(Балалар әдәбияты турында. 1934 елның 25—29 июлендә Татарстан язучыларының беренче съезды була. Ф. Кәрим анда «Татар балалар әдәбияты» дигән доклад белән чыгыш ясый).
Иптәшләр! Балалар әдәбияты турында сүз башлаганда, балаларның матур әдәбиятны укуы турында берничә сүз әйтеп китәсе килә. Хәзерге көндә дә зурлар өчен әсәр язучы иптәшләр арасында үзләренең укучыларыннан зарлангалаучы иптәшләр бар.
Инде безнең пионерларга, укучы балаларга килсәк, алар өчен әсәр язучылар әсәрләре укылмау ягыннан һич зарлана алмыйлар. Безнең бу яңа яшь укучыларыбыз матур әдәбиятны укырга бик яраталр. Үзләре өчен чыккан һәрбер әдәби әсәрне тиз көндә кулларына төшереп, укып чыгу белән, аңа үзләренең җыелышларында, стена газеталарында, вакытлы матбугатта яки язучының үзен очратып әсәргә бәя бирергә дә ашыгалар. Аларда активлык гаять көчле. Тик аларны һәм сан ягыннан, һәм сыйфат ягыннан әдәбият белән канәгатьләндереп кенә булмый.
Инде кыскача гына булса да шул укучыларның әдәбиятына күчик.
Үз вакытында татар милли буржуасы балаларны матур әдәбият аша тәрбияләүгә зур әһәмият бирде. Бу эшкә үзенең иң тәмле телле, балаларны дин һәм буржуа идеясе белән оста итеп агулый белә торган зурлар язучыларын тартты. Алар чын тормышны, аның эчендә барган сыйнфый көрәшне балаларга буржуазиягә кирәкчә борып күрсәттеләр.
Менә, Фәрит Ибраһимов балаларга җәйге таңны ничек тасвир итә, шул матурлык эченә үзенең дини агуын ничек салып, ничек бирергә тырыша:
«Таң һавасын ярып, өзелеп-өзелеп
Яңрый әкрен генә моң азан;
Нечкәртәләр моңнар күңелләрне,
Үткәрәләр башны дөньядан».
Минемчә, бу шигырьгә аңлатма биреп таруның кирәге юк. Чөнки аның эчендәге дини агу кайнап чыгып күренеп тора. Габдулла Тукайның балалар өчен язылган әсәрләренең бер өлешен без хәзерге көндә дә файдаланабыз. Ләкин икенче бер өлеше хәзерге көндә шундый ук зарарлы әсәрләрдән тора. Без инде аның:
«Бәйрәм җитсә минем дә исемә төшә
Корбан ите, төрле тәмле аш өстенә,
Гает укып көлә-көлә кайткан чагым» —
кебек әсәрләрен һичбер төрле балаларга тәкъдим итә алмыйбыз.
Ләкин Октябрь революциясе балалар әдәбиятын тамырыннан үзгәртте. Аның алдына -бөтенләй яңа бурыч куелды:
«Балалар китабы большевистик шат күңелле, көрәшкә һәм җиңүгә чакыра торган булсын. Балалар китабы ачык һәм образлы формаларда, илне һәм кешеләрне социалистик нигездә яңа баштан коруны күрсәтергә һәм аларны пролетар интернационализм рухында тәрбияләргә тиеш» (ВКП(б) ҮК карарыннан).
(Ф. Кәрим, иҗатының беренче чорында вульгар социологизм йогынтысына ияреп, Г. Тукайның балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеген дөрес аңламый, әдәби мирасны бәяләүдә берьяклылык күрсәтә, Соңрак, 1938—1939 елларда Ф. Кәримнең Г. Тукай иҗатына карашы тамырдан үзгәрә. 1939 елгы куен дәфтәрендә ул Тукай турында түбәндәге юлларны яза:
Мин Тукайдан үрнәк алам, дисең,
Бу түбәнлек түгел, һич түгел.
Чөнки Тукай халык моңнарының
Бакчасында тибрәп үскән гөл.)
Революциядән соң балалар әдәбияты партия тарафыннан куелган әнә шул бөек бурычларны үтәү эшенә кереште.
Ләкин балалар әдәбияты фронты да тыныч тормады һәм тыныч тормый. Аның эчендә дә сыйнфый көрәш барды һәм бара. Шуны да ачык әйтергә кирәк: бу фронттагы сыйнфый көрәш, зурлар әдәбиятындагы сыйнфый көрәш белән чагыштырганда, отпорга очрамыйча, озаграк дәвам итеп килде. Садрый Җәләл ((1891—1943) — язучы) балаларны индивидуаль буржуа рухы белән тәрбияли торган, балаларны әхлак ягыннан зур бозыклыкка чакыра торган «Сәет һәм Фатыйма»сын бирде. Гали Рәхим ((1891—1942) — язучы, әдәбият белгече) исә балаларны сыйнфый көрәш авырлыгы белән куркытып, аны балалар күрмәскә, белмәскә тиешләр, дип, «Чәчәкләр» арасына, гамьсез тормышка сөйрәп карады. Ул безнең балаларга чәчәкләр астыннан үзенең угын кадарга теләде. Фәхрислам Агиев ((1887—1938) — язучы, журналист) «Кәкре аяк тавык»ны бирде.
Ләкин бу әсәрләр вакытында, кайвакыт соңгарак калып булса да, ныклы отпорга очрадылар. Алар безнең балалар китапханәләренең шүрлекләреннән алып ташландылар. Совет балалар әдәбияты үзенә советчыл яңа катлау язучылар кадрын тартты, үсүгә, ныгуга табан йөз тотты. Аның беренче чорында Һади Такташ («Кара борынның дусты»), Мәҗит Гафури («Хәзер ансат ул, элек кыен иде»), Муса Җәлил һәм башка иптәшләр үзләренең революцион карашлы әсәрләре белән совет балалар әдәбиятын тудыру эшенә керештеләр…
Һади Такташ үзенең художество ягыннан матур эшләнгән «Кара борынның дусты»нда балаларның үз тойгыларына бәйләп, гражданнар сугышын, андагы авыр сыйнфый көрәшне күрсәтте. Ул, тулы картиналар аша, кулакларның чын йөзләрен ачып күрсәтергә тырышты.
Бу әсәрләр хезмәт ияләре балаларына сыйнфый аң бирүдә үз вакытларында зур урын тоттылар һәм аларның активлары булып саналалар.
Партия балалар әдәбияты белән өзлексез җитәкчелек итә. Ул аның алдына зур, конкрет бурычлар куя килде һәм туларны тормышка ашыру юлында бик зур эшләр эшләде һәм эшли.
«Кызыксындыру һәм аңлаешлы булу белән принципиаль тотнаклылыкны һәм югары идея дәрәҗәсен берләштереп, балаларда эшчеләр сыйныфының һәм партиянең көрәше һәм төзелеше белән кызыксындыру тудырырлык китаплар булдырырга, аерым алганда пионерлар өчен китаплар сериясе булдырырга һәм бигрәк тә гомуми белемне күтәрүдә әһәмияте булган бөтен дөнья балалар әдәбиятының иң яхшы китапларын («Робинзон Крузо», «Гулливерның сәяхәте», Жюль Верн һ. б.) яңадан бастырырга кирәк».
Партиянең шушы карарларыннан чыгып, Максим Горький, Крупская иптәшләр балалар әдәбияты турында бик киң мәкаләләр яздылар, аның кимчелекләрен большевистик тәнкыйть астына алып, бик күп яңа бурычлар куйдылар. Горький иптәш язучыларны һәм балалар әдәбияты тармагында эшләүче иптәшләрне балалар әдәбиятының идея, художество ягын ныклы рәвештә киңәйтергә, аеруча телнең саф, культуралы матур тел булуына нык игътибар итеп, андагы тел шапшаклыгын рәхимсез рәвештә һәм тиз арада бетерергә чакырды.
Билгеле, партия карарлары, Горький иптәш күрсәтмәләре татар совет балалар әдәбиятының да үсүенә нигез булдылар, зур ярдәм иттеләр.
Хәзерге көндә татар совет балалар әдәбиятына ныклы нигез салынып бара. Инде аның шүрлегендә балалар тарафыннан яратылып укыла торган: «Калку кырга кар ява» (М. Әмир), «Ике дус» (Г. Гази), «Дулкыннар» (А. Алиш) кебек әсәрләр бар.
Бу әсәрләр үзләренең идеясе, социаль юнәлешләре һәм тематикалары белән буржуа балалар әдәбиятыннан бөтенләй аерылалар. Билгеле, бу әсәрләрнең һәрберсендә үзенә хас булган аерым кимчелекләр һәм гомуми кимчелекләр бар.
Бу саннар татар совет балалар әдәбиятының оригинал өлеше. Шулар өстенә татар совет балалар әдәбияты классикларның һәм союздаш башка милли республикаларның балалар өчен булган иң яхшы әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү белән дә баетыла.
Инде оригинал әсәрләрнең кайбер характерлыракларына кыскача гына булса да аерым-аерым тукталып китик.
Мирсәй Әмир иптәш үзенең «Калку кырга кар ява»сында колхозларда иген уңышын күтәрү эшендә пионерларның һәм мәктәп балаларының үз инициативалары белән һич кар яумый торган калку кырга кар яудыру— кар тоту эшләрен ала. Мирсәй Әмир иптәш шушы теманы балаларга укырга кызыклы булсын өчен гаҗәп уңышлы бер сюжетка салып, шул тирәдә бер интрига кора. Шул ук вакытта бу әдәби әсәр балаларга агрономия белеме бирүдә дә ярдәм итә. Бу китап балалар кулына барып керү белән үзенә күп санда укучылар тапты. Балалар бу китапны бик яратканлыкларын әйттеләр, һәм шул ук вакытта андагы педагогика ягыннан бер кимчелеген дә күрсәттеләр. Бу кимчелек шуннан тора: әсәрнең төп герое — үрнәк пионер кичке сәгать 12 дә җыелыштан кайта да, аннан керосин мәсьәләсендә әнисе белән бераз сүзгә килеп, төн уртасында шигырь язарга утыра. Шул ук вакытта язучы әсәрнең икенче бер өлешендә пионерларга иртә ятып, иртә торырга киңәш бирә. Пионерлар әнә шул кимчелекләрне күрсәттеләр…
Соңгы елларда А. Алиш иптәш балалар әдәбиятына зур хезмәт күрсәтте. Ул, балалар әдәбиятына әсәрләр бирү белән генә чикләнмичә, балаларның шәһәр күләмендәге әдәби түгәрәге белән җитәкчелек тә итте, балалар белән якын бәйләнештә булды. Ул кечкенә язучыларга әдәби консультация бирү эшен алып бара. Ул яшь язучылар арасында хәзерге көндә бик популяр язучылардан. «Отряд флагы», «Кабан җиңелде», «Дулкыннар» исемендәге хикәяләр җыентыгы, «Капкорсак патша әкияте» һәм башка хикәяләре аның балалар әдәбиятына күп хезмәт итүен ачык күрсәтәләр. Ләкин ул моңа чаклы бу хезмәтләренә карата язучылар коллективы тарафыннан бернинди дә бәя алганы юк. Бездә әле балалар өчен әсәр язучыларның хезмәтләрен исәпкә алмау, ул язучының иҗатына зурлар өчен язылган әсәрләр белән бер дәрәҗәгә куеп бәя бирмәү шушы көнгә кадәр яшәп килә. Бу зур кимчелекне кискен рәвештә
бетерергә кирәк. Балалар өчен яхшы әсәрләр бирүче — шундый ук тулы хокуклы, алдынгы язучылардан саналырга тиеш.
А. Алиш иптәшнең балалар өчен язган әсәрләре арасында уңышлылары итеп «Кабан җиңелде», «Термометр», «Берлин», «Кадыйр Бикмурзинның җинаяте» дигән хикәяләрен алырга кирәк.
«Берлин» хикәясе интернациональ темага булып, стиле ягыннан балалар әдәбияты өчен характерлы әсәр. А. Алиш иптәш монда фантастика юлын кулланып, Советлар Союзындагы пионерлар белән Германия пионерлары арасында интернациональ бәйләнеш тудыра. Әсәрнең теле дә уңышлы, җиңел, кирәксез жаргоннар артыннан чапмый. Тик шуны әйтергә кирәк, Алиш иптәш байтак кына тәҗрибәләр аркасында, балалар телен нык кына үзләштерсә дә, ул әле балалар әдәбиятын специфик сюжетлаштыру белән йомшак коралланган. Моңа «Отряд флагы» мисал була ала. Аңа Жюль Берн әсәрләрен өйрәнергә тәкъдим итәсе килә.
Инде аның «Капкорсак патша әкияте»нә килсәк, бу әсәр кызык язылган, ул балалар тарафыннан нык укылды. Ләкин автор бу әкияттә әбиләр әкиятенең телен натураль рәвештә ала. Тема конкрет булса да, чамадан тыш әкиятләштерелгән, кайбер фантастик моментлар балаларның хыялына сыя алмый. Бигрәк тә теле мәсьәләсе балалар әдәбияты сызыгы буенча нык кына бәхәс кылынырга тиешле. Чөнки бу балалар әдәбиятының жанрын киңәйткән чорда масса фикерен, бигрәк тә педагогия фикерен сорый торган мәсьәлә. Моны хәл итәргә кирәк.
* * *
Татар совет балалар әдәбиятында кыска гына вакыт эчендә зур гына уңышлар булуга карамастан, аның кимчелекләре дә бар. Бу кимчелекләр бик күп төрдә булып, балалар әдәбиятында аеруча зур урын тоталар. Иң беренчедән, ул әле хәзерге хәлендә партия куйган сорауларга канәгатьләнерлек җавап бирә алмый. Моның төп сәбәбе нәрсәдә соң? Кыскача гына шуларга тукталыйк. Бу урында — язучылар съезды алдыннан — мәсьәләнең бер нигез ягын ачыктан-ачык куярга кирәк. ВКП(б) ҮКы һәм ВЛКСМ ҮКның балалар әдәбияты турында булган тарихи карарлары, Горький, Крупская иптәшләрнең конкрет күрсәтмәләреннән чыгып, бездә шулар нигезендә системалы эш алып барылмады. Алар киң катлау совет язучыларына һәм укучыларга җиткерелмәделәр. ВЛКСМ Өлкә Комитетының аерым чараларыннан һәм «Яшь ленинчы» газетасының аерым эшләреннән тыш, татар совет балалар әдәбияты тармагы буенча язучыларның Оештыру комитеты, Мәгариф Халык Комиссариаты һәм пионер оешмалары тарафыннан да политик яктан принципиаль югарылыкка күтәрелгән даими эш алып барылмады. Балалар әдәбиятында кимчелекләрнең аеруча күп булуына төп сәбәп менә шушы. Башка кимчелекләрнең туулары, булганнарының бетүгә табан бик сүлпән хәрәкәт итүләре — бөтенесе дә әнә шул төп сәбәптән килеп чыгалар.
Балалар әдәбиятындагы конкрет кимчелекләр нәрсәдән гыйбарәт соң?.
Безнең балалар өчен язылган әсәрләребез социаль педагогика сорауларына җитәрлек җавап бирә алмыйлар. Чөнки балалар әдәбияты тармагында рус балалар әдәбиятының Чуковский, Маршак, Гайдар, Бартолары кебек зур тәҗрибәле, өзлексез шул юлда эшли торган кадрларыбыз юк дәрәҗәсендә.
Безнең язучылар социалистик милекне саклауда, сыйнфый дошманга каршы көрәштә Морозов, Оля Балыкина (30 нчы елларда кулакларга каршы көрәштә һәлак булган батыр пионерлар) кебек яшь батырларны, авиамодель ясауда бөтенсоюз рекорды алган «кечкенә инженерларны» тудырган хәзерге совет мәктәпләренең һәм пионер оешмасының эшен, көрәшен белмиләр; анда тәрбияләнүче миллионлаган балаларның аңнарын, киң рәвештә кызыксынган мәсьәләләрен, хәзерге әдәбиятка булган сорауларын тиешенчә аңлый алмыйлар. Язучылар балалар өчен язган әсәрләрен үзләренең бала чактагы аң үсешләренә карап кына үлчиләр. Шуның өчен дә бу әсәрләрнең тормыштагы хәрәкәт итүче вакыйгаларга карашлары бик тар, фәлсәфи яклары примитив була. Хәтта зур политик хата ясауга барып җитәләр.
Татар балалар әдәбиятының төре — жанры һәм тематикасы хәзерге көндә бик ярлы әле. Горькийның тематиканы киңәйтү буенча булган мәкаләсеннән сон, безнең балалар әдәбиятында да кайбер уңышлы адымнар була башлады. Шул мәкалә тәэсирендә С. Батталның балаларны шигъри юллар аша очучылык эше белән кызыксындыра, шул эш белән таныштыра һәм шуңар чакыра торган «Очырткыч һәм очкыч»ы барлыкка килә. Ләкин болар киләчәктә нык рәвештә киңәйтелергә тиешле эшнең башлангыч адымнары гына әле. Балалар әдәбияты пьесага ярлы. Без соңгы ике ел эчендә азмы-күпме уңышларга ия булган Г. Бакировның «Яшәсен яшьләр» һәм Н. Баянның «Яшь сакчылар» дигән пьесаларын гына бирә алдык.
Зурлар әдәбиятында поэзия сызыгы буенча зур гына уңышлар бар. Ләкин моның балалар поэзиясе үсүенә тәэсире бөтенләй аз. Балалар поэзиясе аеруча артта. Балалар үзләренә ятларга шигырь таба алмыйлар. Шуңа күрә кечкенә декломаторлар авызыннан Такташның «Мокамай»ын, педагогик яктан балаларга яраксыз (Һ. Такташның «Алсу» поэмасына карата мондый ялгыш караш шул ук вульгар социологизм тәэсире.) «Алсу»ын ишетергә туры килә. Инде балалар өчен җиңел, оста, матур җырлар булдыруга килгәндә, бу хәл тагын да начаррак.
Зур кимчелекләрнең берсе — кечкенә яшьтәге, мәктәпкәчә булган балалар матур әдәбияттан бөтенләй мәхрүмнәр диярлек. Без аларны бары тик тәрҗемә әдәбият белән генә тукландырабыз. Ул да бик аз санда. Соңгы вакытта бу кечкенә яшьләр өчен С. Баттал иптәш үзенең «Очырткыч һәм очкыч»ын язды. Бу — уңышлы, кызыклы әсәр.
Татар совет балалар әдәбиятының бигрәк тә теле начар. Моның төп сәбәпләре шулар: балалар әдәбиятын язучыларның зур өлеше — әдәбиятта яңа күтәрелә торган, әле тел культурасын үзләштерә генә башлаган яшьләр. Бу фронтка тел белгечләре, педагоглар бөтенләй диярлек тартылмаганнар. Язучылар балаларның телләрендәге үз спецификаларын белмиләр. Шул сәбәпле язучыларның балалар өчен язган әсәрләре еш кына балалар турында зурлар өчен язылган әсәр булып чыга. Шулай ук гади, аңлашыла торган сүзләрне бозу да көчле. Берничә мисал:
«Нәҗми абзый Михан цехында
Бик күптәнге бер карт эшчесе»
Нинди «михан» цехы ул? Балалар моны аңламыйлар.
«…Бүре ачуланып, китте чабып, Бик тиз генә кайтмыйм, диеп башын ярып, Кар өстендә ятып калды, төлке кызык, — Шулай итсәң аны! — ди авызы ерык»
Бу куплет балаларга детальне аңлау өчен бик кыен булган буталчык җөмләләрдән тора. Шул сәбәпле кызыклы күренеш укучыга бернинди тәэсирсез кала. Алар балалар әдәбиятының Һәр битендә диярлек очрыйлар.
Телнең саф, аңлаешлы булуы аеруча балалар әдәбиятында зур урын тота. Шуның өчен балалар әдәбиятының телен тазартуга зур игътибар бирергә, бигрәк тә бу эшкә педагогларны тартырга кирәк. Моның белән Мәгариф Халык Комиссариаты кебек оешмалар да җитди рәвештә шөгыльләнергә тиешләр.
Балалар әдәбиятын басып чыгару турында берничә сүз: ВКП(б) Үзәк Комитетының балалар китабын яхшы кәгазьдә, яхшы оформление белән басып чыгару турында ныклы күрсәтүләре булуына һәм: «Балалар нәшрияты балалар китабын басып чыгару эшенә иң яхшы язучы көчләрне (балалар өчен язучыларны гына түгел), художникларны, педагогларны һәм пионер хәрәкәте эшчеләрен тартырга тиешләр» (ВКП(б) ҮК карарыннан) дигән күрсәтүе булуга карамастан, Татгосиздат бу юлда күренекле борылыш ясый алганы юк әле. Балалар китабы һаман начар кәгазьдә, начар оформлениедә һәм соңга калып чыгуда дәвам итә. Инде моңа чик куелырга вакыт.
Менә, минемчә, Татарстан совет язучыларының беренче съездында балалар әдәбияты буенча куелырга һәм хәл ителергә тиешле мөһим мәсьәләләрнең кайберләре шушылар. Социалистик илнең шат күңелле балалары бездән югары сыйфатлы, тематикага бай, укырга кызыклы һәм яхшы итеп басылган яңа әсәрләр көтәләр.
1934
(Чыганак: Фатих Кәрим Әсәрләр. 3 томда, 3 нче том. Повестьлар, хикәяләр, очерклар,мәкаләләр һәм хатлар Казан: Тат кит нбшр, 1981 – 327 б.).