Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда 25 октябрьдә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Нурихан Фәттахның тууына 95 ел тулуга багышлаган әдәби-музыкаль кичә була.
Кичә «Нурихан Фәттах Казаны» музыкаль пластик композициясе белән башланып китәчәк. Казан театр училищесының III татар курсы студентлары (остазлары – Татарстанның атказанган артистлары Илнар һәм Лилия Низамиевлар) һәм Казанның К.Тинчурин, Г.Кариев театры артистлары катнашында язучының әсәрләреннән өзекләр уйналачак. Шулай ук Нурихан Фәттах әсәре нигезендә 2023 елда төшерелгән «Кырык дүртнең май аенда» фильмыннан өзек күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
«Нурихан Фәттах-95» кичәсендә күренекле шагыйрьләр, язучылар, әдәбият галимнәре, тарихчылар чыгыш ясаячак. Резедә Төхфәтуллина, Муса Камалов халык җырларын башкарачак. Искә алу чарасын К.Тинчурин театры артисты Резедә Сәлахова алып барачак.
Күренекле язучы, татар әдәбиятында беренче тарихи романнар авторы Нурихан Фәттахны искә алу кичәсен ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее, Габдулла Тукайның әдәби музее, ТР Язучылар берлеге, Казан театр училищесы оештыра. Кичәнең режиссеры – Александр Далматов, хореографы – Г.Камал театры актеры Артур Шәйдуллин.
Габдулла Тукай музеенда шулай ук рәссам Руслан Ибраһимовның Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романына багышланган күргәзмәсе ачыла.
Нурихан Фәттах 1928 елның 25 октябрендә Башкортстанның Яңавыл районындагы Күчтавыл авылында туа. 1946 елда Яңавыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1953 елдан профессиональ язучылык эшенә күчә.
Нурихан Фәттах 1955 елда студент тормышын чагылдырган «Сезнеңчә ничек?» романын тәмамлый. 1962 елда язучы «Бала күңеле далада» исемле зур романын яза, һәм берничә елдан соң аның «Мөдир Саҗидә» исемле повесте дөнья күрә. 1960нчы еллардан башлап Нурихан Фәттах үзенең төп игътибарын тарихи әсәрләр ягына таба юнәлтә. Әдип «Ител суы ака торур», «Сызгыра торган уклар» романнарын, «Кол Гали», «Сармат кызы Сәринә» сәхнә әсәрләрен, «Ерак гасырлар авазы», «Шәҗәрә» исемле фәнни хезмәтләрен язып, татар әдәбиятында күтәрелмәгән тарих темасын яктырта. Нурихан Фәттах 2004 елның 18 февралендә Казанда вафат була.
19.10.2023. Рузилә Мөхәммәтова, Тatar-inform.tatar