30 октябрьдә Казанда күренекле язучы, әдәбият галиме, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллинның 85 яшьлек юбилеена багышланган кичә була.
«Гомер тәлгәшләре» дип аталган әдәби-музыкаль кичә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак.
Филология фәннәре докторы, профессор Тәлгат Нәбиулла улы Галиуллин 1938 елның 22 июлендә Татарстанның Нурлат районы Кычытканлы авылында туа. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. 1965 елда Алабуга шәһәрендәге педагогия институтында татар һәм рус әдәбиятларын укыта башлый. 1970 елда «Хәзерге татар поэзиясе һәм халык иҗаты» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, ул 15 ел буена институтның ректоры булып эшли. 1988 елда аңа Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге нигезендә татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын оештыру эшен тапшыралар. 1989-2000 елларда шул факультетның деканы, 1989-2008 елларда татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы мөдире вазифаларын башкара.
Тәнкыйтьче буларак, Тәлгат Галиуллинның исеме матбугатта 1960нчы еллар уртасында күренә башлый. 70нче елларда ул татар поэзиясенең сугышка кадәрге чорын өйрәнә. Үткән мирасны җентекле тикшерү белән бергә, 80нче еллардан башлап төп игътибарын агымдагы әдәби процесска юнәлтә. «Безнең заман үзе җыр» (1982), «Шагыйрьләр һәм шигырьләр» (1985), «Дәвамлылык» (1987), Мәскәүдә рус телендә чыккан «Исәнме, шигърият!» («Здравствуй, поэзия!») (1987), «Илһам чишмәләре» (1988), «Гомер учагы» (1991), «Шигърият баскычлары» (2002), «Шәхесне гасырлар тудыра» (2003), «Әдәбият – хәтер хәзинәсе» (2007) китаплары – шул эшчәнлекнең нәтиҗәләре. 90нчы елларда үзен документаль һәм сәнгатьле проза жанрларында да каләм остасы итеп таныта. «Замана балалары» (1993) һәм «Дәгъва» (1995) исемле документаль-публицистик китапларында әдип Татарстанның җитәкче даирәләре турында, исемнәрен әйтеп һәм кылган гамәлләрен бәян итеп, күңелендә туган уй-фикерләре, хатирәләре белән уртаклаша. Язучының 1997-1998 елларда басылып чыккан һәм демократик үзгәрешләр чоры вакыйгаларын, шул вакыйгалар фонында кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, әхлак мәсьәләләрен реалистик рухта тасвирлаган «Тәүбә» (1997) һәм «Элмәк» (1998) исемле романнарын әдәби җәмәгатьчелек татар прозасындагы бер яңалык итеп каршылады. «Тәүбә» романы өчен Тәлгат Галиуллин 1997 елда ТР Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек булды. «Төнге юллар» исемле яңа романы да алдагы ике әсәрендә күтәрелгән темаларны дәвам иттерә һәм уртак каһарманнары, берсе икенчесенә ялганган эзлекле вакыйгалары аша өчесе бербөтен эпик әсәр – трилогия төсен ала. «Сәет Сакманов» исемле роман-трилогиясе (2005) хәзерге яшәешебезгә багышланган күренекле әсәрләрнең берсе буларак таныла. Укучыларга автобиографик характердагы «Гомер тәлгәшләре» (1997-1998) дигән хатирәләр китабы авторы буларак та билгеле.
Тәлгат Галиуллин «Мөхәммәт Мәһдиев Йолдызлыгы» роман-эссесы, «Китек көзге» китабы, «Мы – потомки страны Тартария» әдәби-тәнкыйди басмасы өчен 2019 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
20.10.2023.