ТАТ РУС ENG

Казанда «Тукай Петербургта» күргәзмәсе ачыла

Фото: tatspb.tatarstan.ruФото: tatspb.tatarstan.ru

29 сентябрьдә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай Петербургта» күргәзмәсе ачыла.

Быел җәй көне бер төркем рәссамнар Тукай эзләре буйлап Санкт-Петербургта иҗади сәфәр кылган иде. Әлеге «Тукай Петербургта» иҗади проекты белән Г.Ибраһим исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова җитәкчелек итте. Проектта Татарстанның Казан, Яшел Үзән, Алабуга, Чаллы шәһәрләрендә һәм шулай ук Чиләбе, Петербургта яшәүче рәссамнар катнашты. Алар арасында Илгиз Исхаков, Катерина Фехер, Сергей Царев, Анатолий Крылов, Ирина Антонова, Галина Анютина, Хәмзә Шәрипов һ.б. кебек рәссамнар бар.

Татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) 1912 елда Россиянең берничә төбәгенә сәяхәт кылганы билгеле. Ул Уфа, Петербург һәм Троицкига бара. 2022 елда Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай Троицкида» дип аталган күргәзмә оештырылган иде инде. Анда рәссамнар Троицкида Тукай эзләрен барлаган картиналарын тәкъдим итте. Быел рәссамнарның Санкт-Петербургка баруы – шул проектның дәвамы. Тукай Петербургта татар яшьләре, журналистлар белән очрашкан, «Нур» газетасы редакциясендә булган. Аның Төньяк башкалага сәяхәте турында «Мәкаләи махсуса» мәкаләсеннән укып була. Замандашлыры да истәлекләр язып калдырган.

 

28.09.2023. Tatspb.tatarstan.ru

Комментарий язарга


*