XX йөз башындагы милли күтәрелеш, җәдитчелек хәрәкәтенең тармаклануы, вакытлы матбугат пәйда булу, мәгариф реформалары татар әдәбият теориясенең фән булып мәйданга чыгуына ярдәм итә. Ләкин нәзари фикер үсеше, барыннан да элек, яңа әдәбиятка барып тоташа. Ул, әлеге яңа әдәбиятны үстерү максаты куеп, шул әдәбиятны аңлату, тикшерү, бәяләү һәм шушы тикшерү-бәяләүнең юлларын, критерийларын ачыклау эшенә тотына. Татар әдәбиятын өйрәнеп, татар әдәбияты турында сөйләүче милли әдәбият кануннарын гамәлгә кую вакыты була бу. Беренче дәреслекләр үк бик күп әдәби материалга мөрәҗәгать итеп, яңа татар әдәбиятын сыйфат ягыннан төркемли, анализлый һәм татар укучысына тәкъдим итә башлый.
Әдәбият теориясеннән беренче дәреслекләрне үз чорында билгеле педагог, мәгърифәтче һәм публицист Г.Сәгъди яза. Истанбулдагы Дарелмөгаллиминдә укып кайтканнан соң Златоуст өязе Атау карьясендә эшли башлаган яшь мөгаллим 1911 елны «Мохтасар къәвәгыйде әдәбия» (Кыскача әдәбият кагыйдәләре) исемле китап бастыра. Аның беренче өлешендә аерым нәзари төшенчәләргә билгеләмәләр бирелеп, алар әдәби текстлар ярдәмендә аңлатылса, икенче өлештә мөстәкыйль укып тикшерү өчен әсәрләр урнаштырылган. Татар шигырь төзелеше хакында сөйләгәндә автор Г.Тукай, Дәрдемәнд, Мөхәммәт Салих, Гариб һ.б. шигъриятен ярдәмгә чакыра. Мәсәлән, шигырь үлчәве, рифма, аерым хаҗлар Тукай шигырьләре ярдәмендә аңлатыла. Татар әдәбиятында нәкъ менә Дәрдемәнд һәм Г.Тукай әсәрләренең төзеклеге билгеләнә.
Әдәби әсәргә хас сыйфатлар хакында сүз алып барган икенче бүлектә автор Г.Тукай шигъриятендә фикер көчле булуга (шиддәт) игътибар итә. Мисал рәвешендә «Дөньяда торыйммы? дип киңәшләшкән дустыма» шигырен китерә (1; 22). Әдәбиятта хис тирәнлеге хакында сөйләгәндә Г.Тукай иҗатында нечкә хисләр («Бәйрәм бүген»), гали хисләр («Күңел») табылуны әйтә. «Күңел»гә аерым тукталып, болай ди: «Данлыклы шагыйрь мөхтәрәм Габдулла әфәнде Тукаевның ошбу шигырьләре күңелебезне бөек урыннарга ашыручы гали хисләр вә олугь, баләнд фикерләр белән тулы булып, хиссият вә әфкяр галие өчен иң беренче мисаллардандыр. Танытамын ки: Габдулла әфәнденең данын, шөһрәтен оныттырмас һәм шагыйрьлекне исбат итәр өчен ялгыз шушы шигыре дә җитәчәктер». (1; 31).
Тел-стиль мәсьәләсендә автор Г.Тукай шигъриятендә чагыштырулар, метафора, метонимия, хикая, сынландыруның уңышлы кулланылуын билгели. Гомумән, китапта, С.Рәмиев, Дәрдемәнд, Зариф Бәшири, Миргазиз Укмасый, Ш.Зәки, Акмулла һ.б. авторлардан мисаллар мул файдаланылса да, Тукайга аерым урын бирелгән. «Хатимә»дә (соңгы сүздә) шушы фактны аңлатып, автор китапны язганда шагыйрьләр арасында «Габдулла әфәнде Тукаев кадәр бай кемсә тапмадым» дип белдерә. Башка шагыйрьләр иҗатыннан нәзари төшенчәләргә 1-2 мисал тапкан вакытта, «Габдулла әфәнде хәзинәсеннән исә әдәби кагыйдәләрнең җөмләсе өчен дә мисал табарга мөмкин булганын күрдем»,— дип, нәтиҗә ясый: «Габдулла әфәнде Тукаев хакыйкатән шагыйрь, имеш». (1; 70).
Шәкертләргә мөстәкыйль уку өчен Г.Тукайның «Мәхәббәт», «Мөбарәк тәсбих өзелде», кыска шигырьләре тәкъдим ителә.
Шул ук 1911 елны Г. Сәгъди әлеге китапка «Гыйлавә» — кушымта эшли, 1912 елны «Әдәбият ысуллары» дигән дәреслек бастыра. Аларда да Г.Тукай әсәрләре, лирик үрнәкләр буларак, игътибар үзәгендә тора. «Миграҗ», «Өмидсезлек» кебек шигырьләре мөстәкыйль укырга тәкъдим ителә.
Сәгъди шагыйрь иҗатындагы аерым кимчелекләргә дә туктала. Мәсәлән, кайбер очракларда синоним сүзләрнең урынсыз, ихтыяҗсыз кабатлануын искәртә: Яктыра кала. Урамнар, кырлар, якын урманнар, таулар, баглар, бакчалар нурга гарык булганнар, — юлларында баг, бакча сүзләре кебек.
Сүзләрнең җөмләдә тиешле урынга куелмавы да өслүбне боза дип саный, мисалга «кара тун» мәгънәсендә ганак сүзен мисалга китерүне килештерми.
Пәрдәдән чыкты, ачылды ямь-яшел кыр һәм япан;
Китде инде кап-кара каплап ята торган чапан.
Г. Сәгъди Тукай иҗатында табигать сурәтләнешен аерым бер игътибарга ала. «Әдәбият ысулларында: табигатьне үткен нәзарләр илә тамаша итүче шагыйрьләрнең (мөхтәрәм шагыйремез Г.Тукайның кеби) әсәрләрендә даими бер яңалык, даими бер артыклык һәм сөеклелек күрелер», — дип, уңай сыйфатларын санап уза.
1913 елны Г.Сәгъдинең «Әдәбият мөгаллиме» исемле китабы дөнья күрә. Биредә инде теоретик төшенчәләр үзләштерү белән бәйләп укыр өчен Г.Тукайның 4 китабы тәкъдим ителә: «Габдулла Тукаев диваны», «Әдәбият», «Күңел җимешләре», «Җан азыклары». Кагыйдәләргә мисал итеп «Иртә», «Кичке азан», «Өмид», «Өзелгән өмет» һ.б. әсәрләр урнаштырыла.
Гомумән, бу китапта автор Тукай шигырьләренә аеруча еш мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, 4, 6, 7 иҗекле үлчәүгә дә Тукай шигырьләре, рифма төрләренә дә Тукай шигырьләре үрнәк хезмәтен үти.
Китапта Тукай шигъриятенә анализ — бәя дә тирәнрәк, көчлерәк ясала. Автор хәтта Тукай фикерләренә дә кагыла. Мәсәлән:
Синең бар дөньяда күргән газабың,
Гоман юктыр, бозык булганга җаның,
юлларындагы фикерне болай шәрехли: «… дөньядагы — тормыштагы газапларың барысы да тик җан, күңел бозыклыгыннан гына килми. Бәлки, пакь җанлы, төзек күңелле кешеләр дә дөньяда байтак кына газап чигәләр. Хәтта дөньяда — тормышта төзек күңелле кешеләрнең күбрәк газап чиккәннәрен күрәбез» (2; 13). Шул рәвешле, әйтерсең лә, шигырьнең эчтәлек, фикер ягына игътибарлы булу кирәклеген әйтә.
Автор, шулай ук, аерым бер очракларда фикернең ачык ук әйтелмәвен дә искәртә, мисаллар китерә.
Сәгъди уңышлы якларны да төгәл, ачык күрсәтә. Мәсәлән, нечкә тойгылар ярдәмендә, тәэсирле язу үрнәге итеп «Өзелгән өмид», көрәшкә, активлыкка чакыручы кайнар тойгыларга бай «Бер татар шагыйренең сүзләре», горурланырга этәрә торган гали тойгыларны чагылдыручы «Өмид» шигырьләре, мәрсия жанрының гүзәл үрнәкләре рәвешендә «Мөбарәк тәсбих өзелде», «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре» телгә алына.
Сәгъдинең Тукай стиле турындагы фикерләре төгәлләнә төшә. Аның чагыштыру кулланып язылган әсәрләреннән 6 өзек, сокландыруга 3 өзек китереп, шушы чараларның сурәт тудыруда катнашуын билгели. Моннан тыш, метонимия, киная һәм ирония алымнары белән уңышлы эшләвен әйтә. Хәтта Тукайның антонимнар (Сәгъди аларны «каршы тору» дип атый) ярдәмендә хис-тойгыларны тирәнәйтүен дә күрсәтә. Мондый төгәллек, әлбәттә, заманы өчен яңалык була.
Тукайдагы өслүб төгәлсезлекләре дә Сәгъди күзеннән читтә калмый. Мәсәлән, «Китап» шигырендәге кайбер гыйбарәләрнең артык булуын, кайбер шигырьләрдә сүзләрнең урыны табылмауны әйтә. Мәсәлән:
Кабәхәт, бәдбәхет, юньсез кебек күп ямьсез ат алсаң,
Сине ташлап бөтен дөнья, үзең ялгыз фәкать каласың, —
юлларында «үзең» һәм «фәкать» сүзләренең урыннары дөрес түгеллеккә игътибар итә, «Шүрәле»нең кайбер урыннарында аһәң-музыкальлек бозылуны искәртә.
Дәреслекләр арасында шигырь теориясен иң камил аңлатканы, әлбәттә, Г.Батталның «Назарияте әдәбия»се була. Лирик әсәрләргә билгеләмә үзе генә дә авторның шигъриятне күзаллау дәрәҗәсен күрсәтә: «Шундый әсәрләр бар ки, анда шагыйрь, тасвирый һәм тезмә сүз белән, үзенең уйларын, тойгыларын вә теләкләрен тәгъбир итә вә боларның сәбәпләрен дә аңлатып китә», — дигәч, «Г.Тукайның «Кичке теләк» дигән шигырен карасак, анда лампа утының ялт-йолт итеп селкенгәннән соң «гөлт итеп, актык нурын күрсәтеп» сүнүен күрү сәбәпле уянган тойгы вә теләкнең ни булганлыгы тәгъбир ителә»,— дип, шигырьдән өзек мисалга китерелә. Шушы әсәрне анализлап, Баттал шигырьдә тышкы сәбәп — ягъни лампа уты кимү, сүнеп китү һәм хис-кичерешнең урыны хакында уйлана, хис-кичерешнең — беренчел, сәбәпнең — икенчел булуын искәртә. «Инсанның уй вә тойгылары тышкы сәбәпләрнең тәэсире астыңда пәйда булалар; ләкин лирикада иң мөһим гонсыр, эпостагы кебек, тышкы дөнья картиналарын тасвир булмыйча, бәлки, шул картиналарның тәэсире астында шигырьдә уянган фикер вә тойгыларның тасвирыдыр. Бинаәи галәйһи, тышкы дөнья әйберләре лириканың мөндәриҗәсенә кергәндә, тик шагыйрьдә билгеле әхвәл рухия тудырган сәбәпләрне вә гыйлавәрне күрсәтер өчен генә керәләр икән.» (3; 79).
Лирикага хас сыйфатлар турында сөйләгәндә, Г.Тукайның «Тәэсир» шигырендә алланы сөю, «Пар ат» шигырендә ватанга мәхәббәт хисләренең укучыга тәэсирлелеге игътибарга алына.
Лирик жанрлар өчен дә мисал, нигездә, Тукайдан китерелә. Күтәренке, тантаналы гыйбарәләр белән, мөһим әйбер, бөек затларның эшләре яки халык тормышындагы зур вакыйга сәбәпле кузгалган шатлык тойгысы сурәтләнә торган шигырь — фәхрия (ода)га мисал итеп «Бәйрәм бүген», «Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләремезгә», кайгылы уйлар уяткан әсәрләр — элегияләр буларак «Өзелгән өмид», һөҗү — сатирадан: җитди сатира төсендә «Милләтчеләр», җиңел сатира ролендә «Урланган мәгънә» һәм «Безне урынсызга яманлыйлар» телгә алына. Автор «Милләтчеләр» шигырен анализлап та үтә.
Шулай итеп, XX йөз башында мәйданга чыккан беренче дәреслекләр шул заман яңа әдәбияты үрнәгендә әсәрләрне мисалга алып язылалар. Г.Тукай шигырьләре аларда аерым, иң әһәмиятле урынны тота. Тукай шигырьләре нәзари төшенчәләргә, кагыйдәләргә мисал буларак, укучыны әдәбият законнары белән таныштыруга үзе дә иҗат эшенә тартылучыны ничек язарга өйрәтергә хезмәт итә. XX йөз башында татар әдәбияты, аның үсеш-үзгәреше, закончалыклары хакында сөйләү — Тукай иҗаты турында да сөйләү ул!
Икенчедән, теориядән дәреслекләр, фәнни кагыйдәләргә таянып, татар язучылары иҗатына, шул исәптән, Тукай иҗатына да бәя бирәләр. Мәсәлән, Г.Сәгъди Тукайны поэзиядә — Дәрдемәнд, прозада Г.Исхакый белән янәшә куя. Димәк, әдәби тәнкыйть вазифаларын фәнни яссылыкта башкару да нәзари фикернең бер үзенчәлеге булып тора.
Өченчедән, бәлки, иң әһәмиятлесе дәдер, нәзари хезмәтләр татар язучысына-шагыйренә киңәш бирә, аны мактый-дәртләндерә, кимчелекләрен күрсәтеп камилләшергә чакыра. Шул рәвешле, татар әдәбиятын үсеш-үзгәрешкә әйди.
(Чыганак: Тукай укулары: Чыгыш материаллары. Апрель, 1999 ел. (Казандагы Г.Тукай Әдәби музее Тукай җәмгыяте). – Казан, 2000. – 161 б.)