Күп кенә татарлар, төрле сәбәпләр аркасында, үзләренең асыл Ватаны — Идел-йорттан чит-ят җирләргә китәргә, күчәргә мәҗбүр булган. Элек-электән башланган бу процесс XX йөзнең беренче яртысында, аеруча Октябрь инкыйлабыннан соң, тагын да көчәя. Бу чорда шактый гына милләттәшләребезнең Германия, Финляндия, Кытай, Япония, Корея, Төркия, Польша һәм кайбер башка мәмләкәтләрдә гомер кичерүе мәгълүм. Алар, гәрчә читтә яшәсәләр дә, Идел-йорттан тәмам аерылмыйлар: ата-баба җире, туган як мөһаҗир милләттәшләребезне төшләренә кереп йөдәтә, җирсү тойгысы бәгырьләрен кимерә. Ана теле, милли моң, дин, гореф-гадәтләр аларда теге яки бу дәрәҗәдә дәвам иттерелә.
Миңа 70 елдан артык гомерен читтә уздырган мәшһүр профессор-тюрколог Әхмәд ага Тимер белән Анкарада берничә мәртәбә очрашырга туры килде. Ул тумышы белән Әлмәттән. Минем дә шул яктан икәнне белгәч, Урсал тауларын, Зәй суларын, Бигәш белән Әлмәт арасындагы инешне, өянкеләрне сораштыра башлады. Үзе сөйли, ә күзләрендә яшь, моң-сагыш… Шунда мин мөһаҗирлектәге адәм баласының рухи халәтен, күңеле ничек җирсүен янә бер мәртәбә күрдем.
Читтәге татарларның туган кавем белән бәйләнешен саклауда, милли рухны үстерүдә китаплар, вакытлы матбугат гаять мөһим роль уйный. Узган гасырның 20 — 40 нчы елларында, хәтта бераз соңрак та милләттәшләребез яшәгән илләрдә төрле газета-журналларның чыгуы мәгълүм. «Милли Байрак», «Яңа япун мөхбире», «Азат Ватан», «Ерак Шәрык», «Идел-Урал», «Шәкердләр таңы», «Белдереш», «Казан» һ. б. — әнә шундыйлардан. Болар арасында аеруча Г. Исхакый мөхәррирлегендә Берлинда нәшер ителгән «Яңа милли юл» журналы (ул әүвәл «Милли юл» исеме белән басыла) мөһим урынны алып тора. Гарәп хәрефләре белән басылган бу журналның (ул 1928—1939 елларда чыга) барлыгы 136 саны дөнья күрә.
«Яңа милли юл», аның тематикасы, характеры, авторлары хакында инде без язган берничә материалның басылганы бар (Азатлык көрәшенең мөнбәре//Казан утлары.— 1993.— №3.— 122—135 б. Һ.6.). Журналдагы аерым язмалар, бигрәк тә Г. Исхакыйның публицистик, тәнкыйди, тарихи мәкаләләре, тиешле шәрех-аңлатмалар белән, укучыларга билгеле бер дәрәҗәдә иреште. (Бу хакта карагыз: Х.Миңнегулов. Исхакый мөһаҗирлектә.— Казан: Таң-Заря, 1999. — 82—83 б.)
«Яңа милли юл» — иҗтимагый, әдәби, тарихи, сәяси, педагогик, гыйльми… журнал. Ул тематик байлыгы, материалларның төрлелеге, вакыт ягыннан һәм географик җәһәттән масштаблылыгы белән сыйфатлана. Әмма журнал милли рухта. Аның үзәгендә — татар тормышы, бу кавемнең язмышы, үткәне, бүгенгесе, киләчәге, дөнья халыклары арасында тоткан урыны. Игътибар итик: журналның исеме дә аның җисеменә, төп мәсләгенә туры килеп тора.
«Яңа милли юл»ның чыгымнары тулысы белән мөһаҗир татарларның үзләренеке. Аңа бернинди дәүләти оешма да ярдәм итми. Киресенчә, Советлар Берлегендәге иминлек оешмалары турыдан-туры да, башка дәүләтләр аркылы да журналга, аның хезмәткәрләренә, авторларына, хәтта укучыларына да төрле киртәләр, комачаулыклар тудырып тора. Бу басманы алган аерым зыялыларны, гаеп ташлап, төрмәгә утырту очраклары да бар.
Журналны чыгаруга иң күп һәм даими ярдәм күрсәтүчеләр,— әлбәттә, Финляндиядәге милләттәшләребез. «Яңа милли юл» сәхифәләрендә Суомидагы татарларның тормышы, рухи дөньясы киң яктыртыла. Биредәге милләттәшләребез — журналның иң актив укучылары да. Хәзер да бу мәҗмуганың күп кенә нөсхәләре Финляндиядәге татар гаиләләрендә бар. Өлкән буын аннан бүген дә хәбәрдар.
Төрки-татарның күренекле әһелләре — журналның даими игътибар үзәгендә. Болар арасында, әлбәттә, гөп урыннарның берсен Г. Тукай алып тора. Бу уңай белән шунысын да искәртик: миңа мөһаҗәрәттә чыккан татарча газета-журналларның шактые белән танышырга туры килде. Аларның һәммәсендә диярлек Тукай мөхтәрәм урынны били. Мәсәлән, 1970—1980 елларда Төркиядә төрек һәм татар телдәрендә (нигездә, төрекчә) нәшер ителгән «Казан» журналының (барлыгы 23 сан) һәр санында диярлек Тукай турында материал, аның шигырьләре бар. «Милли Байрак», «Азат Ватан» һ.б. газета-журналлар да бөек әдипне читләтеп үтми.
«Яңа милли юл»да, әдәбият, сәнгать, мәгариф, милли тел һәм гомумән татар яшәеше хакында сүз барганда, еш кына Тукай исеме, аның әсәрләре телгә алына, шигырьләреннән өзекләр китерелә. Аерым юллары бөтен журналга эпиграф рәвешендә дә бирелгән. Кыскасы, шагыйрь абруйлы зат, татарның бер символы рәвешендә күзаллана.
Мәгълүм ки, мөһаҗир милләттәшләребез гомер кичергән күп кенә илләрдә Тукай кичәләре уздырыла, шагыйрьнең туган, аеруча вафат булган көннәре билгеләп үтелә. Мәсәлән, журнал 1936 елның 10 апрелендә Берлинда Тукай кичәсе булуын хәбәр итә. Мәҗмугада әдипнең рәсемнәре дә күзгә ташлана.
Болардан тыш «Яңа милли юл»да Тукай турында махсус мәкаләләр, әдәби язмалар да басылып килә. Алар, нигездә, шагыйрьнең туган-үлгән көннәренә, бигрәк тә тууына 50, үлеменә 20, 25 ел тулу мөнәсәбәте белән бирелгән.
Бу төр материалларның һәммәсендә Тукайның бөеклегенә, көчле талантына, халыкчанлыгына басым ясала. Аның татар рухын, халыкның кайгы-шатлыгын, өмет-идеалларын тасвирлавы ассызыклана. Тукай туган телне, туган кавемне саклаучы һәм яшәтүче, милләтне бергә туплаучы, бербөтен итүче бер көч, куәтле бер энергия чыганагы рәвешендә карала. Әлбәттә, мәкалә-язмалар үзләренең фикри тирәнлекләре, тел-стильләре белән төрле. Авторлары,— нигездә, мөһаҗир татарлар, үзебезнең зыялылар.
Журналның мәсләге, рухы, әлбәттә, иң беренче чиратта, баш мөхәрриргә, аның талантына, тәҗрибәсенә, эчке тоемына, дөньяга карашына бәйле. Г. Исхакый бу җәһәттән — татар журналы өчен идеаль мөхәррир. Ул — бөтен иҗади һәм иҗтимагый сәләтен, тормышын, яшәү максатын милләткә, «милли юл»га багышлаган зат.
Тукай һәм Исхакый… Татарның бу бөек ике әһеле, аларның үзара мөнәсәбәте — һәм әхлакый, һәм инсани, һәм милли ноктадан гаҗәеп кызыклы, гаҗәеп актуаль мәсьәлә. Бу хакта инде мөһим генә язмалар да бар. Мәсәлән, мөхтәрәм Ибраһим ага Нуруллин «Г. Тукай һәм Г. Исхакый» мәкаләсендә (Шәһри Казан.— 17.07.1993) бу ике затның бер-берсенә ихтирами карашлары турында кызыклы факт-мәгълүматлар китерә. Тукай Исхакыйда «даһи» кешене, милли таңны аттыручы затны, зыялыларның остазын күрә, хәтта аны билгеле бер дәрәҗәдә иляһилаштыра да. Г. Исхакый да, гәрчә алар һич очрашмаса да, Тукайны элек-электән хөрмәт иткән, аны олуг шагыйрь дип таныган, илдә вакытта да, мөһаҗәрәттә дә әдип хакында уңай фикерләр әйткән, бай эчтәлекле мәкаләләр язган. Мәсәлән, «Сүз» газетасының 1916 ел, 3 апрель санында басылган «Мәрхүм Тукай» язмасы (Эльмира Ханнанова публикациясе.— Мәдәни җомга.— 23.05.1996) — шуның бер гәүдәләнеше. Шагыйранә тел-стиль белән язылган, эмоциональ эчтәлекле бу мәкаләдә Исхакыйның Тукайга гаять җылы мөнәсәбәте, шагыйрь хакындагы уй-кичерешләре, аның татар тормышындагы бөек роле турында уйланулары үтә дә калку, үтә дә оста итеп бирелгән. Язма авторы шагыйрьнең бик иртә үлүенә, милләтнең аны саклый алмавына тирән үкенеч белдерә. «Сигез ел фәүкылгадә (гадәттән тыш) авырлыкта кичергән вакытында, шагыйрьлегенең сабыйлык дәверендә татарның гамәл дәфтәренә шулкадәр Тукай ниләр язган булыр иде! Нинди әсәрләр белән, нинди шигырьләр белән татар әдәбиятын, татар шигырь дөньясын бизәкләгән булыр иде!» — диелә ул мәрсияви мәкаләдә.
* * *
«Яңа милли юл» журналында Тукайга мөнәсәбәтле материаллар арасында Г. Исхакыйның шагыйрь турында үзенең дә махсус мәкалә-язмалары бар. Шундыйларның берсе «Тукай истәлеге» дип аталган. Шагыйрьнең үлеменә 20 ел якынаю уңае белән язылган бу материал журналның 1932 ел 11 нче санында дөнья күргән (1—4 б.). «Тукай юбилее,— ди мәкалә авторы,— «Тәрҗеман»ның чыга башлавына 50 ел тулу белән бергә туры килә. Исмәгыйль Гаспринский бөтен төрк иленең уртак пәйгамбәре булганга, «Тәрҗеман»ның 50 еллыгын бәйрәм итү — аны искә төшерү бөтен төрк кабиләләренең уртак бурычы». Чөнки аларның бер өлеше — Төркия — «үз эшенә үзе хуҗа». «Тик Тукайның 20 еллыгын кем искә төшерәчәк?» Ул «безнең Идел буе төрк-татарының шагыйре булганга, ул безнең халкыбызның моңын җырлаучы, безнең дәртебезне күпләүче булганга, аны искә алу да турыдан-тугры безнең өстебезгә йөкләнә»… «Әмма,— ди Г. Исхакый,— илдә халкыбыз хокуксыз. Тукай татар халкы өчен аның кайгысын-хәс-рәтен әйтеп бирә торган бер халык шагыйре булса да, Совет карашындан, ул — мулла баласы, милләтче, динче; коммунизм карашындан, ул — урыслаштыру тәрбиясенә киртә салып торучы бер контрреволюционерчы; илебезне-йортыбызны урыс мөһаҗире берлә тутырырга теләүче кызыл Мәскәү карашындан, ул — шовинист-милләтче; бөтен большевик сәясәте карашындан, ул,— үзенең халкы кебек, үз илендә бөтен нәрсәдән мәхрүм «хокуксыз— лишинтәс».
Г. Исхакый читтәге татарларны Тукайның үлеменә 20 еллыкны мөмкин кадәр хәзерлек белән, тиешле югарылыкта үткәрергә чакыра. Моның өчен мәкалә авторы махсус комиссия төзү, шагыйрьнең әсәрләрен бастыру, Тукай турында җыентык чыгаруны кирәк саный. Г. Исхакый фикеренчә, шагыйрьне зурлау, искә алу — милләтнең уртак бурычы.
Баш мөхәррирнең шагыйрь турындагы язмалары арасында аеруча «Габдулла Тукайның вафатына 25 ел тулу мөнәсәбәте илә» мәкаләсе игътибарга лаек (1938.— № 4.— 1—9 б.). Бу материал, яшь галимә Алсу Кәримова тарафыннан әзерләнеп, кереш сүз белән «Казан утлары» журналында да басылып чыкты (1999.— №4.— 180—186 б.).
Г. Исхакыйның гыйльми-теоретик һәм тәнкыйди эчтәлекле бу язмасы шактый кызыклы, полемик рухлы. Мәкалә авторы шагыйрьләрне, «шәхси кабилиятләренә» (сәләтләренә), иҗади фикерләү үзенчәлекләренә, җәмгыять белән мөнәсәбәтләренә карап, икегә бүлә. Беренчесе — индивидуалист табигатьле, шәхси уй-кичерешләрен генә үзәккә куючы, «бәйнәлмиләл шигырьләр» тудыручы авторлар. Икенчеләре исә үзләрен «тирә-юньнең, мохитнең бер өлеше итеп хис итеп, шуның бөтен күңел алышынуларына үзенең йөрәк тибүе берлә катышып, үзенең шатлыгына сөенеп, аның кайгысына янып, шатлык-кайгыдан дәрт алып кына шигырь яратучылардыр» («язучылардыр»). Болар — «туган халкы, аның тирә-юне, яшәгән мохитенең шул вакытта кичергән уйлары, хисләренең Тәрҗеманы» («күчерүчесе»; «тылмачы»), «термометры».
Г. Исхакый беренче төркемнең вәкиле итеп С. Рәмиевне күрсәтә, икенчесенә Г. Тукайны кертә. Соңгысын тасвирлап, ул болай яза: «Үзенең мохитенең шатлыгын, кайгысын, дәрден шигырь төсенә сугучы бер тел остасыдыр. Аның яшәгән, язган дәвере бездә милләтчелекнең иң кайнаган, милли теләкләрнең берсе өстенә берсе үсеп, тирә-якны тутырган вакыт булганга, ул шул теләкләргә, шул омтылышларга бер шигырь төсе бирүче, чуалчык фикерләрдән туган агымларга тугры юл күрсәтергә теләүче милләт хезмәтчесе, милли шагыйрьдер… Бөтен кыска гомере буенча ул… милли юлдан һичбер тайпылмаенча, кабергә кадәр милләт ерын ерлап, милләт кайгысын көйләп, милләт көлкесендән көлеп, үзенең милләтчелек калыбына сугып киләдер».
Г. Исхакый Тукай тирәсендәге бәхәсләргә, аны «шагыйрьлек» тәхетеннән төшерергә маташучыларның эшчәнлегенә дә туктала, «Мөнтәкыйдкә» һәм кайбер башка шигырьләрен анализлау аша Тукай мәсләгенең «дөрест вә тугры» булуын янә бер мәртәбә раслый. «Бәрәкәт боерсын,— ди ул,— Тукайны бу ялгыш тәнкыйтьчеләр бу хата юлларга суга алмадылар. Тукай үз юлында баручы, милләт кайгысын кайгыртучы халык шагыйре булып калды».
Г. Исхакый Тукай шигырьләренең, шул исәптән әдәби тәрҗемәләренең дә тәрбияви әһәмиятенә югары бәя бирә. Шагыйрьнең «Туган тел» парчасы хакында ул, мәсәлән, болай ди: «Милли хис вә милли гакыл бергә кушылып эшләнгән бу шигырь… Тукайның тәрбияви шигырьләренең иң кыйммәтлеседер… Бу шигырь бөтен мәктәпләребездә милли һәймәнә (гимн) төсен ала алмышдыр һәм бу шигыре Тукайны мәңгегә безнең балаларның иң сөйгән бер ерчысы итеп куймышдыр».
Мәкаләдә Тукайның, тәнкыйтьчеләрдән тыш, икенче «дошманы» — чир белән көрәше дә телгә алына. Авыру халәт «аның шигъри куәтен зәгыйфьләндермәсә дә,— ди Г. Исхакый,— аның бу шәхси дәрде (авыруы), бу кайгысы аның сазын тагы да нечкә кылларында уйнатып, аның шигырьләрен тирәнәйтте».
Г. Исхакый, Октябрь инкыйлабына кадәр язган мәкаләләрендәге кебек, биредә дә Тукайны саклап кала алмауга үкенечен белдерә. «…Бөтен төрк-татар дөньясы алдында,— ди ул,— Тукай йилдә яна торган шәм кеби, көндән-көн аның актык сәгатьләре якынлаша. Ләкин аны саклау тәдбире (уй-нияте) иң соңгы вакытка кадәр кичектерелә».
Г. Исхакыйның мәкаләсе шушындый юллар белән төгәлләнә: «Тукайның вафатының 25 еллыгы көнендә үксез иленең бүген кызыл руслык хөкеме сөргән үксез почмагында ятим яткан кабере алдында теземезне чүгәмез. Исән вакытта кирәге кадәр кадерен белмәгән, кыйммәтен танымаган милләтнең бүгенге хөрмәтен, сөйгесен газиз рухына сонамыз» («багышлыйбыз»).
«Яңа милли юл» журналында Тукай турында басылган язмалар арасында Сәгадәтнең мәкаләләре дә игътибарга лаек. Аларның берсе шагыйрьнең тууына 50, икенчесе үлеменә 25 ел тулу уңае белән язылган [1936.— №6 (100).— 14—176.; 1938.— № 4 (121) — 9—14 б.]. Һәр ике мәкалә дә «Габдулла Тукай» дип исемләнгән.
Мәгълүм ки, Сәгадәт (1907—1989) — Гаяз Исхакыйның кызы. Ул Германиядә университет белеме ала. 1932 елда кияүгә чыга һәм аннан соң Чагатай фамилиясе белән дә йөри башлый. Сәгадәт — тормышта, аеруча «Яңа милли юл»ны чыгаруда әтисенең төп таянычы. Гаяз Исхакыйның Ерак Шәрыкка өч еллык сәфәре вакытында журнал белән, нигездә, Сәгадәт Чагатай мөхәррирлек итә. Бу Мөхтәрәмә затның соңгы 50 еллык гомере, эшчәнлеге Төркия белән бәйле. Ул анда гыйльми-тикшеренү, педагогик эшләр белән шөгыльләнә, мәшһүр тюрколог-профессор буларак таныла.
Тукай турындагы мәкаләләрендә Сәгадәтнең шагыйрь рухын яхшы аңлавы, поэзияне әйбәт тоемлавы сизелеп тора. Европа тормышы һәм университеты аның милли тәрбиясенә, татарлыгына зыян китермәгән, киресенчә, яшь галимәнең офыкларын киңәйтә, милләтпәрвәрлек хисен үстерә, карашларын тирәнәйтә төшкән. Тукайның шигъри үзенчәлеген, татар Хәятындагы ролен билгеләүдә Сәгадәтнең фикерләре әтисенең уйланулары, бәя-хөкемнәре белән шактый якын һәм аваздаш.
Исхакый кызы язган мәкаләләрдә дә Тукайга хөрмәт, ихтирам бөркелеп тора, аның халык шагыйре, татарны берләштерүче символ булуына басым ясала. «Нә күңелле, нә яхшы ки,— Тукаемыз бар! Халык өчен (бу)… бөек юаныч…» —ди автор. Тукайны Тукай иткән иң мөһим нәрсә — «милли вөҗдан». «Бу милли вөҗдан,— ди Сәгадәт,— Тукайда шулкадәр саф, шулкадәр тирән ки, аның тәэсиренә бирелмәү мөмкин түгел». Галимә шагыйрьдәге аерым җитешсез якларны да күрә. Әмма ул бу төр күренешләрне Тукайның яшьлеге, тәҗрибәсезлеге, милли үсешнең торышы белән бәйләп аңлата. Чөнки аның иҗаты — билгеле бер дәрәҗәдә «шул дәвернең көзгесе» дә. Сәгадәт фикеренчә, безнең халык, гәрчә алга таба шактый зур адымнар ясаса да, «бөтен, тулы җитешкән бер милләт булып тәмам җитмәгән». Әмма ул «югары баскычларга» күтәрелү юлында. Тукай иҗаты исә милләтнең алга барышын җиңеләйтә, безне рухи яктан пакьләндерә, үстерә.
Сәгадәт шагыйрьнең балалар өчен язылган парчаларын аеруча кыйммәтле дип саный. «Тукай,— ди ул,— балалар өчен язып калдырган бик матур шигырьләре берлә үзенең бала сөючән рухын, үз халкының балалык дәверен кичерүен вә халык өчен бала тәрбияләү киләчәк өчен иң нык нигез булуын күрсәтеп торадыр». Галимә шагыйрьнең балалар поэзиясе өлкәсендәге уңышларын аның шәхси табигате («вөҗдан сафлыгы», «керсезлеге», «самимилеге», «ихласлыгы»…) белән дә аңлата. Сәгадәт карашынча, Тукайны яшәтүнең, «аның берлә бергә булу»ның иң «тугры» чарасы — шагыйрь әсәрләрен «тагын да күбрәк уку».
Мөһаҗир татарлар чыгарган газета-журналларны, китапларны актарганда, Солтан (Әхмәд Виргаз) исеме күзгә еш ташлана. Ул чыгышы белән Мордовия якларыннан. Ерак Шәрыкта — мөһаҗир. 1929 елда аның Харбинда 27 битлек «Шигырьләр» исемле китабы да чыга.
«Яңа милли юл» журналының 1935 елгы 7 нче санында Солтанның «Габдулла Тукай» исемле язмасы бар (20—22 б.). Ул шагыйрьнең «үлүенә 22 ел тулу уңае берлә» басылган.
Солтан мәкаләсенең тел-стиле шактый камил, урыны белән хәтта шигъри. «Милли моңнар» әсәреннән алынган өзекләр, ничектер, язма эчтәлегенең лейтмотивы булып та яңгырый.
Милләт һәм шагыйрь проблемасы — мәкаләнең үзәгендә. Чын әдип үз халкының кайгы-шатлыгын, моң-зарын белдерә, аның мәнфәгатьләрен, язмышын кайгырта. Тукай — нәкъ әнә шундый шагыйрьләрнең берсе. Ул «үзенең иҗаты… берлә халкыбызның әйтергә теләгән тойгыларын җиңел, шома бер телдә әйтеп бирде; …Тукай шигырьләрендә — халкыбызның тибеп торган күңел чишмәсе». Мәкалә авторы шагыйрьнең үзенчәлеген, популярлыгын нәкъ әнә шунда — халык белән тыгыз бәйләнештә күрә. Тукай иҗаты тормыш белән бергә яши, милләтне дулкынландыра. Шагыйрь әсәрләрен, ди Солтан, «укыган саен мәгънәсе арта бара. Мәгънәсе арткан саен, Тукай югарыга күтәрелә».
Солтан милләтнең, андагы әдипләрнең дөньяга танылу-танылмавын турыдан-туры иҗтимагый-сәяси шартларга бәйләп карый. Кагыйдә буларак, хөр, бәйсез халыкларның әдип-шагыйрьләрен дә дөнья халкы белә. Тукай, ди мәкалә авторы, «изелгән, мәхкүм милләтнең шагыйре». Әгәр дә ул «үзенең хөр илендә иркен яшәп, истикълален (бәйсезлеген) алган бер милләт шагыйре булса иде, ул башка милләтләргә дә күптән танылган булыр иде». Колониаль изелү астында җәфа чиккән татар халкы исә озак дәверләр буе күңелендә «янган ялкынлы теләкләр»ен дә яза алмый килде.
Мәкаләдә Тукайга мөнәсәбәтле аерым материалларның чит ил матбугатында да күренә башлавы искәртелә. «Тукайның үлүенә 20 ел тулганда (димәк, 1933 елда),— ди Солтан,— поляк телендә чыга торган «Daleki Wshod» журналы Тукайның рәсемләрен төшереп, мәкаләләр багышлап, берничә шигырен тәрҗемә дә иткән иде». Минем белүемчә, бу материаллар хәзерге татар фәненә мәгълүм түгел. Димәк, поляк телендәге бу журналны, һичшиксез, табу, гыйльми әйләнешкә кертү, Тукай музеена кую зарури *. (*Бу уңай белән янә шунысын да искәртик: Төркиядә яшәгән күренекле тарихчы, профессор Хәмит Зөбәер Кошайның да (1897— 1978) бер венгр журналында Тукайга багышланган французча мәкаләсе басылуы мәгълүм (Яңа милли юл.— 1936.— № 5.— 5 б.)).
Мәкалә ахырында Солтан Тукайның Заһир Бигиевкә багышлап язган түбәндәге строфасын китерә:
Шадыман ул мәркадеңдә (шат бул кабереңдә)! — без онытмыйбыз сине; Белмәсәк вактында кадрең, инде котлыйбыз сине.
Бу юлларны ул шагыйрьнең үзенә карата куллана.
Прозаик, драматург, журналист, мөгаллим, режиссер, актер, җырчы Хөсәен Рәхимҗан углы Габдүш (1901—1944) — мөһаҗир татарлар арасында Тукайны өйрәнүгә, пропагандалауга, мөгаен, иң зур өлеш кертүчеләрнең берседер. Мәгълүм ки, 1933 елда Токиода «Матбагаи исламия»дә гарәп хәрефләре белән Тукай әсәрләренең биш томлыгы дөнья күрә. (Барлыгы 646 бит.) Хөсәен Габдүшнең бу игелекле эштә дә катнашы бар. 1932 елда ул Харбинда шагыйрьнең үлеменә 20 ел тулу алдыннан Тукай турында «программ» характердагы бер китапчык та бастыра. (Кызганычка каршы, ул безнең кулыбызда юк.)
«Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 5 нче санында X. Габдүшнең «Бөек Кушлавыч ятиме» дигән мәкаләсе бар (4—8 б.). Ул шагыйрьнең тууына 50 ел мөнәсәбәте белән язылган. Мәкалә шактый кызыклы, үзенчәлекле. Анда авторның үз карашы, үз тоемы сизелеп тора. Текст гыйльми-тәнкыйди, публицистик, лирик-эмоциональ башлангычларның синтезыннан гыйбарәт.
Мәкалә шагыйрьнең исеме, тәхәллүсе хакында фикер йөртүдән башлана. Әмма автор шушы билгеле нәрсәләрдә тирән мәгънә, Тукай иҗатының символик асылын, тормышчан-лыгын күрә. «Аның исемендән үк,— ди Хөсәен Габдүш,— халкыбызның үзлегендән аерым алынмас бер нота яңгырый: Тукай! Ата-анасы кушкан исеме — халкыбыз арасында иң күп таралган вә сөелеп әйтелә торган исем — Габдулла.
Тукай — бу Габдулланы башка бик күп Габдуллалардан аерып, аны «Кечкенә Апуш»лыгындан аерып, «зур-зур» төрк-татар шагыйре дәрәҗәсенә күтәргән исеме дә арабызда сирәк очрый торган саф үзебезчә, милли бер исем…
Тукай — … төрк-татар тарихында мәңге онытылмаслык бер исем.
Шагыйребезнең исеме халкыбыз арасында шул дәрәҗәдә киң таралган ки, кайбер вакыт әдәбиятдан бөтенләй хәбәрсез, надан кешеләрнең авызындан да аның берәр шигырен ишетергә туры килә».
Хөсәен Габдүш Тукай әсәрләренең идея-тематик яктан гаять киң һәм күптөрле булуына, милләт яшәеше белән табигый керешүенә басым ясый. «Тукайның яратышындагы (ягъни иҗатындагы) рух халкыбызның күңеле берлә шул дәрәҗәдә, әгәр гыйбарә дөрест булса, игезләнеп беткән ки, халкыбыз хакында фикер әйткәндә, Тукайны искә алганда, милләтебез тугрында сүз сөйләми мөмкин түгел. Алар бер-берләрендән аерылмыйлар».
Хөсәен Габдүш шагыйрьне өйрәнүчеләрдән Җәмал Вәлиди хезмәтләрен, аеруча аның Тукай җыентыгына (1914) кереш рәвешендә язылган «…Мөляхәза»сын (уйлануларын) уңай бәяли, аннан өзекләр китерә.
Җәмал Вәлиди: «Татар халкында түземлек, … ерак ноктаны күзәтеп эш күрү юк,— ди.— Аның асаре шигъриясендә хыялый бөтенлек, киңлек түгел, бәлки бер хисси чуарлык, тарлык күрәмез. Хәтта бу тарлык, чуарлык шул дәрәҗәдә ки, ул бөтен ике мисраглык бер җыр җырлый алмый. Һич мөнәсәбәтсез вә туп-тугры Ак Идел буйларындан үзенең җанкәсенә күчә, тәрәзә капкачындан туган иленә килеп төшә». Җәмал Вәлиди шушындый чуарлыкны Тукай шигырьләрендә дә күрә. Әмма Хөсәен Габдүш халык, шагыйрь турындагы мондый фикерләрне сорау астына ала, бу төр мәсьәләләр хакында укучыны уйланырга чакыра. Аның карашынча, милли күтәрелеш чорында мондый «мөляхәзалар» яшьләребезгә, табигый, файдалы якдан тәэсир итмиләр», «Кимчелекләребезне санау гына түгел,— ди ул,— аларның төп сәбәпләрен һәм аларны төзәтү юлларын күрсәтеп, аңлатып бирү — укымышлы сыйныфыбыз өстенә килеп төшкән милли вазифаларның берсе».
Гомумән, мәкалә эзләнү, уйлану рухында. «Тукай көйләренә багышланып язылган мәкалә вә хатирәләрдә,— ди Хөсәен Габдүш,— шагыйребезгә мактау сүзләре язып кына утыру берлә канәгатьләнү җитми, бу уңай берлә гомумән милли тарих, әдәбият, тормыш вә мәгънәви ихтыяҗларыбыз хакында туган фикерләрне матбугат битләренә чыгара баруыбыз кирәк». Мәкалә авторының бу төр искәрмәсе бүгенге көнебез өчен дә актуаль. Чөнки күренекле әдипләрнең юбилей көннәрендә без күбрәк мактау, билгеле хакыйкатьләрне искә төшерү белән мавыгып китәбез.
Хөсәен Габдүш Тукай әсәрләренең яшәүчәнлегенә басым ясый. «Безнең милли аңыбыз, милли хисебез үсә барып, мәгънәви тормышыбызның офыклары киңәя вә тәҗрибәбез арта барган саен,— дип яза ул,— Тукай шигырьләре күбрәк аңлана барачаклар».
Мәкалә авторы Тукайның «Мәрхүм Мөхәммәдзаһир әфәндегә» мәрсиясендәге юлларын шагыйрьнең үзенә күчереп, язмасын мондый сүзләр белән төгәлли: «Аның кадерле исеме үлмәячәк. Ул «… милләт яшәдекчә яшәр. Милләт үсдекчә үсәр һәм милләт ашдыкча ашар»… (Шагыйрь) үзенең бик иртә өзелеп киткән ялгыз гомеренең соңгы секундларына чаклы талант көчен аямады…» Хөсәен Габдүшнең үз гомере дә халыкка хезмәт итү, шагыйрьне аңлау-аңлату юлында өзелде. Бу милләтпәрвәр зат ел саен апрель аенда Харбин һәм гомумән Ерак Шәрык татарлары өчен Тукай кичәләре уздыра. Ул шундый кичәләрнең берсенә хәзерлек вакытында сәхнәдә йөрәк өянәгеннән үлә. Гомере буе Идел-йортны сагынып яшәгән бу моңлы затның җәсәде дә еракта, Харбин зияратында. Бәлкем, инде аның кабере дә юкка чыккандыр.
«Яңа милли юл» журналында Тукай турында, гыйльми, тәнкыйди, публицистик язмалар белән беррәттән, шигырьләр дә бар. Шундыйларның берсе «Габдулла Тукайга» дип атала (1936.— № 6 .— 17—18 б.). Аның авторы — Шаһвәли Келәүле (Илдәр. 1900—1970). Бу шигырен ул Мукденда яшәгәндә, «Милли Байрак» газетасында эшләгәндә яза.
Шаһвәли Келәүленең тормыш юлы һәм иҗаты Надир Дәүләт мәкаләсендә (Казан утлары. — 2000. — № 2. — 141 — 153 б.) шактый тулы яктыртылган. Биредә бары шуны гына искәртәбез: бу затның Дим буйлары, Идел-йорт (Габдессәлам, Дәүләкән, Келәүле, Кызылъяр…), Себер, Шанхай, Мукден, Истанбул һәм кайбер башка төбәкләр белән бәйләнешле гомер юлы шактый катлаулы, каршылыклы, фаҗигале. Әмма шуңа да карамастан ул әдәбиятка мәхәббәтен сүндерми: үзе дә шигырьләр, поэмалар, сәхнә әсәрләре иҗат итә. Аның «Асламчылар» исемле комедиясе милләттәшләребез тарафыннан Шанхайда һәм Төркиядә куела да. Әдипнең әсәрләре «Яңа милли юл», «Милли Байрак», «Казан» һәм башка газета-журналларда дөнья күрә.
«Габдулла Тукайга» шигырендә ул шагыйрьне «юл күрсәтүче», кояш кебек нурландыручы, «файдалы орлык чәчеп» калдыручы дип атый. Шигырьнең соңгы юллары болай яңгырый:
Әй Раббым, ник син алдың яшьли аны дөньядан?
Ачы авазлар белән без яд итәбез (хәтергә алабыз) һәр заман.
Аерылып китсәң дә бездән, данлы шагыйрь, мәңгегә,—
Калды эшең һич югалмас тарихи милләтеңә.
Бар төрк-татар бу көндә баш иябез рәсмеңә,
Рухыңа оҗмах телимез һәр догада Тәңрегә.
«Яңа милли юл» журналы һәм Тукай… Билгеле бер күзәтү ясау да бу ике төшенчә арасында тыгыз, табигый мөнәсәбәтләр яшәвен ачык күрсәтә. XX гасырдан башлап татар яшәеше шагыйрь рухы белән сугарылган. Тукайсыз милли юлның яңасы да, искесе дә юк. Шушы хакыйкатьне тирәнтен аңлаган һәм чынбарлыкка тугры калган журнал нәкъ менә шуңа күрә дә Тукайга үзенең түрен бирә, аны милли үзлекнең мөһим бер символы итеп карый.
Безгә бөек шагыйребез хакындагы һәр төрле мәгълүматны, шул исәптән «Яңа милли юл» журналындагы материалларны да хәзерге укучыга җиткерергә, бүгенге югарылыктан торып анализларга кирәк. Бу — безнең әхлакый, инсани һәм милли бурычыбыз.
2002
(Чыганак: Миңнегулов Х.Й. Гасырлар өнен тыңлап. — Казан: Мәгариф, 2003. – 335 б.)