ТАТ РУС ENG

Хәйбрахманов Рөстәм Наҗар Нәҗми иҗатында Габдулла Тукай традицияләре


Даһи шагыйребез туган көннәрдә аның вафатыннан соң Казан гәзитләренең берсендә чыккан мәкалә сүзләре искә килә: «Татарлар Тукаев йөзендә иң бөек милли шагыйрьләрен югалтты». Чыннан да, Тукай үз иҗатының куәтле һәм көчле мәлендә дөнья куйды. Әмма аның моңлы шәхесенең нуры XX йөз татар шигъриятенең һәр әсәренә иңде. Тукай сипкән орлыклар Хәсән Туфан, Һади Такташ, Муса Җәлил, Сибгат Хәким, Роберт Миңнуллин, Илдар Юзеев, Равил Фәйзуллин, Мөдәррис Әгъләмов иҗатында чәчәк ата. Ә инде «Тукайның иң якын һәм иң сәләтле шәкертләренең дә иң остасы кем соң?» дигән сорауга «Нәҗми» дип җавап бирсәк, ялгышмабыз!
Әйе, Тукайның моң-фикерләре, еллар, аралар аша килеп, хәзерге татар-башкорт әдәбияты аксакалы Наҗар Нәҗми иҗатында кайтаваз булып яңгырый.
Татарстанның Габдулла Тукай, Башкортстанның Салават Юлаев, Россиянең Максим Горький исемендәге бүләкләре иясе, Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми 1918 елның 5 февралендә Башкортстанның Дүртөйле районына караган Миңеште авылында туа. Беренче әсәрләре 30 нчы еллар азагында дөнья күргән булса да, шигърият белән җитди шөгыльләнүен Нәҗми сугыштан кайткач, Башкорт дәүләт педагогик институтын тәмамлап килгән елларында башлый. «Бала чакта йөрегән урман суларына ашкыну («Саумы авылым»), мәрхүм атасының эзләрен эзләү («Әти кабере янында») — башлангыч чордагы иҗатының мотивлары шулар»(1). Шигырьләренә салынган идеяләре һәм иҗади алымнары белән Наҗар Нәҗми шул вакытта ук үзенең Тукай шәкерте икәнлеген әйтте. Ләкин «Тамчылар» (1950), «Көтелмәгән яңгыр» (1960), «Җир һәм җыр», «Сөю сүзләре» (1962) җыентыкларындагы шигырьләрен тоташ Тукайга ияреп язылган дию дөрес булмас иде. Нәҗми, остазының сурәтләү чараларын калып итеп, Тукай идеяләрен үстерә, аларга фәлсәфи тын кертә. Мисал өчен шагыйрьләрнең ике әсәрен чагыштырыйк.

Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың.
Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә, ындырың,
Һәр фосулы әрбагаң: җәең, язың, көзең, кыш көнең;
Барча, барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың.
(«Туган җиремдә», 2, 112 б.) һәм

Иңләп-буйлап чыга алмаслык үзен,
Кар-буранлы, якты кояшлы,
Гайрәтле һәм көчлеләрдән көчле
Зур адымлы һәм киң колачлы.
Башкаларга, юк, ул охшамаган,
Һәм үзенчә ата таңнары.
Җәйләре — җәй, кышлары — кыш аның,
Көзләре — көз һәм яз — язлары.
(«Туган ил турында сүз», 3, 131 бит)

Күрүебезчә, Нәҗми Тукай моңнарын заманча яңгырата. Тукай фикерләренә галәм киңлекләреннән карый.
Тукай образлары Нәҗми шигырьләрендә яңара, көтелмәгән мәгънәгә ия булып китә.
 
Дөньяның тар читлегендә
Очты бары күңелем кошы.
Шундый булып туганмынмы,
Тормышмы әллә шулай кушты.
(«Карлар ява», 4, 264 бит)

Ләкин Нәҗмине Тукай шигъриятенә хыянәт итүдә гаепләү урынсыз. Замандашыбыз үз остазын һәрчак хөрмәтләп телгә ала. Тукай Наҗар Нәҗми өчен иҗади идеал буларак кына түгел, кабатланмас шәхес буларак та кадерле.
«Булгандыр бит» шигыреңдә берчә асраулыкта да җиргә ятып калмаган маһирлек алдында баш иеп, берчә Тукайның данына дусларча көнләшеп:

…Сатылырга бүген әзермен,
Тукай чыкса миннән иртәгә.
«Я кем ала?» Сезгә кирәкмәсәм,
Мин тукталам табып мәрхәлә.
Аһ, алай да килми кешегә
Шагыйрь дигән бөек мәртәбә, (5, 44 бит) –

дип яза Нәҗми.
Тукай исеме Нәҗми өчен, Казан, Идел, Печән базары, Болак, Ирек мәйданы белән бергә, газиз татар иленең символы булып тора. («Париж өстендә»), шигъри маһирлекнең, мыскалы булып та («Чит тел аша»), илаһи поэзия иленең, җирдәге вәкиленең гәүдәләнеше булып та («Казанның татар зиратында») тора.
Ә инде Нәҗминең «Татар теле» — Тукай рухына мәһабәт һәйкәл ул! Бу әсәрендә автор туган телебез язмышын Тукай язмышына тиңли һәм шагыйрьгә илһам биргән телнең яшәүгә, киләчәккә атларга хаклы булуы турында саллы сүзен әйтә.

Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс Тукай теле.
(5, 28 бит)

Нәҗминең бу әсәре Тукайның «Туган тел» шигыренең дәвамы булып тора дисәк тә ялгыш булмас. Автор Тукай фикерләренә бүгенге көн күзлегеннән карап, «әткәм-әнкәмнең» теленең «дуслык теле» булырга да тулы сәләте һәм хакы барлыгын ачык дәлилли.
Гомумән, Тукайның «Туган тел»е Нәҗми өчен өлге булып тора. Үзенең иң камил әсәрләренең берсенә — «Иблис» поэмасына — халык җырына әверелгән бу шигырьне ул, туган илнең билге-образы дәрәҗәсенә күтәреп, «иблислекне» дә җиңә алучы көч итеп кертә.
Наҗар Нәҗми — Тукайның иң сәләтле дәвамчыларыннан берсе. Моны шагыйрь үзе дә, Т.Галиуллин (6), Г.Рәхим (7) кебек абруйлы тәнкыйтьчеләр дә исбатлады. Шигърияте күптән инде татар-башкорт әдәбиятының алтын классикасына әверелсә дә, әдип жанр, образ, әсәр шәкеле өстендә туктаусыз эзләнә, Тукайдан алган илһам нурын түкми-чәчми яшь шагыйрьләргә өләшә.

 

Әдәбият

1.    Башкорт әдәбияты тарихы. Алты томда. 5 том. — Уфа: «Китап», 1997. — 347 б.
2.    Тукай Г. Әсәрләр. Дүрт томда. 1 том. — Казан, 1975.
3.    Нәҗми Н. Әсәрләр. Өч томда. 1 том. — Уфа, 1977.
4.    Нәҗми Н. Якынаю. — Уфа: «Китап», 1994.
5.    Нәҗми Н. Сиңа барам. — Казан, 1988.
6.    Галиуллин Т. Тукай һәм XX гасыр татар поэзиясе / Тукай  һәм  XX  гасыр  мәдәнияте.   Шагыйрьнең   110 еллыгына   багышланган   халыкара   конференция материаллары. — Казан, 1997. — 27 б.
7.    Рәхим Г.Моңнар шагыйре / Нәҗми Н. Сиңа барам. — Казан, 1988. – 3 б.

 (Чыганак: Тукай укулары: Чыгыш материаллары. Апрель, 1999 ел. (Казандагы Г.Тукай Әдәби музее Тукай җәмгыяте). – Казан, 2000. – 161 б.)



Комментарий язарга


*