2024 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва итүчеләрдән гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Ел саен премия җәмгыятьтә таныту алган, мәдәният үсешенә өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать (сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада-цирк, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше) әсәрләре, югары профессиональ осталык, үзенчәлекле авторлык стиле, яңалыгы һәм шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәсендә күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.
Лаеклыларны министрлык һәм ведомстволар, иҗади берлекләр, шулай ук предприятиеләр, фәнни учреждениеләр, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары, иҗтимагый оешмалар тәкъдим итә ала.
Татарстан Рәисе каршында оештырылган Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча комиссия башта кандидатлар исемлеген төзи. Лауреатлар исә Габдулла Тукайның туган көнендә – 26 апрельдә бүләкләнә.