Гаяз Исхакый
Габдулла Тукай — шагыйрь генә түгел, әдәбиятка караган тәнкыйть мәкаләләре белән чыгыш ясаучы публицист та. Ул татар әдәби тәнкыйте формалашуга, аны үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә, һәм башка әдипләрдән үткен каләме, таләпчәнлеге белән аерылып тора.
Мәгълүм булганча, әдәби тәнкыйть матур әдәбиятны зәвыксыз, эчпошыргыч әсәрләрдән арындырырга, шул ук вакытта язучы, шагыйрьләрнең дә каләмен үткенләтергә ярдәм итә. Бүген бездә нәкъ менә әдәби тәнкыйть дигән фән сүнеп бара түгелме? Бихисап матур әдәбият әсәрләре басылып чыккан бер дәвердә матбугатта аларга карата чын тәнкыйди хезмәт басылганы юк, дисәк, ул хәтле арттыру булмастыр.
Гаяз Исхакый да әле 1927 елда ук, энесе Әхмәтхәсәнгә язган бер хатында: «Сездәге матбугатта…чыккан әсәрләрне укыдым. Бигрәк ялган инде… Нигә аның азрак объектив булуына тырышылмый, ул бит һәркемне кызарта торган эш. Тәнкыйть булмагач, шулай була күрәсең…»,— дип, әдәби тәнкыйть кирәклеккә басым ясый. Ә тәнкыйть ул — Тукай язганча, гаять тә файдалы бер «иләк»тер.
Дөрес, язучы яисә шагыйрь иҗатына бәя, әлбәттә, чор, заман таләпләреннән чыгып бирелергә тиеш. Шул ук вакытта тәнкыйтьченең кем очрады, шул булуы да ярамыйдыр. Янә Тукай сүзләре белән әйткәндә, «үзләре әдәбият галәмендә күп ат уйнаткан тәҗрибәле вә әхлаклы адәм булуы» таләп ителәдер.
Габдулла Тукайның үз иҗатына исә әдәби тәнкыйть ноктасыннан бәя бирүчеләрнең берсе классик язучыбыз Галимҗан Ибраһимов була. 1913 елда язган «Татар шагыйрьләре» (Г. Ибраһимов. Әсәрләр. V том) мәкаләсендә ул шагыйрьнең тел төзелешенә, тоткан юлына туктала, аның иҗатын чорларга бүлеп карый, һәр чорда Тукайның дөньяга карашы нинди факторлар йогынтысында үзгәрүгә туктала.
Мөхтәрәм язучыбыз Гаяз Исхакыйның «Г.Тукайның вафатына 25 ел тулу мөнәсәбәте илә» мәкаләсе исә нәкъ менә Г.Ибраһимовның алда телгә алынган әсәрен күз алдында тотып язылган.
Мәкалә 1938 нче елда Берлинда Г.Исхакый мөхәррирлегендә чыккан «Яңа милли юл» мәҗмугасының 4 нче санында дөнья күрә.
Билгеле булганча, Г. Ибраһимов үзенең «Татар шагыйрьләре» хезмәтендә «Тукаев шагыйрьме, түгелме?» дигән сорау куя. Г. Исхакый да, әлеге сорауга тукталып, Тукай иҗатына кыскача анализ ясый. Тукайны бөек шагыйрь ясаган кайбер сыйфатларны атый.
Әлеге мәкаләсендә Г. Исхакый шагыйрьләрне ике төркемгә бүлә. Беренчеләрен инсан күңелендәге хис-тойгыны җырлаучы дип аерып, бу төркемгә С.Рәмиев, Дәрдмәнд кебекләрне кертеп карый. Икенче төр шагыйрьләр аның фикеренчә, җәмгыятьтә барган һәртөрле үзгәрешләрне үз йөрәге аша үткәреп, халкына җиткерүчеләр.
Г.Исхакый Г.Тукайны соңгысына кертә һәм аны «туган халкы… кичергән уйлары, хисләренең Тәрҗеманы», «шул халкының шатлыгын, кайгысын, өметен сөйләүче», яшәгән мохитның «термометры» дип атый.
Г.Ибраһимов исә, шагыйрьнең шушы сыйфатларын күз алдында тотып, «менә зәвыкъ вә әдәп әһленең Тукаевка җәлеп ителүенең бөтен сере» бары шунда гына дип саный. «Шул заманда халык ни уйлый, ни хис кыйла, ниләр язгалый, Тукаевта да шул. Халык үзендәге тәэссоратны, әфкяр вә хиссиятне Тукаевта таба…» дигән юллар белән Г.Тукайны романтикадан читләшкән, бары чынбарлыкны сурәтләү белән мәшгуль булган бер каләм остасы дип атый. Ләкин аның шагыйрьгә карата «халыкның үзенең йөрәгендә, җанында кайнап та, теленә килә алмый йөргән бер тәәссер вә бер тойгыны яхшы вә ачык итеп, самими тел белән әйтеп бирә» дигән тәнкыйди бәясе үзе үк, киресенчә, Тукай иҗатының асылын гаять дөрес күрсәтә, аның бөеклегенең дә нәкъ менә шунда икәнлеген дәлилли.
Әйе, Г.Тукай милләтчелекнең иң кайнаган чорында, милләтнең йокыдан уянган чагында әдәбият сәхнәсенә килә, һәм гомере буе әнә шул алган юлына — халкына хезмәт итүгә тугъры кала. Тукайда миллият тойгысын уятуда олугъ язучы, милләт язмышы өчен җан аткан Гаяз Исхакыйның роле дә зур. Бу хакта Тукай үзенең «Кем ул» (1913), «Мөхәрриргә» (1913), «Даһига»(1913) шигырьләрендә дә басым ясый һәм Г. Исхакыйның милләтне алга җибәрү өчен көрәшенә, әдәби-сәяси эшчәнлегенә зур бәя бирә.
Гаяз Исхакый да Тукайның татар әдәбиятына керткән өлешен дөрес аңлап, объектив бәяли. Югарыда аталган мәкаләдән күренгәнчә, әдип Тукайны туган телгә тәүге гимн язучы («И туган тел, и матур тел» шигыре белән), милләтнең күтәрелгән чорында яшьләр, балалар өчен тәрбияви характердагы шигырьләр, әкият, хикәяләр тудыручы дип атый. Шул ук вакытта Тукайның рус әдәбиятыннан, аеруча Пушкин, Лермонтовтан тәрҗемәләр эшләвенә тукталып, болар талант юктан башкарылган гамәлләр түгел, бәлки, рус укучысының күңелен сафлата, уйландыра торган темаларны шагыйрь татар укучысы өчен дә әһәмиятле санаганга, аларны милли калыпка салып, безнең игътибарга җиткерә генә, ди. Әдәбият белгече Г.Халит исә, Тукай «рус классик поэзиясе традицияләре яктылыгында» татар милли поэзиясенең яңа формаларын табарга омтылыш ясый, дип күрсәтә. (Татар әдәбияты тарихы. 3 том. — Казан, 1986. — 130 бит). Г.Исхакый Г.Тукайны: «әле сулдан, әле уңнан исә торган каты җилгә каршы корылган җил тегермәне»,— дип атап, аның көн кадагына суга торган әсәрләр иҗат итүенә аеруча басым ясый. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтик: автор әлеге мәкаләсендә С.Рәмиев белән Дәрдмәндне: «аз итеп су килә торган инешкә корылган су тегермәне»,— ди. Ләкин моның белән Исхакый һич тә бу ике шагыйрьне кимсетергә теләми. Ә бары тик гап-гади фикерне төшендерә: әлбәттә, әдәбиятта инсанның хис-кичерешләрен җырлаучылар да, җәмгыятьтәге һәртөрле үзгәрешләргә уяу торган, аларны халыкка дөрес җиткерә килгән каләм ияләре дә кирәк, һәркайсы үз чыганагыннан илһам ала, һәркайсы үз «инеш»енә нигезләнеп яши, ди язучы.
Тукай иҗатын анализлаганда, Исхакый тагын бер нәрсәгә аеруча игътибар итә. Халыкта булган сыйфатларны күрсәтү, аның моң-зарын көйләү, әкият-риваятьләрен сөйләү гаеп була алмый, бу «үземезнең тормышымызга, үземезнең шигырьләремезгә мөнәсәбәт рәвештә эшләү генәдер. Бу көнемезне үткән көннәремезгә баглау, тәрәкъкыятемездәге табигый үсешне саклау гынадыр», ди.
Г.Ибраһимов Тукайның «Мөхәммәдия», «Бакырган», «Кисекбаш», «Ярым алма» кебек Көнчыгыш поэзиясеннән килә торган шигъри формалар, сурәтләү чараларын кулланып язылган шигырьләрен тәнкыйть итә; шагыйрь иҗатын чорларга бүлгән хәлдә, беренчесен «Мөхәммәдия» дәвере» дип, Тукайның олугъ шагыйрь булуына шик уята торган чор дип карый. Ә.Г. Исхакый исә менә шушы фикергә каршы төшеп, «Мөхәммәдия», «Бакырган» нардан үрнәк алу рус әдәбиятын, тарихын белмәүдән килгән наданлык түгелдер», ди. Дөрестән дә, борынгы дидактик стильне файдаланып, шулар ярдәмендә сатира, пародияләр чыгарып, Тукай татар тормышындагы артталыкның, искелекнең үзеннән көлә. Ә халык җырларыннан алынган гүзәл өлгеләр аның сатирасының үзенчәлекле алымына әверелә.
Г.Исхакый Тукай, үз тоткан юлыннан, ягъни «милләтенә хезмәт итү»дән читкә тайпылып, С.Рәмиевләр, Дәрдмәндләр кебек, индивидуаль хис-кичерешләр белән генә яши алыр идеме? дигән сорау куя. Һәм бөтен барлыгы белән кайнап торган татар дөньясыннан, татарның милли рухыннан Тукайны аерып алып булмавын ассызыклый. Әйе, сайлаган юлы — Тукайның йөрәге, күңеле кушкан юлыдыр. Татарның яңа уянган чагында тормышның иң төбеннән чыккан угылын милләт үз җырчысы итеп үзе ясагандыр. Тик, кызганыч ки, Тукай якты йолдыздай атылып, ничә гасыр караңгыда калган газиз халкына яктылык хакында җырлап алды да, вакытыннан алда сүнде.
Г.Исхакый шагыйрьнең әдәбият, көрәш мәйданыннан шулай тиз китүенә, авыру чорында язган шигырьләренә, ягъни үзенең язмышы турындагы хәбәргә халкының битараф калуына, аның арабыздан китәргә әзерләнүенә ишарә дип кабул итми, дип ачына. «Тукайның, иң зур шагыйрь булып өлгергән Тукайның, шул күз яшьләре укучы алдында куркынычлы киләчәктән бер хәбәр кеби каршы алынмый»,- ди. Шуңа күрә бөек шагыйрь авырый башлауга аңа ярдәмгә килергә ашкынып торучылар табылмый. Тукай, көннән- көн хәлсезләнеп, мәгълүм булганча, 15 апрельдә (яңа стиль белән) Казанның Клячкин шифаханәсендә вафат була. Г.Исхакый бу вакытта Архангельск губернасында сөргендә кала. Кызганыч ки, бер үк максат — сөйгән халкының бөек киләчәге өчен хезмәт иткән бу ике кешегә бер-берсе белән очрашу насыйп булмый. Әмма Г. Исхакый Ф. Әмирханга сөргеннән язган хатларында Тукай турында сорашып, аңа сәламнәр, киңәшләр юллап тора.
1917 елгы октябрь инкыйлабыннан соң чит мәмләкәтләрдә яшәргә мәҗбүр булган Исхакый, мөһаҗирәттәге милләттәшләребез арасында татар әдәбияты, мәдәниятын саклап калу, аның иң матур үрнәкләрен җиткерү өчен бөтен тырышлыгын куя. Газиз тарихи ватаннарыннан читтә туганнар да Тукай шигырьләрен укып, туган телләрендә сөйләшергә куәт алалар. Тукай иҗаты, Тукай теле аларны берләштереп тора. 1933 елда язылган бөек шагыйрь турындагы икенче бер мәкаләсендә Исхакый мөһаҗирәттә Тукайның шигырьләре җыентыгын бастырып чыгару, тарату эше алып барылганлыгын, Тукай кичәләре үткәрелүе хакында хәбәр итә. Чит илдә Тукайга һәйкәл кую мөмкин булмаганга, иң зур бурычыбыз туган телебезгә бай мирас калдырган бөек шагыйрьгә милләттәшләребез, аеруча, татар яшьләре күңелендә һәйкәл кую дип саный.
Г.Исхакый, Тукай иҗатының зурлыгын, әһәмиятлелеген яхшы аңлап, аның шигырьләрен «…чишмәсенең суы бетмәенчә, урта бер җирендә, сонгый рәвештә киселеп калган өлеше генәдер», — ди (Г.Исхакый. Шагыйрь Г.Тукай. // «Татарстан». — 1998. — №2). Кызганыч ки, халкына бирергә теләгән иң матур җырларын шагыйрь «орлыкта көенчә, күңелендәге нур көенчә» үзе белән алып китә.
Татарның моң-зарын, гасырлар буе килгән аһын, рухи сулышын шигъри юлга салып аңлаткан, аның үткәненә, бүгенгесенә тәнкыйть күзлегеннән караган Тукайны Г.Исхакый, бик хаклы рәвештә, «милләтнең милли хисен уятучы», «милләт кайгысын кайгыртучы халык шагыйре» дип атады. Дөрестән дә, XX гасыр башы татар әдәбиятында һәм халык бәхете өчен көрәш мәйданында Тукай тавышы, Исхакый шигарьлары кебек үк, иң көчле ишетелгән һәм хәзер дә милли, әдәби әһәмиятен югалтмаган, уяу, бердәм булырга өндәгән тансык тавыш булып кала бирә.
(Чыганак: Тукай укулары: Чыгыш материаллары. Апрель, 1999 ел. (Казандагы Г.Тукай Әдәби музее Тукай җәмгыяте). – Казан, 2000. – 161 б.)