Галимнәр тарафыннан «Кисекбаш» поэмасы ХШ нче гасырга да, ягъни Болгар дәверенә дә, XIV нче йөзгә дә, ягъни Алтын Урда чорына да, аннан соңгырак елларга да нисбәт ителә, ә авторы исә билгесез дип күрсәтелә. Соңгы елларда «Кисекбаш» әсәренең кыйсса варианты да табылды («һәза дастан Кисекбаш»//»Мәүлүд». — Казан: Мөхәммәдвәли Мозаффар угылы Яхинның таш хирфәт ханәсе, 1861.- Б.47-53.). Шушы сәбәпләр «Кисекбаш китабы»н (поэма фәндә «Кисекбаш китабы» буларак аталып йөртелә) яңа табышлар һәм ачыкланылган мәсьәләләр күзлегеннән кабат тикшерүне, аңа яңача бәя бирүне таләп итә.
Әсәр беренче тапкыр 1846 нчы елда ук Казанда басылып чыккан, аңа кадәр халык арасында киң таралыш тапкан (Исламов Р.Ф. Алтын Урда һәм мәмлүкләр Мисыры: язма мирас, әдәби багланышлар.- Казан: «Фикер», 1998.- Б.73.). Октябрь инкыйлабына кадәр төрле наширләр тарафыннан аерым китап итеп кат-кат бастырылып таратылган, татар мәдрәсәләрендә уку-укыту әсбабы сыйфатында файдаланылган. Ш.Мәрҗанинең хәбәрләренә караганда, бу поэма Идел буеннан тыш башка төбәкләрдә очрамый, татарлар арасында гына киң таралыш тапкан борынгы ядкәр (Мәрҗани Ш. Әл-Кыйсмүл-әүвәл мин китабү Мостафадүл-ахбар фи әхвале Казан вә Болгар.- Казан: Б.Л.Домбровский типографиясе, 1897.- Б.15.). Әмма Төркиядә табылган кулъязмасын да искә төшерсәк, әсәрнең таралыш географиясенең киңрәк булуын искәрербез. Урта Азиядә очрамавы да бераз шик тудыра. Асылда галимнәр «Кисекбаш китабы»на Г.Тукайньщ иҗатын өйрәнгәндә үк игътибар итә башлаганнар. Бүгенге көндә дә аның жанрына төгәл ачыклык кертелмәгән, ул хакта каршылыклы фикерләр әйтелеп, ни сәбәпледер әсәрнең үзен анализлауны читтә калдыралар. Г.Тукайның поэмасын анализлауда да фикер белдерүдән узылганы юк. Болар барсы да мәсьәләне бар тулылыгы белән күтәрүне таләп итәләр. Дөрес, «Кисекбаш китабы»ның 19 кулъязма һәм басма вариантларын тел җәһәтеннән тикшереп, Я.С.Әхмәтгалиева һәрьяктан мактауга лаеклы аерым монография дә бастырып чыгарды (Ахметгалиева Я.С. Исследование тюркоязычного памятника «Кисекбаш китабы».- М.: «Наука», 1979.- 191 б.). Галимә шушы китабының 122-181 нче битләрендә «Кисекбаш китабы»ның гарәп графикасындагы критик текстын, транскрипциясен, урысчага юлга-юл тәрҗемәсен, С.Иванов тарафыннан башкарылган урысча шигъри тәрҗемәсен һәм сүзлеген урнаштырган. Бу монография шактый тирәнтен һәм кызыклы хезмәтләрнең берсе булып тора. «Кисекбаш китабы»ның текстын Н.Исмәгыйлев тә «Ватаным Татарстан» газетасының 1992 нче елгы 19 нчы июнь санында бастырып чыгарды. Җыелма хәреф басмалары һәм ташбасма вариантлары нигезендә эшләнелгән текстының хәзерге татар теленә тәрҗемәсе дә аңлатмалар һәм сүз башы мәкаләсе белән Ф.З.Яхин бастырып чыгарды (Әдәби мирас. Дүртенче китап).- Казан: Тат.кит.нәшр., 1997.- Б.5-13.).
Ш.Мәрҗанинең «Кисекбаш китабы» хакында язганнарын Я.С.Әхмәтгалиева аерым игътибарга ала һәм болай дип ассызыклап үтә: «Работа Ш.Марджани интересна еще и тем, что он первым прочел начало дастана как башла гали ‘давайте начнем’. Обращения к автору или герою повествования, как считали другие исследователи, по его мнению, здесь не может быть» (Исследование…- Б.7.). Г.Рәхим һәм Г.Гобәйдуллин «Татар әдәбияты тарихы» (Казан, 1925) хезмәтләрендә «Кисекбаш китабы» дигән мәкалә урнаштырганнар һәм анда әсәрнең авторы Шәмсе Тәрази булырга тиешлеген, әмма аның кем икәнлеген ачыклый алмауларын язып чыкканнар (Г.Газиз, Г.Рәхим. Татар әдәбияты тарихы.- Казан, 1925.- Б.156). 1908 нче елда ук Г.Тукай «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» поэмасын иҗат итә, аның белән бәйле рәвештә, Тукайның иҗатын өйрәнүче галимнәр «Кисекбаш китабы»на да тукталып үтәләр, «Кисекбаш»ның XII нче йөздә үк болгар шагыйре Гали тарафыннан, данлыклы Ф.Гаттар иҗаты тәэсирендә язылганлыгын искәртәләр (Ганиева Р.К. Сатирическое творчество Г.Тукая.- Казань, 1964.- С.44-47. Һ.6.). Борынгы әдәбиятны өйрәнгән галим Ш.Абилов исә «Кисекбаш китабы»н Гали исемле автор язмаган, бу фикер Б.Яфаровның ялгыш нәтиҗәгә бары Г.Рәхимнең бу әсәрне «Кыйссаи-Йосыф»ны язган Кол Галигә нисбәт итәргә мөмкинлеген белдерүенә ияреп язуыннан килә дип белдерә, поэманы оригиналь иҗат җимеше түгел дигән хаталы фикергә дә килә (Абилов Ш.Ш. Литературные версии легенд о «Кисекбаше» и поэма Г.Тукая «Сенной базар или новый Кисекбаш». // Габдулла Тукай.- Казань, 1968.- С. 165.). Бу хезмәткә Я.С.Әхмәтгалиева тукталып узганда болай ди: «Обратившись к двум рукописям памятника «Кисекбаш китабы», Ш.Ш.Абилов выяснил, что в конце них упоминаются различные имена: Шамс Тебризи и Шамс Тарази. Время написания дастана Ш.Ш.Абилов относит к ХIII-ХIV вв. Наши материалы и данные языка также подверждают это предположение» (Ахметгалеева Я.С. Исследование…- С.9.). Әмма галимә икенче бер мәртәбәле хезмәтендә әсәрне ХIV-ХV нче йөзләргә кайтарып калдыра (Әхмәтгалиева Я.С. «Кисекбаш китабы» // Татар әдәбияты тарихы. Алты томда.- Т.1. — Урта гасырлар дәвере.- Казан: Тат.кит.нәшр., 1984.- Б. 273.). «Кисекбаш китабы»н яки ХШ, яисә ХҮ нче гасырларда Көньядә төрек шагыйре Кирдеҗи Гали тарафыннан язылган диючеләр дә бар (Карагыз: Ахметгалеева Я.С. Исследование…- С.10.).
«Кисекбаш» поэмасының 133-134 нче бәетләре мондый юллардан төзелгән һәм әсәрнең авторын билгеләргә мөмкинлек ача кебек:
Мәүланә Шәмсе Тәрази ярына
Син тигвргел гаҗизләр морадына.
Фәгыйләтүн, фәгыйләтүн, фәгыйләт
Пишкадәм остазымның рухы шат.
Автор үзен Мәүланә Шәмсе Тәрази яры дип күрсәтә. Мондагы яры сүзе диндар, дәрвиш мәгънәсендә килгән булырга да мөмкин. Әмма яды сүзе яры дип ялгыш укылмады микән? Чөнки гарәп графикасындагы кулъязмаларда «Дәл» һәм «Ра» хәрефләре язылышта охшашлар, тәҗрибәсезлек аркасында аларны бик җиңел бутарга да мөмкин.
Ә кем соң Мәүланә Шәмсе Тәрази? Бу сорау күп галимнәрне борчыган. Бары тик җавап кына табылмаган. «Бакырган китабы»на кертелгән Шәме Тибризи, икенче төрле имзасы Шәмсетдин Гасый Тибризи дигән шагыйрь дә бар. Мәүланә Шәме Тәрази белән Шәметдин гасый икесе бер шәхес түгелме дигән урынлы сорау туарга мөмкин.
Я.С.Әхмәтгалиева үзенең хезмәтендә «Кисекбаш китабы»ның кулъязмаларын тишерүгә аерым бүлек багышлаган (Шунда ук.- Б. 12-34.). Ул белдергәнчә, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендә Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханәсе»ндә 39 нчы коллекциясендә сакланучы «Кисекбаш китабы»ның Әл-Мәлик Әл-Ваһап тарафыннан күчерелгән кулъязмада да ядына түгел, ярына икән! Галимә поэманың ахырын гарәп графикасында күчереп биргән (Шунда ук.- Б.13.). Без аны хәзерге графикада тәкъдим итәбез:
Мәүланә Шәмсе тиде ярына,
Сән тигергел гаҗизләрнең морадына.
Фәгыйләтүн, фәгыйләтүн, фәгыйләт —
Ахирәт кәрәк ирсә, дөньяны сат.
Шунда ук урыс теленә Я.С.Әхмәтгалиеваның үз тәрҗемәсе дә урнаштырылган: «Мевляна назвал друга солнцем, ты достигни желания бедных… Ради загробной жизни продай этот мир».
Димәк, аңлашылганча, галимә Шәмсе исемен монда кояш буларак укый, шулай итеп аның ялгызлык исеме булуын инкарь итә. Монда, басмалардан аермалы буларак, Шәмсе Тәрази исеме дә юк, аның урынына Шәмсе тиде сүзләре килә. Мантыйк кануннары нигезендә карасак, чыннан да «Мәүланә Шәмсе тиде ярына» дигән шигъри юлны «Мәүланә, ягъни диндарлык юлының хуҗасы:
«Кояш», — диде ярына» дип аңлый алабыз. Әмма, шул ук вакытта, «Мәүланә Шәмсе әйтте ярына: — Син кушылчы гаҗизләрнең теләгенә» дип тә тәрҗемә иткәндә дөресрәк булыр иде, чөнки мәүланәнең бу урында дусты-ярын яки бүтән бер нәрсәне кояш дип атавы бер дә урынлы түгел. Ахирәт тормышы хакында уйлаган дин иясе кояшка табыныр идеме, әллә Аллаһыгамы? Һичшиксез Аллаһыга! Шулай итеп, монда Я.С.Әхмәтгаливаның текстны ялгыш аңлавы күзгә бәрелеп тора. Бу шигъри юлларда мәүланә Шәмсенең үз дустына-ярына үгет-нәсыйхәт биреп әйткән сүзләре хакында сөйләнә, ул аңа гаҗизләр, ягъни суфи-дәрвишләр юлында йөрергә, дөньялыктан баш тартырга куша дип уйларга нигез бар. Әмма ярына сүзен ядына, ягъни истәлегенә дип укысак, Шәмсенең үз рухына дога таләп иткәнлеге аңлашыла башлый.
Казан дәүләт университеты Фәнни китапханәсендә сакланучы Т703 нче номерлы кулъязма да бүтәннәреннән берникадәр аерылып тора. Я.С.Әхмәтгалиева поэманың ахыргы юлларын гарәп графикасында шулай ук китабына урнаштырган (Шунда ук.- Б.15):
Мәүлам Шәме бирәз ярын
Сән тигергел фәкыйрьләрнең морадын…
(Калган.ике юлында аерма юк.)
Галимәнең фикереңчә, бу шигъри юлларны болай аңларга кирәк: «Мевляна солнце (…) завтра, ты достигни желания бедных…» Бу тәрҗемәдән һични аңлау мөмкин түгел. Хәер, кулъязманың саклануы да начар икән. Шунлыктан аны укуы кыен. Шулай да аны тикшерү таләп ителә. Мәүлан сүзенең һичшиксез мәүланә икәнлеге, Шәменең Шәмсе булуын аңлау кыен түгел. Ә менә бирәз сүзенә килсәк, ул дөрес укылмаган. Ул һич тә бирәз түгел, бәлки тибрәз. Ягъни сүз Мәүланә Шәмсе Тибрәз хакында бара. Шунсы да әһәмияткә лаек: кулъязмада поэма «Китабы Батырлы Гали», ягъни «Батыр Гали китабы» дип аталган. Ә бу — бик әһәмиятле, димәк «Кисекбаш китабы»ның «Батыр Гали китабы» дип тә аталып йөртелгән булу очраклары бар икән.
Поэманың кулъязмалары арасында әһәмияткә лаеклыларының тагын да берсе Санк-Петербургтагы Көнчыгышны өйрәнү институтында сакланганы мәгълүм.
Ул А1245 номеры белән сакланган җыентыкка кертелгән.
Поэманың колофоны, Я.С.Әхмәтгалиева гарәп графикасында күрсәткәнчә, болардан гыйбәрәт (Шунда ук. -Б.17.):
Мәланә Шәмсе Тәбризи ядына
Сән тигереп хөр хакыйрьләрнең морадына
фәгыйләтүн, фәгыйләтүн, фәгыйләт. Пишакдәм остазымыз әр-ругъ шад, Ошбу китап тәмәттү тәмам булды шу сәгать.
Аның тәрҗемәсен урысча Я.С.Әхмәтгалиева болай дип бирә: «Мевляна, в память о Шамсе Тебризи ты достигни желания несчастных. Душа нашего учителя радуется; эта книга закончилась сейчас».
Монда мәүланә сүзен Шәмсе Тәбризи исеменнән өтер белән аерып кую — хата, чөнки ул Шәмсе Тәбризинең титулы, ягъни дин юлы хуҗабыз Шәмсе Тәбризи дигән тезмә булып тора. Бу кулъязмадагы колофонның әһәмияте шунда ки, бүтәннәреннән аермалы буларак, анда Мәүланә Шәмсе Тәбризи истәлегенә, ягъни рухына укучыны суфи-дәрвишләр юлына керергә чакыра, шуның белән остазыбыз рухы шат булыр дип белдерә. Соңгы шигъри юл күчерүче тарафыннан гына өстәлгәне аңлашылып тора. Бу кулъязмага нигезләнсәк, димәк, «Кисекбаш китабы» мәүланә Шәмсе Тәбризи рухына багышланган булып чыга, юкса автор аның рухы шат дип белдермәс иде. Ул гына да түгел, Шәме Тәбризи аның остазы да икән.
Шул ук институтның кулъязмалары арасыннан В343 нче номерлысы да кызыклы. Ансы да җыентык эчеңдә бирелгән, «Кыйссаи-Чыңгызхан», «Кыйссаи-Авык» поэмалары белән бергә урнаштырылган. «Кыйссаи-Авык» поэмасы хакында академик М.Г.Госманов болай дип белдерә: «…Бай археогрфик материалларга караганда, Кол Гали язган әдәби телдә иҗат ителгән яисә «Кыйссаи-Йосыф» вәзенендә төзелгән һәм бары татар җирлегендә генә таралып, башка төрки төбәкләрдә бөтенләй мәгълүм булмаган тагы өч-дүрт Урта гасыр язма истәлеге бар икән. Мәсәлән, «Кыйссаи авук» һәм шуның ише әсәрләр. Дөрес, эчтәлекләре буенча алар ярым дини, ярым мифологик дастаннар» (Госманов М.Г. Каурый каләм эзеннән: археограф язмалары.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1994.- Б.66.). Димәк, «Кыйссаи-Авык» дастаны да «Кисекбаш китабы» кебек әһәмиятле борынгы ядкәрләребезнең берсе булып тора.
«Кисекбаш китабы»ның исеме әле генә телгә алынган В343 нче номерлы кулъязмада «Китаби сэр бурда» дип (ягъни «Китаби кисек баш») гарәп теленә тәрҗемәдә бирелгән (Шунда ук.- Б.19.).
Мәүланә Шәме Тәбриз тиде барын,
Сән тигергел хассаларның моратын,
Фәгыйлат ул, фәгыйләт ул, фәгыйләт,
Мәүланә Шәмсетдин рухы шат.
Моны айган Кәдхода Галидер,
Мөнрәги көн муллаларның явирыр.
Моны яздым ядкәр калмак өчен,
Укыганнар бер дога кылмак өчен.
Я.С.Әхмәтгалиева бу юлларны болай тәрҗемә итә: «Все рассказал мевляна Шемси Тебриз. Ты достигни желания бедных. Радуется душа мевляны Шемсетдина. Рассказавший это Кятхуда Али — потомок мулл — я написал это, чтобы осталось на память, чтобы прочитавший помолился» һәм алга таба тагын да: «Как видим, авторами дастана названы двое: Шемс Тебриз и Кятхуда Али» (Шунда ук) дип белдерә.
Шулай итеп, болардан аңлашылганча, «Кисекбаш китабы»н Шәмсе Тәбриз язган икән, ягъни «Мәүланә Шәме Тәбриз диде барсын да». Алга таба тагын шул аңлашыла, аның тулы исеме Шәмсетдин икән, әгәр дә син, ягъни әсәрне укучы яки тыңлаучы кеше гади халыкны теләгенә ирештерсә, аның (Шәмсетдиннең) рухы шат булачак ди.
Ахыргы юлларында да кулъязманың Я.С.Әхмәтгалиева тарафыннан дөрес укылмаганлыгы күренеп тора. Көнрәги көн түгел, бәлки көндәге көн, явирыр түгел, явидыр. Бәлки гарәп графикасында биргәндә ялгышып рәттән хата ясаганнардыр? Димәк, бу әсәрне әйткән кеше электән килгән муллалар нәселеннән Гали исемле кеше икән. Мондагы Кәдхода сүзен исем дип түгел, бәлки кәддәхода, Аллаһыга биргән кеше дип укырга кирәк, чөнки Я.С.Әхмәтгалиева укыганча булса, шигъри калып бозылыр иде.
Тагын да шуны онытмаска кирәк, соңгы дүрт юлның «Кисекбаш китабы»на катнашы юк, чөнки бүтән кулъязмаларда без алар белән очрашмыйбыз. Бу, һичшиксез, бары тик күчерүченең яисә Шәмсетдин Тәбризи авызыннан язып алучының үз сүзләре генә. Шунлыктан аны поэманың авторларыннан берсе булырга мөмкин дип уйлау һич мөмкин түгел. Күчерүче моны бары тик үзе хакында ядкәр булсын өчен һәм укыганнар дога кылсынга язган. Шулай итеп монда «Кисекбаш китабы»ның авторы Шәмсе Тәбризи икәнлеген, ә аның тулы исеме Шәмсетдин икәнлеген күрәбез.
Я.С.Әхмәтгалиева үзенең хезмәтендә Төркиядә яшәүче әдәбият белгече Коҗатөрекнең шәхси коллекциясендә сакланучы «Кисекбаш китабы «на да кыскача анализ ясый һәм кулъязманың алдагы һәм соңгы юлларын урнаштырган. Әүвәлге юлларны гарәп графикасында бирсә, колофонын төрек-латин графикасында күчергән (Ахметгалеева Я.С. Исследование…- Б.25-26.).
Кулъязманың колофоны болардан гыйбәрәт:
Буны әдән Кирдече Гали дорыр,
Көнйада Мәүланәнең колы дорыр.
Кирдече Гали тилерсә тәүбәйә,
Лаек ола колыга Мәүланәйә.
Мәүланә Әхмәт Фәкыйһ хөрмәтенә,
Сән ир күр хәзерләре морадына.
Әмма монда сүз шулай ук «Кисекбаш китабы»н әйтеп бирүче, ягъни күчерүчесе хакында гына бара. Шунлыктан аны әсәрнең авторы дип тәкъдим итү хата булып тора. Әйе, Кирдече Гали Сәлҗүкләр империясенең башкаласы булган Көнйадагы Мәүланәнең яисә Әхмәт Фәкыйһ мәүланәнең дәрвише икән. Әгәр дә тәүбәгә килсә, мәүласенә кол булуга лаек булачак һәм ир аталачак ул. Ә кем соң ул Көнйадагы Мәүланә? Һәрхәлдә Әхмәт Фәкыйһ исемле мәүланәнең тарихта булганлыгы мәгълүм түгел, ә Шәмсетдин Тәбризи дигәннәре яхшы мәгълүм.
Шулай итеп, бу кулъязма һәм басма нөсхәләрнең берсе дә «Кисекбаш китабы»ның авторы Шәмсе Тәрази яки Шәмсе(тдин) Тәбризи булуын инкарь итмиләр, бәлки раслап кына торалар. Я.С.Әхмәтгалиева игътибарсыз калдырган тагын да бер басма бар. Ул исә, аны искә алып уздык, 1861 нче елда Казанда Мөхәммәдвәли Мозаффар улы Яхиннын ташбасмаханәсендә чыгарылган «Мәүлүд китабы» җыентыгы. Аны басма өчен мулла Лотфулла ибне мулла Гатаулла әзерләгән, ягъни аның кулы белән ташка язылып бастырылган. Мондагы «Кисекбаш китабы» төрек кулъязмасы белән шактый охшашлар:
Ташбасмадан:
Башлыйалем сүзә «Бисмиллаһ!» илә,
Доршалем дөн-көн Аллаһ илә.
Бер хикәят делемә кәлде ары,
Әйдишәрем — Хак кылыр ирсә яры.
Төрк кулъязмасыннан:
Башлыйалем сүз «Бисмиллаһ!» илә,
Дорышлым дөн вә көн Аллаһ илә.
Бер хикәят дилемә кәлде ары,
Әйдим, гәр Хак кылырса яры.
Әмма ташбасмадагы «Кисекбаш китабы»ның ахыры 93 нче бәет белән:
Ошбу кыйсса бу радә улды тәмам,
Мостафаның рухына йөз мең сәлам,-
дип бетә. Монда бүтән басма һәм кулъязмаларда булган мәүланә Шәмсе Тәбризи дә, башкасы да бөтенләй искә алынмый. «Кисекбаш китабы» да кыйсса дип белдерелә. Ә татарның бүтән басма һәм кулъязмаларында әсәрнең жанры дастан дип бирелә (Мәүлүд китабы.- Б.41.). Ә «Мәүлүд китабы»ның авторы төрек шагыйре Сөләйман Чәләби булганлыгы яхшы мәгълүм. Төрек галиме профессор доктор Нәвзат Ялчынташның белдерүенчә, «Мәүлидне язучы Сөләйман Чәләби Госманлы Императорлыгының беренче башкаласы Бурсада 1350-1422 елларда яшәгән. Ул шушы гүзәл ислам шәһәрендә Госманлы султаны Йылдырым Бәязид тарафыннан төзелгән Улу Җаминың (Олуг Мәчет) инсанны Аллаһы Җәллә Җәләлүһүгә юнәлткән тыныч һавасы һәм мохиты эчендә Мәүлиди Шәрифне язып бетергән» (Ялчынташ Н. Кереш сүз.// Төрки Мәүлидин-нәби: Мөхәммәд пәйгамбәр хакында касыйдәләр. Текстлар Ф.З.Яхин тарафыннан эшләнде.- Истамбул: «Йылдыз», 1993.- Б.5.). Тагын да шунысы игътибарга лаеклы, Яхиннын ташбасмаханәсендә чыгарылган, «Кисекбаш китабы» уңаеннан телгә алынган әлеге дә баягы «Мәүлүд китабы»нда «Кыйссаи-Авык» поэмасының да бер варианты «Дастаны Киек» исеме астында 34-40 нчы битләрдә урын алган. Аннан тыш «Дастаны Дөя», «Дастаны Күгәрчен» һ.б. да анда кертелгән. «Мәүлүд»нең авторы С.Чәләби икәнлеге фәндә бәхәс тудырмый, әмма бу «Мәүлүд»тә С.Чәләбинең касыйдәләре төп урынны алмаганнар, ул дастаннар да аның каләменә карамый. Алар — татар китапларына гына хас, С.Чәләбинең «Мәүлүд»ендә андый дастаннар юк. Тел җәһәтеннән дә аерылып торалар. Әмма С.Чәләби аларны үзе үк «Мәүлүд» тупланмаларына кертмәгән дип уйларга ярамый. Ул җыентыкларында бүтән шагыйрьләрнең дә иҗатларын файдаланган булуы бик мөмкин. Хәер, «Мәүлүд» тупламалары бер С.Чәләбинеке генә түгел, бүтән шагыйрьләрнеке дә булган (Шунда ук.-Б.4.).
«Кисекбаш китабы»ның авторы кем булуын ачыклау өчен әсәрнең кайсы елларда яки гасырда язылганлыгын да тикшерү кирәк. Алдан белдереп ук үткәнебезчә, — кабатлану бу очракта фикер сөрешенә зыян китермәс, — «Кисекбаш китабы» татар галимнәре тарафыннан шактый өйрәнелгән, тел үсеше тарихын тикшерүчеләр дә, әдәбиятчылар да, күпчелеге, бу поэманы яки ХШ нче, яисә Х1Ү нче, яки ХҮ нче гасырларның берсендә язылган дип баралар. Әмма дә ләкин ул йөзләргә кадәр үк халык арасында бу сюжет киң таралып, телдә йөргән булуы хакында да белдерәләр(АхметгалееваЯ.С. Исследование…- С.43.).
Әйе, галимнәрнен фикерләре белән килешмичә мөмкин дә түгел, «Кисекбаш китабы» Алтын Урда чорында киң таралыш тапкан, моның өчен сәяси-иҗтимагый шартлар уңай йогынты ясаганнар, аннан соңгы дәверләрдә дә татарлар арасында бу китап яратылып укылган. Әмма күпчелек басмаларда һәм кулъязмаларда әсәрнең авторы дип күрсәтелгән Шәмсетдин Тәбризигә килгәндә, ул ХП нче гасыр ахырларында, ХШ нче йөз башларында яшәгән булса кирәк. Һәрхәлдә әтрафлы дәлилләр очрамаса да, аның Әхмәт Ясәви яки Сөләйман Бакыргани шәкертләреннән булуы билгеле («Көнһүл-әхбар нам Гали траихның мөҗилд рәкен рабигьтан җөзъә әүвәл.- Истамбул (елы юк).- Б.63). «Кисекбаш китабы»ның авторы Шәмсетдин Тибризи түгел дигән фикерне яклаучылар белән килешсәк, ул вакытта поэманы язган кеше бу әсәрен остазына, ягъни Шәмсетдин Тибризигә багышлаган дигән версия өстен чыга һәм шагыйрьнең XIV нче гасыр башларында яшәп иҗат иткәнлеге дөреслеккә туры килә дип карала ала. Күпчелек галимнәр шушы фикерне яклыйлар (Әхмәтгалисез Я.С. «Кисекбаш китабы» // Татар әдәбияты тарихы.- Б.274.).
«Кисекбаш китабы»ның авторын ачыклауны бу әсәрне бар тулылыгы белән тикшереп чыккан Я.С.Әхмәтгалиева иң авыр мәсьәләрнең берсе дип белдерә (Ахметгалиева Я.С. Исследование…- С.26.). Әмма «Татар әдәбияты тарихы»ның беренче томындагы мәкаләсендә «Кисекбаш китабы»ның авторы дип турыдан-туры Шәмси Таразины атый, бүтән кеше булуырга мөмкинлеген искә дә алмый (Әхмәтгалисез Я.С. Күрсәтелгән хезмәт.- Б.274.). Тиз арада галимәнең фикере үзгәрү бераз сәерсендерә. «Кисекбаш китабы»ның текстлары һаман да бәхәскә этәрә. Чыннан да аның авторы Галиме, Кол Галиме, Шәмсе(тдин) Тәбризимы, Шәмсе Таразиме, әллә Кирдече Галиме? Әсәрнең авторын ачыклау өчен поэманың ни сәбәпле язылуына төшенүне билгеләү таләбеннән чыгып, Я.С.Әхмәтгалиева: «Возможно, сюжетная линия народного дастана «Кисекбаш китабы» отражает события в жизни простых людей, связанные с нашествием монголов» (АхметгалееваЯ.С. Исследование… -Б.27.) дип белдерә һәм моңа дәлил буларак бу поэманың Е.Пугачев баш күтәрүләре белән бәйле документлар белән теркәлүен һәм Бөек Ватан сугышы вакытларында күчерелгән кулъязмаларының булуын мисал итеп китерә. Бу фактларга М.Г.Госманов та игътибар иткән (Госманов М.Г. Күрсәтелгән хезмәт.- Б.171.).
Дөрес, поэманың башындагы «Башлагали сүзе «Бисмиллаһ» илә»не һич тә «Башла Гали сүзне бисмиллаһ белән» дип аңларга ярамый, чөнки монда сүз һич тә Галигә мөрәҗәгать итү хакында бармый, бәлки: «Башлаек әле…» дигән тезмәнең татар тел кануннары нигезендә кушылып китү очрагын күрәбез. Бу хакта тукталып, борынгы әдәбият белгече Р.Ф.Исламов «Шулай ук поэманың кем тарафыннан язылуы турындагы мәсьәлә ачык кала килә. Текстның әүвәлге бәетләрендәге «башлагали» дигән сүз кайбер тикшеренүчеләр тарафыннан шагыйрьнең үз-үзенә эндәшүе буларак кабул ителгән. Хәтта әдәбиятчы Г.Рәхим әсәр «Кыйссаи Йосыф» авторының каләме белән язылмадымы икән дигән фараз белдерә» дип билгеләп уза (Исламов Р.Ф. Күрсәтелгән хезмәт.- Б.74.).
Әйе, Ш.Мәрҗани үк текстны дөрес укыган. «Башлаек әле…» тезмәсендәге ике сүз арасында килә торган саңгырау тартык сөйләм теле кануннары нигезендә яңгырау тартыкка күчә, шунлыктан «Башлагали» килеп чыга. Моны «Кисекбаш китабы «на нәзыйрә язган Г.Тукай да яхшы аңлаган һәм ул үзенең «Печән базары, яхут яңа Кисекбаш»ын «Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә…» дип башлап киткән, һәм дә әсәрләр кемгә дә багышлап язылган очракта да, Урта гасырларда, традиция буларак, иң әүвәлге сүзләр Аллаһыга мөрәҗәгать итүдән башланып киткәннәр. Димәк, монда әсәрнең беренче сүзен үк ялгыш укудан гына чынып авторы Гали булырга тиеш дип тәкрарлауның һичбер нигезе юк. Шулай итеп, әгәр дә «Кисекбаш китабы»ньщ авторы Гали түгел икән, «Кыйссаи-Йосыф»ның авторы Кол Гзли дә була алмый. Чөнки болгар шагыйре Кол Гали исеме әсәрдә бөтенләй дә искә алынмый. Аның төп каһарманы исә бүтән Гали, ягъни Гали бине Әбу-Талип (656 нчы елда һәлак булган), гарәп, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (570-633) агасының улы һәм кияве, яраннарының берсе, дүртенче хәлиф, гыйлем иясе, Коръәнгә шәрехләр бирүче, шагыйрь һәм кыю сугышчы.
Поэманың авторы төрек шагыйре Кирдече Гали була алмаганлыгы хакында инде белдереп узган идек. Шунсын да онытмыйк, төрекләрдә сакланган кулъязма китапта «Кисекбаш китабы» гына түгел «Җөмҗемә солтан» дастаны да бар (Я.С.Әхмәтгалиева. Исследование…- Б.28.). Ансын да шул ук Кирдече Гали күчергән, ә аның исә Хисам Кәтипнеке булуы хакында поэманың үзендә үк хәбәр бар. Китап күчерүчене ул күчереп чыккан китапның авторы буларак каралырга тиеш түгеллеген һич тә дәлилләп торасы юк, ул болай да аңлашыла. Әмма шунсы әһәмиятле, Кирдече Галинең күчергән кулъязмасында төгәл дата бар. Ул аны 1461 нче елда төгәлләгән (Шунда ук.- Б.29.). Ә бу исә поэманың шушы елга кадәр язылганлыгына ачыклык кертә. Моңа таянмый һич тә мөмкин түгел. Я.С.Әхмәтгалиева Кирдече Галине «Кисекбаш китабы»н төрек теленә тәрҗемә итүче итеп дөрес билгели (Шунда ук.- Б.32.).
Әсәрнең авторы Шәмсе Тарази булырга мөмкин дигән мәсьәләгә килсәк, Шәмсе исеме авторның тумыштан шәхси аталышына караса, Тарази тәхәллүсе аның туган җиренә, яки яшәгән шәһәренә бәйле икәнлеге аңлашыла. Я.С.Әхмәтгалиева язып узган мәгълүматлардан күренгәнчә, Тараз исемендәге шәһәр Мәхмүд Кашгариның «Диваны логатет-төрек» сүзлегендә искә алына, Тараз, Барсган һәм Кашгар шәһәрләрендә төрки кавемнәр яшәгән икән (Шунда ук.- Б.ЗО.). Тараз шәһәре хәзерге Җамбул шәһәре урыныңда урнашкан булган. Таразда, Баласагун шәһәрендәге кебек, XI нче гасырда согъди һәм төрки телләрендә сөйләшкәннәр. Әмма алар диннәре буенча носари булганнар. 893 нче елда саманилардан Исмәгыйль бине Әхмәд шул Тараз шәһәрен яулап алган һәм чиркәүләрен мәсчеткә әверелдергән. Тараз шәһәре XI-ХII нче гасырларда югары үсеш дәрәҗәсенә ирешкән. XI нче йөздә шәһәр белән Кашгар ханы Әхмәд бине Хәсәннең улы Табгач-хан Хәсән идарә иткән. Мәгълүм булганча, Йосыф Баласагуни үзенең данлыклы «Кодатгу билик» («Бәхет гыйлеме») дастанын шул Хәсәннең әтисе Әхмәд хан исеменә атап язган. Тараз XIV нче йөздә дә алга киткән шәһәрләрнең берсе булган (Шунда ук.). Тараз шәһәре XVI нчы йөз тарихчысы һәм шагыйре Хафизи Таныш ибне Мир-Мөхәммәд Бухариның «Шәрәфнамәи шаһи» китабында да искә алына, Яңа Гисар шәһәрен тарихи хезмәтләрдә Тараз дип аталганы хәбәр ителә (Хафиз-и Таныш ибн Мир Мухаммад Бухари. Шарафнамайи шахи (Книга шахской славы) / Перевод с персидского, введение, примечания и указатели М.А. Салахетдиновой.- Часть 1.-М.: «Наука», 1983.- С.95.). Әмма «Искәрмәләр» өлешендә Тараз, яисә Талас, хәзерге Җамбул шәһәре урынында булганлыгы билгеләп узыла (Шунда ук.- Б.277.). Әмма Талас шәһәренең бүгенге көндә Талас елгасы буенда, хәзерге Кыргызыстанда булганлыгы бөтенләй искә алынмый. Я.С. Әхмәтгалиева исә шушы Тараз шәһәре соңгы заманнарда билгеле булмау сәбәпле кулъязма күчерүчеләр Тараз сүзен Тәбриз белән алыштырган, яисә Шәмсе исемен генә калдырып, бөтенләй төшереп калдырганнар дип исәпли (Ахметгалеева Я.С. Исследовние…- Б.31.). Әмма Тараз сүзе татарларга таныш булмаган дип әйтергә ашыкмас идек. Чөнки, мәсәлән, мишәр татарлары яши торган Рязань өлкәсендә, Ука (Ока) елгасына коючы Мукшыга кушылучы Цна буеннан ерак түгел, элеккеге болгар-кыпчак җирләре саналган урында Тарадей (Таради/Дарази) авылы бар. Көнбатыш Себердә дә булганлыгын искә алсак, Тараз атамасының шактый киң таралыш тапканлыгына игътибар итми калу мөмкин түгел. Хәер, Тевриз (Тәбриз түгел) шәһәренең дә Иртыш елгасы буенда Тара белән Тубыл (Тобольск) шәһәрләре арасында урнашканлыгы, хәзерге Омски өлкәсенә караганлыгы яхшы мәгълүм. Димәк, мәсьәләгә бу яктан гына чыгып чишелеш табу хатага китерергә мөмкин.
Шәмсе Тәбризигә килгәндә, андый кешенең тарихта яшәгәнлеге фәндә яхшы мәгълүм. Шәмсе(тдин) исемле шагыйрьнең хикмәт һәм поэмалары татарлар тарафыннан төзелгән «Бакырган китабы»на да кертелгән. Әмма аны Шәмсе Тәбризи белән бутарга ярамый, чөнки монсы -Шәмсетдин Гасый, XVI нчы йөз шагыйре Шәмсетдин Үзгәңци (Ф.З.Яхин. «Бакырган китабы» / Коллектив. Әдәби чыганакларны барлаганда.- Казан: ИЯЛИ, 1994.- Б.1.) Ә безне кызыксындырган Шәмсе(тдин) Тәбризи исә Сәлжүкләр башкаласы Конйада яшәгән һәм иҗат иткән суфи-диндар шагыйрь Җәләләлетдин Руминың (1273 нче елда вафат) остазы һәм фикердәше булган. Җ.Руми әүвәле үз әсәрләрен «Хәмүш» тәхәллүсе белән язса, алга таба дусты Шәмсе(тдин) Тәбризигә багышлаган. Бу хакта искәртеп узган Я.С.Әхмәтгалиева хәтта болай дип тә белдерә: «Что касается мотива об отрезанной голове, то он действительно встречается в произведениях поэта (Дж.Руми — Ф.Я.), приписываемых Шемсу Тебризи» (Ахметгалеева Я.С. Исследование…- С.31.). Шулай итеп, «Кисекбаш китабы»ның авторы данлыклы Җ. Руми да булырга мөмкин дигән версияне уздырырга мөмкин. Әмма бу фикер шунда ук берничә каршылыкка очрый, чөнки мондый әсәр Җ. Руминың иҗат мирасына теркәлмәгән һәм анда аның шигъри стиле, фәлсәфи рухы, фикерләү рәвеше җитәрлек дәрәҗәдә чагылмый кебек. Хәер, мәсьәләне бу ягы белән куеп тикшергән хезмәтләр әлегә юк, шулай да «Кисекбаш китабы»ның шигъри калыбы, фәлсәфәсе Җ.Руминың мәснәвиләренә шактый тартым.
Җ.Руми исә Дәмәшкътан килгән Шәмсе(тдин Мөхәммәд) Тәбризи белән 1244 нче елның 26 нчы ноябрендә беренче тапкыр очраша һәм аның фәлсәфи фикерләренең көчле йогынтысында кала. Җ. Руминың поэмаларын урыс теленә юлга-юл тәрҗемә ясаучы О.Ф.Акимушкик Шәмсе Тәбризинең карашлары хакында болай дип билгеләп уза: «Он отрицал любые ритуальные и культовые предписания, призывал к духовной чистоте и считал необходимым непосредственное общение с народом» (О.Ф.Акимушкин. Вдохновенный из Рума / Джалаладдин Руми. Поэма о скрытом смысле. Избраннные притчи.- М.: «Наука», 1986.- С.220.).
Я.С.Әхмәтгалиева «Кисекбаш китабы»н Идел буенда язып алынган дип билгели. Ул кеше Урта Азиядә укыган да булырга мөмкин икән, чөнки әсәрен остазы Шәмсе Таразигә багышлаган.
«Шемс Тарази мог быть и поэтом. Не слишком известным и не обязательно тюркоязычным поэтом» (АхметгалееваЯ.С. Исследование..:- Б.32.). Шулай итеп, «Кисекбаш китабы»ның авторын Я.С.Әхмәтгалиева билгесез һәм ачыклау мөмкин түгел дип белдерә (Шунда ук.). Әмма Ш.Ш.Абиловка ияреп, әсәрнең авторы Шәмсе Тарази дигән фикерне дә яклый (Әхмәтгалиева Я.С. «Бакырган китабы» / Татар әдәбияты тарихы.- Б.274-275.). Әмма фәндә «Бакырган китабы»ның хәтта басмаларындагы колофонындагы сүзләрнең язылышында хата булырга мөмкинлеге нигәдер бөтенләй искә алынмый. Билгеле булганча, анда болай язылган:
Мәүланә Шәмсе Тәрази ярына,
Сән тигергел гаҗизләр морадына.
Фәгыйләтүн, фәгыйләтүн, фәгыйләт,
Пишкадәм остазымызның рухы шат.
Бирелгән шигъри юлларның әүвәлге бәетендә ярына сүзе белән морадына рифмалашып җитми. Әгәр дә ядына белән морадына рифмалашып килсә, бүтәнчәрәк булыр иде. Гарәп графикасы белән язганда «д» хәрефе белән «р» хәрефе арасында әллә ни аерма юк, тиз язганда алар бөтенләй дә охшаш булып калалар. Шулай ук Тарази сүзе беренче иҗегендә һичшиксез куелырга тиешле булган «әлиф» белән язылмаган, шунлыктан Тәраз килеп чыккан. Күпчелегек кулъязмаларда исә бу сүз Тәбрази дип бирелгән, ә басмаларда ялгыш рәвештә Тирази дип «йай» куеп чыгарганнар. «Ба» белән «йай»ны бутап бастыру галәмәте еш очрый, анысы. Әмма ялгышларның бер-бер артлы очраулары гына сәеррәк. Шунлыктан, Ш.Ш.Абилов һәм Я.С.Әхмәтгалиева мантыйгына таянып, Тәрази вариантын алырга мөмкин.
Димәк, бу бәет асылда болай яңгырарга тиеш кебек:
Мәүланә Шәмсе Тәбрази ядына,
Сән тигергел гаҗизләр морадына.
Ягъни, дин юлы юлбашчысы Шәмсе Тәрази истәлегенә син гаҗизләр (суфи-дәрвишләр) теләгенә иреш. Шушы рәвешле булганда, шигъри фикер мантыйк-тәртибе бозылмый, авторның нәрсә әйтергә теләгәнлеге төшенелә башлый, юкса, басмалардагыча калдырсак, сүзнең нәрсә хакында икәнлеге кыен аңлашыла. Нигәдер автор үзенең дустын атый, ә үзенең исә кем икәнлеген белдермәгән кебек тоела башлый. Димәк, монда сүз Шәмсе Тәразинең яры, дусты хакында бармый, бәлки Шәмсе Тәрази яды, ягъни истәлеге турында язылган. Тик әсәрнең ахыры «Пишкадәм остазымызның рухы шат» дип бетү дә бераз уйга калдыра. Пишкадәм дип элекләрне мәдрәсәне бетергән, әмма муллалыкка ирешмәгән хәлфәләрне дә, дәрвишлектән күтәрелеп, шәехлеккә ирешкән, әмма һаман да шәехенең укучысы булып калган кешеләрне атаганнар. Димәк, бу юлларның авторы әлегә пишкадәм остазның гына укучысы икән. Рухы шат дигәнендә ул пишкадәм остазының вафат булуы күздә тотылмыймы дип тә уйларга мөмкин. Чөнки, асылда, әрвах һәм рухлар хакында сүз чыкса, татарлар мондый вакытта вафат булган кешеләрнең җаннарын искә алалар. Монда да рух сүзе шушы мәгънәдә кулланылганлыгы «Мәүланә Шәмсе Тәрази ядына» дигән шигъри юлның эчтәлеге белән бәйләп караганда аңлашыла башлый. Шулай итеп, сүз чыннан да Шәмсе Тәрази яры хакында бармый, бәлки аның яды, истәлеге турында бара кебек.
Шунсын онытмыйк, мәүланә дәрәҗәсен борынгы заманнарда бик сирәкләр генә йөрткән. Моның очен иң кимендә дин галиме һәм суфи-шәех булырга кирәк. Андый шәхесләрнең исемнәре тарих китапларында теркәлеп барылган. Әмма алар арасында Шәмсе Тәрази дигәне юк, ә Шәмсе(тдин) Тәбризи бар. Бу факт шулай ук мәсьәләгә аерым тукталуны таләп итә. Дөрес, Тәраз сүзенең икенче иҗеге раз «әлиф» белән язылган, ә Тәбризи сүзендә «әлиф» юк һәм «ба» хәрефен дә күрмибез. Моны ничек аңлатырга? Хәзерге бу мәсьәләне тулысыңча ачык калдырып, алга таба текстны тикшерү барышында аңа яңадан әйләнеп кайтачагыбызга ышандырып, әсәрнең вариантларын чагыштырып анализлауга күчик.
«Кисекбаш китабы», инде аңлашылганча (без асылды Казан типографияләрендә бастырылган 1860 нчы елгы басма вариант буенча барабыз):
Башлагали сүзе «Бисмиллаһ!» илә, Дорышалем төн-көне Аллаһ илә,-
дип башланып китә. Я.С.Әхмәтгалиева кулъязма һәм басмалар нигезендә әзерләгән критик текста төн-көне төн (вә) кон (кулышалым төнү-көн) дип бирелгән. Ташбасмада исә (сүз Мөхәммәдвәли Мозаффар улы Яхин ташбасмаханәсендә 1861 нче елда чыккан китап хакында бара. Алга таба ташбасма дип кенә биреләчәк) башлагали сүзе урынына башлайалем сүзе, төн урынына дөн язылган. Монда сүзне «Бисмиллаһ!» белән башлау һәм авторның һәрвакыт бары тик Аллаһыга гына таянып яшәве хакында суз барганлыгы аңлашылып тора. Әсәрнең иманы камил диндар суфи-дәрвиш тарафыннан язылганлыгы бу юллардан ук сиздерелә.
(Хәзерге татар теленә тәрҗемәсе:)
Башлыйк әле сүзне «Бисмиллаһ!» белән,
Яшәешем төн-көне Аллаһ белән,-
ди ул. Шул ук вакытта дорышалем сүзен торуларым, ягъни тормышым дип тә бирергә мөмкин. Сүз асылда тормыш-яшәеш хакында барганлыктан, без дә дорышалым сүзен яшәешем дип хәзерге телебезгә тәрҗемә иткәндә дөрес була.
Моннан сон татар басмаларында рәттән биш бәет килә, ә ташбасмада алар юк.
Өстемездә Хакны хазер күрәлем,
Мостафаның җәмгатенә ирәлем.
Сүзләгәнем бер хуб изге дастан,
Кем, күңелләр шат кылан дустан.
Дөньяда хуб-хуб эшләр күп торыр,
Һич моның тик бере тәкый юк торыр.
Тәңре әйтер: «Арсланымдыр ул Гали,
Ул — гали, ул — сәхи, ул — вәли.
Ул Галинең ирлегене сыналым!..»
Нәзым берлә бер хуб шәрхин кылалым.
«Кисекбаш китабы», шулай итеп, авторның Аллаһы тәгаләгә таянуын белдерүдән һәм Аның һәрдаим бар икәнлеген танырга чакырудан, Мөхәммәд пәйгамбәрне искә төшереп, Ислам диненә, ягъни «Мостафаның җәмгатенә» (Мөхәммәт пәйгамбәрнең җәмгыятенә) чакыру белән башланып китә. Кайбер кулъязма китапларда «Мостафаның җәмгатенә ирәлем» түгел, бәлки «Мостафаның җәмгатенә баралым» диелгән. Ирәлем сүзе иярик мәгънәсендә йөри. Бу исә баралым сүзе белән алыштырылу соңгырак дәвердә булгандыр дигән фикергә китерә. Әмма уңышлы алмаштыру икәнлеге дә күренеп тора. Мөхәммәд пәйгамбәрне шигърияттә күпчелек очракта Мостафа дип язу (бу бигрәк тә Җ.Руми һәм гомумән суфи шагыйрьләр иҗатына хас) гадәти күренеш. Мостафа дип бары тик Мөхәммәд пәйгамбәргә генә әйтелгән, ул «Аллаһы тарафыннан сайлап алынган» дигән мәгънәгә ия. Мөхәммәд пәйгамбәрнең сайланып алынуының хикмәте аның Ахырзаман пәйгамбәре булуында.
Ташбасмада «Кисекбаш китабы»ның беренче бәетеннән соң шунда ук икенче бәет булып Мөхәммәд пәйгамбәрнең могҗизасыннан шагыйрьнең вакыйга сөйләргә җыенганлыгын белдергән шигъри юллар килә:
Бер хикәят делемә килде арый,
Әйдишәрем, Хак кылыр ирсә ярый.
Хак ярый кылды делем, сөйлим,
Мостафа могҗизатын шәрх әйлим.
(Сүзлек: Арый — саф, яхшы; ярый — ярдәм; әйдишәрем — әйтәмен; делем — телем; шәрх әйлим — шәрехлим.)
Автор бу урында үзенең теленә «Хак ярый кылды» дип белдереп, вакыйгаларны Аллаһының теләге һәм биргән куәте сәбәпле сөйләвенә ишарә итә, ягъни бу могҗиза шагыйрәнә хәл түгел, бәлки хакыйкать, Аллаһ хәбәре икәнлегенә басым ясый. Борынгы әдәбиятта нәкъ шушы рәвешле Аллаһыга нисбәт итеп, сөйләнгән вакыйганың чынлыкта булганлыгына яки булырга мөмкинлегенә, реальлегенә дәгъва кылу киң таралыш тапкан күренеш. «Кисекбаш китабы» шулай итеп хакыйкатьне бәян ителүенә дәгъвә итә. Бу алым Җ.Румидан килә. Билгеле булганча, Җ.Руминың пишкадәме Хөсаметдин Хәсән кулында каләм һәм кәгазь белән шәехенең артыннан калмый йөргән, ул
нинди генә шигъри әсәр әйтсә дә шунда’ук язып алган. Мәүланә әгәр дә күңелендә шигырь орлыгы тишелүгә: «Килде!»- дип белдерә, дәртле сәмаг әйләнә башлый һәм такмакларга тотына торган булган. Укучысы шунда ук язуга утырган. Җ.Руминың шигърияте бүгенге көнгә кадәр килеп ирешүдә төрки һәм дөнья әдәбияты менә шушы пишакадәмгә бурычлы да иңде (О.ФАкимушкин. Указ. Соч.-С.225.).
Калган басмаларда бу шигъри юллар бары тик җиденче -сигезенче бәетләр буларак урнаштырылган һәм ташмадан бераз аерылып та торалар:
Бер хикәят килде телемгә арый,
Сүзләгәнем, Хак кылыр ирсә ярый.
Хак ярый кылса, бу телем сүзләгән,
Мостафаның могҗизатын шәрх әйләгәй.
(Сүзлек: Арый — саф, яхшы; ярый — ярдәм.)
Ташбасмадан бу аерымлыкларны хата басылу дип аңларга ярамый. Алар һәркайсы аерым тел стихияләренә нигезләнгәннәр һәм һәркайсында төрек, чыгтай тәэсирләрнең төрлечә чагылышы белән очрашабыз. ХШ-ХҮ нче йөзләр Кырым кабер ташларын тикшерүче Госман Акчокраклы аларның чыгтай телендә язылганлыгын билгеләгән (О.Акчокраклы. Старо-крымские и отузские надписи ХШ-ХҮ вв.- Симферополь: (Багчасарай төрек-татар музәханәсе нәшриятыннан, Ак-Мәсҗид), 1927.- С.З.). Бу факт уйланырга мәҗбүр итә. Татар кулъязмалары һәм басмаларын өйрәнгәндә шул күзгә ташлана, мәсәлән, ХҮШ нче йөз ахырынача, хәтта XIX нчы гасыр башынача Урта Азия төркиләренеке саналган чыгтай теленең татар әдәби теленә йогынтысы зур. Дөресрәге, ул йогынты гына булмыйча, төп гомумтөрки әдәби телебез дәрәҗәсенә дә күтәрелгән. Хәер, бу үзенчәлек урта гасырлар төрек әдәбиятына да хас күренеш. Тюркология фәнендә чыгтай теле дип йөртенгән Харәзм сөйләшенә нигезләнгән әдәби тел хәтта Җ.Руми өчен дә язу теле саналган (М.Ф.Күпрүлү. Түрк әдәбияты тарихы.- Истамбул, 1986.- Б. 246.). Ә XIXнче йөзнең икенче чирегеннән исә төрек әдәби теленең татар әдәби теленә тәэсире шактый көчәеп китә. Бу йогынты XX нче гасыр башынача саклана һәм Г.Тукайның да Уральски чоры иҗатында (1905-1907) төрекчелек өстен чыга, аның төрек телендә шигырьләрне дә иркен язганы фәнгә яхшы мәгълүм. Әгәр дә ташбасма «Кисекбаш китабы»ның 1861 нче елда чыгарылганын искә алсак, анда төрек йогынтысының шактый куп булуы белән килешербез. Тагында шуны истән чыгармаска кирәк, төрекләр арасында хәреф җыеп китап басу озак вакытлар бозык гамәлләрдән саналган. Мөхәммәдвәли Яхинның ташбасмаханә оештыруы да нәкъ шуның белән бәйле дип уйларга кирәк, ул гына да түгел, аның максатларының берсе — шул китаплары белән Төркия базарына үтеп керү ниятеннән икәнлеге аңлашыла. Моның өчен ул, әлбәттә, хәтта татар китабын төрекләштереп төрек укучысына тәкъдим итүе белән дә ирешә алгандыр? Әдәби тел традицияләренең болай даим үзгәреш кичерүләре фәнни тикшеренүләргә шактый кыенлыклар тудыра, билгеле.
«Кисекбаш китабы «ның жанры әсәрнең үзендә дастан итеп күрсәтелгән. Ташбасмада ул кыйсса дип бирелә. Дастан да, кыйсса да татар әдәбиятында эпик жанрлар буларак карала. Татар әдәбият белеме фәнеңдә бу ике жанрның төгәл чикләре билгеләнелмәгән (Карагыз: Әдәбият белеме сүзлеге (Төзүчесе А.Г.Әхмәдуллин).- Казан: Татар.кит.нәшр., 1990.-Б. 42-43; 77-78.). Дастаннарның әдәбият мәйданына халык авыз иҗаты тәэсирендә үтеп керүе билгеле факт (Гарбузов В.С. Сказание о Мелике Данышменде.- М.,1969.- С.95.). Әгәр шулай икән, ул вакытта Я.С.Әхмәтгалиеваның фикере белән тулысыңча килешергә кирәк. Ул болай ди: «Кисекбаш китабы»- тюркоязычный письменный памятник, ставший таковым в результате переработки устного народного дастана пропагандистами суфизма» (Ахметгалеева Я.С. Исследование…- С.32.). Дастанның ритмик буыннарын тикшергәндә аларның әле унга-ун иҗек белән, әле унбергә-ун белән килүен күрәбез. Моның сәбәбе бик гади, «Кисекбаш китабы» көйләп укылган һәм көенең тәэсирендә ул шулай үзгәреп бара. Әсәр башыннан ахырына кадәр берничә тапкыр унбергә-унбер иҗеге белән килә дә унга-ун кала, аннан тагын унбер иҗекле бәетләргә күчә, кабаттан тагын уңлыларга үзгәрә. Бу рәвешле үзгәреше дастанның үзен берничә кисәккә бүлә. Иҗекләр азайган саен, көй дә тизләшә, иҗекләр артканда, киресенчә, көй акрыная. Бу исә әсәрнең тәэсир көчен дә дә үзгәртә. Бу хәл дәрвишләрнең сәмаг корып биюләрен күз алдына китереп бастыра.
Инде «Кисекбаш китабы» дип йөртелү мәсьәләсенә килсәк, монда исә дастанның язылган алынуы, ягъни китабәт кылынуы гына күздә тотыла. Димәк, бу факт та әсәрнең чыннан да халык иҗатыннан әдәбиятка керүен дәлилләргә ярдәм итәргә мөмкин. Тагын шуны да онытмыйк, әсәрнең кулъязма вариантлары бер-берсеннән берникадәр аерылалар, ә бу исә дастанның кабаттан халыклашуы хакында сөйли. Әмма әсәр, киресенчә, әүвәле аерым авторныкы булып, соңырак хаклыклашканга охшаган. Чөнки төрки халыкларга Ислам мәдәнияте белән бергә кергән гарәп шигъриятенең гаруз системасына корылган. Х.Р.Курбатов «Кисекбаш» поэмасын гаруз системасының «рамал-и мусаддас-и махзуф» ритмик буыннары белән язылганын билгеләгән (Курбатов Х.Р. Татарская лингвистическая стилистика и поэтика.- М.: «Наука», 1978.-С.164.).
Сүзләгәнем бер хуб изге дастан,
Кем, күңелләр шад кылан дустан.
Дөньяда хуб-хуб эшләр күп торыр,
Һич моның тик бере тәкый юк торыр,-
дип асыл эчтәлеккә керешә автор. Ул монда юкка гына поэмасын изге дастан дип атамый, чөнки аның әсәре Ислам тарихындагы данлыклы сәхабә Гали бине Әбу-Талип хакында. Шунда ук дөньяда аның яхшы эшләре күп булуы да искә алына, әмма монда сөйләнелгән кебек вакыйганың әлегә һич юк икәнлеге искәртелә. Һәм бу дастан дусларының күңелен шатландырырга тиеш икән.
Бу юлларга шулай тиеш булганга язгандыр дип игътибар итми генә узарга да мөмкин. Әмма дөньяда яхшы эшләрнең күп булып та, мондыйның булмавын белдерүе бераз сагайта төшә. Автор монда нәрсәне күздә тота соң? Һичшиксез сөйләнеләчәк вакыйгаларны гына түгел, ул да булса Гали сәхабәнен батырлыгын. Әсәр суфиларның соклангычы саналаган Гали бине Әбу-Талипны олылауга хезмәт итәчәк мифик вакыйгаларны сурәтләүгә корылган, романтик рухта язылган. Гали батыр Диюгә каршы сугыша һәм һичшиксез изгелекне яклап чыга. Ә буяктан «Кисекбаш китабы» изге сугышка дәртләндерүче әсәрне хәтерләтә. Я.С.Әхмәтгалиева да бу дастанның чыннан героик эпос үзенчәлекләрен чагылдыруын һәм сугышчыларны изге сугышка дәртләндерү өчен барлыкка килгәнлеген белдерә (Ахметгалеева Я.С. Исследование…- Б. 42-43.). Сурәтләнгән вакыйгаларның әкияти-романтик характерда булуылары да әсәрнең шул нигездә булуын раслыйлар. В.М. Жирмунский белдергәнчә, «воинская повесть лишена уже сколько-нибудь осязаемой исторической основы и наполнена содержанием сказочно-романтического характера» (Жирмунсикй В.М. Узбекский народный героический эпос.- М., 1947,- С. 117.). Шушы яктан караганда, «Кисекбаш китабы»ның сугышка баручы хәрбиләрне батырлыкка дәртләндерү өчен язылганлыгы да шик тудырмый. Тыңлаучылар Гали сәхабәнең батырлыгына сокланып таң калырга, дошманга каршы аямый сугышырга дәртләнергә тиешләр. Бу үзенчәлеге әсәргә өстәмә иҗтимагый функция йөклүдән гыйбәрәт. «Кисекбаш китабы»ның тугызынчы бәете моны раслап та торган кебек:
Мөэминнәр, иштеп, калгайлар таңа,
Хуш салават биреп изгеләр аңа.
Димәк, бу дастанны ишеткән мөселманнар таң калачак һәм салават әйтәчәкләр икән. Изгеләр сүзен, Я.С.Әхмәтгалиева күрсәткәнчә, кайбер кулъязмаларда күчерүчеләр гыйшкыйлә (мәхәббәт белән) дигән сүзгә алыштырганнар (АхметгалееваЯ.С. Исследоние…- С.125.). Бу исә тәэсир көчен арттыру өчен шулай эшләнелгән, әмма ул күчерүчесе изге сугышка баручыларның һәммәсенең дә изге икәнлеген һәм изге аталырга хаклы булуын искә алып бетермәгән дигән тойгы кала.
Тыңлаучыларына (яки укучыларына) магик тәэсир ясау өчен «Кисекбаш китабы» авторы һичшиксез мифологиягә (хорафәткә) мөрәҗәгать итәргә тиеш булган. Бу йөкне дастанда Дию күтәрә. Ә Гали — реаль шәхес. Тормышта ул Дию белән очраша да, сугыша да алмый, шунлыктан автор вакыйгаларны «реальләштерү» өчен халык ышануларына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Мәсәлән, татар халкының «Таң батыр» әкиятендә андый вакыйгалар бар. Бу ике әсәрнең бу яктан үзара охшаш булулары, «Кисекбаш китабы» авторының аңа, яки шуңа охшашлы бүтән әкияткә мөрәҗәгать иткән булуын фараз кылуга этәрә. «Кисекбаш китабы»ның татар халкы арасында киң таралыш табуының сәбәбе әкиятләрендәге вакыйгалар һәм персонажлар белән тәңгәл килүеннән икәнлеге аңлашылып тора. Әсәрне халык шуңа күрә дә үзенеке дип кабул иткән. Дастанны тыңлаучы (укучы) үзе дә андагы Гали сәхабә кебек реаль шәхес, Мөхәммәд пәйгамбәр кебек Аллаһының сайлап алынганы түгел, һәм сөйләнелгән вакыйгаларда Гали хәтта әкияти Таң батыр кебек мистик-мифологик көчләрне дә җиңүгә ирешә. Димәк, бу мөмкин хәл. Шушы рәвешле, әйтик, сугышчыга психологик-рухи тәэсир ясала. Батырлык кылырга дәртләндерелә. Димәк, «Кисекбаш китабы» билгеле бер дәрәҗәдә магик көчкә дә ия. Шунлыктан аның мәдрәсә дәреслеге сыйфатында да файдаланылуы һич тә гаҗәп түгел (Тукай Г. Исемдә калганнар.- К.: Тат. кит. нәшр., 1990.-Б.22.). Дөрес, вакытлар узу белән «Кисекбаш китабы» үзенең магик тәэсир көчен югалта барган, халыкның мифологик күзаллауларын рационалистик фикерләүнең алыштыруы моның төп сәбәпчесе булган.
Шушы рәвешле башлам өлешеннән соң гына автор хәбәр итәргә тиешле булган төп вакыйгалар хакында сөйли башлый. Ташбасмада башлам өлеше унынчы бәеткә кадәр сузылмыйча, дүртенче бәеттән үк вакыйгалар сурәтләнүгә күчелгән:
Ултырыр ди Мостафа дүрт яр илә,
Утыз өч мен сәхабә җөмлә белә.
Бүтән басмаларда һәм Я.С.Әхмәтгалиева төзегән критик текста бу юллар болай бирелгән:
Рәсүл ултырмыш иде түрт яр илә,
Утыз өч мең сәхабә җөмлә илә.
(Сүзлек: Җөмлә илә — барчасы, бөтенесе белән.) Шушы рәвешле төрлечә башлам белән булулары күчерелеп йөртелү вакытларында кыскартылу яки, сәхифәләрнең төшеп калып, бозылган вариантларны китап төзүчеләрнең файдаланулары аркасында икәнлеген белдереп үтәргә кирәк. Әсәрнең Казан басмалары, бигрәк тә уртакул 16 сәхифәдән торган 1846 нчы елгы Казан университеты чыгарган китаплардан күчереп эшләнелгәннәре төзегрәк һәм тулырак. Алда китерелеп үтелгән юлларга кадәр, күрсәтелгән шушы басмада, Гали сәхабәгә дан җырлаучы берничә бәет урнаштырылган. Аларның әсәрдәге әһәмияте шактый зур. Чөнки «Кисекбаш китабы»нда Гали сәхабә батыр сугышчы, ягъни өлге сыйфатын алырга тиеш. Ә ташбасма һәм аерым кулъязмаларда бу өлешнең төшерелеп калдырылуы мәгънәви тирәнлекне боза. Аннан соң, тыңлаучыда, ни өчен Гали сәхабә баһадир булырга тиеш әле, дигән сорау да туарга мөмкин. Ә дастанның тулы текстларында моңа җавап бар һәм әдәби-композицион яктан да уңышлы рәвештә, башлам өлешендә үк бишенче һәм алтынчы бәетләр белән бирелгән:
Тәңре әйтер: «Арысланымдыр ул Гали,
Ул — гали, ул — сәхи, ул — вәли!
Ул Галинең ирлегеме сыналым»,-
Нәзым берлә бер хуб шәрхин кылалым. (Сүзлек: Гали — олуг, бөек; сәхи — юмарт; вәли — дәрәҗә иясе (шәех дәрәҗәсеннән узган, әүлия бөеклегенә ирешеп килә торган суфиларны да шулай атап йөрткәннәр); сыналым — сыныйм әле; шәрхен кылалым — аңлатып сөйлим әле.)
Бу өлештә Галинең ниндилеге-кемлеге ачык сурәтләнелә. Ул юмарт һәм дәрәҗә иясе, шул вакытта гали дә, ягъни олы, бөек кеше дә икән. Аның тулы исеме — Әбул-Хәсән бине Әбу-Талип бине Габделмотталип бине Һашим әл-Корәйши. Кәримуллаһ, сәхабә, дүртенче хәлиф. Кайбер фарсы һәм татар китапларында Шаһимәрдан, Шаһивилаять, Шир-Хода кушаматлары белән аталып йөртелә. Һиҗрәткә кадәр 23 ел элек, 599 нчы елда дөньяга Мәккә шәһәрендә килә. Әбу-Талипның дүртенче улы була.
Талип, Гакыйль һәм Җәгъфәр абыйларыннан кече. Җәгъфәр исә аннан ун, Гакыйль егерме яшькә өлкәнрәк. Әнисе — Фатыйма, Әсәд кызы бине Һашим. Хатыны — Мөхәммәд пәйгамбәрнең кызы Фатыйма (аны чибәрлеге өчен Зөһрә дип атап йөрткәннәр), аларның никахыннан данлыклы Хәсән белән Хөсәен исемле уллары туганнар, имамлык мәртәбәсенә ирешкәннәр. Галинең Зәйнәп исемле хатыныннан өч ир баласы һәм бүтән хатыннарыннан барысы бергә унсигез баласы булган. Гали сәхабә Бәдер сугышында үзен батыр итеп күрсәтә, уналты җәрәхәт ала. Гадел, чибәр, матур сүзле, шагыйрь, бик оста оратор-хөтбәче, галим булып таныла. Ислам дине өчен җанын фида кылырга әзер булган. Аның дәверендә мөселманнар ике тарафка бүленеп, хариҗилар хәрәкәте буларак икенче төркем мәйданга чыккан. Бу каршылыклар тиз арада шактый зураеп, соңыннан Гали сәхабәнең һәлакәтенә китергән. 661 нче елда Гали Арысланны (Арыслан — төрки халыкларда киң таралыш тапкан кушаматы, фарсылардагы Шир вариантына туры килә) хариҗилардан Габдеррахман бине Мәлҗим дигән мөэмин Күфә шәһәренең мәсҗидендә кылыч белән чәнчеп үтергән. Шул заманнардан бирле Гали сәхабәне суфи-дәрвишләр үзләренең рухи аталары саный башлаганнар, аның исеме белән официаль дин башлыкларына карата тискәре мөнәсәбәттә булуларын белдергәннәр. Урта гасырларда кызылбашлар хәрәкәтенә бәйле шыгыйлар да аның исеме астында хәрәкәт иткәннәр.
Гали сәхабәнең тормышта тәбәнәк буйлы булганлыгы мәгълүм факт. Әмма «Кисекбаш китабы» авторы батыр кешене олы гәүдәле итеп сурәтләүне кирәк табкан. Аның мантыйгы аңлашыла, батыр икән, димәк ул тәбәнәк булырга тиеш түгел. Аллаһы тәгалә Галине Арсланым дип атый. Димәк ул гайрәт иясе кеше икән. Батырларны арыслан йөрәкле итеп сурәтләү әдәбиятта еш кабатлана. Әмма Гали сәхабәнең реаль кушаматы да Исламның Арсланы булган. Аңа бу исемне Мөхәммәд пәйгамбәр Бәдер сугышында күрсәткән батырлыклары очен үзе биргән. Шигърияткә дә Гали сәхабәнең Арыслан исеме белән еш телгә алына башлау шушы кушаматы белән бәйле. Һәм менә, дастанда сурәтләнгәнчә, Аллаһы тәгалә аның чыннан батыр ирме икәнлеген сынарга була. Ир дигәндә борынгы әдәбиятта иманында ныклы һәм дин өчен җанын фида кылырга әзер мөэминнәр күздә тотыла. Ир сүзе, шул ук вакытта, рыцарь дигән мәгънәгә дә ия. Димәк, монда сәхи һәм вәли, ягъни юмартлык һәм дәрәҗә иясе кеше булуы юкка гына алгы планга чыгарылмаган. Ә автор үз Вазыйфасын гади итеп бер шигъри юл белән генә билгели: «Нәзым берлә бер хуб шәрхин кылалым», ягъни «Шигырь белән бер яхшы андатма, мисалын сөйлим» ди ул.
Автор алга таба сөйләнеләчәк вакыйгаларны «бер саф хикәят» дип белдерә. Димәк, ул сурәтләнеләчәк хәлләрнең хакыйкать булуын дәгъвә кылса да, аларның чыннан да Гали тормышындагы вакыйгалар түгеллеген дә сиздерә. «Кисекбаш китабы», шулай итеп, мифик хакыйкатькә корылган. «Мифическое сознание оперирует только с реальными объектами, с максимально конкретными и сущими явлениями» (Лосев А.Ф. Философия. Мифология. Культура.- М.: Политиздат, 1991.- С.36.). Бездә «Кисекбаш китабы «ңда нәкъ шушы үзенчәлекләр белән очрашабыз. Дию — дошман символы, Кисекбаш — дошман тарафыннан казаланган изге зат, шуның белән алар конкретлашалар һәм реаль объектка әвереләләр, мәгънәви көч алалар. Нәкъ кеше аңында һәм тоемында менә шушы реаль объект сыйфатын югалтканда аларның тәэсир көче дә үзгәрә. Г.Тукай «Печән базары, яхуд Яна Кисекбаш» поэмасында шушы үзгәрешне оста файдаланып, җитди юнәлештәге сюжетны көлке әсәрен язу өчен файдаланган.
«Кисекбаш китабы»нда автор сөйләргә җыенган «саф хикәят» болай башланып китә: утыз өч мең сәхабә белән әңгәмә корып утырган Мөхәммәд пәйгамбәрнең якты айдай йөзенә яраннары карап, сүзләренә колак тотып торалар. Бакар ирде Рәсүлнең ай йөзенә,
Колак тотып тыңлар ирде сүзенә, —
дип бирелгән басмаларда сәхабәләрнең Мөхәммәд пәйгамбәрне тыңлап утырулары хакныда сүз бара. Тәнкыйди текстан бу бәет белән танышкач, мәгънә җәһәтеннән караганда ул шигъри юллар анда дөресрәк бирелгән дигән тәэсир кала:
Бакар ирделәр Рәсүлнең ай йөзен,
Колак тотып тыңлар ирделәр сүзен.
Ташбасмада исә сәхабәләр Мөхәммәд пәйгамбәрнең шөкер сүзенә колак куйган рәвештә сурәтләнелә:
Бакарлар ди Рәсүлнең ай йөзенә,
Колак ормышларди шөкер сүзенә.
Я.С.Әхмәтгалиева билгеләп узганча, татар кулъязмаларында шулай ук шөкер сүзнә колак тоту варианты еш очрый икән.
Шушылай утырган вакытларында аларның каршысына елап бер Кисекбаш килә:
Күрделәр бер кисек адәм башыны,
Егълаю керде, түкте күз яшене.
Гәүдәсе юк, бер гаҗәеп баш ирер,
Шәһид ирер, ике күзе яшь ирер.
Ни гәүдәсе, ни азакы, ни иле,
Бер Кисекбаштыр, һаман сүзләр теле.
(Чагыштыру өчен, ташбасмадан:
Күрделәр, кем, бер адәм — кисек башы,
Керде ичрә вә дүкәр күздән яше.
Гәүдәсе юк, бер гаҗәеп баш дорыр,
Шәһид улмыш, күзләре һәм яшь дорыр.
Ни аягы вар иде һәм ни әле,
Бер Кисекбаштыр, һаман сүзләр теле.)
(Сүзлек: Егълаю — елап; ирер — булыр; азакы — аягы; иле (әле) — кулы; вар — бар; ичрә — эчкә; дүкәр — түгәр, агызыр; дорыр — торыр, булыр.)
Әсәрдә Кисекбашның шәһид булуы алгы планга чыгарыла. Бу аңлашыла да, чөнки герои к эпоста башкача була да алмый, батырлык күрсәтү өчен каһарманга сәбәп кирәк. Кисекбаш шушы сәбәпнең мәгънәсен йөртүче образ-символ. Әмма бу Кисекбаш белән Ф.Гаттарның «Җөмҗемәнамә» поэмасындагы Кисекбаш арасында Я.С.Әхмәтгалиева кебек аналогия уздыру хата булыр иде (Әхмәтгалиена Я.С. Исследование…- С.45.). Чөнки «Кисекбаш китабы»ндагы Кисекбаш — гаепсез кимсетелгән изгелек иясе, шәһид, ә «Җөмҗемнамә»дәге Кисекбаш, киресенчә, яманлыгы сәбәбеннән үлемен тапкан кешенең баш сөяге. Алар жанр үзенчәлекләре белән дә аерылалар. Ф.Гаттар беренче урынга дини әхлак һәм әдәп мәсьәләрен чыгара, ә «Кисекбаш китабы»нда изге сугышка мөэминнәрне дәртләндерү максат итеп куелган. Әйе, Башлар икесендә дә аяксыз һәм кулсыз, гәүдәсез. Әмма бу портрет охшашлыгына нигезләнеп кенә ике әсәрне охшаш дип фикер йөртү хаталы нәтиҗәгә китерә. «Җөмҗемнамә»дәге Баш өчен батырлык кылырлык түгел, бәлки аны ярлыкавын сорап Аллаһыга дога уку тиешле, ә «Кисекбаш китабы»нда исә шәһидлек мәсьәләсе алга чыгарыла. Билегеле булганча, Урта гасырлар Ислам дөньясында теге яки бу сугыш газават буларак игълан ителеп, хәтта мөселман иленә каршы мөселман дәүләте сугышкан. Аксак Тимер исә, мәсәлән, Ислам илләренә аларны динне бозуларында гаепләп басып кергән. Болар киң билгеле фактлар. Димәк, «Кисекбаш китабы» авторына Кисекбашның һичшиксез изге икәнлеген ачык белдерү кирәк булган һәм ул шулай эшли дә:
Сакалы ак һәм йөзедин нур чыкар,
Күзе камашыр — һәркем йөзенә бакар.
Тәнкыйди текста нур чыкар (чыгар) дип түгел, бәлки нур акар (агар), күзе камашыр дип түгел, бәлки күз камар дип бирелгән. Ә ташбасмада исә бу юллар бу рәвешле:
Ак сакалы санәсән нурдыр акар,
Нура батыр кем ки йөзенә бакар.
(Сүзлек: Санәсән — санасаң, санынча; акар — агар; нура батыр — нурга батыр, нурга чумар; бакар — агар, карар.)
Кайбер кулъязмаларда шулай ук ташбасмадагы кебек нур акар варианты кулланылган (Шунда ук.- Б.125.). Сәнасен сүзен исә саны, хисабы саен мәгънәсендә икәнлеге аңлашылып тора. Димәк, ташбасмада сүз ак сакалыннан нур акканы һәм Кисекбашның йөзенә караган кешенең нурга батуы сурәтләнелсә, бүтән төр басмаларда вакыйга башкачарак бәян ителә. Аларда Кисекбаш ак сакаллы, йөзеннән һәркемнең күзен камаштырырлык нур чыгаручы икән. Хикмәт шунда ки, ташбасма вариантыңда төп игътибар аның йөзенә нур бирүче ак сакалына юнәлтелә, ә калган басмаларда һәм кулъязмаларда Кисекбашның ак сакалыннан бигрәк нур чыгаручы йөзле булуына басым ясала. Бу аермалыклар хәтта поэманың язылу урынын һәм чорын ачыкларга да ярдәм итәргә мөмкин. Чөнки тарихи үсеш дәверендә Ислам дөньясында суфилар белән бәйле билгеле бер төбәктәләрдә яки дини тарикатьләрдә кешенең сакалына зур игътибар бирелгән. Хәтта сакал теге яки бу шәех, ишанның акыл дәрәҗәсен күрсәтүче сыйфат буларак та каралган. Г.Тукай «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» поэмасында исә Кисекбашны, ишанлыкка инкарь буларак, махсус рәвештә сакалы юк дип бирә, шуның белән аның диндарлыгын шик астына ала һәм көлке объекты тудыра.
Шул рәвешле Кисекбашны «Кисекбаш китабы»ның авторы олы ак сакаллы һәм күзләрне камаштырырлык нурлы йөапе дип сурәтли, ягъни, кем аңа караса, күзләре чагыла икән. Димәк, шушындый да изге затның башы чабылган. Бу — изге сугыш өчен сәбәп була ала. Әмма әле ул үзен яклап сугышуны да тәлап итәргә дә тиеш. һәм бу Баш шунда Мөхәммәд пәйгамбәрнең каршысына килеп зар-зар елый, йөзен туфракка ора. Пәйгамбәр, аны күреп, шулай ук зар-зар елый.
Йөзен орды туфракка, кылды зари,
Зари-зари егълады пәйгамбәри.
(Сүзлек: Кылды зари — зарланды; зари-зари егълады -зар-зар елады.)
Басмаларда һәм тәнкыйди текста бу бәет шушы рәвешле сурәтләнелеп бирелгән. Ташбасмада исә туфрак урынына мәгънәдәш сүз буларак йир (жир) варианты язылган.
Шунда Гали сәхабә, Тәңренең курку белмәс Арысланы, аяк үрә торып, Башка таба килә. Шушы Кисекбашны күтәреп, аны Мөхәммәд пәйгамбәр янына китерергә исәбе. Әмма ничә кеше көч-куәт белән күтәреп карасалар да, урыныннан бер мыскал да кузгата алмыйлар.
Пәйгамбәр аны күреп, курыкты җаны,
Тора килде Тәңренең Арсланы.
Теләр ирде ул башы күтәрмәгә,
Мостафаның катыга килтермәгә.
Ничә кем зур әйләде, күтәрмәде,
Зәррә-мыскал йирендин тибрәтмәде.
(Сүзлек: Килтермәгә — китерергә; зур әйләде — көч-куәт күрсәтте, көчәнде; зәррә-мыскал — бөртек-мыскал.)
Ташбамада бу өч бәет урынына икәү генә килә, анда Мөхәммәд пәйгамбәрнең бу Баштан куркып калуы сурәтләнелми һәм, шул ук вакытта, Гали сәхабәдән башкалар да Баш янына якын килми:
Гали, торып, анда дәстүр эстәде,
Ул башы китермәгә касд әйләде.
Тотты Гали, баши калдырамады,
Зәррә-мыскал йирдән айрамады.
(Сүзлек: Дәстүр эстәде — рөхсәт сорады; касд әйләде -теләде; баши калдырамады — баш селкенмәде; айрамады — аера алмады.)
Төп басмалардагы вариант (дастан варианты) сөнниләр мәзһәбендәге мөселманнар күңеленә хуш килерлек рәвештә язылган, ә ташбасмада исә (кыйсса варианты) шыгый мәзһәбенең тәэсире шактый нык сиземләнелә, Галине аерып кую, бүтән сәхабәләрдән батыррак булуын күрсәтү һәм Аллаһының Арысланы икәнлеген белдерү җәһәтеннән караганда вакыйгалар уңышлырак бирелгәннәр. Төп басмалардан исә, Гали арада ин көчле дип әйтелеп узылса да, аннан башкаларның да ул Башны күтәреп караулары, Аллаһының Арысланының куәтенә шик белдерелгән кебек тә аңлашыла. Әгәр дә ничә кем бергә җыелып күтәреп караулары истә тотылган булса, ул вакытта бу вакыйга мантыйкка хилаф кебек тоелмас иде. Бу ике төр басманың текстларын чагыштырганда, Г.Тукайның данлыклы поэмасын язган чагында ташбасма вариантка иярмәгәне дә аңлашыла. Г.Тукай хәтта урыны-урыны белән дастан варианты «Кисекбаш китабы»ның бәетләрен дә һичбер үзгәрешсез үз поэмасына кертеп җибәрә. Бу исә борынгы текст белән мәдрәсәдән үк яхшы таныш булган татар укучысында поэма белән тәңгәл китереп карарга кызыгуны тагын да арттыра гына.
Дастан варианты «Кисекбаш китабы «нда Алл аһ Арысланы аталган Галинең дә бу Кисекбаш янында көчсез калуы белдерелеп, вакыйгалар агышы тагын да кискенләштерелә. Андый урыннарда текст тыгызлана. Аннан соң автор тагын җентекләп сөйләүгә күчә. Бу исә героик эпосның сурәтләү алымы, әдәби үзенчәлеге дип хаклы рәвештә карала ала.
Хәйран калды, Галинең усы китәр,
Ул баш әйтер: «Йа Рәсүл, Гали нитәр?
Котынмы сынаер Гали миңа?
Әйтеп, Изгел бирмәсен зәхмәт аңа!
Гали тик һәм мең Гали булыр ирсә,
Барча бер булып миңа килер ирсә.
Барчасы булып мине күгәрмәгән,
Зәррә-мыскал йиремдин тибрәмәгән.
(Сүзлек: Усы — һушы; котынымы — көченме; Изгел — Аллаһы тәгалә; зәррә — бөртек тә.)
Кайбер кулъязмаларда Галигә бу Башны күтәрергә Мөхәммәд пәйгамбәр әмер итә. «Хәйран калды, Галинең усы китәр» шигъри юлы урынына, «Рәсүл әйтер: «Йа Гали, моны күтәр» варианты килә. Моны күчерүченең шәхси иҗаты дип карарга кирәк, ә бәлки усы сүзен аңламаудан шулай үзгәртүне кирәк тапкандыр? Ташбасмада ул юл «Гайрәтеннән Галинең усы кидәр» рәвешендә бирелгән, ягъни монда Кисекбашның үзе дә көч-куәт иясе буларак күрсәтелгән. Шуны да искәртергә кирәк, исе китү кулъязма һәм басмаларда барсында да бертөрле рәвештә осы (аусы) рәвешендә бирелгән. Әсәрнең телен тикшерүче Я.С.Әхмәтгалисез моңа игътибар иткән һәм Ф.С.Хәкимжановның болгар эпитафияләрен тикшерүләренә нигезләнеп (Хакимзянов Ф.З. Консанантизм языка эпитафий волжских булгар. //Аспекты лингвистического анализа (на материале различных систем).- К., 1974..- С.515.), фарсы телендәге һушы (татарда — хушы) сүзеннән үзгәртелгәнлеген яза һәм болгар сүзе булуына шик белдерми (Ахметгалеева Я.С. Исследование…- С.68.). Димәк, еллар узуга карамастан, әсәрдә болгар элементлары да эзләрен югалтмаганнар кебек аңлашыла. Әгәр «Кисекбаш китабы» болгар чорында ук язылмаган (яки күчерелмәгән) булса, бу эзләр сакланып калыр идеме икән дигән урынлы сорау да туа.
Галинең һәм бүтәннәрнең бергә үзен күтәрә алмаячагын ташбасма нөсхәдәге Кисекбаш бу рәвешле сөйли:
«… Гали кеби мең дәхи килер исә,
Җөмләсе дәгъва илә килер исә.
Кемсә бер гәз бәне калдырмая,
Зәррә кадәр йиремдән аермая…»
(Сүзлек: Дәхи — тагын да; җөмләсе — барчасы; бер гәз -бер бөртек; калдырмая — калтырата алмас; зәррә — бөртек; аермая — аера алмас.)
Ташбасмада Кисекбашның: «Котынмы сынаер Гали миңа; әйтеп, Изгил бирмәсен зәхмәт аңа»- дигән сүзләре китерелми. Тәнкыйди текста исә Аллаһының зәхмәтне Кисекбашның үзенә бирмәсен дигән фикер белдерелә, ягъни «Изгил бирмәсен зәхмәт мәңа» рәвешендә төзелгән, кулъязмаларда сиңа, миңа, аңа дип төрлечә теркәлгән.
Тексттагы мәгънә-фикер агышына килсәк, монда суз Гали сәхабәнең үзенә Аллаһының зәхмәт бирмәвен үтенүе хакында бара. Аның ул сүзләрен бүгенге көндә мөселманнар арасында кабул ителгән формула белән әйтеп булыр иде: «Әгузы билләһи иминә шәйтан ирраҗим!»- дип, ягъни шайтанның зәхмәтеннән Аллаһыга сыену эзли ул. Димәк, «Изгил бирмәсен…» сүзләре Гали сәхабәнең үзенеке, Кисекбаш аны бары тик кабатлый гына, шунлыктан бу шигъри юл шушы рәвешле бирелергә һәм аңлашылырга тиеш: «Әйтеп: «Изгил бирмәсен зәхмәт мәңа!» Шулай итеп, тәнкыйди текст белән килешеп, Казан басмаларында миңа урынына аңа сүзе хаталы бирелгәнлеген билгели алабыз. Монда Изгил сүзенең дә, тел тарихын тикшерүчеләр фикеренә ияреп, болгар (дөресрәге — Харәзм) элементы булуын, хәзерге телебездә Ия (Аллаһ) рәвешендә кулланылуын әйтеп үтәргә кирәк. Изгил — Изге эл, ягъни Изге кул дигән тезмәнең берегеп китүеннән барлыкка килгән сүз.
Борынгыдан татарларда киселгән баштан курку, аның зәхмәте бар дип ышану яшәгән булырга кирәк, һәрхәлдә халык иҗатында ул шулай. Г.Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкият-поэмасында да шул рәвешле чагылыш тапкан. «Кисекбаш китабы»нда сурәтләнелгән вакыйгалар да шушыны раслап торалар. Галинең Кисекбаштан зихмәт тимәсен дип әйтүе һәм Аллаһыга сыенуы шунлыктан табигый булып аңлашыла. Гали Арслан кебек мең Гали килсә дә, ягъни мең баһадир бергә күтәргәндә дә аны кузгата алмаячак икән. Г.Тукай да үз поэмасында бу детальне сатирик сурәт тудыру өчен нигез итеп ала, аның да Кисекбашы адәм кузгатырлык түгел, чөнки аның эченә мен пот фанатизм, йөзләп тискәрелек амбары, мең пот сыраның пары, ун вагон наданлык, бер мең вагон мин беләмлек дәгъвәсе, ун келәт искелекне изге дигән фикер, егерме склад җәдитләрне көферләрдән санау кебек тискәре сыйфатлар тупланган икән. Әмма «Кисекбаш китабы» -героик эпос, батырлар дастаны. Шунлыктан андагы Кисекбаш та изгелек иясе зат.
Дастанның дәвамында Кисекбаш үзенең ни өчен шулкадәр дә авыр икәнлеген сөйләүгә күчә, бу аның изгелеге белән бәйле икән:
«…Зирә кем, Аллаһ дидарын күрмешем,
Морадым-Максудыма һәм ирмешем.
Бигөман Аллаһ торыр минем белән,
Сүзләшермен төне-көне Аллаһ илән.
Илле гәзин бармыш ирдем мин хаҗа,
Хәер кылдым күп ачә-ялангача.
Чыкар ирдем йир йөзенә ат илә,
Чыкар ирдем күккә могҗизат илә.
Чыкар ирдем фәрештәләр катына,
Гәһ керәр ирдем адәм сурәтенә.
«Исме-Әгъзам» догасын укыр идем,
Муса берлә мин намаз кылыр идем.
Калта Нури — минем шәһрем иде,
Хозер-Ильяс мунәс һәм ярым иде.
Йөрер ирдем мән Хозер-Ильяс илә,
Күрәр ирдем башка ни язмыш ула…»
(Сүзлек: Зирә кем — чөнки, кем; дидарын — йөзен; ирмешем — ирештем; бигөман — һичшиксез; гәзин — мәртәбә, кабат; ачә-ялангача — ач һәм ялангачка; чыкар — чыгар; гәһ — әле; калга — кала, крепость; шәһрем — шәһәрем; мунәс -якын дус; ула — була.)
Тәнкыйди текста Кисекбашның Гайсә пәйгамбәр белән намаз укыган булуы да әйтелә. Ташбасмада да шулай ук Гайсә пәйгамбәр искә алына. Ә университет басмаларында исә Гайсә түгел, ә Муса пәйгамбәр хакында сүз бара. Моның сәбәбен аңлавы авыр түгел. Борынгы вариантларда Гайсә булып, татар халкына урыс басымы көчәеп, чукындыру сәясәте куркынычы кискен янау чорында христианнарга карата тискәре мөнәсәбәт көчәеп, Муса пәйгамбәр белән алыштырылганлыган булуы да мөмкин. Тагын да шуны искәртергә кирәк, тарихи риваятьләрдә сөйләнелгәнчә, Мөхәммәд пәйгамбәр дә мигьражында Муса белән очраша һәм намаз хакында аннан киңәшләр ала. Димәк, тестагы бу үзгәреш, берьяктан, әгәр дә сәяси каршылык максатларында эшләнелгән булса, икенче яктан, монда текстны басмага әзерләүченең дә өлеше барлыгын инкарь итеп булмый, ул һичшиксез үзенең теманы яхшы белүенә нигезләнгән. Тәнкыйди текст белән ташбасма арасында тагын да үзенчәлекле охшашлыклар бар. Аларның икесендә дә гәһ сүзе рәттән дүрт юлда да язылган.
Кисекбаш хаҗга илле мәртәбә барган, Муса (яки Гайсә) пәйгамбәр белән намаз укыган, Хозер белән Ильяс пәйгамбәрләр аның дуслары булганнар, ул алар белән бергә йөргән һәм «Исме-Әгъзам» дигән хикмәтле доганы да укыган. Шулай итеп аның изгелендә шик калмый. Дини риваятьләрдән билгеле булганча, Хозер һәм Ильяс пәйгамбәрләр Аллаһы тәгалә тарафыннан җир йөзендә калдырылганнар һәм юлда адашкан кешеләргә ярдәм итәләр, юл күрсәтәләр икән. Хозер белән Ильяс икесе дә суфичылык шигъриятендә еш телгә алына, дини-мистик фикерләүдә һәм күзаллауда төп урыннарны биләп тора. Ә «Исме-Әгъзам» исә иң хикмәтле догалардан берсе санала. «Догаи Исме-Әгъзам вә һәм башка шәриф догалар» (Казан: Университет бамасы, 1896.- Б. 16.) китабында «Исме-Әгъзам»ның хасияте хакында бу хәбәрләр бирелгән: «Риваятьтер, Рәсүлуллаһ салаллаһ галәйһи вәссәлләм бер көн мәсҗиттә мөбарәк аркасын михраба куеп ултырмыш иде. Җәбраил гайләһис-сәлам килде, эчре кереп, сәлам кылды. Дәхи әйде: «Йа Мөхәммәд, һәркем бу доганы укыса я үзе берлә тотса, гөнаһы таглар вә диңгезләр кадәре улса да, Аллаһы тәгалә ярлыкая. Бу дога бәракәтендә вә һәркем ирсә бу доганы гомерендә бер кәррә укыса, яхуд күтәрсә, үлдеге вакытында Аллаһ тәгалә аңа ике хур кызларын вирә вә бу доганы Рамазан аеның унбишенче көн агыз ачканда укыя. Әгәр белмәсә, алдында дота, ун гәз салават вирә, дөрле хаҗәт теләсә, рәва ула. Йа Мөхәммәд, һәркем бу доганы укыса, яхуд күтәрсә вә яхуд әҗерен виреп кешегә укытса, Кыямәттә купдыкы вакытында Сиратдин асан кичәр. Йа Мөхәммәд, һәркем ошбу доганы пакь игътикад берлә күтәрсә, Кыямәттә купдыгы вакытта оҗмахны үз кулы берлә ачар, аның йөзе айның ундүртенче көне кеби була, Мәхшәр көнендә халаикълар чагралар, кем: «Бу каю пәйгамбәрдер?»- дияләр. Гаибдин бер аваз килә: «Пәйгамбәр дәгелдер, әмма бу кол ул торыр, кем «Исме-Әгъзам» догасын укымыш иде, я үзе берлә тотмыш иде». Андин соң пәйгамбәр галәйһис-сәлам әйде: «Йа кардәшем Җәбраил, сән бу доганың мәдхене шулкадәр дидең кем, бән гаҗәбәк алдым»,- диде. Андин соң Җәбраил галәйһис-сәлам әйде: «Йа Мөхәммәд, һәркем бу доганы укыса я күгәрсә, намазга ялкау улса, хирыс ула. Йа Мөхәммәд, һәркем бу доганы укыса яхуд күтәрсә, дошманнары аңа зөфәр булмая. Йа Мөхәммәд, һәркем бу доганы бер йөкле хатынга изеп эчерсә, Аллаһы тәгалә ул хатынга асанлык вирә». Андин соң Җәбраил галәйһис-сәлам әйде: «Йа Мөхәммәд, һәркем бу доганы укыса яхуд күтәрсә, янар утка керсә, бер кылы янмая. Йа Мөхәммәд, әгәр сәнең өммәтеңнең куркусы улмая иде, бу доганың шәрхене вә савабыны шулкадәр дирдем ки, дөкле тагатьне куеп, моны гамәл идәрләрде». (Шунда ук.- Б.2-4.). «Исме-Әгьзам догасы» Аллаһы тәгаләнең исемнәрен «Йа Аллаһ, йа Кариб! Йа Аллаһ, йа Мөҗип! Йа Аллаһ, йа Гаҗиб!…» рәвешендә кат-кат әйтеп һәм санап бару рәвешендә укыла. Шулай итеп, бу «Исме-Әгьзам» догасын укыганлыгы белән Кисекбаш хәтта пәйгабәрләр дәрәҗәсенә ирешерлек изге зат буларак күз алдына килә башлый. Авторның да максаты шушы. «Исме-Әгьзам» догасының «Кисекбаш китабы» язылган чорларда халыкка яхшы мәгълүм булганлыгы аңлашылып тора, шуның өчен аңа аерым игътибар бирелә. Кисекбашның хак мөселман булуы күз алдына килеп баса. Ислам дине тәгълиматы буенча, һәммә пәйгамбәрләр дә һичшиксез мөселман булганнар. Аларның искә алынулары Кисекбашның дәрәҗәсен укучы-тыңлаучылар алдында тагын да үстерә.
Монда Кисекбашның торган шәһәре дә искә алына. Ул — Нури каласы. «В средние века г.Нур славился своими священными могилами, куда стекались паломники. Здесь имелась соборная мечеть и много рабатов. Этот город, скорее селение, находился на северо-востоке от Бухары около гор. Его расположение между культурной областью и степью имело и стратегическое значение: как укрепление оно упоминается в истории последнего Саманида» (Ахметгалеева Я.С.Исследование…-С.51-52.) дип белдерә Я.С.Әхмәт-галиева бу кала хакында һәм бу шәһәрнең XI нче йөзләрдә үк булуын, анда угызларның яшәвен күрсәтә. Әмма «Кисекбаш китабы»нда ул шәһәрнең исеме Нури дип берелү уйланырга мәҗбүр итә. Чөнки Җ.Руминың мистик өйрәтмәләре дә НУР сүзенә нигезләнгән. Бу хакта шактый күп дәлилләрне искәртеп язган Идрис Шах болай дип белдерә: «Он избрал слово Руми в качестве псевдонима, так как сумма числовых эквивалентов букв этого слова равняется 256, что соответствует корню НУР» (Идрис Шах. Суфизм.- М.: «Клышников, Комаров и К», 1994. — С. 161.). Дастандагы Кисекбаш образы да нурлы йөзле, нур чәчүче дип күп телгә алына. Димәк, бу Кисекбашның прототибы буларак автор үзен алган булырга бик мөмкин.
Әсәрнең нинди максатларда язылу сәбәбеннән чыгып караганда, ул әле тыңлаучы яки укучыларын ышандырырга да тиеш. Әгәр дә детальләрдә булса да хакыйкыйлык юк икән, тулысынча әкияткә әверелеп китүе бар, тәэсир көчен югалтырга мөмкин. Дастанның авторы моны яхшы аңлаган, шунлыктан аерым детальләрне реаль чынбарлыктан алгандыр дигән фикер туа. Нури каласын да шундый реаль чынбарлыктагы шәһәрнең искә алынуы дип карарга мөмкин. Әмма ташбасмада ул шәһәрнең исеме башкача аталган һәм хәтта бу Кисекбашның да үз исеме бирелгән:
Калгаи Зәррин шәһрем бәнем,
Шәйх Габдуллаһ иде атым бәнем.
(Сүзлек: Бәнем — минем; атым — исемем.) Я.С.Әхмәтгалисез 1936 нчы елда Әстерханда табылган һәм С.-Петербургның Көнчыгышны өйрәнү институтында сакланган кулъязмада да ул шәһәрнең Зәррин дип бирелүенә игътибар иткән. Безнең фикеребезчә, ул кулъязма Казанда чыккан ташбасманың яки нигезе булып тора, яисә шуннан күчерелгән. Зәррин исмен монда Я.С.Әхмәтгалиева эпитет буларак кулланылганлыгын фараз кыла (Ахметгалеева. Исследование…- С.52.).
Зәррин, сүз буларак, фарсыдан алтын дип тәрҗемә ителә, шулай ук эре таҗлы сары чәчәк тә зәррин дип атала. Дастанда ул һич тә эпитет буларак файдаланылмаган. Бәлки әсәрне әкияти итү өчен шулай эшләнелгән. Шунлыктан алга таба, реальлекне арттыру өчен, текста Кисекбашның исеме әйтелгән. Аны шәех Габдулла дип йөрткәннәр икән. Әмма моңа карап кына һич тә бу Кисекбаш чыннан да тарихта яшәгән шәех Габдулланың башы булган икән дип уйларга ярамый. Автор үзенең әдәби уйдырмасын реальләштерү өчен генә очраклы рәвештә ул шәһәрнең һәм Кисекбашның исемнәрен атаган. Габдулла исеме мөселман халыклары арасында Мөхәммәд исеме кебек үк мәртәбәле саналган, моның сәбәбе Мөхәммәд пәйгамбәрнең атасы Габдулла булудан да, мәгънәсе Аллаһ колы булудан да килә. Авторга тәэсирле детальләр кирәк. Ул шуңа күрә хәтта шәһәрнең дә исемен нур чәчеп торуны хәтерләткән атамада ала. Нури дигәндә дә, Зәррин дигәндә дә аерма әллә ни юк, алтын да нурлы, Нури да нурланучы. Димәк, автор бу исемнәрне әсәренең тәэсир көчен тагын да арттыру өчен һәм дастанга реаль төсмерләр бирү өчен генә файдаланган. Ул шәһәрләрне реаль географик атамалар дип уйлау хата булыр иде. Шулай да алар әсәргә реальлек төсмерен ныгыту өчен әһәмиятле роль уйныйлар. Моны истән чыгарырга ярамый.
Дастанда Кисекбаш үзенең Мөхәммәд пәйгамбәр каршысына ни өчен килүен сөйләп бирә. Көннәрнең берендә аның сөекле улын дию ашаган, ә хатынын коега алып төшеп киткән икән.
«Бер хәлалем, бер хуб углым бар иде,
Ул икесе мунәс һәм ярым иде.
Гәүдәм илә углымны дию йийды,
Йа Рәсүлуллаһ, шәфәгать кыл!»- диде.
«Һәм хәлалем алды-керде коюга,
Казгу куймаз күзләремне ойкыга.
Гәр шәфәгать кылмасаң монда мәңа,
Ярин анда дәгъвәчемен мән сәңа».
(Сүзлек: Хәлалем — хатыным; хуб — яхшы; мунәс — якын дус; казгу — кайгы; куймаз — куймас; ойкыга — йокыга; ярин — иртәгә.)
Әстерхан кулъязмасында ярин сүзе урынына Ахирәттә сүзе кулланылган. Ташбасмада исә ул урында — Кыямәттә сүзе, хәлалем урынына хатыным кулланылган. Мөхәммәд пәйгамбәрдә Кисекбаш мәдәт (ярдәм) сорый. Шунсы да әһәмиятле, ташбасмада кыпчак, сувар һәм болгарларга хас казгу (Кашгарый М. Туркий сузлар девоны.- Ташкент, 1960.- Б.ЗЗ.) урынына соңгырак чорга караган кайгы варианты язылган. «По мнению исследователей,- дип яза Я.С.Әхмәтгалиева,- период с XI по ХIV в. был переходным моментом от языка к языку» (Ахметгалеева Я.С. Исследование…- С.67.). Шулай ук ташбасмада ою (ойойа) варианты язылган, ә бүтән басмаларда һәм кулъязмаларда борынгырак форма — ойкы (ойкыга) кулланылган. Шуннан соң ташмасмада 26 нчы бәет боларак бу шигъри юллар килә:
Бу сүзе ишетте чөн, Гали тору,
Зөлфеккарь баглады, кәлде илрү.
(Сүзлек: Сүзе — сүзен; чөн — чөнки; тору — торып; баглады — бәйләде; кәлде илрү — илереп, ягъни елап килде.)
Бу бәет бүтән басмаларда һәм кулъязмаларда юк. Тик Әстерхан кулъязмасында гына «Тора кәлде Тәңренең ул Арысланы» дигән шигъри юл язылган. Мантыйкый ноктадан караганда, бу юллар һичшиксез кирәк. Моңа нигезләнеп Әстерхан кулъязмасының тулырак булуын сөйләчү факт икәнен дә искәрергә мөкин.
Шул рәвешле Гали алга чыга һәм Ислам диненең мәшһүр Зөлфекарь кылычы белән диюнең башын чабып, бу Кисекбашның хатынын азат итәчәген белдерә. Урта гасыр батырларына хас рәвештә ул дәртләнеп сөйли һәм ант итә. Бу шигъри юллар шул чордагы батыр сугышчыларның рухи халәтен чагылдыра һәм аларны көрәшкә дәртләндерү өчен махсус шулай сурәтләнелгәне аңлашылып тора. Дию образы артында чыңгызыйлардан Урта Азия улусы ханы Чыгатай (1227-1241), Гали дигәндә аңа каршы күтәрелгән суфи-дәрвишләр күздә тотылмадымы икән дигән урынлы сорау туа. Үзбәк галимәсе Хуршид Давронның язуына караганда, «Чагатай мөселман әһеленең явыз дошманы, аларның утрак тормышы, мәдәнияте, шәһәрдә яшәү рәвешен кабул кылудан нәфрәтләнүе белән дан тараткан» (Х.Даврон. Самарканд хаели: Тарихи ва маърифий бадиалар.- Тошкент: «Камалак», 1991.- С.23.). Ул бик күп мөселманнарның бары шушылар өчен генә башларын чаптырган.
Гали әйтер: «Йа, Рәсүл, мән бараен,
Зөлфекарь илә чигәрен яраен.
Я мән үләм, я Дию башын кисәм,
Хак Гыйнаять кылыр ирсә, бән басам.
Коткаран Дию илендин гаурәте,
Юк ирсә, мән менмәен Дөлдөл аты.
Һәм ирәннәр мәҗлесендә тормаен,
Һәм тәкый ир дәгьвәсеце кылмаен!»
(Сүзлек: Чигәрен — йөрәген; илендин — кулыннан; гаурәте-tхатынын; ирәннәр — изге затлар; тормаен — тормам.)
Бу шигъри юллар ташбасмада шулай ук үзенчәлекле итеп бирелгәннәр, алар Әстерхан кулъязмасына туры килә диярлек:
Дир: «Рәсүл, вир дәстүр, вараем,
Зөлфекарьлә Диюи ике яраем.
Я бән үләм, я Диюң башын кисәм,
Йир дөбендә күрсәм, аны басам.
Бән әраннар мөхлифендә тормышым, Айрык әрлек дәгьвәсене кылмышым!»
(Сүзлек: Дир — дияр; вир — бир; дәстүр — рөхсәт; вараем-барам; Диюи — Диюне; Диюң — Диюнең; йир дөбендә -җир төбендә, җир астында; әраннар -изге ирләр, батыр ирләр; мөхлифендә — хилафында; тормышым — тормымын; айрык әрлек — баһадир ир; кылмышым — кылмамын.)
Мөхәммәд пәйгамбәр Галине, һәлак булуыннан куркып, анда бармаска өнди. Әмма Аллаһының Арысланы саналган Гали сәхабә бармый кала аламы соң? Дөлдөл атка атлана, Зөлфекарь кылычны ала һәм юлга чыга. Артыннан Хәсән белән Хөсәен уллары һәм утыз өч мең сәхабә елап озата калалар.
Дөлдөл ат шулай ук реаль тарихи деталь. Аны 628 нче елда Александрия (Искәндәр) падишаһы Мөхәммәд пәйгамбәргә бүләк итә. Ул ак яллы булган. Керпе кебек юыртып йөргәненә күрә аны Дөлдөл (ягъни Керпе) дип атаганнар. Мөхәммәд пәйгамбәр аны Гали сәхабәгә мирас итеп калдырган.
Гали белән Кисекбаш икәүдән-икәү генә юлларын дәвам иттерәләр. Дөлдөл ыргылып чаба, яныннан барган Кисекбаш Коръән укый һәм бик тиз йөгерә, тау-ташлардан тәгәрәп-тәгәрәп кенә үтә.
Дастанда вакыйгаларның шушы рәвешле бирелүе аның әдәби тәэсирен тагын да арттыра, рухны ныгыта.
Гали сөрәр илә, кем, Дөлдөл аты,
Барыр ул Кисекбаш андин каты.
Канаты бардыр дигәйсән, кем, очар,
Ук атымы Дөлдөл элгәре китәр.
(Сүзлек: Сөрәр — куар; илә — кулы белән; дигәйсән -диярсең; атымы — аткан ераклыкка.)
Шулай итеп Кисекбаш хәтта данлыклы
Дөлдөл аттан да катырак чаба, канатлы диярсең, оча гына.
Бу юлларны укыганда ирексездән елмаясың. Дастанда вакыйгалар шушы рәвешле әле авыр тойгылар уятып, әле җиңелчә сурәтләүләргә күчеп бара. Бу — авторның осталыгы, рухи халәткә тәэсир итә белү үзенчәлеге.
Дөлдөл атның хәтта канатлы булуы да Урта гасырлар шигъриятендә телгә алына. Бу исә аны хәзерге татар шигъриятендәге кебек Пегас белән тәңгәл куюдан да килә, ягъни илһам символы итеп караудан да шулай.
Дастандагы шушы вакыйгаларга кадәр Галине сәхабәләрнең озатып калуы, уллары Хәсән белән Хөсәеннең елавы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең бармаска-йөрмәскә киңәш итүе хакында да сөйләнелеп узыла. Бу исә сугышчының гаиләсе-туганнары белән саубуллашып китү очрагы белән тәңгәл килә.
Рәсүл әйтер: «Йа Гали, барма аңа,
Белмәссең, кем, бер зәваль килгәй сәңа!»
Гали әйтер: «Йа Рәсүл, барисәрем,
Башыма ни язмышын күрисәрем!»
Менде Дөлдөл, баглады зөлфекари,
Хәсән берлә Хөсәен кылды зари.
Галине озаттылар бер мәнзилә,
Утыз өч мең сәхабә җөмлә белә.
(Сүзлек: Белмәссең — белмәссең; зәваль — үлем, бәла; барисәрем — барачакмын; күрәсирәем — күрәчәкмен; баглады — бәйләде, такты; мәнзилә — урынга; җөмлә белә — барчасы белән.)
Я.С.Әхмәтгалиена барисәрем, күрисәрем фигыль формаларын, борынгы төрки телләр белгече Ә.Нәҗипнең билгеләвенә таянып, Урта Азия ядкәрләрендә очрамаганын белдерә (Ахметгалеева Я.С. Исследование…- С.94.). Бу формаларның иске төрек теленә хас икәнлеге дә искәртелә. Ташбасмада да ул шушы формада кулланылган. Ә 1934 нче елда Татарстанда табылган, С.-Петербургның Көнчыгышны өйрәнү институтында сакланучы кулъязмада исә, ә бу кулъязма 1794 нче елда төзелгән (Шунда ук.- Б.17.), бараем һәм күрәем формалары язылган. Ә моның борынгы татар теленә генә хас үзенчәлек икәнлеге фәнгә яхшы мәгълүм. Димәк, басмаларны әзерләгәндә редакторлары махсус рәвештә, текстны серлерәк һәм авторитетлырак итү өчен әсәрнең телен үзгәрткән булулалары бик мөмкин. Мирза Казембек кебек Казан университеты галимнәре татар китапларын бастырып чыгарганда әсәрләргә шундый ук «яңартулар» керткәннәре мәгълүм. Бу рәвешле редакцияләү аерым шәхесләрнең эшчәнлеге белән генә бәйле түгел, бәлки гомумкүренеш рәвешен алган. Хәтта татар тормышына нигезләнеп, татар җирлегендә язылган «Бигаять мәхшукнамә»дә (XIX нчы йөз ядкәре) дә иске төрекчелек элементлары шактый очрый (Әдәби мирас (Өченче китап). -Казан: Татар.кит.нәшр., 1996.- Б. 5-34.).
Бу шигъри юллар ташбасмада үзенчәлекле вариантта бирелгәннәр:
Рәсүл әйдер: «Йа Гали, варма аңа,
Үлмәсенгем бер зыян килә сәңа!»
Гали әйдер: «Йа Рәсүл, чара юк, барисәрем,
Башыма язылны күрисәрем!
Дию алындан алам ул гаурәте,
Алмаз исәм, кани Ислам гайрәте?»
Галие күндерделәр ул мәнзилә,
Утыз өч мең сәхабә җөмлә белә.
Бенде Дөлдөл һәм такынды зөлфекарь,
Хәсән илә Хөсәен әйләде зар.
Китте Гали дәхи Кисекбаш илә,
Дүнде әсхабләр каму күз яшь илә.
Чөн Гали сөрерде ул Дөлдөл аты,
Ул Кисекбаш кидәр Дөлделдән каты.
Ук атымы Галидән уңча кидәр,
Йиде Мөсхаф Коръәне әзбар идәр.
Таг-таш димәз, йомарланыр, кичәр,
Санәсән, кем, канады вардыр, очар.
(Сүзлек: Алындан — кулыннан; алмаз исәм — алмасам; кани — кая; үлмәсемгем — үлем бирүче; такынды — такты; дүнде — иелде, калды; каму — барсы да; унча (оңча) -аныңча, шулкадәр; әзбар идәр — (китапка карамыйча) укыр; таг-таш — тау-таш; димәз — димәс; санәсән — санасаң.)
Ташбасмадагы Кисекбаш хакындагы әсәрнең кыйсса дип бирелгәнлегенә игътибар иткән идек инде. Бүтән басмалар белән чагыштырганда тагын да шул ачыклана, ташбасма шактый үзенчәлекле, аны хәтта яңа редакция дип кенә түгел, бәлки бүтәннәреннән аерылып торган иҗади әсәр буларак та карарга мөмкин. Анда күчерүчеләрнең, ягъни автордан тыш бүтән кешенең иҗади катнашы шактый. Алга таба ул аермалыклар тагын да арта, кыскартылган һәм өстәлгән урыннар да еш очрый. Моның сәбәбен җитешсез кулъязма нигезендә редакцияләнүдән дә, иҗади мөнәсәбәт ярдәме белән тулыландырылудан да, шул вакытта телдән сөйләнгән вариантны авторлык катнашы белән кәгазьгә теркәүдән дә күрергә момкин.
Кисекбаш, юлда бик тиз бару гына түгел, шул ук вакытта Коръән укырга да өлгерә. Гали аны юатырга тырыша, ул башны үбә, күзләреннән яшьләрен сөртә, алар бергә бишвакыт намазны да кылалар:
Укыр Мөсхәфи һәрдәм, хәтем итәр,
Таг-таш йитемәс, йомарланып китәр.
Биш намаз кылыр Гали вахты белә,
Баш тәкый намаз кылыр Гали белә.
Гали үбәр ул Кисекбаш йөзедин,
Йиңе берлә сөртәр яшен кузедин.
(Сүзлек: Мөсхәфи — Коръәнне; һәрдәм — һәрвакыт; хәтем итәр — тәмамлар; йитемәс — җитешмәс, тимәс; йиңе — җиңе.)
Ташбасмада Кисекбаш намазны сәҗдәгә китеп түгел, күзе белән ишарә итеп кенә укый. Бу сурәт укучыны ышандыра. Шәригать таләпләре буенча да шулай, мохтаҗ кешеләр, авырулар намазны баш кагу һәм ишарә белән генә укыйлар. Шулай ук суфиларның да намаз укуны физик хәрәкәтләрдән арындырып, рухи омтылыш ярдәмендә башкарганнары билгеле. Бу факт исә әсәрдә суфичылык элементларының шактый киң һәм күп куллануылуы хакында сөйли.
Канда, кем, Гали намаз кылыр иде,
Ул Кисекбаш күз илә кылыр иде.
Гали үпәр ул Кисекбашын йөзен,
Мәндәл илә һәм сыйлар йөзен-күзен.
(Сүзлек: Канда — кайда; мәндәл — җиң капкачы, җиң очы; сыйлар — сыпырыр.)
Вакыйгаларны автор шушы рәвешле тасвир итми булдыра алмый. Алар мөмкин кадәр реаль күренергә тиешләр. Икесе дә хак мөселман. Сугышырга баралар. Коръәнне белүе Кисекбашның һичшиксез изге зат икәнлегенә өстәмә дәлил хезмәтен дә үти. Я.С.Әхмәтгалиенаның «әлеге үтә дини мотивлар дастанга шактый соң өстәлгән булса кирәк» (Әхмәтгалиена Я.С. «Кисекбаш китабы» // Татар әдәбияты тарихы.- Б.279.) дигән сүзләре белән килешерлек түгел, чөнки аның бу фикере әсәрнең эчтәлеге белән турыдан-туры каршылыкка килә. Мөселман гаскәриләре изге сугышка дастандагыча шушы рәвешле бишвакыт намазны укып, Корьәнне күңелдән сөйләп барганнарына тасвир икәнлеге дә «Кисекбаш китабы»ның эчтәлегеннән ачык аңлашыла. Кисекбашның йөзеннән Галинең үбүе, күз яшьләрен сөртүе — болар аны юатуы һәм Галинең аңа соклануы да. Сюжеттагы бу элементларның әдәби-эстетик әһәмияте шактый зур. Алар ярдәмендә әсәрнең тәэсир көче арта. Иҗтимагый юнәлешен дә искә алсак, автор бу героик эпосында батырларның (дөресрәге диндарларның) күңелен дулкынландыру өчен шушындый әдәби чигенешләрен бирә, гамәлләренең изгелеген Гали сәхабә мисалында белдерә.
Йите көн-төне чөнки киттеләр,
Нагәһан бер сахрайа ирештеләр.
Тәнкыйди текста ирештеләр сүзе урынына кулъязмалардагы ниттеләр варианты алынган. Ташбасмада исә бу юллар шулай ук үзенчәлекле бирелгәннәр:
Йиде көн дөн-көн димәюп сөрделәр,
Гакыйбәт бер мәгазъ арә ирделәр.
(Сүзлек: Нагәһан — көтмәгәндә; дөн-көн димәюп — төн-көн димичә; гакыйбәт — шуннан соң; мәгазь — олы, зур; арә — урын(да), җир(дә); далада.)
Җиде көн һәм төн буе тукталмый килүләре аларның озак барулары буларак аңлашылырга тиеш, чөнки төрки халыкларда җиде саны магик саннардан исәпләнелә. Я.С.Әхмәтгалиева моны «халыкчан традицион алымнар өстенлек итә» (Шунда ук.), шунлыктан дип билгели. Аларның җиде көн-төн баруларын билгеләргә мөмкин булган ераклык дип кабул итәргә ярамый. Бу — шартлы сан, әмма бөтенлек төсмере белән конкрет та. Сахрага җитүләре дә әдәби деталь буларак әһәмиятле. Татар әкиятләрендә дә мифик затлар, күп очракта, яки урманда, яисә суда, яисә далада, ягъни кеше күзеннән ерак урыннарда яшиләр дип күрсәтелә. Г.Тукайның «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» поэмасында, мәсәлән, кыр-сахра урынына Кабан күле алынган, диюнең дә коесы аның төбендә күрсәтелгән. Ягъни урынның серлелеге, кеше күзеннән яшеренгән булуы серлелекне генә түгел, хәтта шартлылыкны да реальләштерә, табигыйләштерә.
Гали күрде — бер олуг койу торыр,
Ул Кисекбашдин сорар: «Бумы торыр?»
Гали әйтер: «Ул арәме бу арә?
Каю Дию алды хатыныңны айра?»
Ул Баш әйтер: «Йа Гали, бу арәдер,
Койуг эчрә Диюгә ни чарадыр!»
(Сүзлек: Койу (койуг) — кое; арә — урын, дала; каю -кайсы; айра — аерып.)
Тәнкыйди текста арә сүзе ара рәвешендә сүз ахырында «әлиф» белән язылган. Ташбасмада исә бу юллар бүтәнчә бирелгәннәр. Бу кое Диюнең каласына капка булуына һәм моннан җәһәннәм аеның чыгуына игътибар ителгән. Җәһәннәм ае — астрологик төшенчә, астраль, ягъни Кара Ай мәгънәсендә йөри. Бу деталь Диюнең йорты Җәһәннәмдә, иясә Теге дөньяда икәнлеген белдерер өчен кулланылган. Әсәрдә ул Диюнең кеше итен ашап яшәве әйтелгән. Бу вариантта исә Гали сәхабә Кисекбашка сорау белән мөрәҗәгать итми, бары тик Кисекбаш үзе бу коены аңа күрсәтә:
Вар ди ул язуда бер дәрәң кое,
Чыкар ул коедин җәһәннәм ае.
Ул Баш әйдер: «Йа Гали, Дию коюы,
Бу коедыр калгасының капусы.
Даимән буннан чыкуп, буңа качар,
Йийдеге адәм ите гомре кәчәр».
(Сүзлек: Вар — бар; язуда — далада; дәрәң — тирән; капусы — капкасы; йийдеге — ашап; кәчәр — кичәр, узар.)
Татар мифологиясен өйрәнгән Я.Д.Коблов халык арасындагы мифик затларга ышануларны тикшергән һәм татарларның диюләрне җир астында, су төбендә гаиләләре белән үз шәһәрләрендә кешеләргә күренмичә яшәүләрен яза. Ул диюләр кешеләргә дошманнар һәм аларны харап итәргә генә торалар икән. Татар кызларын урлап, аларга өйләнәләр, ә ир-егетләрне үтерәләр. Татарлар арасында ир-егетләрнең шул диюләргә каршы курыкмыйча барулары, сугышып, диюләрне үтерүләре, кыз яки сеңелләрен кайтарып алулары хакындагы әкиятләр дә киң таралган булган. Диюгә әгәр дә көчең җитми икән, ул вакытта аны хәйлә белән дә җиңәргә мөмкин икән (Коблов Я.Д. Мифология казанских татар (Реферат, читанный в общем годичном собрании членов общества 18 марта 1910 г.) // Известия общества Ахеологии, истории и этнографии Императорского Казанского университета.- Т.ХХVI, вып. 5.- Казань, 1910.- С.454-455.). Я.С.Әхмәтгалиева татар халык авыз иҗатындагы дию образының күп сыйфатлары белән әкиятләрдәге аждаһага охшашлыгына игътибар иткән, алар икесе дә кое төбендә яшиләр, авызларыннан утлар чәчәләр, әмма «дию үзенең баһадир кулыннан үләсен алдан ук белә» (Әхмәтгалиева Я.С. «Кисекбаш китабы» // Татар әдәбияты тарихы.- 280.). Ә диюләр шәһәренә капка бары тик кое аша гына мөмкинлеге «Кисекбаш китабы»да һәм Г.Тукайның «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» поэмасында ачык сурәтләнелә. Хәтта су төбендә булсалар да, капкалары шул су төбендәге коеда икән. Ә коега төшү өчен озын аркан кирәк. Г.Тукай көлке өчен әдәби арттыру алымын файдаланып, алты мең колачлы озын бауга поэмасының каһарманы Карәхмәтнең тотынып төшүен сурәтли. «Кисекбаш китабы»нда арканның озынлыгы биш йөз колач дип бирелә:
Гали каты бакар ул дәм Дөлдөлә,
Мең биш йөз колач кәмәнд үзе белә.
(Сүзлек: Бакар — карар; ул дәм — ул вакыт; кәмәнд -аркан.)
Ташбасмада да бауның озынлыгы биш йөз колач дип язылган. Бу исә җир астындагы диюләр шәһәренең кимендә кимендә ярты чакрым түбәндә икәнлекләрен күзалларга ярдәм итә. Кое өчен бу әлбәттә гайре табигый. Төрки халыклар һәм шулай ук борынгы болгарлар җирнең астын җиде, хәтта тугыз катлы дип күзаллаганнар (Николов Н., Харалампиев В. Звездочеты древности: Пер.с болг.- М.: Мир, 1991.-С. 159.).
Дию — фарсы халыкларында киң таралыш алган һәм алардан татарларга кергән мифик зат. Ул — яманлык, һәртөрле начарлыкны башлап йөрүче. Диюләрне фарсылар кешеләрнең начар һәм яман якларын чагылдыручы буларак белгәннәр. Заратуштра (Зороастр) тарафыннан кире кагылган, яманлык алиһәсе дип аталган (Мэри Бойс. Зороастрийцы. Верования и обычаи.- 2-е издание, исправленное.- М.: «Наука», 1988.- С.47-48.). Алар табигатьтә очраган давыл-өермәләрне тудыручылар рәвешендә дә күзалланганнар. Диюләрнең җитәкчесе -Ариман, изгелек иясе һәм башчысы Ормуздага каршы туктаусыз аяусыз көрәш алып бара. «В представлении татар,-дип яза Я.Д.Коблов,- дивы рисуются в более измененном виде, чем у персов, со многими человеческими слабостями, как-то трусливыми, глупыми и т.д.» (Коблов Я.Д. Мифология казанских татар. — Б. 454.).
«Кисекбаш китабы»нда Гали сәхабә кое төбенә бик озак, җиде көн һәм җиде төн буена, әле башы белән аскан карап шуышып, әле аякларын аска салындырып төшә, туктаусыз Аллаһының исемен телгә ала, «Исме-Әгъзам»не укый:
Ул кәмәнд очын койуйә баглады,
Дөлдел илә ул Кисекбаш еглады.
Кәмәнд очын тотты Гали, илә китәр,
Ул Кисекбаш укыр Мөсхәф, хәтем итәр.
Кәмәнд очын тотты Гали иленә,
Тәңренең атыны китерде теленә.
Гали бакты, коюның төбе ерак,
Кәмәнд итәр, кәмәнд илендин ерак.
«Исме-Әгъъзам догасы»н укыр иде,
Кәмәнд очын Гали ул дәм бакар иде.
Инәр ирде Гали, «Аллаһ!»- дир иде,
Сәхабәләр җөмлә казгырыр иде.
Йите көне һәм төне инәр иде,
Гәһ башы, гәһ азакы түнәр иде.
(Сүзлек: Кәмәнд — аркан; койуйә — коега; илә — һәм дә; иленә — кулына; инәр — иңәр; казгырыр — кайгырыр; гәһ -әле; азакы — аягы.)
Арканның очын «Кисекбаш китабы»нда Гали сәхабә коега бәйләп куйса, Г.Тукайның поэмасында батыр Карәхмәт аны Кисекбашның теленә бәйли. Г.Тукайның әсәре — сатира һәм юморга корылган, сатира жанрында язылган. Димәк, без аны нәзыйрә жанрында язылган дип һич кенә дә карый алмыйбыз. Ташбасма вариантында Гали бауны кыяга бәйләп куя:
Кәмәнд очын бер кыяйа баглады,
Ул Кисекбаш Дөлдөл илә аглады.»
Гали әйдер: «Мүмиддең, дотың ала,
Улә, кем, ул Хак Җәләй ярдәм кыла.
Кәмәнд очын Гали алды алына,
Аллаһ адын чук китерде деленә.
Игул-игүл коейә инде Гали,
Тәңренең Арсланы ул гәрчәк вәли.
Атага бакты, күрде, коейа ерак,
Кәндәвие идәр эче алдан бәррак.
Гали чон кәмәндне алдан куды,
«Исме-Әгъзам догасы»ны укыды.
Изәйде коейа яулак каты,
Китерерде тәкбир вә салаваты.
Йиде көн, йиде кичә изәйде,
Гәһ башы, гәһ аягы дүнрәйде.
Намаз вакыты улдәгын белер иде,
Күз очыйлә намазын кылыр иде.
Шөкер идәрде даимән ул Тәңрейә,
Садакыйлә, икърар илә, ихласилә.
Буң йирендә нидәендимәз иде,
Аңлуюбән кайгысын йиймәз иде.
(Сүзлек: Кыяйа — кыяга; баглады — бәйләде; аглады -елады; мүмиддең — ярдәм ит; дотың ала — кулга тот; улә -була; Җәләй — Ачык билгеле, Шиксез (Аллаһ); деленә -теленә; игүл-игүл — җеннәр белән тулы; инде — инде, төште; гәрчәк — тугры, чыннан да; ашага — түбәнгә; кәндәвие -ялгызы; бәррак — саф, чиста; куды — төшерде; изәйде -инде; яулак — бик тә; дүнрәйде — түбән асылынды; дәгын -тагын; очыйлә — очы белән; идәрде — итә иде; буң йирендә — моның җирендә; димәз — димәс; аңлуюбән — аңына килеп.)
Ташбасмадан китерелгән бу өзекнең соңгы ике бәете бүтән тип татар басмаларында һәм кулъязмаларында бөтенләй юк.
Татар әкиятләрендә Диюне эзләп тирән җир тишегенә яки коега төшкән батырлар бауны билләренә бәйлиләр. «Таң батыр» әкиятендә Дию, үзен эзләп төшүләрен күреп, коесының төбен тагын да тирәнрәк казый. «Кисекбаш китабы»нда Дию коесының бик тирән булуын өстәмә рәвештә автор Галинең сигезенче көндә генә аягының кое төбенә тигәнлеге белән дә белдерә:
Сигезенче көн азакы тигде йирә, Бер дәм ултырды Гали гаклын тирә.
Ташбасмада исә ул хакта болай язылган:
Сигез көндә аягы ирде йирә,
Бер сәгать утырды, кем, гаклын дирә.
(Сүзлек: Азакы — аягы; тигде йирә — җиргә тиде; бер дәм — бераз; тирә (дирә) — югалтып.)
Кое төбендә Гали батыр бер тимер ишек-капка таба һәм аны каерып ача, аннан Диюнең сараена керә. Галинең көче — аның Аллаһыга таянуында. Әсәрдә бу хакта туктаусыз әйтелеп барыла. Автор моның белән «Исме-Әгъзам догасы» һәм башка дога-зикрләрнең көче зурлыгын, батырларга да аларның ярдәм иткәнлеген Гали сәхабә хакындагы бу хыялый дастан белән дәлилләгәне аңлашылып тора. Әгәр дә «Исма-Әгъзам догасы»ның кайсы чорларда кем тарафыннан чыгарылуы һәм нинди суфи-дәрвишләр арасында киң таралыш тапканлыгы ачыкланылса, ул фактларны «Кисекбаш китабы»ның язылу вакытын һәм урынын да дөресрәк билгеләргә мөмкинлек ачылыр иде кебек Я.С.Әхмәтгалиева бу мәсьәләгә ачыклык кертергә омтылган. «Кисекбаш китабы»нең бер кулъязма нөсхәсендә «Ахи» дип аталган дәрвишләр сектасына хас үзенчәлекләргә игътибар иткән. «Ахи»лар,- дип яза ул,- шул исемдәге җәмгыять вәкилләре, XII гасырда Урта Азиядән чыгып, Болгар һәм Кече Азия якларына китә торган булганнар. Алар суфичылык поэзиясен таратканнар» (Шунда ук.- Б.277.). «Исме-Әгъзам догасы»н Мөхәммәд пәйгамбәргә нисбәт итү урта гасырлар суфичылык дәвереннән калган бер күренеш кенә икәнлеген дә билгеләргә кирәк. Ташбасма вариантта намаз укуга зур әһәмият бирелә. Гали сәхабә хәтта бау буйлап кое төбенә төшкән чагында да, намаз вакытын белеп, бишвакыт намазын күз ишарәсе белән булса да укып бара. Бу -әһәмиятле деталь. Бүтән басмаларда һәм татар кулъязмаларында ул хактагы бәетләр теркәлмәгән, әмма Галинең кое төбенә ирешкәч, акылына килүгә, беренче эше — сәҗдә итүдән, ягъни намаз укудан гыйбәрәт.
Галинең таклы килде, ачды кузен,
Сәҗдәгә барды, Хакта орды йөзен.
Бу бәет ташбасмада юк. Моның сәбәбен редакцион үзгәртелеш белән дә аңлатырга мөмкин. Әмма кое төбендә намаз уку шәригать кысаларына сыймый. Суфилар намазны күңел белән башкаруны гадәти кабул ителгәнчә укудан өстенрәк күргәннәр һәм дөресрәк дип санаганнар. Монда мөгаен шушы фәлсәфә игътибарда тотыла торгандыр.
Алга таба да әсәрнең басмаларындагы вакыйгалар бер үк төрле дәвам итә, әмма ташбасмада да, гадәти басмада да, ягъни икесендә дә шигъри юллар берникадәр үзенчәлекле бирелгәннәр:
Җыелма хәрефле басмаларда:
Гали бакты, күрде бер тимер капут,
Сәҗдә кылды, Тәңрегә кылды тапуг.
Ташбасмада:
Гали күрде анда бер дәмур капу,
Сәҗдәйә варды, Хака кылды тапу.
(Сүзлек: Капут — капка; тапуг (тапу) — табыну; дәмур капу — тимер капка.)
Аллаһы тәгаләне Тәңре һәм Хак вариантларында бирү ике тип басмаларда да төрле урыннарда бердәй диярлек очрыйлар. Шунлыктан моның безнең тема өчен артык әһәмияте юк икәнен белдереп узарга кирәк.
Г.Тукай исә үз поэмасында Карәхмәтне, кое төбенә төшүгә, акылын җыеп, күзен ачканнан соң шунда ук бер сарай алдында торганын күргән итеп сурәтли. «Кисекбаш китабы»ның авторыннан аермалы буларак, Г.Тукайның максаты башка, аңа Казан халкы тормышын сатирик планда сурәтләү өчен көлке элементлары кирәк. Шунлыктан ул Диюнең сараен татар дөньясының реаль вакыйгалары ярдәмендә тасвирлап, «мондый сарай салмагандыр Кәчимский Ибрай» дип Казанда вәисевчеләргә үз йортын биргән, ахырда эчеп-исереп юлдан чыккан Касыймов Ибраһимны телгә ала (Р.Гайнанов. Искәрмәләр һәм аңлатмалар // Габдулла Тукай. Әсәрләр биш томда.- Т.1. — Казан: Татар.кит.нәшр., 1985.- Б. 385.). Әмма бу бер сүз уйнату гына. Г.Тукайның максаты бөтенләй башка, Диюнең дә әллә нәрсә яки кем түгел, бәлки шушы ук халык арасындагы тискәре адәмнәрдән икәнлеген искәртү. Аның каһарманы сарай капкасының башында язулы такта күреп ала, анда:
«Монда сакин бужи фирка җания,
Табигыйннәр мәзһәбе Гайнания»,-
дигән сүзләрне укый. Шунда ук укучы күңелендә ассоциатив чагыштыру туа һәм ул Диюнең кемлеген төшенеп ала. Бу — үзен Болгар ханнары варисы, болгарга килгән табигыйннар нәселеннән булган әүлия дип йөрткән, мөридләреннән «божий фирка, божий полк» оештырган, урыс христианнарының староверлар группасы һәм аларның тәгълиматлары белән әшнәлек иткән сектантлар төркеме башлыгы ишан Гайнан Вәисев. Татар мифларында һәм әкиятләрендә Дию ничек хатын-кызларны урласа, Гайнан Вәисев тә, җитмәсә, шушындый ук оятсызлыкка барган, Самарадан килгән Зиннәтулла сәүдәгәрнең хатынын көчләп үзенә алып калган (Шунда ук). Шуның өчен дә Г.Тукай вәисовчеләрнең «божий фирка наҗия»сен, ягъни 120
«коткаручы божий төркеме» дип аталган группаларының исемен дә оста рәвештә үзгәртеп куя. «Наҗия», ягъни коткаручы сүзе урынына «җания», ягъни җинәятьче дигән сүзне файдалана һәм шулай сүз уйнату ярдәмендә «җинаятьче божий төркеме» дигән атама китереп чыгара. Шагыйрь хәтта «божий» сүзен дә Аллаһка алыштырмый. Беренчедән, вәисевчеләр үзләре үк «божий» сүзен кулланганнар, хәтта Вәисовнең йортын сарай дип атап, анда автономия һәм үз законнарын игълан итеп, капка башларына шушындый ук язулы такта да элеп куйганнар, киекчедән, татар укучысы өчен Аллаһ сүзе тирәсендә сүз уйнату мәгънәсезлеген Г.Тукай яхшы аңлаган. Шулай итеп, Гайнан Вәисевнең фатир буларак урнашып та үзенә үзләштерелгән Касымов Ибраһимның йорты Г.Тукайның сатирасында Диюнең сараена әверелә. Бу йорт Казаңда, Яңа бистәдә яңа гына салынган була. Аның ишеге өстендә зур вывеска эленгән һәм урысча: «Всего мира государственный молитвенный дом. Автономное духовное управление и канцелярия Сардара Ваисовского божьего полка «Мусульманская Академия»- дип ялган. Карәхмәт шуның капкасын кубарып ача да, тиз-тиз эчкә таба керә.
«Кисекбаш китабы»ның дәвамында да Гали батыр Диюнең сараена үтә һәм анда елый-елый намаз укучы бер хатынны күрә һәм аның Кисекбашның хәлале икәнлеген аңлап ала:
Тартты, кубарды, күрде олуг сарай,
Бер хатын ултырмыш ирде — йөзе ай.
Йөзе күрке сарайга нур әйләмеш,
Тәңренең гыйшкы җанга кәр әйләмеш.
Намаз укыр ул Ахирәт хатыны,
Аһ итәр, күккә чыкар һәм төтене.
Күз яше сәҗдә йирен болгамыш,
Ул Кисекбашның, хәлале бу, имеш.
(Сүзлек: Ултырмыш — утыра иде; кяр — мөнәсәбәт, йоккан; чыкар — чыгар; төтене — тыны.)
Автор писхологик моментка аеруча зур игътибар бирә. Кисекбашның хатынын изге итеп кенә күрсәтеп калмый, бәлки аның Аллаһы алдында үтенеп сәҗдә иткәнендә намаз урынын күз яше белән болгавына, ягъни күз яшенә батыруына игътибарны юнәлтә. Мондый кешене Гали сәхабә кебек Аллаһының Арысланы коткармый кала алмый. Ул гына да түгел, Кисекбашның хәлале Ахирәт хатыны да икән. Ахирәт хатыны дип Ислам дөньясында истикыймәт һәм гыйбәдәт белән даим шөгыльләнүчеләрне атаганнар. Аның аһын Аллаһы ишетми калмый, аһының төтене, ягъни хәбәре күккә чыга. Бу хатынның чибәрлеге дә таңга калдырырлык, ай йөзле, хәтта сарайны да нурга тутырып тора. Ай йөзле метафорасы татар әдәбиятында чибәрлекнең тиңсезлеген сурәтләү өчен кулланыла. Ул бөтен Көнчыгыш әдәбиятларына да хас күренеш. Чибәрлекле якты айга, йолдызларга, хәтта кояшка тиңләү очраклары да бар. Дастанда исә ай белән чагыштыру юкка гына сайлап алынмаган. Мөселманнар өчен айны Ислам атрибуты итеп карау гомумбилгеле факт. Изге сугышны үзәк итеп алган автор һәр метафораны Ислам дөньясы белән бәйле чикләрдә куллана, шуның белән күтәрелгән теманы тагын да киңрәк һәм тирәнрәк ачуга ирешә. Ташбасмада да бу чагыштырулар саклана:
Капуы купарды, күрде бер сарай,
Ул сарайда бер хатын вар санга ай.
Хуш намаз кылыр ул Ахирәт хатыны,
Аһ идәчәк күккә чыкар төтене.
Күкчек йөзе сарайы нур әйләмеш,
Тәңре гыйшкы күңленә яр әйләмеш.
Сәҗдәсе яшь илә һәм тулылмыш,
Ул Кисекбашның хәлале бу имеш.
(Сүзлек: Капуы — капкасын; купрады — кубарды; санга ай — ай санында; күкчек — күркәм; тулылмыш- тулган.)
Монда бәетләрнең урыннарын алмаштырылган, Кисекбаш хатынының намаз укуы аның диндарлыгын ныграк сиздерер өчен алга чыгарылган. Аның таянычы -Аллаһыга мәхәббәте икән, аның шушы гыйшкы үзенә ирен яры итү сәбәбеннән дә сулмаган. Автор моны махсус рәвештә белдереп уза. Укучыда, әгәр бу хатын Тәңрегә мәхәббәтен саклаган икән, димәк үзенең сафлыгын да югалтмаган дигән фикер уянмый калмый. Юкса бу хатынны ни өчен Гали коткарырга тиеш соң әле? Автор аның Дию кулында һичшиксез бер гаепсез тоткын булуын белдерергә тиеш.
Г.Тукай да үз поэмасында Кисекбашның хәлален, ягъни бу персонажның прототибы булган Самара сәүдәгәре Зиннәтулланың хатыны образын шулай ук изге итеп сурәтли, урыны-урыны белән «Кисекбаш китабы»ндагы шигъри юлларны, хәтта бәетләрне дә куллана. Моңа игътибар иткән Ш.Ш.Абилов мондый фикер белдерә: «У Тукая же на первом плане не подражание, даже не породил на старое, общеизвестное произведение («Кисекбаш китабы» — Ф.Я.), а сатира на общественные явления, пороки социальной жизни. Только с этой целью Тукай использовал скелет, форму стихотвторной книги о Кисекбаше» (Абилов Ш.Ш. Указ произв.- С. 170). Ул — хаклы. Кызганыч, Г.Тукайның бу поэмасын кайбер галимнәр әле хәзергә кадәр аңлап җиткермиләр. Хәтта Р.Исламов та аның жанрын хаталанып нәзыйрә дип билгели (Исламов Р.Ф. Күрсәт, хезмәт.- Б.77.). Хәер, татар әдәбият белеме фәнендә бу рәвешле хаталы аңлату урын алган, Г,Тукай «поэмасы «Кисекбаш» әсәренә пародик нәзыйрә рәвешендә язылган» дип белдерелгән (Коллектив. Әдәбият белеме сүзлеге.- Б. 124.). Әмма Г.Тукай үз чорындагы Казан тормышындагы вакыйгаларны махсус рәвештә «Кисекбаш китабы» кысаларына кертә, андагы образлар һәм вакыйгалар белән тәңгәл куя. Бер популяр әсәр, бу очракта, икенчесенең, яңа әсәрнең дә популярлашуына китергән. Дөрес, Г.Тукайдан соң да бу темага әйләнеп кайту очраклары булган (Шунда ук.- Б.77-78.) . Димәк, Г.Тукай ижаты тәэсирендә бу тема күп кенә шагыйрьләрнең күңелен кузгатып торган, яңа әсәр язарга рухландырган дигән сүз. Нәзыйрә жанрын А.Бертельс «шигъри җавап» буларак карый, Әмир Хөсрәү Дәхләви (1253-1325) һәм Галишир Нәваи (1441-1501) тарафыннан Низами Гәҗнәвиның (1141-1209 нче еллар тирәсендә яшәгән) «Көллиятул-Хамсә» (1203 нче елда тәмам) дигән гомум исем астында тупланган биш поэма-дастанына Нәзыйрәләр язылганлыгын искә ала, нәзыйрә жанры хакында фикерләрен белдереп уза. «Әти «ответы»,- дип яза ул «шигъри җавап» буларак үсеш алган нәзыйрә жанры хакында,- представляли собой поэмы, в которых сохранены почти все основные персонажи и сюжетные линии частей «Пятерицы», и отличаются только изложение и трактовка» (Бертельс А. Низами. // Низами. Пять поэм.- М.: Изд-ство «Правда», 1988.- С.13.). Чыннан да нәзыйрә жанрында иҗат итүчеләр үзләреннән алда яшәп узган гомумбилгеле әсәрне «тормыш материалы» буларак алалар һәм аны үзләренчә, үз йөрәкләре аша уздырып, үз вариантлары буларак укучыга тәкъдим итәләр. Аны әдәби эшкәртү буларак та аңларга мөмкин. Әмма «шигъри җавап» дигән төшенчә уңышлырак һәм хакыйкатькә туры килә. Шунсын да истән чыгарырга ярамый, Г.Тукай үз поэмасына «Печән базары» исемен бирә. «Яңа Кисекбаш» — аның икенче аталышы. Шушы рәвешле ике исем белән белдереп, шагыйрь укучының исенә махсус рәвештә «Кисекбаш китабы»н төшерә.
Борынгы әсәрне мәдрәсәләрдә үк укып килгән халык аны әллә кайчан ятлап бетергән диярлек. Яңа әсәр белән танышканда укучы искесен дә хәтердән интуитив рәвештә чагыштырып бара. Охшаш бәетләр очрауга, ул иске агымга кереп китә. Ә Г.Тукай аның хәтере яңарудан туган «күңел адашуын» бик оста файдаланып, поэма геройларын бөтенләй икенче агымга алып керә, үз чорының вакыйгаларын сурәтли башлый. Әкияти, мифик вакыйгалар шул ук вакытта реальләшәләр, ә тормыш вакыйгалары мифологиягә әверелеп китә. Шуның белән образлылык арта, вакыйгалар тагын да конкретлаша төшә. Г.Тукай әсәренең нигезенә реаль тормыш фактларын гына ала, аларны бер сюжет кысаларында бергә туплый, ягъни шул реаль тормыш фактларын мифологик вакыйгалар кысасына әдәби уйдырма алымы ярдәмендә кертә. Шуның белән ул укучыны обсолют хакыйкать дип кабул ителергә тиешле фикер йомгагына китерә. Бу исә Г.Тукайның үз чоры реаль тормышын мифка әверелдерүеннән килә. «А миф всегда делает упор в факты, существующие как именно факты,- дип яза мифның барлыкка килүе хакында А.Ф.Лосев.- Их бытие -абсолютное бытие» (Лосев.А.Ф. Күрсәтелгән хезмәт.- Б.38.). Г.Тукайның поэмасында реаль тормыш фактлары булуыннан чыгып, конкрет вакыйгалар сурәтләнүгә карамастан, нәкъ тормышта шулай булган, Зиннәтулла сәүдәгәрнең башы Казан буйлап тәгәрәп йөргән, Карәхмәт исә Гайнан Вәисевтән аңа хатынын алып биргән дип уйлау хата булыр иде. Шулай ук Тукай әсәрен реализмнан аерып кую да ялгышуга китерә. Чөнки бу поэмада турыдан-туры реаль тормышның чагылышын күрәбез, әмма ул чагылыш романтик рухта түгел, бәлки чынбарлыкның мифик хакыйкать кысаларындагы чагылышы. Бу очракта А.Ф.Лосевның тагын да бер фикерен искә алмый мөмкин түгел: «… Мифическая действительность,- ди ул,- есть подлинная действительность, не метафорическая, не иносказательная, но совершенно самостоятельная, доподлинная, которую нужно понимать так, как она есть, совершенно наивно и буквально» (Шунда ук.- Б.47.). Г.Тукайның мәкаләләрендә үзе үк әкият дип тәнкыйть иткән «Кисекбаш китабы»н да шушы фәнни караштан чыгып кабул итәргә кирәк.
«Кисекбаш китабы»нда бәян ителгәнчә, Гали сәхабә тагын да бер сарайны күреп ала. Анда биш йөз мөселман тоткынлыкта ята икән. Көн дә дию аларның бишесен ашап бара, инде шул рәвешле биш йөз кешенең башына җиткән. Алар Гали сәхабәдән ярдәм үтенәләр:
Гали күрде янә бер олуг сарай,
Анда биш йөз мөселман баглы егьлай.
Барчасының ил-азакы баглыдыр,
Дию илендин чигәрләр лаглыдыр.
Чагырыштылар: «Йа Гали, кем, дад, — дию, —
Дию илендин безгә мәдәт», — тию.
(Сүзлек: Баглы егьлай — бәйле елар; ил-азакы — кул-аягы; чикәрләр — күкрәкләр, йөрәкләр; даглыдыр — кызган тимер белән басылган тамгалыдыр, ягъни кайгылыдыр, мөһерледер; чагырыштылар — чакырдылар, эндәштеләр, чакырыштылар; дад — бирче; илендин — кулыннан; мәдәт -ярдәм.)
Шунсы әһәмиятле, ташбасмада бу тоткын мөселманнарның сөнни мәзһәбеннән булуларына да басым ясала. Бу факт исә «Кисекбаш китабы»ның авторы да шушы дини юнәлеш вәкиле булганлыгын ачыкларга ярдәм итә. Фарсы теленнән кергән дад сүзе исә бирче вариантында булмыйча, икенче мәгънәсендә, фөрйад дип, ягъни аһ-зар итү дип кулланылган. Ә бу факт шулай ук уйланырга мәҗбүр итә. Кулъязмаларда һәм бүтән төр басмаларда дад сүзе һичшиксез бирче мәгънәсендә кулланылган, ягъни ул мөселманнар: «Йа Гали, кем, бирче, диеп, Дию кулыннан безгә ярдәм»,- дип кычкыралар. Әгәр дә дад сүзе фөрйад, ягъни аһ-зар мәгънәсендә кулланылса, ул вакытта: «Йа Гали, кем, аһ-зар, диеп, Дию кулыннан безгә ярдәм»,-дип кычкыргандай мәгънәсез шигъри юллар буларак фикер буталчыклыгы тудырыр иде. Мөгаен бу сүз соңгырак дәвер татар укучысы өчен анлаешсыз булгандыр. Шунлыктан дад сүзе кайбер татар кулъязмаларында дадә, азат сүзләре белән алыштырылганнар (Ахметгалиева Я.С. Исследование… — С.130.). Ә тәнкыйди текстны башкаручы Я.С.Әхмәтгалиева аны гадел мәгънәсендә аңлаган, бу ялгышу хәтта урысчага тәрҗемә итүче С.Ивановның хезмәтендә дә күренә (Шунда ук.- Б.146.). Әйе, сүзлекләрдә дад сүзенең гадел, гаделлек мәгънәләре дә бар. Шуңадыр тәнкыйди текста бу бәетнең икенче юлыда бир сүзе өстәлеп, ул: «Див илендин бир безгә мәдәт»,- дип бирелгән (Шунда ук.- Б.130.). Әлбәттә борынгы текстны кирәгенчә аңлап бетерүе кыен, шактый эзләнгәннән соң да чарасыз калган очраклар булгалый. Төрек сөйләшенә хас сүзләр төрки гыйбәрәләр белән алыштырыла. Дөрес, текстология фәне үсешендә ул кимчелекләр мөмкин кадәренчә төзәтелә бара. Ташбасмада дад сүзе урынына фөрйад сүзе язылу ул басманың махсус төркиләштерелүе хакында сөйләмиме икән? Ягъни, әсәр әллә әүвәле төрекчә булып, аннан соң гына татарчалаштырылмадымы дигән сораулар да куелылырга мөмкин. Чөнки фән өчен бу мәсьәләләрнең әһәмияте бар. Шулай да һич истән чыгарырга ярамый, борынгы әдәби әсәрләр, алар Урта яки Кече Азиядә, яисә Кырымда яки Идел буенда язылмасыннар, гомум бер төрки әдәби тел нигезендә иҗат ителгәннәр. Ә гомумәдәби телнең нигезендә Харәзм сөйләше ята. Әйе, аермалыклар да юк түгел. Һәр шагыйрь үз халкына хас сүзләрне, формаларны да кулланмый калмаган. Күчерүчеләрнең дә сүзләрне алыштырырга, үз сөйләмнәренә хас формаларны куллануга каршы булмаганнар. Әмма андый миллиләшү, күзәтүләребез буенча, бигрәк тә ХVII нче йөздән генә көч алып, XIX нчы гасыр ахырында, XX нче йөз башларында гына хәл ителгән. Әмма шул ук вакытта төркичелек, төрки халыкларының бердәмлеге, «тел берләштерү» хәрәкәтләре дә башланып киткән (Карагыз: Мухамметдинов Р.Ф. Зарождение и эволюция тюркизма. — Казань: «Заман», 1996.- С.26-51.).
Гали аннан күрде, кем, бер үведә,
Биш йөз сөнни мөселман борадарә,
Әлләре-буеннары баглы дорыр,
Дию эленнән чикәре таглы дорыр.
Чөн Галине күрделәр бичаралар,
Диделәр: «Каршы сиңа варалар!»
Анлар әйдер: «Йа Гали, фөрйад, дию,
Бу Дию эленнән безе кортар!»- дию.
(Сүзлек: Үведә — өендә, өйдә; борадарә — туганнар; әлләре-буеннары — куллары-буйлары; баглы — бәйле; эленнән — кулыннан; чикәре — күкрәкләре, йөрәкләре; таглы -тамгалы, мөһерле, кайгылы; варалар — баралар (барабыз); кортар — ал, коткар.)
Ташбасмада мөселманнарны сөнниләр дип белдерү махсус бирелгән булырга кирәк, чөнки Ислам дөньясында шыгый мәзһәбендәгеләр белән сөнни мәзһәбендәгеләр арасында тавыш-гауга гына түгел, сугышлар да булып торгалаган. Чөнки сөнни мәзһәбе официаль дини даирәләр тарафыннан яклау тапкан, шыгыйлар мәзһәбе берничә гасыр буена куылуга, кысрыклауга дучар ителгән, бары тик ХV-ХVI нчы гасырларда кызылбашлар хәрәкәте нәтиҗәсендә коч алган һәм ныгып урнашкан. Бу фактлар исә әсәрнең һичшиксез сөнни мәзһәбе җирлегендә мәйданга чыкканлыгын билгеләргә мөмкинлек бирә, Тәбриз шәһәренең исә шыгыйларның Иран Әзербайҗаны башкаласы икәнлеге дә яхшы мәгълүм.
Г.Тукай уз поэмасында Диюгә, ягъни Гайнан Вәисевкә тоткынлыкка төшүчеләр итеп аның ахмак мөридләрен сурәтли. Аларның шулай ук аяк-куллары богаулы булуын гына искәртеп калмый, бәлки шушы тоткынлыкларына сөенүләрен, догалар укулырын да яза һәм моның бер җенләнү икәнлегенә игътибар юнәлтә:
Анда биш йөзләп мөселман тулы,
Баглыдыр һәрберсенең аяк-кулы.
«Алла-Алла! Саклый күр угдин!»- диләр,
«Кыл Шәфәгать, я Баһаветдин!»- диләр.
Сикерәләр, җенләнәләр үзләре,
Һәм акайган коточарлык күзләре.
Г.Тукай искә алган Баһаветдин — Гайнан Вәисевнең атасы, вәисиләр төркеменә нигез салучы ишан, үзен шәех Баһаветдин (1819-1894) дип йөрткән зат. Аның XIX нчы йөздә Урта Азиядә оешкан шәех Баһаулла тарикатенә катнашы юк. Баһаветдин Вәисев үзен Болгар дәүләтенең варисы буларак игълат итә һәм, мөридләр җыеп, аларга үзенең сәяси һәм дини фикерләренең тупланмасы булган мөнәҗәтләрен укый-укыта, һәртөрле салым һәм налогларны түләмәскә, бәлки үзенә бәйгыт биреп, кабат торгызылачак Болгар дәүләтенең киләчәге өчен җан атарга чакыра.
Баһаветдиннең үз асыл фамилиясе — Хәмзин. Ул Казан губернасы Зөя өязе Мулла иле авылында туган. Озак вакытлар Урта Азиядә яшәгән. Шул чорларда кискен болгарчы булып алган һәм әүлиялеккә, хәтта пәйгамбәрлеккә дә дәгьвә кылырга уйлаган булырга кирәк. Үзен Мөхәммәд пәйгамбәр заманында яшәгән, суфичылыкның нигезен салучы саналган легендар Вәйсел-Карани нәселенә ясалма тоташтырып, Хәмзин дигән фамилиясен Вәисевкә алыштырган. Казанга шул рәвешле Баһаветдин шәех Вәисов буларак кайтып төшә һәм Саф Ислам тәгълиматы дип үзенең дини-сәяси карашларын игълан итә, газыйлык дәгьвә кыла башлый. Бу вакытларда хөкүмәт тарафыннан шактый кысырыклауга түзәргә мәҗбүр булган татар халкының күп кенә вәкилләре, Казан һәм Казан тирәсендәге авыл кешеләре аңа ияреп китәләр. 1862 нче елда Баһаветдин ишан Вәисев гыйбәдәт йорты ача, аны шуннан бирле Баһави ишан дип атый башлыйлар (Гайнетдинов М. «Баһаветдин Вәисев» // Татар әдәбияты тарихы. Алты томда.- Т.2.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1985.-Б.473-474.). Бу башбаштакның кулында камчы булып, Мәскәү һәм С.-Петербург кебек шәһәрләргә китеп, анда эчеп ятканнары да тарихлардан мәгълүм.
Вәисевчеләр хөкүмәт тарафыннан расалана торган муллаларны танымаганнар, солдатка бармаганнар, алынсалар да боерыкларны үтәмәскә тиеш булганнар. Аның дини-сәяси эшчәнлеге урыс хөкемәтенә каршы дип табыла һәм гомеренең күп өлешен Себер сөргенендә «староверлар» арасында уздыра, дини тәгълиматларына аларның өйрәтмәләрен дә нигез итеп ала. Гайнан Вәисев аның юлын дәвам итә.
1908 нче елда Казанда Типо-литогрфия И.В.Ермолаеваның (әүвәле Ключников басмаханәсе) типографиясендә Габдулла Килдешевнең «Гайнан Вәисевнең тозагы» дигән рисаләсе уртакул зурлыкта 63 сәхифә күләмендә басылып чыга. Ф.Әмирханның истәлекләреннән билгеле булганча, Г.Тукай үз поэмасын «ислахчылар»ның «әдәбият-сәгать түгәрәге» җыелышында 1908 нче елның октябрь башында беренче тапкыр укый, шуннан соң әсәре китап булып бер-бер артлы ике нәшриятта шул ук елны бастырылып таратыла. Поэманы аерым китап буларак беренче булып Гыйльметдин Шәрәф 22 нче октябрьдә үк ул вакыт өчен иң күп саналган биш мең тираж белән чыгара һәм бер ай дигәндә сатып та бетерә. Аңа кадәр вәисевчеләр хакында «Бәянел-Хак» һәм «Йолдыз» газеталарында зур-зур мәкаләләр басыла. Г.Тукай һичшиксез алар белән яхшы таныш булган.
Г.Килдешев үзенең Гайнан Вәисов тозагына ни рәвешле эләгүен, ничек алдануын һәм мэрияләренең байлыгын шәехенең үз максатларында гына исраф итүен бәйнә-бәйнә сөйләп чыга. «Бән кәминә Габдулла бине Исмәгыйль Килдишев 1905 нче елның көзеннән башлап, ошбу ел апреленең унсигезенә кадәр узене шәригать вә тарикать сахибе диеп игълан итеп йөрүче Гайнан Вәисевнен былчырак итәгенә ябышып, аувәрә булып йөрмеш идем» (Килдешев Г.Гайнан Вәисов тозагы.- Казан: И.В.Ермолаев типогрфиясе, 1908.- Б.2.),- дип белдерә автор үзе хакында.
Гайнан Вәисев үз төркеменнән башка һәммә мөселманнарны да кәфер дип игълан итү белән әтисе Баһаветдиннең эшен дәвәм иткән дуамал, надан һәм белемсез бер кеше булып чыга. Ул үзен шәех һәм хәтта мөфти итә. Мөридләренә һәрдаим колларым дип эндәшеп, аларны чыннан да коллары дәрәҗәсенә төшереп бетерә. Ә ул колларының хатыннарын җарияләре хисабына кертә. Билгеле булганча, Г.Тукай, Уральскидан Казанга 1907 нче елда килгәч, электә үзен асрамага алган үги әнисе Газизәне эзләп таба, ул вакытта Тукайның үги әтисе Мөхәммәдвәли үлгән, Газизә исә Гайнан Вәисевнең бер мөриденә кияүгә чыккан булган. Аның бик тә усал һәм башбаштак кылануын Тукай белеп ала. Үги әнисе Газизә дә Тукай белән аулакта гына очраша һәм шагыйрь аның авыр хәлен аңлап ала. Шушы фактка игътибар итеп, тукайчы И.З.Нуруллин бу хакта: «Ничек булса да булган, Гайнан ишан Вәисев Тукай хыялында «Кисекбаш китабы»ндагы дию булып җанлана башлаган» (Нуруллин И.З.Габдулла Тукай. К.: Тат. кит. нәшр., 1979.- Б.173-174),- дип белдерә.
Гайнан Вәисев үз мөридләренең санын арттыру һәм малны күбрәк туплар өчен һәртөрле сафсатаны файдалана. Аның: «Тиз заманда татарлар, татарлар гына түгел, бөтен йир йөзе мөселманнары безнең «фирка наҗия»мезгә тибагь булачаклар!» (Килдешев Г.И. Күр. хезмәт.- Б.20.)- дип шапырынулары мөридләрен рухландыра торган булган. Гайнан Вәисев үз тәгълиматын һәм сәяси фикерләрен бервакытта да кәгазьгә теркәмәгән, гыйлем-мәгърифәтне кирәкле гамәлгә санамаган. Дәрвишләре белән сохбәте кичке якта башланып, иртәнге сәгать өчләргә-дүртләргә кадәр дәвам иткән. Тәгълиматлары аерым теркәлеп барылмау сәбәпле, аның фикерләре үзгәргән саен, тәгълиаты да үзгәреш кичергән. Ул хәтта бүген бер төрле, ә иртәгә башкача, бөтенләй капма-каршы фикер әйтә алган, мөридләрен ничек үзенә кирәк, шулай бутаган. Әгәр дә капма-каршы фикерләрен акыллырак мөридләре сизенсәләр, ул аларны шунда ук томаналыкта, үзенә һәм Аллаһыга дошманлыкта гаепләгән.
Г.Тукай исә поэмасында вәисевчеләрнең диваналыкларын курыкмый сурәтләп бирә. Аларның зикер әйтүләрен җенләнү дип белдерә. Г.Халитнең язуына караганда, Г.Тукайньщ бу поэмасында «әдәби породия белән иҗтимагый сатира чын мәгънәсендә реалистик бердәмлек һәм яңгыраш ала» (Халит Г. Габдулла Тукай. // Татар әдәбияты тарихы. Алты томда.- Т.З.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1986.- Б. 120.). Г.Тукайның әсәреннән күренгәнчә, вәисевчеләр Баһави ишанны пәйгамбәр урынына күргәннәр, аның Ахирәт көнендә үзләрен тәмуг утыннан йолып алачагына ышанучылар итеп тасвирлый. Бу — әдипнең аларга биргән бәясе. Гайнан Вәисевнең үзләрен харап иткәнлеген аңлый башлаган мөридләренең бер-бер артлы зарлануларын һәм матбугатка барсын да бәян итеп язуларын Г.Тукай искәртми калмый. Поэмада вакыйгаларда, Карәхмәтне күреп алуга, Дию тозагында калучы шул мөселманнарның батырдан мәрхәмәт үтенә башлауларын яза.
«Мәрхәмәт ит, и Карәхмәт, безгә син,
Безне коткар, из Диюнең измәсен.
Һәр минут үткән саен без куркуда:
Бу Дию һәр көн бишәр адәм суя.
Күп идек без былтыр, үткән көз генә,
Инде калды барчабыз биш йөз генә».
Бу юлларны укыганда Г.Килдешевнең Гайнан Вәисев хакында язганнарының хаклыгы күз алдына килеп баса. Ул аларны капчылары белән кыйнаган, ничек мөмкин, шулай изгән. Үз мөридләренә: «…Теләсәм ни эшләтәм, сатсам — пүлем, асырасам — колым!»- дип кенә караган (Килдешев Г.И. Күр. хезмәт.- Б.34.). Гайнан Вәисев кемне генә ачуланмасын, аңа кәфер ярлыгын тага торган булган. Аның андый зәһәрлеге наданлыгыннан һәм үзен әллә кемгә куюдан, минминлегеннән килгән. Үзенең кулыннан кеше кимсетү, мөридләрен талаудан артыгы килмәгән Гайнан шул рәвешле хәтта халык телендә дә Дию белән тәңгәл куела, ә мөридләренең ахмаклыгы һәм куркаклыгы «Кисекбаш китабы»ндагы вакыйгаларны искә төшерә. Анда да Дию тоткынындагы мөселманнар Галигә зарланалар:
«Мең идек җөмләмез, биш йөз куйды,
Көн дә бишемезе суюбән йийды!»
(Сүзлек: Җөмләмез — барчабыз; йийды — ашады.)
Тәнкыйди текста исә шушы тоткынлыктагы мөселманнарның бу сүзләре вакыйгаларны сурәтләгән өч бәеттән соң гына килә. Ташбасмада шушы ук шигъри юллар бераз башкача бирелгәннәр:
«Биш бең идек, биш йөземезе куйды,
Көн дә йөз кешенең күзләрен йийды!»
(Сүзлек: Бең — мең; куйды — калдырды.)
Монда йөз кешенең күзләрен түгел, гәүдәсен ашады дигәндә дөресрәк булыр иде. Мөгаен әсәрне күчерүче хата ясагандыр?
«Кисекбаш китабы»нда тасвир ителгәнчә, Дию тоткынындагы мөселманнар янында Мөхәммәд пәйгамбәр могҗиза белән булып китәргә өлгергән икән инде һәм котылачакларын да белдергән. Алар шуның аркасында Галине килер дип көткәннәр.
Гали әйде: «Кем тиде мени сезә?»
Монлар әйде: «Мостафа кәлде безә.
Бу сәгать монда кәлер, тиде,
Бу Дию аның илендин үлер, тиде».
Бу юлларда фикери ишарә белән Мөхәммәд пәйгамбәрнең могҗизалары искә төшерелә. Аның мигьраҗда булуы нәкъ шушындый могҗизаларыннан санала. Автор әсәрен шушы рәвешле тулысыңча мифик хаятка кора. Мөхәммәт пәйгамбәр дә шушы рәвешле тылсым иясе, мөселманнарны чын күңеленнән яклаучы итеп сурәтләнелә. Әсәрне тыңлаучыга яисә укучыга аның нәкъ андый булуы кирәк. Шунлыктан, тоткын мөселманнар белән Галинең сөйләшүенең ахырында автор мәкаль дәрәҗәсенә җиткерелгән сүзләр белән шигъри бәет урнаштыра:
Зәһи ир кем, сүзе аның өн килә,
Җөмлә пинһан эшләре мәгълүм ула.
(Сүзлек: Зәһи — нинди, лаеклы; җөмлә пинһан — барча яшерен.)
Тәнкыйди текста өн килә сүзләре урынына кулъязмалардагы борын, ягъни алдан килә варианты алынган. Ташбасмада ул бәет бөтенләй дә юк.
Бу шигъри юлларда автор данлыклы кешенең кемлеге һәм ниндилеге хакындагы хәбәрнең үзеннән алда ук халыкка килеп ирешүен әйтә. «Сүзе аның өн килә» дигәндә, аның турындагы сүзләрнең өне-авазы алдан йөрүе күздә тотыла. Бу бәет халык арасында мәкаль буларак йөргән булырга тиеш. Моны борынгы чыганаклар нигезендә тикшерәсе бар. Автор аны юкка гына телгә алмаганлыгы аңлашылып тора. Героик эпоста ул сүзләр һичшиксез кирәк. Аларның психологик тәэсир көче зур. Автор шушы сүзләрне бирү өчен махсус рәвештә тоткын мөселманнар белән Гали сәхабәнең сөйләшүен, Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәбәр бирүе вакыйгаларын язып үткәнлеге аңлашыла. Юкса, әсәрне укучыда яки тыңлаучыда сорау да туарга мөмкин: әгәр дә Мөхәммәд аларга килеп хәбәр бирә алгач, нигә үзләрен тоткынлыктан коткармады икән? һәм менә шушы мәкальнең әсәрдә телгә алынуына, ул сорау юкка чыга. Ташбасма вариантны төзүчеләр исә аның әһәмиятен яки искә алмаганнар, яисә аңламый төшереп калдырганнар дигән фикер туа. Ул вариантта Гали сәхабә, тоткыннарның җавабын ишетүгә, Диюне йоклап яткан сараена кереп китә:
Гали әйдер: «Бәне кем диде сезә?»
Аллар әйдер: «Мостафа кәлде безә.
Безә диде, Гали бунда кәлисәр,
Бу диюнең алыннан сезе алисәр!»
Сәчрәде, кәчде Гали бер сарайа,
Күрде: бер Дию, кем, беңзәр манарайа.
(Сүзлек: Сезә — сезгә; кәдце — килде; кәлисәр — килер; алыннан — кулыннан; алисәр — алыр; сәчрәде — кинәт китте, сикереп торды; кәчде — кичте, узды, җитте; сарайа — сарайга; беңзәр манарайа — манарага охшаш.)
Гали сәхабә әүвәле, вакыйгаларның сурәтләнелешенән аңлашылганча, тоткыннарны богауларыннан чишми, Дию белән сугышырга китә. Моның сәбәбе мөгаен ул вакытлардагы йола һәм кабул ителгән канун белән генә аңлатылырга мөмкиндер. Дошманны җиңгәч кенә аның мал-мөлкәте синеке, хәтта коллары да. Монда шул канун искә алынадыр дигән фикер туа.
Борынгы халыкларда дошманнарын явыз көчкә тиңләү табигый хәл булган. «Кисекбаш китабы»нда Дию нәкъ менә шул рольне башкара. Дошман образын тулысыңча гәүдәләндерү өчен хезмәт итә. Ул гына да түгел, Дию бу очракта Исламның да дошманы. Шунлыктан мөселманнарны җәбер итүе, аларның бер Кисекбаш һәм аның хатыны гына түгел, биш йөз, хәтта биш мең һәм аннан да күбрәк булуы әсәрнең мәгънәсен мөэминнәр өчен арттыра. Явыз көч бер дә кечкенә дә, мескен дә түгел. Ул көчле, дәһшәтле һәм зур. Дошман шулай күзалланганда гына әсәрнең тәэсир көче булачагын автор аңламый калмаган, билгеле. Борынгыдан килгән татар мәкале бар: «Чичән сүз башлар, батыр кул башлар», ягъни сугышчыны шагыйрь көрәшкә дәртләндергәч, ул сугышчылар батыр булып сугышка керәчәк. Автордан нәкъ шундый шагыйрь булуы таләп ителмәдеме икән? Аның Гали сәхабәне сурәтләүләрен укыганда хәтта «Чәчән филне җиңгән» дигән мәкаль кысаларда иҗат иткәнлеге сизелә, чөнки аннан нәкъ менә шулай булуы таләп ителә. Ул үзенең шигъри осталыгы белән сугышчыларның, яисә дәрвишләренең күңелендә дошманга каршы көрәшкә дәрт уятырга тиеш. Ул куркаклыкны җиңәргә булышучы, чөнки ул белә: «Куркактан батыр туар» (мәкаль). Моның өчен дошманы да мөмкин кадәр куркыныч итеп әсәрендә сурәтләнелеп, «Кисекбаш китабы»нда Гали сәхабәнең каушап-өркеп калмавы мисал рәвешендә гәүдәләндерелә.
Гали чөнкем керде ул дәм сарайа,
Диюне күрде, охшар ул манарайа.
Бармаклары охшар адәм гәүдәси,
Мен яшендин кичмеш ирде ул гасый.
Гөмбәзә охшар иде аның башы,
Кылмамыш гомрендә ул хәер эше.
Нәфәсе төтен илә һәм зәл чыкар,
Калга бурчәнә тигәр ирсә, якар.
(Сүзлек: Чөнкем — чөнки; ул дәм — шул вакыт; сарайа -сарайга; манарайа — манарага; гасый — гөнаһ иясе; гөмбәзә — гөмбәзгә, кылмамыш — кылмаган, нәфәсе — сулышы; зәл чыкар — җил чыгар; калга бурчәнә — кала борынына, кала-ныгытма манарасына; тигәр ирсә — тисә; якар — яндырыр.)
Я.С.Әхмәтгалиева «Кисекбаш китабы»ндагы Дию образын «Это обычный фольклорный персонаж, ничем не отличающийся от сонма драконов, змеев-горынычей и других дивов» (АхметгалееваЯ.С. Исследование…- С.50.) дип белдерә. Шул ук вакытта бу Диюне мәҗүсилек чорыннан калган образ, яисә монгол-татар яуларының күзаллануы да булырга мөмкинлеген белдерә.
«Кисекбаш китабы»нда бәян ителгән Дию үзе аерым бер сарайда яши, аның зурлыгы манарага кебек дәү, ә бармаклары исә берсе-берсе адәм гәүдәсе кадәр бар, яше дә олы, йөз яшеннән узган, ә башы гөмбәз кадәр зурлыкта, шушы кадәрле булуына да карамастан, аның гомеренә дә бер изгелек кылганы юк икән. Дию сүзенең дәү сүзеннән ясалганлыгы һәм зурлыкны белдергәнлеге фән өчен яхшы мәгълүм. Фарсы халыкларында Исламга кадәр Дию/Дев пот, илаһ буларак та күзалланган. Төркиләрдә дә шулай булганлыгын инкарь итәргә урын юк. Мәҗүси потларының Ислам тәгълиматы таралыш алган дәверләрдә явыз көчләр сыйфатында кузаллануы табигый хәл. Әмма соңгырак чорларда да мәҗүси күзаллауларның эзләре халык күңелендә сакланып калган йолалардан сизелә. «Кисекбаш китабы»нда сурәтләнелгән Дию образы ярдәмендә борынгы төрки кавемнәрнең мәҗүсилек карашаларын һәм күзаллауларын төгәл белергә, аларга фәнни күзәтү ясарга мөмкин. Димәк, бу әсәрдәге Дию образыннан чыгып, мәҗүсилек чоры мифологик затның ниндилеген ачык билгеләргә, ана бәя бирергә, хәтта күнкүрештәге ырым-йолалардагы урынын һәм ролен дә билгеләргә була. «Все мифологические баснословные существа, по верованию татар,- дип белдерә Я.Д.Коблов,- полудуховны, полувещественны. Многие из них имеют человеческий вид, или по крайней мере в таком виде они являются людям, но при этом с какою нибудь особенностью, которая их отличает от людей» (Коблов Я.Д. Указ, соч.- С. 118.). Ә диюләрне татар халкы җеннәргә охшашлы дип белгәнлеген дә ул искә алып уза (Шунда ук.- Б.454.). Диюләр хакында күзаллаулар татарларда һәм төрки халыкларда борынгыдан ук килгән булсалар, җеннәр турында бары тик Ислам таралуы һәм гарәп мәдәнияте йогынтысының үсеше чорында гына белә башлаганнар. Диюләрне әгәр дә җеннәргә охшашлы дип уйлаганнар икән, шул ук вакытта җен белән тәңгәл дә куймаганнар. Ташбасмадагы варианттагы Диюнең сурәтләнгән кыяфәте дә кызыклы:
Ойкыйа вармышды хурлар ул ләгыйнь,
Эче-тышы тулы иде кяфердан.
Шуйлә каты нәфәс аннан чыкар,
Бәрҗ баруйә такынырсә, якар.
Башы — кибән, куллары шах чинар,
Күзләре көлҗән таму кеби янар.
(Сүзлек: Ойкыйа — йокыга; вармышды — барган иде, киткән иде; хурлар (хар сүзеннән) — игътибарсыз; шуйлә -шулай; нәфәс — тын; бәрҗ — янына; баруйә — барырга; такынырсә — талпынса, омтылса; якар — яндырыр; шах чинар — чинар (гаять озын һәм биек, озын гомерле каты агач) ботагы; көлҗән — көлчә, утлы; таму — тәмуг.)
Бу варианттан аңлашылганча, ул Дию ләгыйнь шунда бар дөньясын онытып йоклап ята икән. Аның эче-тышы көферлек белән тулган. Каты итеп тын ала, әгәр дә янына барсаң, шул тыны яндыра икән. Башы — кибән кадәр, ә бармаклары карт агач ботаклары кебек, ә күзләре тәмуг утыдай яналар. Вариантларда охшашлыклар булса да, детальлләрдә һәм сурәтләрдә аерымлыклар да шактый икәнлеген күрми мөмкин түгел.
Бу вариантларда Диюнең кыяфәте охшаш булса да, сурәтләү алымнары аерылып торалар. Ташбасмадагы Диюнең кул бармаклары карт чинар агачының ботакларына охшатылып сүрәтләнелсә, бүтән басмалардагы Диюнеке адәм гәүдәсе кадәр итеп бирелә. Сурәтләү чаралары буларак кулланылган чагыштырулар бу ике тип басманың иҗтимагый-географик нигезләре, хәтта рухи хаяте дә төрлечә булганлыгын ачыкларга ярдәм итүче фактлар сыйфатында карала алалар. Ташбасмада Диюнең башы кибәнгә охшаш итеп күрсәтелү һәм бүтән сыйфатларының да үзенчәлекле чагыштырылуда бирелүләре аның һичшиксез авыл җирлегендә барлыкка килүенә, бәлки үзгәртелүенә дә ишарә итә. Бүтән төр басмаларда Диюнең зурлыгы манара белән чагыштырыла, ә башы исә гөмбәз белән тиңләштерелә. Бу факт исә ул тип басмаларның нигезендә шәһәрдә иҗат ителгән, яки үзгәртелгән кулъязмаларның булганлыгына ишарә итә. Ул нөсхәләрне Нәзыйрәләр дип карый алабыз.
Диюнең хәтта тыны да куркыныч, аннан җил һәм төтен чыга, әгәр дә шәһәр крепостеның башнясына ул тыны тисә, аны яндырачак икән. Ташбасмада болар хакында хәбәрләр юк, Диюнең зурлыгы хакында да бәян ителми. Ташбасмада Диюнең куллары чинар агачының ботаклары белән чагыштырылуда әһәмияткә лаеклы. Билгеле булганча, Идел-Урал буе төркиләре яшәгән җирләрдә чинар агачы үсмәгән һәм үсми. Бу факт тагын да уйланырга мәҗбүр итә һәм ташбасманың нигезендә кырым татарлары, ә бәлки төрек җирлегендә күчерелгән кулъязманың ятканлыгын искәртә.
Борынгы болгарларга сәяхәт иткән Багдат хәлифәлеге илчесе Ибне-Фадланның язуына караганда, Болгар илендә ул бер пәһливанны күргән, аның буен җиде зираг кадәрле, ягъни җиде терсәк — 3 метр ярымнар чамасы дип язып калдырган. «Үзе Болгар падишасының хезмәтеңдә иде. Патша аны үзенә якын кылды һәм аның өчен сугыш киеме (көбә) вә олуг казан мисалында сугыш бүреге ясаткан» (Борынгы татар әдәбияты.- Казан: Тат.кит.нәшр, 1964.- Б.32.). Ибне-Фадланның бу хәбәреннән аңлашылганча, болгарлар зур гәүдәле (алып) кешенең никадәр көчле һәм куркыныч икәнлеген яхшы белгәннәр. Ул сугышканда агачны тамыры белән генә йолкып ала да, аны сугыш коралы чукмар урынына файдалана икән.
Билгеле, бу легенда болгарларның хыялында гына туган, андый адәмнең яшәмәгән булуы да бик мөмкин. Әмма шунсы әһәмиятле, аның башындагы сугыш бүрегенең казан зурлыгында булуы белән «Кисекбаш китабы»нда сурәтләнелгән Диюнең башы гөмбәзгә чагыштырылуда әллә ни аермалылык юк. Ул болгар пәһливанынын дәү гәүдәсе белән Дию арасында да каршылык күренми. Икесе дә дәү. Ә дию сүзенең дә асылда шул ук дәү икәнлеге билгеле факт, хәзерге вакытта да җирле сөйләмнәрдә диюне дәү, дәвү, дәйү дип әйтү рәвешләре бар. Димәк, болгарлар өчен Дию образы күзалланырлык дәрәҗәдә таныш зат булганлыгына шик юк. 1135 нче елда Болгар шәһәрендә булып киткән гарәп сәяхәтчесе Әбу-Хәмид Әл-Гарнатиның язуына караганда, болгарлар мондый зур гәүдәле кешене чынлыкта яэҗүҗ-мәэҗүҗ кавеменнән дип белгәннәр (Исә болгар җилләре… Риваятьләр, легендалар, бәетләр һәм тарихи ядкарьләр. /Төзүчесе Гыйлаҗетдинов С.М.- Казан: «Казан» журналы китапханәсе, 1992.- Б.13.). Шулай итеп, «Кисекбаш китабы»н укыганда күз алдыбызга Дию сурәте манара кебек олы һәм зур, кибән яки гөмбәз кадәрле башлы, адәм гәүдәсе яки карт агач ботаклары кебек куллы-бармаклы, күзләреннән тәмуг уты чагылган, борын һәм авыз тишекләреннән җил һәм төтен-ут чыгучы бер хәшәрәт буларак килеп баса. Я.С.Әхмәтгалиеваның дию белән аждаһаның охшаш мифологик-әкияти образлар булуын искәртүнә бер тапкыр игътибар итеп узган идек инде (Әхмәтгалиева Я.С. «Кисекбаш китабы» / Татар әдәбияты тарихы.- Б. 278.). Әмма Галимәнең бу чагыштыруында хаталануын да билгеләми мөмкин түгел, халык авыз иҗатыннан аңлашылганча, аждаһаныкы кебек диюнең канатлары юк. Аждаһа — еланнар затыннан, дию — җеннәрдән (Замалетдинов Л.Ш. Татарская народная сказка и литературные сказки Г.Тукая.- Автореферат диссертации на соискание канд.фил.наук.- Казань, 1993.- С.7-9.). Аларның бердән-бер охшашлыклары — авызларыннан ут атуларында. Мифология фәнендә диюләрне бары тик пәриләргә генә тәңгәл кую күренеше хас, ансы да Казан татарларының күзаллауларында күзәтелә (Мифологический словарь /Гл. Ред. Мелитинский Е.М. — М.: Сов. Энциклопедия, 1991.- С. 203.). «Кисекбаш китабы»нда сурәтләнгән Дию асылда фарсы һәм төрекләрнең күзаллауларына хас рәвештә бирелгән (Карагыз: шунда ук.). Татар әкиятләрендә һәм мифларында диюләр, никадәр генә көчле булмасыннар, акыл ягыннан зәгыйфьләр, әллә куркыныч та түгелләр (Шунда ук.- Б. 192.). Шунлыктан алар көлкерәк тоелалар. Бу сәбәпләр Г.Тукайга поэмасында шундый Дию образын тудыруга этәргеч ясаганнар да инде. Димәк ул, «Кисекбаш китабы»ндагы Диюне үз Диюе, татар халкы иҗатына хас Дию боразы белән алыштырган булып чыга.
Г.Тукай «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасында, инде тукталып узылганча, Диюне реаль шәхес образында ала. Аның сурәтләвеннән прототибы — Казанда Яңа бистәге йортына мөридләр җыеп, аларның малларына кул сузып, байлыкларын үзләштереп ятучы Гайнан Вәисев — «озын гына кара мыеклы бер кеше» (Киддешев Г. Гайнан Вәисев тозагы.- Б.6.) күз алдына килеп баса.
Шунда бер бүлмә күренде — шактый киң,
Күрде батыр: шунда яткан ул ләгыйнь.
Биниһая зур башы, гөмбәз кадәр,
Ни сәбәптер, башында фәс тә бар.
Салынып төшкән килешсез мыегы
Бик озындыр, мисле күсе койрыгы.
Бармаклары охшар адәм гәүдәсе,
Күп татарны имгән ирде ул гасый.
Г.Тукай Дию образында Гайнан Вәисевнең сурәтен бик оста чагылдырган. Шул охшашлык укучыларының күңеленә дә тәэсир итә, ирексездән көлке тудыра. Г.Тукай урыны-урыны белән «Кисекбаш китабы»дагы чагыштыруларны һәм гыйбәрәләрне кулланып, үз поэмасына үзенчәлекле төсмерләр дә өсти. Иҗтимагый юнәлештәге әсәр шушы рәвешле тарихи яңгыраш таба. Шунлыктан аның бу поэмасындагы тарихилык принцибының шактый үзенчәлекле һәм киң планда файдаланылганын тоймыйча мөмкин түгел. Димәк, борынгыдан укучыга яхшы таныш сюжет кысаларында тудырылган яна эчтәлектәге яңа әсәр тарихилыкны тагын да көчәйтә икән.
«Кисекбаш китабы»нда бәян ителгәнчә, Диюне күрүгә, Гали үзенең билендәге зөлфекарь кылычына ябыша. Ә ул вакытта әле бу Дию йоклап ята. Аны оеган хәлендә Гали сәхабә үтерергә теләми, торгызыр өчен кычкырып карый, әмма Дию уянмый. Икенче мәртәбәсендә тау-ташлар тетрәрлек тавыш белән оран салганнан соң гына айнып, дүрт ягына карана башлый. Авызыннан утлар чәчә. Г.Тукай да үз поэмасында бу вакыйганы үзенчәлекле итеп кабатлый. Аның Гали урынына алынган каһарманы Карәхмәт исә Диюне төрткәләп-кычкырып уята. Гайнан Вәисев ничек үзенең мөридләрен ачуланган, сүккән, кыйнаган, аларга теләсә-нәрсә әйткән булса, Г.Тукай поэмасында да Дию үзен нәкъ шулай тота:
Ул Дию уйгаңды, дүрт якка бакар,
Көфер сүзләр, агзыдин утлар сачар:
«Ник йөрисең монда рөхсәтсез кереп,
Һич оялмый тәмле ойкым боздырып?
Белмисең, махсус колониям бар минем,
Мәхкәмәм бар, автономиям бар минем.
Курыкмадың, монда ничек кердең кыеп,
Бар икән йөргән кеше җаннан туеп!»
Гайнан Вәисев Урта Азиягә сәяхәтләрендә үзен Болгар шаһзадәсе дип йөрткән һәм бүтәннәрдән дә үзенә шулай мөрәҗәгать итүне таләп иткән. Үз мөридләреннән илдә кабул ителгән һәртөрле гражданлык кануннарын инкарь кылуны сорап кына калмыйча, шәригатьне дә үз файдасына кирәкчә аңлатып, Г.Вәисев Болгар дәүләтчелеге автономиясен торгызу хыялы белән яшәү белән бергә, асылда үзенең хыялында тудырган илендә һичшиксез хан булачагына чиксез ышана башлаган. Мөридләренә аңлатуынча, тиздән аның ул автономиясен Рәсәйдә дә Урта Азиядәге кебек таныячаклар, имеш. Аның бу сафсаталары иярченнәренә тәэсир итми калмаган, шунлыктан алар аңа шиксез ышанганнар. Г.Тукайның Дию авызыннан Г.Вәисевнең сүзләрен әйттерүе аның ялганын һәм вәсвәсәсен ачып салу өчен оста файдаланылган вакыйгалардан берсе. Шунлыктан шагыйрь поэмасының дәвамында Карәхмәт белән Диюнең сугышуын язып та тормый, моның өчен анда чынбарлык материалы да юк һәм максаты да героик эпос тудыру түгел, бәлки — сатира.
«Кисекбаш китабы»нда исә ул вакыйгалар бу рәвешле сурәтләнелә:
Гали бакты, орды ил зөлфекарә,
Ойыр иркән диюне кыла парә.
Кире кайтты үзенә, әйтер: «Йа Гали,
Тәңре Арсланым тиде сине вәли.
Ойыр Диюне үлтермәк ирлек дәгел,
Яман ат берлә йөрмәк яхшы дәгел.
Имде син ойыр Диюне үлтерерсән,
Галәмне кәндүзеңә көлдерерсән.
(Сүзлек: Орды ил — кулын куйды; зөлфекарә — зөлфекарь кылычына; ойыр иркән — йоклаган; кыла парә — тураклый; дәгел — түгел; яман ат — начар исем; кәндүзеңә — үзеңнән.)
Кәндүзе сүзе төректә кәнди буларак кулланыла, кәндүзе формасы исә кырым татарларына һәм Идел-Кама болгарларына хас. Кире кайтты үзенә дигәндә акылына кайту, акылын җыю күздә тотыла. Бу форма шулай ук бүгенге көнгә кадәр татар әдәби телендә файдаланыла.
«Батырлык яуда беленер» дигән мәкаль бар. Әгәр дә Диюне йоклаган җирендә Гали сәхабә үтерсә, аның батырлыгын автор һич тә мисал итә алмый. Шунлыктан ул Диюнең йоклаган чагында ук нинди дәһшәтле булуын сурәтләп кенә калмый, бәлки шундый да заттан курыкмаган Галинең көчле ихтыяр, рухи ныклык иясе икәнлеген белдерә. «Йоклаган Диюне үтерү ирлек түгел»,-ди Гали Арыслан һәм йоклап ятучыны үтерүнең үзенә начар исем китерәчәген, Тәнре Арысланы дигән дәрәҗәсен югалтачагын ачык күзаллый. Бу сүзләрен автор аның теленнән махсус әйттерә. Алар — борынгы сугыш этикасы, батырлык билгесе. «Кисекбаш китабы»ның, бу яктан караганда, борынгы вакытлардагы алышу-сугышу тәртипләрен дә үзендә чагылдырганлыгы аңлашылып тора. Әсәр үз чорын күп яктан чагылдырган.
Гали сәхабә Диюне йокысыннан уятырга теләп берничә тапкыр кычкыра, тегенең күзләре шуннан соң гына ачыла:
Нәгьрә орды, бер гизин уйганмады,
Нәгърә өне җанына буянмады.
Икенче нәгърә орды һәм ул газый,
Таиланды таг-таш җөмләм язый.
(Сүзлек: Нәгьрә орды — оран салды; бер гизин — бер бөртек; уйганмады — уянмады; буянмады — сыланмады, үтмәде, тимәде; таңланды — тетрәде, даң-доң килде; таг-таш — тау-таш; җөмләи язый — бөтен даладагы.)
Танлану сүзе борынгы телебездән бүгенге көнгә таң калу, даң-доң килү, калтырану-селкенү кебек күп төрле мәгънә вариантларында килеп җиткән. Тәнкыйди текста Я.С.Әхмәтгалиева бу сүзне кулъязма вариантлардагыча яңгырады дип алган һәм кайбер кулъязмаларда исә тагын да тетрәде варианты булуын да астөшермәдә күрсәтеп узган (Я.С.Ахметгалеева. Исследование…- С.131.). Ул үзгәртелүләрдән күренгәнчә, кулъязмаларны күчерүчеләр, тел үзгәргән һәм камилләшкән саен, текстны да мөмкин кадәр яңартырга, искергән сүзләрне яңалары белән алыштырырга, хәтта борынгы төрки сүзләр урынына үз вакытларында активлашып киткән гарәп-фарсы сүзләрен кертеп җибәрүне кирәк санаганнар. Бу аңлашыла да. Чөнки кулъязмачылар китапларны үз дәвер кешеләре өчен төпләгәннәр. Әле шунсын да онытырга ярамый, «Кисекбаш китабы» мәдрәсә әсбабы булганлыктан, гади халыкка яхшырак анлаешлы булсын өчен дастанны мөмкин кадәр халыклаштырырга тырышканнары ачык күренә. Әмма шушы күчерүләр һәм үзгәртүләр вакытында әсәрнең шигъри төзелешенә, ритмик буыннарның тәртибенә дә берникадәр хилафлык килгән. Бу факт исә ул кулъязмачыларның шигъри осталыклары әллә ни югары булмаганлыгын да күрсәтә. Ә «Кисекбаш китабы» көй белән укылганлыктан һәм мәкамнәре төрлечә булу сәбәпле ул хилафлыклар укучыларына сизелмәгән.
Автор Гали сәхабәне газый, ягъни изге сугышка күтәрелүче дип атый. Димәк ул иманлы, Аллаһ колы. Андый кеше мәкерлеккә барарга тиеш түгел, билгеле. Бу исә нәкъ ХIII нче гасырдагы иҗтимагый-сәяси шартларның әдәби чагылышы икәнлеген сиздерә, аннан да соңрак булырга мөмкин түгеллеген ачыкларга ярдәм итә. Ташбасма нөсхәдәге «Кисекбаш китабы»нда йокыдагы Диюгә Гали сәхабә кылыч күтәрергә уйлап та карамый. Аны күрүгә үк уяту өчен оран сала:
Гали нәгърә орды, Дию уянмады,
Нәгърә аның җанына буянмады.
Бер дәхи янә Гали нәгърә орыр,
Дию, уянып, йиреннән тора кәлер.
(Сүзлек: Торы кәлер — торып килер.)
Йоклагандагы Диюгә караганда уянган Дию тагын да куркынычрак һәм коточкычрак икән. Галине ул күреп ала. Тешләрен бер-берсенә бәргәләп, шакылдатып утлар чәчә-чәчә Галинең өстенә килә. Аңа түнеп-түнеп, ягъни иелеп-иелеп карый. Шушы урында Диюнең Галидән шактый зур һәм олы булуы тагын да яхшырак күзаллана, авторның сурәтләү осталыгы Диюнең үз-үзен тотышында да тулы чагылыш таба.
Каты-каты Галийә дүнеп бакар,
Дишләрене бер-беренә чакар.
«Сәнме кәлдең, йа Гали, дошманымыз,
Сәнең алыңнан екылды җанымыз?
Сән кисмешсән бу ничә диюләр башыны,
Сән актыкың касыйр диюң каныны».
(Сүзлек: Дүнеп бакар — иелеп карар; дишләрене — тешләрен; чакар — чагар, сугар; сән — син; алыңнан — кулыңнан; екылды — егылды; кисмешсән — кистең; актыкың — агыздың; касыйр — буйсыз, тәбәнәк; диюң — диюнең.)
Инде билгеләп узганыбызча, татар әкиятләрендә диюләрнең мондый куркыныч сурәте сирәк очрый. Аларны күпчелек очракта кешеләргә охшаталар, әмма, адәм затыннан аермалы буларак, диюләр урманнарда, яки кырларда ялгызлары гаиләләре белән яшиләр. «Диюләрне җиңгән» (Татар халык иҗаты. Әкиятләр (өченче китап). — Казан: Татар.кит.нәшр., 1981.- Б.158-160.) дигән әкияттә, мәсәлән, бер куркак татар урманга агач урларга китә. Имеш, йорты черегән дә, ике бүрәнәсен алыштырырга кирәк икән. Бу әкиятнең шундый оста итеп чыгарылганы шуннан да аңлашыла, бу кеше колач җитмәслек ике агачны кисеп аудара, гүяки шуның белән урманның борынгы һәм караңгы булуы искәртелә. Әдәби алым буларак, сурәт әйтелеп-сөйләнелеп түгел, бәлки теге яки бу вакыйга һәм искә алынган әйберләрне күрсәтү ярдәмендә тыңлаучыга ирештерелә.
Шунда бу адәм янына урман каравылчысы килеп чыга. Дию затыннан икән. Андый-мондый тавыш-гауга булмый. Каравылчы урманнан агач кисәргә ярамаганлыгын да әйтми, бәлки бу колач җитмәслек ике бүрәнәне ничек алып кайтачагы белән кызыксына. Куркакның җавабы ялганга корылган: «Култык астына кыстырам да алып кайтам», — ди ул, гүя шуңа гайрәте җиткән кебек.
Әкияттә бу кешенең куркаклыгы атап әйтелгән, ә хәйләкәр булуы сөйләп бирелгән. Моның белән хәйләкәрлек куркакларның үзенчәлекле сыйфаты икәнлеге сиздерелә кебек. Әмма вакыйгалар дәвамында шул аңлашыла, куркак һәрдаим уяу булырга мәҗбүр. Аның һәр хәйләсенең нигезендә гадәти куркаклыгы сәбәпче булып тора.
Бу кешене дию үз йортына алып кайта, ашата һәм йокларга яткыра. Нияте бер генә, бу кешене ничек тә үтерергә һәм ашарга. Куркакның әйткән сүзләрен дә онытмый, имеш, ул шундый көчле икән, колач җитмәслек ике агачны култыгына гына кыстырып алып кайтачак.
Төнлә йоклаган вакытында диюләр мич өстенә тегермән ташы мендерәләр дә кешенең өстенә төшерәләр. Ә ул куркак ул арада мич арасына кереп качкан икән. Икенче көнне ул тегермән ташын орчык башы белән генә тиңли. Шулай тегеләрне тагын да куркуга төшерә. Диюләр икенче кичне аның өстенә егерме чиләк кайнар су түгәләр, ул тагын качып кала һәм иртә белән бу суны яңгыр сибәләү белән генә чагыштыра. Шушы рәвешле вакыйгалар һаман ялган һәм хәйлә белән арашлашып бара.
Бу кеше дә, дию үзе дә куркаклар, бер үк типтагы затлар. Моны әкияттә аларны охшаш, бертөрле итеп күрсәтү өчен файдаланганнар. Әмма, аларның уртак яклары булган кебек, аермалыклары да бар: берсе — хәйләкәр, икенчесе -мәкерле. Әкияттә шушы рәвешле хәйлә белән мәкер дә үзара каршы куела. Әсәрнең тәрбияви функциясе шуннан гыйбәрәт, ягъни, куркак булсаң да мәкерле булма, хәйләкәр бул, дигән формула бу әкиятнең башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып сузыла.
Вакыйгаларның дәвамында хәйләкәрлек батырлар сыйфатына әверелдерә, мәкер исә ахмаклык буларак сурәтләнелә. Диюләр бу кешене җибәрергә мәҗбүрләр. Яхшы атлы булгандай, дию малаен озатучы итәләр, әмма ул дию малаеның максаты бу адәмнең гаиләсен ашау икән.
Бу кеше дию малаена атланып кайта, юлда аннан агач сөйрәтә һәм тегермән ташын да китертгерә. Түренә утырта да тагын хәйләгә керешә, хатынына дию итеннән пешерелгән ашны китерергә куша. Куркак дию тәрәзәдән чыгып кача.
Хәйләдән мәкер көчсез икәнлеге шушы вакыйга белән күрсәтелә. Әкияттә шушы рәвешле хәйләкәрлекнең өстен яклары баштан ахырга кадәр төрле-төрле якларыннан сурәтләнелә, хәтта батырлыкның бер билгесе дәрәҗәсенә җиткерелә. «Ирлек ун булса, тугызы хәйлә» дигән татар мәкале нигезендә караганда, бу әкияттә хәйләкәрлекнең куркакны ничек батырайтуы да ачык аңлатыла.
Әкият моның белән генә бетми, хәйләкәрлеккә хәйләкәрлек дә каршы куела. Дию малае качып барган вакытында төлкегә очрый. Ә төлке — хәйләкәрлек символы. Һәм төлке белән дию бу кешегә киләләр. Ә ул хәйләне дә хәйлә белән җиңә: «Бурычыңны китерәсеңме?»- ди төлкегә. Дию, шушы сүзләрне ишетүгә, төлкене егып кача, ягъни хәйләгә каршы хәйлә белән дә бернишли алмый. Качып барганында куянга очрый. Ә куян — куркаклык символы. Дию малае аны да егып кача, шулай итеп куркаклыктан да куркаграк булып чыга. Ә моның сәбәбе — мәкерлегендә.
Әкияттә шушы рәвешле мәкернең хәйләдән никадәр түбәнрәк икәнлеге сөйләнелә. Ә героик эпос өчен мондый вакыйгалар нигез була алмый. Бу сюжет күбрәк тормыш-көнкүреш нәсыйхәтләре өчен кулай. Героик эпос өчен каһарманның баһадирлыгы, куркусыз булуы кирәк. Ә аның бу сыйфатын дошманының дәһшәтлелеге белән очрашып та какшамавы белән генә бирергә мөмкин. Батырның батырлыгы дошман белән очрашкач, сугышта гына билгеле була. Хәтта җиңү-жиңмәве дә исәпкә алынмый. «Батырлык яу килгәч беленер», «Батыр да җиңелми тормас» дигән татар мәкальләре дә бар. Героик эпоста батыр әүвәле җеңелгән очракта да, ахырда барыбер җиңүгә ирешергә тиеш. Орыш батырның җиңүе белән тәмамланмаса, аның батырлыгы дәлилләнми. Шунлыктан батырлар турындагы эпик әсәрләр каһарманның картаеп, иң соңыннан үлем белән сугышуы-алышуы белән тәмамлана. Мәсәлән, «Капланлы батыр», «Коркыт баһадир» хакындагы сюжетлар, «Идегәй дастаны» шундыйлардан.
Ташбасма варианттан аермалы буларак, бүтән төр басмалардагы «Кисекбаш китабы»нда Гали сәхабә Диюне уяту өчен икенче тапкыр да оран сала:
Икенче нәгърә орды һәм ул газый,
Таңланды таг-таш җөмлә язый.
Ул Дию уйганды, түрт яры бакар,
Көфер сүзләр агзьщин утлар сәчар.
(Сүзлек: Нәгърә орды — оран салды; таңланды — калтыранды; җөмлә язый — барча дала-кыр; уйганды -уянды; түрт — дүрт; яры — якка; сүзләр — сөйләр; агзьщин -авызыннан; сәчар — чәчәр.)
Монда Гали сәхабәнең каты итеп кычкыруыннан, оран салуыннан далаларда тау-ташлар селкенгәнлеге, тетрәнгәне сурәтләнелә. Бу исә Диюнең каты йоклавын гына түгел, бәлки Галинең дә кодрәт иясе булуына шушы рәвешле ишарә ителә. Уянган дию әүвәле дүрт ягына карана. Димәк, ул Галине тиз генә күрми. Чөнки Гали сәхабә, аның белән чагыштырганда, шактый тәбәнәк. Монда як (яг, ян) сүзе урынына, татар халык сөйләмнәренә хас яры (яры) формасы кулланылган. Я.С.Әхмәтгалиева аны яру формасында алган һәм ярдәм дип тәрҗемә иткән (Я.С.Ахметгалеева. Исследование…- С.70.), әмма «Кисекбаш китабы»на бәйле сүзлекчәсендә як (сторона) мәгънәсендә дип күрсәткән (Шундак ук.- Б.180.). Диюнең көфер сүз сөйләүче авызыннан утлар чәчүе аның дәһшәтле булуын сурәтләүче детальләрнең берсе булып тора. Тәнкыйди текста көфер сүз түгел, бәлки күп сүз сөйләр дип бирелгән, астөшермәдә көфер суз сүзләр тезмәсе рәвешендә күчерелгән кулъязма вариантларның да булганлыгы белдерелгән (Шунда ук.- Б.131.). Бу урында тәнкыйди текст дөресрәк дип уйларга нигез бар. Чөнки Диюнең әйткән сүзләре Гали сәхабәгә төбәлгән. Ә ул сүзләрне көфер дип уйлап булмый. Әмма авторның бу урында бөтенләй бүтән вакыйганы күздә тотканлыгы да аңлашыла. Аның монда көфер сүз сөйләр дигәне, Диюнең сүгенүләрен бәян итүе. Димәк, көфер сүзләр түгел, бәлки көфер сүз сөйләр дигәндә дөресрәк була. Басмаларда бу урында хата киткәнлеген искәртергә туры килә. Чөнки татар әкиятләрендә диюләр әшәке суз (көфер сүз) әйтмиләр, «Бисмиллаһ…» дигәннән куркалар (Мифологический словарь.- С.192.). Ә фарсы һәм төрек мифларында исә киресенчә, «на заклятия именем бога отвечают богохульствами» (Шунда ук.- Б.203.). Монда да «Кисекбаш китабы»н татар күчерүчеләренең дастанга үз күзаллаулары кысаларында төрле «төзәтмәләр» керткәнлекләре аңлашылып тора.
Әсәрнең дәвамында шуннан соң Дию батыр йөрәкле Гали сәхабәне куркытыр өчен бу сүзләрне сөйли:
«Синме килдең, на Гали, дошманымыз,
Синең илкеңдин чыкармы җанымыз?
Синме кистең монча диюләр башын,
Синме түктең монча диюләр канын?
Хали мин барам тидем анда сиңа,
Сине монда кем биреп изде миңа?»
(Сүзлек: Илкендин — кулыңнан; монча — бу кадәрле; хали — хәзер үк; тидем — дидем; изде — насыйп итте (дөресе:
язды).)
Кулъязмаларда изде урынына айде сүзе (ягъни, әйтте) кулланылган очраклар да бар. Из сүзен Я.С.Әхмәтгалиева юнәлдерү (направить) дип тәрҗемә итәргә тәкъдим итә (Шунда ук.- Б.162.). Изде сүзе асылда из (хәзерге татар телендәге эз) сүзеннән ясалган дигән фикер кала. Әмма монда сүз насыйп булу, насып итү, ягъни язу хакында бара. Димәк, изү сүзе юнәлү түгел, бәлки, төрек теленнән, насыйп булу мәгънәсенә ия. Хәер, хаклы булуыбызга текст белән алга таба танышканда игътибар итәргә мөмкин.
«Кисекбаш китабы»нда бер үк сүзләрнең төрле язма формаларда кулланылуы еш очрый. Бу китерелгән бүлектә дә диде һәм тиде, бер үк сүз буларак, д вариантында да, т вариантында да кулланылган. Моның сәбәбен поэманың язылган дәверендә андый параллельлекләрнең әдәби тел нормасы булуы белән дә, соңгырак дәверләрдәге текстологик яңартулар белән дә бәйләп аңлатырга мөмкин. Кулъязмаларда киләм сүзе белән, мончаның ничә белән алыштырылган очраклары да бар. Ул, аерым алганда, Әстерхан кулъязмасына хас күренеш. Ә бу факт Әстерхан нөсхәсенең соңгырак дәвердә текстологик эшкәртүләр белән башкарылганын ачыкларга ярдәм итә. Шушыларга нигезләнеп, «Кисекбаш китабы»ның җыйма хәреф Казан басмаларының борынгырак вариантка нигезләнгән булуын дәлилләргә мөмкин.
Әсәрдә Дию үзен көчле итеп хис итүче сыйфатта сурәтләнелә. Мөхәммәд пәйгамбәр, кәферләр белән сугыш мәсьәләсендә, бигрәк тә 625 нче елдагы тарихи Ухуд орышыннан соң, әгәр дә Исламга каршы кайсы тарафтан булса да куркыныч янаганлыгы беленсә, дошманнарның килгәннәрен көтеп тормыйча, аларның өстенә кичекмәстән гаскәр белән барырга боерган. Бу — шәригать таләбе (Карагыз:Гафури М. Әсәрләр. Дүрт томда.- Т. 4.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1981.- Б. 109-111.). «Кисекбаш китабы»нда да бу мәсьәлә Диюнең сүзләре ярдәмендә белдерелә. Гали сәхабәнең ничәмә-ничә диюләрне һәлак иткәнлегеннән бу Дию хәбәрдар икән. Шуңа күрә ул Гали батырның күпме диюләрнең башын кискәнелеген, канын түккәнлеген искә ала. Бу сүзләр Галинең көферләргә каршы күп сугышларда булганлыгына һәм аларны һәлак итүенә ишарә дә. Монда диюләр әлбәттә Ислам дошманнары, кәферләр белән чагыштырылалар һәм тәңгәл куелалар. Миф белән хакыйкать бер тезмәгә баса. Әмма берсен икенчесе алыштырмый. Автор әсәрендә мифик сурәтләрдән читкә чыкмый, мифик сюжетны мифик персонажлар һәм сурәтләр белән ныгыта. Анда бары тик бер генә тарихи реаль шәхес бар. Ул — Гали бине Әбу-Талип. Әмма аның мифик шартларга куелуы үзенә дә мифик сыйфатлар бирүне таләп итә. Ә мифик сыйфатлар реаль шәхескә бирелә икән, ул үзе дә мифик геройга әверелә. Әмма укучы аны, тарихи шәхес булганлыгын белгәнлектән, барыбер дә реаль каһарман сыйфатында кабул итә. Бу очракта аның, ягъни укучының күзаллавы хәтта мифик вакыйганы да реальләштерә, димәк, миф символга әверелә, шуның белән әсәрнең эчтәлеге тирәнәя. Шул сәбәпле әсәрнең идеясе укучыга төгәл аңлашыла башлый. Хәтта мифик Дию образы артыңда реаль шәхес күзалланмый калмый. Тарих үсешендә ул реаль күзалланган шәхесне башкасы алыштыра. Әсәр шулай үлемсезлек үрләрен яулый, үз конкрет дәвере төсмерен югалтып, универсаль төс ала башлый. Димәк, миф бу очракта символның эчтәлеген хасил итә, киресенчә түгел. Миф фәндә символ буларак карала, әмма шуны да онытырга ярамый: «…символический слой в мифе может быть очень сложным» (Лосев А.Ф. Указ, соч.- С.51.).
Әсәрдәге Гали сәхабә белән сугышачак бу Дию, инде билгеләп узылганча, татар әкиятләрендәге гади һәм гадәти диюләрдән генә түгел. Бусы — манара биеклесе, дәһшәтлесе. Шунлыктан аның калган диюләр өчен үч кайтарырга теләве дә табигый булып аңлашыла. Моның янында Гали баһадир кечкенә генә булып кала. Әмма ул аннан курыкмый, кисәкләргә бүлгәләп ташлаячагын Диюгә белдерә:
Гали әйтер: «Хак биреп изде мине,
Парә-парә кыларым будәм сине!»
(Сүзлек: Парә-парә — кисәк-кисәк; бу дәм — бу мизгелдә, хәзер.)
Аның шушы урында болай әйтүе әсәрне тыңлаучы һәм укучыларның күңеленә батырлык, көч-куәт салыр өчен бирелгән. Сугышка керүчеләр, дошманы нинди генә булмасын, куркып калырга тиеш түгелләр.
Ташбасма нөсхәдәге «Кисекбаш китабы»нда биреп изде тезмәсе урынына вирде (бирде) сүзе генә кулланылган, бүтән урыннарда да синонимнар һәм мәгънәдәш вариантлар белән алыштырылганнар:
Гали әйтер: «Бунда Хак вирде бәне,
Парә-парә өйләрем шәмди сәне!»
(Сүзлек: Бунда — монда; вирде — бирде; бәне — мине; шәмди — хәзер, шушы сәгать.)
Бу бәстәге бүтән сүзләр җыелма хәрефле Казан басмаларындагыча булсалар да, кыларым сүзе урынына ташбасмадагыча әйләрем варианты Көнчыгыш телләрен өйрәнү иститутында сакланучы кулъязмаларга да характерлы. Аның берсе 1794 нче елда күчерелгән булган. Ә 1838 нче елда теркәлгәнендә исә бу сүз әйләем рәвешендә язылган. Ул нөсхә Якуб угылы Шәрәфетдин, Габдрахман хәзрәт, фильдшер Николай А. милекләрендә булганлыгы да билгеле. Кыларым урынына әйләрем, яисә әйләем сүзләрен куллана башлау татар кулъязмаларында төрек теленең йогынтысында барлыкка килгән булырга тиеш. Чөнки ул борынгы төрки Идел буе кулъязмаларына хас күренеш түгел. Ә XIX нчы йөз ахырларында, XX гасыр башында, татар прозасы актив үсеш дәвере кичергәндә, бу сүзләрнең синонимы булган башкару сүзе еш кулланыла башлый. Әмма ул чор, ягъни XX нче йөз күчермәләрендә «Кисекбаш китабы» андый текстологик редакцияләүләргә дучар ителмәгән. Моның сәбәбен әсәрнең басма вариантлары белән халыкның яхшы таныш булуыннан дип уйларга нигез бар.
Ташбасма нөсхәдә Диюнең
Гали сәхабәгә җавабы бу рәвешле бирелгән:
Дию әйтер: «Йа Гали, сәне йийим,
Дөньяда сөнни мөселман куймим!»
(Сүзлек: Сәне йийим — сине ашыйм; куймим — калдырмыйм.)
Бүтән басмаларда исә сөнниләр мәсһәбе телгә дә алынмый. Кайбер кулъязмаларда сөнни сүзен икегә бүлеп, сәни ни рәвешендә язу очракларын да күзәтергә мөмкин (Карагыз, астөшермәдән: Я.С.Ахметгалеева. Исследование.-С.131.). Бүтән басмаларда Диюнең сүзләре өч бәет күләмеңдә бирелгән, кулъязмаларда да ул шулай:
Дию әйтер: «Бу сәгать сине йийам,
Дөньяда ни һич мөселманны куям.
Ни сине куям, ни худ пәйгамбәре,
Йыкаен Мәккә, Мәдинә шәһәрене.
Ни дошманны куям, ни газыйңызы,
Бу җиһанда куймам һич береңезе!»
(Сүзлек: Йийам — ашыйм; куям — калдырам (калдырмам); худ пәйгамбәре — пәйгамбәрнең үзен; йыкаен — җимерәм; газыйңызы — газыегызны (изге сугыш каһарманын); береңезе — берегезне.)
Әстерхан кулъязмасында йыкаен сүзе урынына кырам (җимерәм) синонимы кулланылган. Ә 1838 нче елда төзелгән кулъязмада дошманны урынына дәнишмәндне (галим кеше, акыл иясе) дигән фарсы сүзе куелган. Шунсы кызыклы, күпчелек татар кулъязмаларында бу сүз данишман (дәл-әлиф… мим-әлиф) рәвешендә язылган (Карагыз, астөшермәдән: Я.С.Ахметгалеева. Исследование…- С.132.). Данишман сүзе данышудан (сөйләү-сөйләшүдән) ясалган. Татар телендә аның танышу варианты бар. Данишман дигәне чәчән, сүз белән котыртучы мәгънәсенә ия булган борынгы әзербайҗан сүзе. Аның мәгънәсе татар укучысына таныш булмаган дип уйларга нигез бар, шунлыктан аны әле фарсы сүзе дәнишмәнд белән, әле телебездә ныклы урын алган икенче бер фарсы сүзе дошман белән алыштырганнар. Шулай итеп, төрки сүзнең урынын фарсы алынмасы алган, басма вариантларга да ул шулай кереп киткән.
Шулай итеп, «Кисекбаш китабы»нда Дию үзенең көчле икәнлегенә шикләнми, хәтта Гали сәхабәнең үзен генә ашап калмаячагын, бәлки дөнья йөзендә һәммә мөселманны юк итәчәген, Мөхәммәд пәйгамбәрне дә исән калдырмаячагын, Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрен дә җимерәчәген, җиһанда бөтенесен кырып бетерәчәген белдерә. Бу юлларны укыганда тарихта булып узган Чыңгыз хан, Аксак Тимер кебек тираннар күз алдына килеп баса. Шул рәвешле мифик Дию образы реаль куркыныч белән янаучы дошманга тәңгәл куела. Әкият чынбарлыкка күчә. Моның өчен аның чынбарлыкта булган шәхес һәм шәһәрләрне теленә алуы да ярдәм итә. Дию — универсаль дошман, ягъни типиклаштырылган дошман образы булып, төрле шартларда, төрле дошманнарны күзалларга ярдәм итә башлый. Димәк, мифик образлар, символик мәгънәгә ия булулары сәбәпле әдәби типларны тудыру өчен уңайлык тудырганнар. Андый образлар халык иҗатында киң таралганлыктан, һәркем өчен гадәти һәм аңлаешлы булганнар. Автор аңа яңа детальләр өстәп, әсәрнең тәэсир көчен һәм кызыклылыгын арттырган.
«Кисекбаш китабы» символлардан корылган әсәр. Әмма монда символлар мифологик образлар һәм персонажлар нигезендцә эшләнелгән. Урта гасырлар татар әдәбияты һәм гомумтөрки әдәбиятлары да асылда символик мәгънәгә нигезләнгәннәр. Шунлыктан һәр әдәби әсәрне диярлек күптөрле итеп аңларга мөмкин. Аллаһыга җан-тән белән бирелү турында иҗат итүче Казан шагыйреннән Касыйм Шәехнең, мәсәлән «Дилбәрем» дигән шигырен укыганда, әсәрен сөйгән ярына багышлаган дип тә нәтиҗә чыгарырга мөмкин. Өмми Камал шигъриятен дә шулай бәяләргә була. Бу — суфичылык әдәбияты өлгеләре. Аларда Аллаһыга мәхәббәт хакында сүз бара. Шулай итеп, «Кисекбаш китабы «ңдагы Дию образын да типиклаштырылган дошман символы дип караганда хата булмас. Бу факт исә героик эпосларның универсальлеген дәлилләү өчен ярдәм итә.
Әсәрнең татар мәдрәсәләрендә уку-укыту әсбабы буларак файдаланылуын да искә алсак, аның иҗтимагый функциясе тагын да ачыклана төшә. Дошманнан курыкмау рухын тәрбияләү татар тормышы өчен гасырлар буена үтә дә актуаль булып килгәнлеген бу факт раслый түгелме соң? Әсәрнең кульминацион ноктасы буларак Дию белән Гали сәхабәнең үзара сугышу вакыйгасы кыска һәм мәгънәле итеп бирелгән. Менә Дию мең батман авырлыгыңдагы гөрзи-чукмарын ала һәм орыш башлый:
Илә тиде, йөреде тәкъдир белә,
Мең батман гөрзисең үзе белә
Алды, гөрзи хәмлә кылды Галигә,
Гали тәкый калкан алды илегә.
Илә орды Дию ул дәм гөрзине,
Кем, Гали батты йиргә тезе тиңе.
Тетрәмәде Галинең ул дәм иле,
Һич тәгаййәр булмады ул шаһ вәли.
Сәчрәде, менде ул дәм таш өстенә,
Шөкер итте, сәҗдә кылды дустына.
Дию әйтер: «Үлмәдеңме, йа Гали?
Күһкәф ирсәң, парә кылам сәни!»
Хәмлә өч кылды, Гали һәм үлмәде,
Казгырыбән ни әйтмешне белмәде.
Чөнки нәүбәт Галигә тикте йәнә,
Гали орды илен зөлфекарәнә.
Гали әйтер: «Йа мәлгунь, бармак күтәр,
Тәңренең берлегенә икърар китәр!»
Ул Дию әйтер: «Тәмам мең яшәдем,
Монча гомрем казгысыны йамадым».
Чөн бу сүзне ишетте Диюдин Гали,
Менде таш өстенә ул дәм шаһ вәли.
Чалды андин зөлфекаре башына,
Кичте китте ирде аның җанына.
Чөнки үлтерде ул Диюне Гали,
Тәңренең арсланыдыр ул шаһ вәли.
(Сүзлек: Илә тиде — дип әйтү белән; белә — белән; гөрзисен — чукмарын; хәмлә кылды — һөҗүм итте; илегә -кулына; ул дәм — ул вакыт; иле — кулы; тәгаййәр булмады — ачуланмады, гайрәтләнмәде; сәчрәде — сикерде; күһкәф ирсәң — көчле булсаң; парә кылам — кисәклим; сәни -сине; хәмлә өч кылды — өч мәртәбә һөҗүм итте, сукты; казгырыбән — кайгырып; ни әйтмешне — нәрсә әйтергә; нәүбәт — чират; тикте — тиде, җитте; илен — кулын; икърар китәр — тәкърарла, белдер; монча — бу кадәр; казгысыны -кайгысын; ямадым — җыймадым; андин — аннан; ирде -иде.)
Боларның алышуы ахырда Гали сәхабәнең җиңүе белән тәмамлана. Бүтәнчә була да алмый. Чөнки әсәрдә Гали образы уңай персонаж, дошманга каршы сугышучы газый сыйфатында сурәтләнелә. Героик эпоста уңай каһарман җиңелә алмый. Кәлак булган очракта да курку белмәс батыр, ялгызы дошманга каршы торучы сыйфатында тасвирланып, мәкер аркасында гына харап ителергә мөмкин. Әмма вакыйгаларның ахырында аның тарафдарлары үч кайтара. Бу шарт героик эпосларның характерлы ягы. Ә Г.Тукай «Печән базары, яхуд Яңа Киекбаш» поэмасын юмор һәм сатира юнәлешендә иҗат итеп, Карәхмәт белән Диюнең сугышу вакыйгасын язмый, моның артык булуын укучысына да белдереп уза. Чөнки аның әсәре өчен ул кульминацион нокта түгел. Г.Тукайның таланты хәтта шушы урыңда да ачык сиземләнелә. Ул героик эпос үзенчәлекләрен сатирик поэма жанры өчен отышлы булмаячагын анлап иҗат иткән.
Ташбасма вариантта Дию белән Гали сәхабәнен сугышу вакыйгасы тагын да кыскарак һәм үзенчәлеклерәк итеп бирелгән. Гали белән әүвәле сүз алышкан арада Дию җирдән чукмарын күтәрә һәм сугыша башлый:
Буны диде ул ләгыйнь, инде иярә,
Бең батман гөрзи китерде кем үрә.
Калканын корды Гали кулына,
Аллаһ дады чук китерде деленә.
Бер гөрзә орды Галийә, үлмәде,
Ниләеп нидәсене белмәде.
Гали әйдер ул Дивә: «Бармак китер!
Тәңренең берлегенә иман китер!»
Ул Дию әйдер: «Мең яшәдем, димәдем,
Гомремдә һич дин кайгысын йиймадым!»
Гали чөнкем ишетте бу сүзләре,
Какмактан канә дулды күзләре.
Зөлфекаре чалды Диюң башыны,
Кисте башын, кичте сарай ташыны.
Ике парә әйләде Гали Диюйе,
Чөн Дию үлде, егылды Иблис әве.
(Сүзлек: Инде йирә — җиргә иелде; бең — мең; китерде кем үрә — югары күтәрде; дады — ярдәмен сорауны; чук -күп; деленә — теленә; ниләеп — ничек итеп; нидәсене -нишлисен; Дивә — Диюгә; әйдер — әйтер; бармак китер -шәһадәт бармагын, ягъни имән (иман) бармагын күтәр; йиймадым — җыймадым; чөнкем — чөнки; какмактан-чукмардан; канә — канга; дулды — тулды; Диюң — Диюнең; кичте — чыкты; ташыны — тышына; парә — кисәк; Диюйе -Диюне; чөн — чөнки; әве — әвене, токымы.)
Боларның үзара сугышлары шуның белән бетә. Ташбасма варианттагы «Кисекбаш кыйссасы»нда Гали сәхабә янына тоткын мөелманнар җыела. Автор аны бу рәвешле сурәтли:
Ул мөселманнар камусы килделәр,
Ул Диюң хәзинәсене алдылар.
(Сүзлек: Камусы — барчасы.)
Ә бүтән басмалардагы вариантта сарай ишегеннән Гали өстенә диюләр төшәләр һәм аларның сугышлары дәвам итә. Аларның өч йөзен кырып сала. Аның көчле булуыннан куркып, калганнары качып бетәләр:
Ул сарайның ишегене ачтылар,
Гали өстенә диюләр төштеләр.
Гали орды ул дәм ул диюләрә,
Чалдыгынча карар ирде айрайрә.
Гали диюләр башыны кисәр иде,
Диюләрнең башына басар иде.
Өч йөз дию үлтерде ул көн Гали,
Тәңренең арсланыдыр ул шаһ вәли.
Чөнки бу эшне Галидин күрделәр,
Тәкый анда тормадылар, киттеләр.
Чөнки Гали Диюләрне күрмәде,
Җөмлә дию ул арада тормады.
(Сүзлек: Ул дәм — шулвакыт; ирде — иде; айрайрә -аера-аера (айра йерә, ягъни ерып йөри-йөри булырга тиеш); үлтерде — үтерде; тәкый — тагын; җөмлә — барча.)
Шуннан соң Гали сәхабә тоткын мөселманнарны азат итә һәм аларга Дию малын тарата.
Килде, биш йөз мөселманны чиште илен,
Өләште дарчасына Дию малын.
Һәрберсе күтәрәнечә алдылар,
Ул заман койуг төбенә бардылар.
(Сүзлек: Мөселманны — мөселманның; илен — кулын; күтәрәнечә — күтәргәнеңчә, күтәрә алган кадәрле; койуг — кое.)
Я.С.Әхмәтгалиева «өләште барчасына Дию малын» дигән шигъри юл урынына Әстерхан кулъязмасында «вир салават, шат ула Ислам дине» сүзләре куелганлыгын күрсәтеп уза (Шунда ук.- Б.134). Мондый «үзгәртелүнең» сәбәбен шуннан дип аңларга кирәк, тоткынлыктан котылуларына мөселманнар мал бүлешүгә түгел, бәлки Аллаһыга рәхмәт җиткерүгә, дога укып, салават әйтергә тотыналар. Вакыйгаларның бу рәвешле сурәтләнүе логик яктан да, йола таләпләре ягыннан караганда да дөресрәк! Әмма шунсын да онытырга ярамый, Әстерхан кулъязмасында редакцияләүләр шактый еш очрый. Моның сәбәбен начар сакланган, ә бәлки борынгырак булган язма ядкәрне файдалану белән бәйләп аңлатырга мөмкин.
Поэмада вакыйгалар дәвам иттерелеп, мөселманнар кое төбеннән ничек чыгарга да белми аптырашып калалар. Гали сәхабәгә зарларын белдерәләр:
Әйтер анлар: «Йа Гали, без нитәлем,
Бу койугда без ни хәйлә кылалым?
Канатымыз юк, торыр, кем очкаймыз,
Йә өзәнгемез юк, кем менгәймез?
Безләр мәгәр бу койугда үлгәймез,
Тәкъдир илә без, кем, монда торгаймыз?»
(Сүзлек: Анлар — алар; нитәлем — ничек эшлик; койугда — коеда; очкаймыз — очарга; өзәнгемыз (өзәңге) — бау баскыч, асылма баскыч; үлгәймез — үләрбез; торгаймыз — торырбыз.)
Риваятьләрдә, дини мифологиядә җир асты дөньясы бөтенләй башка урын, җир өстеннән аермалы буларак, ул үлеләр иле. Кешене үлгәч, кабер казып, җир куенына
кую да аны үлеләр дөньясына озату рәвешеңдә күзалланган. Ул дөньядан бу дөньяга чыгу өчен яки канат кирәк, яисә өзәңге (өзәнге), ягъни баскыч кирәк икән. Өзәңгенең баудан
ясалган баскыч мәгънәсендә кулланылуы сүзлекләрдә теркәлмәгән, әмма ияргә атланып йөргәндә аяк кую җайланмасы икәнлеге яхшы мәгълүм (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда.- Т. Ш.- Казан, 1981.- Б.696.).
Иярне һәм өзәңгене безнең эраның IV-V нче йөзләрендә төрки халыклар уйлап чыгарганлыгы фәндә дәлилләнгән фактлардан санала («Наука и жизнь»).
Шулай итеп, кое төбеннән чыга алмаган мөселманнар үзләренең барыбер монда калачакларына кайгырышалар. Әстерхан кулъязмасында бу өлештә дә аермалыклар бар. Анда бүтән язмаларда һәм басмаларда булмаган «коедан чыкмага тәдбир идәлем» шигъри юлы теркәлгән, ә алга таба шигъри юллар һәм сүзләр югалганнар.
Әмма Гали сәхабә монда да ышанычын югалтмый.
Гали әйтер: «Сез тотын һиммәтләре,
Барчамызга Хак кылыр ирсә яры!»
(Сүзлек: Һиммәтләре — бәхетле язмышка ышануларны, омтылыш-тырышлыкларны.)
Димәк, әгәр дә Аллаһы тәгалә аларның барсын да яры дип белсә, үзләре дә бәхеткә ышансалар, һәммәсен бу бәладән коткарачак икән.
Гали кылыр догасын, башын ачар,
Догасы кабул булып, гаршә кәчәр.
(Сүзлек: Гаршә кәчәр — гаршегә китәр, күккә ашыр.)
Кулъязмаларга нигезләнеп, Я.С.Әхмәтгалиева төзегән тәнкыйди текста ул шигъри юллар бу рәвешле бирелгәннәр:
Гали кылыр догасын ул дәм ачар,
Күр, догасы кабул булып, гаршкә кәчәр.
Башын ачуның мәгънәсен ащгап җитмәүдән бәетнең тәүге шигъри юлына үзгәреш кертелгәнлеге сизелеп тора. Башын ачуны дигән тезмәнең мәгънәсен доганы тәмамлап, йөзен амин әйтеп сыпыру буларак аңларга кирәк. Ә тәнкыйди текста бу сүзләр догасын ачуы рәвешендә эчтәлекнең ялгыш аңлашылуына китергән.
Шулай итеп, Гали сәхабәнең догасы Аллаһы хозурына аша, ягъни кабул була.
Хак тәгалә Җәбраилгә боерды: «Боларны үз канатын күтәр!»- диде.
Тәнкыйди текста күтәр сүзе урынына ал сүзе куелган, кулъязмаларда исә күтәр сүзе килгәнлеге күрсәтелгән (Шунда ук.). Ритмик буыннар тәртибенең саклануы таләбеннән чыгып караганда чыннан да бу урында ал сүзе торырга тиеш икәнлеге аңлашыла. Әмма ал, алу — борынгы сүз түгел, ул соңгырак вакытларда кулланылышка кергән. Шул ук вакытта бу шигъри юлда ике сузыкның бергә килү очрагы да бар. Боларны сүзе ы авазына бетеп, үз сүзе ү белән башланып китә. Бу рәвешле янәшәлек ике авазны бер сузык буларак яңгырата, алар кушылып китәләр һәм боларнүз рәвешендә яңгырыйлар. Шунлыктан бу шигъри юлдагы артык иҗек укылышта юкка чыга. Бу — төрки-татар шигырьләренә хас күренеш һәм бүгенге көндә дә шагыйрьләр иҗатыннан моңа мисалларны күп табарга мөмкин. Борынгы текстларны ы артыннан й куеп уку һәм текстларны басмага шулай хәзерләү кебек текстологик ялгышлар бар. Әмма алай итеп уку тәртибе борынгы грамматика кагыйдәләренең берсе белән дә расланмый.
Җәбраилнең мөселманнарны Аллаһы әмере белән кое төбеннән күтәрүен берсе дә сизми калалар, бу могҗизага Гали сәхабә белән бергә шөкерләр итәләр.
Чөнки тәмам итте доганы Гали,
Койуг өстендә күрде кәндүләри.
Бу биш йөз мөселман, гаурәт илә,
Күп шөкерләр кылдылар Гали белә.
(Сүзлек: Кәндүләри — үзләрен; белә — белән.) Әл-Мәлик Әл-Вахап тарафыннан 1786 нчы елда эшләнегән Рәсәй кәгазенә күчерелгән, ТӘҺС (ИЯЛИ) «Мирасханә»сендә сакланучы кулъязмада мөселманнар «гаурәт илә» шөкер итмиләр, анда гаурәт сүзе урына дәгъвә сүзе теркәлгән. Димәк, алар Аллаһы тәгаләгә дәгъвә итеп рәхмәтләрен белдерәләр. Әмма моның китап күчерүче хатасы икәнлеге аңлашылып тора, чөнки Гали сәхабәнен бу коега төшүенә сәбәче булган Кисекбашның хатыны, ягъни гаурәт, төп каһарманнарның берсе искә алынмый, шунлыктан әдәби әсәрнең төзеклегенә хилафлык китерелә. Шунда автор, бу вакыйгаларга йомгак ясап, Аллаһы тәгаләнең кеше язмышында төп урынны тотканын, һәр теләкнең дә Аның ярдәмеңдә тормышка ашырылуын белдерә. Бу сүзләрне әсәрнең каһарманнары үзләре дә әйтәләр:
Шады-хөррәм йөрделәр монлар илә:
«Барчамызга морады Хакдин ула!»
(Сүзлек: Шады-хөррәм — шатланып һәм сөенеп; монлар илә — болар белән (бергә), Хакдин — Аллаһыдан.)
Ташбасма вариантта мөселманнар, Дию малын үз кулларына алалар һәм, Галинең дога әйтеп, амин тотуларына коедан чыгарылалар. Аларның аһ-зарлары, Җәбраил фәрештәнең ярдәмгә килүе сөйләнелеп тормый.
Алдылар ул хатынны, дерелделәр,
Җөмләсе кою дөбенә килделәр.
Гали дога әйдеп, «амин!» диделәр,
Үзләрен кою агзыда күрделәр.
(Сүзлек: Дерелделәр — терелттеләр; җөмләсе — барчасы; дөбенә — төбенә; агзыда — авызында.)
Бу вариант асылда вакыйгаларны сурәтләүгә генә диярлек корылган, анда әдәби-эстетик әһәмияте зур булган чигенешләр, эчтәлекне тирәнәйтүче, мәгънәне арттыручы шигъри юллыклар бөтенләй диярлек бирелмиләр. Болардан чыгып, ташбасма вариантның бүтән нөсхәләрдән шактый кайтыш икәнлеген билгеләп узарга тиешбез. Әмма ташбасмадагы «Кисекбаш» әсәренең кыйсса буларак күрсәтелүен искә алсак, аның иҗтимагый функциясе дә ачык күз алдына килә. Каһарманлык өлгесе булырга тиешле әсәр, шулай итеп, лирик, әхлакый һәм мәгънә чигенешләренә, идея тирәнлеген бирүгә мохтаҗ түгел. Ул тыңлаучыда сугыш-орыш дәрте уятырга тиеш.
Ә дастанда исә мәсьәлә бүтәнчәрәк тора, аның төп асылы — мәгънә, фикер тирәнлегендә. Дастан жанры лирик, әхлакый чигенешләрне, шулар нигезендә гомумфикер тудыруны, идея һәм хәтта идеологик йомгаклар бирүне таләп итә. Бу үзенчәлекләр жанр аерымлыкларын бирә. Димәк, бер үк сюжетка нигезләнеп дастан да, кыйсса да тудырырга мөмкин. Аермалыклары иҗтимагый һәм әдәби максатлары белән аңлатыла ала. Бер үк сюжетка корылган, беренче карашка бер үк әдәби әсәр кебек тоелган ядкәрләрнең жанрын ачыклаганда аларнын төрле әсәр булуын да искәрергә мөмкин. Ә бу әсәрләрне төрле дәверләрдә төрле әдипләр язганлыгына да шик калмый башлый. Шулай итеп, кыйсса вариантын бер шагыйрь тудырган булса, дастан жанрына караганын бүтән әдип язганлыгы беленә. Әдәбият тарихы өчен моның әһәмияте чиксез зур дип уйлыйм.
Гали сәхабә Мөхәммәд пәйгамбәрнең каршысына килә, барча мөселманнар моңа сөенәләр һәм шөкер итәләр.
Чөнки ишетте Рәсүл: «Гали килер,
Тәңренең Арсланы вәли килер!»
Җөмләсе каршы килеп күрештеләр,
Тәңрегә шөкер әсхап күп кылдылар.
(Сүзлек: Әсхап — сәхабәләр, Мөхәммәд пәйгамбәрнең юлдашлары.)
Кулъязмаларда бу шигъри юлларның бирелешендә дә лексик аерымлыклар бар. Әмма алар асылда эчтәлекне үзгәртмиләр. Ә Әстерхан кулъязмасында исә, бүтән вариантларда, басмаларда, кулъязмаларда булмаган шигъри юллар өстәп язылган. Алар эчтәлекне тагын да баеталар. Гали сәхабә, Мөхәммәд пәйгамбәргә килеп ирешкәч, мондый сүзләрне әйтә:
«Йа Мөхәммәд, сер кузәштем чук дорур,
Бу сүзем Хак чәләп таныкдырур.
Ул Диюнең башын кисеп улдым халас,
Җөмлә тотгыннары кылдым мәхләс!»
(Сүзлек: Күзәштем (күзәттем) — күрдем; чук дорур — күп булыр; чәләп — язып (ягъни Коръәндә); таныкдырур — белдерер; улдым халас — котылдым; җөмлә тотгыннары — барлык тоткыннарын; кылдым мәхләс — сыендырдым.)
Шунда Кисекбаш кабат Мөхәммәдиең каршысына килә. Пәйгамбәр аны кулына күтәрә, дога укый. Кисекбаш егеткә әверелә.
Ул Кисекбаш килде Рәсүл катына,
Рәсүл алды ул дәм аны эленә.
Дога кылды ул Кисекбашка Рәсүл,
Хак тәгалә догасын кылды кабул.
Ул Кисекбаш бер егет булды янә,
Ил-азагы — җөмләсе килде янә.
(Сүзлек: Ул дәм — шул чакта; эленә — кулына; ил-азагы-кул-аягы; җөмләсе — барчасы.)
Бу вакыйга дастанда сәхабәләр өчен могҗиза буларак сурәтләнелә, алар Аллаһының сәнгатенә таң калалар.
Дәрес булды, җөмлә әсхап күрделәр,
Хак Изи сәнгатенә таңландылар.
(Сүзлек: Изи — Хуҗа; таңландылар — таң калдылар.)
Ташбасма вариантында, ягъни кыйсса вариантында бу могҗиза Гали сәхабәгә нисбәттә бәян ителә. Ул, коедан чыгуга, анда көтеп торган Кисекбашны догасы белән шулай ук яшь егеткә әверелдерә һәм аңа Диюдән әле генә коткарып алган хатынын бирә. Улы хакында искә алынмый. Шуннан соң Гали сәхабә Мәдинәгә кайтып китә, Мөхәммәд пәйгамбәргә һәм сәхабәләренә килә. Шатланалар, хәлләрен сорашалар. Кыйсса варианты шулай тәмам була, Мөхәммәд пәйгамбәр рухына йөз мең сәлам әйтелә. Андый сәлам әйтүt«Мәүлүд» китапларына хас.
Гали дога кылды ул Кисекбаша,
Ул дәхи бер нәүҗан улды яшә.
Йарыны вирде аңа, гаурәтене,
Кәндисе тотты Мәдинә юлыны.
Саг- сәламәт килде йитте ул Гали,
Мостафаның катына ирде валя.
Җөмлә әсхап килүбән күрештеләр,
Шад улып, хәлү-хатәр сорыштеләр.
Ошбу кыйсса бу радә улды тәмам,
Мостафаның рухына йөз мең сәлам!
(Сүзлек: Кисекбаша — Кисекбашка; нәүҗан — яңа егет, яшь егет; яшә — яшь; йарыны — ярын, сөйгәнен; вирде -бирде; кәндисе — үзе; саг-сәламәт — сау-сәламәт; йитте -җитте; ирде — иреште; килүбән — килеп; шад улып -шатланып; хәлү-хәтәр сорыштеләр — хәл һәм хәтәрне сораштылар; радә — урында, монда; улды — булды.)
Кыйссада бүтәнчә була да алмый, төп каһарманы батырлык һәм соклану өлгесе икән, ахыргача ул шулай булып калырга тиеш. Шунлыктан Гали сәхабә көч һәм кодрәт иясе буларак кына да сурәтләнелми. Аның гайрәте беләкләрендә генә түгел, хәтта догаларында да икән. Шуның белән Галинең баһадирлыгы тагын бер кат раслана. Ә дастанда исә бу кодрәт Мөхәммәд пәйгамбәрнең изгелеге итеп сурәтләнелә. Шунсы әһәмиятле, Әстерхан кулъязмасында Кисекбаш, яңадан яшь егет булуга, хатыны янына йөгерә һәм аны коча:
Варды тотты кәндәви гаурәте элен,
Сорды дәхи кәндәви хәлен.
(Сүзлек: Варды — барды; кәндәви — үзенең; гаүрәте элен — хатынының кулын.)
Шушы рәвештәге бүтән урыннардагы өстәмәләренә дә игътибар итсәк, Әстерхан кулъязмасы әдәби эшләнеше ягыннан шактый кызыклы икәнлеге аңлашыла. Күчерүчесенең шагыйрь булганлыгын сизелә. Бүтән кулъязмаларда һәм басмаларда ул шигъри юллар юк. Басма дастаннарда Кисекбаш белән хатыны болай кавышалар:
«Рөхсәт!»- тию хатынын исмарләделәр,
Коп-корыг сөнгәкләре кавыштылар.
(Сүзлек: Тию — дип; исмарләделәр — тапшырдылар; коп-корыг — коп-коры; сөнгәкләре — сөякләре.)
Исмарләделәр сүзен кулъязмаларда эстәерләр, яисә кавыштылар дип алыштырганнар. Моның сәбәбен исмарләүнең мәгънәсен укучыларның аңламавына кайтарып калдырырга кирәк. Исмәрләү — төрек сүзе (Л.З.Будагов. Сравнительный словарь турецко-татарских наречий.- С.Петербург, 1869.- Т.1.- С.55.), тапшырдылар, ярәштерделәр дигән мәгънәләргә ия. Татар телендә бу сүз иснәтү мәгънәсендә булырга да мөмкин.
Күпчелек кулъязмаларда бу бәетнең икенче юлы төшерелеп калдырылган. Мөгаен анда сурәтләнелгән коп-коры сөякләренең кавышуы аңлашылмаучылык тудыргандыр. Чөнки яшь егеткә әверелгән Кисекбаш та, Дию кулыннан коткарылган хатыны да сөяк кенә була алмыйлар. Монда бәлки аларнын шәрәлеге күздә тотыладыр? Әсәрнең ахырында, сөяктән кабат тергезелгән улларына чапан бүләк ителү шуның өчен телгә алынмыймы? Ул вакыйга болай сурәтләнелгән:
Углының итен Дию йиймыш иде,
Корымыш сөнгәкләре калмыш иде.
Хак тәгалә аңа җан багышлады,
Зәһи хилгатьне тарафәт әйләде.
(Сүзлек: Йиймыш — ашаган; корымыш — корыган; зәһи хилгатьне — яхшы чапанны; тарафәт әйләде — чолгады.)
«Кисекбаш китабы» шушылай тәмамлана, ахырда, инде язганыбызча, ике бәеттән тоган колофон бирелә, автор үзен «Мәүланә Шәмес (Шәмеш, Шәмсетдин) Тәбризи (Тарази, Тирази) яры» дип белдерә, ахырда «Пишакдәм остазымызның рухы шат» дип әсәрен тәмамлый. Моннан тыш, кайбер кулъязмаларда күчерүчеләре дә күрсәтелгән. Казан дәүләт университеты китапханәсенең сирәк кулъязмалар бүлегендә Т 695 нче номер белән сакланучы, шактый бозылган, ХҮШ нче гасыр азагына, XIX нчы йөз башларына караган дип исәпләнелгән нөсхәсенең ахыры болай тәмамлана:
Моны әйган гәр дәхи Гали,
Әгәр җан берлә сөйсәң Галине,
Илаһи сүгәй сән вәлине.
Тәммәттү тәмам.
Ошбу язгучы Габделхак, кече җога көне бетте.
(Сүзлек: Әйган — әйткән; гәр дәхи — мәгәр тагын да; сүгәй — сөяр; вәлине — хөрмәтлене (мәгънәсендә кулланылган); тәммәттү тәмам — тәмам (ахырынача, тулысыңча) тәмам булды; ошбу язгучы — моны язучы; кече җомга көне — пәнҗешәмбе.)
Гәр дәхи тезмәсен Я.С.Әхмәтгалиева Кирдехи дип укып уза (Я.С.Ахметгалеева. Исследование…- ‘С. 16.). Гарәп графикасындагы язылышта ул Кәф, Ра, Дәл, Хә, Йәй хәрефләре белән бирелгән. Бәлки күчерүче Габделхак сүзләрнең мәгънәсен төшенмичә төрек нөсхәсендәгечә Кирдечи дип язмыйча, Кирдехи, ягъни гәр дәхи рәвешендә теркәгәндер? Бәлки аны гөрдчи дип укырга кирәктер? Фарсы телендә исә гөрд сүзе баһадир мәгънәсендә йөри (Персидско-русский словарь: в 2-х тт.- 3-е изд., стереотип.-М.: Рус.яз., 1985.- Т.П.- С. 388.). Димәк, бу сүз гөрдче, ягъни баһадир сугышчы мәгънәсендә булырга мөмкин. Шунсы да бар, борынгы китапларда Дәл һәм Вау хәрефләре язылышта күпчелек очракта охшаш булалар. Шунлыктан бу сүзне күрүче дип тә укырга мөмкин. Ул вакытта Гали үзен Кисекбаш вакыйгаларын үзе күреп әйткәнен раслаган кебек аңлашыла. Дастанның авторы, шулай итеп, Гали булып чыга түгелме?
Әстерхан кулъязмасы да бу яктан кызыклы гына. Әсәрне фәнни яктан җентекләп тикшергән Я.С.Әхмәтгалиева дастынның ахыргы өч юлы бозылганлыгын белдерә, ә аларга кадәрге шушы биш юлны гарәп графикасы белән үзенең китабына урнаштырган (Я.С.Ахметгалеева. Исследование…- С. 136.):
Хаҗәтеңез хәмлә сезең ул дәхи
Хасил улсын камугызның, и ахи!
Галиэтдин, кем, сез кәлерсез тәүбә(йә),
Кол уласын гыйшкыйлә Хак Мәүлийә.
Вәлидиләсен Мәүләнең хөрмәтенә…
(Сүзлек: Хәмлә сезең (җөмлә сезең булырга кирәк) -сезнең барчагызның; дәхи — тагын да; камугызның -барчагызның; ахи — карендәш (яисә: суфи-диндар); кәлерсез — килерсез; уласын — буласың; гыйшкыйлә — гыйшык белән; вәлидиләсен — әти-әниең белән үзең дә.)
Монда Гали исеме Галиэтдин формасында телгә алына. Я.С.Әхмәтгалиева да Гали исеменең төрки халыклар яши торган төрле бер-берсеннән ерак төбәкләрдән табылган кулъязмаларда очравына игътибар иткән һәм, шуларга нигезләнеп, «Вопрос об этом имени требует особого внимания. Можно предположить, что он был первым, кто обработал дастан, и поэтому его имя сохранилось в колофоне» дип белдерә ( Шунда ук.- С.29.). Дастанның беренче юлын уку мәсьәләсенә килгәндә дә ул «Что касается первой строки дастана, то и здесь, вероятно, следует видеть имя Али…» дип язып уза (Шунда ук.). Әмма тәнкыйди текстны биргәндә «башлагали», ягъни башлыйк әле формасында яза. Галимәнең икеләнүе аерым әһәмияткә ия. Борынгы әдәбият галиме М.Әхмәтҗанов «Кисекбаш китабы»ның авторы булрак Кәрдәҗи Галине күрсәтә (М.Әхмәтҗанов. Татар кулъязма китабы. Монография // «Мирас».- 1998.- 7 сан.- Б. 7.). Ф.Нуретдиновнын «Кисекбаш китабын» «Микаил-Башту»ның улы Габдулла Бине Башту 931 нче елда язган дигән версиясен тәнкыйть итеп, М.Әхмәтҗанов «Ул әсәрне тикшерүчеләр, аны Мәүләнә Шәмсе Тарази ядына Гали исемле шагыйрь язганын әйтәләр… «Кисекбаш» әсәренең теле Х1Ү-ХҮ гасыр татар әдәби теленнән аерылмый» дип белдерә (Шунда ук.- 8 сан.- Б. 18.). Әйе, Ф.Нуретдиновны укысаң, хәйранга каласың. Ул бары тик үз версияләренә генә таянып: «В 931 г. …Абдаллах Ибн Башту (литературный псевдоним — «Шамсе Теберзи») создает знаменитую болгарскую поэму «Кисекбаш китабы» — «Книга об Отрубленной Голове» дип белдерә (Нурутдинов Ф.Г. Родиноведение (Методическое пособие по истории Татарстана).- Казань, 1995.- С.35.). Беркатлылыгым аркасында аның бу хезмәтен галимнәр алдында бервакыт яклап та чыккан идем, әмма анда язылганнарны фәнни нигездә тикшерә башлагач, хаталанганлыгымны аңладым. Чыннан да һәр ялтыраган алтын түгел икән шул. Аның софистика тозагына төшкәнемне сизенмәгәнмен. Ә софистика ул — «сознательное применение в споре или в доказательствах неправильных доводов, т. наз. Софизмов, т.е. всякого рода уловок, замаскированных внешней, формальной правильностью» (Философский словарь. / Под ред. М.М.Розенталя.- Изд. 3-е.- М.: Политиздат, 1972.- С.376.). Софистиканың фәнни фикерләү белән һичнинди катнашы юклыгын да яхшы белә торып хаталанырга туры килде. Әмма шушы софистны тәнкыйть итүче М.Әхмәтҗановның фикере белән дә һичничек тә килешә алмыйбыз. Безнең кулыбызда, кызганыч, аның фикерләрен дә раслый ала торган дәлилләр юк. Китапның күчерүчесе (Кәрдәҗи) Гали (яисә: Галиэтдин) әсәрнең һичничек авторы була алмый. Шулай ук Шәмсе Теберзи, Шәмсе Тарази версияләре дә ышандыра алмыйлар. Андый шәхесләрнең тарихта булганлыгы да билгесез. Тагын да шунсы бар: күпчелек кулъязмаларда һәм басмаларда Шәмсе Тәбризи искә алына, аның пишкадәм остаз булганлыгы әйтелә. Димәк, без бары тик шушы шәхес белән бәйле рәвештә генә фикер йөртә алабыз, Шәмсе Теберзи, Шәмсе Тарази версияләрен ялгыш укылу, хаталы күчерү белән бәйләп аңлатырга мөмкин. Әсәрнең теле һәм идея-эчтәлеге дә шуңа этәрә.
Хикмәт шунда ки, «Кисекбаш китабы», борынгы ядкәр буларак, күп тапкырлар күчерелгән, кулъязмачыларның активлыгы сәбәпле берникадәр үзгәртелгән, заманнарына да яраклаштырылган. Әмма үзенең асыл үзенчәлекләрен дә югалтмаган.
Г.Тукайның поэмасы исә «Кисекбаш китабы»ндагыча тәмамланмый. Анда Диюне Каһарманы трамвай вагонына сөйрәтеп алып килә. Шул вакыйгалар белән бәйле рәвештә шагыйрь XX нче йөз башы татар тормышыннан сатирик рәвештә көлә, сәүдәгәрләрнең бозыклыгын сурәтли, аларның тышкы яктан гына диндарлыгын белдереп уза. Бу фактлар исә аның борынгы ядкәргә нәзыйрә язмаганлыгын тагын бер кат раслыйлар. Галинәр, мөгаен, Г.Тукайның «Кисекбаш»ка гыйлавә» (1908) шигырендә, «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы хакында «сарт китабыннан алынган үрнәге» дип белдерүе сәбәпле әсәрнең нәзыйрә жанрында язылганлыгын ялгышлык белән искәрткән булсалар кирәк. «Кисекбаш китабы»н Г.Тукайның сартларга, ягъни Урта Азия төркиләренә кайтарып калдыруы Ш.Мәрҗани фикере белән каршылыкка килә. Әмма шагыйрь монда гарәп-фарсы сүзләренең күплеген истә тотып кына түгел, бәлки ритм һәм рифманың җитәрлек дәрәҗәдә камил булмаганлыгын да игътибарга алган. Анын фикере белән килешмичә мөмкин түгел.
Йомгак ясап шуны билгеләп узарга кирәк, «Кисекбаш китабы»ның авторы, күп кенә әсәрләрен Шәмсе Тәбризи исеме белән язган ХШ нче гасыр төрек шагыйре Җәлалетдин Руми. Шәмсе Тәбризинең үз исеме — Мөхәммәд Шәмсетдин, аны Шәмси Пәрәндә дип тә йөрткәннәр (Мостафа Нәҗати Бурсалы. Истамбул вә Анадолү әүлияләри.-Т.П.- Истамбул: «Тугра», 1991.- С.142.). 1244 нче елда Конйага сәәфәр кылып, анда 37 яшьлек, инде мәдрәсә тоткан, шәкертләр тәрбияләгән, дәрвишләре булган шәех дәрәҗәсендәге Җ.Руми белән очраша һәм аңа үзенең дөньяга, илаһияткә карашлары белән көчле тәэсир ясый. Алар 15 ай һәм 25 көн аралашып яшиләр (Фиш Р.Г. Указ, соч.- С.193.). Шунна соң Җ.Руминың яңа иҗат чоры башланып китә һәм ул үзенең әсәрләрен Шәмсе Тәбризи исеме белән яза-сөйли башлый, чын шагыйрьгә әверелә (Акимушкин О.Ф. Указ, соч.- С.224.). Мәдрәсәгә җыр һәм музыка дәресләре кертә, сәмаг әйләнеп биегән вакытында мәснәви-шигырьләрен Ш.Тәбризи исеменән әйтә, шәкертләре язып ала. Менә шуңа күрә дә «Кисекбаш китабы»нда Җ.Руми «Шәмсе(тдин) Тәбризи яры», ягъни Шәмсе Тәбризинең дусты-фикердәше дип үзе хакында белдерә, ә язып алган шәкерте исә «пишкадәм остазымның рухы шат» дигән шигъри юлларны өсти. Ул язып алучының Гали (бәлки Кердеҗе Галидер) булуы да бик мөмкин.
Димәк, «Кисекбаш китабы» ХIII нче гасырда төрек шагыйре Җәлалетдин Руми (1207-1273) тарафыннан язылган. Әсәрнең Идел буена таралуы Алтын Урда хөкемдары Бәркә ханның шул ук чорларда һүлагу ханга каршы Кече Азиягә һәм Кавказга ясаган хәрби сәфәрләре белән бәйле булуына шик юк. Һүлагу ханның Ислам дине дошманы булуы, Бәркә ханның исә, киресенчә, мөселманнар ягында торып сәясәт алып баруы гомумбилгеле факт. Ә «Кисекбаш китабы» аның фикерләре белән аваздаш.
Идел буенда таралып, әсәр тел һәм әдәби яктан бераз үзгәртелеп, нәзыйрә рәвешен алган һәм халыклашып киткән. Әмма авторлыгын югалтмаган, шунлыктан «Шәмсе Тәбризи яры» дигән тезмә үзен тотрыклы саклап килгән. Шушы әсәре белән Җ.Руми Г.Тукайның иҗатына да тәэсир иткән. «Кисекбаш китабы»ның язылу чоры чама белән 1249-1251 нче елларга туры килә дияргә мөмкин. Ә бераздан соң ул «Диваны-Шәмс» дип аталган сигез томлык мәснәвиләр тупланмасын язуга керешә. Җ.Руми әсәрләре бүгенге көнгә кадәр тулысыңча тупланып бетмәгән, күләме ягыннан шигърияте борынгы грек шагыйре Гомер иҗаты белән тәңгәл куела, әһәмияте — бәяләп бетергесез.
(Чыганак: Тукай укулары. 22 апрель 1998 ел. — Казан, 1999)