Тукай һәм яз* (*«Тукай һәм яз» — өйрәнү өчен үзе бер махсус тема.). Тукай һәм Апрель. Бу төшенчәләр, ничектер, үзара бик якын һәм табигый бәйләнешле. Бөек шагыйрьнең яшәү вакыты да татар милләтенең уяну, язгы ташкындай шаулы чорына туры килде. Биредә халык кына түгел, Тукай да гавамны кузгатуга үзеннән зур өлеш кертте. Мәшһүр әдипнең шигъри юллары да яз кебек саф, яз кебек ашкынулы, дәртле, куәтле. Җаны булган адәм баласын алар һәрчак яшәешкә, тулы канлы тормышка өндәп, чакырып торалар. Галәмдә яз барда, тереклек, хәрәкәт бар, Тукай шигырьләре барда, алар укылганда, алар яңгыраганда, татарның үзе һәм теле бар. Яз, татар, Тукай — бербөтен, аерылмас төшенчәләр.
Тукай — татарның чын мәгънәсендә милли, халык шагыйре. Иҗатының башлангыч чорында ук язылган «Милләткә» шигырендә автор болай ди:
Җөмлә (барлык) фикрем кичә-көндез сезгә гаид (сезнең хакта), милләтем;
Сыйххәтеңдер — сыйххәтем һәм гыйлләтеңдер — гыйлләтем
(Саулыгың — минем саулык, авыруың — минем авыруым).
Сән Мөкаддәс, мөхтәрәм гыйндемдә (каршымда) варлык нәрсәләрдән;
Сатмазым бу кяинатә милләтем, миллиятем
(Милләт һәм милләтне сөюемне дөнья бәрабәренә дә сатмам)*
(* Габдулла Тукай. Әсәрләр: Дүрт томда.— 1 т.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1975—1977.— 316—317 б. — Алга таба бу чыганакның том һәм битләр саны җәяләр эчендә генә күрсәтеләчәк.)
Әмма Тукай — бер үк вакытта бөтен инсаният шагыйре дә. Ул, гомумән, кеше, аның уй-кичерешләре, кайгы-шатлыклары, рухи халәте хакында татар тоемы аша җырлады. Шагыйрьнең идеалы — җирдәге инсаннарны бәхетле, сәгадәтле, хөр итү, аларны кеше исеменә лаеклы дәрәҗәдә яшәтү, адәм баласын кимсетү-рәнҗетүләрдән саклау. Әдип фикеренчә, инсанның җаны «яратылышында ук бөек» [«Юк! Түбән калмас бу җан: фитьрәттә гали булган ул».— 1 т., 161 б.]. Нәкъ менә шуңа күрә дә Тукай татар өчен генә түгел, бантка кавемнәр өчен дә үз һәм якын. Миңа үз гомеремдә Тукай шигырьләрен яттан белгән башкорт, казакъ, үзбәк, кыргыз, төрек, таҗик, комык һәм кайбер башка кавем зыялылары белән дә очрашырга туры килде. Әмма, ни кызганыч, әле без бөек шагыйребезне татарның һәм үзенә, һәм башка халыкларга җиткерү юнәлешендә йомшак эшлибез.
Мең ел ярымлык төрки-татар поэзиясендә әдәбиятыбызга зур өлеш керткән шагыйрьләр берничә йөздән артык. Әмма алар арасында Тукайга тиңләшерлекләр мөгаен юктыр. Булса да, берничә генәдер.
Кечкенә Апушның олуг һәм тиңсез шагыйрь дәрәҗәсенә ирешү сәбәпләре нәрсәдә соң? Моңа кырт кистереп, бер генә төрле җавап бирү мөмкин түгел. Чөнки Габдулланың шагыйрь Тукай булуында берничә сәбәп, фактор, алшарт бар. Иң беренчесе һәм иң мөһиме,— әлбәттә, шагыйрьнең гадәттән тыш көчле һәм табигый талантка ия булуы. «Вакыт» газетасы 1906 елның урталарында ук (27 июль) инде Тукай турында: «… табигый бер шагыйрь идеке хакында шөбһәбез калмады», «милли шагыйрьләремезнең даһиларыннан улачагына өмид итәбез…» —дип язып чыккан идее* (*Татар әдәбияты тарихы: XX йөз башы.— 3 т.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.— 112 б.). Тукайның шәхси менталитеты, фикерләве, үз-үзен тотышы, хис итүе — бар да үзенчә, кабатланмас. Ул — хәтта публицистикасында, гадәти язмаларында да шагыйрь. Шигъри талантны аңа Ходай Тәгалә мул итеп биргән.
Һәммә нәрсәдә дә отып булмый. Бер нәрсәдә отасың икән, икенчесендә, гадәттә, оттырасың. Бу — яшәеш кануны. Тукай туганнан алып үлеменә кадәр матди кыенлыклар кичереп, гади генә уңайлыклардан да мәхрүм булып яшәде. Шагыйрьнең үзе әйтмешли, «азмы какканны вә сукканны» күтәрә ул (2 т., 229 б.): сабый чакта ук ата-анасыз калу, ягъни үксезлек, ятимлек; кулдан кулга, бер төбәктән икенчесенә күчеп йөрү; үпкә чире; «Болгар» кунакханәсенең кунакчыл булмаган шыксыз бүлмәләре; нахакка рәнҗетелүләр, урынсыз гайбәтләр һ. б. «Ни эшлим, асылым-нигезем кайгы-хәсрәткә корылган; Яратылыштан ук кайгы-хәсрәткә батканмын, ни эшлим?» (1 т., 292—293 б.); «Ник мине шат итмәдең, ник кайгы юлдашы иттең? Әллә кайгы диңгезенең башы да, ахыры да миндәме?» (1 т., 330—331 б.) — ди шагыйрь бу хакта үзе дә. Әмма тормыш газаплары, кайгы-хәсрәтләр Тукайны курыкмаска, көрәшергә, шәхси бөтенлеген сакларга өйрәтте. Кыйналган саен, ул рухи яктан тагын да чыныга, үсә барды, шигъриятендә һәм публицистикасында үзенең уй-кичерешләрен, симпатия-антипатия ләрен тагын да ачыграк, тагын да тулырак гәүдәләндерә килде. «Күңел йолдызы» шигырендә аның мондый юллар бар: «Ничаклы изсә дөнья, ирке бар — куркытмыйдыр безне; Елар җирдә көләм мин, һич чытып тормыйм аңар йөзне» (2 т., 62 б.).
Тукай атаклы Сорбонна, Истанбул уку йортларында белем алмаса да, Горький кебек, тормыш университетларының «тулы курсын», хәтта артыгы белән узды. Биредә аның мөгаллимнәре, остазлары халык булды. Шагыйрьнең табигый талантын үстерүгә фольклор, җыр сәнгате зур йогынты ясады. Аның җырчы да булуы халыкның күп гасырлар буе тупланып килгән моңын бөтен күңеле, җаны белән тоярга, кичерергә, зиһенен хисләндерергә булышты.
Тукай — мулла, рухани улы. Гыйлем-мәгърифәткә омтылыш, мәхәббәт аның канына, нәсел кодларына сеңгән. Мөгаен, шуңадыр да ул бик яшьли укырга, язарга өйрәнә, китапны гомере буе үзенең юлдашы, сердәше итә. «Китап» шигырендә автор кайгылы, эч пошулы вакытларында кулына китап алуын, укудан күңел тынычлануы табуын юкка гына язмый.
…Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем
Була минем юл күрсәткүче йолдызым;
Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,
Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем.
Җиңелләнәм, мәгъсумланам (сафланам) мин шул чакта,
Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка;
Ышанычым арта минем үз-үземә,
Өмид берлән карый башлыйм булачакка
(2 т., 44 б.).
Истәлекләрдән, шагыйрьнең үзе язганнардан аның һәрчак укуы, хәтеренең гадәттән тыш яхшы булуы аңлашыла. Тукайның, шул дәвернең күп кенә зыялылары кебек, мәдрәсәләрдә төпле гыйлем алуын да онытырга ярамый.
Шагыйрь, гәрчә авылда туса да, күп кенә татар әдипләреннән үзгә буларак, гомеренең төп һәм мәгънәле өлешен шәһәрдә уздыра. Мәгълүм ки, кала тормышы инсанның интеллектуаль, профессиональ үсешенә уңай йогынты ясый, билгеле бер шартлар тудыра. Казан һәм Җаек (Уральск) — татар тормышы һәм мәдәниятенең, рус культурасының мөһим үзәкләре. Тукай ул мөмкинлекләрдән шактый нәтиҗәле файдалана.
Аеруча Җаекта яшәү елларында русча газета-журналларны, китапларны күпләп укый, рус дөнья классикасы белән билгеле бер дәрәҗәдә таныша.
Шагыйрьнең яшәү вакыты да җәмгыятьтәге кискен үзгәрешләр, мөһим вакыйгалар чорына туры килде: рус-япон сугышы; беренче инкыйлаб; җәдитчелек, демократия, азатлык хәрәкәтләре; татарда вакытлы матбугатның тууы һәм ныклап үсеп китүе; театрның мәдәни тормышта урын алуы; татар китапларының күпләп басылуы; мәгариф системасында үзгәрешләр, тел-әдәбият укытуга игътибарның гаять көчәюе; милләттәшләребезнең үз мәктәп-мәдрәсәләрендә генә түгел, ә рус, чит ил уку йортларында да белем алуы, гарәп, фарсы, төрек телләрен генә түгел, рус, француз, немец, инглиз телләрен белергә дә омтылышның артуы; халыкара, илара икътисади, мәдәни бәйләнешләрнең активлашуы һ. б.
Тукай татар сүз сәнгатен, рус классикасын яхшы белгән. Шагыйрьне Тукай итүдә, башка факторлар, сәбәпләр белән бергә, Шәрык рухи хәзинәләре, Көнчыгыш классикасы да мөһим роль уйнаган, җитди алшарт булып торган.
Тукай,— иң беренче чиратта, һәм тумышы, һәм яшәеше белән традицион милли рухлы, ислам дине тәрбиясе алган зат. Бу аның бөтен эш-гамәлендә, тереклек күзәнәгендә ачык сизелеп тора. Мәгълүм булганча, Октябрьгә кадәрге татарның рухи тормышы, яшәү рәвеше шактый дәрәҗәдә Шәрык белән бәйләнешле. Бу аеруча түбәндәгеләрдә ачык күренә: ислам диненең киң таралышы; мөселман рухлы мәктәп-мәдрәсәләр, гореф-гадәтләр, бәйрәм-йолалар; зыялыларның гарәп-фарсы, госманлы, иске үзбәк телләрен яхшы белүе, ул телләрдәге китапларны оригиналда һәм тәрҗемәдә укулары; Шәрык әсәрләренең татарлар арасында күпләп таралуы, абруйлы булуы; хаҗга барулар; мөселман Көнчыгышы илләрендә белем алу һ. б. Болар һәммәсе дә Тукайга теге яки бу дәрәҗәдә тәэсир итә, дөресрәге, шагыйрь шул факторлар яшәгән мохиттә тәрбияләнә.
Билгеле ки, Тукай Жаекта Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә укый. Мөселман динен, фәлсәфәсен, әдәбиятын озак еллар буе Шәрык дөньясында, шул исәптән Каһирәдә дә өйрәнгән Муса Бигиев тибындагы бу мөхтәрәм зат үз сабакташының улын тәрбияләүгә, белемле итүгә нык игътибар бирә. Мотыйгулла хәзрәтнең улы, гаять эрудицияле, белемле Камил Төхфәтуллин да (1883—1941) Тукайны Шәрыкның күп кенә рухи казанышлары белән таныштыра. Шагыйрьнең Истанбул университеты студенты Габделвәли белән дуслыгы да Тукайның госманлы сүз сәнгате белән кызыксынуын көчәйткән.
Истәлекләр, әдипнең язмалары Тукайның гарәп, фарсы, чыгтай (иске үзбәк) һәм госманлы телләрен, әдәбиятларын яхшы белүен күрсәтә. Мәгълүм ки, XIX йөздә Рәсәйдә, аеруча Казанда шәрыкшенаслык фәне, тюркология зур үсеш ала. Галимнәрнең бу өлкәдәге казанышлары татар зыялыларына, шул исәптән Тукайга да шактый билгеле була. Мәсәлән, ул Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Р. Фәхреддин, М. Бигиев хезмәтләрен белә. Ризаэддин Фәхреддиннең XX йөз башында дөнья күргән «Ибне Рөшдә», «Әбу Галя Әл-Мәгарри», «Ибне Гарәбшаһ», «Имам Газали» һәм башка монографияләре. Шәрык галимнәре һәм әдипләре хакында «Шура» журналында басылган мәкаләләре, гарәп, фарсы, төрки классикларыннан үрнәкләр, Муса Бигиевнең «Әдәбияте гарәбия илә гомуме исламия» (1908.— 72 б.), «Әл-Лозумийят» тәрҗемәләре (1 т., 56 б.; 2 т., 208 б.) һәм бу төрдәге кайбер башка материаллар Тукайга яхшы таныш була. Шагыйрь андый басмалар хакында үз фикерләрен дә әйтә.
Тукай һәм Шәрык классикасы хакында сүз барганда, бер бик мөһим моментны искәртү зарур. Шагыйрь, аеруча Тукай кебек талантлы зат, һич тә механик күчерүче, гадәти файдаланучы түгел. Аның һәрнәрсәгә, шул исәптән тәрҗемә текстына да үз карашы, үзенең иҗади мөнәсәбәте бар. Ул, гадәттә, алынма материалларны чимал рәвешендә генә файдалана, аларны иҗади, шәхси эшкәртүгә дучар итә. Шәрык тематикасы һәм чыганаклары белән дә шундый ук хәл. Тагын шунысы да бар: Тукай Урта гасыр һәм XIX йөз татар әдәбиятын яхшы белә, андагы традицияләрне уңышлы дәвам иттерә* (*Бу хакта карагыз: Хатыйп Мицнегулов. Тукай һәм Урта гасыр әдәбияты / Тукай һәм XX гасыр мәдәнияте: Шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган халыкара конференция (1996) материаллары.— Казан, 1997.— 54—63 б.; Мирас.— 1997.— № 1.— 39—50 б.). Ә инде бу дәверләрнең сүз сәнгате Шәрык белән шактый керешкән. Анда алынма материаллар, генетик уртаклыклар белән бергә, типологик охшашлыклар да тулып ята. Мәсәлән, гаруз шигырь системасы гарәп-фарсыдан безгә электән үк кергән, төрки-татар шигъри казанышлары, җирле элементлар белән баетылып, Идел-йортта киң таралып, тамыр җибәреп, татарның үз күренеше, үз хәзинәсе булып киткән. Тукайның күпчелек шигырьләре дә гаруз белән язылган. Моңа карап Тукай бу шигырь системасын Шәрыктан алган дию төгәл булмас. Шагыйрь кулланган газәл, робагый, фәрд, мәдхия, мәрсия, хикмәт, кыйтга кебек жанрлар белән дә шундый ук хәл. Дөрес, аларның да кайберләре генетик яктан Шәрыкка барып тоташа. Әмма инде Тукайга кадәр үк С. Сараи, Өмми Кәмал, Колшәриф, Мәүла Колый, Утыз Имәни, Ш. Зәки, Г. Кандалый, Акмулла кебек татар шагыйрьләре бу жанрларда иҗат иткәннәр. Шуңа күрә Тукай һәм Шәрык сүз сәнгате мөнәсәбәтләрен, әдәби-тарихи факторларны онытып, гадиләштерергә, бер яссылыкка гына күчерергә ярамый. Кызганычка каршы, мондый турысызыклылык хәзерге фәндә генә түгел, элеккеге тәнкыйтьтә дә күзгә ташлана. Мәсәлән, Җ. Вәлиди Октябрьгә кадәрге бер язмасында болай ди: «Тукаевның иң элек телен ачкан шигырьләре форма ягыннан гына түгел, хис вә мәгънә игътибары илә дә Шәркый бер характердадыр»* (* Өзек түбәндәге мәкалә аша китерелә: Таһир Гыйлаҗев. Тукай һәм Вәлиди // Казан утлары.— 2000.— № 4.— 181 б.).
Кыскасы, шагыйрьнең Шәрык әдәбияты белән мөнәсәбәтләрен тикшергәндә, йогынты, тәэсир, алынма кебек күренешләргә караганда, типологик охшашлыкларның, генетик уртаклыкларның өстенлек итүен хәтердә тотарга кирәк. Үзара багланышлар мәсьәләсенең куелышында, әлбәттә, билгеле бер шартлылык та бар.
Тукай иҗаты тамырлары төрле тарафлардан башланган мәһабәт агачны хәтерләтә. Милли һәм Шәркый җирлектән тыш, ул рус, Европа мәдәни казанышларына да барып тоташа. Шагыйрьнең Гареб әдәбиятларыннан тәрҗемәләре, нәзыйрәләре бар. Әмма бу иҗади процесста Тукай үз игътибарын күбрәк генетик яктан Шәрык белән бәйләнешле күренешләргә юнәлтә* (*Бу турыда безнең «Тукай һәм Урта гасыр әдәбияты» дип исемләнгән мәкаләдә конкрет мисаллар, күзәтүләр бар.). Менә шагыйрьнең «Иссез чәчәк» шигыре (2 т., 126 б.). Галимнәр бу парчаның И. Дмитриев әсәреннән файдаланып иҗат ителүен искәртәләр (2 т., 354 б.). Шигырьдә гадәти бер чәчәкнең, «гүзәл исле чәчәкләр бәйләме»ндә булып, «хуш исләнүе» әйтелә.
Шуның күк, безне тәүфикъли дуст-ишләр һәм белешләр дә
Өйрәтерләр гүзәл гадәткә һәм изге эшләргә.
Шушы ук мотивның Сәгъди, Сәйф Сарай, Ш.Зәки һәм кайбер башка авторлар тарафыннан эшкәртелүе, Шәрык, татар укучыларына күптәннән үк таныш булуы мәгълүм. Тукайның «Өч хакыйкать» әсәре А. Майков әкиятенә мөнәсәбәттә язылган. Үз чиратында исә рус шагыйре бу сюжетны Җәләледдин Руминың, ягъни Мәүлананың «Мәснәви»еннән алган. Ә инде Руми әсәрләре Идел-йортта күптәннән мәгълүм. Аларны безнең зыялы әби-бабаларыбыз оригиналда да, төрле тәрҗемә-шәрехләрдә дә укыган. Утыз Имәни, Әбелмәних Каргалый Мәүлананың аерым сюжетларын, мотивларын файдаланып, яңа әсәрләр иҗат иткәннәр. Кыскасы, Тукай рус, Европа әдәбиятларыннан теләсә нинди әдәби күренешкә түгел, ә, иң беренче чиратта, татар укучыларының образлы фикерләвенә, традицион зәвыгына аваздаш, якын булган ядкярләргә туктала.
* * *
Тукай мирасындагы әсәрләрнең бер кыйсеме тәрҗемә, нәзыйрә ысуллары белән язылган. Аларның шактые генетик яктан Шәрык классикасы белән бәйле. Мәгълүм ки, Тукай 1906—1907 елларда «Әлгасрелҗәдид» журналында «Мәҗмугаи Мөфидә» («Файдалы җыентык») исеме белән 65 мәсәл бастырып чыгара. Бу эшен әдип алга таба да дәвам иттерә (Зт., 420—4216.). Тукай үзе бу мәсәлләрнең Крылов һәм госманлы китапларыннан ирекле тәрҗемә булуын искәртә (3 т., 320 б.). Заманында без бу мәсьәлә белән махсус кызыксынып, Тукай мәсәлләрендәге күп кенә сюжетларның, мотивларның, образларның мәшһүр «Кәлилә вә Димнә»гә барып тоташуын ачыклаган идек* (*Хатыйп Миңнегулов. Шәрык һәм татар әдәбиятында кысалы кыйссалар. — Казан: КДУ нәшрияты, 1988.— 23—24 б.). Татар әдибе билгеле факт-мәгълүматларны теге яки бу дәрәҗәдә үзгәртә, вакыйга-хәлләрне, автор үзе әйтмешли, «татар мәгыйшәтенә борыбрак» бирергә тырыша (3 т., 420 б.), ягъни адаптацияли, яраклаштыра.
Тукай иҗатында Низами, Әл-Мәгарри, Гаттар, Сәгъди, Хафиз, Нәсими, аеруча госманлы әдипләреннән файдаланып язылган юллар, парчалар бар. Әмма татар шагыйре еш кына үзе мөрәҗәгать иткән текстларның шәкелен, шигъри калыбын (вәзенен, кафиясен) ала да яңа эчтәлекле әсәр иҗат итә. Шундыйларның берсендә, мәсәлән, Камил Мотыйгый белән иске фикерле Казан сәүдәгәре Әхмәтҗан Сәйдәшев арасындагы гаугалы низаг гәүдәләнеш тапкан. Ул болай башлана:
Диде Камил ки, йа Сәйдәш, оныттым,
Яңылдым юлый, яңлыш юла киттем
(1 т., 167 б.).
Бу юллар һәм гомумән бу шигырь госманлы әдибе Языҗ-углының атаклы «Мөхәммәдия»сеннән (1449) файдаланып язылган. Һәр ике текстның да строфа төзелеше, үлчәме, рифмалары, хәтта күп сүзләре дә уртак. Әмма эчтәлек, мәгънә үзгә («Диде адәм ки, йа Раббым, оныттым, Яңылдым юлый, яңлыш юла киттем…»). Тукайның шушындый ысул белән иҗат ителгән башка шигырьләре дә бар («Хатирәи Бакырган», «Ачы хакыйкать», «…Мәдхи Мостафа» һ.6.).
Мөселман дөньясының башка әдипләре кебек Тукай да Коръәнгә, пәйгамбәр хәдисләренә бик теләп мөрәҗәгать итә. Изге китап — аның өчен дә җан азыгы, иман таянычы, хаклык, тугрылык чыганагы: «Безләри иршад идән (безне тугры юлга күндерүче) Коръән икәндер, белмәдем» (1 т., 2846.), «Аңлангачтын Коръәндәге бик күп серләр, Үз-үзеннән агаралар дини керләр» (2 т., 273 б.). Шагыйрьнең 1908 елның 21 гыйнварында иҗат ителгән «Тәэсир» шигыре мондый юллар белән башлана:
Гомернең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,
Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында.
Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәндәй,
Газаблар мәгънәви бер кул илән алынадыр җандин…*
(* Г. Тукай. Мәҗмугаи асарь.— Казан, 1914.— 19 б.)
Ходай Тәгаләнең бөеклеген, игелеклелеген, кодрәт иясе булуын зурлап шигырьләр язу бөтен Урта гасыр әдәбияты өчен хас. Без моның матур үрнәкләрен гарәп язучысы Ибне Гарәбидә дә, фарсы шагыйре Җамида да, үзбәк классигы Нәваида да, татар авторы Мөхәммәдьярда да күпләп очратабыз. Бу изге традицияне Тукай да дәвам иттерә («Тәфсирме? Тәрҗемәме?», «Алла яратсын өчен», «Йокы алдыннан», «Сөальләр» һ. б.), «Киңәш» парчасында автор, үз укучысына дәшеп, болай ди:
Түкмә, күз яшь: ярдәмеңдә һәр заманда Алла бар;
Ал җәсарәт (батырлык), алга омтыл, һич ялыкмый алга бар!
(2 т., 63 б.)
Шагыйрьнең лирик герое моң-зарларын гына түгүче пассив зат түгел. Ул, Аллага мөрәҗәгать итеп, җирдәге гаделсезлекләрне үзәккә куя, ал арны бетерүдә актив ярдәм көтә:
И Тәгалә! Җир йөзеннән алчы бу алтынны, ал,
Яндыручы бу мөкаддәс җирне — бу ялкынны ал.
Куш мәләкләргә,— җиһаныңны тазартсыннар иде,
Барча алтынны җыеп, дүзәхкә (тәмугка) атсыннар иде…
(1 т., 103 б.)
Йа Ходая! Нигә төрле-төрле кыйлдың бәндәни?
Ни сәбәб соң җөмлә әдна бәндәләрдән бән дәни?
(Ни сәбәптән соң мин барлык түбәннәрдән дә түбән.)
(1 т., 330 б.)
Суфыйчылык — Урта гасыр мөселман дөньясында тирән эз калдырган күренеш. Аның традицияләре, фикер-сурәтләре билгеле бер дәрәҗәдә Тукай иҗатында да күзәтелә. Бер өлеш суфый шагыйрьләр, гомернең фанилыгын, байлык-хакимият-нең бибәһа булуын белдерү өчен, туфрактан туфракка кайту идеясенә басым ясыйлар. Чөнки җир һәммәне тигезли. Бу фикер Тукайда да очрый: «Үл! Туфрак бул, кайт аслыңа,— аслың яхшы» (1 т., 92 б.) Икенче бер төркем суфыйлар (Гаттар, Ибне Гарәби…) кешенең җанын Алладан вакытлыча аерылган кисәкчә, нур рәвешендә күзаллыйлар. Ул һәрвакыт үзенең беренче чыганагына — абсолют чынбарлыкка — Тәңрегә тартыла. Тукайда да мондый карашның образлы гәүдәләнеше бар: «Тәндә җаным, чык та Тәңреңә юнәл, бар, кайт кире» (2 т., 115 б.); «Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы…» (2 т., 137 б.) һ.б.
Суфыйчылык белән бәйләнешле мотивлар, сурәтләр татар укучысы өчен дә үз һәм якын. Тукай, шушы эстетик хосусиятне күздә тотып, аларны материал, элемент рәвешендә файдалана, бу төр образларга (пәрванә, шәмгъ, дәрья, гөл, былбыл …), символик, мифологик мәгънәдән бигрәк, тормышчанрак вазифа йөкли. Мәсәлән, суфый шагыйрьләр фани дөньяны еш кына зиндан (читлек), андагы тереклекне тоткынлык белән чагыштыралар. Тукай исә — дөньяви рухлы әдип. Аңа инсаннарның, барлык кавемнәрнең, җан ияләренең хөр, ирекле яшәүләре кыйммәт. Табигый канун — аның иман-ышанычы. Бу мотив шагыйрьнең хәтта балалар өчен язылган «Фатыйма белән Сандугач» шигыренә дә килеп кергән. Сандугач «әйбәт» читлектә, янында «ашы» да бар. Әмма ул күңелсез. Кош авызыннан мондый сүзләр әйтелә: «Белмисеңме син: читен мәхбүслек (тоткынлык) ул, Булса да алтын, һаман да читлек ул». Шуннан аны кыз бала азат итә: «Бар, азат бул, кыйл миңа изге дога» (2 т., 154 б.). Шәрыкның күп кенә шагыйрьләре кебек, Тукай да ялган суфыйларны, ишанлыкны шәхси мәнфәгатьләре өчен файдаланучы затларны кискен тәнкыйтьли.
Сөю-мәхәббәтне иляһилаштыру, аны абсолют югарылыкка күтәреп тасвирлау Хафиз, Йуныс Әмре, Физули һәм Шәрыкның башка күп кенә классиклары өчен хас. Тукай да бу традицияне уңышлы дәвам иттерә. Аның өчен дә мәхәббәт «гали» (бөек), «идеал» (2 т., 177 б.); «йөрәк»ләрне «парә-парә кисүче» халәт (1 т., 191 б.), мәңгегә башны әйләндерүче «дәрд» (1 т., 282 б.). Әмма шуның белән бергә, татар шагыйре сөю хисләрен, гыйшкый халәтне тормышчан планда, еш кына юмористик рухта тасвирлый («Утырышу», «Татар кызларына», «Сөбханалла, сөбханалла» һ.б.). Мондый хосусият бу төр шигырьләрне укучыга тагын да якынайта төшә.
Урта гасыр Шәрык галәмендә, гәрчә телләр, этник барлык, гореф-гадәтләр төрле булса да, билгеле бер уртак идея-эстетик байлык, гомумшигъри хәзинә туплана. Башка халыкларның иҗат ияләре кебек, татар шагыйре дә бу поэтик мираска мөрәҗәгать итеп тора, андагы сюжет-мотивларны, образларны, шигъри детальләрне үзе теләгәнчә куллана. Ләйлә, Мәҗнүн, Фәрһад, Ширин, Салсал, Сәет Баттал һәм башка билгеле исемнәрнең Тукай әсәрләрендә очравы нәкъ әнә шуның белән аңлатыла. Мәсәлән: «Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн — мин аларның таңчысы» (1 т., 191 б.). «Бирмәде Ләйлә кеби Мәхбүбәгә дөнья бәһа; Ул болай бер кыз гына — каршында Мәҗнүн булмаса» (1 т., 321 б.)… Әмма шагыйрь урыны белән традицион образларга, күнегелгән төшенчәләргә үзгә мәгънә дә бирә. Ләйлә белән Мәҗнүн,— мәсәлән, Шәрык сүз сәнгатендә парлы, бөтен мәхәббәтнең аерылмас затлары. Тукай исә «Бер рәсемгә» шигырендә кызның искиткеч гүзәллеген тасвирлый да болай ди:
Күрсә яңлыш бу матур кызның фәкать рәсмен генә,
Шөбһәсез, селтәр кулын Мәҗнүн дә үз Ләйләсенә.
(1 т., 1786.)
Тукай кайвакыт укучы күнеккән, үз иткән сурәтләргә бөтенләй икенче төсмер бирә. Кояш, таң образлары,— гадәттә, уңай эмоция тудыручы чаралар. Тукай исә «Читен хәл» шигырендә ал арга, үзенең авыр рухи халәтенә нисбәтән, тискәре төсмер бирә: «Каршыма чыкма, кояш, син канлы тап! Ак кәфендәй син җәелмә өсткә, таң!» (2 т., 183 б.)
Татар шагыйре иҗатында Шәрык классикасына охшаш, аваздаш булган башка төр күренешләр дә шактый. Тукай да белем-мәгърифәтне зурлый, кешеләрне, Сәгъди, Низами кебек, изге ат, «эз» калдырырлык итеп яшәргә чакыра («Җиһанда калдырып китсәм икән, йа Рабб, гүзәл эзне!» — 2 т., 62 б.; «Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат, Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад». — 2 т., 1716.). Шигырьләрендә, Хафиз, Нәваи, Нәсими шикелле, рәдиф, тәҗнис, кабатлау кебек поэтик чараларны иркен куллана («Тыныч торма, каләм, дәртеңне яз, яз! Тагын җитте Мөнәүвәр яз, аяз яз».— 1 т., 81 б.).
* * *
Тукай иҗаты, аның Шәрык классикасы белән мөнәсәбәтләре хакында күпләп, тагын да җентеклерәк сөйләргә мөмкин булыр иде. Әмма шунысы ачык: шагыйрь гарәп, фарсы, төрки рухи мирасын яхшы белгән, андагы казанышларны материал, чыганак рәвешендә иҗади файдаланган. Бу аның һәм идея-тематикасында, һәм тел-стилендә күзәтелә.
Тукай якты дөньядан киткәнгә дә бер гасырга якын вакыт узып бара. Бу чор эчендә җәмгыятьтә, безнең тормышыбызда күп нәрсә үзгәрде. Әмма бөек Тукай, аның әсәрләре ике гасыр, ике меңъеллык аралыгында да заманча яңгырый, заман белән бергә яши. Шагыйрьнең ялкынлы шигырьләре тәэсир көчен арттыра гына бара. Ни өчен? Чөнки аларда инсанга, милләткә, җәмгыятькә хас булган уй-кичерешләр, яшәеш проблемалары сәнгати югарылыкта гәүдәләнеш тапкан. Шагыйрьнең идеаллары һаман да күңелләрне җилкетә. Тукай хөр, ирекле, бәхетле күрергә теләгән татар милләте әле һаман да ул сыйфатларга мохтаҗ. Шагыйрьнең «Бер генә милли бәхетнең безгә көлгән вакты юк» (2 т., 117 б.), «Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул» (2 т., 280 б.), «Тәнмез айрым булса да, Бер җан булыйк, бәдәвам» (1 т., 29 б.) дигән юллары һаман да заманча, һаман да актуаль яңгырыйлар.
2000
(Чыганак: Миңнегулов Х.Й. Гасырлар өнен тыңлап. — Казан: Мәгариф, 2003. – 335 б.)