ТАТ РУС ENG

Госманов Миркасыйм СТАТЬЯНЫҢ ИСЕМЕ ЮК!!!!!

Шәркый Төркестанда яшәгән кайбер татар кешеләренең каләм өлкәсендәге активлыгы, һичшиксез, уйгырлар арасында үзләренең туган әдәбиятларын пропагандалауга хезмәт иткән. Тукай шикелле шагыйрьләрнең киң танылуы, үз нәүбәтендә татарча язарга омтылган авторларга, югарыдагы мисаллардан күренгәнчә, уйгыр матбугатына сукмак салырга мөмкинлек биргән. Бу хәл татар әдәбияты белән уйгыр укучылары танышуны тагын да көчәйтә төшкән, һәрхәлдә, яңача белем алган уйгыр зыялыларының күпчелеге яңа дәвер татар әдәбиятыннан беркадәре хәбәрдар булулары шуны раслый. «Мәсәлән, Г. Тукайның «Туган тел», «Шүрәле» әсәрләре уйгыр мәктәпләрендәге барлык уку программаларына кертелгән» булуы (Т. Каһһари. Уйгыр—татар мәдәни багланышлары…, 162 б.) үзе генә күп нәрсә хакында сөйли.

Татар әдәбиятының Шәркый Төркестан халыклары арасында болай популярлык казануында, басма сүздән тыш, ул якларда эшләгән күпсанлы мөгаллимнәр белән бергә татар җәмәгатьчелекләре уздыра торган әдәби кичәләрнең дә рольләре аз булмаган, әлбәттә. Андый әдәби кичәләрнең беренчеләре Габдулла Буби тарафыннан 1913—1915 елларда оештырыла башлаган булуын бер кат әйткән идем инде. Традиция моннан соң да өзелмичә дәвам итте диярлек. Чүгучәк, Әремче якларында да андый түгәрәкләрнең актив эшләгәнлеге мәгълүм.

Яшь уйгыр зыялылары арасында Һади Такташ шигырьләре дә мәгълүм иде. Милли азатлык өчен көрәш юлында яшьли корбан булган ялкынлы уйгыр шагыйре Лотфулла Моталлибның татар мәктәбендә укыган чакта Тукай һәм Такташ чишмәләреннән су эчүен уйгырлар һәрвакытта махсус билгеләп узалар («ТКТ», 32 б.; Т. Каһһари. Уйгыр — татар мәдәни багланышлары…, 162—163 бб.).

Уйгырлар арасында төрле чаралар белән классик татар әдобиятының үрнәкләре, мәсәлән, Тукай, Такташлардан тыш, Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан, Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев әсәрләре дә пропагандалана иде.

Шушы урында, темадан чак кына чыгып булса да, бер гыйбрәтле фактка мөрәҗәгать итү артык булмас.

1991 елның көзендә миңа, гыйльми конференциядә катнашу максаты белән, Көнбатыш Германиядәге Бамберг шәһәрендә булган чакта, Михаил Фредерих исемле яшь тюрколог галим белән танышырга туры килде. Минем төрекчә мөрәҗәгать итүемә каршы ул шартлатып уйгырчадан җавап бирде. Ике елдан артык Уйгырстанда торып кайткан, Шәркый Төркестанның барлык почмакларында булып караган икән. Шуңа күрә хәзерге уйгыр телен «уртакул» уйгырдан аера алмаслык дәрәҗәдә белә иде. Хәзер яңа дәвер төрки әдәбиятларның гасыр башындагы халәте, бигрәк тә вакытлы матбугаты белән кызыксына икән. Үзенең Казанга килергә теләге барлыгын белдерде. Өйгә кайткач, Казан университетының татар халкы тарихы кафедрасы исеменнән чакыру җибәрдем. Ниһаять, 1993 елның көзеңдә, гыйльми командировка өчен махсус фондтан ярдәм ала алгач, Казанга килеп төште ул. Һәм өч айга якын безнең кафедраның кунагы булды. Эшкә башлар алдыннан нинди конкрет тема өстендә шөгыльләнәчәген сорадым.

tДокторлык диссертациям «Хәзерге татар әдәби процессында Габдулла Тукай мирасы һәм аның урыны» дип атала, — диде ул.

tЯлгышмасам, сез Үзәк Азия төркиләре һәм уйгыр әдәбияты белән кызыксына идегез…

tӘйе, — диде Михаил. — Ләкин яңа дәвер төрки әдәбиятларындагы кайбер күренешләрне аңлар өчен Тукайны белү кирәклеген дә аңладым.

tӘ Тукай белән беренче мәртәбә кайда таныштыгыз соң?

tШәркый Төркестанда уйгыр әдәбиятын, әдәбият буенча язылган мәктәп дәреслекләрен өйрәнгән чакта.

Шагыйребез Габдулла Тукай истәлегенә багышлана торган әдәби кичәләр аерата популяр иде. Тормыш шартлары, иҗтимагый-сәяси вәзгыятьләр мөмкинлек биргән саен Тукайга багышланган кичәләр уздырылып килде. 1944—1945 елларда Шәркый Төркестанда, бигрәк тә аның төньяк-көнбатыш өлкәләрендә, ягъни тарихи Җөңгариядә милли-азатлык өчен көрәш сугышлары кабынып киткәнлектән, 1946 елны Тукайның 60 еллык юбилеен махсус билгеләү өчен мөмкинлекләр булмый. Шул сәбәпле шагыйрь истәлегенә багышланган бәйрәмне 1947 елда, сугышлар туктагач, уздырырга туры килә. Бу тантананың әдәби кичә өлешенә, унөч яшьтәге мәктәп укучысы буларак, үзем дә катнашкан идем. Шуңа күрә ул кичә искә төшкән саен иң элек бер әкәмәт хәлне хәтерләп елмаеп куям. Гөләф исемле (Исмәгыйлова) сыйныфташ кыз белән Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый» шигыренең инсценировкасын башкара идек. Көч-хәлгә ерып чыктык шикелле. Әмма дулкынлану, каушау шул кадәре булган күрәсең, пәрдә ябылуга сәхнәнең уң ягына чыгып китәсе урынга, арт белән сул якка чигенеп, суфлер утыра торган чокырга егылып төшкәнмен. Зурларның берсе орышып, икенчесе көлә-көлә көч-хәлгә тартып чыгарганнар иде үземне…

Дулкынланырсың да. Шәһәр уртасындагы «Урыс клубы» дип йөртелә торган каладагы иң зур театрның залы шыгрым тулы. Татарлардан тыш уйгырлар, казакълар, үзбәкләр, кыргызлар һәм дөңгәннәрнең дә зыялылары килгән. Бер сүз белән әйткәндә, шәһәр халкының бөтен «каймагы» җыелган. Хәтта урындыклар арасындагы юлларда, ишек төпләрендә дә басып торучы тамашачылар…

Ярар, үзем генә сөйләгәнче, ул кичә хакындагы сүзне вакыйгаларның әһәмиятен вакытында ук яхшы аңлап истәлекләр язган Торсын Каһһарига бирәм. Бәйрәм көннәрен шактый төгәл тасвирлый ул (кайбер өстәмәләрем җәяләр эчендә китерелер).

«… 600 дән артык кеше сыйдырышлы зур зал, тантаналы итеп җыештырылган сәхнә әле дә күз алдында. Сәхнә түрендә шагыйрьнең зур портреты чәчәкләргә күмелеп тора. (Аны татар егете Гаяз Исхаков ясаган иде. — М. Г.) Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган (Рәхим Сәфәргали укыган.— М. Г.) докладтан соң, тантаналы кичәнең әдәби-музыкаль өлеше башланды. Сәхнәгә бер-бер артлы яшьләр, мәктәп укучылары чыга; җырлар яңгырый, шигырьләр укыла. Шагыйрь әсәрләре нигезендә эшләнгән инсценировкалар куела…

Тәнәфес вакытында зур фойега чыгабыз. Анда — җирле рәссамнар (Г. Исхаков, Гасыйм Хаффаз һ. б. — М. Г.) тарафыннан Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәр күргәзмәсе. Менә бүрәнәгә кулы кысылган кыргый—мәгәр күңелләргә күптән таныш, якын Шүрәле, әнә елга чоңгылыннан атылып чыккан Су анасы…»

Бу урында истәлекне өзеп, шуны да өстәргә кирәк. Әдәби кичәдә Тукайның зур әсәрләрен сәхнәләштерүгә дә әһәмият бирелгән иде. Менә «Яңа ысулы кадимче»дәге ресторан күренеше. Мөхәммәтҗан абзый Вафин төп геройның мутлыгын, «акшарлы кызларга» сарылуын истә калырлык итеп гәүдәләндерә. Сәхнә артыннан әсәрнең төп текстын яңгыраталар… Менә бүрәнә яткан сәхнәгә Былтыр чыга. Шүрәленең образы ныграк хәтердә сакланган. Аны башкарган егеткә соңрак «Шүрәле» кушаматы ябышып калды шикелле. Балалар арасында, әлбәттә…

«Әмма, — дип дәвам итә истәлек авторы, — Голҗа татарлары тарафыннан зур әзерлек, тырышлык белән уздырылган бу кичәдән калган иң мөһим истәлек, минемчә, Тукай шигырьләреннән тупланган кечкенә мәҗмуга булды. Мин хәзер дә аны еш-еш кулга алам. Аның тышлыгында эре хәрефләр белән: «Г. Тукай. Сайланма шигырьләр» дип басылган. Бераз түбәндәрәк мондый багышлау: «Шагыйребез Габдулла Тукайның дөньяга килүенә 61 ел тулу мөнәсәбәте белән бастырылды». Иң аста — «Нашире: Голҗа татарларының мәдәни җәмгыяте. 1947. Голҗа»,—дигән сүзләр язылган.

Югарыда әйтелгәнчә, бу китап авыр шартларда, сугыш хәрәкәтләре тәмам сүрелеп җитмәгән бер чорда басыла. Шуңа күрә аның күләме артык зур түгел: тышлык һәм титул битләрен исәпкә алмаганда, барлыгы 17 генә бит. Ләкин мәсьәлә китапның күләмендә түгел, бәлки эчтәлегендә һәм рухында иде. Чөнки Шәркый Төркестанның бер өлешендә карагруһ гоминдаңчылар хакимиятен бәреп төшергәч дөньяга чыккан бу китап символик мәгънәгә ия.

Җыентыкның икенче битендә шагыйрьнең портреты бирелгән, туган һәм үлгән еллары күрсәтелгән (рәсем авторы — Гаяз Исхаков.— М. Г.; Шунда ук эпиграф рәвешендә китерелгән Тукай сүзләре:


Яктырак йолдыз янадыр, төн кара булган саен; 

Ядыма тәңрем төшә бәхтем кара булган саен…).


Хәмит Төхфи тарафыннан язылган ике битле кереш сүздән соң 22 шигырь бирелә: «Шагыйрь», «Әхлаксызлык», «Нәсыйхәт», «Алтынга каршы», «Сәрләүхәсез», «Милли моңнар», «Чын вә ялган», «Кыйтга», «Шекспирдан», «Толстой сүзләре», «Өзелгән өмет», «Сагыныр вакытлар», «Ваксынмыйм», «Тәләһһеф», «Теләнче», «Буран», «Туган җиремә», «Төлке һәм йөзем җимеше», «Васыятем», «Тәэсир», «Туган тел», «Пар ат». (Китапның «Шагыйрь» кебек программа характердагы әсәрдән башланып, «Туган тел» һәм Казанга багышланган «Пар ат» белән тәмамлануы, һичшиксез, игътибарга лаек факт. Җыентык 20 нче елларда Татарстанда гамәлдә булган, яңартылган гарәп алфавитында, әсәрләрнең тел-стиль үзенчәлекләре сакланган рәвештә басылган. — М. Г.)

Җыентыкка кергән әсәрләрнең Тукай мирасын, бу ялкынлы иҗатның кайбер үзенчәлекләрен әзме-күпме чагылдыруын әйтү белән бергә, кереш мәкаләнең дә идея юнәлешенә, рухына игътибар итәсе килә: «Тукайның яшәгән дәвере,—диелә анда,— Чар Русиясенең (чар — патша. — М. Г.) иң котырган дәверенә туры килгәнгә, аның күпләгән шигырьләре иҗтимагый характергә ия булды. Ул үзенең шигырьләрендә залимнардан, өстен сыйныфлардан ачы көлде, изүчеләрне аяусыз рәвештә сүкте…»

Ниһаять, Казаннан әллә кайларда еракларда татар телендә чыккан бу китапның 700 нөсхәдә «Инкыйлаби Шәркый Төркестан» исемле уйгыр халык матбагасында — демократик рухтагы нәшриятта басылып чыгуын искәртеп узасы килә.

… Минем кулдагы бу кечкенә китап дөньяга чыкканнан бирле бик күп җилләр исте, бик күп сулар акты» (Торсын Каһһари, Уйгыр—татар мәдәни багланышлар… 164— 165 бб.).

Форсаттан файдаланып, истәлеккә шуны гына өстисе килә: 1986 елда, Тукайның 100 еллыгына багышланган бәйрәмнәрдә катнашу өчен Казанга чакырылган Торсын Каһһари әлеге китапның уникаль нөсхәсен Казан университеты китапханәсенә бүләк итте. (60 ынчы елларда миңа әлеге китапның бер нөсхәсен эзләп, Алматы һәм Ташкәнттә яшәүче якташлар белән хатлашырга туры килгән иде. Китапның бер генә нөсхәсе Т. Каһһарида гына саклануын хәбәр иткән хатны, кирәкле адресы белән, югарыда бер әйтелгәнчә, Хәмит Төхфи җибәргән иде.)

Тасвирланган тарихи вакыйгалар хакында минем үземдә дә күләм ягыннан бик кечкенә, ләкин әһәмияте белән үзем өчен гаять кадерле бер истәлек саклана, дөресрәге,  язу өстәлем янында стенада эленеп тора.

Ул — әлеге кичәдә сәхнә түрендә чәчәкләр кочагында торган Тукай сурәтенең кечкенә генә фотокүчермәсе…

 

(Чыганак: Госманов М. Ябылмаган китап яки чәчелгән орлыклар. – Казан: Татар. кит. нәшр, 1996) 



Комментарий язарга


*