Апрель — гадәти ай гына түгел, ул табигатьнең сыйфади үзгәреш вакыты, яшәеш-тереклекнең гадәттән тыш җанлану, алга омтылу көннәре дә. Апрель безнең өчен, тәнендә татар йөрәге типкән адәм балалары өчен, аеруча якын һәм үз. Чөнки ул безгә бөек Тукайны бүләк итте. Тукай исә безнең рухыбызны кузгатты, зиһенебезне баетты, гасырларны, буыннарны ялгап, милли яшәешебезнең кыйбласын, киләчәген билгеләде. «Тереклек — капма-каршылыклар берлеге» дип юкка гына әйтми торганнардыр. Апрель безнең өчен куанычлы, нурлы ай гына түгел. Ул татар кавеме өчен моңсу, сагышлы ай да. Чөнки Апрель безне Тукайдан мәхрүм итте: олуг шагыйрьнең кечкенә генә җәсәде нәкъ шушы айда җир куенына иңдерелде.
Тукайның яз фасылында вафаты да мәгънәле, символик. Мәгълүм ки, адәм балаларының һәммәсе туфрак була, табигатьнең яшәешенә үзеннән өлеш, аш кертә. Тукай да нәкъ менә Апрельдә — табигатьнең шытым биргән, татарның кузгалган чагында туфрак була, үзенең үлеме белән дә тереклеккә хезмәт итә, иҗаты белән генә түгел, тәне белән дә татар тәрәкъкыятен азыкландыра.
Еллар искән җилләр, аккан сулар кебек уза да уза. Инде менә шагыйрьнең тууына 115, үлеменә дә 88 ел үтеп китте. Шушы вакыт эчендә дөньяда, тормыш-мәгыйшәттә әллә никадәр үзгәрешләр, яңалыклар, шатлык-фаҗигаләр булды: империяләр җимерелү, яңадан-яңа дәүләтләр корылу, бөтендөнья сугышлары, атом-төш энергиясен файдалану, галәмгә очышлар, компьютер-интернетларның гамәлгә керүе һ. б. Әмма шагыйрь үзе үлсә дә, еллар узса да, Тукай иҗаты һич тә искермәде, һич тә үзгәрмәде, ул һаман да безнең белән, хәтта бездән, заманнан алдарак та әле. Ни өчен? Чөнки Тукайның кодрәтле таланты кешенең табигате, инсанның рухы һәм психологиясе өчен хас булган уй-кичерешләрне, типологик сыйфатларны үзенчә, оригиналь ысул-чаралар һәм стиль ярдәмендә гәүдәләндереп калдырды. Шагыйрьнең көчле эчке энергиягә ия булган ялкынлы, күп сыйдырышлы шигырьләре һәр чор, һәр буын укучыларын сохбәт-әңгәмәгә тартып тора, катализатор кебек, кешеләрнең күңел дөньясын кузгата: уйландыра, көлдерә һәм елата, иң мөһиме — битарафлык-гафләт йокысыннан уята.
Тукай,— гәрчә ул күбебезнең энесе, улы яшендә якты дөньядан китсә дә, татар кавеме өчен үз чорында да, хәзер дә иң абруйлы остазларның берсе. Искә төшерик: шагыйрь — энциклопедик Ризаэддин Фәхреддиннәр, ислам дөньясының мәгълүм заты Муса Бигиевләр, Сорбонна университетын тәмамлаган Йосыф Акчура һәм Садрый Максудыйлар чордашы. Ә бит бу мәшһүр адәмнәр Тукай исән вакытта ук аның бөек талантын таныйлар, аны хөрмәт итәләр.
Шагыйрьнең һәм шәхесе, һәм иҗаты — бүген дә үтә гыйбрәтле сабак. Бездә «Тукай укулары» дигән гыйбарә, чара соңгы вакытта бик активлашып китте. Бу гад әти гыйльми-педагогик төшенчә, мәдәни чара гына түгел, ә бөек шагыйрьнең киңәш-теләкләрен тыңлау, аның яшәү, фикерләү, хис итү, кичерү рәвешенә төшенү, әдип идеаллары белән бүгенге теләк-максатларыбызны үзара мөнәсәбәттә карау, чагыштыру, әдәбиятыбызның, телебезнең язмышы хакында уйлану дигән сүз дә.
Тукай — инсанияткә, халыкка соңгы сулышына кадәр хезмәт итүнең, милли мәнфәгатьләр өчен фидакарьләрчә көрәшүнең классик үрнәге. Ул Ходай Тәгалә тарафыннан үзенә бирелгән гомерне метеор кебек янып, яшен кебек яшьнәп уздырды.
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;
«Без китәрбез, сез каласыз!»— дип җырлармын,
Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.
Бу шигырь — хыял җимеше, гадәти тезмә-мисраглар гына түгел, ә шагыйрьнең яшәеш шигаре, иҗат кредосы. Тукай бу вөҗдани антына ахыргача тугрылыклы калды, аны намус белән үтәде. Игътибар итик: шагыйрь «Без китәрбез, сез каласыз!» — ди. Автор гомернең фанилыгын, үлемнең котылгысызлыгын белә, әмма моны табигый хәл дип кабул итә! Аның өчен «сез»ләр, «калучы»лар, аларның яшәеше, мәнфәгате, киләчәк мөһим.
Нәр инсан бәхетле, тулы канлы тормыш өчен яратылган. Бу хосусият адәм баласының табигатенә тумыштан ук салына. Шагыйрь фикеренчә, кешенең «матлабы гали», ягъни теләк — максаты бөек, күңеле тумыштан ук «гарше әгъляләргә» (биеклеккә) җилкенеп тора. Әмма дөнья мәкерле, анда «мәлгунь… кара көчләр» бихисап. Автор өчен күңел сафлыгын саклап, «инсанлыгыңны җуймыйча», «һәр көн, һәр сәгатьтә яхшырып» яшәү барыннан да кыйммәт.
Мәгълүм булганча, төрки-татар дөньясында шагыйрь сүзе элек-электән югары бәяләнгән. Йосыф Баласагунлының мәшһүр «Котадгу белек» әсәрендә (1069) мондый юллар бар (тәрҗемәдә): «Кылычтан үткенрәк боларның (ягъни шагыйрьләрнең) теле, Янә кылдан нечкәрәк хәтер юллары… Алар мактасалар, мактаулары илгә таралыр, Әгәр сүксәләр, (кешенең) яман аты калыр». «Тәхет-таҗдан да сүз кыйммәтлерәктер»,— ди XIV йөз шагыйре Котб. Тукай да, борынгы традицияләрне дәвам итеп, шигъри сүзнең дәрәҗәсен, иҗтимагый яңгырашын тагын да арттырды, аның кылыч та, дәва да булуын үз иҗаты белән янә бер мәртәбә раслады.
Тукайның мирасына мөрәҗәгать итсәң, исең-акылың китәрлек! Кыска гына иҗат гомерендә әдип гаҗәеп күп һәм кыйммәтле хәзинә калдырган. Аның мирасы өчен идея-тематик байлык, жанр, аһәң төрлелеге хас. Шагыйрь чор заруриятен, заман сулышын бөтен барлыгы белән тоеп яши. «Нәр минут миннән тели дөнья күңел җимешләрен»,— дип, автор үзе дә бу хакта искәртә. Шунысы мөһим: Тукай үз иҗатының нәтиҗәлелеге, иҗтимагый яңгырашы хакында да җитди уйлана: «Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?» дигән сорау аның күңеленнән һич тә китми.
Тукай — инсаннарның, милләтләрнең, илләрнең хөрлеге, иминлеге, бәхет-сәгадәте тарафдары. Аның «Иң бөек максад безем: хөр мәмләкәт — хөр Русия!» дигән сүзләре бүген аеруча актуаль яңгырый.
Тукайның мөһим бер үзенчәлеге шунда: ул нәрсә хакында язса да, аны татар рухы, татар язмышы аркылы бирергә тырыша: «Чорт белә,— ди ул бер язмасында,— мин ахырысы сөюдә дә милләтче!.. Мин татар кызының телен, сөйләшү рәвешен яратам». «И каләм» шигырендә аның мондый сүзләр бар: «Бакма һич кәс (һичкемнең) хәтеренә, милләтнең дәрденә (авыруына) бак!»
Тукай — татарның бөек, тиңсез шагыйре. Әмма ул кайбер башка, иң беренче чиратта, тугандаш: төрки кавемнәр өчен дә үз һәм кадерле. Казакъларның күренекле әдибе Габиден Мөсрепов болай ди: «…без казакъ язучылары Габдулла Тукайны, Абай кебек үк, үзебезнең гомуми элгәребез дип саныйбыз». Төрекмән халкының билгеле прозаигы Бирде
Кербабаев Тукайны һәм Ибраһимовны үзенең «чын остазлары» дип атый.
Тукай — шагыйрь генә түгел, ул — публицист һәм журналист, тәнкыйтьче, фольклорчы, тәрҗемәче, сәясәтче, педагог та. Боларның һәммәсендә Тукай үзенең саллы сүзен әйткән, «гүзәл эзен» калдырган. Аның мирасы, заманга аваздаш булып, бүген дә яши, бүген дә уйландыра. Тукай — Рәсәй киңлекләренә, дөнья кыйтгаларына сибелгән татарны туплап, бербөтен итеп тотучы көч тә. Шуңа күрә аның әсәрләрен уку, белү, күңел хәзинәсе итү — һәр татарның вөҗдани бурычы.
2001
(Чыганак: Миңнегулов Х.Й. Гасырлар өнен тыңлап. — Казан: Мәгариф, 2003. – 335 б.)