ТАТ РУС ENG

Рәмиев Зөфәр  Габдулла Тукай псевдонимнары


Күпләргә мәгълүм, Г.Тукай псевдонимнарны татар әдәбияты классикларыннан кайсысына караганда да ешрак кулланган. Әмма бүгенгәчә аларның тулы исемлеге төзелмәгән. Шунлыктан халык шагыйре нинди һәм ничә псевдоним белән эш иткән соң дигән сорауга төгәл җавап биреп булмый.

Дөрес, бу юнәлештә омтылыш ясалмады түгел, мин М.Һади игълан иткән исемлекне күз алдында тотам. Ул «Казан утлары» журналының 1969 елгы I нчы санында басылган иде. Әлеге исемлектә Тукайның 22 псевдонимы китерелә. Үзбәк Гыймадиевнең «Сила сатирического слова» дигән китабының /Казан, 1987 ел/ кушымтадасында китерелгән Тукай псевдонимнары саны М.Һадиныкыннан әллә ни аерылмый. Кыскасы, бүген татар язучыларының имза-псевдонимнары сүзлеген төзеп чыгаруга керешелсә /бу бик өлгергән мәсьәлә/, Тукайныкыларын җентекләп барлау һәм фәнни принципларга нигезләп тәртипкә салу өчен /мәсәлән, И.Ф.Масановның дүрт томлы «Словарь псевдонимов русских писателей, ученых и общественных деятелей» дигән капиталь хезмәте мисалында/ шактый зур эш башкарырга кирәк булачак әле. Мин исә Тукай имза-псевдонимнарының ачылу тарихына тукталу белән генә чикләнмәкче булам.

Моннан берничә еллар әүвәл халык шагыйренең исем-фамилиясе асылда ничек яңгыраганлыгы хакында матбугатта бәхәс булып алса да, без биредә әлеге мәсьәләне яңадан кузгатмыйча, бу бөек шәхес үзен рәсмән «Габдулла Тукаев» дип йөреткәнлеген генә искәртеп узарбыз. 1903 елның 3 июнендә апасы Сәҗидәгә юллаган хатын да ул «Биисми Габдулла бине Мөхәммәтгариф Тукаев» дип башлап киткән. Үз гомерендә чыккан байтак китапларын, аерым әсәрләрен дә нәкъ менә шул «Габдулла Тукаев», «Г.Тукаев» имзалары белән укучыга тәкъдим иткән («Тукай» дип түгел!). Аның бу имзаларын һич тә яшерен имза дип булмый билгеле.

1906 елда ук Тукай үзенең бер ише шигырь һәм мәкалә-фельетоннарын «Шүрәле» имзасы белән бастырып чыгара башлый. Хәер, аларның чын авторы кем икәнлеген замандашлары тиз белеп алганнардыр, сизенгәннәрдер. Тик әле документаль нигез (чыганак) булмый. Ләкин Тукай озак көттермәгән: 1909 елда аның «Габдулла Тукаев шигырьләре» һәм «Габдулла Тукаев диваны» исемле ике шигырьләр җыентыгы нәшер ителә («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 4 нче һәм 8 нче дәфтәрләр. Казан: «Үрнәк» матбагасе). Аларда элегрәк вакытлы матбугат битләрендә «Шүрәле» имзасы илә дөнья күргән шигъри текстлар да урнаштырылган була. Кыскасы, бик еш кулланылган «Шүрәле» имзасының авторлыгы шагыйрь үзе исән чакта ук ачыла. Фатих Сәйфи-Казанлы: «Аның «Шүрәле» имзасы псевдонимлыктан чыккан иде, дип әйтергә ярый, шулай да ул үзе үлгәнче «Шүрәле» исемен ташламый»,- дип юкка гына язмаган (бу сүзләр Тукай әсәрләренең 1929-1931 елларда чыккан өч томлы басмасының беренче томындагы искәрмәләрдән алынды. 151 бит).

Тукайның үлеменә кадәр чыккан китапларындагы әсәрләр арасында әүвәлән татар газета вә журналларында «Гөмберррт», «Мин язмадым», «Имам Хатыйб», «Феакут», «Шәп кеше», «Мәҗнүн», «Гъ. Т.» имзалары белән басылган әсәрләр дә күп очрый. Димәк ки, ун яшерен һәм ачык имзасын шагыйрь үзе үк күрсәтеп калдырган (әле генә саналганнары — җиде, моңа өстәп «Габдулла Тукаев», «Г.Тукаев», «Шүрәле»).

1914 елда Казанда Шәрәф матбагасе шагыйрьнең заманы өчен гаять зур күләмле җыентыгын — «Мәҗмугаи асарь»ен нәшер итә. Аны әзерләү эше кайчанрак башлануы хакында «Уянгач беренче эшем» дигән мәкаләдәге ошбу юллар хәбәр итә. «Тиз арада үзем браковать итмәгән һәм үзем яраткан шигирьләрдән җыеп, 400 сәхифәле зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга чыгарырга карар бирдем» («Кояш» газетасы, 1913 ел, 18 март). Шиһап Әхмәров истәлегеннән күренгәнчә, Клячкин шифаханәсенә керер алдыннан Тукай аңа: «Ике-өч төн йокламыйча, мәҗмугаи асаремне тәртипкә салдым, шул мине бөтенләй эштән чыгарды», — дип сөйли.

Күрәбез ки, бу басманы, бөтенләе белән булса да, Тукай башлыча үзе әзерли, хәтта инде күләмен дә шактый төгәл билгели (басмада — 463 бит). Ләкин шунысы бар: ошбу җыентыктагы әсәрләр арасында укучыга намәгьлүм имзалы бер генә шигырь һәм фельетон да юк. Ахырысы, Шәрәфләр белән шартнамәдә күләмнең чикләнеп куелуы, Тукайның үтә бер кырыслык белән үз «бүлмәсен себереп» чыгаруы аркасында килеп чыккан бу нәрсә. Хәер, мәҗмугаи асарьне китап рәвешенә китергән Җамал Вәлидинең дә үз алдына Тукайның бер төр әсәрләрен — билгелеләрен дә, билгесезләрен дә — җыюны максат итеп куймыйча, басманы тизрәк дөньяга чыгарырга теләве сизелә. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле һәм шигырьләре хакында «мөляхазә»не язу белән генә чикләнмәгән кебек ул. Тукай вафатыннан соң шактый гомер аның әсәрләрен җыйнау (димәк, псевдонимнарын да ачыклау) юнәлешендә күзгә күренерлек җитди адымнар ясалмый. Мәзкүр «Мәҗмугаи асарь»нең 1918 елгы икенче басмасы да әллә ни үзгәреш кертелми генә дөньяга чыгарыла (монысында «Исемдә калганнар» повесте «Алтын әтәч» поэмасы белән алмаштырылган). Ара-тирә күренгән мәкалә һәм истәлекләрдә дә Тукайның моңача таныш булмаган имза-псевдонимнарына кагылышлы сүз-фикерләр әйтелми.

1926 елда, шагыйрьнең тууына кырык ел тулган вакытларда, Казанның «Гаҗур» нәшриятында Тукай әсәрләренең яңа басмасы -«Габдулла Тукай шигырьләре» нәшер ителә. Төзүчесе дә билгеле — күренекле драматург һәм шагыйрь Фәтхи Бурнаш. Кереш сүзендә ул болай ди: «Нәшрият, техниканың нәүбәттәге теләкләре белән хисаплашып, бу юлы без Тукайның тулы мәҗмугасын бирү вазыйфасын өскә алмадык. Хәзергә кадәр үтәлмәгән бу бурыч якын киләчәктә үтәлер дип уйлыйбыз. Хәзергә исә без Тукай иҗаты өчен характерлы булган, Тукайның төп хосусыятьләрен ачып бирә алырлык әсәрләрен чүпләп җыйдык… Әүвәлге мәҗмугаларына кергән кайбер шигырьләр бу мәҗмугага кермәгән шикелле, бу мәҗмугага әүвәлге мәҗмугаларында күрелмәгән кайбер шигырьләр дә өстәлде». Бу урында безне менә шушы өстәлгән шигырьләр кызыксындырды да. Алар барысы унөч булып чыкты. Төзүче боларны йолдызчыклар белән билгеләп барган, кайберләренең «мәҗмугаларына кермәгән» дигән искәрмәләре дә бар.

Шунысы күзгә ташлана: алар авторлыкны, текстларның үзләрен нечкәләп тикшеренү сорап торган әсәрләр түгел икән. Өчесе Тукай исән чакта ук «Уклар» һәм «Ялт-йолт» журналларында «Шүрәле» имзасы белән, алтысы исә «Әлгасрелҗәдид», «Шура», «Яшен» журналларында, «Вакыт» газетасында «Г.Тукаев» имзасы белән һәм «Габдулла Тукаев диване»нда (Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1908 ел) инде чыккан була. Дүрт текст ниндидер кулъязмасыннан алып басылган (Тукайның автографлары мәсьәләсе — махсус тикшеренүне сорый торган мәсьәлә). Әйтергә теләгәнебез: Фәтхи Бурнаш төзегән басмада укучы Тукайның билгесез яшерен имзалы бер генә әсәре белән очрашмый әле.

20 еллар ахырында җәмәгатьчелектә «Тукайның бөтен әсәрен бастырып чыгарырга кирәк» дигән фикер йөрүен искә алып, татар язуының мәҗбүри рәвештә яңалифкә күчерелүе уңае белән, «Яңалиф» җәмгыяте Тукай әсәрләренең беренче күптомлы басмасын әзерләүгә керешә. Төзүче-редактор итеп күренекле язучы, Тукайның замандашы, аның белән якыннан аралашкан Фатих Сәйфи-Казанлы билгеләнә. Ул үз алдына «Тукайның үз заманында төрле вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан әйберләренең барысын да эченә алу»ны олы максаты итеп куйган һәм шагыйрьнең моңа кадәрге өч тупланманың берсендә дә булмаган 160 исемдәге шигырь һәм фельетонын эзләп тапкан, беренче мәртәбә яңалиф язуы нигезендә текстологик эш башкарып басмага урнаштырган. Арада Тукайның кулъязмаларыннан алынганнары да бар, әмма күбесе китапларыннан, шул чорның газета вә журналларыннан табылган. Тик шунысы бар: алар барысы да диярлек инде мәгълүм, югарыда санап үтелгән имзалар белән генә басылган әсәрләр. Ике генә яңа яшерен имзаны Тукайныкы сыйфатында тәкъдим итә Ф.Сәйфи-Казанлы. Беренчесе — «Тәнкыйть сөюче» имзасы, «Бичара Бибиҗиһан» исемле шигъри фельетонның («Әльислах» газетасы, 1908 ел, 31 нче сан) авторы шул имзаны кулланган. Әмма төзүче текстка искәрмәдә авторлыкны ачыкларлык бер генә факт та, бер генә дәлил дә китерми. «Әльислах»та Тукайның күп шигырь һәм мәкаләләре басылу, газетаның әдәби бүлеген (соңрак хатын-кыз бүлеген дә — Вафа Бәхтияров хәбәре) алып баруына нигезләнеп кенә андагы кайбер яшерен имзалы әдәби текстларны Тукайга нисбәтен карау чагыла кебек бу урында. «Тәнкыйть сөюче» имзасын Тукайныкы итеп санау соңрак та дәвам итте. Мәсәлән, 1955-1956 елларда чыккан беренче дүрттомлыкта әлеге «Бичара Бибиҗиһан»нан тыш, «Әлислах»тан алып шул ук имзалы «Корымлы мунчалар» дигән фельетонны да урнаштырганнар. 70-80 елларда әзерләнгән дүрттомлы һәм биштомлы «Әсәрләр»дә төзүче Р.Гайнанов, «Тәнкыйть сөюче» имзалы текстлардан, нәкъ менә ышанычлы дәлилләрнең җитмәвеннән булса кирәк, баш тартты, аларны әлеге басмалардан читтә калдырды.

Ф.Сәйфи-Казанлы икенче бер яшерен имзаны да («Айнук Самакай малае») Тукайныкы итеп саный һәм «Бәет» дигән, Ф.Агиев шигыренә пародия сыйфатында язылган тагын бер әсәрне өчтомлыкка урнаштыра.

Татарстан китап нәшрияты 1938 елда Тукайның яңа басмасын — калын бер томлы «Сайланма әсәрләр»ен (Муса Җәлил редакциясендә, Хәй Хисмәтуллин аны үзе төзегәнен сөйләгән иде) чыгарды (630 битле). Ул өчтомлыкның беркадәр кыскартылган варианты кебек тәэсир» калдыра. Шулай да моңача китапларында очрамаган ике әсәр килеп кергән аңа, алар инде мәгълүм имзалы әсәрләр.

Г.Тукайның имзаларын эзләп табуда икетомлы Академик басманы әзерләүчеләр (Я.Агишев, X.Хисмәтуллин) зур тырышлык күрсәтәләр. Моның нәтиҗәсе буларак дүрт яңа имзалы текстлар томга кертелә: «Һөд-һөд», «Счет төймәсе», «Бичура» һәм «Кәфеш-татыюш». Төзүчеләр бу юлы аларның авторлыгын (Тукайныкы булуын) дәлилләргә дә омтылыш ясыйлар. Мәсәлән, «Һөд-һөд» имзалы «Алырга ашыгыңыз!» исемле фельетонның Тукай кулъязмалары арасында булуы хәбәр ителә. «Счет төймәсе» имзалы текст — «1912 нче елның онытылганнан калган гына хисабы» исемле фельетонның исә элеккеге «Былтырның хисабы» дигәндә бер яктан да охшашлыгы әйтелә.

«Бичура» һәм «Кәфештатыюш» имзалары Тукайныкы булып 1955-1956 елгы дүрттомлыкта да бирелгән иде, әмма Рәшат Гайнанов, икенче дүрттомлыкны һәм биштомлыкны төзегәндә, алардан баш тартты.

1955-1956 елгы дүрттомлыкны әзерләүчеләр Х.Хисмәтуллин, Якуб Агишевлар Тукайның тагын биш имзасын таптылар: «Биик усал», «Тиктормас», «Уральск кешесе», «Ш.», «Милләтче». Кызганычка каршы, аларның иясе Тукай икәнлегенә дәлил булырдай мәгълүматларны, фикер-фаразны бик саран биргәннәр иде.

70-80 елларда Тукайның иҗат мирасын өйрәнүгә игътибар арта төште. Шагыйрьнең 90 һәм 100 еллык юбилейларына багышланып әзерләнгән дүрттомлы (1975-1976) һәм биштомлы (1985-1986) әсәрләре нәшер ителде, монографияләр, юбилей җыентыклары дөнья күрде. Моның нәтиҗәсе буларак, аның имзалары исемлеге дә шактый тулыланды. Профессор И.Нуруллин «Тукай иҗаты» дигән китабында (Беренче рус революциясе чоры. Казан университеты нәшрияты, 1964 ел), мәсәлән, «Бер фикерче» имзасының авторы нәкъ менә Тукай булуы хакында ышанычлы дәлилләр китереп язды.

Габдулла Тукай имзаларының исемлеген беренче башлап төзүче һәм аны матбугатта игълан итүче кеше — М.Һади (Мәхмүт Бөдәйли). Бу язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесенең «Псевдонимнар сүзлеге» «Казан утлары» журналының 1969 елгы I нче санында чыкты (кулъязмасы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты мирасханәсендә саклана). Анда Тукайның 22 имзасы саналган. Әйткәнебезчә, болар беренче мәртәбә бер урынга җыйнап бирелгән Тукай имзалары. (Кызганычка каршы, аларның кайда һәм кайчан кулланылганлыгы хакында бернинди мәгълүмат китерелми). Әмма арада шиклеләре дә, Тукайны өйрәнүчеләр тарафыннан кире кагылганнары да очрый. Мәсәлән, «Т.Г.Т.» криптонимы. Ул «Гъ.Т.» гына (Г.Тукаевтан кыскартылма) булырга тиеш иде (бәлкем, бу корректорлар хатасыдыр?). Ни өчендер, инде ачылган «Счет төймәсе», «Шәп кеше», «Уральск кешесе» дигән имзалар исемлектән читтә калган. «Г.Тукаев» имзасы урынына «Г.Тукай» дип кенә бирү дә, төгәллеккә омтылсак, бик үк дөрес түгел бит. Шагыйрь исән чакта чыккан басмаларда — «Г.Тукаев». «Шыер» сатирик шигыре «Ялт-йолт»та (37 сан, 1912 ел, 15 апрель) «Айнук Самакай малае» псевдонимы белән чыкса да, М.Һадида исемлегендә: «Сәгыйть Аннук Самакай малае».

70-80 елларда Р.Гайнанов Тукай иҗат мирасын җыю һәм басмага туплау эше белән якыннан торып шөгыльләнде. Икенче дүрттомлыкны, биштомлыкны әзерләгәндә ул шагыйрьнең яңадан-яңа яшерен имзаларын ачты, мәкаләләрендә дә Тукайның мәгълүм булмаган әсәрләре табуы турында сөйләде, ышанычлы дәлилләр китерде. Минемчә, аның табышларыннан — «Хәсрәт», «Тәртә башы», «Шәкерт угы», «Җен», «Сөңге», «Хәйләсез», «Мәхүп прахуты конторшигы», «Мәкәрҗәдә булучы» кебек имзаларның Тукай тарафыннан кулланылганлыгы шик уятмый.

Академик Р.Нәфыйков та «Тукай и его окружение» дигән китабында (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986) шагыйрьнең имзалары мәсьәләсенә кагылып уза. Мәсәлән, ул «Философлар» псевдонимын Тукайныкы түгел дип саный, ә менә «Ялт-йолт»тагы «Төгән» имзалы мәкаләне (1911, 20 нче сан), киресенчә, Тукай язган булырга тиеш дип әйтә (194 бит).

Теге яки бу дәрәҗәдә Тукай имзалары мәсьәләсенә дә игътибар биреп язылган иң соңгы хезмәт — мәрхүм әдәбиятчы-галим Үзбәк Гыймадиевның «Сила сатирического слова» исемле монографик хезмәте (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987). Китабының кушымтасында ул сатирик журналларда язышкан әдип һәм журналистларның авторлыклары ачыкланган имзалар исемлеген урнаштырган. Аннан күренгәнчә, Тукай 27 исемдәге ачык һәм яшерен имзаларны кулланып иҗат иткән. Мәсәлән, бу исемлеккә әлеге дә баягы «Тәнкыйть сөюче» имзасы килеп кергән. Ә менә 1989 елгы бер мәкаләсендә Ф.Яхин «Сөемсез» имзасының Тукайныкы булуын нигезле дәлилләр белән исбат итте.

Хәзерге вакытта Тукайның түбәндәге имзалары билгеле дип санарга була (кайберләренең авторлыкларын тәгаенләү эше киләчәктә дә дәвам итергә тиеш):

1.tАдвокат;

2.tАйнук Самакай малае;

3.tБез;

4.tБерничә кешеләрнең үтенече буенча вәкил — Уральск кешесе;

5.tБер фикерче;

6.tБиик усал;

7.tБолгар;

8.tБән;

9.tГъ;

10.tГъ.Т.;

11.tГабдулла Тукаев;

12.tГ.Тукаев;

13.tГөмберррт;

14.tДогачы;

15.tШүрәле;

16.tДугьры;

17.tИдарә;

18.tИмам Хатыйб;

19.tИмзасыз да Яраретдинов;

20.tИмза: Шәп кеше;

21.tИшан кирамәт;

22.tКаз;

23.tКыйссасел-әнбия. Рабгузи;

24.tКырмыска;

25.tКаилел-хак;

26.tМилләтче;

27.tМин язмадым;

28.tМылтык;

29.tМәкәрҗәдә булучы;

30.tМәхүп прахут конторшигы;

31.tМәҗнүн;

32.tМөсафир;

33.tМөтәрҗим Габдулла Тукаев;

34.tМөхәррир мин түгел;

35.tМөәррих;

36.tОлугъ фәйләсуф;

37.tСалам Торхан;

38.tСчет төймәсе;

39.tСәгыйд;

40.tСәяхәте көбралар ясаучы Шүрәле;

41.tСөемсез;

42.tСөенче Алаев;

43.tСөңге;

44.tТ.;

45.tТиктормас;

46.tТөгән;

47.tТүнтәреф; 

48.  Тәртә башы;

49.t«Уклар»ның ләгать мөфәттише;

50.tУл; 

51.   Уральск кешесе;

52.tУральскида Габдулла Тукаев;

53.tУральск җәмгыяте хәйриясенең бик усал бер члены;

54.tФеакут;

55.tФәйләсуфлар;

56.tХәйләсез;

57.tХәкыйрь шүрәле;

58.tХәсрәт;

59.t«Хәятел-хәйванат»тан күчерүче;

60.tЧапансыз;

61.tШ;

62.tШәкерт угы;

63.tШүрәле;

64.tШүрәле дию белгәйсез;

65.tҖен;

66.tҺөд-һөд;

67.tҺәйъәте идарә.

 


 


(Чыганак: Юзеев А.Н. Нил Юзеев — шигьри җанлы акыл иясе. — Казан: Мастер-Лайн, 2000. —  320 б.)



Комментарий язарга


*