ТАТ РУС ENG

Миңнегулов Хатыйп Тукай сабаклары


Бөек шагыйрьнең якты дөньяны ташлап китүенә бер елдан 90 ел тула. Шушы вакыт эчендә җиһан, җәмгыять, тормыш шактый үзгәрде, башка да китереп булмаган никадәр фәнни-техник ачышлар ясалды! Телевидение, компьютерлар, галәмгә очу гадәти күренешкә әйләнде. Әмма чынбарлыктагы үзгәрешләрнең, ачыш-яңарышларның төп сәбәпчесе, әйдәүче көче булган кеше үзенең төп асылын һаман да саклап калды: ул һаман да табигый эш-гамәлләрен, теләк-ихтыяҗларын үти, һаман да сөя-сөелә, гаилә кора, эшли, алдый-алдана… Шушындый ук сыйфади даимилек, чагыштырмача тотрыклылык адәми затларның кавем, милләт, мәмләкәт кебек берәмлекләренә дә хас. Нәкъ менә шуңа күрә дә инсанның рухын төшенеп, халык яшәешенең пульсын тоеп иҗат ителгән әсәрләр, еллар узуына да карамастан, һич тә искерми, буыннан буынга яшәвен дәвам итә. Тукай — әнә шундый ядкярләр авторы.
Мәгълүм ки, туры һәм үткен сүзле, хәтта вакыты белән ачы телле Тукайның дуслары гына түгел, дошманнары, хәзерге термин белән әйткәндә, оппонентлары да күп була. Аны төрлечә түбәнсетергә, кимсетергә омтылалар. Бу хакта шагыйрьнең үзе тарафыннан әйтелгән әрнүле юллары да бар:

Күп «җыланнар» сызгырып читтән карыйлар бәхтемә,
Борла-сырла, бәдбәхетләр, үрмәлиләр тәхтемә…
… Үзләре… сүздән түбәннәр, күзләре тездән түбән;
Эт кеби һаулап ялманып, күз йомалар яхшыма…
(«Дошманнар »)

Әмма кечкенә гәүдәле авыру Тукай теләсә нинди шартларда да пәһлеван кебек курыкмыйча алга баруын дәвам итә:

Кирәк баймы, фәкыйрьме, падишаһмы — күрсәтәм гаибен;
Укыйм ялкынлы аятьләр — карау юк һичберәү кәйфен.
Керештем мин мәхәббәткә, карендәшлеккә өндәргә,
Ашамый, эчми көндез, кич белән баш куймый мендәргә…
(«Пигамбәр»)

Бу изге, әмма гаять кыен көрәш юлында шагыйрьнең, үзеннән кала, ике таянычы бар: берсе аның — Алла, икенчесе — халык.

…Түкмә күз яшь: ярдәмеңдә һәр заманда Алла бар;
Ал җәсарәт (батырлык), алга омтыл, һич ялыкмый алга бар!
(«Киңәш»)

…Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.
(«Дошманнар»)

Туган кавеме Тукайны шагыйрь исән чакта ук үзенең бөек җырчысы итеп таныды. Аннан соңгы бер гасырлап вакыт эчендә дә әдип һәм халык сохбәтләшеп бергә яши. Яшь кенә Тукай, олуг остаз кебек, милләттәшләренә тормыш сабаклары бирә, аларны чын инсаннарча яшәргә өйрәтә. Әмма, кызганыч ки, безләр еш кына шагыйрьнең киңәш-теләкләренә тиешенчә колак салмыйбыз, шуның нәтиҗәсендә шәхесебезгә, милли барлыгыбызга күп кенә зыян да китерәбез. Безгә Тукайга хас тугрылык, кыюлык, тәвәккәллек җитми. Табигатебездә, эш-гамәлләребездә, тормышыбызда, язганнарыбызда шагыйрь сөймәгән нәрсәләр буа буарлык. Кайвакыт шулар хакында уйланып: «Их, Тукай булса!» — дип ачынып куясың.
Тукай — мең еллык татар әдәби казанышларын иҗади дәвам иттерүче, үстерүче, баетучы. Йосыф Баласагунлы, Кол Гали, Котб, Харәзми, С. Сараи, Мөхәммәдьяр, Акмулла кебек, ул да сүз сәнгатен инсанны, кавемне тәрбияләүдә, җәмгыятьне әхлаклы итүдә көчле корал, җитди чара итеп карый. Әдәби иҗат — шагыйрь өчен тулы канлы яшәүнең төп формасы, гомер итүнең асыл мәгънәсе.

Шигъреми яздым; басылды; мин тагын зур кайгыда;
Фикремә юк-бар белән исмемне игъланым килә.
Һич риза булмыйм үземнән, язганымнан соңра мин;
Һәр заман күз алдыма кимлек вә ноксаным килә.
Кайвакыт лар һәр сәгадәттән өмидемне өзәм,—
Әллә кайдан шунда икъбал (өмет, бәхет; илһам) атлы чулпаным килә.
Ялтырый ул күкләремдә, күп өмидләр арттыра:
Күз яшем сөртергә гүя назлы җанашым килә.
(«Тәрәддед вә шөбһә»)

Апрель ае — Тукай ае. Ул — бөек шагыйрьне тудырган һәм теге дөньяга алып киткән ай. Татар халкы үзенең җырчы улын һәрчак күңел түрендә тота. Әмма апрельдә Тукайга булган җылы мөнәсәбәт, ихтирам хисләре тагын да көчәя. Бу айда күп төрле чараларның уздырылуы — шуның ачык мисалы. Апрельдә Язучылар берлеге, Тукай музее, Тукай җәмгыяте вәкилләре, укытучылар бөек шагыйрь каберенә зиярәт кыла, татарның мәшһүр әдибенә үзләренең хөрмәт хисләрен белдерә, бу айда Тукайга багышланган Республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелә, ә 26 апрельдә — традицион Тукай бәйрәме.
Тукай көннәре уңае белән радио-телевидениедән махсус тапшырулар, мәдәният учакларында төрле чаралар үткәрелә. Көндәлек матбугат та бөек шагыйрь тематикасына даими урын бирә.
Бүгенге «Тукай укулары» — бөек әдипне искә алуның мөһим чараларыннан берсе. Аның инде дистә еллап тарихы бар. Галимнәр, әдипләр бу көнне үзләре башкарган эшләре хакында Тукай алдында хисап тоталар, алга бурычлар билгелиләр. «Тукай укулары»нда сөйләнгән доклад-чыгышларны аерым җыентык рәвешендә бастыру да гамәлгә кереп бара. Яңа гасыр башында шагыйрь, аның элгәреләре, даирәсе, традицияләре һәм гомумән Тукай хакында шактый гына әдәби әсәрләр, мәкалә-хезмәтләр, китаплар язылды. Шагыйрьне гыйльми өйрәнүгә һәм әдәби үзләштерүгә гаять зур өлеш керткән Ибраһим ага Нуруллинның «Моңлы саз чыңнары» исемле китабы Татарстан китап нәшриятында кабат басылып чыкты. Заһир Шәйхелисламовның «Аңлыем дип шагыйрь җанын…» дигән монографиясендә (Казан: Фикер, 2001.— 144 6.) Әхмәт Фәйзи иҗатында зур урын тоткан Тукай тематикасы яктыртыла. Китап бай эчтәлекле. Анда архив материаллары мул файдаланылган. «Раннур» нәшрияты чыгарган «Габдулла Тукай» китабы да (Казан, 2001.— 3836.— Төзүчесе Н. Газизова) — укучылар һәм укытучылар өчен файдалы җыентык. Анда шагыйрь иҗатыннан үрнәкләр, фәнни-методик материаллар тупланган.
2002 елда Казан дәүләт университеты татар филологиясе һәм тарихы факультетының 2001 ел өчен «Фәнни язмалары» нәшер ителде (Казан: Школа. — 336 б.). Анда, башка материаллар белән беррәттән, шагыйрьгә мөнәсәбәтле мәкаләләр дә бар (Таһир Гыйлаҗев. Габделбари Баттал һәм Тукай; Диләрия Абдуллина. Тукайның дини эчтәлекле шигырьләре: басылу тарихы Һ.6.). Шушы ук җыентыкта һәм «Казан утлары»ның быелгы беренче санында безнең «Тукай турында Исхакый кызы», «Яңа милли юл» журналы һәм Тукай» мәкаләләре, Сәгадәт Чагатай, Солтан һәм Хөсәен Габдүшнең шагыйрь хакындагы язмалары бар.
Мәгълүм ки, Нәваи, Пушкин, Абай кебек классиклар турында йөзәрләгән диссертацияләр язылган. Тукайга багышланганнары исә бер дистәгә дә тулмый: бер докторлык диссертациясе (Г.Әмиров. Тукайның теле), калганнары кандидатлык диссертацияләре (Я. Агишев, И.Нуруллин, Ю.Туишев, Р. Башкуров, Р. Ганиева, Ю. Вәлитова, Н. Лаисов, А. Җамалетдинов…). Шунысы куанычлы: соңгы вакытта Тукай турында бу төр хезмәтләр әзерләү активлашты. 6 майда Казан университеты Советында Зөфәр Рәмиев «XX йөз башы татар әдәбияты: авторлык, төп текст һәм текстология мәсьәләләре» темасына докторлык диссертациясе якларга ниятли. Бу хезмәтнең төп өлешен Тукай эшчәнлеге, аның әсәрләрен текстологик тикшерү алып тора. Мәсәлән, диссертант Тукайның 64 ачык һәм яшерен имза белән басылуын ачыклый. Яшь галимә Нурфия Гафиятуллина профессор Т. Галиуллин җитәкчелегендә «XX йөз татар поэзиясендә Тукай образы» темасына кандидатлык диссертациясе язды һәм аны 13 майда якларга җыена. Хәзерге вакытта да берничә аспирант тарафыннан Тукай белән бәйләнешле диссертацияләр әзерләнә.
Шагыйрьнең тууына 115 һәм 116 ел тулу аралыгында Тукайга теге яки бу дәрәҗәдә мөнәсәбәтле әдәби әсәрләр дә туа торды. Ишетүемчә, Ренат Харис яңа поэмасын төгәлләгән. Иң өлкән язучыларыбызның берсе Сафа ага Сабиров «Казан утлары»ның узган елгы 10 нчы санында «Алтын балдаклы абыстай» дигән кызыклы гына повестен бастырды. Анда Тукай образы да гәүдәләнеш тапкан.
Тукай музее — элек тә, хәзер дә шагыйрьнең иҗат мирасын туплауда, пропагандалауда үзенә күрә бер мәркәз, штаб булып килде һәм килә. Музей коллективы гаять күп төрле һәм файдалы чаралар үткәрәләр. Бүгенге «Тукай укулары»ның музей бинасында узуы да күп нәрсә хакында сөйли.

* * *

Яңадан 4 елдан, ягъни 2006 елда, Тукайның тууына 120 ел тула. Алдагы елда исә шагыйрьнең вафат булуына — 90 ел. Бу истәлекле даталар галимнәрдән, мәдәният әһелләреннән, хакимияттән һәм гомумән җәмәгатьчелектән максатка юнәлтелгән системалы эшчәнлек таләп итә. Хөкүмәтнең махсус карарын чыгару да соралып тора.
Безнең фикеребезчә, Тукайның 120 еллыгына шагыйрь әсәрләренең тулы һәм гыйльми басмасын чыгару зарур. Чөнки әдипнең соңгы бишенче басмасы моннан ике дистә еллар элек дөнья күрде. Беренчедән, ул хәзер күпләрдә юк. Икенчедән, анда шагыйрьнең барлык язмалары да урын алмаган. Өченчедән, Тукайның тормышына һәм әсәрләренә шәрех-аңлатмалар шактый тулыландыруны, камилләштерүне сорый.
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Тукай энциклопедиясе әзерләнү күпләргә мәгълүм. Әмма бу катлаулы һәм изге эш соңгы вакытта, ничектер, бераз сүлпәнәйде. Бәлкем, бу эшне оештыруның һәм башкаруның махсус даими төркемен төзергә кирәктер?! Энциклопедия хәзерләүне Казанның мең еллык программасына кертү дә нәтиҗәле булыр иде.
Тукай хакында төрле мәкалә-хезмәтләр шактый. Хәзер тулардагы казанышларга нигезләнгән, чор ихтыяҗларына җавап бирерлек, күләмле, масштаблы монографик тикшеренүләр, докторлык диссертацияләре соралып тора.
Әгәр дә татарның мең еллык әдәби тарихы булмаса, әгәр XX йөз башында Исхакыйлар, Ибраһимовлар, Гафурилар, Әмирханнар иҗат итмәсә, шагыйрь Тукай була алмас иде. Шуңа күрә шагыйрь иҗатын әдәби-тарихи, фәлсәфи-эстетик контекстта, чынбарлыкка туры килешле бәйләнешләрдә тикшерү зарури. Тукайның башка халыклар һәм әдәбиятлар, бигрәк тә төрки дөнья белән багланышлары да хәзерге гыйльми фикер югарылыгыннан яктыртуны көтә.
Юбилейга әзерлек көннәрендә Тукайга мөнәсәбәтле яңа әсәрләр, спектакльләр, кинофильмнар туар, альбомнар төзелер дип ышанасы килә. Иң мөһиме, — әлбәттә, Тукай әсәрләрен даими рәвештә халыкка, иң беренче чиратта, яшь буынга җиткерү, милләттәшләребезне шагыйрь, аның фикер-хисләре рухында тәрбияләү.

2002

(Чыганак: Миңнегулов Х.Й. Гасырлар өнен тыңлап. — Казан: Мәгариф, 2003. – 335 б.) 



 

Комментарий язарга


*