Милли шигърият даһие Габдулла Тукайның лирик герое укучы күз алдына бик еш шагыйрь кыяфәтендә килеп баса. Башлап «Кечкенә генә бер көйле хикәя»дә (1906) тоябыз без аны. Юаш Сафаның баш бирмәс хатыны Фатыйманың фаҗигале язмышын сурәтләгән шигъри хикәят, чынлап та, шактый озын. Яшь Тукай монда укучысына: «Кариэм», күп тә яздым, сез ардыгыз…» дип урынлы эндәшә һәм «язу язмакта» булган гадәтен дәвам итәчәген белдерә. «Юсеф-Ягъкуб китабының көен көйләп каләм тибрәткән егетнең язуга булган гыйшкын тоймый калмыйбыз.
«Сорыкортларга» (1906) шигырендә без инде шагыйрьне ачыграк күзаллауга ирешәбез. Халыкны талаучы «аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар» яшь каләм иясен дә нәфрәтләндерә: «Ашап яткан сорыкортка кадалдым хәнҗәр төсле мин…» Ләкин матбугат аша «Һөҗүм кирәк, бетер, сындыр, кырып ташла!» өндәүләрен ташлаган автор куркып та кала:
Яза күрмә, җитәр артык, Тукаев, төрмә бар бит,
Куярлар астырып дарга, ятып тор бер дә кузгалмый…
Шулай шагыйрь үзе дә сизмичә юл чатына килеп баскан икән. Халыкны яклау, гаделлекне саклау ягында калырмы, әллә үз җаны кадерлерәкме аңа? Каләм укучыга ныклы карарын ирештерә:
Язам, юк, туктамыйм мин һич, алардан бер дә кот чыкмай;
Нидәндер җаннарым бу куркулардан бер дә сызланмай…
Юл мәсләген ачыклагач, яшь Тукай «Үз-үземә» (1906) шигырен язып, ант та иткән:
Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын…
Үз остазларының берсе Михаил Лермонтов язмышына карап, татар шагыйре «Язмак белән шөгыльләнүче» кешенең юлы авыр, михнәтле булуын күрә, явар өстеңә яла, нахак сүз, корылыр алдыңа һәртөрле киртәләр, дигән фикерне белдерә. Ләкин Тукай «Шагыйрьгә» (1907) әсәрен шундый кызыклы итеп төзегән ки, монда нәсыйхәтләрне яшь каләмгә М.Лермонтов үзе бирә дип уйлыйсың: «Кисәтәм мин, кызыкма бу исемгә… Гомердә син бу ат берлән аталма!»
Шагыйрьлек проблемасында төрлесеннән – халык карашыннан, сәләт дәрәҗәсеннән, шулай ук урыс поэзиясенең «йолдызы» яктылыгыннан да чыгып фикерләгән Уральск егете үзен байтак гомер сәмави, ягъни күкләр сүзе – шагыйрь дип атарга җөрьәт итми тора әле. Хәтта Казанга күчеп килүе уңае белән язылган гүзәл әсәр «Пар ат»та да (1907) тартына, лирик героен бик тыйнак рәвештә кертә: «Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан…»
Татар мәркәзендәге халык мөнәсәбәтен, аеруча яшьләрнең үзенә җылы карашларын тою, Ф.Әмирхан, С.Рәмиев, Г.Ибраһимов, Г.Кариев сыман талантлар төркеменә керү Габдулла Тукайга канат куя. Ул тиз арада «Шүрәле» поэмасын, «Туган җиремә», «Китмибез» кебек поэзия сөючеләр тарафыннан көчле алкышланган әсәрләрен язып бастыра. Һәм үзен ул, ниһаять, шагыйрь итеп тәкъдир итүдән тартынмый – «Бер татар шагыйренең сүзләре» (1907) дөньяга чыга. Ихлас Тукай, берьяктан, якты язмышына, күптәнге теләгенә («Телим булырга мин инсане гали») юл салынуга сөенә: «Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, әкрен-әкрен югарыга үрләп барам…» Әмма, икенче яклап, аңарда талант белән һавалану, шапырынуның эзе дә юк. Тукай, киресенчә, көтелмәгәнчә, шагыйрьлекне үзе өчен драматик миссия итеп тоя:
Җырлап торам, торган җирем тар булса да,
Курыкмыйм сөйгән халкым бу татар булса да.
Күкрәк киереп каршы торам, миңа милләт
Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да.
Ул халык мәнфәгатьләре өчен көрәштә «курку белән өркү хәрам» икәнен үзе өчен күптән ачыклаган инде. Шуңа аның шәхесе эчке каршылыктан, икеләнүдән азат:
Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам.
Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам.
Һәм, өченчедән, диикме, «Татар шагыйренең сүзләре» чын иҗатчыга хас илһам шөбһәсеннән дә азат түгел: «…Пешкән дип уйласам да – чи чыга. Очырмакчы булсам былбыл күкрәгемнән әллә ничек – мыр-мыр итеп мәче чыга».
Шагыйрьнең идея-эстетик омтылышларында, иҗат принципларында әдәбият, сәнгать мохите өчен үтә файдалы булырлык тагын бер мәсьәләне искәртми булмый. Иҗади кавем – үтә нәзакәтле төркем, тәнкыйть күтәрми. Үзара көндәшлеккә, үч кууга да юл куя. Тукай исә моны акламый, каләмдәшләр арасында хәер-догалы мөнәсәбәтне алга куя: «Дустлык итәм, кадалганына карамый… Мактап сөйлим изге эшне…»
Тик бу һич тә куштанлыкны алга сөрү түгел: «Бер яманлык күрсәм, сүгәм… бик явыз, ай-һай явыз мин!» Тукай тәнкыйтенең ачысыннан байтак мөтәшагыйрьләр сыкрансалар, куырылып төшсәләр дә, милли әдәбиятның бик күп яктан файда күрүен, отуын онытмыйк! «Матбага берлә уйнаган»нар һәр заманда булды. Ләкин Тукайча кискен һәм ачык итеп әйткәннәр тагын очрадымы соң?
Ташла тиз! Пычратма матбугатны, кит! Бер якка кит!
И печән өстендә өргән һәм талашып яткан эт!
Тукайның шагыйрьлекне михраб-мөнбәргә күтәрүен «…Гә» (1909) шигырендә дә бик ачык күрәбез. Ул Сәгыйть Рөмиевка эндәш рәвешендә язылган. Билгеле булганча, коеп куйган романтик, гыйсьян рухлы шагыйрь бу: «Мин димен мин, мин ди-дисәм, миңа зур бер көч керә. Аллалар, шаһлар, кануннар булалар тик чүп кенә!» Әмма Тукайны ифрат гаҗәпләндереп, әлеге затлы шагыйрь «Бәянел хак» гәзите хуҗаларына бил бөгеп, мөхәррир хезмәтенә керә:
«Бел: килешмидер сиңа бу вак мәгыйшәт, вак тормыш…
Ваксынып, Син төшсәң алтын шалтыравы астына…
Шагыйрьлек таҗы мәңгегә булмас сиңа…
Падшаһ син! Бик кирәксә, баш исен дөнья сиңа «.
Шулай, Тукай иҗатның иң мөһим мәсьәләсе – әдип иреге, акча кодрәтенә килеп чыга, язучы намусы, вөҗдан уйларын алга куя. Һәм боларны «Дөньяда торыйммы? дип киңәшләшкән дустыма» (1908) шигырендә тагын да үстереп җибәрә. «Читен тормыш! – капиталга чукынмасаң», дип язучы алдындагы кыен хәлне таный ул: «Тор дөньяда: иманың сат, вөҗданың сат, – шулай торсаң, гомерең үтәр бигрәк ансат… Эчтән динсез булып, тыштан «дин» дисәң… Тор, рәхәтлән, кәп-кәкрене туры дисәң… Тип, дөньяда ач-ялангачларны белмә, иске дөнья тузанын ит күзгә сөрмә!»
Тик безнең шагыйрьнең сатлык каләм иясе белән әшнәлеге юк. Матурлыкның өр-яңа, югары сынын тапкан ул:
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.
Габдулла Тукай поэзиясенең тормышчан асылына төшенү өчен шагыйрьнең янә әлегә кадәр искәртелми килгән бер сыйфатын күрсәтергә кирәк. Мәхәббәт темасына нисбәтле «Утырышу» (1907) әсәрендә лирик геройның психологик тотышына караган «Гакълым берлә… кул талаша» гыйбарәсе җәлеп итә. «Сәрләүхәсез»дән (1909) «Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел, һич кайгысыз кеше булса – адәм түгел» тезмәләрен дә янәшә куйыйк. Мәгънәләрдә уртаклык бармы? Бар! Болар кеше дигән затның эчке дөньясы катлаулы, чәбәлчек, каршылыклы икәнен искәртәләр. Шагыйрьнең «Күктә нәрсә булмас дисең, күк бит ул!» дигәне сыман, кеше күңеле дә караңгы, читләр түгел, еш кына хәтта үз-үзеңне аңлый алмыйсың… Тукай безгә шундый ым-ишарә ясаган. Шагыйрьнең кеше концепциясеннән чыгып эш итсәк, әйтергә хаклыбыз: Тукай геройлары тышкы, ягъни социаль каршылыклар эчендә генә түгел, ә эчке, рухи тарткалашлар багланышында да яшәп, психологик нигездә катлаулы кеше типларын тәшкил итәләр. Ягъни гакылы берлән куллары тарткалашкан герой-персонажларны без новатор шагыйрь иҗатында бик еш күреп торабыз. Мәсәлән, «Кызык гыйшык» (1908) шигырендә җәйге эссе көндә егет башына чиләк белән салкын су коярга тели. Әмма «бер куя җиргә чиләкне, бер тота, нишләсен мескен, – суык су куркыта! Ахырда суны җилкә аркылы сибә дә, «Әл дә тәнгә тимәде», – дип шатлана!»
Туктале, шагыйрь нишләп әсәргә «Кызык гыйшык» исеме куйган соң? диярсез. Чөнки егет гыйшкы да җилкә аша су сибү кебектер. Мәгъшук сөйгәненә хат-сәлам, шигырь язса да озатмый, ә азак сөюемне сизмәде, күп шөкер, дип сөенә…
Кызык гыйшык бер якта калып торсын, безгә кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт. Г.Тукай персонажлары, кагыйдә буларак, эчке каршылык халәтен кичереп, драматизм белән сугарылалар. Хәтта аның һәр тезмәсендә диярлек драматизм ята:
«Бер тигез җирдер дисәм, бассам аягымны – бата,
Күп вакытта сискәнәм, яңлыш тагын кош дип бака…
Г.Тукайның нечкә рухи эчке халәтеннән килә торган психологик драматизм аның әсәрләрен тормышчан итү белән бергә, әдәби-эстетик яктан кызыклы, мавыктыргыч ясый. Талантның шул сыйфатын алда ныграк өйрәнергә, ачарга кирәк!
Сәнгатьчә ачышларга маһир яшь Тукай намуслы, демократ каләм ияләренең алгы сафына баса. Татар әдәбиятындагы Тукай дәверен халык язучысы Сибгат Хәким «Кырыгынчы бүлмә» (1971) поэмасында ифрат дөрес, тормышчан, образлы итеп гәүдәләндергән: «Болгар» кунакханәсендә шагыйрь яшәгән кырыгынчы бүлмә «тар, кечкенә… Монда Казан, Җаек, монда Уфа, дуслар еш кергән… Әйтерсең дә, яна миллион шәмнәр, бер уфтана заман, бер көлә… Күрсәт, тарих, бар кайгысы белән татар халкы сыйган бүлмәне!»
Поэма авторының зур казанышы – Тукайны элеккечә ятим, сугылган, кагылган хәсрәт җырчысы итеп түгел, ә романтик югарылыкка, парнаска күтәрүдә:
Килде шагыйрь, халык килде телгә,
Нинди зур җан ябык, чандырда,
Бөтен гомрең буе көнлә аны,
Бөтен гомрең буе сал җырга!
Мәктәбем дә, телемдә ул Тукай
Тукайдагы кебек тел кайда?
Мең елдан соң да бер синең, илем.
Кайтасыңмы беләм Тукайга…
Кызганычка каршы, Халык җырчысы күз алдыбызга фортуна җитәкләгән бәхетле язмышлы шагыйрь булып кына басмый, ә аны икенче тарафтан фаҗига, трагедия дә сагалый. «Өзелгән өмид»тә (1910) без инде аның салкын сулышын тоябыз: «Нинди дәрт берлән каләм сызсам да кәгазь өстенә очмый әүвәлге җүләр, саф, яшь мәхәббәт чаткысы…»
Ни булган шагыйрьгә? Рухы ник сүнә аның? Кызганычка каршы, бу сорауга ачык кына җавап табучы галим юк. Һичшиксез, Тукай – бөек тойгылар, югары матурлыклар белән яшәгән нечкә, сизгер җан: «Артка бакма, диһием, идеал һаман да алда ул. Алга барганнарга тик табла табылса – Алла ул». Шагыйрь иҗатының башлангыч мәлендә «Милләткә»не язып: «Мин сиңа яратуымны сөйләдем, и милләтем, мин ышанам ки, син дә мине дус күрерсең!» Әмма милләт шагыйрь мәхәббәтен уртаклашырга, аның омтылышларын акларга атлыгып тормый. Элекке шикләр дөрескә чыга:
«Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым.
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.
Һәм моның нәтиҗәсе, «Кыйтга» (1913) шигыре раслаганча, аянычлы:
«Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым».
Әмма бөек Тукай язмыш трагедиясен дә югары матурлык дәрәҗәсендә җырларлык көч таба. Тик моны классик матурлык түгел, сәнгатьтә сирәк очрый торган эстетик күренеш – Дионис матурлыгы дип атау гадел булыр:
И мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз?
Син сынасаң, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы!
Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы,
Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы…
Шулай Габдулла Тукай һәлакәтендә мин шәхсән милләтебез ваемсызлыгын, татарлык асылын да күрәм. «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» (1912) шигырендә шагыйрь үзе ап-ачык әйткәнчә:
«Бармыни бездә гомумән чын кеше кадрен белү?!
Без аны кайдан белик, мескен, үлеп аңлатмагач?!»
Егерме җидесенә дә җитми, дөнья белән җырлый-җырлый хушлашырга мәҗбүр ителгән Тукай безнең горурлыгыбыз да, сагышыбыз да, үкенечебез дә ул. Инде һаман гафил булмыйк, киләчәгебезгә ачык күз белән карыйк без. Шагыйрь үз иманыннан, гуманист асылыннан чыгып: «Халык зур ул, көчле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл, вакытлы гына килгән бер авыру кеби, чит бер хәлдер» дигән иде. Тукай рухына тугрылыкны саклыйк дисәк, азатлыкка, яктылыкка, яңаруга һәм камилләшүгә йөз тотарга кирәк безгә. Васыятен дә үтәргә онытмыйк: «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!» Шул изге принципны алга куйсак, әлбәттә, Тукайча яшәү булачак бу.
(Чыганак: Кызыл таң, 2011, 19 апрель)