Бөтен иҗат дәверендә Тукай темасына тугрылыклы калган әдипләребезнең берсе — гомере буена аңа сокланып, Тукайның тормышы һәм иҗаты белән рухланып, янып яшәгән Әхмәт Фәйзи. Чирек гасыр гомерен ул Тукайны иҗади өйрәнүгә, аның якты образын әдәбиятта тудыруга багышлый. 1939 нчы елда ук әдип шагыйрьнең Уральскидагы тормышын сурәтләгән «Тукай Җаекта» исемле драматик поэмасын иҗат итә. Бераз соңрак Габдулланың Казан чорына багышланган «Тукай» (1938-1941) драмасын яза. Аннан бер-бер артлы «Тукай» (1939-1940) киносценариясе һәм шагыйрьнең 1912 нче елда Петербургта үткәргән берничә көнен үзәккә алган «Нева буенда» (1949) хикәяләре иҗат ителә, һәм, ниһаять, сугыштан соңгы елларда ул бөек шагыйрьнең тормыш, иҗат юлына багышланган «Тукай» романы өстендә эшли. Шагыйрь образына багышланган бу әсәрен язуга Ә.Фәйзи гомеренең унбер елын бирә. «Тукай турында роман язу, кызыктыргыч эш булу белән бергә, гаять катлаулы һәм җаваплы эш иде. Аны турыдан-туры язарга утырганга кадәр, миңа озак еллар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын, аның средасын, яшәгән чорын өйрәнергә, тикшеренергә туры килде»* (* Фәйзи Ә. «Тукай» романын язу турында / Әдипнең эрудициясе. Казан, 1979. — 197 б.), — дип искә ала ул үзе дә «Тукай» романын язу турында» исемле мәкаләсендә.
Роман дөнья күрүгә тәнкыйтьнең игътибар үзәгенә алына. Бердән, ул — бөек шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган киң күләмле эпик әсәрләрнең беренчесе, икенчедән, татар әдәбиятында тарихи-биографик жанрда язылган әсәрләрнең тәүгесе. Үз чорында ул С.Хәким, Р.Нәфигов, М.Максуд, Х.Хәйри, Р.Бикмөхәммәтов, А.Гомәров, Һ.Хөсәеноваларның тәнкыйди бәясен ала.
Ләкин әлеге авторлар, романга тәфсилле анализ ясаудан бигрәк, аның әдәби-эстетик кыйммәте, әдәбият мөнбәрендә тоткан урыны җәһәтеннән фикер йөртәләр. Дөрес, «Тукай» романының композицион төзелеше, Ә.Фәйзинең тарихи шәхесне әдәбиятта чагылдыру принциплары, тәҗрибәләре турындагы игътибарга лаек фикерләр X.Хәйри, Р.Нәфигов, Р.Бикмөхәммәтов, З.Шәйхисламовлар тарафыннан әйтелә. Бүгенге чыгышыбызда без мәсьәләнең икенче ягына — Тукай образының романда бирелү үзенчәлекләренә, сурәтләнешенә тукталырбыз.
Романны язу барышында автор шагыйрьнең тормыш юлын өч чорга бүлеп карый:
-1886-1896 нчы еллар арасындагы ун ел. Бу — кечкенә Габдулланың туып, теле ачылган, төрле кулларда ятимлектә үткән, мәктәптә укый башлаган чоры;
-1896-1907 нче еллар арасындагы унбер ел. Бу — шагыйрьнең Җаек чоры. Биредә үсмер Тукай укудан эшкә күчә. Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе булып формалаша;
-1907-1913 нче еллар арасындагы алты ел. Бу — шагыйрьнең Казан чоры. Монда аның шагыйрьлек даны иң югары баскычына күтәрелә һәм бу чор шагыйрьнең һәлакәте белән тәмам булла* (* Фәйзи Ә. Курс. мәкалә. — 198 б.).
Тукайның үз тормышына мөнәсәбәттә өчесенә дә исемнәр куя: «Үги еллар», «Тынгысыз Җаек», «Казан өстендә яшен». Ләкин, белгәнебезчә, романның ике чорны берләштергән беренче китабы гына дөнья күреп кала. Ул «Яңа бистә», «Кырлай», «Җаек» дигән өч өлештән тора. Бүген сүзебез романның шул өлеше хакында.
Тарихи-биографик жанрда язылган әсәр буларак, романның композициясе хронологик тәртипкә буйсындырылган, сюжеты да биографик фактларга бай. Романда авторның төп игътибары, фәлсәфи уйлары үзәккә — Тукай образына юнәлтелгән. Төп геройның язмышын, тормышын сурәтләү белән бергә, шагыйрь яшәгән чорга, иҗтимагый һәм эстетик атмосферага, сәяси мәсьәләләргә дә киң урын бирелә, Габдулла образы халык яшәеше, иҗтимагый тормыш белән бергә үреп сурәтләнә. Шуңа бәйле рәвештә төп ике сюжет сызыгы ачык күренә: аларның берсе шул чор иҗтимагый-сәяси вакыйгаларын, икенчесе төп герой Тукайга бәйле күренешләрне үзара бәйли. Үзәк персонажны киң планда — XIX йөз ахыры — XX йөз башы иҗтимагый тормышы белән бәйләнештә ачарга омтылу романның композицион төзелешен дә катлауландыра төшә, күпобразлылыкка да китерә. Ләкин реаль тормыш вакыйгалары автор тарафыннан иҗади файдаланыла, өстәвенә, Ә.Фәйзи үзе күрсәткәнчә, әсәрдә аның хыялы тудырган герой, вакыйгалар да бар, алар әсәрне мавыктыргыч сюжетка коруга, романның идея эчтәлеген киңрәк һәм тирәнрәк ачуга хезмәт итә. Мөнәсәбәтләр, язмышлар җирлегендә бәйләнеп бирелгән күпсанлы персонажлар әсәр тукымасына үзенә хас идея эчтәлеген алып керә, романның буеннан-буена үсештә бирелгән бердәнбер Габдулла образының объектив һәм субъектив дөньясын ачуда ярдәм итә.
Ә.Фәйзи Тукай образына үзенчәлекле яктан якын килә. Автор уйлануларының үзәгендә — шагыйрьнең рухи дөньясы, тышкы факторлар тәэсирендә аның күңелендә туган каршылыклы кичерешләрне, характер үзенчәлекләрен, иҗади мәсләге формалашу процессын тасвирлау. Бөек шагыйрьнең шәхесенә бу рәвешле якын килү авторны эзләнүләргә этәрә һәм ул төп геройның субъектив дөньясын тасвирлауда психологик анализга мөрәҗәгать итә, төрле психологик алымнардан, сәнгатьчә чаралардан иҗади файдалана, пейзаж, портрет, бала күңелендә туган кичерешләрне фәлсәфи бизәккә төреп бирү, эчке монологлар барысы да романдагы психологизмны көчәйтүгә китерә. Тукай образын ачуда ул шагыйрьнең үз иҗатына хас үзенчәлекләрне, шартлы символик алымнарны да куллана.
Тукай иҗатына хас булганча, әлеге романда да табигать манзаралары герой халәтенә параллель тасвирлана, әсәрнең буеннан-буена пейзаж Габдулланың тормышы белән бәйләнештә сурәтләнә. Ә.Фәйзи табигать күренешләре аша геройның хис һәм халәтен ачуга, киләчәк тормышына ишарә бирүгә ирешә.
Роман юлны сурәтләүдән башлана:
«Баралар… Баралар…Бар да бер якка, калага таба… Җәяүлеләр… атлылар…
Юл өстеннән ач каргалар көтүе кузгалып очып китә. Җирдән тәбәнәк кенә булып, көлсыман соры тузан күтәрелә дә, хәлсез генә, кире ята…»
Югары Ашытның эш эзләп баручы крестьяннары да, өр-яңа сары чыпталар өстендә утыручы бәләкәй Габдулла да рәхәт эстәп, бәхет өмет итеп калага баралар. Алар хыялларының чынга ашмаячагын да, «кара сакалының кая барса да өстенә менеп атланганын» да аңлыйлар, шулай да аларда «хәлсез көлсыман тузан» кебек, зәгыйфь кенә, өметсез өмет чаткысы да бар. Р.Бикмөхәммәтов, Р.Нәфигов: «Бу картинаны язучы Россиядә яшәүче халыкның авыр тормышын, илнең социаль хәлен күрсәтү максаты белән алган», — дип карыйлар. Ләкин, безнең карашыбызча, бу юл Габдулланың киләчәк тормышына метафора булып килә, бу әле шагыйрь үтәсе юлның, кичәсе сират күперенең башы гына булуына ишарә ясый.
Романда кулланылган психологик чараларның тагын берсе — фольклор элементлары. Язучы геройның рухи дөньясын ачуда халык җырларыннан да иҗади файдалана. Фольклор элементлары романда кулланылган психологик чараларның берсе булып тора. Бигрәк тә:
«Кая барсаң да ай бер кояш,
Күбәләктәй газиз җанга көч…»
җыры еш кабатлана. Халык җырларына мөнәсәбәттә дә роман шагыйрьнең үз лирикасы, иҗаты белән үрелеп китә* (* Морадымов Н. Проблема эпохи и героя в творчестве А.Файзи. Автореф. диссерт.). Бу элемент шагыйрьнең рухи дөньясын, җанын ачып салуга иҗади чыганак ролен үти. Халык моңын, йөрәк тавышын берләштергән шушы халык җыры Габдулланың якын кешеләреннән аерылу моментында, иң авыр вакытларында яңгырый һәм укучыга яралы йөрәгенең сызлануларын, ятимлек ачысын җиткерә, җанын ачып сала, аның каһәрле язмышын кисәтә.
Автор романда психологизмны көчәйтүдә, барыннан да бигрәк, эчке монолог алымын яратып куллана. Ә.Фәйзи, балаларның яшь үзенчәлекләрен оста тоючы буларак, нәни Апушның тормышны кабул итү, тою рәвешен, тормышка мөнәсәбәтен, шуның тәэсирендә бала күңелендә туган уй-фикерләрне тиешле кимәлдә бирә. Билгеле, нәтиҗәләр ясау процессы әзер хәлендә укучыга җиткерелми, ә бәлки, бала күңелендәге фикри уйланулар нәтиҗәсе буларак туа. Самими бала баһадир Нигъмәтулланың кәрлә Садыйк сугуына риза булуының, Вәли абзыйның «ватам тәрәзәңне» дип җикеренеп йөреп тә, шул килеш сүнүенең сәбәпләрен аңлый алмый газаплана, мең төрле сорауга җавап эзли. Бала күңелендә фикер йөртә, нәтиҗәләр ясый. Ул Нигъмәтулланың сүзсез калуын «әле аның ачуы гына килеп өлгермәгәнгә» юрап калдыра, «менә аның ачуы бервакыт килеп җигәр дә, ул бөтен дөньяны дер селкетер әле». Бу сүзләрнең асылында тирән мәгънә ята. Бала күңеле бөтен тарихи процессны иңләп алган мондый прогнозны ясау, уйлау сәләтенә ия түгел әле. Габдулланың нәтиҗәләр чыгару моментында автор үзе дә кушылып китә һәм Тукай образын тагын да югарырак күтәрә. Габдулла күңелендә барган әлеге психологик бәрелешләр, романның сюжетына психологик төсмерләр биреп кенә калмый, ә бәлки, геройның эчке табигатен, шәхси һәм иҗади тормышындагы төп штрихларны ачуга китерә.
Автор Габдулланың балачагын коры сурәтләүне максат итми, ә шул балачак шуклыклары, уйланулары аша Тукайның бөек шәхесен ачуны, иҗатының төп сыйфатларын, юнәлешләрен билгеләүне үз алдына куя. Менә шул бала җанын сурәтләве, психологик чалымнар ярдәмендә аның киләчәк тормышын, иҗади сыйфатларын ачарга омтылуы белән Ә.Фәйзи Фрейдка якыная төшә.
Башта ике сюжет сызыгы — иҗтимагый-сәяси вакыйгалар, халыкның яшәү рәвеше һәм Габдулла образының үсеше — параллель алып барылса, Җаек чорында алар бергә керешеп китә, ул тулы канлы тормыш белән яшәүче яшь шагыйрь булып күз алдына килеп баса. Тукайның төп драмасы — шул чор тәртипләре, заман сулышы белән килешә алмавы, урта гасыр суфыйчылык, рус, көнчыгыш әдәбиятлары, Байрон, Гейне, Шекспирларның тәэсире* (* Нигматуллина Ю. Полилог культурных традиций в татарской литературе нач. XX века / Типы культур и цивилизаций в историческом развитии татарской и русской литератур. — Казань, 1997. — 117 б.) кебек төрле катламнардан торган иҗаты реаль сурәтләр аша ачыла төшә. Бу өлештә эчке монологлар төп рольне уйнамый. Тукайның психологик кичерешләрен, рухи дөньясын ачуга икенче бер яңа алым ярдәмгә килә: аның эчке дөньясы тирә-юнендәгеләр белән аралашуында, аларның шагыйрьгә мөнәсәбәтендә ачыла. Бу алым Тукай шәхесен киңрәк планда күзаллауга этәрә, әлбәттә, әсәр тукымасын баетуда портрет, мимика, сүзсез хәрәкәтләр дә сизелерлек роль уйный.
Тукай образын ачуда автор шартлы символик эпизодларга да мөрәҗәгать итә. Романда Тукай иҗатының һич тә очраклы булмавын, тирән мәгънә салынган меңләгән шигырь, мәкаләләрдән торган иҗади тауның балачактан ук күтәрелә баруын күрсәтүче эпизодлар да бар, бу күренешләрне автор юкка гына әсәр тукымасына кертеп җибәрми. Яңа Бистәдә Габдулланың Каюм Насыйри белән очрашуы — шундый эпизодларның берсе. Нәни Апуш башына камчат бүрек кигән, таякка таянган бу кешене үзенә карандаш бүләк итүче гади бер бабай дип кенә кабул итә. Ләкин аның төп идеясе безгә — укучыларга юнәлтелгән. Р.Нәфигов хаклы рәвештә аны: «каләм бүләк итеп, К.Насыйри булачак шагыйрьгә, яңа тарихи шартларда яңача дәвам итү өчен, мәгьрифәтче-демократларның фикерләрен мирас итеп калдыра»,* (* Нәфигов Р. Күрс. мәкалә.) — дип карый. Әйе, автор татар әдәбиятында традицияләрнең дәвам иттерелүен, буыннан-буынга тапшырыла килүен символлаштыра, булачак шагыйрьгә олы әдип, татар халкының киләчәге өчен җанын да кызганмаган К.Насыйриның хәер-фатихасын тапшыра, һәм шагыйрь бөтен гомере буена аның «Каләм белгел, каләм изгегә тартыр, каләм белгән кешенең фәһеме артыр» кебек мәгърифәтчелек рухы белән сугарылган васыятенә тугрылыклы кала.
Язучы романда кабатлауларны яратып куллана һәм һәр кабатлавы эпизодның, сүзнең эчке мәгънәсен, фәлсәфи тирәнлеген көчәйтә төшә. Шушы мәгънә салынган сүзләр әсәр ахырында инде формалашып килүче яшь шагыйрь Г. Тукайга К.Насыйриның дусты Сергей Константинович тарафыннан әйттерелә: «… бу яшьләр миңа аныкы (К.Н-кы) гына түгел, бөтен татар халкының яше сыман булып тоелды. Менә шулай, минем якын дустым, мин — карт рус һәм син — яшь татар, туганнар бергәләп бу яшьне сөртергә һәм мәңгегә сөртергә тиешбез.
Габдулла Яңа Бистәдә Вәли абзыйлар күршесендә яшәүче Григорий авызыннан җиде баҗа турында хикәят ишетә. Бердәмлекләре булмау аркасында бер-берсен бүредән ашатып бетергән кияүләр турындагы әлеге кыйсса аны бик тәэсирләндерә. Бала аңында «ни өчен» дигән сорау туа, ул йоклап китә аямый шуңа җавап эзли. Бу хикәя асылда татар халкының язмышы, характеры турында, аның төп мәгънәсе, максат-идеясе халыкны бербөтен катлау буларак туплауга кайтып кала. XX йөз башы татар әдәбиятының төп мәсләге булган әлеге берләштерү идеясе киләчәктә шагыйрь иҗатында бөтен тулылыгы, тирәнлеге белән ачылачак.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтә алабыз: романда төп герой Тукайның иҗтимагый һәм милли үзаңы уяну, шагыйрь һәм шәхес булып формалашу процессы, субъектив дөньясы тарихи шартларда ачылып кына калмый, ә тышкы социаль факторлар нәтиҗәсендә үсеш-үзгәрештә бирелә. Бу — язучы Ә.Фәйзинең уңышы да, табышы да. Реаль тарихи шәхесне чагылдыру принциплары, психологик алымнары белән роман А.Толстойның «Петр I» әсәренә якын.
Югарыда тикшеренүләрдән күренгәнчә, аңа шөһрәт алып килгән иң күләмле әсәре — «Тукай» романы -шагыйрьгә, поэзиягә багышланган»* (* Галиуллин Т. Чор турында җыр / Социалистик реализм юлыннан. — Казан, 1977. – 213 б.), — диюдә зур хаклык бар. Тыгыз язылган поэма кебек җыйнак* (* Хәким С. Тукай // Совет Татарстаны. — 1953. — 15 январь.), әмма тирән мәгънәле романы белән Ә. Фәйзи безгә дәшә сыман: Тукайның тормышы, иҗаты тулы канлы, милләткә мәхәббәт белән ул мәңге яшь. Ләкин, ни кызганыч, роман төгәлләнми кала. Аның икенче китабы исә шагыйрьнең Казан чорына — шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе булып җитлеккән дәверенә — багышланырга тиеш була. Ә.Фәйзи 1956 нчы елда Н.Васильевка язган хатында болай ди: «Тукай» романының икенче һәм соңгы китабы 1905 нче елдан 1913 нче елга кадәр булган чорны үз эченә ала, ягъни, әсәрнең баш герое Г.Тукай үлгән ел белән төгәлләнә. Ул, беренче китап кебек үк, өч кисәктән торачак: 1) Уральск, 2) Казан, 3) Казан. Беренче китапта күренгән төп геройларның үсеш юлы икенче китапта да дәвам итәчәк, яки алар турында мәгълүмат романның башка геройлары тарафыннан бирелеп барачак»* (* Фәйзи Ә. Хатлар. Н.В.Васильевка / Әдипнең эрудициясе. — Казан, 1973. — 310 б.).
Ләкин әдипнең фикер агымы тора-бара үзгәрә. Ул архивында сакланган 1957 елгы бер документта: «…Мин, гомер булса, бу романны төп геройның — Г.Тукайның — үлеме белән бетермәскә, аны Бөек Октябрь революциясе көннәренә кадәр дәвам иттерергә телим. Тукайларның, Ямашларның башлап куйган юллары Камаллар, Ибраһимовлар, М.Вахитовлар артыннан дәвам иттерелә»* (* Ф. 101, о.1, п.И.), — дип яза.
Ә.Фәйзи гомеренең азагына кадәр шул икенче — төп китабына — материал туплаудан тукталмый. Ләкин, рәхимсез үлем арага кереп, бу хыял тормышка ашырылмый кала. Шулай да әдипнең үләр алдыннан язган иң соңгы шигыре язылмый калган китапның эпилогы кебек яңгырый сыман:
Белмим, кайсы таулар күкрәгеннән
Һәйкәлеңнең ташы, тимере, —
Тик син үзең халык йөрәгеннән,
Халык мәхәббәте — синең исемең,
Халык гомере — синең гомерең.*
(* Фәйзи Ә. Әсәрләр. 5 томда. I т. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. — 312 б.)
Уйлануларыннан күренгәнчә, Ә.Фәйзи ачык калган китап битләренә дә шушы олы мәгънәне салган булыр иде. Илаһи сулыш белән иҗат ителгән, Тукай кебек олы шәхескә шигъри һәйкәл булган романны төгәлләү, шагыйрь шәхесен бөтен тулылыгы белән әдәбиятта гәүдәләндерү — яңа буын язучылар кулында.
(Чыганак: Тукай укулары: Чыгыш материаллары. Апрель, 1999 ел. (Казандагы Г.Тукай Әдәби музее Тукай җәмгыяте). – Казан, 2000. – 161 б.)