Теләсә кайсы язучы тарихка, үткән вакыйгаларга, шуларда катнашучы шәхесләргә тыныч кына карый алмый. Татар әдәбиятында да халкыбызның олуг тарихи шәхесләренә багышланган әсәрләр байтак. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай турында язылганнары әлеге әсәрләр арасында аерым урын алып тора. Прозада булсынмы, драматургиядәме, яисә поэзиядәме, һәр язучы Тукай турында язуны, образын тудыруны аның рухына дога кылу дип, яисә үзенең изге бурычы итеп саный. Проза өлкәсендә Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романы — язучы турында тулырак, ачыграк язылган әсәрләрнең берсе. Шагыйрьләребез дә Тукай турында, тарихи шәхес буларак халык өчен кылган гамәлләре турында күп кенә шигырьләр һәм поэмалар иҗат иттеләр.
Хәзерге татар поэмаларыннан С.Хәкимнең «Кырыгынчы бүлмә», И.Юзеевның «Очты дөнья читлегеннән…» һәм М.Әгъләмовның «Тукайдан хатлар»ында үзәктә Тукай образы тора. Тукай турында һәркем яратып, үзенчә яза. Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты С.Хәким иҗатында Тукай темасы аеруча зур урын били. Ул инде сугыш алдыннан ук «Пар ат», «Шагыйрьнең балачагы» поэмаларын яза. «Тукай дәфтәрләреннән» циклын тәмамлагач, 1971 елда «Кырыгынчы бүлмә» поэмасын иҗат итә.
Автор тормышта була торган гади бер детальне — әтисенең базардан өйләренә сый-нигъмәт буларак ипи һәм рухи азык итеп Тукай китабын алып кайтуын поэмасында оста файдаланып, эчке гармония белән бәйләнеш табып, әлеге вакыйганы илаһилык дәрәҗәсенә күтәрә. «Тукай керде өйгә, түргә узды…» дип, шагыйрь, Тукайның өйләренә генә түгел, аның җанына, шигъриятенә мәңгелеккә керүен искәртә (1,340). Әлеге алым М.Әгьләмовның «Тукайдан хатлар»ында башкача яңгырый. Автор, иҗатында төшенкелек сизенеп, җанына тынычлык эзләп, киштәдәге китапларга үрелә: «Ишелеп төшә гүя минем өскә. Киштәдәге Тукай томнары»,— дип, М.Әгъләмов та, С.Хәким кебек, күчерелмә мәгънә аркылы төп мәгънәсендәге фикерне күрсәтә (2,151).
Югарыда телгә алынган поэмаларда нигез-өлге итеп реаль детальләр алына һәм алар һәр өч авторның шигъри хыяллары үсешенә таяныч булып та, тарихи җирлек булып та хезмәт итәләр. Өч әсәрдә дә Тукай тормышының билгеле бер чоры аерым күрсәтелмәсә дә, шагыйрьнең төрле елларда, төрле җирләрдә булуы, аның белән очрашкан, аралашкан шәхесләр сурәтләнә. С.Хәким шагыйрь образын «Болгар» кунакханәсе, ул яшәгән кырыгынчы бүлмә белән оста бәйли алган. Әлеге бүлмәгә караган детальләр арта, һәр вакыйга үсә, киңәя, тарихи төсмерләр белән баетылып, символик мәгънәгә ия булып, әсәрнең яңгырашын көчәйтә.
Укучыга кызыклы: Тукай дуслары сыйган, бердәнбер бәйсез дәүләт кебек хисапланган, Пушкиннарны үз иткән бай рухлы бу бүлмәдә ничек яшәгән, кемнәр белән аралашкан? Гомеренең соңгы көннәрен ничек уздырган һәм ниләр уйлаган? Әлеге сорауларга җавап аркылы Тукай күз алдына килеп баса. Поэма укучыга Тукай образын күзалларга ярдәм итә, аны үлемсез бөеклеккә күтәрә. Тукайның бәгыренә төшәрлек суык һәм ул авыру тәненә җылылык эзләп, дөнья буйлап йөрергә мәҗбүр. Аның сөйгән халкы салкында, ачлыкта, караңгылыкта яшәгәндә, җанына тынгылык, җылылык турында уйламавы һәр өч поэмада бер төрле күчерелмә мәгънәнең төп мәгънәгә ия булган вакыйга аркылы бирелүе белән күрсәтелгән.
М.Әгъләмов, Тукай образын тудырганда, герое белән бергә яши, ул уйлаган уйларны уйлый, кичерешләрне кичерә. Вакыйгаларның үстерелешен, идеяләрнең яктылыгын, фикерләрнең көчлелеген шундый итеп бирә алган ки, хәтта Тукайны борчыган уйларның автор өчен генә түгел, укучы өчен дә уртак булуы күренә. Поэма ахырында М.Әгъләмов:
Ә бит туңам
Суык… Кылтыранам, —
дип, Тукайның туңуы үзенә күчүен әйтә. Милләт турындагы уйларның хәзерге чор шагыйрен дә борчуын искәртә ул (2,168).
С.Хәким дә, үткән белән бүгенгене оста гына бәйләп, хәзерге чор шагыйре буларак, Тукайның идеалларын белергә, Пушкин, Лермонтовның шигъри хисләре белән янган рухи дөньясын ачарга омтылып, кыю чагыштырулар куллана:
Җырны җырга куеп карыйм
Намусыма аның намусын (1,342).
«…Ул — татардан, ә…татар — Тукайдан…» дип, С.Хәким Тукайны халык белән бәйләп кенә калмый, аны юл күрсәтүче, дуслаштыручы, татарны милләт буларак башкаларга танытучы, дип тә зурлый. Шул ук вакытта автор: «Халкым, тырыш булсаң да, ярлы шул син. Милләт өчен янып йөргән бөек улыңа, җылы өй дә бирә алмыйсың» — дип, Тукайның үлеменә китергән сәбәпләрне әйтергә дә үзендә кыюлык таба.
М.Әгъләмов «Тукайдан хатлар» поэмасында Тукай образын яңа яктан ача алган. Биредә, тарихи шәхес буларак, Тукайның биографиясенә, тормыш юлына турыдан-туры мөрәҗәгать итү автор хыялында туган романтик чигенешләр белән барса да, эзлеклелек принцибы күбрәк сакланган.
Поэмада геройның балачагы да, үсмер еллары да, инде күренекле шагыйрь булып җитлеккән чоры да мохитның иҗтимагый билгеләре белән ачык бирелгән. Автор, үзенең иҗат методында кулланырга яраткан традицион алымнарыннан тыш, поэманы төрле бизәкләр белән дә баеткан. М.Әгъләмов үткән белән бүгенгенең бәйләнешен, поэзиянең шартлылыгына таянып, ачык итеп, автор белән герой арасындагы диалоглар, хыялдагы очрашулар, ике шагыйрь өчен дә уртак булган борчулар, уйланулар аркылы биргән. Автор вакыйгаларны үзе күргән кебек тасвирлый алган. Әйтерсең лә, хатлар беренче булып аңа килеп җиткән. Поэма, тарихилык принцибы саклану аркасында гына түгел, Тукай образының укучы күңелендә онытылмаслык итеп тудырылуы сәбәпле дә ышандыру көченә ия.
Поэманың һәр бүлегендә эпиграф итеп Тукайның Г.Кариевка, С.Рәмиевкә, Ф .Әмирханга һәм башка күренекле шәхесләргә язылган конкрет хатларыннан өзекләр алынган. Автор Тукайның хатлары аркылы, аның шагыйрь булуыннан бигрәк, халкы өчен янып йөрүче милләтпәрварлыгына басым ясый.
Күк капусы ачылгандай, алда
Көрәшче һәм шагыйрь яктыра, —
дип, поэма ахырында гына әйтсә дә, әсәрнең буеннан-буена, ул әлеге ике факторны аңлатып килә (2,172). Поэмада канатлы гыйбарәләрнең күп булуы, акыл, фәлсәфи уйларның тирәнлеге лирик чигенешләр белән аралашып барса да, автор үзенең хисләрен тыя алмый, хәтта алар героеның хисләренә дә кушылып китә. Әсәргә Тукайдан тыш башка тарихи шәхесләрнең дә керүе — чорның катлаулылыгын аңлатыр өчен кулланылган бер алым. М.Әгъләмов, үзенә генә хас булган чагыштыруларны, сынландыруларны иркен кулланып, героеның шигырьләреннән өзекләр кертеп, поэманың сәнгатьлелек дәрәҗәсен арттыра.
Тукай хатыннан алынган «Мин әле кая барам?…» дигән гыйбарә, автор тарафыннан үстерелеп, тирән фәлсәфи эчтәлеккә корыла, шигырьгә дә, укучыга да уйланыр өчен җирлек булып хезмәт итә.
М.Әгъләмов «Тукайдан хатлар» поэмасы аркылы кеше гомере кыска, әмма халкы өчен, аның азатлыгы, идеаллары өчен көрәшкән, милләткә хезмәт иткән шәхесләр үлемсез, дигән идеяне үткәрә.
И.Юзеев «Очты дөнья читлегеннән…» поэма-трагедиясендә, Тукай образына мөрәҗәгать итеп, шагыйрьнең фаҗигале һәм сөенечле вакыйгалардан торган, шул чорда халык бәхете, яңа поэзия өчен көрәшкән кыска һәм гыйбрәтле тормышын сурәтләгән. Автор Тукайны «Күктән иңгән пәйгамбәр» дип, кыю чагыштырулар куллана.
И.Юзеев поэмасына шул чорда илдә барган сәяси вакыйгаларны, азатлык хәрәкәтләрен, төрле политик агымнарның карашларын, идеяләрен кертеп, бер яктан, эчтәлекне баетса, икенче яктан, шулар ук героеның шәхес буларак сыйфатларын ачуга, характерын, психологиясен, идеалларын күрсәтүгә таяныч була. Әсәрдә Тукайның азатлык мәсьәләсенә бәйле карашлары да күрсәтелә. Шагыйрь уенча, «Татар халкына милләт буларак берләшү, милли горурлык җитми. Башка милләтләрдән үрнәк алып, алар белән аралашып, кулга-кул тотышып алга барырга, алга киткән илләр безне дә кай юлдан китәргә өйрәтерләр». Авторның татар халкының башка халыклардан хокуксызрак яшәве турындагы борчылулары — бүгенге көн кадагына да суга торган мәсьәлә.
И.Юзеев, романтик алымнар кулланып, шартлылык аркылы Тукайны патша белән очраштыра һәм халкының «Өч йөз ел җыелган моңын вә зарын» сөйләтә:
Халкым минем бер бәйрәмгә интизар…
Җирсез ул, хокуксыз һәм дә Ватансыз,
Билгеле, адәм яши алмый ансыз (3,100).
Кимсетүләргә, телне, динне онытуга, Ватанны югалтуга дучар булган татар милләте язмышы — күпчелек шагыйрьләр өчен озак еллар буе ачынып язарлык зур тема. Тәнкыйть Г.Тукай иҗатының соңгы чорына төшенкелек, пессимистик рух хас булуын әйткән иде. Поэмада моңа тагын да ачыклык кергән һәм аның сәбәпләре дә күрсәтелгән:
Туган идем бәхет, шатлык чәчәргә,
Мәҗбүр булдым кайгы җырлап яшәргә,-
дип, шагыйрьнең шәхси бәхетеннән баш тартып, үз гомерен халык бәхете өчен көрәшкә багышлавы поэмада бию, хореография, икенче төрле итеп әйткәндә, балет күренешләре аркылы, төрле романтик буяуларга чорнап бирелгән (3,100). Биредә Тукайның «Кыйтга» һәм «Өзелгән өмид» шигырьләрендәге мәгънәләр уртаклыгы һәм кабатлану да күзәтелә. «Бер генә милли бәхетнең безгә көлгән вакыты юк…»,— дип ачынып әйтелгән сүзләрендә өметсезлек уе сизелсә дә, Г.Тукайның милләт язмышы өчен көрәшкән чын каһарман, горур, үз сүзләреннән кире кайтмаучы, курку белмәс, батыр йөрәкле кеше булуы поэмада калку булып өскә чыга һәм укучыда оптимистик хисләр уята.
Тукайдан соң барган татар азатлык хәрәкәтендә аның шигырьләре, канатлы сүзләренең алга әйдәп баручы байрак булуы хәзер һәркемгә мәгълүм. Тукайның: «Бу кояш сүнсен, җиренә мин Кояш булмак телим!…» дигән сүзләре И.Юзеевның «Очты дөнья читлегеннән…» поэмасында да яклау таба. Ул: «Юк үлмәде ул, күкләргә ашты»,— дип, бөек шагыйрьнең Кояшка әверелүен, нурлары белән Кешелекне яктыртуын, «Сәнгатебез күкләрдә — Кояшыбыз…» булуын раслый.
Әсәр поэма жанрында язылган булса да, башка жанрга хас сыйфатларны алган. Әлеге поэманы сәхнәдә пьеса, йә булмаса опера итеп куярга да мөмкин. Аңа нигезләнеп балет та тудырырга була, яисә, икенче төрле әйткәндә, зур сәхнә өчен либретто булып та тора ала. Тукайга хас ритм, рифма, шигырь төзелеше, шул чор әдәби сөйләмендә кулланылган сүзләр Тукайны ачыграк күзалларга ярдәм итә һәм поэманың ышандыру дәрәҗәсен арттыра.
Карап киткән әлеге өч поэма хәзерге татар әдәбиятында Тукайга багышлап иҗат ителгән әсәрләр рәтен тулыландырып тора. Аларда Тукай образын, шәхес буларак алгы планга чыгарып, укучыга күрсәтү, әсәрнең сәнгатьлелеген күтәрү өчен төрле сурәтләү чаралары (метафора, чагыштыру, сынландыру, кабатлаулар һ.б.) урынлы кулланыла. Халык авыз иҗаты үрнәкләренә дә әсәрләрдә зур урын бирелгән.
Тукай турында язылган һәм сәхнәгә куелган әсәрләр шактый күп. Бер карасаң, укучыны шаккатырырлык. Тукай тормышын, иҗатын тагын да күбрәк ачарлык яңалык әйтү авыр яисә мөмкин түгел кебек. Ләкин поэмаларны укып карагач, моның дөрес түгеллегенә ышанасың. Тукай моңарчы без белмәгән, уйламаган сыйфатлары белән ачылган. Без анализлаган поэмалар — бер-берсен кабатламаган, аның үлемсез шигырьләреннән үлмәс рух алу теләге уята алган әсәрләр. Алар укучы күңелендә якты, олы хисләр кабыза, Тукай образын мәңгеләштерергә ярдәм итә, безне аның дөньясына алып керә, әдәбиятыбыз белән, Тукаебыз белән горурлану тудыра.
(Чыганак: Тукай укулары: Чыгыш материаллары. Апрель, 1999 ел. (Казандагы Г.Тукай Әдәби музее Тукай җәмгыяте). – Казан, 2000. – 161 б.)