Күңел Тукайга тора-тора кайта… Җиде еллык иҗат гомерендә Татар Халык Шагыйре дәрәҗәсенә күтәрелгән бөек шәхеснең язмышы вакыт узган саен игътибарны үзенә җәлеп итә бара.
Тукай поэзиясе турында сөйләгәндә иң әүвәл шул сыйфатлары күзгә ташлана: хакыйкать, халыкчанлык, гражданлык… «Тукай хакыйкате ачы, усал, туры; ачылыгы белән аерылып тора», — дип яза Сибгат ага Хәким.
Татар милләтенең үч, нәфрәт, вөждан, ышаныч авазы булып күтәрелгән, «тугры Тукай» искиткеч сабый җанлы, самими шагыйрь дә иде әле…
Теге яки бу әдип иҗатын тирәнрәк аңлау өчен аның тормыш: юлын өйрәнергә кирәк диләр. «Тукай һәм балалар поэзиясе» хакында сүз башлаганчы, шагыйрьнең «Исемдә калганнар» дигән автобиографик әсәренә мөрәҗәгать итү зарур. Кереш өлештә шагыйрь яза: «Минем гомерем… шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән…»
«Кызык» хатирәләр балачакның соңрак өлешендә, иң әүвәл «ямьсез», «караңгы» тасвирлар эзәрлекли Габдулланы. Язмыш булачак шагыйрьне бишектән үк каһәрли. Биш айлык чагында ул әтисез кала. Әнисе күрше авылга кияүгә чыкканда, аны Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчык тәрбиясенә тапшыралар. Тәкъдир диген, сабый хәтта әби-бабай иркәләвеннән дә мәхрүм. Әтисе ягыннан «алар инде күптән вафат. Әнисе ягыннан исә, үз әбисе шулай ук мәрхүмә булып, бабасы алты балалы бер хатынны алган булган. Габдулла, әлбәттә инде, биредә артык кашык: «Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам — юатучы, иркәләним дисәм — сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә — кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр».
Шәрифә карчык кулына калган ятим баланың язмышы бик тә аянычлы. Кыш көннәрендә йорт ишеген ача алмый аяклары бозга ябышып каткан сабыйга «юату» сүзе бер: «Кадалмас әле, килмешәк». Бу «килмешәк» — Тукай… Татар поэзиясенең генә түгел, бөтен төрки әдәби дөньясының күгендә балкып яначак шагыйрь Габдулла Тукай. Әлегә ул иреннәре күгәргән хәлдә Шәрифә карчыкның ишек төбендә басып тора…
Тукайның моңа кадәрге тормышы бик сабый вакытта узганга, ул, үзе билгеләп үткәнчә, «булган», «булганмын», «мине шулай иткәннәр» дип яза. Һәм менә аның хәтерендә иң беренче кадр: әнисенең җеназасы! Габдулла, тома ятим каласын сизенгәндәй, җеназа артыннан йөгерә: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!»
Тәкъдир инде сабыйдан беткәнче каһкаһә белән көлә: аны Казанга алып килеп, соңрак «язарына азык табачак» Печән базарында асрамага алырга тәкъдим итәләр…
…Кешенең гомер юлында ак һәм кара төсләр чиратлашалар диләр. Габдуллага да, ниһаять, якты нур насыйп була: бу — Кырлайда узган балалык чоры. Кырлай, гомумән Казан арты, Тукайның сөеп-сөеп тә туймаган җире, җырлап та җырланып бетмәгән җыры булган икән.
Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин,
И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.
(«Туган җиремә»)
Шуңа да никадәр «какканны вә сукканны күтәргән ятим» булмасын, Тукай тәүге аваз салган төбәген тирән хөрмәт һәм сагыну белән искә ала: «… и туган җирем, синең җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!»
Тукайның сабый чакта ук яра алган җанына гомер агышында яңадан-яңа җәрәхәтләр өстәлә бара. Болары инде шәхси кайгы-хәсрәт кенә түгел, ә ил, милләт язмышы турында уйланулардан туган, халык фаҗигасенең кайтавазы булып яралган җәрәхәтләр иде. Шагыйрьнең җаны инде тоташ яралардан гына тора. Җәрәхәтле тән һавалар үзгәрүен алдан сизгән кебек, Тукайның яралы җаны да барометр сыман җәмгыятьтәге үзгәрешләрне, халык тормышында булачак драматик хәлләрне башкалардан иртәрәк тоя алган. Ачынган. Нәфрәтләнгән. Сызланган. Шушы сыйфат Тукайны халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәргән.
Балага — алтыдамы ул, алтмыштамы — әни кадерле, кирәк кеше. Реакция чорында төшенкелеккә, хәсрәткә бирелгән, хәтта үзенә үлем чакырган шагыйрь, сурәтен бер тапкыр да хәтеренә ала алмаган әнисенә үпкәләп, бо-лай ди:
Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни! Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!
Һәм бераздан, «тәүбә, тәүбә» дигәндәй, түбәндәге юлларны яза:
Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы, —
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы.
(«Өзелгән өмид»).
Биредә шагыйрьнең бөтен эчке халәте, кичерешләре чагылган.
Реакция чоры — Тукай гомерендә иң дәһшәтле этапларның берсе. Шагыйрьнең бу дәвер иҗатында кара төсләр күбәя, дөньядан ваз кичү мотивлары көчәя. Шигырьләрнең исемнәренә генә игътибар итик: «Теләү бетте», «Өмидсезлек», «Үкенеч», «Өзелгән өмид», «Читен хәл», «Золым», «Дошманнар»…
Парадокс: шушы ук чорда Тукайның балалар поэзиясе өлкәсендәге эшчәнлеге бик тә активлаша. Моны үзенә күрә шагыйрьгә күпмедер дәрәҗәдә иҗаттан ваз кичмәскә, күңеле сынмаска көч бирүче шигърият дип аңларга кирәктер.
Ә балалар поэзиясендә Тукай сабый җанлы, нәниләрчә фикерләүче, аларча эчкерсез сокланучы һәм яратучы шагыйрь иде. Әйтерсең лә сабый Тукай үзенә насыйп булмаган назны, җан җылысын, үзе мәхрүм калган сөю-иркәләүләрне башка балаларга бирергә тырыша, аларны нәүмизлектән, рәнҗү-үпкә ләүдән араларга омтыла.
«Исемдә калганнар»дан: «Кайчакта әни белән Ташаяк базарына барып, андагы уенчык базарларына кызыгып вә самокатларда шатланып-шатланып агач атларга атланган малайларны карап, көнләшеп тора идем. Мин дә атланыр идем — акчам юк. Әнидән сорарга куркам, ул үзе белеп бирми иде. Шулай итеп, мин кеше рәхәтенә генә кызыгып кайта идем».
Тукайның сабый чакта алган җан җәрәхәте ахыр чиктә үзенчәлекле кайтаваз булып яңгырый. Ф.Әмирхан үз истәлекләрендә шундый бер мисал китерә:
«Шагыйрь кайсы вакытта идарәханәгә кесәсенә кузна тутырып килә дә, йорт хуҗаларының балаларын алып чыгып, ишек алдында бик кәефләнеп кузна уйный иде. Гәүдәсе белән үсмеррәк балалардан күп аерылмый торган Габдулла бу вакытта бөтенләй бер балага әверелә. Муаффәкыятьле бер атыштан кәефләнгән сыман, муаффәкыятьсез бәрештән уңайсызланган сыман күренә иде. Берничә мәртәбәләр ул урамда да кузна уйнап алды. Екатеринский урамының шулкадәр хәятлы вә шулкадәр кеше күп йөри торган урам булучылыгы да аны бу эштән туктатмады. Уйналып беткәч, ул кузналарны идарәханәдә хезмәт итүче яшьләрнең берсенә бик пөхтәләп тапшырып вә аны ничек саклау турысында Тәүсыялар кылып китүдән дә иренми иде» («Тукай тугрысында искә төшкәннәр»).
Тукайның читтән күзәтүчеләр өчен беркадәр сәеррәк тоелган әлеге үз-үзен тотышы кылану да, танылган шагыйрьнең гади күренергә теләү нияте белән артистлануы да түгел. Бу — балалык Шатлыкларыннан мәхрүм калдырган кара тәкъдиргә протест, вакуум килеш калган сабыйлык рәхәтлекләренең нәүмизлеген киметергә тырышу иде.
Журналист Я.Байбурин истәлегеннән күренгәнчә, 1910 елда егерме дүрт яшьлек шагыйрь Ташаяк ярминкәсендәге карусельдә үкенечтә калган әлеге үчен кабат-кабат кайтара. Бу очракта ул ихластан сабыйга әверелә дә кала: «Шагыйрьнең аргамакка атлангач, егыла күрмим дигән бала шикелле, куллары белән бик каты кысып, аргамакны түшәмгә беркеткән нечкә тимер баганага бик нык тотынганы әле хәзер дә күз алдымда, әгәр ул тотыну гади бер тотыну гына булса, мин аны язмас та идем, ләкин ул — чын күңелдән саклану иде» ( «Габдулла Тукаев хатирәсе»).
Шуңадыр да, Тукай үз иҗатында чарасызларны, гаҗизләрне, көчсезләрне якларга алына. Кемнәр соң ул шагыйрь ярдәменә мохтаҗ җан ияләре? Бичара куян, кошчык, күбәләк…
«Кошчык» шигырендә лирик «мин» читлек тоткынын азат итеп, киң яшел урманына кайтара һәм «шунда күңелем тынычланып, тәмам иркенәеп калды» дип бәян кыла. Кошчык, әлбәттә, бик рәхмәтле:
Очып киткәндә ул шундый матурлап сайрады моңлы:
Миңа, санки, азат иткән өчен изге дога кылды.
«Фатима белән сандугач» шигырендә дә шундый мотив алынган. Фатима читлектәге сандугачтан боегып, күңелсезләнеп утыруының сәбәбен сорагач, кошчык аңа җавабында әйтә: «Минем сайрар җирем урман иде»,— ди, «Анда минем өч кошчыгым, дустым калды»,— дип аһлар ора һәм кызга эндәшеп зар түгә:
Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул,
Булса да алтын, һаман да читлек ул.
Табигый ки, бу рәвешле сөйләшүдән соң,
Фатима сандугачны иреккә чыгара: «Бар, азат бул, кыйл миңа изге дога»…
«Бала белән күбәләк» шигырендә дә шул ук хәл. Бала сабый кызыксынуы белән күбәләктән тормышы, көнкүреше турында сораша. Күбәләк шундый ук самимилек белән аңа җавап бирә һәм ахырдан гозерләнеп тә, борчу катыш өметләнеп тә әйтә:
Тик гомерем бик кыска: Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә Һәм тимә син миңа!
Шулай итеп, шагыйрь җанлы картиналар, үтемле гыйбарәләр аркылы баланы гуманлылыкка, миһербанлылык-ка өнди, сиздерми генә нәни күңелләргә шәфкатьлелек орлыклары сибә. Һәм, кыйссадан хисса рәвешендә, бәхетле баланың нинди булуын да шәрехләп уза:
«Бәхетле шул баладыр… кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,
Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә!» («Бәхетле бала»)
Игътибар итик: тәрбияле генә дә түгел, тәртипле генә дә түгел, ә бәхетле бала! Тукай басым ясап әйтә: бәхеткә юл көчсезләрнең хакын хаклауда икән, рәнҗетелгәннәрне яклау аша уза икән.
Самими әңгәмәләр, нәсыйхәтләр аркылы Тукай гомум-кешелек проблемалары югарылыгына күтәрелә, киләчәктә шундый мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле фидакарь җаннарны әзерли.
Тукай — балаларның үз шагыйре, ул аларча сөйләшә, алар мохитендә яши ала. Шагыйрь дөньяны, табигатьне, тирә-юньне нәниләр карашы белән күзәтә һәм үзе дә тәмам сабыйга әверелеп, алар кебек үк гаҗәпләнә, шатлана, дулкынлана, уйлана, нәтиҗә ясарга тырыша. Мондый ихласлык бала күңеленә иң туры юлны сайларга ярдәм итә.
Менә шагыйрь «Шүрәле», «Су анасы» кебек әсәрләре белән баланы гаҗәп тә, серле дә булган дөньяга алып керә, аны әсәрләндерә, бераз гына сискәндереп тә ала, тәмам күңелен кузгата. Нарасый күңелләрне шигъри тәрбияләү әнә шулай башлана. Ә инде бала бераз тирә-юньне таный башлагач, шагыйрь аңа дустанә эндәшәчәк:
Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.
(«Сабыйга» )
Бу бары тик күңелле бер хикәйәт, «шагыйранә ялган» гына икән. Моны аңлау өчен әлбәттә күп укырга, белергә кирәк. Шул вакытта «мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын».
Тукайның балалар дөньясында «үз кеше» булуының сәбәбе янә шундадыр, ул беркайчан да үз фикерен көчләп такмый, коры үгет-нәсихәт белән канәгатьләнми. Шагыйрь сүз-максатын мавыктыргыч тасвирлар, сабый җанында кайтаваз алачак ышандырулы ситуацияләр аша тормышка ашыра. «Эш беткәч уйнарга ярый», «Сабит-нең укырга өйрәнүе», «Иртә», «Эшкә өндәү», «Кызыклы шәкерт» кебек шигырьләрдә әнә шулай образлы чагыштырулар, үтемле гыйбарәләр аркылы сәнгатьле тәрбияләү идеясе үзәккә куела.
Гомумән, Тукай балалар әдәбиятына зур игътибар бирә, бу тармакны иҗатының мөһим бер өлеше итеп кабул итә. Ул башлангыч мәктәпләр өчен дәреслекләр-хрестоматияләр төзү эше белән янып йөри. Аларны даими тулыландырып, камилләштереп, яңа басмаларын әзерли. Тукайның үзе исән чакта ук балаларга багышланган «Җуаныч», «Энҗе бөртекләре», «Балалар күңеле», «Күңел җимешләре» кебек уннан артык җыентыгы басылып чыга. Бу бит әле нибары җиде еллык иҗат гомерендә башкарган эшләр. Әгәр язмыш Тукайга бераз гына мәрхәмәт күрсәткән булса… Теткәләнгән үпкәләре аша газаплы сулаган мизгелләрендә дә шагыйрь үзенең нәни дусларын онытмый: балаларга аталган шигъри энҗеләрне тезүен дәвам итә.
Белгечләр күрсәтүенчә, туберкулез белән авыручыларның уртача гомере 25—45 яшьләрне тәшкил итә. Тәкъдир, бу җәһәттән, Тукайга иң түбән баскычны юллаган икән.
Тукай үлеме якынлашканлыгын сизеп, белеп тора.
Ф.Әмирхан бу хакта тетрәндергеч язмалар калдырган. 1913 елның кышы. «Амур» номерлары. Тукай бүлмәсенең янәшәсенә урнашкан Ф.Әмирхан шагыйрьнең буылып-буылып йөткерүен ишетеп тора: «Кәрбер көн генә түгел, бәлки һәрбер сәгать, һәрбер йөткерүенең аның гомереннән бер кисәген кубарып алынганлыгын без генә түгел, ул үзе дә белә вә аңлый иде. Ләкин бу турыда ул теле белән сөйләргә яратмый иде».
«Амур» кунакханәсеннән Тукайны Клячкин больницасына илтәләр, аннан үз аягы белән чыгу шагыйрьгә инде насыйп булмый…
«Иртәгә иртә белән больницага илтеләчәк дигән төнне ул минем белән күрешергә кергән иде. Сабыйларчарак шат йөз белән ул:
— Мин иртәгә Клячкинга керәм, мин киткәндә, син тормаган булырсың… Моннан соң күрешмәсәк… хуш инде! — диде.
Докторлар аркылы миңа инде аның бер ай, күп булса ай ярым гомере калганлыгы мәгълүм иде. Бу «хуш»ның ахыргы «хуш!» икәнчелеге билгеле иде. Алай да мин аңар:
— Тиз терелеп чык, тиз күрешик! — дидем. Ул, бүлмәдән чыга башлап:
— Юк, тиз күрешмик әле, син озаграк яшә! — диде һәм чыгып китте» («Тукай үлем алдында»).
«Озаграк яшә…» Әйтерсең Тукай бу дөньяда яшәп өлгермәгән елларын Әмирханга васыять итә. Шагыйрь инде үзе егерме җиде яшьтә гомерен төгәлләп, һәркем сокланырлык, гаҗәпләнерлек искиткеч бай иҗат мирасы калдырып-бакыйлыкка күчеп бара. «Үзендә шагыйрьлек таланты гадәттән тыш булуын Тукай бик тыныч таный: «Бу шагыйрьлек миңа Алла тарафыннан бирелгән бер куәт. Шунлыктан аның берлә мактанырга хакым юк». Илаһи талант дөнья буйлап сибелгән һәр татарның күңеленә шакый ала, җанына иңә, милли хисләрен заман күгәрегеннән чистартырга, араларга булыша. Шуңа да Тукай шигърияте сабый бала өчен дә, олы яшьтәге кешегә дә якын, аңлашыла. Татар халкының гимны булып әверелгән «Туган тел» шигырен генә алыйк. Бишектән алып соңгы сулышкача җанга изгелек, өмет, милли хис иңдереп, күңелне җылытып, иркәләп, нурландырып торучы, буыннарны буынга ялгаучы бу әсәрнең көче нәрсәдә? Нинди сер-тылсымы бар соң бу «Туган тел»нең? Хәер, тапкырлау таблицасы кебек теләсә кем төшенерлек гади бер нәрсә булса, поэзия буламы инде ул. Ә «Туган тел» яңа теле ачылган сабыйга да, инде гомер юлының соңгы киртләченә күтәрелгән картка да бердәй тәэсир итә, дулкынландыра, «шатлыгы да, кайгысы да» булып, аерылгысыз юлдашына әверелә:
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
1993
(Чыганак: Фәрит Бәшир Сөйлә, каләм! Әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр. — Казан: Татар.кит.нәшр., 2001. — 143 б.)