тәкрар мәнзүм итте,
Аны янә бастырмакта морады вар.
(Сүзлек: тәждид итеп — шигъри юлларын яңартып, тәсхих итте — төзәтте, тәкрар мәнзум итте — берникадәр өстәп язды; бастырмакта морады вар — бастырып чыгару теләге бар).
Димәк, Г.Чокрый шушы Сөләйман Бакырганиның «Ахыр заман» поэмасын, үзе әйткәнчә, яңартып эшләгән, шигъри юлларын шактый гына төзекләндергән, ягъни зур гына текстологик фәнни эш башкарган булып чыга. Шунысын онытмыйк: борынгы әсәрләр, гасырлардан — гасырларга күчә-күчә килеп, туктаусыз күчерелеп, фольклорлашу дәрәҗәсенә җитәләр. Алардагы шигъри ритмикага халыкчан элементлар кертелеп, аларның борынгыдагы төзеклеге бозыла. Ул гына да түгел, хәтта мәгънәне ялгыш аңлау аркасында хәтта сүзләре дә үзгәртелә, яисә хаталы языла. Ахырда андый борынгы ядкәрләргә галим текстологның бәяләмәсе кирәк була. Г.Чокрыйның да шушы эшкә алынганлыгы аңлашыла.
Шунысы тагын да игътибарга лаеклы: Е.А.Малов тикшергән басмалар, ә алар «Ахыр заман» поэмасының беренчел чыккан вариантлары, чыннан да, Г.Чокрый эшкәрткән варианттан шактый аерылып тора. Е.А.Малов тикшергән 1847 һәм 1860 нчы елгы басмалар, чыннан да, Габдеррәхим Утыз Имәнинең текстологик эшчәнлегенең нәтиҗәсе булуы да бик мөмкин, әмма ни өчендер галим моны укучыларына белдереп куюны кирәк тапмаган. Ул вакытта кайбер бәхәсләргә артык урын калмаган да булыр иде.
«Безнең татар арасында, — дип язалар Г.Газиз һәм Г.Рәхим, — «Ахыр заман китабы»н 19 нчы гасырдагы татар язучыларыннан Утыз Имән авылының (Казан губернасында, Чистай өязендә) имамы Габдеррәхим муллага нисбәт итүчеләр дә булган. Ләкин бу һич асылсыз җөзафән (Җөзафән — дәлилсез, уйламыйча.) әйтелгән сүз»* (* Г.Газиз, Г.Рәхим. Татар әдәбияты тарихы. — Б. 110.). Бүгенге фәндә «Ахыр заман» поэмасының авторы С.Бакыргани булуы бәхәс тудырмый дияргә мөмкин, әмма мәсьәләнең киң планда алынып тикшерелгәне әлегә юк.
С.Бакырганиның «Ахыр заман» әсәре татар халкында зур мәртәбәдә саналган. Гасырлар буена аның тәэсир көче югалмаган. «Безнең татар халык таммәсенең исә бу китапка Коръән сүзләренә ышанган күк ышануы билгеле»* (* Шунда ук. — Б.115.).
С.Бакырганиның халык арасында киң таралыш тапкан әсәрләреннән тагын да берсесе — «Хәзрәте Мәрьям ана разыйаллаһы ганһә» китабы. Аны икенче төрле «Мәрьям ана китабы», «Хәзрәте Мәрьям китабы», «Мәрьям ана» дип тә йөртәләр. Беренче тапкыр аерым китап буларак бу поэма — кыйсса 1878 нче елда Казанда бастырылып таратыла.
Тарихи шәхес буларак Мәрьям анага карата суфичылар католиклар төсле үк аерым игътибар биргәннәр, аның акылына һәм сабырлыгына сокланып һәртөрле легендалар ижат иткәннәр. «Хәзрәте Мәрьям ана» китабын аерым алып тикшергән урыс галиме С.М.Матвеев үзенең «Мухаммеданский рассказ о Св. Деве Марии. Текст и перевод»* (* Известия Общества Археологии, Истории и этнографии при Императорском казанском университете. — Т.ХIII. — вып.1. — С.19-34.) хезмәтендә: «Сличая рассказ Сулеймана с христианским учением о Св. Деве Марии, нельзя не заметить, что Сулейман многое заимствовал из христианского учения»* (* Шунда ук. — Б.33.), — дип белдерә. Ул шулай ук бу әсәрнең дә Казан татарлары арасында балаларга дини-нәсыйхәт китабы буларак кулланылганлыгын, ә Урта Азия дәрвишләре аны Ә.Ясәви хикмәтләре белән беррәттән үзләренең гыйбадәтләре вакытында укыганлыкларын сөйләп уза* (* Шунда ук. — Б.34.).
Гайса пәйгамбәрнең әнисе Мәрьям ананың вафаты вакыйгасын «Бакыргани үзенең матур, шигъри каләме белән гүзәл бер поэмага әверелдергән»* (* Г.Газиз, Г.Рәхим. Татар әдәбияты тарихы. — Б.118.), — дип бәя бирәләр Г.Газиз һәм Г.Рәхим. «Мәрьям ана китабы», мөгаен, татар укымышлылары тарафыннан теленә бераз үзгәрешләр, редакцияләүләр кертелү сәбәпле, бераз татарчалаштырылгандыр, чөнки поэманың теле С.Бакырганиның бүтән әсәрләреннән шактый аерылып тора диярлек. Басмаларда кайбер төшерелеп калдырылган шигъри юллар да очрыйлар. Поэманың тәрбияви функциясе дә тарихи яктан караганда югары булганлыгын һәм тел-эчтәлек мәсьәләсен дә күздә тотып, бу әсәргә киң планда аңлатмалар бирү сорала.
(Чыганак: Тукай укулары: Чыгыш материаллары. Апрель, 1999 ел. (Казандагы Г.Тукай Әдәби музее Тукай җәмгыяте). – Казан, 2000. – 161 б.)