ТАТ РУС ENG

Поварисов Суфиян Татарның бөек уллары

Тел — милләт көзгесе. Милләтебезнең бөеклеген сүз сәнгате осталары теле аша да күрсәтергә вакыт җиткәндер.




Шагыйрьнең тел гәүһәрләре


Тукай! Бу сүзне ишетү белән күңелдә ниндидер илаһилык, шәүкәтлелек, рух нуры барлыкка килә. «Синең шигырең якты кояш кебек», дигән иде ул Пушкин шигырьләре турында. Лермонтов поэзия күгендә Байрон югарылыгын яулау максатын куя. Тукай аның шушы сүзләрен эләктереп ала. Соңга таба аның фәлсәфи-шигъри фикер йөртү офыклары даирәсендә Пушкин, Лермонтов, Тукай өч йолдыз булып кабына. Кояш, Йолдыз, Җир йөрәген халык йөрәге белән бәйләү осталыгына иреште Тукай! 

Яктылык югарыдан төшә. Ул яктылык эчендә мөбарәк тәсбих төймәләредәй төзәлеп киткән бәхет бар, имеш. Күктә, югарыда ни генә булмас, очсыз-кырыйсыз күк бит ул. Шигърият гәүһәрләрен күк тәхетеннән, гарьше-көрсидән, аның аръягыннан да эзли Тукай. Җир белән Күк йөрәге мәхәббәт чылбыры белән тоташ икәнлекне тоя ул. Аның бөек, шөһрәтле талантын аңлап, әллә табигать үзе бүләк иткән аңа серле-сихри шигърият көчен, мәллә кайнар хис-тойгысы, аң акылы, йөрәк ярсуы белән үзе бөреп кергән шигърият гәүһәре тулы табигать дөньясына. Ул бит күңелен ерак-ерак тарих төпкеленә сәяхәт иттерә. Ерак ата-бабаларыбызның поэтик фикерләү тамырын эзли. Тамыры нинди — кәүсәсе шундый. Кәүсәсенә карап ботак җибәрә агач. Нык ботак шаулап яфрак яра. Поэзиянең тамыры — җир йөрәгендә. Кәүсәсе — халкыбыз күңелендә. Ботаклары шаулап яфрак ярган. Шул яфраклар санынча хәзерге шагыйрьләребез. Әмма Тукай поэзиянең алтын баганасы булып кала килә. Тукай Байрон, Пушкин, Лермонтовлар поэзиясе белән рухлана. Көнчыгыш әдәбиятыннан шигъри азык ала. Әмма төрки телле халыклар шагыйрьләре соңынан Тукайның үзеннән өйрәнәләр. Бу нәкъ кояшның җирдәге суларны парландыра-парландыра алып, аны үзенә кирәк шифалы яңгыр итеп, бүләк сыйфатында кайтарып биргән кебек. Кырыс җиле белән көрөшө-керәшө Тянь-Шань таулары куенында яшәгән кыргызлар арасында да, Казахстан далаларында да, Үзбәкстанның эссе кояш нурларында да Тукай моңы яңгырый. Күңелендәге шигъри моңын былбыл итеп очырды ул шул якларга.

Дөньяда бөтен нәрсә үзгәрештә. Телне каләм осталары үзгәртә. Әсәр тукымасында сүзләр дә, заман дулкынына йотылып, көтелмәгән ягы белән өйләнә. «Сабыр төбе — сары алтын» дигәнне Тукай менә ничек үзгәртә: «Сабырлык төбе — сары алтын, дигән булалар. «Шура» идарәсенең 75әр тиен генә бәһа биреп, «Басмаган шигырьләр мәҗмугасы» вә «Тиле ярышы» кеби чүпләр таратуына милләт сабыр итсә дә, сабыр төбеннән сары алтын түгел, сары бәрәңге дә чыкмый әле» («Фәлсәфи сүзләр»).

Әсәрнең идея-эчтәлегенә, ул чагылдырган чорга, үзенең эстетик идеалына яраклаштырып үзгәрткән, үзе дә яңаларын иҗат иткән мәкаль-әйтемнәр күп Тукай әсәрләре тукымасында. Мәкальләргә якын торган фразеологик тәгъбирләр дә бихисап. Аларны галимнәр «катып калган» тел берәмлекләре дип исәпли. Трай тибү, салпы якка салам кыстыру, җиң салындыру кебекләре чыннан да «катып калганнар». Ләкин дөньяда катып калган бер генә җисем, күренеш тә юк. Фразеологик тәгъбирләр дә шулай. Үзгәрә. Яңартыла. Нәфис сүз сәнгате осталары аларның яңадан-яңаларын иҗат итә. Роберт Бикмөхәммәтов «Поэзиябезнең сулмас чәчәкләре» дигән хезмәтендә (Казан, 1960) егерменче гасыр башында, ягъни милли әдәби тел оешкан-формалашкан чорда, татар фразеологиясен иң нык эшкәртүче итеп Тукайны күрсәткән иде. Ул чыннан да шулай. «Өзелгән өмид» дигән шигырендә генә дә 30дан артык фразеологик тәгъбир бар. Шуларның дүртесе — халыкныкы яки традицион, өчесе — үзгәртелгән яки трансформацияләнгән, 24е —Тукайның үзе иҗат иткән яки индивидуаль фразеологик тәгъбирләр.

Үзгәртү әсәрнең эчтәлегенә, ул чагылдырган тарихи шартларга бәйле. Әйтик, күп ыру, кавем, кабилә, халык нигезендә, утлы-давыллы каршылыкларны җиңә-җиңә, шөкер, егерменче гасыр башында татар милләте оешып ала. Әгәр шулай булмаса, Тукай бу шигырендә милли агач дигән фразеология иҗат итмәс иде:

«Күпме моңлансам кунып милли агачлар өстенә, барысы корган, бер генә юк җанлысы, яфраклысы».

Милләтнең тамыры ерак-ерак гасырлар төпкелендә икәнлекне аңлый Тукай. Бу тамырны кырмыска оясы урынына туздырырга күпме генә тырышмасыннар, кәүсәсенә канлы балта белән күпме генә чапмасыннар, бөтенләй үк имгәтә алмадылар барыбер. Традицион эпитетларны мәгънә, өслүби, сүз-сурәтлелек, эмоциональлек, экспрессивлык максатларда үзгәртү-трансформациялөү поэзиябезнең чишмә башы булган «Кыйссаи Йосыф»тан ук килә. Бу шул вакытта гына түгел, аңа чаклы гасырлар-гасырлар элек үк, бик борынгы кавем ата-бабаларыбызның сәнгатьле сөйләмгә, образлы фикер йөртүгә оста булулары турында сөйли.

«Кыйссаи Йосыф»тагы гәүһәр яшь Тукайда да бар. Тукайда аның стилистик-экспрессив канаты тагын да киңрәк. Чөнки ул мәхәббәт тойгылары, интим хисләр белән генә чикләнми, аның эчке мәгънәсе, сүз-сурәтлелек нигезе, эмоциональлек табигате шагыйрь яшәгән чор, андагы сәяси-иҗтимагый, тормыш-көнкүреш хәлләре белән генә дә түгел, шагыйрьнең эстетик идеалында даими булып торган гөнаһсыз дөнья, тәңре хөкеме белән дә бәйле: 

Кичерелсәче, тәңрем,

бәгърем, әти, әни, 

Дәү әнием, апайларым, бабай, әби; 

Хозурында гәүһәр яшем

түгел телим, 

Кабул әйлә, тәңрем, әле мин бик «нәни». Тукайның күп кенә сүз бизәгечлөре татар кызларын мәхәббәт күленә манып алган дәрәҗәдә матурлый: оҗмах куен, мәрмәр муен, зөбәрҗәт күз, тәмле сүз, татлы сүз, кәүсәр ирен, нечкә бил, чулпан кыз һ. б. Шуның белән бергә, Тукай иске карашлы, монафыйк, алама затларның эчке дөньясын, рухи халәтен кире хис-тойгы уята торган эпитетлар белән дә сыйфатлый: гөмбә баш, соры корт, чебен җан, чүмеч баш, иләк авыз, таш йөрәк һ. б.

Казах акыны Абай: «Сүзнең эче — алтын, тышы — көмеш», дигән. Алтында тирән акыл, көмештә тышкы ялтыравык булу турында уйлагандыр ул. Тукай әсәрләре тукымасына тукылган сүз гәүһәрләрендә дә шушы үзенчәлек бар бит. Шулай да татарның бай чагыштырулар дулкынында киң колач алып, бик оста, соклангыч өлгер йөзә белде Тукай. Хәер, чагыштыруның үзен дә галимнәр «киң колачлы категория» дип йөртә. Аның киңлеге шунда: ул кулланылмаган бер генә фән дә юк. «Чагыштыру — танып-белүнең анасы», — дигән борынгылар. Шул үзенчәлеге буенча хәзер ул философия фәнендә чагылыш, сиземләү, танып-белү категорияләре белән беррәттән өйрәнелә. Телчеләр аның нинди лексик-грамматик чаралар, катлаулы синтаксик төзелмәләр белән ясалуына игътибар итә. Әдәбиятчыларны аның образлылык, идеялелек, эмоциональлек хосусияты, эстетик сыйфаты, сурөтләү-тасвирлау чарасы булу үзенчәлеге кызыксындыра.

Борынгылар: «Чагыштыру — танып-белүнең анасы», дигәннәр икән, немецларның аңа үз карашы бар: «Һәр чагыштыру аксый», — ди алар. Французлар исә һәр чагыштыруның дәлилләү була алмавы турында фикер йөртә. Тукайның чагыштыру белән җиңел, өлгер эш итүен мин елына бер генә мәртәбә күренеп китүче Өлкәр йолдызы белән чагыштырыр идем. Г. Тукайның сурәтләү-тасвирлау чаралары бер-берсе белән дә, төрле лексик мәгънәле сүзләр белән дә эчке яктан органик мөнәсәбәткә керәләр. Ул мөнөсәбөтлелектә сүз-сурәтлелек тә, мәгънә дә, хис-тойгы да бар. Алар бер-берсе белән бәйләнә. Поэтика чылбыры дип атарга да мөмкиндер аны. Тукай үзе яраткан мөбарәк тәсвих төймәләре дияргә була. «Мужик йокысы» дигән шигырендә болай ди шагыйрь: «Синең өй балчыктай, бөкрәйгән карчыктай». Бәләкәй өйне тавык кетәгенә охшату әүвөл-әүвәлдән килә. Шулай да бөкрәйгән карчык образлырак. Шул чордагы бөтен ярлылыкны күз алдына китереп бастыра бит ул. «Көзге җилләр»дәге җил бармак белән төртсәң аварга торган бөкре карчыктай өй өчен дә әрнеп җылый бит ул. «Ачлык падишаһ»тагы хәерчелек тә шуның белән бәйләнгән. Менә эштән чыгарылган татар кызы. Ул чатта баганага сөялгән. Аның бөтен кайгысы, йөрәк тетрәнүе, күңел ярасы сары яфракка әверелгән йөзендә чагыла: «Сөялгәнсең чатта баганага, яфрак төсле сары йөзләрең». Яфрак көзен саргая. «Көзге җилләр»дәге җил татар кызының бу авыр язмышы өчен дә җылый. Ачлыктан чебендәй каткан ир, бөкрәйгән карчыктай балчык өй, сары яфрактай йөз — барысы да яралы йөрәкле, авыр язмышлы, караңгы көнле ил фаҗигасе. Тукайдагы яфрак төсле сары йөз — бөтен ил афәтен чагылдырып торучы образ. Чагыштыру өчен алынган өч әйбер-предмет (чебен, өй, яфрак) стилистик яктан әнә нинди киң канатлы Тукайда. Бөтен табигатьнең үзендә дә, аның кочагында яшәгән кешеләр күңелендә дә, югарыда телгә алынган гөл, чәчәк, үләннәрдә дә күпме серлелек, сихрилелек. Карбыз эчендәге бәләкәй генә кара орлыкта да зур тарихи вакыйганы чагыштырып күрсәтү хөсияте яшеренгән икән. «Карбыз — Пуришкевич вә иярченнәренең башы. Эче тулы кара орлык». Халыкта мондый чагыштыру юк. Кем ул Пуришкевич? Дәүләт думасында иң уң канаттагы депутат, монархист. Кыска гына чагыштыру. Ләкин бик серле. Эчендә зур мәгънә. Азатлыкка теше-тырнагы белән каршы торган монархист реакция елларында, җилкәсенә заман бүрәнәсе төшүдән куркып, кызыллана башлый, хөкүмәтне халыкка хөррият бирмәүдә гаепли. Карбызның эче кып-кызыл булса да, ул кызыллык кап-кара орлык белән кәрәзләнгән бит. Кара орлык — кара уй ул. Ил ка ралыгын яшерергә маташучы монафыйк уй. Ә менә кавын — татар гопәмәсенең башы. Аның орлыгында башка хикмәт бар икән: «Кавын — бу җимеш татар голәмәсенең башы». Бу соңгы мисал Тукайның «Хәзер җиләк-җимеш вакыты» дигән әсәреннән алынды. Анда янә чөгендер, бәрәңге, кабак, кәбестә, арыш, бодай, солы, арпа, торма, сарымсак, миләш, шомырт, борчак, җир җиләге, кура җиләге, суган, шалкан кебек җиләк-җимешләр чагыштыру объекты итеп алына. Алар эчендә чагыштыру өчен гаҗәп кызык зәррә, күзәнәк, төртке бар икән. Аларны бөркет күзле, сандугач колаклы Тукай тиз таба ала.

«Гыйшык уты» дигән әсәрендә Тукай әллә нинди, әллә кайдагы әйбер-предметларның эчке һәм тышкы сыйфатларын өйрәнеп чагыштыру ясый: мәскәүески дуга кеби кәкре каш, Сембер заводларында җитешкән чем-кара атлар койрыгыдай озын чәч, кытайский чынаяк төсле зур күзләр, галанский мич кебек йөзләр, Бохара кавыннарыннан да йомры башлар. Җаек, Ырынбур ягыннан килгән куй мае берлән генә майланган сач. Агыйдел камышлары арасына качып чебен аулаган бакалар төсле, Шам шөриф мәдрәсәләре почмагына корылган чаршаулар кеби киң аклы ситсы күлмәк.

Әдәби әсәрләр телен өйрәнү белән мин Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыган елларда кызыксына башладым. Студент чакта «М. Җәлил поэзиясендә чагыштырулар һәм аларның әдәби әсәрнең идея-эчтәлеген ачудагы роле» дигән темага фәнни мәкалә язарга җөрьәт иттем. Аннан әдәби телебезнең энҗе-мәрҗәннәрен, гәүһәрләрен Тукай теле диңгезеннән чүпләргә керештем. Казан дәүләт университетының татар теле бүлегендә профессор Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә аспирантурада укыганда «Татар телендә чагыштырулар» дигән темага кандидатлык диссертациясе язып якладым. Хезмәтнең үзәгендә — Тукайдан алынган мисаллар. Чөнки башкаларның әсәрләреннән эзләгән иң кирәкле чагыштыру формасын табып булмый. Бер генә мисал. А. И. Ефимов «О языке худоэкественных произведе-ний» дигән хезмәтендә урыс телендә синтаксик бөтеннәрдө белдерелгән катлаулы чагыштыруларның 3 төрен күрсәтә. Бармы болар татарда? Шуларны эзләргә керештем. Нәкъ урыс телендөгечә булган 3 катлаулы чагыштыру төзелмәсен Тукайдан таптым.

Фигыльләр буенча гына фикер йөрткәндә дә, татар теленең дөньядагы иң бай телләр сафында торырга хаклы гына түгел, алардан өстен яклары булу турында да әйтә бит Каюм Насыйри бабабыз. Шуларны уйлап, янә җиң сызганып синтаксик бөтеннәрдө белдерелгән катлаулы чагыштыру формаларының яңадан-яңа төрләрен эзләргә тотындым. Чокчына торгач, Тукайдан янә дүртне таптым. Татар телендә, димәк, җидәү икән алар. Менә ниндилөр: тәңгәл чагыштыру, кире чагыштыру, капма-каршы чагыштыру, читләтеп чагыштыру, нәтиҗәле чагыштыру, җәенке чагыштыру, катлаулы чагыштыру. Алар бик күп урынны ала. Шуңа күрә мисаллар китереп тормыйбыз.

Татар теле — бай тел. Шулай түгел икән, Тукай теле бай булмас иде. Тукайга булган мәхәббәтем — татар милләтенә карата булган мәхәббәтем кебек. Тукай теле диңгезенә шул кайнар мәхәббәтем — татар милләтенә карата булган мәхәббәтем кебек. Тукай теле диңгезенә шул кайнар мәхәббәтем белән чумам. Ул диңгез төбеннән алып чыккан тел гәүһәрләрен халыкка бирергә тырышам. «Тукай сатирасында чагыштырулар», «Тукай әсәрләрендә чагыштырулар», «Бәйлекләр ярдәмендә ясалган чагыштырулар (мисаллар Тукай әсәрләреннән)» кебек фәнни хезмәтләр бастырдым. Башкортстан дәүләт педагогия институты (хәзер университет) «Мәктәптә Г. Тукай әсәрләре телен өйрәнү» дигән уку-укыту әсбабымны бастырып чыгарды.

Тел — милләт көзгесе. Милләтебезнең бөеклеген сүз сәнгате осталары теле аша да күрсәтергә вакыт җиткәндер. Кояштай балкыган дүрт зур шәхес турында фикер йөртәбез: урыста — Пушкин, татарда — Тукай, казахта — Абай, әзербайҗанда — Ахундов. Пушкин теле турында дөнья күргән калын-калын томнарның, якланган докторлык, кандидатлык диссертацияләренең саны юк. Сыздыкованың Абай теле турында бастырган хезмәте дә данлыклы. «Тукайның шигъри осталыгы» (Ә. Исхак, Казан, 1963) турында язылды, әлбәттә. Ләкин ул бүгенге көн таләпләре югарылыгында түгел. Тукай теле чын мәгънәсендә тирән, фәнни, лингвистик анализ ясауга мохтаҗ. Шул җәһәттән мин фәкыйрегез Уфада 2004 елда калын гына (12 табак) янә бер хезмәт нәшер иттем. «Г. Тукай поэтикасында чагыштырулар» дип атала ул. Шушы ук елда «Г. Ибраһимов поэтикасында фразеологияләр» дигән китабым да дөнья күрде. Шушы ике хезмәтемдә татар даны нурын төрки даирәсенә генә түгел, әллә кайларга таратучы ике бөек шәхеснең рухи дөньясы, эстетик иманы, милләт каһарманы булу тойгысы, талант ялкыны, йөрәк кодрәте кавыша. Татар сүз сәнгате үсеше ягыннан гына караганда да, ай белән кояш нурында ләззәтләнеп яшәгәнебез кебек, аларның икесеннән дә бертигез рухи шифа алып шатланышабыз. Баланың ата-анага бердәй мәхәббәт вә сөю илә карагандай, Тукай теле турында язам икән — Ибраһимовка, Ибраһимов теле турында язам икән, Тукайга табынам. Чөнки алар бер-берсен тулыландыра. Энҗегә — мәрҗән, мәрҗәнгә энҗе өстәлгәндәй.

Соңгы сүз. Тукайның тел диңгезенә һаман чумам әле. Бер аркылы, бер буй йөзеп, төбенә үк төшәм, уку-укыту әсбабым, «Тукай поэтикасында чагыштырулар» дигән хезмәтем мәшһүр сүз сәнгате остасының талантын бик аз ачыклый әле. Ә инде бу мәкаләдәге мисаллар — Тукай теле диңгезеннән бер тамчы су алып күрсәтү генә. Тукай язы ел да үткәрелә. Яхшы. Әмма Тукай бөеклеге коры сүзләр белән генә аңлатыла. Дөресен генә әйткәндә, аңа да көч-кодрәтебез җитми. Тукайның образлы, сәнгатьле, бай теле — күтәрелмәгән чирәм әле. Мин сөрә генә башладым шикелле. Башкалар да кушылыр, бәлки. Тукайга булган мәхәббәтебезне «коры» сүз белән генә түгел, аңа карата зур иҗтиһадлылык белән күрсәтик!


(Чыганак: Кызыл таң, 13 апрель, 2011)



Комментарий язарга


*