ТАТ РУС ENG

Шәйхелисламов Заһир Аңлыем дип шагыйрь җанын… (Әхмәт Фәйзи иҗатында Тукай)

Остазым Нил Гафур улы Юзиевнең
якты истәлегенә багышлыйм.



КЕРЕШ

Соңгы елларда җәмгыятебез тормышында, бигрәк тә идеология өлкәсендә тирән үзгәрешләр барган вакытта татар әдәбият фәнендә дә иҗтимагый-мәдәни тарихыбызны һәм мирасыбызны өйрәнү, бәяләүдә үзенә бер яңарыш башланды. Моңа бәйле рәвештә элек тыелган темаларның ачылуы, тарихтагы «ак» таплар булып кала килгән бушлыкларны тутырырга мөмкинлекләр туу халык, ил узган юлны чын хакыйкый күзалларга җирлек әзерләде. Бу исә, «Без кем?», «Тамырларыбыз нинди?», «Кайдан киләбез?» кебек актуаль проблемаларны көн тәртибенә куйды. Яңарыш логикасы үзе үк бездән тарихка мөрәҗәгать итүне сорый. Шуңа бәйле буларак татар әдәбиятында, аеруча аның проза өлкәсендә тарихи тема өстенлек алды. Тарихи романнар авторы Н.Фәттах моннан чирек гасыр элек ук: «Татар әдәбияты өчен татар тарихы ул беркем аягы басмаган иксез-чиксез карурман кебек»,— дип язып чыккан иде (Казан утлары. — 1972. — № 6. — Б. 177).
Табигый ки, тарихи теманың гаять дәрәҗәдә җанлануы, куәт алып үсеп китүе мәгълүм традицияләрдән башка була алмый. Бу җәһәттән татар әдәбиятында тарихи проза нәтиҗәле озын-озак юл үткән өлкә буларак характерлана. Инде XX гасыр башында ук К.Бикколов (Бикколов, 1908), Ф.Туйкин (Туйкин, 1912), Ш.Саттаров (Саттаров, 1911) кебек язучылар прозада тарихи теманы яктыртырга омтылыш ясаганнар иде. Бу дәвердән, аеруча, Г Ибраһимовның 1914 елда язылып та 1920 елда гына дөнья күргән монументаль характердагы «Безнең көннәр» исемле тарихи-революцион романын күрсәтү зарур (Ибраһимов, 1920). 20 еллардан башлап исә тарихи тема татар әдәбиятында магистраль юнәлешне билгеләүче төп темаларның берсенә әверелә. Г.Ибраһимов, Ш.Камал, М.Галәү, К.Нәҗми. И.Гази повесть-романнары тарихи тема горизонтларын шактый дәрәҗәдә киңәйтә төштеләр.
50 еллардан башлап тарихи проза күп тармакларга бүленеп үсүче, эчтәлек һәм тема ягыннан киңәя баручы әдәби юнәлеш буларак характерлана башлый. Заманында Х.Хәйри тарихи романнарны күзәтеп, түбәндәге бүленешне тәкъдим иткән иде: тарихи-революцион, тарихи-психологик, тарихи-биографик романнар. Сизелерлек дәрәҗәдә активлаша төшкән биографик повестьлар, мемуарларны да автор тарихи проза әсәрләренә кертеп карый (Хәйри, 1979, 173).
Бу тармаклар арасыннан тарихи-биографик роман жанры, турыдан-туры тикшереләчәк темага мөнәсәбәте булганга күрә, әлеге төргә махсус тукталу зарур. Тарихи шәхес образларының социаль-философик эчтәлегенә игътибар чын мәгънәсендә 50 еллардан башлана һәм тиз вакыт аралыгында әдәбиятта мөстәкыйль юнәлеш булып таныла. Ш.Маннурның «Муса» (1959—1964), Җ.Тәрҗемановның «Көмеш дага» (1971 — роман рус телендә «Юность Лобачевского» исеме белән 1965 елда дөнья күрә), Г.Шәрипованың «Гафурлар гаиләсе» (татар телендә 1981, русча варианты 1962 елда басыла) романнары, А.Расихның «Ямашев» (1967—1981) трилогиясе тарихи-биографик романның 60—80 елларда ныклы адым белән үсеп китүен раслыйлар.
Татар әдәбиятында бу юнәлештәге омтылыш 50 елларга кадәр үк тә булган. Мәсәлән, М.Гали күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри турында зур тарихи роман язарга керешә, 1952 елда романның беренче кисәге «Совет әдәбияты» журналында басыла башлый. Әмма әсәр, авторның шул елда ук вафат булуы сәбәпле, тәмамланмый кала. Бу хезмәтнең язылган кадәресе 1958 елда «Каюмның балачагы» исемле повесть булып дөнья күрә.
Шулай да татар әдәбиятында беренче тарихи-биографик роман иҗат итүче итеп Ә.Фәйзине санарга кирәк. Язучының татар халык шагыйре Габдулла Тукайга багышланган «Тукай» романы («Үги еллар» дип исемләнгән беренче китап) 1947—1951 елларда язылып, 1952 елда басылып чыга.
Гомумән, Тукай иҗаты, шагыйрь үзе исән вакытта да, үлеменнән соң да һәрдаим әдәби процесста төп, үзәк темаларның берсе булды һәм бу хәл бүген дә дәвам итә. Күп санлы мәкалә-истәлекләрдән тыш татар поэзиясендә шагыйрь иҗатын бөтен тулылыгы белән чагылдырган күләмле әдәби әсәрләр язылды; бу өлкәдә зур ачышларга ирешкән С.Хәким (Шагыйрьнең балачагы. — Казан: Татгосиздат, 1949, 35 б.; Пар ат. — Казан: Татгосиздат, 1939, 64 б.; Тукай турында поэмалар. — Казан: ТКН, 1974, 54 б.), И.Юзиев (Өзелмәс кыллар: Шигырьләр, җырлар, поэмалар, балладалар. —Казан: ТКН, 1978, 296 б.), М.Әгъләмов (Тукайдан хатлар // Әгъләмов М. Иман тәрәз шакый: Шигырьләр, балладалар, поэмалар. — Казан: ТКН, 1996, 335 б.) эшчәнлеген аеруча билгеләп үтәргә кирәк. Драматургиядә Р.Ишморат (Моңлы сазым. Пьесалар. — Казан: ТКН, 1983, 352 б.), Ә.Гаффар (Соңгы сәгать // Гаффар Ә. Сызылып таңнар атканда. Пьесалар. — Казан: ТКН, 1988. — Б. 50—83), Батулла (Сират күпере // Батулла Р. Кичер мине, әнкәй: Пьесалар. — Казан: ТКН, 1988. — Б. 394—439), И.Юзиев (Очты дөнья читлегеннән // Юзиев И. Мәңгелек белән очрашу.— Казан: ТКН, 1985. — Б. 49—110), Ә.Баянов (Каракош // Баянов Ә. Кызыл ут. Шигырьләр, шигъри трагедия. — Казан: ТКН, 1999. — Б. 234—281), Т.Миңнуллин (Без китәбез, сез каласыз: Пьесалар. — Казан: ТКН, 1990, 351 б.); прозада да С.Кудаш (Яззы каршылаганда. Повесть. — Өфө: БКИ, 1954, 308 б.; Хәтердә калган минутлар. —Казан: ТКН, 1959, 288 б.), И.Нуруллин (Габдулла Тукай: Урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларына. — Казан: ТКН, 1979, 302 б.), Р.Батулла (Кылдан нечкә, кылычтан үткен: Кыйсса. — Казан: ТКН, 1996, 143 б.), Р.Валеев (Заботы света. Роман: (о татар, поэте Г.Тукае). — М.: Сов.писатель, 1986, 390 с.) шагыйрь образын төрле юнәлештә яктырту, тарихи шәхес образын иҗтимагый-сәяси вазгыятькә мөнәсәбәттә күзәтү, җанлы рәвештә сурәтләү җитдилеге белән аерылып торалар.
Татар гуманитар фәнендә бу көнгә кадәр Тукайга багышлап 7 кандидатлык (М.Фәйзуллина, И.Нуруллин, Р.Башкуров, Р.Ганиева, Ю.Туишев, Н.Лаисов, Л.Җамалетдинов) һәм бер докторлык (Г.Әмиров) диссертацияләре якланган.
Матур әдәбиятта исә Тукай темасы өлкәсендә иң актив эшләгән әдипләрнең берсе Әхмәт Фәйзи (1903—58) булды. Ул бу темага драматик поэма, драма, киносценарий, либретто һәм, ниһаять, роман иҗат итте. Барлык жанрларда уңышлы эшләп, үзенчәлекле эз калдырган, таланты киң кырлы булган бу язучының иҗаты әдәбиятта билгеле бер дәрәҗәдә өйрәнелә килде. Бигрәк аның поэзиясе нигезле һәм тәфсилле тикшерелде.
Аерым алганда, Г.Кашшаф, Н.Юзиев, Т.Галиуллин, Ф.Мусин, Н.Морадымов, Х.Хәйри, И.Ахунҗановлар бу өлкәдә нәтиҗәле эшләгән галимнәр булдылар. Н.Морадымов исә, 1979 елда «Әхмәт Фәйзи поэзиясендә герой һәм чор проблемасы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклады. Әмма әдипнең драматургиясе һәм аеруча прозасы мондый ук игътибарга алынмады. Дөрес, роман хакында үз вакытында газета-журналларда аерым күзәтү формасындагы мәкаләләр басылды (С.Хәким, И.Заботин, Р.Нафигов, Һ.Хөсәенова, А.Гомәр, Х.Хәйри һ.б.). Әдәбият галиме Х.Хәйринең татар совет әдәбиятында роман жанрының үсү тарихын яктырткан хезмәтендә «Тукай» тарихи-биографик романына багышланган махсус бүлекчә дә бар (Хәйри, 1979, 198— 209). Анда галим «Тукай» романының беренче китабы хакында, Ә.Фәйзинең тарихи шәхесне әдәбиятта чагылдыру принциплары, тәҗрибәләре турында сүз алып бара. Әмма татар халык шагыйре Габдулла Тукай турындагы беренче тарихи-биографик роман махсус тикшеренү объекты буларак каралмады әле. Сайланган теманың актуальлеге шунда: биредә Ә.Фәйзинең «Тукай» драмалары һәм романы беренче тапкыр монографик планда тикшерелә; совет идеологиясе шартларында иҗат иткән язучының иҗат лабораториясе, сәнгатьчә осталыгы күрсәтелә; заман таләпләреннән чыгып иҗатының кимчелекле яклары да билгеләп үтелә. Хезмәт Ә.Фәйзинең шушы юлларны язучы тарафыннан фәнни-техник яктан эшкәртелгән һәм тасвирламасы төзелгән бай шәхси архивына нигезләнеп язылды.

 
I БҮЛЕК
ТУКАЙ ТЕМАСЫНА КИЛҮ ЮЛЫ
1. ТАРИХИ ТЕМАНЫ ҮЗЛӘШТЕРҮ: «ПУГАЧЕВ КАЗАНДА» ҺӘМ «САФА» ДРАМАЛАРЫ

Шәхси архивыннан күренгәнчә, Ә.Фәйзи — драматургия өлкәсендә бай мирас калдырган әдип. Ул күп санда агитпьесалар, скетчлар, комедияләр, драмалар, опера һәм балет либреттолары иҗат итте, кино өчен сценарийлар язды.
Яшьтән үк театрга булган мәхәббәте аны үзешчән сәнгатькә алып килә. Октябрь революциясе елларында ук Ә.Фәйзи — һәвәскәр артист, өйрәнчек драматург. Аның 1920 елда ук инде Уфада «Матурлык дөньясында» дигән яшьләр өчен язылган комедиясе уйнала. «Газетчы Вәли», «Кызыл васыять», «Чәчәкләр китердек», «Күмер батыр», «Ил күкрәгендә», «Кара сакал», «Чуен таң» һ.б. бик күп өйрәнчек пьесалары билгеле. Алар үз вакытында Уфа, Оренбург, Донбасстагы үзешчән театр түгәрәкләре тарафыннан куелганнар. Бу пьесаларның күпчелек кулъязмалары Ә.Фәйзи фондында саклана (101 фонд. I тасв., 141—153 эшләр, алга таба: I, 141—153 рәвешле күрсәтеләчәк.)
1930 елларда җәмгыятьтәге социализм төзү белән бәйле вакыйгаларның романтикасы язучыларыбызда данлы үткәнебезнең героик көрәшен һәм шушы көрәшнең романтикасын чагылдыруга ихтыяҗ тудыра. Бу теманы чагылдыруда Ш.Камал, К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, Т.Гыйззәт, М.Җәлил, Н.Исәнбәт һ.б. әдипләр активлык күрсәтәләр. Ә.Фәйзи дә шушы чорда гражданнар сугышы вакыйгаларын сурәтләгән «Сафа» (1938) драмасын, XVIII йөздә Россиядә азатлык өчен көрәшне чагылдырган «Качкын» (1939) драматик поэмасын, халык шагыйре Г.Тукай тормышын яктырткан «Тукай» (1938) драмасын һәм «Пугачев Казанда» (1940) драмаларын иҗат итә.
Күргәнебезчә, Ә.Фәйзи драмаларын нигездә тарихи темаларга багышлаган. Тарихта зур урын алган, халыкның көнкүрешенә, аңына эз салган вакыйгалар аның игътибарыннан читтә калмыйлар. Татар драматургиясендә ул әнә шул «Тукай» һәм «Пугачев Казанда» драмалары белән таныла. Ике чорның ике катлаулы тарихи шәхесенә багышланган әлеге драмалар аны күренекле драматург дәрәҗәсенә күтәрәләр. Бу турыда Ф.Хөсни дә: «Ә.Фәйзинең… Уфада «Матурлык дөньясында» исемле ике пәрдәлек комедия белән башланган драматургиясе Агыйдел кебек бик күп борылышлар ясый-ясый, тугайлар һәм җәйләүләр аркылы үтеп, безнең көннәргә кадәр килеп җитә, «Тукай», «Пугачев Казанда», «Рәүфә» драмаларына кадәр күтәрелә»,— дип язып чыккан иде (Хөсни, 1974, 173).
Татар крестьяннарының Пугачев хәрәкәтендә катнашулары темасына багышланган беренче әсәрен («Качкын») Ә.Фәйзи 1935 елда яза башлый. Аның тәүге варианты 1936 елда, «Совет әдәбияты» журналында (№ I, 14—23 б.б.) басыла. 1937 елда бу либретто опера өчен яраклы дип табыла һәм 1939 елда ачылган Татар дәүләт опера һәм балет театры үзенең репертуарын шушы «Качкын» операсы белән башлап җибәрә. Җәмәгатьчелек бу операны җылы кабул итә. М.Җәлил «Кызыл Татарстан» газетасында басылган мәкаләсендә (1939, 12 июль): «Качкын» операсының куелышы — татар совет культурасы тарихында зур вакыйга»,— дип билгеләп үтә.
Ә.Фәйзи архивында аның Пугачев хәрәкәтен өйрәнүен чагылдырган күп материал саклана (I, 175). Алар арасында Пугачев архивыннан алынган манифестлар, указлар, хатлардан торучы басма китап та бар (Пугачевщина, 1926, 288). Автор менә шушы чорны, тарихны документлар аша җентекләп өйрәнеп, 1939 елда «Пугачев Казанда» драмасын яза башлый. Архивында әлеге драманың датасы күрсәтелмәгән, русчага юлга-юл тәрҗемәсе (I, 176) һәм каралама вариантларының төрле фрагментлары (I, 177) сакланып калган. Вариантлар, билгеле, күп булган, ләкин алар төрле сәбәп белән таралганнар яки югалганнар. Мәсәлән, драманың 1948 елгы бер варианты мирасханәдә (ТӘҺСИ) 61 нче фонд, 1 тасвир, 96 нчы эштә саклана. Әдәбият галиме Н.Г.Юзиев Ә.Фәйзи әсәрләренең III томына язган искәрмәсендә: «Ә.Фәйзи архивында драманың ике редакциясе бар. Беренчесе — әсәрнең баштагы вариантларыннан. Икенче редакция — күчермә 1951 елгы басмасына бик тә якын. Үзгәрешләр тик аерым сүзләрне алыштырудан, җөмләләрне төзәтүдән генә гыйбарәт»,— дип әйтә (Фәйзи, 1985, 506). Кызганыч ки, бу вариантлар әдипнең фондында сакланмаганнар.
Ә.Фәйзи башта драмасын «Сәлимә» дип исемләргә дә уйлаган. Шушы ук исем соңгы редакциянең титул битенә дә куелган була: «Сәлимә (Пугачев Казанда)». Аннары автор «Сәлимә» сүзен сызып, «Пугачев Казанда» сүзләрен генә калдыра.
«Пугачев Казанда» әсәре 1940 елны язылып бетә һәм чын мәгънәсендә тарихи буларак кабул ителә. Драманың нигезендә Пугачевның Казан төрмәсендә утыру эпизоды, Казанны алу вакыйгалары һәм тарихи фактларга нигезләнгән халык көрәше. Әсәрдә Пугачев белән бергә Казанның генерал-губернаторы фон Бранд, патша вәкиле граф Потемкин, татар алпавыты Тәфкилев кебек шул заманның чын тарихи шәхесләре бар. Авторның осталыгы аркасында тарихи җирлек нигезендә үз фантазиясе белән тудырылган образлар да табигый бербөтен булып кабул ителәләр. Пугачев восстаниесендә катнашучы төрле милләт халыкларының бердәм көрәштә түгелгән, кан белән ныгытылган тарихи дуслыгын реаль күренешләрдә күрсәтә алуы Ә.Фәйзинең зур уңышы итеп билгеләнә. Дәүләт Академия театры 1948 ел театр сезонында бу пьесаны репертуарына кертеп, сәхнәгә чыгара. Тамашачы Пугачев образында талантлы батыр хәрби җитәкчене, шулай ук самими йөрәкле ир кешене күрә. Язучының теманы, идеяне ачуда ныклап эшләгәне сизелә. Ул әсәрендә шул чордагы халыкның язмышын, Пугачев күтәрелешенең котылгысызлыгын һәм җиңелү сәбәпләрен реаль картиналарда сурәтли алган. Авторның әйтергә теләгән фикере, идеясе, нәтиҗә буларак, әсәрдә күрсәтелгән вакыйгалардан, характерлар бәрелешеннән килеп чыга. Шуннан чыгып, автор үзенең максатына ирешкән дип әйтергә мөмкин.
Ә.Фәйзинең тарихи темаларга язуын Х.Хәйри, ул чактагы рәсми идеологиягә ияреп, аны хәзерге тормыштан аерылуда, бүгенге актуаль бурычлардан ераклашуда гаепләп чыга. Ул: «Ни өчен Ә.Фәйзи хәзер драма һәм поэзия өлкәсендә пассивлашты һәм язган очракта да материалны үткән тарихтан, яки әкиятләрдән эзләргә тырыша?» — дигән сорау да куя (Хәйри, 1953, 133). Гаепләүнең нигезен ачыклап Ф.Галимуллин: «Әгәр үткәнгә хөрмәт белән караса, андый язучы реакцион идеалга тугрылыклы дип исәпләнелде»,— дип яза (Галимуллин, 1998, 6). Ә.Фәйзи киресенчә, замандашлары образын сәнгатьчә сурәтләүгә зур игътибар бирде, шуның белән бергә, үткәнне аңларга, укучыларны тарих белән дә тәрбияләргә омтылган әдип иде.
Илебезнең иҗтимагый тормышында булган социаль-политик процессларга бәйле рәвештә рухи дөньяларында үзгәрешләр кичергән, шәхси язмышлары тарихның катлаулы вакыйгалары белән үрелеп киткән геройларны сурәтләү 30 елларның төп тенденцияләреннән берсе булды. Ләкин бу чорда язучылар сәнгать ягы йомшак булган, сәяси хәл-әхвәлләргә иллюстрация тәртибендәге әдәбиятны тудырырга мәҗбүр ителделәр. Мәсәлән, «Сафа» (1938) драматик поэмасында Ә.Фәйзи нәкъ әнә шундый катлаулы язмышлы геройны — дини карашлы кустарь-итекче Сафаны төп герое итеп ала һәм аның политик вакыйгалар эчендә кайнап, аңы үзгәрүен, халык көрәшчеләре сафына басуын тасвирлый. Архив материалларыннан күренгәнчә, автор «Сафа» әсәре өстендә 1936—1938 елларда эшләгән. Әйтик, иң тәүге каралама вариант гарәп һәм латин графикаларында өч калын дәфтәргә 1936 елның 13 март — 9 июль айларында язылган (I, 154). Моннан тыш язучы архивында ике датасы күрсәтелгән (1938) һәм дүрт датасыз каралама вариантлар бар.
Гади бер итекченең иске карашларыннан арынып, эшчеләр хәрәкәтенә кушылу темасын Ә.Фәйзи сыйнфый көрәш ягына авышып, схемачыл эшли. «Сафа» дигән исем белән бергә автор әсәргә «Коммунарлар», «Ватан» дигән исемнәр дә биргән булган (I, 156, 161). Ә.Фәйзи шушы ук елларда «Сафа» драматик поэмасы нигезендә «Пәйгамбәр Әюп һәм итекче Сафа» исемле киносценарий да язып карый (I, 310). Монда язучы социаль көрәш күренешләрен сурәтләү белән генә чикләнми, геройның социаль психологиясен ачуга да ныклы әһәмият бирә. Бу сценарий да, архивтагы «Тарих рычагы» киносценариесе кебек үк, бүгенге көнгә кадәр беркайда да басылмаган килеш ята.
Архивтагы беркетмәләр күрсәткәнчә, «Сафа» либреттосы Татар дәүләт опера һәм балет театрында беренче тапкыр 1938 елның 15 июнендә тикшерелә (I, 158). Чыгыш ясаучылар нигездә либреттога уңай бәя бирәләр, социаль көрәш ягына басым ясап, аерым кимчелекләрне дә күрсәтәләр. Мәсәлән, берәүләр итекче Сафа картның аңында барган көрәш һәм революция ягына авышу моментлары ышандырып бетерми, большевик Нигъмәтнең оештыру көче сизелми, большевикларның подпольедагы көрәшен киңрәк, тирәнрәк ачу сорала, дип әйтәләр. Ә.Фәйзи әйтелгән фикерләрне искә алып, либретто өстендә эшләвен дәвам итә һәм 1939 елның 20 мартында әсәрне яңадан театрга тәкъдим итә. Ул вакытта театрда әдәби бүлек мөдире булып эшләгән М.Җәлил либреттога рецензия яза (I, 157). Шнеер белән бергә кул куеп җибәргән бәяләмәсендә М.Җәлил авторның күрсәтелгән кимчелекләрне төзәтеп бетермәвен билгеләп үтә һәм шул нигездә әсәрне кире кайтара. Либретто театр тарафыннан кабул ителмәгәч, аңа музыка да язылмый кала.
Һәрбер революция җәмгыять тормышында, кеше психологиясендә зур үзгәрешләр китереп чыгара. «Сафа» драматик поэмасындагы сүзсез буйсыну фәлсәфәсеннән аерыла алмаган итекче карт та революция аркасында көтелмәгән вакыйгалар үзәгендә кала һәм революционерларның тәэсире ярдәмендә дөньяга карашы үзгәреп, аңлы көрәшче булып китә. Әсәрдә гражданнар сугышы елларында Әюп хәзрәт образындагы дин әһелләре алып барган эшчәнлек дөрес яктыртылса да, Сафа картның тиз генә аңы үзгәреп, революция ягына авышуы схематик рәвеш ала. Сыйнфый көрәшнең бирелеше, дошман образларын (Ришат Канзафаров, Гамаюнов, Солодовников) сурәтләү беркадәр карикатур, туры сызыклырак килеп чыккан.
Аңлашылса кирәк, «Пугачев Казанда», «Сафа» драмалары чорның иҗтимагый атмосферасы белән тарихи шәхес образларын органик берлектә күрсәттеләр һәм Ә.Фәйзигә киләчәктә тарихи әсәрләр язуда тәҗрибә мәктәбе булдылар.
 

2. ӘДИПНЕҢ 20—30 ЕЛЛАР ИҖАТЫНДА ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН
СӘХНӘ ӘСӘРЛӘРЕ: «ТУКАЙ ҖАЕКТА», «ТУКАЙ» ДРАМАЛАРЫ,
«ТУКАЙ» КИНОЛИБРЕТТОСЫ ҺӘМ ШИГЫРЬЛӘРЕ
«Тукай» драмасы

Габдулла Тукай Ә.Фәйзинең гомере буе табынган шагыйре булды. Шуңа күрә дә Ә.Фәйзи иҗатының шактый өлеше Тукай исеме, Тукай образы, Тукай шигырьләре белән тыгыз бәйләнгән. Ул аның бөеклеген, халыкның үз арасыннан чыккан чын халык шагыйре икәнен бөтен илгә белгертергә теләде. Тукайның җанлы образын укучыга җиткерүдә, иҗатының матурлыгын һәм аның бөек эчке халәтен ачып бирүдә заманында Тукайга булган ялгыш карашларны юкка чыгаруда Ә.Фәйзинең роле зур.
Билгеле булганча, 20 елларда, өлешчә 30 еллар башында Тукай иҗатына карата бер-берсенә капма-каршы, шагыйрьне хурлаган ялгыш карашлар яшәп килде. Әлбәттә, мондый төрлелек инкыйлабка кадәрге тәнкыйтьтә дә очрый иде. Аның халык шагыйре булуы шик астына алынды. Г.Ибраһимовның әдәбият дөньясында шау-шу куптарган «Татар шагыйрьләре» (1913) дигән китабын искә алу да җитә торгандыр (Ибраһимов, 1913, 103). Бу уңайдан Ф.Бурнаш белән Җ.Вәлиди Тукай иҗатындагы халыкчанлык мотивларын яклап, Г.Ибраһимовның эстетизм белән мавыгуын тәнкыйть иттеләр. Г.Гали 1926 елда Ф.Бурнаш төзегән Тукай җыентыгына язган рецензиясендә Тукайны динче дип исбатлый. Ф.Әмирхан, Җ.Вәлиди, Ф.Бурнаш, Г.Нигъмәтиләр Тукай мирасы өчен көрәш алып баралар, аның халык шагыйре булуын раслыйлар.
30 елларның ахырларында әдәби үткәнебезне аңларга тырышу көчәя. Галимнәр, язучылар, әдәбиятыбызның уңай традицияләрен, халык иҗатын өйрәнүгә ныграк әһәмият бирә башлыйлар. Шул исәптән Тукай иҗатына багышланган фәнни хезмәтләр дә күренә башлый (Сәгъди, 1923, 2—7; Нигъмәти, 1936, 33—51; Габдрахманов, 1938, 39-47; Халит, 1939, 92). Әдәбиятта да Тукай образы урын ала, күп кенә шагыйрьләр аңа багышлап шигырьләр язалар (Җәлил, 1923; Кутуй, 1929; С.Хәким, 1939; Дәүли, 1939). Тукай турында тәнкыйть мәкаләләре күп булса да, аның тормышы һәм иҗаты чын мәгънәсендә аз өйрәнелгән булла әле. Ә.Фәйзи дә шушы изге эшкә алына. Аның Тукай образын әдәбиятта тудырудагы беренче адымы драматургия өлкәсенә карый. Драма язылуга китергән эчке һәм тышкы факторларны Ф.Хөсни түбәндәгечә күрсәтә: «Әхмәт Фәйзи тарихи-эпик вакыйгалар, тарихи шәхесләр белән бик нык кызыксына башлый. Бу дәрткә аның шигъри остазы — татар халык шагыйре Габдулла Тукайга булган көчле мәхәббәте килеп кушыла, һәм Габдулла Тукай, аның гыйбрәтле биографиясе, аның татар әдәбиятында тоткан урыны, Тукай яшәгән чор, Тукай яшәгән Казан турында җитди уйлана башлый. Уйлары һәм фикерләре әкренләп образларга әверелеп, шагыйрь күңелендә җанлана баралар, күңелдә бөреләнеше кәгазьгә күчә, һәм, ниһаять, 1938 елда без Әхмәт Фәйзи драматургиясенең таҗы булган «Тукай» драмасын күрәбез» (Хөсни, 1961, 118). Дөрес, Касыйм Шамил истәлекләреннән күренгәнчә, 1926 елда Казанда татар студентлары оештырган драмтүгәрәк тарафыннан Тукай көненә багышлап, шагыйрьнең «Исемдә калганнар»ы сәхнәләштерелеп әдәби инсценировка формасында куела. Ләкин бу эш Тукай образының сәхнәдә балалык чоры рәвешендә башлангыч тәҗрибә генә булып кала. Язучы әдәбияттагы күп еллык тәҗрибәсен, илһамын, осталыгын шушы зур һәм җаваплы максатка юнәлтә. «Тукай» драмасының кайчан языла башлавын рәсми дәлилләүче документлар аның шәхси архивында күренми. Бары Ә.Фәйзинең «Әдипнең эрудициясе» дигән китабына төзелгән искәрмәләрдә генә «Тукай» драмасының якынча 1935 елларда языла башлавы искәртелә (Фәйзи, 1973, 334).
Шагыйрь образын эчке җылылык белән, тарихи дөреслеккә туры килерлек итеп сурәтләү өчен, драматургка шул чорның атмосферасын ачык күз алдына китерә белергә кирәк була. Әсәрдә бирелгән һәр эпизод, һәр образ Тукай характерын ачуга ярдәм итәргә тиеш. Ә моның өчен язучыга көчле талант кына җитми, герой яшәгән заманны җентекләп өйрәнү һәм шул белемне практикада уңышлы куллана белү шарт. Әдип төрле архивларга чума, Тукайның замандашларын эзләп таба, герой яшәгән заманны җентекләп өйрәнергә керешә. Тукай эшләгән газеталар, Тукай белән сөйләшкән кешеләр, Тукай яшәгән урыннар һәм башка бик күп нәрсәләр аның игътибарыннан читтә калмыйлар.
Язучы, Тукайның Казан чорын өйрәнгәндә, күбрәк шагыйрьнең дусты, замандашы артист К.Шамилгә мөрәҗәгать итә. Бу турыда Касыйм ага Шамил: «Ә.Фәйзи «Тукай»ны язганда мина еш мөрәҗәгать итә иде,— дип сөйли.— Ә.Фәйзи шул Тукай яшәгән чорны ныклап өйрәнде, әсәренә, кирәкмәсә дә, мәдрәсәдә шәкертләр ничек утыралар иде, ничек укыйлар һ.б. дип сорашып йөрде. Тукайның кайда торуын, кайсы типографиядә эшләвен, элеккеге Печән базарларын күрсәтеп, аңлатып йөрдем. Ф.Әмирханның, Х.Ямашевның туганнары белән танышып, Тукай турында әдип шактый гына истәлекләр алды. Казанда типографиядә эшләгән, Тукайны яхшы белгән бер эшче — Закир абзыйны һәм «Болгар» гостиницасының швейцарын эзләп таптык. Алар Фәйзигә Тукайның киеме, эше, дуслары һ.б.лары турында сөйләделәр. Ә.Фәйзи шул тормышка дәвамлы рәвештә керә барды» (Истәлек Ф.Закированың «Ә.Фәйзи һәм театр» исемле темага язган диплом эшеннән алынды (КДУ, 1966) — Н.Г.Юзиев архивыннан).
«Гариф Төхфәтуллин һәм Вафа Бәхтияровлар да абыйга сөйләгән истәлекләре белән зур ярдәм күрсәттеләр»,— дип сөйләде Зәйнәп апа Фөйзиева (Ә.Фәйзинең бертуган сеңлесе) (З.Фәйзиеваның миңа сөйләгән истәлекләреннән. Казан, 1994, 15 декабрь). Әдип замандашлары сөйләгәннәрнең һәммәсен күз алдына китерә, уеннан үткәрә. Бу турыда Америка язучысы Д.Г.Лоусон әйткән фикер дә урынлы: &lalaquo;Драматург должен хорошо представлять себе не только то сравнительно небольшое число эпизодов, которые он выносит на сцену, но так же и те многочисленные события, которые происходят вне сцены во время развития действия и совершаются меҗду актами, а также бесчисленное множество событий, предположительно имевших место до начала пьесы» (Лоусон, 1960, 252).
Ә.Фәйзи Тукай образын тудыруда шул чорның газета-журналларын укып өйрәнә, балалык чорында Уральскида яшәгән һәм Тукайны белеп калган ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе Габдулла Юсупов, Габдрахман исемле кешеләрнең истәлекләре аша Тукайның Җаек чоры мохите, дөньяга карашы, әдәби яктан формалашуы турында төрле мәгълүмат җыя. Шушы кызыклы тарихи материаллар, бик күп сандагы истәлекләр һәм, ниһаять, авторның үз хыялы җирлегендә язучы 1938 елда «Тукай Җаекта» пьесасын иҗат итә. Тукай образының башлап сәхнә әсәрендә урын алуы да нәкъ әнә шуннан башлана. Пьеса 1939 елны «Совет әдәбияты» журналында (№ 3—4, 87—95 б.б.) басыла. Бер пәрдәлек бу әсәрдә шагыйрьнең җанлы образы чагыла. Ул гади дә, шул ук вакытта бөек тә. Шагыйрьнең Кәрим бай, Рәкыйп муллалар белән булган конфликты, аның үткер сатирасы, тапкыр җаваплары шулкадәр көчле яңгырыйлар, хәтта К.Шамил авторның образны оста тудыруына сокланып: «Мин Тукайны бөтенләе белән якыннан белеп тә, шундый бөек фигура иҗат итә алмас идем»,—ди.
Чыннан да, әсәрне язганда характерлар ачыклана, билгеләнә һәм үзгәрәләр. Тип-герой ниндидер үзгәрми калган догматик формада бирелми. Сюжет характерны тикшерү чарасы булып хезмәт итә. Ул характерны тормыш мөнәсәбәтләренә бәйле рәвештә ачу мөмкинлеген бирә. Язучы сюжетны чорның асылын һәм характерын ачуга юнәлтә. Ул тормышта гомумилекне таба, бу гомумине очраклылыклардан азат итә, тип иҗат ителә. Типик герой — ул бер төркем кеше сыйфатларының яисә уңай, яисә тискәре якларының уртача арифметик җыелмасы гына түгел, бәлки тарихи-иҗтимагый күренешләрнең асылын гәүдәләндерүче зат. Әгәр ул образ төп геройга үрнәк кенә булса, ул вакытта бу образ танып белүдә әһәмиятле рольне уйнамас иде. Шуңа күрә Тукай образын барыннан да бигрәк типик образ итеп кабул итәргә кирәк. «Тукай Җаекта» әсәре 1939 елда Татар дәүләт академия театрында (ТДАТ) «Тукай» («Талантның һәлакәте») трагедиясенең беренче пәрдәсе итеп куела. «Тукай образы Г.Камал исемендәге театр сәхнәсенә өч тапкыр — 1939 елның 18 сентябрендә, 1961 елның 26 апрелендә һәм 1986 елның 26 апрелендә күтәрелә. Шуларның баштагы икесе Ә.Фәйзи иҗаты ярдәмендә, аның «Тукай» трагедиясе нигезендә тормышка ашырылган»,— дип яза Г.Арсланов (Арсланов, 1995, 73).
Әдипнең шәхси архивында бу мәсьәләгә караган күп кенә документлар саклана. Материаллар арасында Ә.Фәйзи белән ТДАТ арасында 1938 елның 20 ноябрендә төзелгән Килешү кәгазе бар (II, 4. 7—9 кәгазьләр). Килешү нигезендә автор (Ә.Фәйзи) 20 ноябрьдән дә соңга калмыйча театрга «Тукай» («Талантның һәлакәте») 5 актлы пьесасын төгәлләгән хәлдә тапшырырга тиеш. Документтан аңлашылганча, «Тукай» драмасы 1938 елда язылып беткән булган. Архивта «Тукай» тарихи драмасының соңгы варианты (I, 166), пьесаның бишенче картинасы басылган «Кызыл Татарстан» газетасы кисемтәсе (I, 167), 1939 (I, 168) һәм 1940 (I, 169) елларда гарәп графикасында язылган каралама вариантлар һәм датасы куелмаган каралама вариантлар саклана (I, 224—225).
Болардан тыш «Тукай Җаекта» драматик поэмасының датасыз, төзәтмәләр белән машинкада басылган варианты (I, 226) һәм русчага тәрҗемә ителгән датасыз вариантлары бар (I. 227— 228).
Ә.Фәйзи «Тукай» драмасы буенча уйлануларын, сызмаларын, план вариантларын, материаллар туплавын һәм драманы тикшерүләрне блокнотларга теркәп калдырган (II, 18. 431—432 кәгазьләр; I, 222, 380, 221) «Тукай» драмасының 1—6 картиналарына редакцион төзәтмәләр гарәп графикасында карандаш белән язылганнар (I, 223). Хәтта «Тукай» драмасының сәхнәдә уйналганын дәлилләүче 1—2 фото да сакланып калган (II, 22).
Пьеса беренче мәртәбә тулы килеш 1938 елның 15 августында Түбән Осланда дачада укыла.
«… әсәр бик кызыклы эшләнгән. Ә.Фәйзинең бу эшкә намус белән килгәне күренә, тел бик бай, материаллардан оста файдаланган. Әсәр ТДАТ та барырга тиеш һәм уңышлы барыр»* (* Ә.Фәйзинең «Тукай» әсәре турында 1938 ел (15 август) фикер алышу беркетмәсеннән Ф.Закирова Ә Фәйзи архивында саклана, дип күрсәтсә дә хәзерге вакытта фондында юк. Мондый югалган материаллар шактый. Алга таба алар күрсәтелеп барылыр. Мондый «югалулар» архивның күп кешеләр кулы аша үтүенә бәйледер. Архивтан үз вакытында күп кенә язучылар, журналистлар, аспирантлар, студентлар файдаланган.),— дип башлап җибәрә Ш.Камал тикшерүгә багышланган җыелышны. Фикер алышучылар (Ш.Камал, Т.Гыйззәт, Р.Ишморатов, В.Сульва, З.Сәгыйтов, Ф.Хөсни, Х.Кадыров, Ш.Сарымсаков) «Тукай»ны котлап каршы алалар, пьесаны яхшырту теләгеннән чыгып, күп кенә кыйммәтле фикерләрен, тәкъдимнәрен белдерәләр һәм әсәргә зур бәя бирәләр. Театрның яшь һәм талантлы режиссеры Ш.Сарымсаков: «Әсәрнең проза белән язылуы уңышлы, аны шигъри телгә күчерү, Тукайның шагыйрь булу сыйфатын ачык күрсәтүне кыенлаштырыр иде. Беренче картина («Тукай Җаекта») да проза белән язылса яхшырак булачак. Вак картиналарны бетерә төшәргә кирәк. Ләкин аны пәрдәләргә бүлү дөрес булмас һәм ул кирәкми дә. Бу әсәрне безнең театрда куярга кирәк. Ләкин кую ифрат кыен булачак. Моны алдан ук нык хәзерлек һәм җаваплылык белән куярга кирәк булачак. Гыйззәт әйтмешли, бу театр өлкәсендә генә түгел, гомумән культура өлкәсендә сенсацион эш булачак»,— дип белдерә үзенең фикерен. Озак та үтми, әсәр репертуарга алынып, эшләнә дә башлый.
Бу елларда әле Тукайның байтак замандашлары исән, табигый ки, аларның ярдәменнән, киңәшләреннән башка сәхнәдә шагыйрь образын дөреслеккә якын итеп иҗат итү кыен эш булыр иде. Шуңа күрә репетицияләр башланыр алдыннан Тукайны күргән-белгән кешеләр, аның иҗатташлары, замандашлары белән очрашулар да уздырыла. Нәтиҗәдә, шагыйрьнең иҗаты, тормышы турында яңа детальләр, әһәмиятле фактлар ачыклана, журналист Шиһап Әхмәров (1884—1966) сөйләгәннәрдән чыгып, пьесага яңа төсмерләр өстәлә, персонажларның характерлары, образлар ачыклана төшә.
1939 елның 23 мартында «Тукай» трагедиясе Язучылар союзы партия оешмасының ачык җыелышында укыла. Фикер алышуларда Ә.Фәйзинең зур һәм җаваплы эшне уңышлы рәвештә тормышка ашыруы билгеләнеп үтелә (Кызыл Татарстан, 1939).
«Тукай»ны без репертуарга кертәбез, мәсьәләне бөтенләйгә хәл итү өчен, дирекция, режиссерлар, җитәкче кешеләрнең пьеса белән танышып чыгулары кирәк. Бу нәрсә өчен синең мөмкин кадәр якын арада Казанга килүең кирәк булачак»,— дип чакыра ТДАТ артисты З.Сәгыйтов Ә.Фәйзине үзенең хатларында (III, 151). Мондый эчтәлектәге хатларны, «Тукай»ның авторы берничә ай буе (апрель-август) Казан һәм Уфа театрларыннан алып тора.
«…Фәйзи иптәш! «Тукай» әсәрен укып чыгып Башкорт Академия театрының репертуарына җиткердек. Әсәр 1939—40 елның сезон ачылышына билгеләнде,» — дип хәбәр итә бер хатында БДАТ режиссеры В.Галимов (III, 92). Уфада Тукай ролен башкарган Г.Шамуков хаты да шул мәсьәлә буенча язылган (III, 185).
Ә.Фәйзи, үзе бу вакытта Мәскәүдә яшәсә дә, спектакльне әзерләү процессы белән даими кызыксына һәм әледән-әле төрле эшлекле киңәшләре, акыллы фикерләре белән тулы хатларын каләмдәш дусларына, режиссер һәм артистларга җибәреп тора Менә, мәсәлән, 1939 елны репетицияләрнең иң кызу чагында режиссер Ш.Сарымсаковка язылган хатыннан юллар:
«…ну, а как продвигается постановка, Сарымсак? Не нуждаешься ли в литературной обработке некоторых сцен, изменениях, дополнениях? Сегодня (вот только что оттуда) смотрел «Ленин в 1918 году». Картина превзошла все мои ожидания. Я плакал и смеялся. Подлинное искусство. Правдива картина до невероятности. Это лучшая картина о Ленине. Хочется, чтобы и наш спектакль был такой же правдивый, чтоб вдоволь наплакаться и насмеяться!» (III, 33).
Спектакль матбугат битләрендә тиешле бәясен ала. Рецензентлар театрның уңышын хуплап каршылыйлар
«…Төзәтелүе мөмкин булган барлык зур һәм вак җитешсезлекләргә дә карамастан «Тукай» спектакле Әхмәт Фәез иптәшнең дә, театр коллективының да зур уңышы»,— дип бәяләп китә Г.Кутуй үзенең рецензиясендә,— Тукайның Казанга килүен һәм больницага озатылуын күрсәткән күренешләр — әсәрдә иң оста эшләнгән урыннар. Тукайның мулла белән булган бәхәсе, Ямашев квартирасында бала белән сөйләшүе, Г.Камалга йөрәк серләрен чишүе һәм Дума членнарыннан көлүе — менә болар бөтенесе дә тамашачы тарафыннан бирелеп карала торган матур эпизодлар. Монда без авторга да, артистларга да ышанабыз һәм үзенең дулкынлы шигырьләре белән күңелгә җылы итеп урнашкан тере Тукайны күрәбез» (Кутуй, 1939).
Х.Гильдеев алда телгә алган «Тукай» исемле рецензиясендә күбрәк спектакльнең кимчелекле якларына туктала:
«…Показать жизнь татарского народного поэта, создать его образ на сцене — очень благородная и нужная задача. Театр поступил правильно, поставив эту пьесу. К сожалению, постановщику (Сарымсакову) и коллективу театра не удалось полностью преодолеть ряд недостатков, имеюшихся в этой пьесе В ней нет твердой сюжетной линии. Она состоит из отдельных, не связанных между собой сценок из жизни Тукая. К тому же пьеса изобилует длиннотами (Сцена в купеческом клубе, в типографии и др.). Совершенно неудачна, на наш взгляд, финальная сцена. Она сделана драматургически слабо и не доходит до зрителя» (Гильдеев, 1939).
Монда рецензент пьесаның эшләнеп җитмәгән якларын режиссерга һәм артистларга бәйли кебек. Шундый ук фикерне Ф.Хөсни дә «Театр сезоны ябылу уңае белән кайбер фикерләр» дигән күләмле мәкаләсендә җиткергән иде (Хөсни, 1940).
Дөрес, беркем дә пьесаның драматик яктан таркаулыгын яклап чыкмый, киресенчә, сүз күбрәк шул турыда бара, ә инде образ буларак Тукай һәм башкалар безне ышандыралар икән, бу кадәрлесе дә уңыш булып тора. Шагыйрь М.Җәлил пьесага карата үз вакытында: «Тукай» пьесасының драматургик яктан җитәрлек дәрәҗәдә эшләнмәгән булуына һәм, берникадәр хронология төсе алуына карамастан, ул безнең әдәбиятыбызда тарихи шәхесләрнең образларын күтәрүдә зур җиңеш булып тора. Язучы бу пьесада һичшиксез халык шагыйре Г.Тукайның һәм аның якын дусты татар драматургиясе классигы Г.Камалның җылы образларын җанлы итеп эшләргә ирешә алган»,— дип бәяләгән иде (Җәлил, 1941, 99—121). Ләкин автор да, режиссер да ирешелгәннәр белән бик үк канәгать булмыйлар. Авторны әсәрнең сузынкылыгы (әсәрне уйнауда да 60 ка якын кеше катнаша), хроникальлеге, билгеле бер вакыйга, конфликт тирәсенә җыелмавы борчый. Биографик пландагы пьесада шагыйрьнең соңгы җиде еллык гомере гәүдәләнә. Шуңа бәйле рәвештә тамашачы алдында Тукайның Уральскида, Казанда, Уфада һәм Петербургтагы тормышыннан яхшы куелган һәм әйбәт башкарылган, тик билгеле бер сюжет, вакыйга белән бәйләнмәгән күп санлы персонажлар күрсәтелә. «Тукай» драмасы татар, башкорт театрларында зур уңыш белән барса да, автор үзе беренче варианттан канәгать булмый. Ул театрга пьесаны үзгәртеп эшләргә теләвен белдерә Нәтиҗәдә, 1940 елның 9 сентябрендә ТДАТ директоры Хәмит Әлханов белән Ә Фәйзи арасында килешү төзелә (II, 4. 29— 30 кәгазьләр). Автор театр коллективы белән берлектә драманы үзгәртеп эшләргә һәм 1940 елның 1 ноябренә тәмамлап тапшырырга тиеш була. Шушы ук елны (28 май) Татгосиздат белән Ә Фәйзи арасында 157 нче номерлы нәшрият договоры да төзелә (II, 4. 22 кәгазь). Килешү буенча Татгосиздат авторның «Тукай» драмасын китап итеп бастырып чыгаруны үз өстенә ала. Тик бу китап 1941 елны гына басылып чыга. Аннан соңгы басмалары 1943, 1948, 1954 елларда дөнья күрә.
Икенче вариантта автор һәм режиссер спектакльне күпкә кыскарталар: унбер күренештән бары тик алтысын гына калдыралар. Шулай ук катнашучылар да алтмыштан егерме икегә кадәр кыскартыла. Иң мөһиме — спектакльнең конфликты тирәнәя, вакыйгалар ачыклана һәм эреләнә, композициясе төзекләнә һәм жыйнаклана. Яңартылган вариантны укып тикшерү 1941 елның 16 июнендә Казанда, Тел, әдәбият һәм тарих институтында гыйльми хезмәткәрләр, автор, режиссер Сарымсаков һәм кайбер актерлар катнашында була (ТӘҺСИ мирасханәсе. 52 фонд, I тасв., 50 эш, 14—25 кәгазьләр).
Чыгыш ясаучылардан Л.Җәләй: «Тукай»ның беренче вариантын сәхнәдә карагач, тамашачыларның күбесендә сюжет юк дигән фикер кала иде. Монда мин әйтә алмыйм, аның беренче вариантында сюжет юк иде дип, анда да бар иде. Ләкин анда сюжет үсеше яки барышы ул кадәр тыгыз түгел иде. Монда тыгыз гына сюжет бар, көчле көрәш бар. Экспозицияне Казанга күчерү беренче вариантка караганда эффектсызрак чыга. Монда Уральски-ның, Печән базарының булмавы элекке эффектны югалта һәм Казанга килгәндә Тукай кем булып килә ул, менә болар һәммәсе дә ябык калалар. Уральскины биреп, аннан Казанга китү бик дөрес бирелә иде. Ни өчен редакциядәге шикелле Тукайны көтеп тора торган халык белән үзенең пристаньда очрашуын бирмәскә. Сәгыйть белән очрашу картинасы бик көчле бирелгән. Монда Сәгыйтьнең рече бик көчле. Больницаны бирергә кирәк, ансыз эш чыкмый. Монда аннан Әмирханны кертергә кирәк. Ф.Әмирханны тулы итеп бирергә кирәк, тулы бирмәсәң аңлаешсыз калачак,» — ди. Ш.Сарымсаков та шул рухта сөйли: «Тукайны тарихи бер кеше булу ягыннан художество әсәре иттерелеп бирелүе ягыннан һичшиксез соңгы вариант көчлерәк кенә түгел, ул замечательно эшләнгән дияргә кирәк. Элекке вариант тарихи хроникадан гыйбарәт иде, шуның өчен кайбер эпизодлар төшереп калдырылган. Бу вариант аннан бик нык аерыла, билгеле, яхшы якка таба. Элекке вариантта Уральск картинасы кешеләрне бирүе ягыннан, шигырь ягыннан шул кадәр матур картина иде ул, аны күргән кешеләр өчен бу югалту булыр иде, әлбәттә».
Ахырдан автор сүз алып, әйтелгән фикерләрне искә алачагын белдерә. «Бу бөтенләй яңа вариант, аны иске белән чагыштырырга кирәк түгел. Дөрес, иске вариантта көчле картиналар бар иде. Тарихи дөреслеге мәсьәләсендә, әлбәттә, монда Тукай Казанга килгәндә, аны каршы алалар. Бу, әлбәттә, тарих өчен дөрес, бу булуы мөмкин, ләкин бу булмаган. Шул яктан караганда бу тарихи пьеса дип әйтергә туры килә. Монда тарихи обобщение көчле. Әлбәттә, һәрбер характерлы группадан, обществодан берәр представитель алырга кирәк була. Тел мәсьәләсендә иптәшләр, Сафин куйган мәсьәлә дөрес, аларны төзәтергә кирәк»,— дип сөйли. Җыелыш: «Әсәр уңышлы, шушы хәлендә сәхнәгә куярга яраклы, ләкин фикерләрне язып бирү өчен әсәрне аерым укып чыгарга туры киләчәк, шуның өчен Ә.Фәйзи иптәштән, пьесаны бастыргач, бер данәсен институтка бирүен сорарга»,— дип карар чыгара.
Ә.Фәйзи алга таба да пьеса өстендә эшләвен дәвам иттерә, һәм 1942 елның 29 апрелендә театр белән яңа килешү төзелә (II, 4. 37 кәгазь). Анда авторның 3 акт, 6 картинадан торучы, «Тукай» пьесасын 1942 елның 15 июненә өлгертергә тиешлеге әйтелгән. 1942 елның апрелендә Тукайның 56 еллык юбилее көннәрендә казанлылар «Тукай» спектакленең яңа вариантын карый башлыйлар. Аны сәхнәгә яңадан режиссер  Сарымсаков куя һәм, әйтергә кирәк, әсәр киң җәмәгатьчелек тарафыннан уңай бәя ала. Беренче вариантта тормыш җылылыгы күбрәк булса, икенче вариант шигърияткә, фәлсәфәгә баерак булып чыга. Автор образларның җиргә генә сырышып ятуын һәм кимсетелгән рәвештәрәк булуын теләми. Аның төп максаты — халык улы Тукайның тарихи урынын күрсәтү. Вариантлар арасында Тукай образының үсешен чагыштырып, тикшерүдә Г.Кутуй болай дип сөйли: «Новый вариант спектакля «Тукай» резко отличается от первого варианта и отличается в лучшую сторону. Спектакль по сравнению с первым вариантом теперь более собран, более компактен. При слове Тукай перед нами встает нежный образ патриота, поэта, любимого миллионами народного певца, крупнейшего общественного деятеля, публициста» (ТР ТӘС архивы. 8 фонд. п. 6. 1 кәгазь).
Спектакль турында фикер алышуларга күз салсак, шактый гына бәхәсле фикерләр күрәбез. Весеньев, мәсәлән, Кутуй фикеренә кушыла һәм «Тукайның көрәшче икәнлеген күрсәтү өчен аңа каршы көчле шәхесне куярга кирәк, монда көчле шәхес юк»,— ди. Муса Җәлил аңа каршы төшә: «Я считаю, что Ханафи самый сильный противник. Бикчентай не умеет бороться. Тактика Ханафи ясна — разъединить Тукая от Камала и от Ямашева, не дать возможности Тукаю находиться под влиянием Ямашева. Вот тактика Ханафи. Противники там достаточны, а на стороне Тукая находятся только Ямашев и Камал.
Каждый посетитель говорит почему здесь нет Фатиха Амирхана. Более эффектно было бы если бы ввели на сцену Ф.Амирхана на его коляске». Ул әсәрне автор биргән пьеса буенча гына түгел, аның куелышы һәм тамашачының ничек кабул итүеннән чыгып бәяли. М.Җәлил Тукайның театр турындагы:
«Театр көлдерәдер, уйнатадыр
Тагын үткән гомерне уйлатадыр», —
дигән сүзләрен китереп: «Имеются ли эти три момента в этом спектакле? По моему, имеются, и они органически переплетаются. Тут есть над чем смеяться, тут есть над чем думать и тут есть что играть»,— дип белдерә.
Драматургиядә иң кыены — төп конфликтны табу һәм шул конфликт нигезендә пьесаны төзү. «Драматургиянең җаны — ул конфликт, ул төп бәрелеш; менә шул инде драматургик әсәргә тормыш бирә, җан кертә, аны хәрәкәт иттерә, төгәлләнүгә китерә»,— ди Н.Погодин (Погодин, 1958, 115). Ә.Фәйзи тәҗрибәле драматург буларак драманың төп закончалыгын уңышлы гына хәл иткән. Автор ситуацияләрне, фактларны герой язмышы белән бәйли, сюжетны бәрелешләр, конфликт аша бирә алган (Печән базары, ысулы кадимче һ.б.). Әсәрне башта «Талантның һәлакәте» исеме белән чыгару теләге (1938, 1939, 1940 елларда «Тукай» («Талантның һәлакәте») дип йөртелә) үзе генә дә, драматургның сыйнфый җәмгыятьтә талантларга үсәргә мөмкинлек булмавын, авыр яшәү шартлары талантка һәлакәт тудыруын күрсәтергә омтылуда иде. Композитор Җәүдәт Фәйзи дә: «Г.Тукай татар культурасы өлкәсендә зур фигура иде һәм аның тормышының үзенчәлеге, кешелек ягыннан искиткеч оригинал булуы һәм талантының вакытсыз һәлакәткә очравы — аның образын гәүдәләндергән әсәрләр тудыруга (Ә.Фәйзи «Тукай») этәрде»,— дип билгеләп үтә (Фәйзи Җ., 1943, 30—35).
1946 елны Тукайның 60 еллык юбилее уңае белән тантана комиссиясе оештырыла. Юбилей комиссиясе председателе — ТӘҺТИ нең директоры М.Гайнуллин Мәскәүгә «Искусство» нәшриятына Ә.Фәйзинең «Тукай» пьесасын китап итеп бастырып чыгаруны үтенеп хат юллый (III, 94). Пьесаны русчага тәрҗемә итүне авторның үзенә башкарырга туры килә. Архивта бу турыда 1946 ел 23 майда ТДАТ директоры белән Ә.Фәйзи арасында төзелгән килешү бар (II, 4. 55 кәгазь). Аннан күренгәнчә, автор тәрҗемәне төзәтмәләре белән бергә, 1946 елның 1 июненә өлгертеп тапшырырга тиеш булган.
Давыллы сугыш елларыннан соң театрның репертуары үзгәрә, аның алдына тормыш яңа бурычлар куя. «Тукай» спектакленең икенче варианты сәхнәдә аз яши, әкренләп репертуардан төшеп кала. «Тукай» спектакле — бөтен татар режиссура сәнгате өчен үзенә бер чор ул. Бу әсәр 40 нчы елларда куелган «Каюм Насыйри», «Мулланур Вахитов» кебек тарихи-биографик спектакльләр циклын ачып җибәрә, тамашачыларның, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең игътибарын татар халкының тарихына, бөек шәхесләренә, мәдәниятенә юнәлтә.
Тукай образы Г.Камал исемендәге театр сәхнәсенә кабат 1961 елның 26 апрелендә күтәрелә. Бөек шагыйрьнең тууына 75 ел тулуны каршылау өчен театр коллективы яңадан Ә.Фәйзинең «Тукай» трагедиясен сайлый. 1959 елның 23 апрелендә Ибраһим Нуруллинның «Тукай Петербургта» пьесасы театрда тикшерелеп, репертуарга кабул ителгән була. Тик тантана якынлашкан көннәрдә өстенлек Ә.Фәйзи әсәренә бирелә (Арсланов, 1995, 76). Спектакльне куючы режиссер итеп Габдулла Юсупов билгеләнә, төп рольләрне Мәскәүнең М.Щепкин исемендәге театр студиясен тәмамлап килүче яшьләр башкарырга тиеш була. Щепкинчылар-ның диплом эше булганлыктан, спектакль өстендә эшләү Мәс-кәүдә студиясенең сәнгать җитәкчесе М.Гладков җитәкчелегендә башланып, Казанга кайткач, режиссер Г.Юсупов белән дәвам итә. Башкаручылары һәм сәхнәгә куючысы яңа булган бу спектакль элеккеләре белән чагыштырганда нинди яңалык алып килә соң? Беренче яңалык шул: төп рольләрне шагыйрьнең яшьтәше, яисә аңардан да яшьрәк булган актерлар башкара. Алар спектакльгә яшьлек, сафлык, дәртлелек өстиләр. Икенчедән, тамашачыларны сәхнә бизәлешендәге аскетик ярлылык, тыйнаклык гаҗәпләндерә. Шул ук тыйнаклык персонажларның киемнәрендә дә чагыла. Спектакль уңае белән язылган рецензиясендә И.Нуруллин: «Тукай» дәвереннән бик ерак торуларына һәм мәктәп скамьясыннан аерылмаган булуларына карамастан, күпчелеге шул чорның мәгълүм типларын шактый ышандырырлык итеп күз алдына бастыра алдылар»,— дип бәяли (Нуруллин, 1961). Ләкин ул Г.Юсуповның спектакльгә өстәгән кайбер яңалыклары белән килешми.
«Тәнкыйть мәсьәләсенә килгәндә,— ди спектакльнең режиссеры Г.Юсупов, безнең тәнкыйтьчеләребез сәхнә сәнгатенең аерым бер сәнгать икәнен аңлап җиткерә алмыйлар. Сәхнә сәнгатенең үз чаралары, үз көче бар. Театр коллективы язганны кабатлаучы дублер гына түгел, алай гына булса, театрның тәэсир итүче көче дә булмас иде һәм театр яшәмәс тә иде. Ә.Фәйзинең «Тукай»ын нигез итеп алып, шагыйрьнең иҗат юлын күрсәтергә театрның, режиссерның хакы бар. Шуның өчен без, ничек иҗат итү, ничек образга яңалык кертү һ.б. турында айлар буенча эзләнәбез. Ә инде Тукайның больницада үлү күренешенә килгәндә, спектакль драматургик яктан көчле бирелгәнлектән, шагыйрьнең иң фаҗигале моментын — үлемгә җитү, үлемгә карау, моны ничек итеп Тукайның үткәрүен күрсәтү кирәк иде. Санитар кыз чыгып киткәч, Тукай үлем әчесе белән көрәшеп шигырь яза. Тукайның үзе дә укый алмаган иң соңгы шигырен финалда Г.Камал укый. Үзенең үлеме белән Тукай Мусалар шикелле үк бәяләнә. Ул җылап, шыңшып үлми» (Юсупов истәлеге. Казан, 1966, май. Н.Г.Юзиев архивыннан). Эшче Җиһанша, идән себерүче малай һ.б. белән булган эпизодларда шагыйрьнең халыкныкы булуы, халык йөрәгендә яшәве исбат ителә. Шулай ук режиссер Юсупов пролог һәм эпилогны да бик уңышлы куллана: Тукай — Д.Хәйруллин «Пар ат» шигыренә язылган музыка астында залдан, халык арасыннан сәхнәгә күтәрелә, иске Казан өстенә карап: «И Казан, дәртле Казан, моңлы Казан, нурлы Казан»,— дип рухланып шигырь укый. Бу гаҗәп тәэсирле күренештә тамашачы үз каршында тере Тукай күреп дулкынлана, зал алкышларга күмелә. Спектакльнең эпилогында Тукай һәйкәле һәм бер төркем яшьләрнең Тукай һәйкәленә чәчәк салулары, шунда бер студентның Ә.Фәйзинең Тукайга багышлап язылган шигырен укуы күрсәтелә. Моның белән Тукайның бүгенге көндә дә, киләчәктә дә үлемсезлеге турындагы фикер табигыйләштерелә.
Ә.Фәйзинең «Тукай» драмасы татар театры сәхнәсендә тарихи шәхесләрнең образын җанландыруда һәм Тукайның бөеклеген киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә беренче тәҗрибә мәктәбе булды.
Композицион бөтенлеккә ирешү юлында
Пьесаны ничек башлау һәм ничек итеп тәмамлап кую — әһәмиятле мәсьәлә. Эпизодларның, ситуацияләрнең эчке төзелешен, урнашу тәртипләрен һәм вакыйгаларның җыелмасын төгәл өйрәнү — композициядә зарури хәл.
«…Изучение композиции — это подробное изучение расположения сцен и ситуации их внутреннего построения и взаимоотношения со всей совокупностью событий» (Лоусон, 1960, 291).
Драматик әсәрләр композициясе сюжеттагы вакыйгаларны, геройларны әсәрнең бөтен төзелешенә буйсындырып, үз урыннарына урнаштыруга нигезләнә. Моның өчен барлык материалны билгеле бер эзлеклелектә бирергә, укучыны шул материал эченә ияртеп алып кереп китәрлек тәртиптә урнаштырырга, төзергә кирәк. Автор әсәрдә кешеләр тормышын җанлы итеп, конкрет-дәлилле итеп күрсәткәндә генә сәнгатьчә сурәтлелек тудыра ала. Сәхнә әсәрләрендә персонажлар системасын дөрес төзү, кайсы персонажның кайчан килеп керүе, нинди күләмдә күрсәтелүе, башка персонажлар белән дөрес бәйләнүе әһәмияткә ия.
Мәгълүм ки, Тукай иҗатының тәүге адымы Җаекта башлана. Аның дөньяга карашы формалашып кына килә, үз чорына протесты стихияле рәвештә шунда туа. Ә.Фәйзи дә Тукайның иҗат юлын күрсәтүне нәкъ менә Уральскидан башлап җибәрә. «Тукай Җаекта» бер пәрдәлек пьесасында автор безне шагыйрь яшәгән Уральскига, ул эшләгән типографиягә алып килә. Пьеса үзе тулы бер драматик бөтенлеккә ия. Аның «Тукай» («Талантның һәлакәте») драмасына бөтенләй кагылышы булмаган үз геройлары, үз персонажлары бар. Әсәр сыйнфыйлык һәм фиркалелек принципларында иҗат ителсә дә, шактый дәрәҗәдә сәнгатьчә эшләнгән.
Пьесаның экспозиция өлешендә автор безне типография эшчеләре белән таныштыра. Зариф, Зәйни, Әүхәди — элеккеге мәдрәсә шәкертләре, хәреф җыючылар. Алар йөрәгендәге ачы хәсрәтне Тукай шигырьләре әйтеп бирә:
Күп яттык без
Мәдрәсәдә,
Аңламадык
Бернәрсә дә.
Селкенмәдек
Таш төсле без,
Җилбер, җилбер
Жил бәрсә дә.
(Фәйзи, 1954, 347).
Эшчеләрнең Тукай шигырьләрен наборда вакытта ук яратып, сокланып укулары белән пьесада хәрәкәт үсә башлый, вакыйгага әверелә бара. Без монда халык күңеленә керә башлаган олы йөрәкле шагыйрь барлыгын күрә башлыйбыз. Ул халык йөрәгендә туып та, дөньяга чыга алмый йөргән ташкынны үзенең шигырьләре аша галәмгә тарата. Менә шуңа күрә дә халык аны үзенеке итеп кабул итә.
Дини фразаларга күмелеп сөйләшүче Рәкыйп мулланың күренүе һәм типография хуҗасы Кәрим байның килеп керүе белән сәхнәдәге күренешләр катлаулана төшә. Сәхнәгә Тукайның чыгуы белән вакыйгалар куерып, шул минуттан әсәрнең төп хәрәкәте — тартыш башлана. Автор укучыны да, тамашачаны да киеренке хәлгә куя. Герой мулла белән бай каршына тышкы кыяфәте белән үк аларның ачуын китерә торган формада (озын чәч, тар балак, авызда папирос) килеп керә. Бу Тукай белән мулла арасындагы беренче бәрелеш башлануга сәбәп.
Рәкыйп: Үзең инсаф кына күренәсең,
Көфер киемгә ник төренәсең,
Чәчең нигә бераз кыскартмыйсың,
Голәмаләр юлына эз салмыйсың?
(Фәйзи, 1954, 352).
Тукай хуҗа белән мулла алдында үзен иркен тота, кыяфәте дә җитди, эшлекле. Сүзгә тапкырлыгы, белемле булуы белән Рәкыйп мулланың наданлыгын фаш итә. Мулла бер китапны кулына алып «1907 елны күрсәткән саннар нигә урыс цифры белән язылган?»,— дип тавыш күтәргәч, Тукай:
«Чатнап торган гарәп сыйфыры
Хисап гыйльме безгә, Аурупага,
Гарәпләрдән күчкән, сыйфыр сүзе,
Гарәпләрдән күчкән, —
дип бер хурлыкка төшерсә (шунда ук, 351), икенче урында бөтенләй адәм мәсхәрәсенә калдыра:
Әйтик, менә сезнең башыгызда
Әссыйфр күк чалма чалынган,
«Әссыйфр» күк шундый түгәрәк ул,
Әйтерсең лә, шундый түгәрәк нуль,
Ә уртасы аның буш кәррә
Шундый буш ул, фәкать җил өрә. (шунда ук, 353).
Бу инде нәкъ Тукайча. Монда шагыйрьнең үтергеч сатирасы да, ирониясе дә ачык ишетелә. Рәкыйп мулла белән Тукай арасындагы конфликт тирәнәеп, Кәрим бай белән шагыйрь бәрелешенә күчә. Ул эшчеләрне яклап типография хуҗасына каршы сүзләр сөйли башлый. Вакыйга тагы да киеренке төс ала:
Аның сүзләрендә Кәрим абзый,
Һәрберебезнең йөрәк ачысы,
ди эшче Зәйни (Фәйзи, 1954, 357).
Кәрим бай, милләт исеменнән сөйләп, килешү тәкъдим иткәч, Тукай:
«… Мин сезнеңчә сөймим милләтне,
Сез муенга милләт исеменнән
Кидермәкче милли элмәкне.
Булмас, байлар милләт исеменнән
Салдыралмас безнең күлмәкне.»
(шунда ук, 358).
Кәрим (гаять кызып):
Габдулла дус, хәзер туктатыгыз
Коткыгызны, юкса, юкса мин. Тукай:
Нишләтерсез, менә туктамыйм
Жандарм чакыртырсыз? Туктатырсыз.
Кәрим: Сез чыктыгыз бүген чик чамадан.
Тукай: Ә сез күптән…
Конфликт үзенең кульминацион ноктасына җитә. Чишелеш — Кәрим бай Тукайны эшеннән куа. Эшчеләрнең хокукларын яклап конфликтка кергән Тукай Уральскидан Казанга ашкына. Татар революционерларыннан Ямашев, Коләхмәтов аны Казанга чакырып хат язалар. Дөрес, яшь Тукай аларны революционер итеп аңлаудан читтәрәк тора, бары ул үз фикерләре белән алар фикере арасында уртаклыкны сизә. Яшьтән үк тормышның ачысын татып, халыкның аһ-зарын ишетеп үскән Тукай Пушкинны барыр юлында маяк итә. Ул Пушкин томын тоткан килеш, халык бәхете өчен көрәшергә ант итә һәм якты теләкләр, өметләр белән Казанга юнәлә.
Тукайның Уральскидан соңгы иҗат юлын һәм шагыйрьнең соңгы көннәренә кадәрге тормышын сурәтләгән «Тукай» драмасы «Тукай Җаекта» пьесасының дәвамы булып тора. Күргәнебезчә, «Тукай Җаекта» пьесасы, «Тукай» драмасы кебек үк, драматик закончалыкларга тулысынча ия булган җыйнак бер әсәр. Ул бөтенләе белән шигъри формада язылуына карамастан, һәр образның үз теле, үз характеры бар. Тукай фигурасы шул дәвер фонында күрсәтелеп, күз алдына җанлы шагыйрь образы килеп баса. Алдарак «Тукай Җаекта» белән «Тукай» («Талантның һәлакәте») драмаларының бергә кушылып куелганы әйтелгән иде. Тәнкыйтьчеләрнең беренче пәрдәдә Тукай образы көчле бирелә, ә соңга таба сүлпәнәя бара дип раслауларыннан да, «Тукай Җаекта»ның һәрьяклап тиешле югарылыкта эшләнгәнлеген сизәргә мөмкин.
Хәзер «Тукай» драмасының композиция үзенчәлекләрен карыйк. Авторның караламаларына күз салсак, аның бу мәсьәләдә шактый уйланганын күрербез. Тукайның Казанга килеп төшү моментын күрсәтүне Ә.Фәйзи озак эзләгән. Мәсәлән, беренче пәрдә, беренче картина. Юл сандыгы күтәреп Тукай керә. Сандыкны куя. Ишектәге «Әлислах» дигән язуны укый. Ишекне тартып карый. Ишек бикле. Авыз эченнән озын бер көйне көйли. Барып урам як тәрәзәне ача.
Казан, Казан, юк, юк ышанмыйм.
Казандамы чыннан, чынлап мин,
Шушы, шушы үзенә ярсытып
Әкият кебек дәшкән Кабанмы?
Рәми уза. Тукай карап кала. Тукай (кулын сузып С.Рәмиев янына килә) мин сезне рәсемегез буенча төсмерлим. Сез — С.Рәмиев… әллә ялгышаммы.
Һәм шуннан соң, нәкъ I вариантның беренче күренешендәгечә Тукайның С.Рәмиев белән сөйләшүләре китә. Ә соңыннан автор бу өлешне сызып ташлый һәм С.Рәмиев белән Тукай күренешеннән башлый:
Казанда бер газета редакциясе. Сәгыйть өстәл артында, ашыгыч эш өстендә. Тукай керә. Кулында юл чемоданы.
Тукай: (кулын сузып Сәгыйть янына килә) мин сезне рәсмегез буенча төсмерлим. Сез — С.Рәмиев… әллә ялгышаммы…
Сәгыйть: (әһәмият бирми генә эшен дәвам итә) Ялгышмыйсыз, җаным. Мин Сәгыйть Рәмиев. Гафу итегез бер минутка… (ТР ТӘС архивы. 1 фонд, п. 46, 1 кәгазь). Әсәрнең экспозиция өлеше шуннан башлана. С.Рәмиев Тукайны ниндидер бер шәкерт итеп кабул итә. Аларның сөйләшүләреннан Тукайның Рәмиевкә остаз итеп, ихтирам белән каравы сизелә. Тукай үзенең Уральскидан икәнлеген әйтә. Шаулашып студент яшьләр керәләр. Госман, Шакир, Хәнәфи, соңрак Бикчәнтәй, Хәят, Әминә. Аларның шаулаша-шаулаша югары сәнгать турында сүз алып баруларыннан, Тукайның үзе әйтмешли, зур нәрсә итеп, Уральскидан күтәреп алып килгән Пушкинын күп сөйләгән әйбер дип кенә җибәрүләреннән Тукай аптырап кала. Типография хуҗасы Хәсән бай керә. Вакыйгалар шулай бер-берсенә бәйләнештә үсә баралар. Хәсән бай Җаектан Кәрим байдан хат алуы, аның Тукайны эштән кууы турында сөйли. Ул Тукайның Казанга киләчәген һәм аны Госман байлар эләктергәнче бу газетага эшкә алырга кирәклеген белдереп чыгып китә. Яшьләр арасында Тукай турында сөйләшү китә. Хәтта, Әминә: «Без Тукайны ятка беләбез, һәм без аны күрми сөябез»,— ди. Тукай шунда тиз генә Сәгыйтьне җиңеннән тартып алып китә дә, үзенең Тукай икәнен әйтеп чыгып йөгерә.
Беренче күренештә автор тамашачыны мөмкин кадәр тизрәк үзенең персонажлары белән һәм аларның кайда, кайчан булулары белән таныштыра, геройларның үзара мөнәсәбәтләрендә сюжет бәйләнешен бирә. Болай эшләү Д.Г.Лоусонның. «Начало пьесы показывает человека или группу людей, вступающих в важный конфликт вызванный какими-то обстоятельствами», дигән фикеренә туры килә (Лоусон, 1960, 315). Беренче күренештә үк автор безне Тукай һәм аның дошманнары Хәнәфи, Госман, Бикчәнтәй, Хәсән байлар белән таныштыра. Пьесаның икенче күренешендә дә яңа геройлар белән танышу дәвам итә. Тукай үзенең дуслары Г.Камал һәм Хөсәен Ямашев янында. Ул үзенең Казанга килү шатлыгын алар белән уртаклаша. Шунда яңадан баягы интеллигент яшьләр килеп керәләр. Бу I вариантта да, II вариантта да шулай. Ләкин автор монда үзгәреш кертә. Ул I вариантның без карап үткән беренче картинасын төшереп калдырып, Тукайны Болгар кунакханәсендә Камал белән очраштыра. Шагыйрь үзенең Казанга килү шатлыгын дусты белән уртаклашырга да өлгерми — яшьләр килеп керәләр. Пьесаны болай башлау тарихи дөреслеккә туры килмәсә дә, бу пәрдә сәнгать дөреслеге ягыннан аклана. Автор шушы пәрдәдә кечкенә кыз Әминә һәм профессордан башка барлык образлар белән дә таныштырырга өлгерә. Ягъни, экспозиция монда мөмкин кадәр тулы бирелгән (мәсәлән, Г.Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» хикәясендә дә экспозиция бик җентекләп әсәрнең башында бирелә). Геройларның карашлары, уй-хисләре Тукайга мөнәсәбәттә ачыла башлый, каршылык яралгылары да шушы пәрдәдә салына. Беренче пәрдәнең соңында, ягъни икенче күренештә вакыйга төенләнүгә бара («Яшен»дә Тукайның «Ысулы кадимче» шигыре басылып чыгу). Бу күренештә драматург Печән базары әһелләре һәм башка татар кадимчеләре белән таныштыра. Беренче пәрдәдә конфликтның сыйнфый, социаль ягы ачыла. Бу исә, драманың тарихи-социаль планда язылуын күрсәтеп тора.
Ә.Фәйзинең шул чор сулышын күрсәтүдә Тукай «Кисекбаш»ының герое Карәхмәтне кертүе дә кызыклы. I вариантның Печән базары күренешендә вакыйгалар нәкъ менә Карәхмәтнең җиңелүе турында имеш-мимешләр белән башланып китә.
Икенче пәрдә, III картина…
Печән базары чаты. Халык чатка сөялеп куелган реклама алдына җыелган. Рекламада Микитин циркы. Бүген ике пар көрәшә: «Медведев — Карәхмәт, Зайкин — Федоров» дип язылган һәм кулларын киереп, мускулларын кабартып торучы фәсле, зур кара мыеклы көрәшченең рәсеме.
Тәбәнәк юан: Юк, юк, Карәхмәт аны әйләндереп салган иде инде, тик Зайкин гына хәрәмләште.
Нәзек озын: Зайкин аяк чалды, кяфер аяк чалды (ТР ТӘС архивы. 1 фонд. п.46, 25 кәгазь).
Яңа вариантта Ә.Фәйзи бу гайбәтчеләр күренешен төшереп калдыра. Ләкин кайбер каралама вариантларда Карәхмәт очрый әле. Мәсәлән, 1940 елның 27 сентябрендә язылган караламада «Болгар» гостиницасына (Карәхмәт шунда яшәгән) Шәмче Гали белән Хаҗи Карахмәтне сорап керәләр һәм половойдан аның күпме ашавы-эчүе, зурлыгы һ.б. турында сорашалар.
Әлбәттә, автор бу вак-төяк күренешләрне төшереп калдыра, пьесаны тагы да җыйнакландыру өстендә эшли. Чөнки «Тукай»ның I варианты болай да озын (икенче картина), икенчедән, бу вариантта шагыйрь образын томалап калдыра торган күренешләр дә бар. Мәсәлән, автор милләтчеләрнең Тукайга карата мөнәсәбәтен күрсәтү өчен аны I вариантка керткән булса да, II вариантта (алтынчы картина) милләтчеләр мәҗлесе күрсәтелми. Купеческий клубта бара торган бу милләтчеләр мәҗлесе үзе болай яхшы гына эшләнгән була. Анда икейөзле Хәмидинең дә, Мәхмүдинең дә, III Дума депутаты татар морзасы Хәйдәр Сыртлановның да чын йөзләре ачыла. Хәмидинең эшче Гафур белән бәхәсе, Хәйдәр Сыртлановның озын нотыгы, җәдитчеләр белән схоластик динчеләр бәхәсе шактый озакка сузылганнан соң, сүз Тукай тирәсенә әйләнеп кайта. Шәмче Гали: «…Менә шул Тукай дигәннәре, «Кисекбаш» дип «Ысулы кадимче» дип, дини китаплардан көлеп, мөселманнардан көлеп язып чыгарган.
Сыртланов (торып): «То есть, кем ул диннән көлгән. Без берәүгә дә диннән көләргә не позволим. Кая? (китапны киреле-башлы тотып карый. Мәхмүди аңа китапны уңай ягы белән әйләндереп бирә). Нәрсә язган монда.
Һинди Минһаҗ (торып): Депутат әфәнде, без һәр каюмыз хәлле хәленчә милләтемезне алга өстерәү юлында җаныбызны да фида кылып, җәмгыять хисләренә алга этәрергә йөрибез. Әмма Габдулла әфәнде, түгел җәмгыять эшләрендә үзе катнашу, ансы юк та юк инде,— билгакес, җәмәгать хадимнәрен көлке журналларында мыскыл итеп, сурәтләрен төшереп, шигырьләр яза. Бу эшкә чик куелсын иде (ТР ТӘС архивы. 1 фонд, п.46, 47 кәгазь).
Тукай белән Камал килгәч, Шәмче Галинең «Ысулы кадимче» өчен Тукайдан үч аласы килеп сүз кузгатып та, үзенең мәсхәрәле көлкегә калуы әсәрдә оста сурәтләнә.
Мәхмүди: Рәхим итегез, Габдулла әфәнде, бик вакытлы килдегез… Сезнең, «Ысулы кадыймче» дигән шигырегезне менә бу әфәнделәр үзләре турында язылган яла дип табалар. Менә сезнең шул шигырегез алар турындамы, әллә түгелме?
Тукай: Хосусый рәвештә алар турында түгел.
Шәмче Гали [һәм] Хаҗи: Алдый, алдый, депутат әфәнде, дөресен әйтергә курка, сездән курка, әһә каптыңмы, хәзер син бездән ычкына алмассың, Алла боерса!
Камал: Димәк, бу махсус сезнең турыда?
Шәмче Гали: Әйе, әйе.
Камал: Димәк, сез пивнойда утыргансыз?
Шәмче Гали: Утырдык, утырдык. Ай-һай, безне утырмады дип әйттерәсе. Бер-берсен яклашалар, депутат әфәнде, җыенысы бер чыбыктан сөрелгән.
Камал: Димәк, китерттек скрипка белән гармун, кызыклы барча нәрсә килде монда,— дигән сүз дөрес?
Шәмче Гали: Дөрес, дөрес (Хаҗи төртә). Нәкъ шулай булганча язган. Әйтерсең, өстән карап торган. Тимә, Хаҗи абзый, каптылар алар хәзер.
Камал: Димәк, фәкать бер бүлмәдә һичкем күрмәс. Китерттек берничә акшарлы кыз да. Бу да дөрес?
Шәмче Гали: Менә әйт инде безнең турыда түгел дип!
Хаҗи (сизеп): Ялган, ялган! Андый эш булганы юк. Гали абзый син юкны сөйли башладың ахры (көлеш куба. Тавыш. Шау-шу. Шәмче Гали кешедән-кешегә барып нәрсәдер ышандырмакчы була, аны берәү дә тыңламый)…( ТР ТӘС архивы. 1 фонд. п.46., 50 кәгазь).
II вариантка кермәгән эпизодлардан Хәсән бай конторасындагы күренеш тә (X картина) кызыклы гына бирелә. Хәсән бай белән Шәмсетдин приказчик сатудан килгән доходны саныйлар. Еллык доходның иң күбесе Тукай шигырьләреннән (34 мең сум) җыелган. Хәсән бай канәгать.
Хәсән: Габдулла әфәнде үзе күркәм һәм тәүфыйкъ иясе бер зат. Акчага ул кайбер башка мөхәррирләр кебек комсыз һәм хирыс түгел. Бирсәң ала, бирмәсәң, бары белән канәгать итә (шунда ук. 68 кәгазь).
Байларның комсызлыгы, Тукай шигырьләреннән килгән доходны бүлешә алмаулары (унынчы картина) төп мәсьәләдә байларның Тукайга мөнәсәбәтен ачуга юнәлдерелгәнлектән, автор шулай ук аны II вариантка кертми. Ә менә Г.Камалның Шәриф байга әйткән сүзләрен II вариантның иң соңгы картинасына күчергән.
Камал: Шәриф бай! Профессор Тукайны Кырымга җибәрергә кирәк, дигәч, мин сезне, торып, бу тәкъдимне күтәреп алыр һәм аның матди ягын тәэмин итүдә бер кузгалыш ясар дип көткән идем. Сез бер сүз дәшми чыгып китү ягын карадыгыз. Тукай китаплары сезгә меңнәр ясады бит. Шуның хисабына сез тагы бер таш кибет салдырдыгыз лабаса!
Шәриф: Камал әфәнде! Минем бит әле Тукай әфәндегә ярдәмнән баш тартканым да юк. Зинһар. Мин һәрвакыт ярдәмнән үз өлешемә тигәннән кире тормам (Бумажнигын актара) әлбәттә, әлбәттә! Милли шагыйребезне без — милләтнең алдынгы байлары да кайгыртмаса, кем кайгыртсын. Менә алыгыз әле миннән 25 сум.
Камал: Ничек 25 сум? Сезнең бөтен ярдәмегез шулмы?
Шәриф: Камал әфәнде! Тукайның наширлары бер мин генә түгел ләбаса. Киресенчә, мин алар арасында Тукай әфәнденең китапларыннан иң аз файда итүче. Ә «таш кибет» дигәнегез, әлбәттә, сезнең язучылык фантазиясеннән килеп чыккан бернәрсә генә.
Камал (акчаны Шәрифнең битенә бәреп). Мәгез! Алыгыз акчагызны! Моны гына без, Тукайның дуслары, үзебез дә җыеп бирә алабыз.
Шәриф (акчаны алып кесәсенә тыга): Татарда, биргәннең битенә карама, дигән сүз бар, Камал әфәнде! Ярамый тәкәббер булырга!
Камал: Бер көн килер, сез безнең авыру күкрәкләребез һәм бөкреләребез хисабына җыйган байлыгыгызны косарсыз. Бу көн ерак түгел! (Фәйзи, 1954, 450—451).
Күргәнебезчә, бу эпизодта 1 варианттагы бөтен бер күренешнең тулы мәгънәсе саклана һәм шул ук вакытта Г.Камал белән байлар арасындагы кискен каршылык та, байларның Тукайга булган мөнәсәбәтләре дә ачык аңлашыла.
II вариантка кертелмичә, төшерелеп калдырылган картиналардан тагы Х.Ямашевлар квартирасы (тугызынчы картина), Клячкин больницасы һәм эпилог өлешләре бар. Х.Ямашевлар квартирасы урынына автор II вариантта Идел буенда Тукайның эшче Җиһанша һәм Х.Ямашев белән очрашуын бирә. Кечкенә Әминә белән сөйләшүе дә шунда. Бу варианттагы күренеш көчлерәк тәэсир калдыра. Ә.Фәйзи II варианттагы күренешләр өстендә эшләгәндә, беренчедән, логик эзлеклелек, ачыклык, төгәллек һәм күп мәгънәлеккә игътибар бирә һәм нәтиҗәдә, фикер җыйнаклана, укучы күңеленә тиз үтеп керә. Тукайның Клячкин больницасында ятуы, үлеме драматик яктан болай да аңлашыла (соңгы пәрдәдә дусларының аны больницага озату күренеше). I варианттагы эпилогны алмау да яхшы. Тукай үлгәч, больница алдында юан корсаклы байларның Тукай янына керергә теләүчеләр белән сүзгә килеп, тавыш чыгарулары драматик эффектны төшерер иде. Шагыйрьгә турыдан-туры бәйләнеше булмаган менә шундый күренешләрдән арыну, нәтиҗәдә, пьесаның Тукай образын ачардай иң әһәмиятле вакыйгалардан төзелгән аңлаешлы әсәр булып җитешүенә китергән.
Әсәрнең уңышлы ягы тагы шунда — автор соңгы вариантта конфликтны көчлерәк бирә. Бу бигрәк тә икенче пәрдәдә, «Тукай — шагыйрьме, түгелме?» дигән мәкалә чыгу уңае белән шуның тирәсендә барган вакыйгалар киеренкелегендә күренә. Өченче пәрдәнең соңгы күренешендә конфликт кульминацион ноктага җитә. Профессор Тукайны кулга алырга килгән полицияне бүлмәгә кертми.
II вариантның уңышлы ягы шулай ук авторның монолог һәм диалоглар өстендә эшләвенә дә бәйле. Ә.Фәйзи һәр сүзнең, фикернең мәгънәсен арттырырга тырыша. Шагыйрь образын ачыклауда ул күбрәк шигъри форманы куллана. Монда авторның шагыйрь булуы да ярдәм иткәндер, мөгаен. Д.Г.Лоусонның: «Диалог, лишенный поэтичности, наполовину мертв. Драматург, если он не поэт, только наполовину драматург»,— дигән сүзләре Ә.Фәйзигә тулысы белән туры киләләр (Лоусон, 1960, 392). Аның шигъри теле I вариантта проза белән язылган кайбер озын монологларны шигъри юлларга күчерүдә отышлы файдаланылган. Мисал өчен, С.Рәмиевнең Тукай белән сөйләшендәге монологларны чагыштырып карыйк.
Сәгыйть: Син дә әйләнерсең. Күрәсеңме, самодержавиенең кара кошы канатларын нинди галибанә җәйгән, аның ике кашы уңга-сулга карап: «күктә алла, җирдә мин» дип тора. Син ул кара кошның кәефенә каршы килеп кара: хәзер аның кәкре тырнаклары синең зәгыйфь җилкәләреңә батып керәчәкләр. О, син дөньяны мин белгән чаклы белмисең әле, җаным! Үткән төнне мин куркыныч төш күрдем Тукай. Таң вакыты имеш дим… татар йоклый… мин йокысыз уянам… Уянам да тиле кебек тик бер үзем уйланам. Мин күрәм күктә ерак, Ураннан да ерак, Мөштәридән дә ерак. Чулпаннан да ерак бер йолдыз яна. Бөтенесеннән саф зәңгәр якты булып яна ул, үзе минем күз яше кебек мөлдерәп тора. Ул минем намусым йолдызы имеш. Мин талпынам имеш шуңар таба. Мин шулкадәр талпынам, шулкадәр омтылам, хәтта миңа канатлар үсә башлый. Мин җилпенәм, мин оча башлыйм… Менә, менә намус йолдызыма якынаеп киләм. Менә мин аңар җитәр өчен тагын берничә мәртәбә талпынасым гына калды. Шул вакыт кинәт күк күкрәде. Әллә каян болыт килеп чыкты да минем белән йолдыз арасына керде. Ул гына булмады, болыт арасыннан… болыт арасыннан. Тукай, әнә нәкъ шуның төсле ике башлы кара кош атылып чыкты да, минем җилкәләремә утырып тырнакларын җилкәләремә батырды. Аннан соң кәкре томшыгы белән минем канатларны йолкый, өзгәли башлады. Канатларымны йолкып бетергәч, ул мине караңгы бер төпсезлек өстенә алып килде. Тырнакларын ычкындырып, мине шунда төшереп җибәрде. Мин уянып киттем. Ләкин куркыныч төштән уянган кеше үзен җылы һам куркынычсыз ятагында күреп шатлана, ә мин уянып, үземне җәһәннәмдә кебек хис иттем. Әйтерсең, шул караңгы төпсезлек ул минем менә шушы хәзерге син күреп, тоеп тора торган тормыш. Юк, тормыш түгел, җәһәннәм, Тукай. Уты сүнгән җәһәннәм. О! Әнә ул… әнә… күрәсеңме. Тукай, төш дәвам итә. Әнә кара кош канатларын җилпи, Тукай, күрәсеңме, күрәсеңме, әнә бер башы белән миңа борылып карый, Тукай! О.!
Тукай: Сәгыйть, кара әле берни дә юк бит, син саташасың… Сәгыйть: Тукай, җаным, бәгърем, качыр мине, сакла мине, синдә көч бар әле. Миндә ул юк… бетте. О! (җиргә чүгә, тезләнеп Тукайның артына яшеренә, аның аякларын кочаклый, ишек шакыйлар). Тукай, җаным ачма, биклә ишекне! Кошмар, кошмар! (Һушы китә. Ишектә Камал күренә. Тукай белән бергә Сәгыйтьне ипләп яткыра. Башына сулап сөлге яба) (ТР ТӘС архивы. 1 фонд. п. 46., 62 кәгазь).
Шул ук монологның II вариантта бирелеше:
Сәгыйть: Мин авыр кошмардан айнып җитә алмыйм. Тукай. Мин… мин… Ничек аңлатыйм моны мин сиңа Тукай?
Тукай: Мин аңлармын, сөйлә, сөйлә, Сәгыйть.
Сәгыйть (бераз паузадан соң): Мин төш күрдем. Тукай, куркыныч төш. Таң вакыты имеш… Татар йоклый… Мин йокысыз шунда уянам… Уянам да тиле кеше кебек, тик бер үзем уйланам.
Күрәм күктә ерак йолдыз яна.
Һәммәсеннән ерак, үзе саф
Зәңгәр якты булып яна ул…
Үзе минем күз яшьләрем кебек
Калтыранып тора мөлдерәп…
Ул, ул минем намусым йолдызы…
Мин талпынам, имеш, шунда таба,
Мин омтылам, имеш, шул хәтле.
Хәтта, миңа канатлар
Үсә башлый, оча башлыйм, имеш…
Менә, менә намус йолдызыма
Якынаеп киләм, менә аңар
Җитәр өчен тагын бер мәртәбә
Талпынасым калды, шунда кинәт
Күк күкрәде, ямьсез болыт чыгып
Йолдыз белән минем арама
Килеп керде… ул гына да түгел,
Болыт керде… ул гына да түгел,
Болыт арасыннан, ике башлы
Бер кара кош атылып чыкты да,
Миңа кунып, үзенең тырнакларын
Җилкәләремә минем батырды.
Аннан соң ул кәкре томшыгы
Белән минем канат каурыйларын
Өзгәли һәм йолкый башлады
Бетерде дә йолкып караңгы бер
Төпсезлеккә алып килде,
Ычкындырып тырнакларын, мине
Шул упкынга төшереп җибәрде.
Мин уянып киттем, әмма шомлы
Төштән уянучы үзен җылы
Ятагында күреп сөенә,
Мин уянып шунда үземне
Җәһәннәмдә кебек хис иттем.
Әйтерсең, ул шомлы төпсезлек
Менә шушы тормыш, тормыш түгел,
Уты сүнгән кара җәһәннәм. А!
Әнә ул… әнә! Күрәсеңме,
Әнә ул кош!
Әнә бер башы
Белән ачуланып миңа карый…
Хәнәфи ул, Тукай, сакла мине!
Синдә көч бар әле, миндә ул юк,
Биклә ишекләрне;
Хәнәфи ул! Милли Азеф!
Ачма, ачма аңа, алар сине
Һәм Камалны юкка чыгарырга,
Ә Ямашны үтерергә йөри.
(Куркып идәнгә чүгә. Тынып тыңлап тора. Ишектә тавыш булмагач, бераз тынычланып)
Һәм мин, Тукай, шуның кулында
Зәгыйфь бер курчакмын.
Төшендеңме? Төшендеңме, Тукай?
Менә мин кем.
Менә ул җәһәннәм, менә ул төн.
Тукай (аны егылган җиреннән торгызырга бара, ләкин соңгы сүзләрен ишетеп кире чигенә). Сәгыйть! Бу син?
Бозыклык, ялган ачу күрәм
Хакыйкать, гыйффәт, мәхәббәт эчендә дигән шагыйрь — син? Патшаларга һәм аллаларга каршы ялкынлы протест белән чыккан Сәгыйть шул синме?
Сәгыйть (аның аягына егылып һәм аның аякларын кочаклап). Кичер, Тукай. Син көчле булу белән бергә, галиҗәнап Тукай! Кичер!
Тукай (акрын, ләкин йөрәк тавышы белән): Сәгыйть. Хәзер үк минем өемнән кит һәм яңадан бу бусаганы атлап керү сиңа хәрам булсын! (Фәйзи, 1954, 447—448).
С.Рәмиевнең I варианттагы монологы авыр, укучыны да, артистны да ялыктыра торган итеп бирелсә, II вариантта сөйләме шома һәм фикер ачыграк, үстерелеп бирелгән.
Бөек рус әдибе М.Горький: «Драма — хәрәкәт һәм геройларның активлыгын, көчле хис һәм кичерешләрнең тизлеген, сүзләрнең кыска һәм ачыклыгын сорый. Аңарда болар юк икән — драма да юк… Дөресен әйтергә кирәк, әдәби таланттан башка, драма өчен тагын бер нәрсә: дәрт, теләкләрнең бәрелешләрен иҗат итүдә бөек осталык һәм кире кагып булмый торган логика белән шуларны тиз хәл кыла белү сорала»,— дигән иде (Горький, 1953, 248).
Ә.Фәйзи «Тукай» драмасы белән әдәбиятыбыз тарихына сәхнә законнарын яхшы белүче талантлы драматург булып кереп калды.
«Тукай» либреттосы
Ә.Фәйзи «Тукай» пьесасын язган елларда бер үк вакытта аның кино либреттосы өстендә дә эшләгән. Шәхси архивында 1940—1952 елларда язылган ике вариант сакланып калган (I, 307). Киносценарийлар язу буенча әдәби традицияләр совет кино сәнгатендә әле яңа салынып килә торган бер дәвердә Ә.Фәйзинең татар культурасы өчен бөтенләй яңа бер сәнгать төрендә көч сынап каравы — кызыклы факт. Бу эшкә бәлки Татарстанның Халык Комиссарлары Советы рәисе урынбасары З.Тинчурин тарафыннан (1940 ел, 15 август) «Тукай» пьесасын СССР Кинематография эшләре комитетының сценарийлар бүлегенә җибәрергә тәкъдим ясап язган хаты да сәбәпче булгандыр (III, 163). Әлеге бланкта басылган хатның регистрация номеры 4130. Шушы ук көнне регистрация номеры 4129 булган икенче хат СССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы кинематография эшләре комитетына, копиясе Әхмәт Фәйзигә җибәрелә. Анда ТАССР Халык Комиссарлары Советы Ә.Фәйзине «Тукай» кинофильмын чыгару мәсьәләләре буенча консультант итеп билгели,— дип язылган була (Фәйзи, 1976, 107—124). Димәк, шушы елларда ук Г.Тукай турында нәфис фильм төшерергә уйлаганнар икән. Моңа өстәмә дәлил итеп, күренекле кино эшлеклесе Виктор Шкловскийның хатын китерергә мөмкин. Билгеле, ул Ә.Фәйзигә атап язылмаган, бәлки 1941 елның 11 июнь көнне Михаил Ильич дигән кешегә язылган:
«Хөрмәтле Михаил Ильич! Иптәш Фәйзинең «Тукай» либреттосы яхшы сценарийның нигезе була ала. Бездә «Булат батыр»дан соң татар ленталары очраганы юк. Бу әйбердә рус һәм татар культураларының бәйләнешен ныграк күрсәтергә кирәк. Казанда Ленин укыган, Горький, Киров, Лобачевский һ.б. булган. Сценарий өстендә хәзер үк эшли башлаячакбызмы — шуны хәбәр итүегезне сорыйм.
Виктор Шкловский»
(Юзиев, 1973, 312). (Ул хатны «шагыйрь архивында саклана» дип күрсәткән, әмма бу хат Ә.Фәйзи архивында юк. — З.Ш.)
Тик бу хаттан соң 11 көн үтүгә башланып киткән Бөек Ватан сугышы планнарны җимереп ташлый, изге ният белән башланган эш яралгы хәлендә өзелеп кала.
«Тукай» киносценарие 1891 ел вакыйгалары белән башланып китә. Кечкенә Апуш яңа чыпталар төялгән арба өстенә утырып Казанга килә. Атлы абзый базар мәйданында: «Асрамага бала бирәм, кем ала?»— дип кычкыра. Тик болар әсәрнең прологы гына. Язучы Г.Тукайның биографиясен хронологик рәвештә сөйләү белән мавыкмый, төп игътибар Тукайның 1907 елда Казанга килүе һәм үлгәненә кадәр Казандагы тормышына юнәлтелә. Ә.Фәйзи сценарийга нигез итеп үзенең «Тукай» тарихи драмасын алган. Драмадагы конфликтлар, образлар сценарийда да урын тапкан.
«Тукай» пьесасы һәм кинолибреттосы өстендә бер үк вакытта эшләве пьесага да, киносценарийга да үзгәреш кертми калмаган. Пьесада, мәсәлән, кинематографик фикерләү элементлары бар. Ягъни, күренеш — эпизодларның күплеге, аларның тиз алышынып торулары — композициядәге бу үзенчәлек, шиксез, Ә.Фәйзинең кино сәнгате белән мавыгуыннан, кино тәэсиреннән килә. Ул бу елларда җитди рәвештә кино сәнгатен, аның теориясен өйрәнә. Шәхси архивында мәсәлән, Б.Ф.Кравченколарның «Литературный сценарий» (Госкиноиздат, 1940) китабы бар. Ә.Фәйзи кино сәнгате яңалыклары белән даими танышып бара, Довженконың «Җир», бертуган Васильевларның «Чапаев» фильмнары турында рецензияләр яза (Фәйзи, 1987, 6—7, 45—46). Сугыштан соң (1953) киносценаристлар семинарында да укып белемен күтәрә. Ә.Фәйзинең кино белән мавыгуы аның иҗат эшчәнлеген баетып җибәрә. Тик бу тәэсирнең бераз үзенчәлекле яклары да бар. Мәсәлән, кинематографик фикерләү пьесада драматик хәрәкәтнең динамикасын арттырса, шул ук вакытта ул пьесаның композицион таркаулыгын китереп чыгара. Икенче яктан, «Тукай» киносценариен язганда автор «Тукай» драмасын язу тәҗрибәсеннән дә файдалана. Драманың Тукайны шагыйрь итеп кенә түгел, икеләнүләре, эчке каршылыклары аша ачу кебек уңышлы сыйфатлары кинолибреттоның да көчле яклары булып киткән. Әмма Ә.Фәйзи драмадагы отышлы урыннар белән бергә андагы уңышсызрак иҗат ителгән образларны да либреттода калдыра. Бу мәсәлән, шагыйрь С.Рәмиев образын гәүдәләндерүдә күренә. Ул драмада да, либреттода да ниндидер ихтыярсыз, көчсез һәм охранкага сатылган бер мескен шәхес итеп бирелгән.
«Тукай» кинолибреттосы драманың кино өчен прозага күчереп чыккан варианты гына түгел. Монда өстәлгән персонажлар да бар (Ф.Әмирхан, эшче Гафур, Васильев, Михайлов). Кайбер образларда аерымлыклар да күзәтелә. Мәсәлән, Әминә авылда яңа программа белән укытучы, балаларга революцион җырлар өйрәтүче, революцион көрәшкә тартылып китүче итеп сурәтләнә. Драмада Ф.Әмирхан күренми, ә либреттода ул Тукайның дуслары арасында, революцион рухлы көрәшче итеп сурәтләнә. Ф.Әмирхан сценарийда реакциянең һөҗүменә каршы татар интеллигенциясе исеменнән өндәмә язучы кеше итеп бирелә. Ни өчен Ә.Фәйзи Әмирханны пьесада күрсәтмәгән?
Башка тәнкыйтьчеләр кебек Л.Җәләй дә: «Тукай тормышына турыдан-туры бәйләнешләре булган Г.Коләхмәтовны төшереп калдыру һәм һәр ике вариантта да Ф.Әмирханның бу әсәргә кертелмәве әсәргә зур кимчелек китерә»,— дип яза (Җәләй, 1942). Тукайның якын дусты булган Ф.Әмирханның пьесага кертелмәве, әлбәттә, кимчелек. Аның пьесага кертелмәвенең сәбәпләреннән берсе — әсәр язылган чорларда Ф.Әмирханга карата дөрес бәя бирелмәү иде. Ә.Фәйзи үзе дә башта Ф.Әмирхан, С.Рәмиев. Дәрдемәнд кебек әдипләрне бәяләүдә 40 нчы еллар әдәбият фәнендәге концепцияләргә таяна. Әмма ул әдәби мирасны җитди өйрәнү нәтиҗәсендә 50 нче елларда аерым язучыларны бәяләүдәге вульгар-социологик рухтагы карашлардан арына.
Пьесада Ә.Фәйзи Ф.Әмирханның күп якларын Г.Камал образында бирә. Бу турыда автор үзе дә әйтә: «Здесь говорят: почему нет Кариева; почему нет Амирхана. Это объясняется тем, что вводя их мы затушевываем образ Камала и повторяем его. Я хо-тел взять по одному представителю. Я дал Тукая более близким для Ямашева. Если идти по натуралистической линии, что у Камала была не такая связь с Тукаем, а более отдаленная, тогда Тукая совсем нужно было бы оторвать и вернуться к натуралистическим биографическим источникам» (ТР ТӘС архивы, 8 фонд, п. 6. 12 кәгазь).
Һәм, икенчедән, Ф.Әмирхан 1907 елда авырып аяксыз кала: «Ничек итеп аны коляскада авыру килеш сәхнәгә кертәсең? Сәхнәдә уен шартлы куела, аның үз законнары бар»,— дип сөйли Ә.Фәйзи (Юзиев, 1973, 315).
Ләкин шунысы кызык, авторның пьеса язгандагы блокнотка теркәлгән план-сызмаларында (II, 18. 431—432 кәгазьләр) һәм «Тукай» драмасының I вариантында (тугызынчы картина) Ф.Әмирхан бар. Ул анда Тукай бүлмәсендә, дуслары арасында коляскада утыра. Алар Ямашевның үлүенә бер ел тулу көнен искә алырга җыелганнар. Әмма картинада Ф.Әмирханның роле сизелми.
Пьесаның кулъязма караламасында Фатих тагын берничә урында телгә алына.
Тукай: Озакламый, Сәгыйть әфәнде сезнең кебек шагыйрьләре, Әмирхан кебек язучылары булган милләтнең Европадан кайткан мөһәндисләре, архитекторлары булу бер дә гаҗәп түгел (ТР ТӘС архивы. 1 фонд. п. 46. 2 кәгазь).
Яки икенче урында:
Хаҗи: Аларның шайкаларын туздырырга кирәк. Ягъни мехчы Галиәкбәр малае Галиәсгар дә, хәтта Садыйк мулла малае Фатыйх дигәннәре дә шул бер шайка.
Хәнәфи: «…Без үзебезнең бөтен милли хәлебезне туплап, җәмгыятькә шуны игълан итәргә тиешбез: без исемнәре телгә алынган Тукай, Г.Камал, Ф.Әмирхан һ.б. белән уртак мәсләктә түгел һәм алар өчен монда җаваплылыкны үз өстебезгә ала алмыйбыз» (шунда ук, 48 кәгазь).
Икенче вариантка беренче вариантның алда саналган күренешләре кертелмәсә дә, һәм автор Ф.Әмирханның әдәби образын тудырмаса да, Тукай белән булган мәңгелек дуслыгы турында шагыйрьдән әйттерә:
Тик торганнан, минем уң канатым
Сынган кебек Фатыйх егылды. (Фәйзи, 1954, 410).
Ә.Фәйзине Ф.Әмирхан образы һаман борчып торганга ошый, автор үзенең 1943 елда басылып чыккан «Тукай» пьесасындагы Камал исеме өстенә «Фатыйх» дип язып куйгалаган.
Күрәсең, ул Г.Камал сөйләгән сүзләрне Ф.Әмирханга сөйләтеп карау турында уйланган.
Сценарийда, әйтелгәнчә, Ф.Әмирхан образы бар. Автор пьесада Ф.Әмирханны кертү-кертмәү мәсьәләсен сәхнә законнарына бәйләп аңлаткан булса, кинода Ә.Фәйзи кинематографик фикерләүгә таяна. Чөнки кино сәнгатенең сәхнәгә караганда мөмкинлекләре күп. Сәхнәдә драматик хәрәкәт диалог аша гына тормышка аша. Кинода сүздән башка да драматик хәрәкәт була ала. Диалогны оста эшләнгән киномонтаж тулыландыра. Менә бер мисал:  Тукай Ямашев квартирасына бара, ләкин ул, гадәттәгечә, өйдә юк…
Тукай үзенең бүлмәсендә. Аны күңелсез, төшенке уйлар биләп алган. Ул үзен шагыйрь буларак халыкка кирәкми икән дигән фикергә килгән. Ә ул халыкка хезмәт итүдән башка тормышны күз алдына да китерә алмый. Димәк…
Тукайның күзләре кем тарафыннандыр өстәлдә калдырылган кәгазьгә төшә: «Бүген унбердә китәм. Әгәр пристаньга төшәргә кирәк дип санамасагыз, хушыгыз! Әминә»
Тукай вакытның соң булуына һәм юлның ераклыгына карамастан, караңгыда абына-сөртенә пристаньга йөгерә.
Тукай пристаньга килеп җиткәндә генә, пароход кузгалып китә. Идел яры. Таң ату күренеше. Биек кыя тауда хәрәкәтсез басып торган кешенең силуэты. Шәүлә яктырганнан-яктыра бара. Ул пароход китеп югалган якка күзләрен текәгән Тукай булып чыга. Аннан соң ул күз карашын кыя астындагы шаулы йөгерек дулкыннарга күчерә.
Тукайның күз алдыннан (дулкыннар фонында) үткән тормышына бәйле истәлекләр уза: Казанга беренче аяк басуы һәм шунда туган шатлыклы минутлары, яшьләр белән беренче танышуы. Әминә белән очрашу күренешләре…
Биредә диалог юк. Шуңа карамастан драматик хәрәкәт бар, һәм ул кинематография мөмкинлекләреннән файдаланып, оптик күрүгә ни-гезләнеп, шактый киеренке итеп төзелгән. Вакыйга, күренешләр биредә тиз агышлы һәм үтә хәрәкәтчән. Без Тукайның бүгенге рухи халәтен дә күрәбез, уйлары аша үткән көннәренә дә сәяхәт кылабыз. Драмада, әлбәттә, боларны — шагыйрьнең үткәннәрен яки аның шәһәр буенча йөрүләрен кинодагы шикелле күрсәтеп булмас иде,— дип яза Н.Юзиев (Юзиев, 1973, 317).
Күргәнебезчә, Ә.Фәйзинең кинематографик фикерләве, кино сәнгатенең мөмкинлекләре зур булу аның алган проблемасын чишүгә ярдәм иткән һәм иҗат мөмкинлекләрен дә баетып җибәргән икән.
Алдарак язучының шәхси архивында кинолибреттоның русча язылган кулъязмасы һәм төзәтүләр кертелгән машинкада басылган күчермәсе саклануы әйтеп узылган иде. Шушы вариант шагыйрь Рәшит Гәрәй тарафыннан татарчага тәрҗемә ителеп, беренче тапкыр «Казан утлары» журналында (1976, № 4) басылып чыкты.
Шигырьләр
Тукай шигырьләре Ә.Фәйзине үсмер чактан ук чиксез сокландыралар. Үзе дә ул башлангыч шигырьләрен Тукай йогынтысында яза, алга таба да аның иҗат алымнарын, традицияләрен дәвам итә: «…ул күтәргән темаларны, аның интонациясен кабатлый»,— дип яза Т.Галиуллин (Галиуллин, 1977, 146—154). Шушы фикерне Ә.Фәйзи шигырьләренә анализ ясаган тәнкыйтьче И.Ахунҗанов та раслый: «Аның һәр шигыре реализм җирлегенә нигезләнә һәм аларда Габдулла Тукай йогынтысы ачык сизелә» (Ахунҗанов, 1978, 44). Әлеге бәяләмәне Ә.Фәйзи поэзиясе буенча кандидатлык диссертациясе яклаган Н. Морадымов та куәтли (Мурадымов, 1979, 51—52).
Мисалга, «Элегия» (1925) шигыренә Ә.Фәйзи эпиграф итеп Тукайның «Көзге җилләр» (1911) шигыреннән өзек ала. Ләкин Фәйзидә көз — авыр тормыш символы түгел, бәлки психологик кичереш, күңел халәте:
Мин тирбәнәм, көзге моңга кушылып,
Рәхәт кенә иңри күңелләр…
Т.Галиуллин да: «… «Элегия» (1925) әсәрендә Тукай элегияләренең аһәңен сиземләве кыен түгел…» дип билгеләп үтә (Галиуллин, 1976, 112).
«Если в романтических элегиях развивалось по существу одно чувство, одна эмоция,— дип яза Н.Лаисов,— то в реалистических элегиях грустным переживаниям нередко противопоставляется оптимистическое чувство» (Лаисов, 1976, 166). Яшь Фәйзигә Тукайның тормышны оптимистик рухта кабул итүче кеше идеалы якын.
«Шәһәрдә яз» (1934) шигырендә Тукайның психологик реализмы дәвам итә. Пейзаж фоны Тукайдагы кебек социаль күренешләрне калку күрсәтүгә ярдәм итә. Фәйзи герое кеше эшчәнлеге белән яңарган табигатьнең матурлыгын күрә. Шагыйрь шигырьдәге һәр детальне төп идея файдасына «сөйләргә» мәҗбүр итә:
Озакламый анда — кырларда
Таш пулатлар үсәр.
Озакламый монда — урамда
Виноградлар пешәр…
Халык җырларына мөнәсәбәттә дә Ә.Фәйзи Тукай традицияләренең дәвамчысы буларак чыгыш ясый. Әйтик, «Яңа җырлар» (1929) җыентыгы «Кызыл җырчы» имзасы белән Мәскәүдә басыла. Анда автор халык җырлары башлангычын илдәге яңалыклар белән үреп, үзенчәлекле бер синтез хасил итә. Фәйзи халык тормышындагы яңа күренешләрне сурәтләгәндә фольклор поэтикасы элементларын мул куллана. Такмаклар, кара-каршы җыр әйтешү, бишек җырлары, сатирик куплетлар — болар барысы да яңача эчтәлек белән баетылып, әсәрне үстерәләр, халык тарафыннан да яхшы кабул ителәләр. Мисалга — 1924 елда язылган «Әхмәтҗан белән Гөлҗамал» шигырен карыйк. Ул халык иҗаты үрнәгендә, «Җизнәкәй көенә» көйләнеп язылган. Җырда балдыз белән җизнәкәй җыр аша шаярып кара-каршы бер-беренә мәхәббәт белдерсәләр, шигырьдә исә, Гөлҗамал белән Әхмәтҗан тырышып урак урулары турында сорау-җавап алышалар, тырыш хезмәтне данлыйлар. «Бишек җыры» (1927), «Чәршәмбе көн» (1927) («Суга баткан Гайшә бәете» көенә язылган), «Бюрократ әпипәсе» (1929), «Гармун» (1930), «Ком бураны» (1928) кебек әсәрләр дә халык иҗаты үрнәген файдаланып язылганнар. Юмор-сатира әсәрләрен тудырганда да Ә.Фәйзи Тукайга таяна. «Солых күгәрчене» (1932), «Фашист турында» (1933), «Бигиш һәм башкалар» (1936) кебек шигырьләрендә Тукайча образлы тел, көтелмәгән чагыштыруларны күрмәү мөмкин түгел. Шулар арасында Тукайның «Ысуле кадимче» (1908) шигыренә ияреп язылган «Усал кадыймчы» (1955) кебек көчле сатирик баллада да бар. Тукайдагы сюжет һәм форманы Ә.Фәйзи сыраханәләрдә булырга яратучы кайбер татар язучыларыннан көлү өчен файдаланган.
Язучы үзенең тормыш программасы итеп тә Тукай кебек авыр, халык җырчысы өчен катлаулы булган юлны сайлый («Сайладым», 1945):
Туктамадым, илгә хезмәт дигән
Авыр, әмма төз юл сайладым.
«Кырык яшь» (1946) шигырендә яшәү мәгънәсе, кемгә хезмәт итүе турында уйланса, «Тукай кабере янында» (1946) шигырендә бөек шагыйрьнең рухи тормышыбыздагы урыны, аз яшәсә дә, киләчәк буыннар өчен якты йолдыз булып калуы турында сүз бара:
Син аз гына яшәп, ил күгеннән
Якты йолдыз булып атылдың.
Ак эз сызып үтте ил күңелендә
Синең шигырең, моңың, акылың.
Үләренә өч көн кала язган соңгы шигыре дә остазына — «Габдулла Тукайга» (1958, 8 август) багышланган:
Белмим кайсы таулар күкрәгеннән
Һәйкәлеңнең ташы, тимере,—
Тик син үзең халык йөрәгеннән
Халык мәхәббәте — синең исемең.
Халык гомере — синең гомерең!
Шул рәвешле, Ә.Фәйзи гомере буе Тукайның шигъри җылысын тоеп яшәгән, иҗат иткән, әсәрләрендә шагыйрь рухы чагылган.

3. ӘДИПНЕҢ «ТУКАЙ» РОМАНЫНА АЛЫНУЫ.
ЧОРНЫҢ ӘДӘБИ-ЭСТЕТИК АТМОСФЕРАСЫ,
СӘЯСИ-ИДЕОЛОГИК КӨРӘШ

Алдагы бүлекчәләрдә Ә.Фәйзинең ничек итеп эзлекле рәвештә «Тукай» романына килү юлы күзәтелде (Тукай образын поэзиядә, драматургиядә чагылдыруы, тарихи темаларга язып тәҗрибә туплавы). Ә менә «Тукай» романын язу алдыннан илдә әдәби-эстетик, сәяси-идеологик атмосфера ничек булган икән?!
Илебез бу чорда кешелек тарихында беренче социалистик дәүләт төзү белән мәшгуль. Бөтен илне яулап алган хезмәт пафосы һәм энтузиазм белән илдә индустрияләштерү, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү һәм культура революциясе социаль көрәш лозунгасы астында бара. Яңа тормыш әдәбиятка да яңа үзгәрешләр алып килә. Ф.Галимуллин ул чорны билгеләп яза: «Идея» дигәндә, икеләнүсез, коммунистлар фиркасе нигез итеп алган карашлар җыелмасы күздә тотылса, «эстетик» төшенчәсе астында эчтәлекнең әлеге идеягә ярашлы шәкел алуы мәҗбүри саналды» (Галимуллин, 1998, 3—4).
1932 елның 23 апрелендә ВКП (б) Үзәк Комитеты «Әдәбият-сәнгать оешмаларын үзгәртеп кору турында» махсус карар кабул итә. Карар буенча ВОАПП, РАПП, ТАПП һ.б. оешмалар таратыла һәм социалистик төзелешкә актив катнашырга теләүче барлык язучыларга бердәм совет язучылары союзына берләшергә тәкъдим ясала. Татарстан язучылары да бу уңайдан гомуми җыелыш уздырып республика күләмендә беренче конференция үткәрү турында килешәләр. 1934 елның 25—29 июль көннәрендә Казанда совет язучыларының Беренче Татарстан съезды үткәрелә. Анда татар совет әдәбиятының үсешенә йомгак ясау белән бергә, язучыларның иҗат активлыгын күтәрү, яшь язучылар тәрбияләү, дәвергә тиң әсәрләр тудыру мәсьәләләре тикшерелә. Аерым докладлар белән Г.Гали, Г.Нигъмәти, Р.Ишморат, К.Тинчурин, Ф.Кәрим чыгыш ясыйлар. Съезд Татарстан Совет язучылары союзы идарәсен сайлый (рәис — К.Нәҗми, әгъзалары — К.Тинчурин, Г.Гали, Г.Толымбай, Х.Туфан, Л.Гыйльми һ.б.). Ә инде август аенда Мәскәүдә СССР совет язучыларының Беренче съезды була (17 август — 1 сентябрь). Язучыларның бердәм союзы оешу төрле милләттәге әдәбиятларның үсүе өчен этәргеч бирә, билгеле. Тик алар барысы да большевиклар партиясенең үзәкләштерелгән контроле астында калалар. Мәсәлән, уйлап чыгарылган «Җидегән» оешмасы тарихы бернинди нигезсез рәвештә кабартылып, дөньяда булмаган шушы «оешма» тирәсендә шау-шу куптарып, Н.Исәнбәт, Г.Кутуй, Г.Минский, С.Кудаш, С.Агиш, Т.Ченәкәй кебек әдипләргә гаепсез яла ягыла. Тоталитар режим җәмәгатьчелек фикерен тулысынча үзенә буйсындырырга омтыла (Гайнетдинов, Рахимов, 1997, 139—171). 1936 елның 27 октябрендә ВКП (б) ның өлкә комитеты бюросы Татарстан Совет язучылары союзының эше турында махсус карар кабул итә.
Бу карарда Язучылар союзының яшь кадрлар тәрбияләп үстерүдә, татар укучыларын рус әдәбияты классиклары һәм замандаш язучылары әсәрләре белән таныштыруда алып барган эше уңай бәяләнә, татар совет язучыларыннан Г.Ибраһимов, Ш.Камал, Т.Гыйззәт, М.Әмир әсәрләренең идея-сәнгатьчә үсеше билгеләп үтелә. Бер үк вакытта язучылар союзы уставында күрсәтелгән «югары сәнгатьчә әһәмияткә ия булган, халыкара пролетариатның героик көрәше, социализмның җиңү пафосы, партиянең батырлыгын чагылдыручы әсәрләр барлыкка китерү» таләбенең начар үтәлүе кебек кимчелекләр дә тәнкыйть ителә (СӘ, 1936, 65—69).
Әлбәттә, чор алып килгән үзгәреш — яңарышларга исем бирү, катлаулы процессларның асылын ачыклау җиңел түгел. Әдәбият үзенең герое итеп хезмәт кешесен ала. Татар әдәбиятында традицион булган авыл темасы, крестьян тормышындагы һәм психологиясендәге үзгәрешләр шул чорның күп кенә очерк, хикәя, повестьларында яктыртылалар. Шуның белән бергә эшчеләр тормышын чагылдыруда документальлек өскә чыга. Чорның бөек төзелешләреннән алынган фоторепортажлар, кино хроникалары, төрле документларга нигезләнеп очерклар, публицистик рухта хикәяләр языла, газета-журнал информациясен ритмикага салган шигырьләр туа. Ләкин аларда герой җанлы шәхес булуга караганда күбрәк үз профессиясенең вәкиле буларак кына тасвирлана.
Прозада тарихи үткәнне тасвирлауда вакыйгаларны киң эпик планда, характерларны тулырак итеп ачарга омтылыш сизелә (мисалга, Г.Ибраһимов «Тирән тамырлар», Ш.Камал «Таң атканда», М.Галәү «Мөһаҗирләр», «Болганчык еллар» романнары). Аларда аерым шәхеснең язмышын сурәтләү киң иҗтимагый-политик фонга күчә, халык язмышын, аның азатлык һәм яңа тормыш өчен көрәшен чагылдыру белән тыгыз бәйләнә.
Утызынчы елларда яңа сугыш куркынычы туу (Германиядә фашизмның властька килүе, чик буендагы төрле провокацияләр) әдәбиятта оборона темасының үсүенә зур этәргеч ясый. Гражданнар сугышы батырларына, интернационализмга багышланган, совет халкын уяулыкка чакырган әсәрләр языла (С.Хәким «Төн үтә» (1935), Х.Мөҗәй «Чик буендагы бер тәүлек турында» (1936), Ф.Кәрим «Аникин» (1936), «Бирегез Баррины» (1930), М.Җәлил «Джим» (1935), Әсгать Айдар «Ташбай» (1932), А.Шамов «Бер мәхәббәт тарихы» (1933), Г.Бәширов «Сиваш» (1937) һ.б.). Бу әсәрләр совет халкында патриотик хис тәрбияли.
Тормыш белән бәйләнеш, чорның иң актуаль иҗтимагый проблемаларына мөрәҗәгать итү язучыларның эстетик карашлары формалашуга да зур йогынты ясый. Язучы алдына социализм төзүче уңай герой образын иҗат итү бурычы куела. Ул кем булса да — алдынгы эшче, колхозчы яки интеллигентмы — үзенә совет кешесенең югары мораль-политик сыйфатларын, патриотизмын һәм социализмга чын күңелдән бирелгәнлек хисләрен тупларга тиеш була. Хәзер инде язучы ул кешене социаль конфликтларда, социологик планда гына түгел, бәлки характерын тулырак, психологик кичерешләрдә тасвирлый. Чор таләп иткән сәясилекне яктырту өчен, әдипләр реализм чараларын мулрак кулланып, әдәп-әхлак проблемаларына зур урын бирәләр, әдәбиятның тормыш белән бәйләнеше көчәюен, аның тәрбияви роле үсүен күрсәтәләр [Кутуй Г. «Тапшырылмаган хатлар» (1936)]. Татар әдәбияты башка тугандаш әдәбиятлар кебек тормыштагы яңаны, яңа геройны эстетик раслап, 30 елларның җанлы сурәтен тудыра алды. Ул чор геройлары үз мәнфәгатьләрен кайгыртмыйча, барлык көчләрен туган иленә намуслы хезмәткә бирделәр. Бу турыда рус совет язучысы Ю.Жуков бик матур итеп әйтә: «Утызынчы еллар геройларын еш кына романтиклар, энтузиастлар дип атадылар. Әйе, ул чорның рухын менә дигән рәвештә бирә торган бик яхшы, төгәл сүзләр. Бу кешеләр тынычлык, комфорт һәм үз мәнфәгатьләре турында бөтенесеннән азрак уйладылар. Аларга үзләре башкарган һәр эш бөтен җир йөзендә иң мавыктыргыч, иң кызыклы булып күренде.
Ләкин, гомумән алганда, бу — чын мәгънәсендә романтик, сихерле заман иде. Кешеләр үз куллары белән кайчандыр өметләнгән, алдагы хыял булып кына күренгән эшләрне башкардылар, бу план — хыялларның тулысынча тормышчанлыгына ышандылар, һәм «безнеке» дигән яңа сүз мең еллык «минеке» дигән сүзне алыштырды… (Татар әдәбияты тарихы, 1989, 362).
Миллионнарча кешеләр энтузиазм белән социалистик стройны ныгытканда, хакимият башлыклары кеше фикере белән исәпләшми торган, диктатор режим урнаштырдылар. Шәхеснең хокукы илдәге партия-бюрократия мәнфәгатьләре белән алыштырылды. Илдә кеше фикере белән исәпләшмәү, дошманлык, шикләнеп карау атмосферасы барлыкка килде. Мәктәп яшь буынны «халык дошманнары»на карата килешмәүчәнлек рухында тәрбияли. Чын күңелдән «дошман» табарга омтылган массакүләм репрессив аң формалаша. Ә моны җирле урыннарда барлык дәрәҗәләрдәге җитәкчеләр дә хуплыйлар. Шулай итеп, ул чордагы система «ирекле шәхес» төшенчәсенә кергән фикерләрнең мөстәкыйльлеге, бәйсезлеге, тәнкыйть белән карау, оригинальлек, инициативалылык, иҗади фикер йөртүне юкка чыгара. Боларны эшләргә тырышкан кешеләрне бер генә язмыш көтә — репрессия. Шәхес культы нәтиҗәсендә татар әдәбияты Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, Ш.Усманов. Җ.Вәлиди, Х.Туфан, М.Галәү, Г.Нигъмәти, Г.Гали һ.б. күп танылган язучыларын һәм тәнкыйтьчеләрен югалтты. Калганнары «халык дошманы», «милләтче» ярлыгыннан куркып, катлаулы иҗтимагый конфликтларны читләтеп, көндәлек тормышның вак-төяк нәрсәләре турында гына язарга җөрьәт итәләр. Шәхес культы елларында чыккан «Совет әдәбияты» журналына күз салсаң, анда басылган материалларның иң зур күпчелеге рус классик язучыларының тәрҗемә әсәрләре икәнен күрәсең.
Шул ук мәгълүм сәбәпләр аркасында язучылар әсәрләрендә чынбарлыкны бизәп, шомартып сурәтләргә дә мәҗбүр булалар. «Конфликтсызлык теориясе»нең башлангычы да нәкъ әнә шул елларга барып тоташа. Мондый хәлләр, әлбәттә, татар әдәбияты үсешенә зарарлы йогынты ясый. Менә шушы хәлләрдә әдәбият 40 нчы елларга килеп керә.
Бөек Ватан сугышы елларында (1941—45) совет халкы искиткеч авыр сынаулар узды. Бу елларда әдәбият үз өстенә ялкынлы агитатор һәм пропагандист вазифаларын алды. Язучылар ватан азатлыгын саклап кан койган сугышчыларның батырлыгын, тылдагы хезмәт ияләренең тиңдәшсез ныклыгын үз әсәрләрендә сурәтләделәр, үзләре дә кулларына корал алып фашизмга каршы сугыштылар.
Сугыш тәмамлану белән үк, илебезне яңадан аякка бастырырга, җимереклекләрне төзәтергә һәм экономиканы торгызырга кирәк иде. Бөек Җиңү халыкта горурлык, хөр фикерләү китереп чыгара башлый. Көнбатыш Европа илләрендәге яшәү рәвешен үз күзләре белән күреп кайткан җиңүчеләрдә яңача тормыш итү, яхшырак яшәргә омтылу теләге барлыкка килә. Сталин режимы өчен бу куркыныч тудыра. Шуңа күрә дә ул мәкерле, астыртын, сак эш итә. Иң беренче итеп хөр фикерләрне юкка чыгара, репрессияләрнең яңа дулкыны башлана. Аннан соң милли хисләрдә, ялган патриотизмда, бөек державачылыкта уйнап шәхес культын көчәйтә. Рус милләте бөек милләт, җиңүче халык та рус халкы булып чыга. Урыннардагы җирле идарә башлыклары кемнең бөек милләт, Җиңүне тудырган милләт икәнен тиз төшенеп алалар. Обкомның 1 секретаре З.Моратов XXII Өлкә партконференциясендәге чыгышында: «Каҗдый советский человек знает, что своим спасением от угрозы фашистского порабощения он обязан гениальному вождю большевистской партии и советского народа, великому полководцу, родному отцу и учителю товарищу Сталину»,— дип белдерә.
ВКП(б) Үзәк комитеты милли республикаларда идея-тәрбия эшләренең торышы турында да махсус карарлар кабул итә. 1944 елның 9 августында КПСС Үзәк Комитеты тарафыннан кабул ителгән «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеологик эшләрнең торышы һәм аларны яхшырту чаралары турында» дигән карарда татар халкының атаклы «Идегәй» дастанына «ханнар-феодаллар эпосы» дигән нахак бәла тагыла. Дистә еллар буена татар халкы тарихын төрле яклап өйрәнергә, тикшеренүләр алып барырга мөмкинлек булмый. Татар этногенезында болгар компоненты гына кабул ителә. Алтын Урданы да «явызлык империясе» дип кенә атыйлар. Татар интеллигенциясенә милләтчелек мөһере сугу белән яныйлар. Чөнки ҮК 20 еллардан ук татарларга карата уңышлы рәвештә шушы «милләтчелек» япмасьш куллана килә. Мәсәлән, М.Солтангалиев 1923 елда ук РКП(б) ҮК тарафыннан милләтчелектә гаепләнә һәм соңрак җәзалап үтерелә. Алга таба шушыны байрак итеп, солтангалиевчелеккә каршы көрәш исеме астында республиканың иң яхшы кадрлары репрессияләнә.
Сугыш тәмамлануга бер ел үтү белән партиянең ҮК «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында (1946, 14 август), Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында» (1946, 26 август), «Зур тормыш» кинофильмы турында» (1946, 4 сентябрь) һәм культура өлкәсенә караган тагын берничә карар кабул итә. Бу карарларда кайбер журналлар буржуаз-либерализм, идеясезлек, политикадан читтә тору, «сәнгать сәнгать өчен» кебек карашларны таратуга юл куя, дип әйтелә. Язучылар һәм театрларның иң зур кимчелеге — совет тормышы тематикасына җитәрлек игътибар биреп бетермәү, тарихи темалар белән бер яклы гына мавыгу, диелә. ВКП(б) Үзәк Комитеты «Зур тормыш» кинофильмын идея һәм художество ягыннан яраксыз, совет тормышын бозып күрсәтүче картина дип таба. Мураделиның «Бөек дуслык» операсы да (1948, 10 февраль) халык өчен ят, формалистик һәм сәхнәгә куярга яраксыз дип бәяләнә.
Бу карарлар уңае белән язучылар һәм башка иҗат оешмаларында җыелышлар булып уза. Язучыларга әсәрләренә кемнәрне герой итеп алу, нинди темаларны яктырту кирәклеге турында күрсәтмәләр бирелә, иҗат мәсьәләләрен тикшерү акрынлап администраторлык белән алыштырыла. Моннан фәндә дә нинди күрсәтмәләр яктылыгында эш итәргә кирәклеге аңлашыла.
Татарстанның Партия Өлкә Комитетында урта мәктәпнең VIII классы өчен язылган әдәбияттан дәреслек-хрестоматияне ике тапкыр (1948, 2 сент., 1952, 18 янв.) тикшерәләр (Пискарев, Сул-танбеков, 1997, 81—110). Карарда татар әдәбияты тарихын яктыртуда милләтчелек характерындагы идеологик бозулар бар, дәреслектә һәм диссертация хезмәтләрендә дини-мистик язучылардан Мәүла Колый һәм Утыз Имәни иҗатларына Бәкер Яфаров белән Ү.Беляеваларның уңай бәя бирүләрен, кайбер әдәбиятчы һәм тарихчылар тарафыннан (В.Горохов, Г.Халит һ.б.) пантюркизм, панисламизм идеологиясе булган контрреволюцион буржуаз җәдитчелек хәрәкәтен прогрессив бер нәрсә итеп аңлатуны зур политик хата, дип раслана. Җирле партия функционерлары бу «хаталар»ның тамырын да табалар: Татарстан тарихчылары һәм әдәбиятчылары, аерата СССР ФА Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты (директоры М.Гайнуллин) ВКП (б) ҮК ның 1944 ел 9 август карарыннан нәтиҗә ясамаганнар икән. Сталинның «Марксизм һәм тел белеме мәсьәләләре» исемле хезмәтендәге күрсәтмәләрдән файдаланмаганнар һ.б.
1952 елның декабрендә ТАССР Верховный Советының «О состоянии и мерах улучшения народного образования в ТАССР» дигән карары чыга. Анда И.В.Сталинның тел белеме мәсьәләләренә багышланган хезмәтләре нигезендә рус булмаган мәктәпләрдә рус телен өйрәнүне кискен яхшыртырга, дип әйтелә. Сугыштан соңгы чор мондый идеологик карарларга, шау-шулы кампанияләргә бай була. Партия органнары киң фронт белән марксизм-ленинизм тәгълиматын өйрәтү, ныгыту белән шөгыльләнәләр. 1947 елны Сталин биографиясенең икенче басмасы һәм Ленин биографиясе дөнья күрә. Шушы елдан философия, биология, тел белеме, политэкономия буенча җимергеч дискуссияләр башланып китә, аннан соң космополитларга каршы кампания башлана. Бу идеологик басым сугыштан соңгы чорда халыкта туган ризасызлыкны бераз булса да басу өчен, аларның игътибарын читкә юнәлтү өчен эшләнә. Бер үк вакытта совет хөкүмәтен мактаган әсәрләргә премияләр бирү башлана, 1951 елда татар язучылары К.Нәҗми белән Г.Бәширов «Язгы җилләр» һәм «Намус» романнары өчен СССР Дәүләт премиясе белән бүләкләнәләр. Бу чорда совет яшьләрен туган иленә тугрылыклы, шат күңелле, эшебезнең хаклыгына ышандыру идеяләре белән коралландыралар.
Партиянең Татарстан өлкә комитеты бюросы 1950 елның 15 мартында «Татарстан Совет язучылары союзының эше турында» дигән карарында хезмәт кешесе образын сурәтләгән тирән эчтәлекле әсәрләр тудыруның татар совет язучылары алдына куелган төп бурыч икәнлеге әйтелә. Ул елларда административ-бюрокра-тик аппарат системасы иҗат оешмалары тормышына тирән үтеп кергән була. Шәхес культына бәйле рәвештә барлыкка килгән «конфликтсызлык теориясе» нәтиҗәсендә күп әсәрләрдә тормышны шомартып һәм ялтыратып сурәтләделәр. «Правда» газетасының 1952 ел 7 апрель санында басылган «Драматургиянең артта калуын бетерергә» исемле редакцион мәкаләсе менә шул «конфликтсызлык теориясе»н фаш итүгә багышланды. Алда телгә алынган документлар һәм вакыйгалар сугыштан соңгы чорны, шундагы политик атмосфераны чагылдыралар.
Әдәбият тарихыннан күренгәнчә, 30 нчы елларның урталарында татар прозасында эпик киңлеккә, вакыйгаларны киң тарихи-социаль фонда сурәтләүгә характерларны тулырак итеп ачарга омтылу ачык сизелә (Г.Ибраһимов «Тирән тамырлар», «Безнең көннәр»). Әдипләр теманы тулырак ачу һәм тормышчан характерлар барлыкка китерү юнәлешендә эзләнүләр алып баралар (М.Әмир «Агыйдел», Г.Кутуй «Тапшырылмаган хатлар»). Сугыштан соңгы елларда барлык совет әдәбиятларында диярлек тарихи һәм тарихи-революцион роман жанры тагы да үсеп китә.
Мисалга М.Ауэзовның «Абай» һәм «Абайның юлы», В.Лацисның «Давыл», «Яңа тормышка», Б.Кербабаевның «Хәлиткеч адым» романнарын санарга була.
Ә.Фәйзи — әдәбиятның барлык жанрларында да талантлы әсәрләр иҗат иткән әдип. Аның талантын шагыйрьлеге белән генә чикләү дөрес булмас иде. Ул чәчмә төрдә дә көчен төрле жанрларда сынап карый: әкиятләр, нәсер, хикәяләр яза. Әмма аның прозага җитди рәвештә якын килүе Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларга туры килә.
Тарихи темага «Тукай Җаекта» (1938) драматик поэмасы, «Тукай» драмасы, «Тукай» киносценарие язып тәҗрибә туплаган Ә.Фәйзинең еллар үтү белән тарихка мөнәсәбәте һәм карашлары тирәнәя төшә, тарихи материалны үзләштерүе дә катлаулана бара. Ил тормышында булып узган тарихи фактларны, вакыйгаларны агитацион-публицистик рухта яктыртудан ул бу елларда тарихны фәнни өйрәнүгә, язучы буларак сәнгатьчә үзләштерүгә күчә. Бигрәк тә аның игътибарын халык күңелендә тирән эз калдырган тарихи вакыйгалар, халык рухын гәүдәләндергән тарихи шәхесләр биләп ала. Ә.Фәйзинең гомере буе табынган шагыйре Г.Тукай — нәкъ әнә шундый шәхесләрдән. Ул шагыйрь тормышының аерым эпизодларын сурәтләүдән масштаблы эпик тасвирлауга, аны тарихи чор һәм халык тудырган, чорның социаль-политик каршылыклары эчендә кайнап үскән халык шагыйре итеп сурәтләү турында уйлана. Шагыйрь язмышында татар халкының язмышын күрергә теләве Ә.Фәйзинең тарихны дөрес аңлавын күрсәтеп тора. Менә шушы уйланулары, күп еллык иҗат һәм тормыш тәҗрибәсе ахыр чиктә, бик табигый рәвештә, аны әдәбиятта беренчеләрдән булып Тукай образын иҗат итүгә китерә. Ә.Фәйзи Тукайны халык улы итеп, халык язмышы, илдәге тарихи вакыйгалар белән тыгыз бәйләп тасвирларга ниятли һәм ниятен тормышка ашыру өчен роман жанрын сайлый.
Шулай итеп, әдип Тукай темасына эзлекле рәвештә тарихи теманы үзләштерү («Пугачев Казанда» һәм «Сафа» драмаларын язу тәҗрибәсе), 20—30 еллар иҗатында «Тукай Җаекта», «Тукай» драмалары, «Тукай» кинолибреттосы һәм шигырьләре аша килә. «Тукай» романын язу алдыннан һәм язган елларда да илдә тоталитар режим хакимлек итә.

II БҮЛЕК
«ТУКАЙ» РОМАНЫ ӨСТЕНДӘ ЭШЛӘҮ
I. УЙ-НИЯТ ТУУ. ПЛАН-СЫЗМАЛАРНЫҢ ТӨРЛЕ ВАРИАНТЛАРЫ

Әдәби әсәр ничек туа, аның барлыкка килүендә нинди көчләр катнаша? Бу сораулар эстетикларны күптәннән кызыксындырган.
Идеалист эстетиклар иҗади процессның катлаулылыгын сәбәп итеп, иҗади процесс серенә төшенү мөмкин булмаган эш дип исбатларга тырышалар. Платон да шул карашта торган. Соңыннан бу карашны немец романтиклары Шеллинг, Новалислар дәвам итәләр. Соңгы вакытларда Көнбатыш әдәбият фәнендә Бергсон, Кроче, Фрейд тарафдарлары интуитивист-философлар да бу фикер белән килешәләр. Алар фикеренчә, иҗади процесс аңсыз рәвештә, акыл катнашыннан башка бара. Төп иҗат иттерүче көч — акылдан аерым торган интуиция. Ингуитивистлар бу проблеманың чишелешен бары биологик яссылыкка күчереп хәл итмәкчеләр. Фрейд исә иҗади эшчәнлек чыганагын сексуаль инстинктлардан эзли. Нинди дә булса максатка омтылучанлык интуитивистик эстетика буенча иҗатны үле итә, аның асылына каршы килә. Алар иҗатның акылдан башка эшләнүенә мисал итеп төш күргәндә уй-ният туу, аерым образлар, әсәрләр барлыкка килүне китерәләр. Чыннан да моңа мисаллар күп. Ләкин төш күрү вакытындагы иҗади активлык аның акыл катнашыннан башка баруына дәлил була алмый. Билгеле булганча, кешенең баш мие йокы вакытында да эшсез тормый. Ул тышкы тынычсызлауларга җавап бирә, көндезге уйлануларны, элек алынган мәгълүматларны эшкәртүне дәвам итә һ.б. Тик бу процесс баш миенең өлешчә контроле астында гына бара, ягъни интуитив иҗат була. Интуиция — иҗат процессында актив көчләрнең берсе булып тора. Әйтергә кирәк, ул йоклаган вакытта гына түгел, уяу вакытта да була ала. Язучының кинәт кенә, көтмәгәндә тиешле образны табуы, элек чишә алмаган мәсьәләне хәл итүе һ.б. интуитив иҗат мисалы булып тора. Гадәттә бу, иҗат илһамы килеп, әдипнең бөтен иҗат мөмкинлекләре киеренке хәлгә куелганда була. Иҗат эшчәнлегендә язучының дөньяга карашы дөреслекне ачуда аңлауда төп корал булып хезмәт итә. Чынбарлыкны дөрес тасвирлау өчен тормышны сәнгатьнең нигезе итеп танырга кирәк. Тормышны аңлау фикерләү сәләтеннән башка була алмый. Н.Г.Чернышевский шушы фикерне куәтләп: «…при самом сильном даре бессознательного творчества, поэт не создаст ничего великого, если он не одарен также замечательным умом, сильным здравым смыслом и тонким вкусом» — дип яза (Гуляев, 1977, 111).
Һәр язучы үзенчә иҗат итә. Шулай да иҗат процессы шартлы рәвештә бүленгән этаплардан тора: характерлы уй-ният туу, план төзү, әсәрне язу һәм язганны эшкәртү. Әдәби әсәр язуның тарихы шул әсәр турында башлангыч фикер туудан башлана. Уй-ният кинәт кенә, үзеннән-үзе барлыкка килми. Ул язучының тормыш яки табигатьтәге теге яки бу күренеш белән кызыксынуына, аның нинди тормыш позициясендә торуына бәйле рәвештә барлыкка килә. Игътибарның конкрет бер нәрсәгә юнәлдерелүе төрле сәбәпләр аркасында булырга мөмкин. Әйтик, кайчагында юк кына сәбәп тә җитди әсәр язу өчен этәргеч бирә. Мәсәлән, Л.Н.Толстойның «Хаҗи Морат» әсәрен язуга аның кырда йөргәндә шайтан таягын очратуы сәбәпче була. «Напомнил Хаджи Мурата. Хочется написать. Отстаивает жизнь до последнего, и один среди всего поля, хоть как-нибудь, да отстоял ее»,— дип яза ул үзенең көндәлегенә (Гуляев, 1977, 118).
Һәрбер язучының хәтер сандыгында күп төрле кичерешләр запасы саклана. Аларның кайберләре куен дәфтәрләре алып бара һәм шунда үзе игътибар иткән, күргән яки ишеткән фактларны, детальләрне язып куя. Соңрак шушы күзәтүләрнең бер өлеше аерым әсәр язу өчен сәбәпче була.
Уй-ниятнең тууы хаотик иҗат процессына билгеле бер оешканлык, тәртип кертә. Анда язучының иҗат концепциясе чагыла. Ягъни уй-нияттө яралгы рәвешендә булса да язучының сәнгатьчә уе-фикерләве күренә. Монда психологик факторны — язучының рухи хәзерлеген, әсәрне язар өчен эмоциональ өлгереп җитүен дә истә тотарга кирәк. Җитешсезлекләрне тик әсәрнең төзелешеннән, теленнән генә эзләү берьяклы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әсәрнең кимчелекле булуы әдипнең рухи халәте аның эчке хәзерлеге белән аерылгысыз бәйләнгән. Ә хәзерлек язучыда гомер дәвамында, бөтен тормыш тәҗрибәсе белән туплана һәм язу процессында ярдәмгә килә. Шушы уңайдан М.Светловның «Каховка» җырын ничек язуын искә төшерү дә җитә. Дусты режиссер С.Тимошенко үзенең «Три товарища» исемле фильмы өчен аннан җыр язуын үтенә. Җырның эчтәлегендә Каховка һәм кыз булырга тиешлеген әйтә. Җыр язылып беткәч үзен уятуын үтенеп, йоклап та китә. Шагыйрь нәкъ кырык минуттан дустын уята. «Йокылы тавышы белән ул миннән: «Миша, ничек итеп син шулай тиз яза алдың? Нибарысы кырык минут үткән лабаса?» — дип сорады. Мин аңа болай дидем: «Син начар саныйсың. Кырык минут өстенә минем бөтен тормыш юлым үтте. Хисләрнең туплануыннан башка сәнгать була алмый. «Каховка» да булмас иде» (Юзиев, 1973, 38).
Шушы фикер Ә.Фәйзи эшчәнлегенә дә карый. Аның архивындагы тышсыз бер блокнотта карандаш белән гарәп әлифбасында язылган кызыклы бер язма бар, «Куелыш» (Уйланма) дип атала ул. Ә.Фәйзи анда язучының иҗат процессы турында сүз алып бара:
«Һәрбер әдәби әсәр кебек шигырь дә иң элек уйланмадан (за-мысел) башлана. Минем үз практикамда уйланма ике төрле: әңгәмәне җиңеләйтер өчен аларны шартлы рәвештә а) әзер уйланма, б) табылган уйланма дип алыйк. Әзер уйланма — моны сиңа җәмгыятьтә яши торган чынбарлыгың, җәмгыятең, әйләнә мохитең биргән. Үз дәверенең һәм җәмгыятенең шартлары үзе өчен дә уртак дип белгән һәр художникның намусы, үз дәверенең һәм җәмгыятьнең сорауларына җавап бирергә омтыла. Ул шуңа мохтаҗ. Ул аңа җавап бирми булдыра алмый; җавап бирмәсә ул зур вакыйгаларның алга бара торган зур юлыннан читтә кала һәм ялгызлыкка дучар була. Җәмгыятьтән һәм дәвердән аерылу шартында художник сүнүгә юл тота, чөнки вакыйгалар белән бергә бара торган укучылар массасы дәвернең кайнап торган мәсьәләләренә шагыйрьдән җавап көтә, ул аны бирмәсә, масса аның белән кызыксынмый, аны эзләми һәм ахырда оныта. Бу — художникның фаҗигасе.
…Үз дәверенең кичереше белән чынлап янмаган язучы күпме генә дәверчә язарга тырышса да, укучы аның самими түгеллеген сизә, мондый язучы укучыны ышандыра алмый»,— дип яза (I, 379, 14 кәгазь).
Әдәбиятта тормыш дөреслеге тышкы охшашлык белән түгел, ә сурәтләнгән күренешләрнең эчке мәгънәсен сәнгатьчә ачу, танып-белү белән туа. Табигый ки, монда әдипнең дөньяга карашы, идея позициясе хәлиткеч роль уйный.
Беренче бүлектән күренгәнчә, Ә. Фәйзи «Тукай» романына, аның образын тудыруга эзлекле рәвештә шигырьләре, «Тукай Җаекта» драматик поэмасы, «Тукай» драмасы, «Тукай» кинолибреттоларын язу тәҗрибәсе аша гомере буе килде. Тукай иҗатын һәм чорын өйрәнүне ул Бөек Ватан сугышы тәмамлангач яңадан дәвам итә. Шагыйрьнең тууына 60 ел тулуны билгеләп үткән вакытларда (1946) Ә.Фәйзинең Тукай иҗаты белән кызыксынуы аеруча көчәеп китә. Ул Тукайга багышланган фәнни конференциядә «Тукай һәм рус әдәбияты» дигән темага доклад сөйли (I, 479), аңа багышлап «Тукай кабере янында» исемле шигырь яза. Мәскәүдә, СССР язучылар союзының милли әдәбиятлар комиссиясендә Тукай шигырьләрен русчага тәрҗемә итү мәсьәләләрен күтәреп чыга.
1947 елны Ә.Фәйзи үзе өчен Тукай образын янә нинди жанрда сурәтләргә кирәклеген хәл итә: ул роман жанрын сайлап ала (бу турыда I бүлекнең 3 бүлекчәсендә әйтелгән иде).
Уй-ниятнең ни рәвешле сәнгатьчә формалашуын, жанр формасының ничек табылуын, сюжетның ничек оешуын күзәтергә телибез икән, без табигый рәвештә әдипнең иҗат лабораториясенә үтеп керергә тиеш булабыз. Төрле язучыларда әсәрне язу процессы төрлечә була.
Язучыларның күпчелеге план төзүгә зур әһәмият бирәләр һәм бу эшкә күп вакытларын сарыф итәләр. Аның шулай булуы бик табигый, чөнки план — уй-ниятнең сәнгать әсәренә әверелүе факты ул. Ул, бер үк вакытта, әдипнең осталыгын, талантын күрсәтүче фактор да булып тора. Әйтик, атаклы Пушкинның «Дубровский»га җиде, «Арап Петра Великого»га биш план варианты төзегәне мәгълүм. Психологик романнар остасы Ф.М.Достоевский да әсәрне язуга караганда аның планын төзүгә күбрәк көч салган. Бигрәк тә аңа «Идиот» романын язу авыр бирелә: «Я думал от 4 до 18 декабря… включительно. Средним числом, я думаю, выходило планов по шести (не менее) ежедневно. Голова моя обратилась в мельницу. Как я не помешался, не понимаю»,— дип яза ул (Цейтлин, 1962, 261).
Язучылар иҗатлары белән генә түгел, иҗат итү манерлары, язу алымнары буенча да бер-берләреннән нык аерылалар. Берәүләр хәтерендә (баш миендә) иҗат итә дә, өлгергән әсәрне әзер килеш кәгазьгә төшерә. Икенчеләре (әйтергә кирәк, күпчелек) кәгазьдә уйлый. Ә.Фәйзи нәкъ менә шушы икенчеләренә карый. Ул, роман язарга нияте туу белән, язылачак әсәре өчен аерым дәфтәрләр, блокнотлар билгели, анда әсәргә кагылышлы уйларын, һәртөрле каралама сызмаларын теркәп бара. Мәсәлән, шәхси архивындагы 1 тасвир, 72 нче эштә Тукайның машинкада басылган «Исемдә калганнар» истәлеге. Ә.Фәйзи бу истәлекне бик җентекләп өйрәнә, тикшерә, исән шаһитләрдән ишеткәннәрен һәм үзендә туган фикерләрен текстның буш калган урыннарына яза.
«Габдулланың урыннан урынга күчеп йөрүе — тормышны тану мәктәбе була. Шул аны халык шагыйре итә» (5 кәгазь).
«Икееллык шәһәр тормышыннан аның тәмам күңеле төшеп, авылга китә. Анда аны тагы да яманрак язмыш көтә. Ул аны белә, кайтмас иде, аны алып кайталар. Кая китсен?! Тик Саҗидә апасы гына аның белән очрашу анда аны юата. Ул ялгышмый. Ул чынлап та аңарда терәк таба. Кырлай һәм мәктәп елларының җанлылыгы аны күтәрә. Китап таный башлау аның алдына яңа дөнья ача. Җаекка киткәндә аңа Саҗидә апасы белән аерылу авырлыгын алдагы яңа тормыш пространствосы (белем, китап, укыган кешеләрне күрү) белән кызыксыну (любознательность) җиңеләйтә.
…Әйләнчеккә утыру хыялы шунда өзелә. Тормыш әйләнчеге аны эләктереп әйләндереп алып китә» (6 кәгазь). «Әнисенең (Мәмдүдә) Саснага киткәч Габдулла (2 яшь) аны юксынмый, тышка алып чыгарга сорый. Чыккач аның юклыгын күреп моңсу гына: «На… на… диде («ат белән китте» — дигән сүзе (Газизә апа истәлеге) (7 кәгазь, сулъяк өстә).
«Өчиледән килгәндә өстендә ак күлмәк, ак ыштан, сыек яшел казаки, башында озын кара чуклы, төрле төстәге хәтфә кисәкләреннән сырып тегелгән корама түбәтәй. Бер күзендә ак булганлыктан ул күзен йомыбрак, башын шул күзе ягына кырын салып, сикерә-сикерә урамда балалар белән уйнап йөри иде (Нәфисә апа истәлеге) (10 кәгазьдә).
«Габдулланың Фәтхерахман хәзрәт өендә абыстайга укырга килүе, Маһруйбикә абыстай — Фәтхерахман мулла хатыны. Габдулла шаян иде. Кызларның чәчләрен тарта (Ф.) (24 кәгазьдә), «Габдулла мәдрәсәдә «һәфтияк» иҗеген, «Бәдәвам», «Кисекбашларны укый. Иман шарты иҗеге, «һәфтияк» иҗеге, сүрә (һәфтияк сүрәсе), Коръән — Габдулла боларны бер кыш эчендә бетерде, икенче елны Фәтхерахман мулланың үзенә күчте. Без бу белемне өч кыш укып кына ала идек. Шуңа күрә Тукайның уңышы безне кытыклады, бик тиз арада зур укып китүен зирәклегеннән түгел, Ф. мулла үзе укытудан, дип белә идек.
Дүрт шәкерт: Ахун, Габдулла, Әһли, Гариф» (34 кәгазь).
Истәлек 62 нче кәгазьдә бетә, автор язган барлык өстәмәләрне дә күрсәтү мөмкин булмаганлыктан, безгә кайберләре белән генә чикләнергә туры килә.
I тасвир, 4 нче эш, 6 блокнот һәм бер калын дәфтәрдән тора. Андагы материаллар 1947—1958 елларга карыйлар. Анда мәсәлән, язылачак әсәр бүлекләренең схематик бүленеше (44—46 кәгазьләр), Тукайны белүчеләрнең адреслары (182 кәгазь), 1 китапка керәчәк геройларның исемлеге (260—261 кәгазьләр), төрле газеталардан күчерелгән кызыклы фактлар һәм башкалар бар (219—221 кәгазьләр).
Әлбәттә, мондый блокнотлар бик күп. Автор роман язу өчен материалларны 11 кулдан ясалган дәфтәр, 19 блокнот, 3 калын дәфтәр һәм күп санлы аерым кәгазь битләрендә туплаган. Алар белән таныштыру алдарак булачак.
Язучы уйлаган әсәренә кирәкле материаллар туплаганда ук әсәрнең сюжеты, төзелеше турында уйлый. Тышына «Габдулла Тукай» (1886—1913) дип билгеләнгән дәфтәрендә әсәр планының 1947 ел сентябрь аенда язылган беренче сызмалары да бар. 41 нче кәгазьдә түбәндәгечә язылган:
Төп этаплар:
I.    Уяну (1890—1905).
Татарлар арасында мәгърифәтчелек. К.Насыйри. Беренче язучылар. М.Акъегетзадә. З.Һади, 3.Бигиев, Халиди, Ильяси, Г.Камал, Өметбаев, Акмулла.
Тукайның Җаек чоры. К.Мотыйги.
II.    Яшен яктысы (1905).
Шәкертләр. «Әльислах». Аларга рус студентларының йогынтысы. Ямашев, Сәйфетдинов, Сәгыев.
Язучылар: Ф. Әмирхан, Г.Тукай, Г.Камал, Г.Коләхметов. Оренбург: Рәмиев, Ф.Кәрими.
III.    Столыпин реакциясе (1906—1913)
С.Рәмиев, И.Бикчурин, Дәрдмәнд.
Кәгазьнең икенче ягында «Уяну» бүлегенең детальле планы:
«Уяну» (Язмышның чайкалуы)
1.    Яңа бистә. Мөхәммәтвәли карт белән Газизә. Алтын көз. Ачлык нәтиҗәләре. Татарның вак һөнәрчеләре (читекчеләр, кәләпүшчеләр). Күрше эшчеләр, алар арасына студент килеп йөрү.
2.    Печән базары. Мәчет. Муллалар. Сәүдәгәрләр. Бохарачылык. Фанатизм. Студентлардан курку. Сала кешеләре. Авылдан килгән ач. Урлау. Унтерның шомлануы.
3.    «Асрарга бала бирәм!» Апушның Яңа бистәдәге тормышы. Байлар йортында тавис. Карусель. Ямщик хикәясе. «Без үләрбез, бу бала кешегә калыр». Ямщик кире Апушны авылга алып китә. «Киң тормышка чыктым» өметенең җимерелүе. Янә ач авылга, ятимлеккә.
4.    Язмышның елмаюы. Алты-биш Сапыйның Җаектан Габдулланы эзләп килүе. Янә Казанда. Хәмәтвәли картта әнкәсе белән очрашу.
5.    Җаек. Госмановларда. Мәдрәсә. К.Мотыйгый. Русча уку. Әмрулла Габделвәли. Типография. 1905 ел дулкыннары. Канатлану. Әһли (I, 3. 41 кәгазь).
Ә.Фәйзи ел дәвамында бик күп мәртәбәләр план-схемалар төзеп карый, әсәрне бүлекләргә бүлә, персонажлар турында уйлана. Мәсәлән, архивында 1 тасвир, 4 эштә беренче китапка керәчәк персонажлар исемлегенең (260, 261 кәгазьләр), 5 нче эштә (50—68 кәгазьләр) каралама вариантлары саклана.
1948 елның январь аенда ул Татарстан китап нәшриятына «Тукай» романының каралама планын язып кертә (I, 11. 28, 29 кәгазьләр).
«Тукай» романының планына сызмалар
Беренче өлеш. Уяну чоры
1891 елда Казан губернасындагы ачлык. Казан тимер юлы салыну. Петербург, Александр III, губернатор Дьяченко, купец Сәйдәшев. Заводчы Алафузов. 1891 елны Печән базары. Купецлар һәм һөнәрчеләр: кәләпүшчеләр, каешчылар һ.б. Толчокчы Мөхәммәтвәли абзый һәм кәләпүшче Газизә җиңги. Тукайның Печән базарында арба өстеннән балалыкка бирелүе.
Рухани ачлык тагы да көчлерәк. Хакыйкать эзләүчеләр. Народниклар. Беренче марксистлар. Федосеев. Агартучылар. Каюм Насыйри. Миссионерлар. Мөртәт Гәрәй вакыйгасы. Казан университетында студентлар кузгалышы. Студент Ульянов, яшь Горький.
Тукайның Уральскига китүе. Мәдрәсә. Төхфәтуллиннар. Шагыйрь Чулпани. Төрек эмигранты Габделвәли. Тукай типография эшчесе. Заһир Бигиев. Шакир Мөхәммәдъяров. Рус-япон сугышы.
Икенче өлеш. 1905 нче ел
Тагын Петербург. Канлы якшәмбе. Октябрь манифесты. Революция һәм милли азатлык хәрәкәте. Шәкертләр хәрәкәте. Казанда «Әльислах» газетасы. Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан. Беренче татар марксистлары: Ямашев. Язучы Коләхмәтов. Эшче революционерлар. Сәгыев, Сәйфетдинов. Оренбург. Рәмиевләр. Уральскида «Әлгасрелҗәдит», «Фикер» һәм «Уклар». Тукай публицист һәм шагыйрь. Татар реакционерларына каршы көрәш. «Иттифакыль мөслимин». Гаспринский, Рәшит казый, Тупчыбашев. Таңчылар һәм уралчылар. Тукайның Казан артына каралырга кайтуы. Казан яшьләре: исляхчы шәкертләр, язучылар, русча укучылар, аттестатчылар, приказчиклар. Артистлар. Беренче мәхәббәт. Сәхипҗамал Волжская, Габдулла Кариев. «Яшен» уклары. Ямаш белән танышу. «Яңа Кисекбаш». Сәгыйть Рәмиев. Исхак Бикчуринның асылу хәбәре. Реакция башлана.
Өченче өлеш
Столыпин реакциясе. Лена вакыйгасы.
Ямашевның үлеме. Яшьләр арасында таркалу. Тәүбә, Мөртәтлек. Реакционерлар тагын шәбәяләр. Милләтчелекнең көчәюе. «Ялт-йолт». Түнтәр Ишми. Тукайны полициянең эзәрлекләве. Тукайның авырый башлавы. Авылга кайту. Сәяхәтләр: Троицк, Уфа, Астрахань, Петербург. М.Гафури, Ш Камал. «Яктырак йолдыз янадыр төн кара булган саен». Лена вакыйгасы. Яңа революцион дулкыннар. Тукай үлем алдында. Үлем алдындагы өмет. Үлем һәм үлемсезлек.
Башта бу план схематик уйлану рәвешендә булган:
I.
Уяну (1886—1905)
1.    Авыл малае. Толстой һәм ачлык
2.    Шәһәр малае
3.    Җаек (1905 елгача)
II.
Күтәрелү (омтылыш) (1905—1909)
1.    Җаек (1907 сентябрьгә кадәр)
2.    Тагын авыл (каралу). Казанга килү.
Беренче танышу.
Әмирхан, Камал, Ямаш. Яшьләрне күреп соклану. Ашкыну. «Әльислах».
3.    «Яшен»
Нижний. «Печән базары»
Беренче удар (столыпинщина) 1909 елгача.
III.
Чигенү еллары (1909—1913)
1. Халык зарының Тукай поэзиясендә чагылышы. Пич башы кыйссасы. Авылда авырып яту.
2.    Сәяхәтләр: Троицк, Петербург, Уфа.
3.    Авыру, үлү (1913 елгача)
(I, 11.4 кәгазь).
Архивта романның беренче китабы өчен төзелгән планның рус телендәге вариантлары да бар. I тасвир, 11 эш 24 нче кәгазьдә болай дип язылган:
ПЛАН 1-й книги романа о татарском народном поэте А.Тукай.
I
Пробуждение (1878—1905)
Крестьянские волнения Б.Менгерах в 1878 году. Положение крестьян после подавления движения. Отец Тукая мулла Мухаметгариф. Дедушка Тукая Зиннатулла Амиров. Смерть родителей Тукая. Тукай переходит из рук в руки.
Голод 1891—92 гг. Ямщик привозит Тукая в Казань и отдает на воспитание кустарю Мухаметвалию из Новой Татарской Слободы. Жизнь татарских кустарей. Развитие промышленности и торгового капитализма Татарии. Татарские фабриканты и купечество. Жизнь рабочих Алафузовского завода, стекольного завода, Сайдашева и др. Татарская интеллигенция. Татарский просветитель Каюм Насыри, драматурги Ф.Халиди, А.Ильясов.
Татарская учительская школа и ее директор Ш.Ахмеров. Попытки организовать первую татарскую газету. Реформистское движение среди учащихся медресе «Джадидисты» и «Кадимисты». Татарское духовенство. Секта Ваисова и татарские кустари. Отлучение Л.Толстого от церкви Письма казанских мусульман к Толстому и ответ его. Городская Дума и татары. Городская голова С.В.Дьяченко и его деятельность. Кружок Стопани. Пропаганда марксизма и казанские рабочие. Революционное студенчество. Казанский университет и татары. Кружок Федосеева.
Тукай снова возвращается к дедушке в д.Училе. Земельный раздел. Крестьянин Сагди берет Тукая на воспитание с целью получить лишний надел. Учеба Тукая в деревенском медресе. Земство и татарские крестьяне. Отъезд Тукая в город Уральск.
II
Полет (1905—1908)
Революция 1905 г. Тукай вместе с К.Тухватуллиным организовывают газеты и журналы: «Фикер», «Альгасрульжадит», «Уклар». Приезд Тукая в Казань. Тукай вместе с Г.Камал выпускает сатирический журнал «Яшен» («Молния») борьбы прогрессивной молодежи против кадимистов, шакирдов в медресах.
Ә.Фәйзи 1947 елда аерым дәфтәрләрдә романның башлангыч бүлекләрен дә яза башлаган була. Эшнең җитдилеген әдипнең 1947 елның 16 декабрендә Татгосиздат белән романны китап итеп бастырып чыгару турында төзегән килешү раслап тора (И, 4. 65 кәгазь). Анда аерым пункт белән, нәшрият акчасына романга материаллар җыйнау өчен авторга иҗат командировкасы бирү мәсьәләсе дә каралган.
1949 елда Ә.Фәйзи өч ай дәвамында (февраль, март, апрель) Казанда МВД архивында, Тел, әдәбият һәм тарих институтында, Тукайның туган җире Кызыл юл районында (Кырлай, Өчиле) әсәр язу өчен материаллар җыя (II, 2). Җәй айларында Кырлайда Тукайның балачак дусты Сафа бабайда фатирда торып, материаллар җыюын һәм әсәрне язуын дәвам итә (Фәйзи, 1973, 281—283). Шушы иҗат командировкалары нәтиҗәсендә романның өч китапка бүленгән план-структурасы барлыкка килә (I, 11. 1 кәгазь).
Структура:
Беренче китап (1878—1900) — 22 ел.
1    нче өлеш. Казан арты (1879—1891) — 12 ел
2    нче өлеш. Яңа бистә (1891—94) — 3 ел.
3    нче өлеш. Кырлай (1894—97) — 3 ел.
4    нче өлеш. Җаек (1897—1900) — 3 ел.
Икенче китап (1900—1908) — 8 ел
1    нче өлеш. Җаек (1900—1905) — 5 ел,
2    нче өлеш. Җаек (1905—1908) — 3 ел.
Өченче китап (1908—1913) — 5 ел.
1    нче өлеш. Казан (1908—1910) — 2 ел
2    нче өлеш Казан (1910—13) — 3 ел.
Һәр өлеш бүлекләргә, бүлекләр бүлекчәләргә бүленә.
Планнарның татарча һәм русча вариантларын чагыштырсак, икесенә дә охшаш пунктларның булуы, язучының ике план вариантында да Тукай яшәгән чорны, аның каршылыкларын һәм шуларга бәйле Тукай биографиясенең мөһим урыннарын тулырак гәүдәләндерү, укучыга җиткерү омтылышы сизелә. Болардан тыш архивта беренче китапның 1 нче өлеше (Казан арты) өчен русча язылган план вариантлары бар (I, 11. 19, 22 кәгазьләр).
1948 елгы план вариантында 1891 елдан 1913 елга хәтле тарихи конкрет вакыйгалар чагылдырыла. Ә рус телендәге варианты 1878 елдан 1894 еллар арасындагы вакыйгаларны үз эченә ала. Һәр икесендә дә киң масштаблы тарихи вакыйгалар алынган. Планның беренче вариантында бары тик шәһәр тормышы гына күрсәтелсә, икенче планда авыл крестьяннары тормышын яктырту да күздә тотыла. Авыр тормыш шартларына чыдый алмыйча крестьяннарның күбесе шәһәргә күчә башлый. Язучы Олы Мәңгәрдәге крестьян бунтларын, ул бунтны бастырганнан соң булган хәлләрне язуны да планлаштыра. Тукайның әти-әнисе, әби-бабасы, туган-тумачалары тормышы белән таныштыруны максат итеп куя һәм яза да. Ул өлешләр «Совет әдәбияты» журналының 1950 ел 7 санында басылып чыга.
Ике планда да капитализмның экономик кризисын күрсәтү, эшчеләрнең ризасызлыгы, бердәм тупланып стачкалар оештыра башлау моментлары урын алган. Экономик мәсьәләләр белән бергә татар халкы арасында барган мәгърифәтчелек хәрәкәтен яктырту, шул җәһәттән К.Насыйрига урын бирү планлаштырылган. Планның икенче вариантында Ф.Халиди, Г.Ильяси кебек беренче драматургларны сурәтләү дә күздә тотылган. Татар буржуаз милләте оешу, татар дин әһелләре, Толстойның чиркәүдән куылуы, казан татарларының Толстойга хатлары һәм аның җавабы, реформа кертелгән татар мәктәпләре кебек аерымлыклары булган пунктларның берникадәр өлеше роман язганда файдаланылмый кала.
Алга таба язучы беренче китапның беренче өлешен 8 бүлеккә бүлеп, һәрбер бүлектә нәрсә турында язачагын билгеләп чыга (I, 11. 20 кәгазь).
1952 елда 1 китап басылып чыкканнан соң язган мәкаләсендә Ә.Фәйзи планның тагы да ачыкланган варианты белән таныштыра (Фәйзи, 1973, 197—198):
«Романның планын төзегәндә мин шагыйрьнең тормыш юлын өч чорга бүлдем. Беренче чор — 1886—1896 еллар арасындагы ун ел. Бу кечкенә Габдулланың туып, теле ачылган, төрле кулларда ятимлектә үскән, мәктәптә укый башлаган чоры. Икенче чор — 1896—1907 еллар эчендәге унбер ел. Бу — шагыйрьнең Җаек чоры. Биредә үсмер Тукай укудан эшкә күчә, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе булып формалаша. Өченче чор — 1907—1913 еллар эчендәге алты ел. Бу — шагыйрьнең Казан чоры. Монда аның шагыйрьлек даны иң югары баскычына күтәрелә, һәм бу чор шагыйрьнең капитализм шартларында һәлакәте белән тәмам була. Өч чорның һәркайсын мин аерым китаплар рәвешендә өч китап итеп чыгарырга булдым. Аларның исемнәре: беренче китап «Үги еллар», икенче китап «Тынгысыз Җаек», өченче китап «Казан өстендә яшен». Хәзерге көндә шуның беренчесе, ягъни «Үги еллар» исемендәге китап инде басылып чыкты». 1 тасвир, 484 эштә Ә.Фәйзи «Тукай» романының III өлеше планын сурәтләп бирә һәм аның башка өлешләр белән бергә 1954 елның беренче яртысында басылачагын вәгъдә итә: «В начале января 1954 года я сдам в издательство третью часть романа «Тукай». В ней рассказывается о җизни татарского народного поэта в годы русско-японской войны и начала революции 1905 года. Тукай к этому времени уже начинает участвовать в общественной жизни, пишет свои первые стихи. В третьей части жизненный путь поэта доведен до 19 летнего возраста.
…В Московском издательстве «Советский писатель» 1 том уже переводится на русский язык. В 1954 году я буду работать над продолжением романа».
«Тукай» романының икенче (соңгы) китабы хакында эш планы Ә.Фәйзинең 1956 елның 6 январенда Н.В.Васильевка язган хатында ачык белдерелгән: «Сез: китапның дәвамы буламы һәм ул кайчан дөнья күрәчәк, дип сорыйсыз. Әйе, дәвамы булачак, ул хәзер язылып ята. Ләкин романны бөтенләй төгәлләр өчен шактый күп вакыт кирәк булыр әле. Тулаем роман шагыйрьнең тормыш юлын тасвирлауга гына кайтып калмый, ул 1905 елгы беренче рус революциясендә татар халкының якыннан торып катнашуын күрсәткән тарихи вакыйгаларны да үз эченә алырга тиеш.
Беренче рус революциясенең илле еллыгына әзерлек һәм 1955 елда аны бәйрәм итү көннәрендә, билгеле булганча, бик күп яңа документлар, материаллар өскә калкып чыкты, истәлекләр язылды. Бу материалларны өйрәнмичә һәм файдаланмыйча, Россиядәге азатлык хәрәкәтенең ул героик чоры турында игътибарны җәлеп итәрдәй сүз әйтү һич мөмкин түгел. Материалларны өйрәнү һәм үзләштерү исә гаять күп вакыт һәм көч сорый. Моның өчен архив учреждениеләрендә утырып эшләргә, музейларда, үзәк китапханәләрдә казынырга, өйрәнә торган чорга һәм роман геройларының биографияләренә теге яки бу дәрәҗәдә бәйле тарихи урыннарны, шәһәрләрне йөреп чыгарга кирәк.
«Тукай» романының икенче һәм соңгы китабы 1906 елдан 1913 елга кадәр булган чорны үз эченә ала, ягъни әсәрнең баш герое Габдулла Тукай үлгән ел белән төгәлләнә. Ул, беренче китап кебек үк, өч кисәктән торачак:
1) Уральск. 2) Казан. 3) Казан.
Беренче китапта күренгән төп геройларның үсеш юлы икенче китапта да дәвам итәчәк, яки алар турында мәгълүмат романның башка геройлары тарафыннан бирелеп барачак.
Укучыларны тагын шундый сорау кызыксындыра: романдагы геройлар тормышта булган кешеләрме, әллә уйлап чыгарылганнармы?
Барлык төп геройлар (Габдулла, аның үз әти-әнисе һәм үги әти-әниләре, кардәшләре, Кәбир, аның әтисе, Моратов, Гыймади һ.б.) һәммәсе дә тормыштан алынганнар, тик кайберләренең генә, хосусый сәбәпләр аркасында, исемнәре үзгәртелде. Романда шулай ук автор хыялы тудырган геройлар да бар, әмма алар аз һәм әсәрдә зур урын биләп тормыйлар. Алар тормышта тәгаен булган кешеләр түгел, ләкин аларның тормышта яшәгән булулары да бик мөмкин. Бу геройлар авторга романның идея эчтәлеген киңрәк һәм тирәнрәк ачу өчен кирәк булды» (Фәйзи, 1973, 310— 311).
Ә.Фәйзи Октябрьнең 40 еллыгын каршылау уңае белән ясаган бер чыгышында (1957) романның дәвам ителәчәген әйтеп уза (I, 11.30 кәгазь):
«Октябрьнең кырык еллыгын мин, татар халкы һәм аның сөекле улы Габдулла Тукай турында язылган романның икенче китабын хәзерләү белән каршылыйм. Бу китапның вакыйгасы баштанаяк беренче рус революциясенең күтәрелү һәм төшү еллары фонында бара. Безнең һәрбер тарихи роман ул бүгенге көн күзлегеннән чыгып языла һәм бүгенге көнгә хезмәт итә. Шуның белән бергә, мин, гомер булса, бу романны төп геройның — Г.Тукайның үлеме белән бетермәскә, аны Бөек Октябрь революциясе көннәренә кадәр дәвам иттерергә телим. Тукайларның, Ямашларның башлап куйган юлларын Камаллар, Ибраһимовлар, Мулланур Вахитовлар артыннан дәвам иттерелә һәм татар халкының гасырлар буена барган азатлык яулау көрәше Бөек Октябрь революциясе көннәрендә үзенең җиңү тантанасын итә.
Бу роман эпопея өчен әйтеп бетергесез кызык, вакыйгаларга бай, шуның белән бергә, гаять катлаулы чор. Ләкин аның катлаулылыгы һәм язу өчен авырлыгы язучыны куркытмый, киресенчә, үзенә тарта, үзенә бәйләп һәм үзен тасвир итүне сорый.
«Бу мин болай, җаваплы зур теманы җиңеп чыгып киләм инде, дигән фикердән ерак. Мин һәм минем эшемдә әле проза язу тәҗрибәсенең азлыгы да, башка кимчелекләр дә чагыла.»
Язучы роман структурасын төзегән кәгазьнең арткы ягына (I, 11.1 кәгазь), 1949 елның 16 январенда, карандаш белән үзенең иҗат процессын төгәл характерлаучы шигырь юллары язган:
Җыерчыклар басты маңгайны,
Һаман уйлыйм, уйлыйм Тукайны,
Тәрәзәдән карыйм, караңгы,
Бетерә алырмынмы романны?
Ә.Фәйзи «Тукай» романын уйлаганда аның төп темасын, катнашучы кешеләрнең санын һәм аларның төрле ситуацияләрдә үзара мөнәсәбәтләрен билгеләүдә төп ориентир бирүче чара — эш планы икәнлеген яхшы аңлап эш иткән.
«Тукай» романын язу — ул әнә шулай язучының маңгаена җыерчыклар сыза торган гаять тә авыр, катлаулы эш буларак бәяләнә.

2. ТЕМАНЫ ГЫЙЛЬМИ ҮЗЛӘШТЕРҮ. ӘДИПНЕҢ ТУКАЙ ТОРМЫШЫН ӨЙРӘНҮЕ

Ә.Фәйзинең үз сүзләре белән әйткәндә, Тукай яшәгән чорны өйрәнү — ул Россиянең экономик-политик үсешенең иң катлаулы, шуның белән бергә иң кызык чорын өйрәнү дигән сүз. Язучы Казан, Мәскәү, Ленинград, Уральск архивларында һәм китапханәләрендә эзләнеп бик күп китапларны, шул чорда чыккан газета-журналларны җентекләп өйрәнә. Аларны санап чыгу гына да җитди бер библиографик хезмәт булыр иде. Өйрәнеләсе проблеманың киң һәм катлаулылыгын күзаллау өчен, мисалга шәхси архивында сакланып калган кайбер материалларны санап китү дә мәсьәләгә ачыклык кертер:
Революция 1905—1907 гг. в национальных районах России: Сборник. — Госполитиздат, 1949. — 660 с.
Рубин Р. Русские революционные демократы о патриотизме и борьбе с низкопоклонством перед Западом (стенограмма публич. лекции, прочитанной в 1948 году в Ленинграде). — Ленинград, 1948. — 31 с.
Романовский В. Девятнадцатый век (популярно-научные очерки). — Москва, 1916.
Сборник в память Александра Серафимовича Гациского.— Нижний Новгород, 1897.
Конобеев В. Русско-болгарское боевое содружество в русско-турецкой войне 1877—1878 гг. — Москва, 1953.
Борисов М. За Казанкой, в году пятом. — Казань. — 1927.
История Татарской АССР. — Казань, 1950. — Т. 1: (С древнейших времен до Великой Октябрьской социалистической революции). — 709 с.
Каюм Насыри 1825—1945 (материалы научных сессий, посвященных 120-летию со дня рождения). — Казань: Татгосиздат., 1948.
Агишев Я., Пехтелев И. Габдулла Тукай: (Биографик очерк). —
Казан: Татгосиздат, 1946. — 39 б.
Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тууына 60 ел тулуга багышланган гыйльми сессия материаллары. — Казан: Татгосиздат, 1948.
Агишев Я. Творчество Габдуллы Тукая. — Казань: Таткнигоиздат, 1954.
Хасанов X. Хусаин Ямашев. — Казань: Таткнигоиздат, 1954.
Сайфи Кудаш. Навстречу весне: Повесть. — Москва: «Советский писатель», 1952.
Татар әдәбияты. XX йөз. 1 кисәк. Югары уку йортлары өчен. — Казан: Таткнигоиздат, 1954.
Татар әдәбияты. Дәреслек-хрестоматия. XX йөз. — Казан: Татгосиздат, 1947.
Гайнуллин М., Вәзиева Җ. Татар әдәбияты: XX йөз. — II кисәк. Югары уку йортлары өчен. — Казан: Таткнигоиздат, 1954.
Г.Халит, Х.Хисмәтуллин, Б.Гыйззәт. XX йөз башында татар әдәбияты: Очерклар. — Казан: Таткнигоиздат, 1954. — 386 б. (бу очеркларны тикшерүгә 1952 елның 19 июнендә, ТӘҺТИ ның гыйльми советына язучының үзен дә чакыралар) (II, 1.16 кәгазь).
Болардан тыш, дини мәсьәләләрне өйрәнү буенча «Пигамбәрләр тарихы», «Фазаиль эш-шөһур» китапларының фрагментлары, «Дин вә әдәп», «Татарстан», «Безнең юл», «Шура», «Ялт-йолт», «Чүкеч», «Заман календаре» журналларының аерым бер саннары бар.
Материалларны өйрәнү һәм үзләштерү гаять күп вакыт һәм көч сорый. Язучыга китаплардан тыш чорны һәм Тукайны өйрәнүдә дусларына (Н.Исәнбәт, С.Кудаш, Р.Нәфыйков һ.б.), шагыйрьнең замандашларына (Г.Төхфәтуллин, В.Бәхтияров, А.Гладышев, Г.Кәлтиев һ.б.) ТӘҺТИ галимнәренә (М.Гали, Г.Халит, Я.Агишев, Х.Хисмәтуллин, М.Гайнуллин, Р.Башкуров һ.б.) мөрәҗәгать итәргә туры килә. Бу фактлар барысы да шәхси архивындагы документлар белән раслана. «Тукай» романын язу турында» исемле мәкаләсендә (1952) Ә.Фәйзи үзе үк: «Татар халык шагыйре Габдулла Тукай турында роман язу, кызыктыргыч эш булу белән бергә, гаять катлаулы һәм җаваплы эш иде. Аны турыдан-туры язарга утырганга кадәр, миңа озак еллар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын, аның яшәгән чорын, аның средасын өйрәнергә һәм тикшеренергә туры килде.
Бу эштә миңа шагыйрьнең үз иҗаты һәм үзе язып калдырган истәлекләрдән тыш, аның чордашларының истәлекләре, шагыйрьнең хатлары, аның турындагы төрле документлар ярдәмгә килделәр. Миңа шагыйрь яшәгән җирләрдә булырга, ул йөргән юллар белән йөрергә туры килде һәм әле дә мин Тукайның тормыш маршрутлары белән эзмә-эз йөрүне дәвам иттерәм»,— дип яза (Фәйзи, 1987, 162). Менә шушы күп төрле материалларны анализлаганнан соң туган фикерләрен ул төрле блокнот-дәфтәрләргә теркәп бара һәм аерым мәкаләләр рәвешендә дөньяга чыгара.
Ә.Фәйзинең Тукай турында күп вариантларда язылган уннан артык фәнни тикшеренүләре һәм публицистик мәкаләләре бар.
Мәсәлән, 1939 елны ул «Габдулла Тукай» очеркын «Атаклы кешеләрнең Казандагы тормышлары» исемле җыентык өчен әзерли. Җыентык рус телендә 1940 елда басылып чыга. Архивта бу очеркның датасы күрсәтелмәгән, 74 кәгазьдән торучы татар телендәге ике (I, 357) һәм рус телендә ике каралама вариантлары бар (I, 358, 389). Очеркта шагыйрьнең тормыш юлына хронологик тәртиптәрәк күзәтү ясала һәм авторның шул чордагы әдәбият белеменә ияреп, аерым күренешләргә, шәхесләргә карата бик үк дөрес булмаган бәяләүләре сизелә (С.Максуди, И.Гаспринский).
«Халык шагыйре» исемле хезмәте Тукайның русча җыентыгына сүз башы буларак язылган. Шушы ук хезмәтне файдаланып, кыскартып, Ә.Фәйзи 1956 елның 26 апрелендә КДУ ның актлар залында Тукайның тууына 70 ел тулуга багышланган тантаналы кичәдә доклад ясый. Шәхси архивында шушы докладның өч каралама варианты һәм аңа булган материаллар саклана (I, 487). «Тукай һәм аның заманы» хезмәте 1951 елны Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Г.Тукай. Стихи, поэмы, сказки» жыентыгында сүз башы буларак урнаштырыла. Шушы ук исемдәге мәкалә «Дружба народов» журналында да басылып чыга (1950. № 5.—140—160 б.). Архивта аның машинкада басылган каралама варианты (I, 336) һәм датасыз тагы ике варианты бар (I, 393, 396). «Халкыбызның горурлыгы» исемле икенче бер мәкаләсе 1956 елны Детгиз (Мәскәү) чыгарган «Г.Тукай. Избранное» җыентыгына, 1961 елны «Г.Тукай. Вступающим в жизнь» китабына кереш сүз буларак урнаштырыла. «Габдулла Тукай турында» исемле мәкаләсе исә «Совет әдәбияты»нда (1936. № 5. 65—66 б.).
«Халык һәм шагыйрь» мәкаләсе «Совет әдәбияты»нда (1953, № 8—9) һәм әсәрләренең 5 нче томында (170—174 б.) дөнья күрәләр.
Тукайның вафатына 40 ел тулу мөнәсәбәте белән язылган, 7 кәгазьдән торган «Халык һәм шагыйрь» мәкаләсенең караламасы 1 тасвир, 337 нче эштә саклана. Архивта шулай ук «Халык һәм шагыйрь» мәкаләсенең кисемтәсе (I, 351. 12 кәгазь), Г.Тукайның яңа табылган хатлары турында мәкалә (I, 356), «Тукай и русская классическая литература» исемле мәкаләнең ике варианты бар (I, 382—383).
«Тукай и его эпоха» мәкаләсенең датасы күрсәтелмәгән биш каралама варианты (I, 394—395, 397—398), Тукай турында мәкаләләр язу буенча уйланмалар дәфтәре (I, 369), Тукайның сайланма әсәрләре җыентыгына карата өч варианттагы рецензиясе (I, 461), Г.Халитнең «Татар халык шагыйре Габдулла Тукай» очеркына рецензиясе караламасы (I, 477) — болар бар да Ә.Фәйзинең Тукай чорын һәм иҗатын фәнни яктан тирәнтен өйрәнгәнен ачык дәлилләп торалар.
Ә.Фәйзи Тукайны киң халык массаларына җиткерү буенча да зур эш алып бара. Бу уңайдан шәхси архивындагы Тукайның 60 еллыгына карата сөйләгән «Тукай һәм рус әдәбияты» докладының ике вариантын (I, 479), 1954 елга карата үзенең иҗади эш планы буенча чыгышын (I, 484), Тукай турындагы доклады фрагментларын (I, 493) китерергә мөмкин. Язучы Тукайның яшәгән чорына да, дөньяга карашына да, сәяси карашларының үсүенә дә, эстетик карашларының формалашуына да игътибар итә һәм аларны җентекләп күзәтә. Аның шагыйрь турындагы мәкаләләре әнә шундый тынгысыз эзләнүләр нәтиҗәсе буларак туалар. Бу уңайдан аның 1955 елда Голицынодан С.Кудашка һәм Н.Исәнбәткә язган хатлары гыйбрәтле. Үзенең эзләнү рухын аңлатып, С.Кудашка ул: «Үзем хәзер Мәскәү янында Голицыне дигән җирдә эшләп ятам. Эшем Тукайның русча бертомлыгына сүз башы язу һәм аны яңачарак итеп язу…»,— ди (III, 16). Н.Исәнбәткә дә: «Моңарчы язылып килгән шаблоннардан чыгасы иде бит!» — дип хәбәр итә (Фәйзи, 1987, 392). Хат ахырында: «Мәкаләнең башка яклары рәттә. Синнән алып киткән китаплар һәм запискалар эшкә ярадылар. Син гомумән бу мәсьәләләрдә миңа ярдәм иттең»,— дип рәхмәтен белдерә. Чыннан да, аның Тукай турындагы тикшеренүләре шаблонлыктан ерак торалар. Мәкаләдән мәкаләгә язучының фикере үсә, үзгәрә, тирәнәя бара.
Тукай — халык улы, «халыкка хезмәт итү үрнәге, татар халкының намусы». Шунлыктан Ә. Фәйзи Тукайның тормышын һәм иҗатын халык тарихы белән аерылгысыз бәйләнештә карый. Тукайга якынрак килгән саен ачыклыйсы мәсьәләләр арта бара. Шулай итеп, Тукайны өйрәнү ул яшәгән чорны, шул чорның политик һәм эстетик атмосферасын, милли азатлык һәм революцион хәрәкәт үзенчәлекләрен өйрәнү булып китә. Язучы үзен борчыган фикерләрен мәкалә-рецензияләрендә күтәрә тора, аерым карашлар белән бәхәскә керә, үзенең концепциясен яклый.
Г.Халитнең алда телгә алынган «Татар халык шагыйре Габдулла Тукай» очеркына русча язган рецензиясендә (1952, 22 ноябрь) Ә.Фәйзи авторның нигездә Тукайның тормыш һәм иҗат юлын, ул яшәгән чорны дөрес яктыртуын билгеләп үтә һәм шуның белән бергә җитешсез якларына да туктала. Язылган кадәресе татарлар өчен җитсә дә, татар милләтеннән булмаганнар өчен боларның аз булуы, күп нәрсәләрне киңрәк, тирәнрәк аңлатырга кирәклеге, шул чордагы төрле идея-политик агымнарның көрәшен конкрет мисалларда күрсәтмәү, Тукай эшчәнлеген аның замандашлары, дуслары (Ямашев, Колахмәтов, Гафури, Г.Камал һ.б.) эшчәнлегеннән башка сурәтләү, җәмәгать эшчәнлеге бөтенләй диярлек телгә алынмыйча язучылыгы гына күрсәтелү кебек моментлар тәнкыйть ителә. Җәмәгать эшчәнлеге, публицист, педагог, трибун-патриот булу сыйфатларын игътибарга алмау Тукай портретының тулы була алмавына китерә дип раслана, шагыйрьнең осталыгы, новаторлыгы, татар шигырен үзгәртеп коруы турында бик аз әйтелүе искәртелә. Тукайның дингә мөнәсәбәте уңаеннан Ә.Фәйзи авторга «шагыйрьнең атеистик тенденцияләре» турындагы формулировкасын тагы да ачыкларга һәм «антиклерикаль тенденцияләр»гә алыштырырга тәкъдим итә. Шулай ук ул Г.Халитнең «Мөселман иттифакы» турында татар халкының милли-азатлык хәрәкәтен үз кулына алырга маташты» дигән фикеренең ялгыш икәнен күрсәтә: «Не прибрать, а «подавить» пытался «союз мусульман» освободительное движение татарского народа. «Союз» этот открыто провозглашал себя сторонником монархии, следовательне, какая речь может быть о стремлении его иметь какое-нибудь дело с освободительными идеями народа?».
Гаспринскийның да очеркта берьяклы гына күрсәтелүен, дөньяга карашы буенча «монархист» һәм рус самодержавиясенең тугрылыклы агенты булуын әйтә.
Ә.Фәйзи авторның Тукай иҗаты турында язган «…при самых тяжелых приступах болезни приходилось работать — писать хотя бы по две строчки в день, чтобы завтра не остаться голодным» дигән юлларын тәнкыйтькә ала һәм поэтик хезмәтне шагыйрьнең биологик ихтыяҗына гына (ашау) кайтарып калдыруы, идея-социаль ягының исәпкә алынмавы белән килешмәвен белдерә. Үләренә бер сәгать кала да шагыйрьнең корректуралар укып төзәтүен мисалга китереп: «Ул аны корсак өчен генә түгел, ә бәлки бөек максатлардан чыгып эшләмәгәнмени?!» — дигән сорау куя.
Тукайның рус телендә сайланма әсәрләре җыентыгына язган рецензиясендә (I, 461) Ә.Фәйзи шигырьләрне сайлап алуда дөрес булмаган, күптән фаш ителгән социологик метод белән эш итүләрен, тәрҗемәләрнең сыйфаты начар булуын, искәрмә-аңлатмаларның тулы һәм дөрес булмавын әйткәч, Агишевның кереш мәкаләсенә карата: «В предисловии нет главного: четкого определения творчества Тукая. И думается, что во многом это зависело от того, что тов. Агишев не раскрыл во всей сложности тех исторических условий, в которых писал Тукай. В ряде случаев он допускает неверные рассуждения о том или другом произведении и это результат еще не вытравленного в татарском литературоведении вульгарно-социологического подхода в оценке явлений прошлого»,— ди. Бу сәбәпле Тукайның каршылыклы иҗаты тарихи-объектив яктыртылмыйча кала. Кереш мәкаләдә Тукай я революцион-демократ, я социалист, я динче һ.б. итеп бирелә. Шуңа күрә дә Ә.Фәйзи Тукай иҗатының асылын дөрес аңламау, иҗатында нәрсәнең иң мөһим, нәрсәнең икенче урында икәнен күрә белмәү аркасында, шушы көнгә кадәр Тукай турында аңа лаеклы хезмәтнең булмавын әйтә. Тукай поэзиясенең социаль җирлеген билгеләү, рус әдәбиятына мөнәсәбәтен ачыклау, революцион-демократизмы, дингә мөнәсәбәте, шагыйрьне шомартмыйча, гыйльми объектив сурәтләү кебек мәсьәләләрдәге карашлары буенча Ә.Фәйзи әдәбият галиме И.Нуруллин белән уртак фикердә тора. И.Нуруллин «Шагыйрьне өйрәнү юлында» исемле мәкаләсендә шушы мәсьәләләргә тукталып: «Вакыт җитте, чын мәгънәсендәге фәннилек заманы килде. Нәтиҗәгә карап факт җыюны ташларга вакыт. Фактлар үзләре нәтиҗәгә китерсен. Фән яхшы мәгънәсендә объективлыкка, дөреслеккә корылырга тиеш,— дип язып чыккан иде (Нуруллин, 1966, 120—127).
Ә.Фәйзи Тукайның 60 еллыгына багышланган гыйльми сессиядә сөйләү өчен язган «Тукай һәм рус әдәбияты» докладында (1946) Тукайның рус классик әдәбиятына мәхәббәтен, аның поэзиясенең формалашуында ул әдәбиятның ролен яктырта. Иҗатының халыкчанлыгы, күтәргән темаларының социаль үткенлеге ягыннан барыннан да элек, Н.А.Некрасовка якынлыгы мисаллар китерелеп дәлилләнә. Тукай Пушкин, Лермонтов һәм 18, 19, 20 нче йөзләрдәге башка рус шагыйрьләренең иҗатына соклана. Әмма тәрҗемә һәм тәкълидләр өчен ул үз халкының социаль настроениясенә һәм милли үзенчәлегенә туры килгән әсәрләрне генә сайлап ала. Мәсәлән, ул рус поэзиясенең анакреонтик (күңелле һәм ваемсыз тормышны, шәраб һәм мәхәббәтне мактап җырлау) характерындагы өлкәсеннән алмый. Чөнки андый шигырьләр татар укучыларының табигатенә һәм рухына аз туры килгән.
Тормыштагы сатирик якларны гомумиләштерү һәм аларны югары социаль яңгырашлы итү ягыннан Тукайның шулай ук Салтыков-Щедринга якынлыгы да билгеләп үтелә.
Ә.Фәйзи «милли татар культурасының формалашуына зур йогынты ясаган алдынгы рус әдәбиятына карата булган хөрмәтнең юкка чыкмыйча хәзергә кадәр дәвам итүе белән без нигездә Тукайга бурычлы» дигән нәтиҗәгә килә.
Арада Тукайны төрле яклап ачкан, вакыт ягыннан да соңрак язылган (1956), архивында 1 тасвир, 487 эштә сакланучы, рус телендәге исемсез кулъязмасы аерым игътибарга лаек булып тора. Ул бераз кыскартылып, татарчага тәрҗемә ителеп «Халык шагыйре» исеме астында беренче тапкыр «Әдипнең эрудициясе» (1973) китабында басыла. Шушы ук хезмәтнең бераз кыскартылып доклад итеп сөйләнгәнен алда әйтеп узган идек инде.
Ә.Фәйзинең Тукай турында элгәре язган мәкаләләрендә ча-гылдырылган фикерләре монда тагы да тирәнәеп, киңәеп фәнни юнәлеш ала. Ул Тукай яшәгән чорга җентекле күзәтү ясый, 1905 елгы революция һәм шагыйрьнең үсеше, ул замандагы Казан һәм андагы идеяләр көрәше, Тукайның көрәшче, новатор шагыйрь булуы әсәрләреннән күп төрле мисаллар китерелеп дәлилләнә һәм ахырда, шагыйрьнең иҗатын фәнни юнәлештә өйрәнгәндә, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге искәртелә.
Бүгенге фәнни хезмәтләр югарылыгыннан Караганда, Ә.Фәйзинең кайбер фикерләре берьяклы яки искергән булып күренүләре дә ихтимал. Ләкин без бер нәрсәне истә тотарга тиешбез: ул — үз чоры кешесе, совет чорында яшәп иҗат иткән әдип. П.Лафарг фикеренчә, һәрбер язучы үз даирәсенә береккән: «При всем своем желании он не может ни оторваться, ни обособиться от окружающего мира, погружается ли он в прошлое или устремляется в будущее, ему не уйти за грань своей эпохи» (Гуляев, 1977, 278). Шундый ук фикер Н.Юзиевнең «Әхмәт Фәйзи — тәнкыйтьче» мәкаләсендә китерелә: «Әдип никадәр талантлы һәм төпле карашлы булмасын, ул үз чоры аша сикереп үтә алмый» (Юзиев, 1973, 5). Табигый ки, үзе яшәгән чордагы «әдәби климат» язучыга тәэсир итмичә калмаган. Әйтик, Ф.Әмирхан, С.Рәмиев, Дәрдемәнд кебек әдипләрне бәяләүдә Ә.Фәйзи кырыгынчы еллардагы әдәби концепцияләргә таяна. Әмма мондый хата карашлар аңарда вакытлыча гына була, төп урынны алып тормый. Әдәби мирасны һәм тарихны җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә, ул 50 елларда аерым язучыларны бәяләүдәге вульгар-социологизм рухындагы карашлардан арына бара. Мәсәлән, ул «Тукай и его время» мәкаләсе «Дружба народов» журналында басылып чыккач (1950, № 5), аның редакторы В.В.Гольцевка редакция гаебе белән Ф.Әмирханга дөрес булмаган бәяләмә бирү уңаеннан хат яза (III, 35). Аеруча аны Фатих Әмирханның татар культурасы тарихындагы урынын лаеклы бәяләү мәсьәләсе борчый: «…я никогда Амирхана не считал татарским Пуришкевичем, наоборот мне известно, что он был одним из соратников Тукая, боровшимся против феодализма, против реакционных сил татарской буржуазии, за полную ориентацию на прогрессивную русскую культуру и литературу»,— дип яза ул. Монда телгә алынган «Тукай и его время» мәкаләсенең бер варианты 1 тасвир, 396 эштә саклана. Анда С.Рәмиев хакында да язылган юллар бар (24 нче кәгазь). Китерелгән әлеге мәгълүмат янына, кәгазь читенә Ә.Фәйзи «продумать әти места» сүзләрен өстәп куйган. Димәк, язучы татар әдәбиятының бай мирасы, аның талантлы әдипләре турында уйланган, борчылган һәм һәртөрле тайпылышларны үз вакытында күреп алып төзәтергә омтылган икән. Моның белән без әдәбият һәм сәнгатьнең күп тармакларында эшләгән, киң эрудицияле, талантлы Ә.Фәйзине кимчелекләре булмаган идеал итеп күрсәтергә җыенмыйбыз. Тик шунысы бәхәссез: Тукайның тормышын һәм каршылыклы иҗатын бөтен катлаулыгында, бөеклегендә күрсәтергә омтылуы белән ул ялгышмады, дөрес юлдан барды һәм хәзер дә әһәмиятен югалтмаган фикерләрен безгә мирас итеп калдырды.
Аксакал әдип Әмирхан Еники Ә.Фәйзи турындагы «Чын кеше, чын иҗатчы» истәлегендә аның Тукайны ничек өйрәнүен болай дип яза: «Мәрхүм соңгы көненә кадәр Тукай турында уйланды, өзлексез эзләнде, тикшеренде, материал җыйды, әмма романның Казан чорын дәвам иттерү, күзгә күренмәс бер стенага килеп терәлгәндәй, тукталып торды. Бу стена — гаять катлаулы һәм четерекле җәдитчелек мәсьәләсе иде. Тукай яшәгән чорны дөрес чагылдыру ноктасыннан караганда, ул мәсьәлә бик мөһим иде, аны читләтеп үтү мөмкин түгел иде, шул сәбәпле Фәйзи мәрхүм бу хакта күп уйланды, күп борчылды, чөнки ул, гадел, намуслы художник буларак, тарихи дөреслекне әлбәттә бозарга теләмәде» (Еники, 1983, 114).
Чыннан да, ул вакытта әдәбият фәнендә һәм югары җитәкче органнарда татар мәгърифәтчелегенә һәм җәдитчелеккә карата ялгыш фикер урнашкан була. Ә.Фәйзигә бу мәсьәләләрне ачыклау өчен бик күп көч түгәргә туры килә. Мәсәлән, архивта аның 1955 елда КПСС Өлкә Комитеты секретаре С.Г.Батыевка язган хатының караламасы (III, 4), КПСС ның Татарстан Өлкә Комитетына язган тулырак вариантлы хаты (III, 63) һәм 1958 елның 19 январенда Өлкә Комитетында булган очрашу уңае белән язган язмалары (I, 417) саклана.
Язучы мәгърифәтчелек һәм җәдитчелек мәсьәләләрендә Батыев белән бәхәскә керә, җәдитчелекнең реакцион яки контрреволюцион түгеллеген, Төркиядән Гаспринскийлар тарафыннан да кертелмәвен, тарихтан билгеле булганча Төркиядә җәдитчелекнең булмавын да, бәлки үзебезнең Татарстанда барлыкка килгән прогрессив, шул ук вакытта каршылыклы мәгърифәтчелек хәрәкәте икәнен аңлатырга тели:
«Джадидизм — не однородное явление. Его нельзя рассматривать вне времени и пространства, как некое общее и абстрактное явление. Нельзя также его пересаживать из одной почвы в другую. Везде — будь это в Среднеазиатских республиках, будь это в Татарии и Башкирии, он (джадидизм) имеет свою специфику, огульность в критике он не терпит. Его надо рассматривать диалектически как явление, носящее в себе свое собственное противоречие. Только тогда мы освободимся от путаницы, которая сейчас создалась вокрут джадидизма» (I, 417).
Ә.Фәйзи гомере буе Тукайга тугрылыклы калган хәлдә, тарихилык һәм гыйльми объективлык принципларында, шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын халык тарихы белән аерылгысыз бәйләнештә карап өйрәнде, киң эрудицияле тәнкыйтьче, әдәбият галиме булып җитеште. Аның галимлеге шушы бүлекчәдә яктырткан Г.Тукай турындагы мәкаләләрендә, хезмәтләрендә чагылды.
3. ТУКАЙ ҺӘМ АНЫҢ МОХИТЕ ХАКЫНДА МӘГЪЛҮМАТ ТУПЛАУ АЛЫМНАРЫ
Алдагы бүлекләрдә Ә.Фәйзинең Тукай образына сугышка кадәр үк мөрәҗәгать итүе, киләчәктә шагыйрь турында зур әдәби әсәр язар өчен нинди хәзерлек этабы үтүе тикшерелгән иде. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, ул тәвәкәлләп, үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырырга керешә, Тукай турында киң эпик тарихи-биографик роман яза башлый. Мәкалә яки әдәби әсәр язу һәрвакыт материал туплаудан башлана. Ә.Фәйзинең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында сакланган шәхси архивын өйрәнгәннән соң, аның нинди юллар белән «Тукай» романы өчен тарихи материаллар туплавын ачыкларга мөмкин булды.
Язучы «Тукай» романы өстендә 1946 елдан башлап эшли. Шәхси фондында (101 фонд, 1 тасвир) «Тукай» романының каралама вариантлары һәм аны язу өчен җыелган материаллар гына да 75 эшне тәшкил итә. Әйтик, анда роман өчен мәгълүматлар язылган кулдан ясалган 11 дәфтәр, 19 блокнот, 3 калын дәфтәр, 4 укучы дәфтәре һәм бик күп санда аерым кәгазь битләре бар. Мәсәлән, кулдан ясалып, 36 кәгазьдән торган, тышына «Габдулла Тукай» (1886—1913) дип язылган блокнотта «1947 ел, 5 сентябрь, Казан» дип куелган. Монда төрле тарихи чыганаклардан алынган күчермәләр, Тукай чорында яшәгән кешеләр белән әңгәмәләр, әсәрдә сурәтләнәсе каһарманнарның исемнәре һәм аларга бирелгән кыскача бәяләмәләрне дә күрергә мөмкин (I, 3. 35—40, 43—56 кәгазьләр).
Арада тематик бүленеш буенча ачылган блокнот, дәфтәрләр дә бар. Шундыйларның берсе — «Тукай Җаекта» исеме куелган, кулдан ясалган кечкенә дәфтәр (I, 3. 3—34 кәгазьләр) (1946). 32 кәгазьдән торучы бу блокнотны язучы Җаек чоры турындагы материаллар белән язып тутырган. Анда Тукайның дуслары, танышлары, мәдрәсәләр, андагы мөгаллимнәр, Тукайның ничек киенүе, үз-үзен тотышы, 1905 ел вакыйгалары, байларның тормышы, җәдитчә укытуга күчү һ.б. бик күп мәсьәләләр буенча мәгълүмат табарга мөмкин. Алар романның өченче (Җаек) өлешендә уңышлы кулланылганнар һәм персонажлар да анда үз исемнәре белән бирелгәннәр.
1949 елның 22 июлендә карандаш белән языла башланган блокнот Тукайның Өчиле һәм Кырлайда яшәү чорын өйрәнүгә багышланган материаллардан тора (I, 3. 71—77 кәгазьләр).
«XIX Последнее десятилетие» (1949, декабрь) блокнотында (I, 3. 78—109 кәгазьләр) авыл тормышы, җыен, аңа ничек хәзерләнәләр, ярлылар ничек киенә, байлар, күчтәнәчкә нәрсә биргәннәр, балалар ул чорда нинди уеннар уйнаганнар, урак уру, Кырлай, никрутлар турында, кич утырулар, аулак өй, туй йолалары, ничек баеп була, ярминкәләр хакында, 1897 елгы переписькә бәйле хәлләр, Өчиленең салыну тарихы һ.б. материаллар бар.
«Авыл XIX» исемле блокнотта (I, 3. 110—130 кәгазьләр) мәдрәсә шәкертләренең кунып укулары, шундагы уеннары, сабантуй, чәчү, уру һ.б. турында, «Татар кустарьлары» блокнотында (I, 3. 131—145 кәгазьләр) читек тегүгә бәйле терминнар, җырлар, Кәҗә Якуп заводының планы һ.б., «Тәрҗеман» 1885—94» блокнотында (I, 3. 146—185 кәгазьләр) шушы исемдәге газетадан төрле материалларны җыйган.
«1905 һәм хатын-кыз» исемле блокнотта (I, 3.186—204 кәгазьләр) Х.Ямашевның Чистайда Хәдичә белән туе, хатынының әтисе — Бадамшин турында, Ләбибә абыстайның кызлар мәктәбе, Җиһан абыстай мәктәбе һ.б. турында мәгълүмат теркәлгән.
«Толстой һәм татарлар» исемендәге ике блокнотта (I, 3. 205—218 кәгазьләр) төрле кешеләрнең Толстойга язган хатлары, Толстойның килгән хатларга җавабы, Толстойның дингә мөнәсәбәте, суфи Хөсәен ибн Мансур һ.б. турында мәгълүмат язылган.
Тышына «26 июля» дип язылган блокнотта (I, 3. 219—226 кәгазьләр) Ә.Фәйзи ниндидер китапханәдән үзе файдаланган китапларның шифрларын, 1904—1905 елларда халык тормышы, В.Бәхтияровтан ишеткән сүзләр, революциягә кадәр чыккан газеталардан төрле характердагы белешмәләрне теркәгән. «Новое время» 1905 исемле киселгән мәктәп дәфтәрендә (II, 16. 58—67 кәгазьләр) «Новое время» газетасыннан һәм шул чор матбугатыннан материаллар күчерелгән. Башка исемсез дәфтәрләрдә дә шундый характердагы материаллар тупланган. Ул аларны башлыча карандаш белән язган (I, 4. 30, 31, 44, 48, 49, 50—82, 85—93, 101—102, 130, 148, 150—151, 171, 182, 226—259 кәгазьләр; I, 5. 21, 46, 47, 50 кәгазьләр; I, 8. 61—69 кәгазьләр; I, 11. 7—18 кәгазьләр; II, 17—18).
Ә.Фәйзи гомеренең ахырына кадәр Тукай турында материал җыюдан туктамый. Чөнки Тукайга якынрак килгән саен өйрәнәсе мәсьәләләр катлаулана, киңәя бара. Бу урында аның Н.В.Васильевка җавап рәвешендә язган хатыннан (1956, 6 январь) өзек китерү урынлы булыр: «Сез, китапның дәвамы буламы һәм ул кайчан дөнья күрәчәк, дип сорыйсыз. Әйе, дәвамы булачак, ул хәзер язылып ята. Ләкин романны бөтенләй төгәлләр өчен шактый күп вакыт кирәк әле. Тулаем роман шагыйрьнең тормыш юлын тасвирлауга гына кайтып калмый, ул 1905 елгы беренче рус революциясендә татар халкының якыннан торып катнашуын күрсәткән тарихи вакыйгаларны да үз эченә алырга тиеш.
Беренче рус революциясенең 50 еллыгына әзерлек һәм 1955 елда аны бәйрәм итү көннәрендә, билгеле булганча, бик күп яңа документлар, материаллар калкып чыкты, истәлекләр язылды. Бу материалларны өйрәнмичә һәм файдаланмыйча Россиядәге азатлык хәрәкәтенең ул героик чоры турында игътибарны җәлеп итәрдәй сүз әйтү һич мөмкин түгел. Материалларны өйрәнү һәм үзләштерү исә гаять күп вакыт һәм көч сорый. Моның өчен архив оешмаларында утырып эшләргә, музейларда, үзәк китапханәләрдә казынырга, өйрәнә торган чорга һәм роман геройларының биографиясенә теге яки бу дәрәҗәдә бәйле тарихи урыннарны, шәһәрләрне йөреп чыгарга кирәк» (Фәйзи, 1973, 310).
Роман ничек уйланылган, язучы нинди юллар белән материал туплаган соң? Архивны өйрәнү нәтиҗәсендә без язучының җиде юнәлештә эш алып барганын билгеләдек:
1. Әлбәттә, иң беренче чыганак — Тукай үзе, аның барлык язганы, шигырьләре, мәкаләләре, истәлекләре, хатлары. Мәсәлән, 1 тасвир, 72 нче номерлы эштә Г.Тукайның «Исемдә калганнар» истәлегенең машинкада басылган күчермәсе саклана. Ә.Фәйзи аны җентекләп өйрәнгән һәм үз кулы белән юл кырыйларына Тукайның туганнары һәм замандашлары сөйләгән истәлекләрдән төзәтмәләр язып барган. Әйтик, 10 нчы кәгазьдә Тукайның Кырлайга барып керүе турында Нәфисә апа истәлеге: «Өчиледән килгәндә өстендә ак күлмәк, ак ыштан, сыек яшел казаки, башында озын кара чуклы, төрле төстәге хәтфә кисәкләреннән сырып тегелгән корама түбәтәй. Бер күзендә ак булганлыктан ул күзен йомыбрак, башын шул күзе ягына кырын салып, сикерә-сикерә урамда балалар белән уйнап йөри иде». Мондый өстәмәләр һәм төзәтмәләр бит саен дәвам итеп (5—62 кәгазьләр), Тукай үзе таныганча «дөньяга иң элек күзе ачылган» Кырлай чоры турындагы мәгълүматны баетып җибәрәләр. Аларның күбесе китапның икенче өлеше «Кырлай»ны язганда файдаланылган. Икенче бер эштә (I, 2) Тукайның «Таң йолдызы» газетасында (1906, 2 сентябрь) дөнья күргән, «Уральскида хөррият бәйрәме» мәкаләсенең машинкада басылган күчермәсе бар. Ә.Фәйзи истәлекләрнең бик зур әһәмияткә ия булуларын белдереп, көндәлегенә түбәндәге юлларны язып куйган (1949, 6 декабрь): «Мин үз тормышымның хроникасын язарга тиешмен. Моны һәркем эшләргә тиеш. Тормышның кызык (язарлык) булудан түгел, бу үз тормышыңны аңлау, нәтиҗә ясау һәм киләчәгеңне билгеләү өчен кирәк (тарихның да функциясе шул бит). Бу — бер. Моңардан тыш ул кешеләр өчен кирәк. Безнең хосуси язмалар дәверне өйрәнү өчен ярдәм итәчәк. Яшь буыннар безнең язмаларны табып (алар кемнеке генә, нинди генә булмасын) шатланачаклар.
Каян килеп туды миндә бу фикер? «Тукай» романы өчен материал җыйганда, аны табалмый интеккәндә. Минем бу эш өчен бер генә героем үзенең тәрҗемә хәлен язып калдырган. Тукай — «Исемдә калганнар». Ул да балалык чоры гына. Өстән-өстән генә. Ләкин шуның өчен дә аңа минем рәхмәтем әйтеп бетергесез. Ә геройлар бер ул гына түгел. Йөз. Мин алар турында күбрәк үз интуизмыма таянып язам. Ә интуиция алдарга мөмкин» (II, 16. 144 кәгазь).
2. Төрле кешеләрнең истәлекләре җыелмасы.
Тукайның дусты, журналист «Әлислах» газетасы мөхәррире Вафа Бәхтияров 1951 елның 10 апрелендә, ГИДУВ та дәваланып ятканда үз кулы белән дәфтәргә язган язма «Хөсәен Ямашев һәм аның турында кайбер истәлекләр» дип атала (I, 17). Тукай яшәгән чорны, мохитне яхшырак күзаллау өчен, Ә.Фәйзи бу истәлекне дә игътибар белән өйрәнгән, файдаланырдай урыннарын (4, 6—8, 14, 20 битләр) төсле карандашлар белән сызып куйган.
Сугыш елларында (1944) әдәбият галиме М.Гали Татарстан Халык Комиссарлары Советы командировкасы буенча Кызыл юл районы Яңа Кырлай авылына бара, 1—7 февральдә анда Тукайның балалык чорына караган материаллар җыя (ТӘҺСИ мирасханәсе, 58 фонд, I, 101). Ә.Фәйзи аларның бер өлешен ашыгыч рәвештә, гарәп әлифбасында күчереп алган (I, 2. 1—4 кәгазьләр).
Фондта шулай ук Аликов Мөхәммәтҗанның Тукайның Уральскида укыган вакыты (1947, 6 сент.), Александр Кузьмич Гладышевның (1952) Уральскидагы типография, эшчеләр тормышы, Тукай белән дуслыгы, социал-демократик түгәрәк эшчәнлеге һ.б., Павел Маскаевның «1905 год у железнодорожников», Н.А.Покатиловның Уральскидагы 1905—1907 ел вакыйгалары турында (I, 2. 5—8, 11—-17, 21—22, 23—25 кәгазьләр) һәм Насыйр Габделхаковның «Бәйрәкә җир тарихы» исемле истәлекләре бар (IV, 19).
1980 елда диплом эше язган КДУ студенткасы Н.Минһаҗева язучы архивында Г.Кариев, Г.Кәлтиев, Я.Морадиларның Тукай турында истәлекләре саклануын белдерсә дә, бүгенге көндә алар, ни сәбәпледер, фондта күренмиләр. Башка чыганаклар аша гына без аларның истәлекләре романга шагыйрь Мирхәйдәр Чулпани һәм төрек эмигранты Габделвәли образларын өстәгән, гомумән Тукайның Җаектагы тормыш борылышларын тасвирлау өчен ярдәмче чыганак булганнар дип әйтә алабыз.
3. Халык авыз иҗаты материаллары. 1 тасвир, 73 нче эштәге калын дәфтәрдә «Фәвакиһел җөләса фил әдәбият», «Кисекбаш» китапларыннан мәкальләр, әйтемнәр, укучы дәфтәрендә «Балкан сугышы бәете», «Эрбет бәете», «Шәкертләр садасы», тышына № 1 дип язылган куш блокнотта халык чыгарган такмаклар, аерым кәгазь битләрендә «Бер мәхзүмнең зары» (ике варианттагы мөнәҗәт), «Бер кадим шәкертнең еглаганы», «Үлем мөнәҗәте», «Татарлар бәете», «Татарларга хитап» кебек мөнәҗәтләр бар. Ә.Фәйзи «Тукай» романында күп төрле социаль төркемнәрне сурәтләгәндә еш кына фольклор материалларына мөрәҗәгать иткән. Мәсәлән, романның 1 өлеш, 4 нче бүлегендә (65, 66 битләр) «Эрбет бәете»н бик күп бәетләрне яттан белүче Сәхәби шәкерт кунаклар алдында көйләп бирә (әсәрдә 20 юл файдаланылган). Бишенче бүлектә (73, 74 б.) «Балкан сугышы бәете»н Ташаяк ярминкәсендә 1878 елгы рус-төрек сугышында имгәнеп кайткан карт солдат халык алдында җырлап йөри (28 юл файдаланылган) (Шәйхелисламов, 1992, 40—-60).
Романдагы аерым персонажларны, татар халкы тормышыннан этнографик күренешләрне, тарихи, дини, фәлсәфи моментларны яктыртканда да язучы халкыбыз гасырлар буе туплаган мәкаль-әйтем, табышмак, җыр, бәет, мөнәҗәт кебек акыл җәүһәрләреннән оста һәм урынлы файдаланган. Мәсәлән, романның журнал вариантында («Совет әдәбияты» 1951, № 7) 12 нче бүлек, 2 нче бүлекчәдә Белмим Хафизның хәйләкәр һәм мәкерлеге: «Халык төрле ырымнар, бичура, Кырлай урманы шүрәлесе, җеннең корсактан бала урлавы һ.б. кебек уйдырмаларга ышанса да, Белмим Хафизның биш вакыт намазга йөрүенә ышанасылары килми» дигән юлларда белдерелә. «Тукай» романының икенче китап, 1 бүлектә рус-япон сугышында яраланган Нәгыйм солдат лазареттан: «Баштан узганнарны шушыннан аңнарсыз дәю ошбу бәетне язабыз» дип, өенә язган хатын «Япон сугышы бәете» белән бетерә (Фәйзи, 1964, 582—585). Ә.Фәйзи билгеле, роман өчен бик күп җыр, бәет, мәкаль, әкият, легендалар туплаган, ләкин алар әсәрнең күләмен арттыру сәбәпле я кыскартылганнар, я бөтенләй төшерелеп калдырылганнар («Тигәнәле бәете», зиратчы карт сөйләгән риваятьләр, Сәхәбинең Кабан күле турындагы хикәяте).
4.    Этнографик материаллар. Алар шулай ук бик күп, автор тарафыннан күп санлы дәфтәрләргә, блокнотларга язылганнар. Мәсәлән, 1951 елда ачылган кара төстәге блокнотка сәүдә, татарлар һәм кыргызларның яшәү рәвеше, көнкүреше, Урал өлкәсе хакында, тышына № 12 дип язылган калын дәфтәрләргә мәдрәсә тормышы, абыстайларга сәдакага нәрсәләр бирелүе, муллалар, байларның көнкүреше һ.б. турында мәгълүмат теркәлгән (I, 4. 50—82, 85—93, 151—162 кәгазьләр). I тасвир, 5 нче эштә аерым кәгазь битләрендә (20—21, 44—46, 47—50, 51—68 кәгазьләр) Казан байлары, мәчетләр, шәкертләр тормышы, көнкүреше турында язылган. 1 тасвир, 75 эштә Нурыямал апа Мәсәгутовадан язып алынган туй үткәрү йоласы турында «Урал туе» дигән язма бар. Бу материал автор тарафыннан «Тукай» романының III өлеше «Җаек»та 3 бүлекнең 5—7 бүлекчәләрендә кулланылган һәм әйтергә кирәк, Галиәсгар байның балдызы Газизәнең кияүгә чыгуы, туй йолалары бик оста, мавыктыргыч итеп язылган (Фәйзи, 1956, 345—355).
5.    Архив, газета-журнал, матур әдәбият материаллары. Тарихи роман язу — бик катлаулы, авыр эш. Әдип үзе язарга алынган чорны, тирәлекне, каһарманнарны һәм аларның даирәсен тарихи яктан дөрес сурәтләргә омтыла. Ә.Фәйзи күп архивларда, китапханәләрдә эзләнә. Тукай яшәгән урыннарга бара, шул чорда чыккан газета-журналларны җентекләп өйрәнә. XIX гасыр һәм XX гасыр башы турындагы һәртөрле чыганакларны (тарихи, икътисадый, фәлсәфи, дини, этнографик, әдәби һ.б.) тәфсилләп тикшерә. Мәсәлән, 1 тасвир, 4 нче эшнең 219—238 нче кәгазьләрдә революциягә кадәр чыккан төрле газеталардан кызыклы материаллар күчерелгән. 5 нче, 8 нче эшләрдә шул чорга караган бик күп матур әдәбият әсәрләре исемлеге, төрле китапханәләрдәге китапларның шифрлары, газеталардан күчермәләр, байлар, муллалар турында мәгълүматлар тупланган; 61—69 кәгазьләрдә (I, 8) Ленинград архивларында җыйналган материаллар язылган. 20 нче эштә «Уралец» (1901) газетасыннан күчермәләр, революцион җыр текстлары, шул чорны яктырткан вакыйгалардан күчермәләр; 73 нче эштә «Фавакиһел җөләса фил әдәбият», «Кисекбаш» китабыннан күчермәләр саклана. Аерым кәгазь битләрендә Уральскида чыккан газеталарга күзәтү, «Яңа юл», «Әлгасрел-җәдит» (1904, № 11—14), «Русско-мусульманский вестник» (1910—11), «Черносотенец» (1906—1907) һәм башка бик күп газета-журналлардан күчермәләр бар. Фондта шулай ук революциягә кадәр басылган 17 китап, совет чорындагы 3 китап, Татарстан гыйльми-тикшерү экономика институты һәм «Татарстанны өйрәнү җәмгыяте» тарафыннан чыгарылган «Татарстан» журналының 1929, 1930, 1931 елгы саннары, «Совет әдәбияты», «Заман календаре» (1913), «Чүкеч», «Ялт-йолт», «Безнең юл», «Шура» кебек журналларның аерым саннары да саклана.
6. Хатлар. Ә.Фәйзи романны язу процессында бик күп кешеләр, Тукайның замандашлары, якташлары, аның турында истәлек сөйләрдәй шәхесләр белән хат алышкан. Фондта «Тукай» романын язу белән бәйле 59 хат бар. Аларның барысына да тукталу мөмкин булмаганлыктан, кайберләре хакында кыскача гына әйтеп китү белән чикләнәбез (Шәйхелисламов, 1994, 56—65).
Сеңлесе Зәйнәпкә язган хатының ахырында (1952, 8 февраль) ул түбәндәгечә хәбәр итә: «Романның икенче китабы өчен библиотекада көн-төн материал укыйм һәм кайбер бүлекләрне яза барам. Уральскига җәен барам. Уральскы егете Нафигов Зеленодольскидан миңа язып тора һәм Уральскиның фотоларын җибәрә. Шәп егет булып чыкты, миңа бик кирәк егет». Чыннан да, Тукайның Уральскидагы тормышы турында иң күп белешмә материал җибәрүче шул елларда Казанда аспирантурада укучы, хәзер академик Нафигов Рафик Измайлович була. Фондта аның бу уңайдан Ә.Фәйзигә 1951—56 елларда язган 22 хаты теркәлгән (III, 143). Ә.Фәйзи Тукай белән бергә Уральскида типографиядә эшләгән хәреф җыючы Гладышев Александр Кузьмич белән дә язышып торган. А.К.Гладышевның 1952—56 елларда аңа язган 18 хаты саклана (III, 100). Алар Тукайның Җаекта яшәгән чорын күз алдына ачык итеп китереп бастыралар. Анда Уральскиның географик урнашуы да, төрле социаль катлаулар, аларның үзара мөнәсәбәте, милләтара бәйләнешләр, 1904—1905 ел вакыйгалары, шул чорның тарихи шартлары, шәһәрнең күренекле кешеләре, революционерлар, аларның исем-фамилияләре, һ.б. да бар. Ә.Фәйзи К.Мотыйгыйның энесе, Уральскидагы пенсионер Гариф Төхфәтуллинга 1953 елның 9 октябрендә язган хатында Камил Мотыйгый, Тукай турында үзе белгәннәрне яза да: «…инде шулар турында Сезнең өстисе сүзләрегез булса, Сез миңа, романны язучыга, зур бер ярдәм иткән булыр идегез»,— ди.
Романда телгә алынган Бәдри абзый малае — Хисаметдинов Камали Тукай турында үзенең белгәннәрен әйтеп, Кыргызстанның Җәләлабад өлкәсе, Кок-янгак шәһәреннән 4 хат җибәргән (III, 177). М.Е.Салтыков-Щедрин исемендәге китапханәнең бүлек мөдире А.Абрамишвили 1957 елның 28 августында язган җавап хатында: «Китапханәнең СССР халыклары әдәбияты бүлегендә Сезне кызыксындырган «Әлгасрелҗәдид», «Уклар» журналлары һәм «Фикер» газетасы юк», — дип белдерә (II, 5. 72 кәгазь). Тукай турында ниндидер белешмә бирү характерындагы менә шундый хатлар тагы Абдулла Гомәров (III, 102) (1953, 23 сент.), Салих Вәлиди (III, 87. 6—7 кәгазьләр) (1952, 8 апр.), Зәкәрия Әхмеров (III, 76) (1953, 12 март), Габделбари Рәхмәтуллин (II, 6. 17 кәгазь) (1956, 15 апр.), Б.С. Агафонов (III, 70) (1955, 20 янв.), Зәйнәп Хәйруллина (III, 172) (1952, 19 июль), Гази Кашшаф (III, 125) (1953, 6 фев.), Габдрахман Кәлтиев (III, 123) (1953, 5 нояб.), Мостафа Ногман (III, 144) (1953, 12 фев.) кебек зыялылардан. Болардан тыш Ә.Фәйзигә материаллар туплауда якын дуслары — Уфадан язучы С.Кудаш, Казаннан Н.Исәнбәт тә ярдәм иткәннәр (Фәйзи, 1973, 302—305). С.Кудашка язган хатында (1955, 25 апр.) ул болай ди: «Синең Мөхәммәдьяровны (Тукайның замандашы, Тукайны белгән карт) табып, адресын җибәрүең өчен зур рәхмәт. Тик мин әле аны кай башыннан тотынып башларга белми торам. Бердән, мин, белмим, әгәр дә ул сиңа материалларны инде язып җибәргән булса, миңа аны икенче тапкыр соравы әллә ничегрәк, карт кешене борчу шикелле тоела. Үзебез бит менә вакытында хатка каршы хат та яза алмыйбыз. Аннан соң, борчырсың, ул тырышып-тырмашып утырыр, ә язып җибәргән әйбере без белгән чамадан узмас. Әлбәттә, иң яхшысы — күреп сөйләшү, ә аны ничек булдырырга…»
7. Татар әдәбияты буенча фәнни-теоретик хезмәтләр.
Тукай яшәгән чорны сурәтләгәндә язучы үзе җыйнаган материаллар белән генә чикләнеп калмый, ә бәлки Казан университеты, КФАНның әдәбиятчы галимнәре, өлкән буын язучылар белән очрашып, алардан файдалы фәнни киңәшләр ала. Моны архивлардагы рәсми кәгазьләр, әйтик, ТАССР Язучылар союзының 1949 ел, 30 апрельдә биргән белешмәсе дә раслый (II, 5. 72 кәгазь). Анда Ә.Фәйзинең өч ай дәвамында (февраль, март, апрель) Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, Эчке эшләр министрлыгы архивында, Тукайның туган җиренә барып, материаллар җыюы әйтелгән.
Язучы, билгеле, татар әдәбияты тарихын, әдәби тәнкыйть мәкаләләрен дә өйрәнә, аларны төрлечә файдалана. Кайбер хезмәтләр аның шәхси архивында да сакланып калганнар. Филология фәннәре докторы Г.Халитнең «XX йөз башындагы татар әдәби хәрәкәтенең кайбер мәсьәләләре» дигән 4 бүлектән торган хезмәте, Р.И.Нафиговның «Влияние марксистко-ленинских идей на татарскую демократическую публицистику в период первой русской революции», Д.М.Сарманаеваның «Диалектальные особенности языка Среднеуральских татар», Ю.А.Туишевның «Педагогические взгляды Габдуллы Тукая» исемле кандидатлык диссертациясе авторефератлары (IV, 17) һәм 1 тасвир, 74 нче эштә «XX йөз башы татар әдәбияты» дәреслеге шундыйлардан. Ә.Фәйзи әдәбият дәреслеге аша шул чордагы әдәби мохит, тарихи хәрәкәт, үзен кызыксындырган мәсьәләләрне ачыклый, кайбер битләргә үз фикерләрен дә язып куя, Тукай һәм Ф.Әмирханга багышланган бүлекләрне җентекләп, асларына сызып-сызып укый (13—15, 687, 689, 690—91, 692 битләр).
Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин: Әхмәт Фәйзи Тукай образын мәңгеләштерү өчен бик зур көч салган, тарихи дөреслеккә хилафлык итмәс өчен, алда сөйләнгән юллар белән материал туплаган һәм шуның нәтиҗәсендә, романдагы вакыйгалар агышы тарихи үсеш хәрәкәте белән бәйләнеп, меңнәрчә тарихи конкрет тормыш детальләре белән баетылып сурәтләнгән.

 
III БҮЛЕК
ӘДИПНЕҢ СӘНГАТЬЧӘ ОСТАЛЫГЫ
1. РОМАННЫҢ ВАРИАНТЛАРЫ ҺӘМ РЕДАКЦИЯЛӘРЕ

Байтак еллар дәвамында татар әдәбияты белемендә текстология филология фәненең торгынлык кичергән, әдәбият чыганакларын өйрәнүдә артта калган тармагы булды. Гадәттә, язучыларның кулъязмаларын аларның күптомлыкларын чыгарганда яки академик басмага хәзерләгәндә генә өйрәнәләр иде. Хәзер әдәбият фәнендә бу мәсьәләгә карата яңа караш барлыкка килде. Телибезме, юкмы әсәрнең ничек язылуы, язучының иҗат лабораториясе, иҗат процессы, аның иҗади психологиясенең үзгәрүе кебек мәсьәләләр алгы планга чыга. Шуларны өйрәнү әсәрнең кыйммәтен билгеләүдә, аны дөрес аңлауда ярдәм итә. Рус әдәбият фәнендә бу өлкәдә шактый нәтиҗәле эш башкарылган. Мәсәлән, 1922—30 елларда ук инде М.Л.Гофман, Н.К.Пиксанов, Г.О.Винокур, Б.В.Томашевский, Б.Мейлах һ.б.ның текстология буенча хезмәтләре чыга. Соңрак бу эшкә В.С.Нечаева, А.Л.Гришунин, Н.К.Гудзий, В.А.Жданов, Е.Э.Бертельс һ.б. кушылып китә. Пушкин кулъязмаларын филология фәннәре докторы С.М.Бонди өйрәнде (Бонди, 1971, 232). Хәзер ул эшне аның шәкерте С.Д.Селиванова уңышлы дәвам итә (Селиванова, 1980, 128).
Татар әдәбиятында текстология буенча махсус капиталь хезмәтләр күренмәсә дә, И.Абдуллин, М.Әхмәтҗанов, Н.Юзиев, З.Рәмиев, Ф.Фасиев, Я.Әхмәтгалиева кебек галимнәрнең аерым мәкаләләрендә текстологиянең кайбер мәсьәләләре яктыртыла килде. 1998 елда филология фәннәре докторы Нил Гафур улы Юзиевнең «Әдәбият чыганаклары белеме» монографиясе үзенең вафатыннан соң (1996) басылып чыкты. Ул әдәби мирас һәм текстология мәсьәләләренә багышланган. Бу җәһәттән, З.Рәмиевнең әдәби мирасыбыз өлкәсендә озак еллар дәвамында алып барган эзләнүләренең, теоретик уйлануларының нәтиҗәсе буларак дөнья күргән «XX йөз башы татар әдәбияты: авторлык, төп текст һәм хронология мәсьәләләре» (2000) дигән монографиясе җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителде. Текстолог галим биредә татар текстологиясенең нигез принципларын эшли һәм XX йөз башы әдипләренең мирасын текстологик яктан системалы өйрәнү юлын күрсәтә. Хезмәт әдәбият белеменә караган күп яңалыклар алып килү белән бергә, ул бүгенге текстолог, тәнкыйтьчеләр, теоретикларның яңа эзләнүләренә нигез булып та тора.
Кайбер галимнәр текстологиянең төп максаты — текстны басу, дип текстологиянең чикләрен тарайталар. Текстның тарихын, андагы үзгәреш-яңаруларны тәфсилле рәвештә өйрәнгәндә генә төп текстны ачыклап була. Текстның үзен аңлау өчен шул чорның сәяси, фәлсәфи, этик карашларын, тарихи шартларын, җәмгыять тормышын, андагы шәхесләрне нечкәләп белергә кирәк. Шушы процесста текстологиянең иңнәре киңәеп китә, текст белән эшләү барышында авторның иҗат психологиясе, дөньяга карашы, үз позициясе ачыклана. Шулай итеп, текстология тар рамкалардан чыгып, әдәбият белеме фәненә кушылып китә, аның аерым проблемаларына орына, әдәбият тарихын өйрәнүгә ярдәм итә. «Әдәбият белеме сүзлеге»ндә (Казан: ТКН, 1990.—32 б.) әсәрнең вариантлары турында: «язучының үз әсәрен яки аның кисәкләрен соңгы, тәмамланган текстка кадәр төрлечә язып караган нөсхәләре,» — дип аңлатыла. Шушы билгеләмәгә таянсак, язучының шәхси архивында «Тукай» романының 56 каралама варианты барлыгын күрербез.
Ә.Фәйзи башта Тукайга багышланган аерым хикәяләр яза. Мәсәлән, «Нева буенда» хикәясе Г.Тукайның «Мәкаләи махсуса» (1912) мәкаләсенә нигезләнеп языла һәм беренче тапкыр «Совет әдәбияты» журналында (1949, № 6) басыла. Журнал вариантында хикәянең исеме астына «романнан кисәк» дип куелган. Күрәсең, автор моны шул «Тукай» романының бер фрагменты итәргә уйлагандыр. Моннан тыш бу хикәя Ә.Фәйзинең зур эшкә — роман язарга тотынганын искәртә. Тик 50 нче елларда роман өстендә бик киеренке эшләгәнгә күрә, әдип Тукайның Петербургта булу көннәренә кабат әйләнеп кайтмаган. Ул шушы көенчә мөстәкыйль хикәя булып сакланып калган. Соңыннан журналдан күчерелеп, Ә.Фәйзи әсәрләре биштомлыгының 4 нче томында (1985) басыла. Язучының шәхси архивында «Нева буенда» хикәясенең 4 каралама варианты (I, 35, 37, 38, 39) һәм бер русчага юлга-юл тәрҗемәсе бар (I, 40).
Романның каралама вариантлары кулдан ясалган 15 дәфтәр, 24 укучы дәфтәре һәм машинкада басылып төпләнгән өч төпләнмәне тәшкил итәләр. Ә. Фәйзи дәфтәрләргә, күпчелек очракта, гарәп графикасында язган. 56 каралама вариантның фәкать 17 сенең генә язылу датасы күрсәтелгән. Әдипнең кулъязмаларын укыганда ирексездән, өлкән язучыбыз Ә.Еникинең Ә.Фәйзи иҗатына карата әйткән сүзләре искә төшә: «Иҗат газапсыз булмый. Әгәр сез аның караламаларына күз салсагыз, күпме юлларны сызганын, бит читләренә өстәп-өстәп язганын, аерым кәгазьләргә төрле вариантлар язып караганын күрер идегез. Бу исә язучының әсәр өстендә бик нык уйланып, эзләнеп, төпченеп эшләве турында сөйли» (Еники, 1983, 114). Бу чынлап та шулай. Ә.Фәйзи стандарт булмаган кәгазь кисәкләренә, блокнотларга, дәфтәрләргә романның бүлекләрен, бүлекчәләрен күп төрле вариантларда язган. Язучы бик киеренке иҗат итә, аның теге яки бу күренеш, персонаж турындагы уйланулары текстны язуы белән бергә барган. Мәсәлән, 55 кәгазьдән торучы, кызыклы язмыш кичергән бер дәфтәрне карыйк. 1948 елның мартында языла башлаган бу дәфтәр, ни сәбәпледер, композитор Җәүдәт Фәйзи кулында калган. Ул аны 1962 елның 9 апрелендә язучының сеңлесе Зәйнәп апа Фәйзиевага кире кайтара. Ә.Фәйзи Мәскәүдә чагында менә шушы дәфтәргә карандаш белән «Тукай» романының башлангыч каралама бүлекләрен язган (I, 9). Алдагы битләрдә бик вак итеп, ашыгыч кына. төрле бүлекчәләр өчен аерым җөмләләр теркәлгән. Алга таба кечкенә Габдулланың балалык чоры турында уйланулары (46 кәгазь), Казанда тимер юл салынуга сәбәпле вакыйга (53 кәгазь) тасвирланган.
Бу кисәк соңыннан «Совет әдәбияты» журналында (1950, № 8) романның дүртенче бүлеге булып басылган. Тик журналда җөмләләр бераз башкачарак: «1891 нче елның 19 нчы январенда Гатчинадагы Павел I сараеннан ике кеше чыкты. Төз һәм көяз сынлы, көмеш аксыл бантлысы мәһабәтлегенә хас булмаган җитезлек белән алдан йөгереп китте һәм көтеп торучы каретаның ишеген ачып куйды». Шулай да, кулъязмада һәм журналда булган бу өлеш, күләмне арттыра дипме, китап басмасына кертелмәгән.
Язучы Мәскәүдән Казанга килә-китә йөри, романның 1 өлешен язу өчен материаллар туплый һәм бер үк вакытта каралама вариантларны язып карый. Мәсәлән, шул ук 1948 елның 12 ноябрендә Казанда чагында язып караган аерым бүлекчәләрнең бер өлешен шәхси архивындагы 5 нче эштә күрергә мөмкин (I, 5. 23—32 кәгазьләр). Ә.Фәйзинең шагыйрь язмышын ил язмышыннан аерылгысыз итеп сурәтләргә теләгәне алдагы бүлекләрдә әйтелгән иде. Үзенең баштагы план-структурасында ул 1 китапны «Уяну» дип атап, аның беренче өлешен Казан артына багышларга, Габдулланың нәсел-нәсәбен, шул як халкының аңы уяна баруын яктыртырга тели (I, 65). Гадәти машинка кәгазеннән кечерәк итеп киселгән, төпләнмәгән, 188 кәгазьдән торучы бу вариант тулы түгел. Авторның үз нумерациясе буенча 68—73, 110—114, 116, 120—133, 149—151 нче кәгазьләр югалган, 2 нче кәгазьдә бит уртасына «Беренче китап. Уяну.» — дип, 3 нче кәгазьдә — 1 өлеш (сызган) «Казан арты» дип язылган.
Беренче бүлек: «Патшага каршы сугышкан Мәңгәр»
1 нче бүлекчә: «Декабрь кермәгән иде әле»,— дип башлана.
Бу каралама вариантта бит саен төзәтүләр, кыскартулар, юл читендә өстәмәләр. Әдип монда беренче бүлекнең 1—11, икенче бүлекнең 1—6 бүлекчәләрен язган. Сүз монда Мөхәммәтгариф мулланың Мәңгәрдә халык күтәрелеше шаһите булуы, «мулла кем ул, аның роле нәрсәдә?» соравына җавап эзләве турында бара. 6 нчы бүлекчә 181 нче кәгазьдә «Ул 1882 нче елның башларында җыенып Казанга китте. Дусты Габдуллаҗанны да ул бик сагынган иде», дип бетә. 182—188 нче кәгазьләрдә «Казан арты» өлешенең беренче бүлегенә караган аерым битләрнең төрлечә язып караган вариантлары урын алган. «Казан арты»ның беренче бүлеге өчен язылган тагы бер вариант 17 кәгазьдән тора (1, 69). Авторның үз нумерациясе буенча 60—62, 64 нче кәгазьләр югалган. Фрагмент 53 нче биттә: «…барып керде Шаһназарның йорты алдыннан узарга ук чиркәнеп, ул арткы урамга төште һәм тыкрык белән яңадан мәчет урамына борылып, түбән очка таба юнәлде»,— дип башланып китә. Сүз биредә Мөхәммәтгарифның Мәңгәргә килүе, Шаһназарга төшмичә «Әйдүк Гаделшага» керүе турында бара. Тик бу кисәк журналда да, китапта да басылмаган, файдаланылмаган.
Кулъязманың 9 нчы кәгазеннән соң (63—71 битләр) Казан губернаторы Скарятинның әшәкелекләре, Казан губернасын үзенең имениесе итеп каравы, Казан шәһәрендә ни теләсә шуны эшләп йөрүе сурәтләнә. Китапта (1985) болар фәкать берничә җөмлә белән генә, 3 нче бүлекнең 1 бүлекчәсендә басылган (457 бит). 1 тасвир, 9 нчы эштәге 2 нче дәфтәргә язучы 1949 елның сентябрь-октябрь айларында «Казан арты»ның беренче бүлеге өчен каралама вариант язган 57 нче кәгазьдә: «Шуннан соң аның даны «патшага каршы сугышкан Мәңгәр» булып калды» дигән җөмлә китапта (1985) беренче бүлекнең иң соңгы җөмләсе булып, бераз үзгәртелеп: «Шуннан соң бу авылның даны тирә якта «Патшага каршы сугышкан Мәңгәр» булып калды»,— дип басылган (411 б.). Бу дәфтәр белән танышканда авторның уйланулары, иҗат газабы кичерүе дә ачык күренә. 100—116 нчы кәгазьләрдә ул «Казан арты»н ничек язу турында уйлана, планнар төзи, тапкан материалларын теркәп куя. 1949 елның 23 ноябрендә языла башлаган вариант 202 кәгазьдән тора (1, 67). Тулы түгел, автор нумерациясе буенча 240—245 нче битләр югалган. 1 нче кәгазь (234 б.) 13 нче бүлекчәнең башы булган һәм сызылган. Әдип кәгазьнең сул ягына «Семивратский, Щапов, Никольский турында» дип язып куйган. Бу варианттагы текст белән танышканда, язучының ничек иҗат итүен, эш процессын ачык күз алдына китерергә мөмкин. Мәсәлән, монда һәр кәгазьдәге текст ике вариантта. Ягъни, автор язганын ошатмаса, сызып ташлаган да, кәгазьнең икенче ягына яңа вариантны язып киткән. Әйтик, 4 нче кәгазьдә соңгы җөмлә сызылган, аннан соң икенче ягына яңадан текст язылган һәм ул тагы сызып ташланган. Мондый кыскартулар бик күп. Каралама вариантлардагы текст төп образны ачуда әһәмияте булмаган вакыйгалардан торса, журналда кыскартып басылган. Мәсәлән, патшаның җиз торбада уйнарга яратуы, Печән базарында Габдуллага йөзем кисәге бирү, зиратчы бабайның балаларга сөйләгән риваятьләре һ.б. (I, 12); тимер юл салыну уңае белән байларның үзара котлашу мәҗлесе, Габдулланы мунчада юындыру, аннан соң кыстап чәй эчерү һ.б. (I, 49) кебек күренешләр төзәтелеп, җөмләләр җыйнакландырылып басылганнар. Автор тексттагы аңларга кыен гарәп сүзләрен журналга тәкъдим иткәндә татар сүзләре белән алыштырган. Мәсәлән: «әйе, бу мөсаһилә түгел» журналда: «әйе, бу ялгыш түгел» (СӘ. 1950. №8, 10—11 б.).
Беренче китапның каралама II өлеше («Яңа бистә») «Казан арты» белән бер чорда языла. «Яңа бистә»не язып караган вариантларның берсенең дә язылу даталары күрсәтелмәгән (I, 1, 63, 70, 10, 54, 29, 46, 47, 48, 56, 50, 60, 34).
1 тасвир, 49 нчы эштәге вариантның датасы күрсәтелмәсә дә, 108 нче кәгазьдә юл читенә карандаш белән «12/11 — 49 ел беренче тапкыр халыкка укылды» дип язылган. Машинкада басылган, 137 кәгазьдән торучы бу тулы булмаган вариантта автор бик күп төзәтүләр һәм кыскартулар ясаган. Мәсәлән, Габдулланың кызамык белән авыруы (17 кәгазь), Габдулланың атка утырып, Печән базарыннан Мөхәммәтвәли абзыйларга кайту күренеше (19—20 кәгазьләр), олаучының кечкенә Габдулла һәм аның әти-әнисе турында сөйләгәннәр (27—29 кәгазьләр) һ.б. вакыйгалар сызылган, калган кәгазьләрдәге текст төзәтелеп, җөмләләр җыйнакландырылып, «Совет әдәбияты» журналында басылган (1950, № 8, 4 бүлек, № 9, 5 бүлек, № 10, 7 бүлек, № 11, 8 бүлекләр).
1 тасвир, 12 нче эштәге вариант (1949) машинкада басылып, китап итеп төпләнгән. 186 кәгазьдән торган бу вариант автор тарафыннан укучылар игътибарына тикшерү өчен тәкъдим ителгән (2 кәгазь).
Автор каралама вариантлар өстендә эшләгәндә кайбер персонажларның исемнәрен алыштыра. Мәсәлән, Мөхәммәтҗан бай — Сәгыйтьҗан, Борһанетдин — Сафиулла, Гыйззәт шәкерт — Зәйнетдин (аны сызып) — Сөнгать, Степан Тимофеич — Иванович, Салих — Ибраһим, Рәхмәтулла — Йосыфҗан (I, 49), Апсаттар — Әптелбәр (I, 41), карт мастеровой Малинкин — Каинкин, тирече Якуп — Садыйк (I, 54), ломовой Зәйдүк (сызып) — извозчик Шәяхмәт, брахмистр Ибрай — Шияп, Мәхүп (фәхешханә тотучы) — Миһри, Гапсаттар (сызып) — Габделбәр — Әптелбәргә (I, 29) үзгәртелә. Моңа охшаш мисаллар журнал һәм китап вариантларында да күзәтелә Бу язучының зәвыгына бәйле, күрәсең.
Алдагы бүлекләрдә Ә.Фәйзинең роман язу өчен материаллар җыйганда, 1949 елда өч ай дәвамында (февраль, март, апрель) Казанда һәм Тукайның туган җире Кызыл юл (Арча) районында командировкада булып, материаллар туплавы турында әйтелде. Әдип шушы ук елның җәй айларында Тукай-Кырлай авылында, Тукайның бергә укыган иптәше Сафа бабай өендә торып, материаллар җыюын да туктатмыйча, роман язуын дәвам итә. Бу турыда дусты Җәүдәт Фәйзигә язган хаты бар (Фәйзи, 1973, 281).
Монда әдип «Кырлай»ның каралама вариантларын яза. Вариантлар арасында, язу барышында «Казан арты» өлешен язып киткән очраклар да күзәтелә (I, 53, 1—4 кәгазьләр; 66, 111—296 кәгазьләр). Шунысы кызык, 66 нчы эштә (213 кәгазь) язылган 9 нчы бүлекчә байларның Рәхим бай өендә мәҗлестә яңача укыту, русча белем алу кирәклеге турында сөйләшеп утырулары «Казан арты» өлеше өчен язылса да, соңыннан «Совет әдәбияты» журналында (1950, № 10) 7 нче бүлекнең 10 нчы бүлекчәсендә тагы да киңрәк, кискенрәк итеп үстерелеп бирелә. Аннан соң бераз кыскартылып, китапта (1952) 1 өлеш «Яңа бистә»нең 6 нчы бүлек, 3 нче бүлекчәсендә басыла (103—107 б.).
«Кырлай»ның тулы булмаган, датасыз вариантлары стандарт булмаган кәгазь кисәкләренә, кулдан ясалган дәфтәрләргә гарәп һәм рус графикасында язылган. Әйтик, югарыда телгә алынган 1 тасвир, 66 нчы эштәге каралама вариант белән танышыйк. 1 нче кәгазьнең өске ягына «Кырлай» дип язылган, 7 нче бүлекчә белән башлана. Монда 1 нче бүлекнең 7—14 нче, 2 нче бүлекнең 1—3 нче бүлекчәләре язылган. Автор текст өстендә бик интенсив эшләгән: җөмләне яза, язып бетерүгә шунда ук аерым сүзне сыза, төзәтә, бит язылып бетүгә башына яңа фикер килеп, юл читенә өстәмәләр язып куя.
1 тасвир, 9 нчы эштәге өченче дәфтәргә (1949, 7 август) «Кырлай»ның 1 нче бүлек, 1—7 нче бүлекчәләре язылган. Вариант Ә.Фәйзи Кырлайда яшәгән вакытта язылган булырга тиеш. 121 нче кәгазьнең артында әдип Өчиле авылының планын кулдан сызган. Төзәтелгән һәм кыскартылган урыннар да шактый. Мәсәлән: 118 нче кәгазьнең яртысы, 119—121, 129 ның соңгы чиреге, 132—134, 142 нең яртысы, 143, 150, 152 нче кәгазьләрдәге текст сызылган. Мондый тулы булмаган вариантлар тагы 1 тасвир 55, 52, 61 нче эшләрдә саклана. Язучы «Кырлай»ның аерым бүлекләрен шулай күп төрле нөсхәләрдә язып караганнан соң, 1951 елда журналда бастыру өчен камилрәк вариант төзи. Бу вариант белән шәхси архивындагы 1 тасвир, 18 нче һәм 19 нчы эшләрдә танышырга мөмкин. 277 кәгазьдән торучы, 6 калын дәфтәргә гарәп графикасында язылган вариантта (I, 18) «Кырлай»ның 11—16 нчы бүлекләре урын алган. Ә.Фәйзи бу дәфтәрләрне машинкада бастыру өчен сеңлесе Зәйнәп апага биргән. Шуңа бәйле рәвештә, беренче дәфтәрдә «1951 ел 5 майда акка күчерү башланды» дигән язма барлыкка килгән, 6 нчы дәфтәрдән күренгәнчә, Зәйнәп апа бу эшне 27 май көнне, кич 8 сәг. 35 мин. тәмам иткән. Бу вариант «Совет әдәбияты» журналында 1951 елның 7—8 саннарында 12 нче бүлекнең 1 нче бүлекчәсеннән 4 җөмлә, 15 нче бүлек 1 нче бүлекчәдән кайбер җөмләләр кыскартылып, 15 нче бүлек 5 нче бүлекчәнең иң ахырына 2 җөмлә өстәлеп басылган. 1 тасвир, 19 нчы эштә 5 калын дәфтәргә язылган вариант 227 кәгазьдән тора. Монда «Кырлай»ның 12—16 бүлекләре язылган. Тексттан күренгәнчә, бу нөсхә 18 нче эштәге варианттан элгәрерәк язылган булырга тиеш. Чөнки төзәтүләр, кыскартулар, өстәмәләр еш очрап тора. Аннан соң 4 нче дәфтәрдәге (203 кәгазь) «кайбер сүзләр, мәгънәләре турында С.Хәким белән сөйләшү. 26 апр.—51.» дигән язу да шуңа ишарәли.
Ә.Фәйзинең шәхси архивында «Җаек» өлешенең тугыз каралама варианты бар (I, 7, 32, 36, 43, 57, 58—59, 62, 64). Авторның баштагы ниятенчә, «Җаек» беренче китапка («Үги еллар») кермәскә тиеш булып һәм романның, икенче, яңа редакциясен барлыкка китерүдә катнашуы сәбәпле, «Җаек»ның каралама нөсхәләрен тикшерү алда — романның редакцияләре турында сүз алып барганда булачак.
1948—49 елларда язган тулы булмаган вариантлардан соң язучы 1950 елда 1 китапның тулы нөсхәсен өлгертә. Вариант машинкада басылып төпләнгән, 514 кәгазьдән (соңгы ике бит өстәмә) тора (I, 16). Ул үзе
1)    «Казан арты» (4 бүлектән, 1—271 битләр);
2)    «Яңа бистә» (5 бүлектән, 272—465 битләр);
3) «Кырлай» (I нче бүлек, 466—512 битләр) кебек өлешләрне үз эченә алган. Автор нумерациясе буенча 278—282 нче битләр югалган, текстта әдипнең үз төзәтмәләре бар. Әсәр 512 нче биттә «Зөһрә апа Габдулланы абыстайга «мәптек»кә илтә. Габдулла — шәкерт!» дип бетә. Бу варианттан «Казан арты» өлеше журналда («Совет әдәбияты») 1950 елның 7—8 саннарында нык кыскартылып басылган. Төгәлрәк әйтсәк, 7 нче санда: 1 бүлек бөтенләй кертелмәгән, 2 нче бүлектә урын алган бүлекчәләр кыскартылып басылганнар. 9, 10 нчы бүлекчәләр бөтенләй төшереп калдырылган. Шундый ук хәлне 3 нче бүлектә дә күзәтергә мөмкин.
Күп төрле тәнкыйтьләр аркасында романнан читтә торып калган «Казан арты» өлеше, фәкать, 1985 елда әдипнең әсәрләре 5 томлыгының 4 томында дөнья күрде (Фәйзи, 1985, 378—474).
1 китап журналда басылганнан соң да Ә.Фәйзи роман өстендә эшләвен туктатмый. Ул «Совет әдәбияты» журналында (1950, № 7—12) басылган текстны алып, һәрбер битне яңадан карап төзәтеп, үзгәртеп чыга (I, 13). 1 тасвир, 42 нче эштә исә, автор журналда басылган текстларны кисеп алып, ак кәгазь битләренә ябыштырган һәм нык кына кыскартып, бүлекчәләргә бүлеп, аларга яңа исемнәр куеп, яңа вариант тудырган. Ләкин китап булып басылганда бу варианттагы бүлекчә исемнәре кулланылмаган. Җурнал текстлары белән эшләгәндә язучы «Казан арты»н төшереп калдырып, «Кырлай» өлешен киңәйтеп, 325 кәгазьдән торган тагы бер вариант өлгертә (1, 15). Монда «Яңа бистә»нең 1—6, «Кырлай»ның 1—2 нче бүлекләре язылган. Бу вариант Сабан туе вакыйгалары, Габдулланың әфсен ярдәме белән бик көчле буласы, Әхтәрине әйләндереп салып, аның хаксыз даулап алган яулыгын Тимеригә кайтарып бирәсе, аннан соң җиде диңгез артындагы җен патшасын җиңеп, ат көтүләрен Кырлайга куып алып кайтып «Мә, Җаббар абзый, теләсәң нишләт үзләрен! — дип әйтәсе килде…» дип бетә. Бу кисәк китапта (1952) бераз үзгәртелеп, кыскартылып икенче өлеш («Кырлай»)ның 2 нче бүлек 12 бүлекчәсендә басылган
Журналдагы текст белән генә түгел, хәтта роман китап булып басылып чыккач та, Ә.Фәйзи романны камилләштерүне дәвам итә, ягъни басылган китаптагы текст өстендә (1, 21) эшләп яңа редакция барлыкка китерә.
Романның икенче китабы Тукайның Казан чорын, ягъни шагыйрьлек елларын тасвирларга тиеш була. Автор аңа «Казан өстендә яшен» дип исем дә биргән. Тик үкенечкә каршы, әдипнең вакытсыз үлеме аркасында, бу икенче китап тулы рәвештә укучыга барып ирешә алмады. Шулай да Ә.Фәйзи икенче китапның башлангыч өч бүлеген язып калдырган. Алар язучы үлгән елны «Совет әдәбияты» журналында (1958, № 12) ««Тукай», Икенче китаптан» дигән исем астында басылдылар. Бу бүлекләр, беренче китапның дәвамы буларак, вакыйганы Җаектан башлап алып китәләр. Архивта икенче китап өчен язылган башлангыч бүлекләрнең алты варианты бар (I, 22—24, 28, 51, 59). Шулар арасында «Иҗат» исеме астында 4 калын дәфтәргә язылган вариант (I, 22) игътибарга лаек булып тора. 1956 елның 14 мартында языла башлаган бу вариантның 1—2 нче дәфтәрләрдәге ике бүлеге журналда һәм китапларда басылса да, 3—4 нче дәфтәрләрдәге 3 нче бүлекнең моңа кадәр беркайда да басылганы юк. Ә.Фәйзи икенче китапны иҗат газаплары кичереп, күп уйланып, авырлык белән яза башлый. Мәсәлән, ул 1 нче дәфтәр тышлыгының эчке ягына язылачак бүлекләрнең планын язган, башлап язган җөмләләре үзләре берничә вариантта. Сызылган, кыскартылган урыннар бик күп. Бит араларында кайбер персонажларга карата үзенең мөнәсәбәтен белдергән, аларны ничек язу турында уйланган фикерләре теркәлгән (2, 72, 158 кәгазьләр). Башлангыч бүлекләрдән күренгәнчә, монда Габдулла — 18—19 яшьләр чамасындагы егет. 1905 елгы инкыйлаб дулкыны Уральскины да читләтеп үтми. Тормышның үзендә бара торган вакыйгалар күп нәрсәгә яңача карарга, аңларга ярдәм итә, халык бәхете өчен көрәш — аның юлы булуын күрсәтәм. Милли матбугат булдыру артыннан тырышып йөреп татарча газета чыгаруга рөхсәт алган Кәбир әфәнде (Камил Мотыйгый) белән ул элек дошманлашкан булса да, шул хакка үпкәләрен онытып, килешүгә бара. Тукай Уральскида бара торган вакыйгалар эчендә кала.
«Тукай» романының ике редакциясе бар. 1952 елда «Үги еллар» исеме астында басылган беренче редакция барысы ике өлештән тора. Беренче өлеш — Яңа бистә. Икенче өлеш — Кырлай. Ә.Фәйзинең шушы редакция өстендә эшләп, ни рәвешле икенче яңа редакция тудыруын дәлилли торган кызыклы бер эш бар. Ул — аның шәхси архивындагы 1 тасвир, 21 нче эш. Автор китапны ала да, басма текстка үз куллары белән төзәтүләр, кыскартулар ясый, өстәмәләрне кәгазь кисәгенә зәңгәр кара белән язып, текст өстенә ябыштыра. Билгеле, бу китапның барлык битләре дә сакланмаган, фәкать 125 кәгазь генә бар. Шулай да алардан әдипнең ничек иҗат итүен ачык күреп була. Ул текстны укыганда уйланган, сорау тудырган урыннарга карандаш белән рус телендә үз фикерләрен язып барган. 21 нче эштәге бу китап 92 нче биттән башлана. Монда «Яңа бистә» нең 1 бүлек, 1 нче бүлекчәсе бетә дә, 2 нче бүлекчә ябыштырылган өстәмә белән башланып китә: «Тәмле турында бер истәлек булса, «ачы» турында әллә ничә истәлек Габдулланың кечкенә йөрәгенә киселеп калдылар. Кушлавычта, туган авылында, Шәрифә исемле бер ярлы карчыкта торуын әллә кайчан күргән иләмсез төш шикелле өзек-өзек кенә хәтерләсә дә, ул аны һаман оныта алмый. Үз әтисе Мөхәммәтгариф үпкә авыруыннан үлеп (Габдулла ул вакытта биш кенә айлык әле) бераз торган әнисе Мәмдүдә Кушлавычтан 60 чакрым Саена починкасының мулласына кияүгә китеп барды, ә улын вакытлы рәвештә шушы карчыкта калдырды».
10—15 нче битләр сызып ташланган. 11 нче биттә Мөхәммәтгарифның бәхет турында, бу хатынының үзеннән 15 яшькә яшьрәк булуы турында уйлануларына карата өске якка «непонятно» дип язып куйган. 14 нче бит ахырында Шакир мулла хакында «Может тут дело в его деспотическом характере» дип сорау куя. 17 нче биткә өстәмә: «Шәрифә карчык нигездә усаллыкка беткән «убыр карчыгы» түгел иде. Габдулланы бик нык орышып, җилтерәтеп ташлаганнан соң, шәфкате килеп ул: «Я, җылама, менә мә!» дип аңа икмәк катысы тоттырды, аңа йомшак булырга тырышты. Ләкин аны китереп буган ярлылык аңа шәфкатьлелек белән артык мавыгырга юл куймады. Тормышка протест йөзеннән ул кемгә ачуланырга белми, Габдулланы каргады, язмышка каршы селтәнгән кул Габдуллага килеп тиде». Бу өстәмә бик урынлы. Ул Шәрифә карчыкны психологик яктан аңларга булыша. Элеккечә калганда, карчык образы берьяклы булып, фәкать «явыз» буларак кына истә кала иде.
Күргәнебезчә, өстәмәләр чор-вакыйгалар үстерелешендә кешенең психологик кичерешләрен тирән аңлауга ярдәм итеп кенә калмый, бәлки әсәрнең тексты шактый дәрәҗәдә камилләшә төшә. Моңа охшаш мисалларны икенче редакциянең башка бүлекләрендә дә табарга мөмкин. Болар аша авторның үз хезмәтенә ни кадәр җаваплы каравы сизелә.
Язучы текстны кабат-кабат укый, уйлана, кешене ышандырмастай урыннарына сораулар куя, ачыкланып бетмәгән өлешләрне тулырак итеп ачыкларга тырыша. 176 нчы биттә Габдулланың малайлар алдында мактанса да, аннан көлмәүләре бәян ителә. Юл читенә «вот это и надо показать» дип язган. 181 нче биттә кучер егет белән малайларның әңгәмәсе уңышлы чыккан. Автор шул урында «V» тамгасы куйган. Шушы ук тамга 235 нче биттә дә очрый: «Габдулла мәдрәсәдә олылар тормышындагы көчлеләр һәм көчсезләр бүленешенең кечкенә булса да чагылышын тапты». 239, 279 нчы битләрдә уңышлы гына язылган җөмләләр бар. 302 нче биттә китапның эчтәлеге бирелгән. Беренче өлеш («Яңа бистә»)нең өченче бүлеге «Яңа бистәдә», «Степан йортында»ны сызып «Калада авыл малае» дип төзәтелгән. «VII бүлек» дигәне сызылган. Икенче өлештә («Кырлай») 1 бүлек «Авылда шәһәр малае» дип атала. «Шәһәр» сүзе сызылып «кала» белән алыштырылган. Икенче өлеш беткәннән соң, автор аскарак «Өченче өлеш (Җаек)» дип өстәп язган.
Менә шушы юл белән романның яңа редакциясе формалаша башлый. Бу китаптагы автор үз кулы белән төзәткән, үзе керткән өстәмәләр барысы да соңыннан 1956 елны басылган төзәтелгән икенче басмага кергәннәр.
Беренче китап «Үги еллар» исеме астында 1952 елда басылып чыккач, Ә.Фәйзи икенче китапны «Тынгысыз Җаек» исеме куярга уйлап яза башлый. Ләкин эш барышында «Тынгысыз Җаек» үзе беренче китапка өченче өлеш («Җаек») булып кереп, алда сөйләнгән төзәтмәләр белән бергә яңа редакцияне хасил итеп, 1956 елны басылып чыга.
Хәзер «Җаек»ның нинди юл үтеп яңа редакциягә кушылуын архив материаллары аша күзәтик. Автор «Җаек» өчен фактик материалны романның I—II өлешләренә караганда да күбрәк туплаган була. Аның өстенә 1952 елда Уральскига барудан, Тукайның исән булган замандашлары белән очрашудан туган уй-тәэсирләре аңа шагыйрьнең Җаек чорын тагы да тәфсиллерәк, ышандырырлык итеп сурәтләргә этәргеч бирәләр. Ә.Фәйзинең архивында «Җаек»ның кулдан ясалган дәфтәрләрдә һәм калын дәфтәрләрдә язылган 9 варианты бар. Алар башлыча каләм һәм карандаш белән гарәп графикасында язылганнар, берсе дә тулы түгел, даталары да күрсәтелмәгән. Ләкин шуңа карамастан, кулъязмалар авторның нинди нерв киеренкелегендә, ничек итеп бар нәрсәне дә йөрәге аша уздырып иҗат итүен яхшы күрсәтеп торалар. Мәсәлән, 79 кәгазьдән торучы, өч дәфтәргә язылган вариантны карыйк (I, 36): беренче дәфтәргә икенче бүлекнең 4 нче бүлекчәсе язылган. Автор бу дәфтәрдә 2—5, 7—9, 11—12, 14—15, 16, 18, 20—23, 25 нче битләрнең икенче ягы, 26—27, 33 нче кәгазьләрдә язылган текстны сызып ташлаган. Аның өстенә, китап булып басылганда, 2—3 нче бүлекчәләр тагы да кыскара төшә, җөмләләр җыйнакландырылып, үзгәртелеп басыла. 3 нче бүлекчә китапта (1956) 3—4 нче бүлекчәләр итеп бирелә (316—320 битләр). Шушы ук хәл икенче һәм өченче дәфтәрдә дә кабатлана.
Өч калын дәфтәргә язылган, 152 кәгазьдән торган каралама вариант та (I, 57) авторның төзәтүләре, кыскартулары, өстәмәләреннән гыйбарәт. Монда III өлеш («Җаек»)ның 1 нче бүлек, 5—7 бүлекчәләре, 2 нче бүлекнең 1—9 бүлекчәләре, 3 нче бүлекнең 1—4 бүлекчәләре язылган. Беренче дәфтәрдә Габдулланың иртәгесе көнгә мәктәпкә бару алдыннан уйланып ятуы, күләмне арттыру сәбәпле, сызылган (26—28 кәгазьләр). Икенче дәфтәрдә Шәпеш хәлфәнең Габдулла белән мактануы (53 кәгазь) сызылган. Кайбер сүзләр китап булып басылганда синонимнары белән алмаштырылган. Мәсәлән, «язгы шарлавыклар» — «гөрләвекләр», «сахра» — «дала». Өченче дәфтәрдәге кайбер җөмләләр китапта бераз үзгәртелеп басылганнар (9 нчы бүлекчәнең беренче җөмләсе). Габдулланың югалган дусты Талип турында уйланулары (116—117 кәгазьләр), Уральскида җәйге айларда була торган эсселек, корылык, көчле җил һ.б. турында сөйләнгән урыннар (118—123 кәгазьләр) соңыннан китапка кертелмәгәннәр. 118 нче кәгазьдән өченче бүлек башланса да, 124 нче кәгазьдә автор өченче бүлекне яңа вариантта яза башлый (1—4 бүлекчәләр). Әдип дәфтәрдән «перепись» вакыйгасын сызып ташлаган (127— 132 кәгазьләр). Шуңа карамастан, бу өлеш соңыннан китапта басылган, фәкать кызыл карандаш белән сызгаланган кайбер җөмләләр генә керми калган.
244 кәгазьдән торучы, 5 калын дәфтәргә язылган вариант (I, 58) үзенең журналда басылган варианттан соң язылуы белән кызыклы. Монда 3 нче бүлекнең 4—9 бүлекчәләре, 4 нче бүлекнең 1—13 бүлекчәләре, 5 нче бүлекнең 1—10 бүлекчәләре язылган. Беренче дәфтәр «Габдулланың үз гомерендә беренче тапкыр укып чыккан, укып кына түгел, төшенеп укып чыккан русча китабы шушы булды» дип башлана. Бу өлеш китапта (1956) 3 нче бүлекнең 4 нче бүлекчәсе ахыры булып басылган. 13, 14 нче кәгазьләргә журналдагы («Совет әдәбияты», 1955, № 5) өченче бүлек, 7 нче бүлекчәдән «Йомышка бару» исемле өзекне кисеп алып беркеткән һәм автор анда үз кулы белән төзәтүләр, кыскартулар ясаган. Беренче дәфтәр 42 нче кәгазьдә дүртенче бүлекнең 1—2 бүлекчәләре язылып тәмамлана. Икенче дәфтәрдә язучы дүртенче бүлекнең 3 нче бүлекчәсен берничә вариантта язып карый. 43—45 нче кәгазьләрдәге текст сызылган, 46 нчы кәгазьдән бер җөмлә кыскартылган. 49 нчы кәгазьдәге җыр текстлары үзгәртелеп, китапта икенче вариантлары бирелгән. Габдулланың Чулпанига шигырь укуы, чын шигырь нинди булырга тиешлеге турында (57—60 кәгазьләр) һәм дүртенче дәфтәрдән Габдулланың яңача укырга кирәклек турында уйланулары (145—151 кәгазьләр) сызылган. 182 нче кәгазьдә баштагы 4 җөмлә сызылган. Сүз монда Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә спектакль кую, «Бәхетсез егет»не уйнаганда кемнәр рольдә булуы турында бара. Соңыннан бу кисәк китапта (1956) юл асты искәрмәсе итеп бирелгән (414 бит).
Гарәп графикасында, 10 калын дәфтәргә язылган, 463 кәгазьдән торучы вариантта да (I, 59) автор карандаш белән күп кенә төзәтмәләр ясаган. Монда ул 3 нче бүлек 6—8, 4 бүлек 1—12, 5 бүлек 1—8, 8 бүлек 1—12, 7 бүлек 1—8, 8 бүлек өчен 1—6 нчы бүлекчәләрнең каралама вариантларын язган. Искәрмә рәвешендә әйтергә кирәк, 10 нчы дәфтәрдәге текст гәрчә Җаек турында булса да, ул романның II китабы өчен язылган 3 нче бүлекнең иң элгәре каралама варианты.
Моннан алда сөйләнгән вариантлардан шул күренә: Ә.Фәйзи Җаек чорын язганда тупланган материалларның күплегеннән кыен хәлдә калган. Ул тәфсилле итеп Җаекның үзе турында, шул чор, Габдулланың даирәсе, Габдулланың шәхес булып формалашуы турында да язарга тели һәм яза да. Ләкин үзе үк таралып китүен, шагыйрьнең образын тудырганда кайбер бүлекләрнең сюжеттан читкә китүен тоя һәм аларны аяусыз кыскарта. Менә шушы иҗат газаплары белән туган III өлешне ул «Совет әдәбияты» журналына басарга тәкъдим итә. Романның «Совет әдәбияты» журналында (1955, № 4—8) басылган өченче өлеше «Җаек»ны китап (1956) варианты белән чагыштырсак, журнал вариантының китап вариантыннан әллә ни аерылмаганлыгын күрәбез. Фәкать монда автор текстны стиль ягыннан шомарткан: җөмләдәге аерым сүзләрнең урыннарын алыштырган яки өстәп берәр сүз язган яки кыскарткан. Ике редакциянең бүлекләрен үзара чагыштырып карасак, «Яңа бистә» өлешенең 3, 4, 5, 6, 7 бүлекләре, «Кырлай» өлешенең барлык бүлекләренең дә үзгәрешсез басылулары, фәкать «Яңа бистә» өлешенең I, 2 бүлекләрендә кайбер аермалыклар булуын күрербез. Мәсәлән, 1952 елгы басмада китапның 1 өлеше өчен язылган «Казан арты» (Кушлавычтан Мөхәммәтгариф хәзрәт) исемле кисәк тулысы белән диярлек төшерелеп, өченче бүлегенең 6 нчы бүлекчәсеннән ике җөмлә һәм 7 нче бүлекчәсе бераз кыскартылып, 1 бүлек «Тәүге юллар»ның 2 нче бүлекчәсендә басылган. Романның төзәтелгән икенче басмасын (1956) карасак, «Казан арты» өлешенең 1 нче редакциядәге 1 бүлек, 2 нче бүлекчәсе бөтенләй төшереп калдырылган һәм аның урынына сабый Габдулланың Кушлавычта Шәрифә карчыкта яшәве, аннан соң әнисенең үз янына Саснага алдыруы бирелгән. 1 бүлек, 3 нче бүлекчәдә (1952) Мәмдүдәнең тол калуы, Өчилегә төп йортка кайтуы, Саена починкасы мулласына кияүгә чыгуы сөйләнелә. 1956 елгы басмада 3 нче бүлекчә кыскартылган: Габдулла Саснада үги әтисе йортында. Үги әтисенең әнисен җәберләве, әнисенең үлеме, Шакир мулланың аны Өчилегә кире бабасына озаттыруы кебек вакыйгалар сурәтләнгән.
Ике редакциядә дә 4 нче һәм 5 нче бүлекчәләрдәге вакыйгалар, образлар сурәтләнешенең фәкать урыннары алышыну, яисә аз гына үзгәрешләр белән тасвирлануы күзәтелә.
6 нчы бүлекчә (1952) Габдулланың Өчиледәге бишенче язы. Корылык, «яңгыр боткасы». Габдулланың авыруы һәм «кала»га китүе. 1956 елгы басмада 6 нчы бүлекчә юк, аның урынында II бүлекнең I нче бүлекчәсе басылган.
7 нче бүлекчә (1952) Габдулланың Казанга килүе 1956 ел басмасында 5 нче бүлекчә итеп бирелгән.
Икенче бүлекнең 1 нче бүлекчәләрендә ике редакциядә дә аерма юк. 1956 елгы редакциядә 2 нче бүлекчә 1952 елгы басмадан бераз аерыла. Анда Сәгыйтьҗан Сәгыйтовның пыяла заводына килүен чагылдырган вакыйга җыйнакландырылып, кыскартылып басылган.
3    нче бүлекчә (1952) беренче редакциядә Сәгыйтовны шәһәр башлыгы Сергей Викторович үз янына чакырып, ни рәвешле эшчеләрне хәйлә белән оста итеп кулда тотарга киңәш бирсә, соңгы басмада исә сүз Печән базары әһелләре, аларның Сәгыйтьҗанны «динне өскә чыгардың» дип мактаулары турында бара.
4    нче бүлекчәләрдә шулай ук аерма бар. 1952 елгы басмада Сәгыйтьҗанның Алексеевкадагы пыяла заводына килүе, эшчеләрнең авыр эш шартлары белән танышуы сөйләнелә. 1956 елгы басмада Габдулланы асрамага тәкъдим итү кыскача гына бирелә һәм Сәгыйтьҗан байның башында мондый ятимнәрне күпләп җыеп кайту планы туа башлау әйтелә. Тагы шунысын да әйтергә кирәк, 1 редакциядә һәр бүлекнең үз исеме бар. Икенче редакциядә бүлекләр исемсез бирелгәннәр.

2. СЮЖЕТ ҺӘМ КОМПОЗИЦИЯ ӨСТЕНДӘ ЭШЛӘҮ. ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ ҺӘМ АВТОРНЫҢ ҮЗ КАРАШЫН ЯКЛАВЫ

III бүлекнең 1 нче бүлекчәсендә романның каралама вариантлары һәм редакцияләре өйрәнелгәнгә күрә, монда тикшерү өчен әсәрнең соңгы редакциядәге 1956 елгы басмасы алына.
«Тукай» романы тарихи-биографик характерда язылган. Әйтергә кирәк, аның эчке төзелеше, сюжеты да биографик фактларга, хронологик тәртипкә буйсындырылып эшләнгән. Ләкин моннан, Тукай образын гына иҗат итү күз алдында тотылган икән дигән фикер калмаска тиеш. Романда без XX гасыр башындагы татар тормышының күп яклары белән, халыкның күп төрле катлаулары белән очрашабыз (крестьяннар, һөнәрчеләр, эшчеләр, шәкертләр, сәүдәгәр-байлар, революционерлар, иҗат интеллигенциясе һ.б.). Әсәрдә барлыгы 180 нән артык персонаж катнаша. Тукайның әти-әнисе, тәрбиягә алучылар, туганнары, иптәшләре, укытучылары барысы да реаль тормыштан һәм үз исемнәре белән бирелгәннәр. Тик Уральскидагы мәшһүр Мотыйгулла ахун-хәзрәтнең улы Камил Мотыйгый исеме генә, Тукайның соңгы шигырьләрендә аны хурлап язганга таянып, совет әдәбиятчылары тарафыннан ул елларда рәхимсез каһәрләүгә эләккәнгә күрә, романда Кәбир дип бирелә. Шулай итеп, романда реаль шәхесләр — 69, калган персонажлар автор фантазиясе белән уйлап табылганнар. Язучы үзе үк 1952 елның 28 февралендә көндәлегенә «Предисловие к роману. Заранее оговариваюсь, что в этой книге будет немало выдумок, без которых ни одна биография, ни одна история не может быть правдивой»,— дип язып куйган (II, 16. 156 кәгазь). Ә. Фәйзи яза башлаган әсәрен зур халык эпопеясе итәргә теләгән. Ул шагыйрь һәм милләт язмышын бер бөтен итеп алып, «халык гомере — синең гомерең» идеясен халык тормышы аша тарихи чын, реаль картиналарда, каршылыклар эчендә сурәтли. Язучы «Тукай» романының баштагы беренче өлеше өчен язып та, икенче басмада төшеп калган «Казан арты» варианты (аның үзен мөстәкыйльлеге буенча тарихи повесть дип тә атап булыр иде) 1878 елда Казан өязендә крестьяннар арасында булган чуалышларны күрсәтүдән башланып китә. Авыл халкының — хезмәт иясе крестьянның газаплы-михнәтле тормышын күрсәтүдә, аларның бәхеткә омтылышын чагылдыруда автор зур осталык үрнәкләре биргән. Губернатор Скарятинның Мәнгәрдә «хөкем» үткәрүе, рус егете Максимның Халитне кыйнамас өчен үзенең карга сузылып ятуы, Маннап картның үз хатынын сукага җигеп җир сөрүе, икейөзле мулла Шаһназар, хаклык эзләүче мулла Мөхәммәтгариф һәм тагы бик күпләр дулкынландыргыч көчле картиналарда күз алдына килеп басалар.
Шагыйрьләр язмышын мәкаләләрендә юл символы белән бәйләп язган С.Хәкимдәгечә (Хәким, 1964, 5—10) романның китап басмасы юлны сурәтләүдән башлана. Юл Тукай тормышы өчен бик характерлы. Әти-әнисе йортыннан Шәрифә карчык өенә кадәр булган ара бик кыска, әмма бу кыска юлны үткәндә Габдулла аерылуның иң ачы газабын кичергән, сабыйның беренче кайнар яшьләре шушы юлга тамган. Бу Габдулла үтәчәк катлаулы озын юлның башы гына әле. Әнисе аны үз янына Сасна починкасына алдыра, баланың күңелендә якты өметләр уяна, инде ул әнисеннән бервакытта да аерылмас кебек… Ләкин бу «биш минутлык матур төш кенә» булган икән, аның әнисе үлә. Тагын юл: Өчиле — Казан — Кырлай — Җаек, шушы юлда кулдан-кулга йөреп узган гомер. Әсәр үзенең композицион төзелешендә дә шушы биографик тәртипне саклаган. Романның беренче өлешендә («Яңа бистә») Ә.Фәйзи эпиграф итеп Тукайның «Дошманнар» (1912) шигыреннән соңгы строфаны алган:
Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.
Әсәрдә чынлап та шагыйрьнең бу сүзләре никадәр дөрес әйтелгәне чагыла. Булачак шагыйрьнең бала чагы, яшьлеге, романдагы сурәтләр, тормышта булган реаль вакыйгалар аркылы тасвир ителә. Кушлавыч, Кырлай, Өчиле авылларында үткән вакыйгалар, Казан Печән базарында һәм Яңа бистәдә булган хәлләр, ятим Габдулланың авыр язмышы тасвирланган бүлекләр күңел тетрәткеч. Язучы шагыйрь турында истәлек кенә сөйләми, бәлки яшь «Апуш» яңа аякка баскан чорның төрле социаль катлауларын, аларның көрәшен, булачак шагыйрьнең шул тормышта ничек формалашуын күрсәтергә тели. Бу елларда Россиядә промышленность капитализмы сизелерлек алга китә. Казан-Муром тимер юлының салынуы да шушы вакытка туры килә. 1891 елгы ачлык меңләгән крестьянны шәһәргә куа. Автор кечкенә Габдулланың Казанга килү чорын узган гасырның 90 нчы елларында Казан губернасында үзенчәлекле формада оешкан капитализмның чынбарлыгын күрсәткәндә файдалана. Тукайны асрамага тәкъдим итү (базар күренеше), Сәгыйтьҗан байның фәхешханә тотучы Миһри белән сөйләшеп сүз беркетүе, эшче Нигъмәт һәм Әсма балаларының язмышы, Габдулланың Сәгыйтьҗан кучеры белән очрашуы, ятим балалардан арзан эшче көче җыйнаучы Сөнгать хәлфә — менә бу эпизодлар Сәгыйтьҗан бай һәм аның төркеме эшли торган җинаятьләрнең бөтен бер тезмәсе булып тора. Эпизодлар романда тоташ түгел, бәлки төрле урыннарга сибелгәннәр. Шуңа карамастан, әсәрне укыганда бу чылбыр өзелми, укучы элек укыганнарына яңа эпизодларны өсти бара. Чөнки аларны эчке бер мәгънәви идея тоташтыра.
Гади хезмәт ияләренең (крестьян, кустарь, ялчы, эшче) авыр тормышы, хыяллары романда аеруча көчле бирелгән. Читекче Мөхәммәтвәли белән Газизә, Нигъмәт белән Бибиәсма, Григорий, йомшак күңелле Мәмдүдә һәм Саҗидә, Кырлай крестьяннары Сәгъди, халыкның моң-зарын үзләренә туплаган Җаббар, Җиһан, Гарәфи, мәзәкче Заһит, саф мәхәббәтне күңелләрендә саклый белгән Фазыл һәм Гөләнвәрләрне автор аерым бер эчке җылылык белән язган. Аларның һәрберсенең үз характеры, үз йөзе бар. Кечкенә Габдулла шушы кешеләр арасында үсә, дөньяны танырга өйрәнә. Ә.Фәйзи Габдулланың кече яшьтән үк халык моң-зарын, мәхәббәт һәм нәфрәт хисләрен сеңдерә баруын, эзлекле рәвештә, реаль тормыш картиналары аркылы ача бара. Халык Тукайны үзенә тугрылыклы кеше булачагын алдан белгән кебек, хәтта ачлык елларда да ташламыйча, кулдан-кулга йөртеп караган, тәрбияләп үстергән. Габдулла, тормыштагы гаделсезлекләрне күреп, аларның асыл сәбәпләрен аңлап бетермәсә дә, чын күңеленнән әрни һәм мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү турында хыяллана (Йосыфҗаннан «бәхет» (тавис) кошын алышып алса, Әптелбәрнең әнисе дә терелә, әтисе дә эшкә урнаша. Яки әфсен укып староста малае Әхтәрине егып сала да аның хаксызлык белән алган яулыгын кире алып Тимригә бирә, Җиде диңгез артындагы дию патшасын җиңә дә аның атларын алып кайтып атсыз ярлы Җаббарга тапшыра.). Хыялланып кына калмый, җәберләүчедән үзенчә үч тә ала: байга эшләп, гарипләнеп, эшләгәненә бернинди хак та ала алмаган Җаббар абзый өчен әшәке юханы (Хафиз бай) телгәләп ташлыйм, дип кычытканлыкны чыбыркы белән өзгәләп бетерә.
Кечкенә Габдулланың Каюм Насыйри белән очрашуы символик мәгънәгә ия. Каюм хәлфә аңа хәрефләрне язарга өйрәнү өчен карандаш кисәге бүләк итә. Ә Габдуллага бигрәк тә Каюм хәлфәнең такмазасы ошый. Менә бу такмазалар, бәетләр, язын ике бистә арасында көймәдә җырланган җырлар Габдулланың күңелендә эзсез югалмыйлар. Болар янына әле тын Кырлай урманнарының моң белән тулы җырлары һәм малайларның ат саклаганда сөйләгән әкиятләре килеп кушылалар. Романда Габдулланың Кырлайда узган елларына шактый урын бирелгән. Бу бик табигый. Кырлай — аның дөньяга күзе ачылган, крестьян тормышы белән ныклап танышкан урыны. Табигатьнең матурлыгы гына авылдагы социаль тигезсезлекне каплап кала алмый. Казанда Мөхәммәтвәли, Нигъмәтҗаннар булган кебек, монда да Тыңламас алпавыты фон Глен, Әсәт, Хафиз байлар тарафыннан изелеп яшәүче Җаббар, Җиһан, Гарәфиләр бар. Җаббар образы арада иң тулы эшләнгән. «Ярлы тәкәббер» дип йөртсәләр дә эшчән, тырыш, җор телле, олыны-олы, кечене-кече итеп сөйләшә белә торган, гадел хезмәт белән яшәүне генә дөрес дип санаучы кеше ул Җаббар абзый. Тик тормышның гаделсезлеге, рәхимсезлеге аркасында, гәрчә сер бирергә тырышмаса да, вакытыннан алда дөнья куя.
Ә.Фәйзи китапта Тукай фигурасы үсеп чыккан фонны, социаль-тарихи обстановканы, аның акылына һәм җанына азык биргән халык тормышын, халыкның аһ-зарын дөрес күрсәтүгә ирешкән. Романда зурлар гына түгел, балалар образлары да көчле бирелгән. Кечкенә Габдулла, Әптелбәр, Аннушка, Тимри, Әхтәри, Сафуш һ.б.ны сурәтләгәндә язучы аларны зур осталык белән, нәкъ балаларга хас беркатлылык, саф күңеллелекне саклап, алар теле белән сөйләп тасвирлый. Әдип художник-реалист буларак, халык тормышының якты һәм караңгы якларын бер-берсеннән аерым түгел, ә киресенчә, диалектик берлектә, тормыштагыча итеп күрсәтә. Балалар да шушы тормыш эчендә кайнап үсәләр. Гомер буена ачлы-туклы яшәгән Әптелбәрнең беренче хыялы — туйганчы ашау («Һи! Токмачны бит! Аны мин бер үзем бер казан ашап бетерә алам… Беләсеңме син, патша гел токмач кына ашап тора бит») (Фәйзи, 1984, 60). Әптелбәр алдашса да, явыз ният белән түгел, ярлы Җаббар абзый кебек сер бирәсе килми аның (мич башында каба агачына атланып «чана шуа»: «Ә ул сезнең чанагыздан шәбрәк шуа»,— ди ул. —… таудан выжт! итеп кенә кала… вәт!») (шунда ук. 60).
Кечкенә Габдулланың, образ буларак, үсеше психологик анализ аша күрсәтелә, һәрнәрсәне йөрәге аша уздыручы, табигый сәләте зур булган Габдулла кешеләрнең кайгы-хәсрәтләре, тормыштагы гаделсезлек белән бик иртә таныша. Ул зурларның сүзләренә колак сала, бу сүзләрдән үзен борчыган сорауларга җавап эзли. Ләкин нинди генә шартларда яшәсә дә, бала бала булып кала, Габдуллага да балаларча эчкерсезлек, беркатлылык хас. Монда автор Тукай образын иҗат иткәндә кыенлык кичерә, яшь герой һәм тормыш чынбарлыгы каршылыкка керәләр. Бер яктан, язучы булачак халык шагыйренең аңы һәм характеры үсү процессын тормышны баланың субъектив кабул итүе, сиземләве аша китереп бастырса, икенче яктан, китапта Габдулланың бик кечкенә булуы зурлар тормышын, олы дөньяны объектив тирәнлектә күрсәтүгә комачаулык итә. Шулай да әдип бу хәлдән чыгу юлын тапкан: ул кечкенә Габдулла аңына сыймаслык тормыш күренешләрен тасвирлаганда, тирән һәм җитди нәтиҗәләр ясарга кирәк булганда, сиздерми генә, аның урынына баса һәм хикәяләүне үз кулына ала (Ибраһим бай бакчасында бәхет кошы, мәҗлескә җыелган байларның бәхәсе, Кырлайда сабан туе, җырчы Фазылны солдатка озату күренешләре.).
Ә.Фәйзи — диалог мастеры. Ул сюжетның хәлиткеч моментларын гына күрсәтә, ягъни укучыга җепнең очын гына тоттыра. Укучы шул җепкә тотынып, йомгакны үзе сүтә, күренешләрдән үзе нәтиҗә чыгара. Мәсәлән, «Кырлай» өлешенең 3 нче бүлегендә, болын мәсьәләсендә, байлар халыкка үрмәкүч кебек хәйлә тозагы коралар, һәм чынлап та халык тозак алдында көчсезлеген танып, аптырап кала, янә бер кат алдана.
Г.Тукайның яшьлеге, шагыйрь булып формалашуы борынгы Җаек (Уральск) шәһәре, шунда яшәгән төрле милләт кешеләре белән бәйле. Язучы моны аңлап эш итә, тарихи җирлекне, ул чордагы иҗтимагый-политик шартларны, милли үзенчәлекләрне, документаль материалларны исәпкә алып тасвирлый. Шул җирдә туып үскән әдәбият галиме Х.Хәйри роман хакында: «Анда, чынлап та, тарихи дөреслек, хәтта тышкы күренешләрне бирүдә дә натуральлек, художник фикере белән сугарылган тирән дөреслек сокландыра безне»,— дип яза (Хәйри, 1979, 204).
Ә.Фәйзи «Җаек» бүлеген аеруча җентекләп, озак язган. Чөнки ул — Тукайның балалыктан-олылыкка, бүгеннән киләчәккә адым ясаган урыны. Шагыйрь С.Хәким романга язган кереш мәкаләсендә: «Тукай Җаекта формалаша, эшче Мирхәйдәр, аның семьясының трагедиясе, хезмәтче Гыймади белән Гайниҗамаллар, Тукайның апасы Газизә, Төркиядән качып килгән Габделвәли, рус теле укытучысы Әхмәтша, күзсез Суфи, казакъ Айсагөл белән Исәгулов образлары романның рамкаларын җәеп җибәрәләр. Романның Әхмәт Фәйзи ачкан үз колориты бар. Әхмәт Фәйзигә — шагыйрьгә хас кыска, тыгыз шигъри җөмлә, детальләргә, чагыштыруларга бай җөмлә,— дип яза (Фәйзи, 1964, 9). Мәдрәсәдәге тормыш, Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсе, аның улы Камил Мотыйгый оештырган төрле мәдәни чаралар, беренче татар газетасы һәм журналы, типография эшчеләре белән аралашу, халыктагы уянуны тою, Әхмәтша учитель һәм К.Мотыйгый аша рус әдәбияты белән якыннан танышу — болар барысы да Тукайның шагыйрь булып формалашуына, иҗади йөзен билгеләүгә булышалар. Тукайның характеры, карашлары формалашу процессын язучы шул чорның халык тормышы, иҗтимагый-политик шартлар, тарихи вакыйгалар аша, тарихи чынбарлыкны һич бизәмичә объектив чагылдыра. Әсәрдә Габдулла яшьтән үк белемгә омтылучан, үзенә һәм иптәшләренә карата таләпчән, гадел, туры сүзле, нечкә һәм сизгер күңелле, кыю характерлы булып истә кала.
Язу процессында реаль шәхесне сурәтләгәндә язучылар хыялны да эшкә җигәләр. Әйтик, әсәрдә сурәтләнгән үзәк геройның берәр сыйфатын калкурак итеп күрсәтү өчен, аңа чынында ул эшләмәгән бер эшне эшләтәләр. Моның мисаллары күп. Хыял ярдәмендә тудырылып, сюжет үсеше логикасына буйсындырылган вакыйга сәнгать дөреслегенә һич тә каршы килми. Мондый алым «Тукай» романында да кулланылган (мәсәлән, Тукайның Чаган өстендә бәкегә ташлану турында уйлануы, эшче кызы Сәрвигә мәхәббәте вакыйгасы һ.б.) Бу образның үсешенә, тарихи чынлык логикасына каршы килми һәм язучының фикерен ачарга ярдәм итә. Романда булачак шагыйрь үткән юл, бөтен газаплары, фаҗигале хәлләре белән бергә, бик күп тарихи-биографик фактлар нигезендә тасвирлана. Шулай күп фактик материаллар, архив документларына таяну нәтиҗәсендә тарихи дөреслеккә ирешелсә, язучының гореф-гадәтләрне, йола-кануннарны тел-сүз байлыгын яхшы белүе һәм шуны әсәрендә уңышлы куллануы романның бәясен күтәрүче милли колоритын тудырган. Эпизодлардагы вакыйгалар агышында, эзлекле рәвештә, татарларның рухи дөньясы ачыла. Туй ясау, кунак кабул итү, сыйлау, бала тәрбияләү, армиягә яки сугышка озату кебек йолаларда татар халкының яшәеш үзенчәлекләрен, психологиясен тоемларга мөмкин. Романда милли колорит халык тормышын, тарихи шәхесләрне дөрес күрсәтү, аларның үз аңын, дөньяны танып белү рәвешен бирү, документаль дөреслек белән художество дөреслегенә ирешү, халыкның эстетик карашларын, тел-сүз байлыгын, традицион фразеологиясен, музыкаль аһәңен, ритмикасын, буяу-төсмерләр куелыгын — шуларның бөтенесен тиешенчә чагылдыру нәтиҗәсендә туган. Персонажлар телендә мәкаль-әйтемнәр, образлы чагыштырулар аларның индивидуаль сыйфатларын ачуга да ярдәм итәләр. Ә.Фәйзинең тел байлыгы сокландыргыч. Автор җөмләләр төзегәндә халыкчан сурәтләү алымнарын, образлы тәгъбирләрне оста куллана. Шуңа күрә дә ул иҗат иткән образ халык күңеленә якын, кешенең эчке рухи дөньясын, яшәү рәвешләрен характерлаган буяулар, детальләр белән тулы.
Журнал вариантында сюжет үсеше таркаурак. Кайбер вакыйгалар бер-берсеннән үсеп чыкмыйлар, яисә әйтелеп кенә китәләр дә, шул урында өзелеп югалалар. Китапта сюжет нык җыйнакланган. Вакыйгалар тиз алышынып торалар, геройлар да югалып бетмиләр. Романның композицион төзелешенең бүлекләре һәм бүлекчәләре, аларны тоташтыручы элементлар, кисәкчәләр арасында эчке диалектик үзара бәйләнеш тыгыз. Бүлекләр бер-берсенә нык береккәннәр, аларны романның композициясен җимермичә аерып алу, яисә төшереп калдыру мөмкин түгел. Романның төрле сюжет сызыкларын үзенә җыйнаучы төп үзәк — Тукай образы авторны һәртөрле читкә тайпылулардан саклый. Ә.Фәйзинең тикшеренүче-галим буларак шул чорны җентекләп өйрәнүе әсәрдәге тарихи чынлыкны катлаулыгында һәм тормышчанлыгында тудырырга ярдәм итсә, үзенең шагыйрь булуы исә, Тукай образын җанлы итеп гәүдәләндерергә булышкан.
Архив документларына караганда, «Тукай» романы дүрт тапкыр тикшерү үткән. Романның беренче кисәге 1949 елның 12 февралендә Татарстан язучыларының ачык партия җыелышында укылып, фикер алышу үткәрелә. Язучының шәхси архивында моның беркетмәсе булмаса да, әсәрнең каралама вариантында(1, 49. 108 кәгазь) бу турыда хәбәр бар. Ә инде Татарстан Милли Архивының язучылар союзы фонды прозаиклар секциясе эш планында «Тукай» романының беренче кисәген тикшерү 1949 елның 17 февраленә билгеләнгән булган (ТР МА 7083 фонд. 1 тасв., 187 эш, 40 кәгазь). Бу көнне тикшерү булгандырмы, билгесез, җыелышның беркетмәсе дә юк. 1950 елның 7 июнь көнне уздырылган тикшерүнең беркетмәсе булса да (Шунда ук. 265 эш, 3 кәгазь), шәхси архивындагы тикшерү кәгазьләренә 1950 ел II июнь датасы куелган (I, 14). Язучылар союзы архивында прозаиклар секциясенең 1951 ел III квартал эш планына «Тукай» романын тикшерүне 12 июльдә уздырырга һәм докладчы итеп язучы Афзал Шамовны билгеләргә, дип язылган (ТР МА, 7083 фонд. I тасв., 265 эш, 15 кәгазь). План читенә «үтәлде» дип куелса да язучылар союзы архивында да, Ә.Фәйзинең шәхси архивында да тикшерү беркетмәләре очрамады. 1954 елның 14 апрелендә язучылар союзында романның тулыландырылган яңа редакциясен тикшерү үткәрелә.
Игътибар итик, әсәр совет хакимияте елларында язылган. Бу шартларда халкыбыз тарихын һәм мирасын бар булганынча өйрәнү һәм яктырту мөмкин булмый. Әдәбиятны яктыртуда төп методологик принциплар итеп сыйнфыйлык белән партиялелек саналганга, әдәби тәнкыйть илдә хакимлек иткән коммунистик идеологиягә буйсындырылды. Шуңа күрә дә әдәбиятта партия сәясәтен үткәрүче төп көчләрдән булган тәнкыйть ул вакытларда үтә уяулык күрсәтеп, рәсми идеологиягә туры килми дип уйланылган һәрбер әдәби фактны яки күренешне кире какты.
Бу күренеш «Тукай» романын тикшерүдә дә сизелә. Күпчелек тәнкыйтьчеләр әсәргә сыйнфыйлык позициясеннән чыгып бәя бирәләр, ярлы крестьяннар һәм алдынгы эшчеләр образларының аз яктыртылган булуын кимчелеккә санап, романда сыйнфый каршылыклар чагылышын күрергә теләүләрен белдерәләр.
1950 елның 11 июнендә булган тикшерүдә язучылардан Л.Җәләй, Г.Әпсөләмов, Г.Бәширов, М.Гали, С.Хәким, А.Гомәр һ.б. катнаша. Әсәрне нигездә хуплыйлар. Мәхмүд Максуд үзенең эчке рецензиясендә (IV, 11) романның уңышлы якларын санаганнан сон, әсәрне камилләштерү өчен байтак кына тәнкыйть фикерләре әйтә (шул чордагы авыл тормышы, авылдагы сыйнфый катлаулануның аз күрсәтелүе, төрле тип муллалар, мәдрәсәләр тормышына артык күп урын бирелү, крестьян хәрәкәте җитәкчеләренең күренеп кенә калуы һ.б.). Г.Әпсәләмов Мөхәммәтгариф муллага артык күп урын бирелүен, муллалар хисабына крестьяннарны үстерергә кирәклеген, Мәңгәрдәге күтәрелешкә бәяне мулла күзлегеннән түгел, крестьян күзлегеннән бирергә кирәклекне искәртә. Г.Бәширов: «Кайбер урында чамадан чыга (төп фокуска тупланмый). Мәңгәр вакыйгасын хәзерге фәлсәфи-политик күзлектән, Мөхәммәтгариф күзлегеннән бик наивно. Саҗидә мөстәкыйль образ булсын. Тимер юл — ияр вакыйгалары, бәетләр озын, Әсма үзенең кыз чагын күп сөйли»,— кебек фикерләр әйтә. Автор әйтелгәннәрне искә алып, әсәр өстендә эшләвен дәвам итә. «Тукай» романының беренче китабы «Үги еллар» исеме астында 1952 елда басылып чыкканнан соң, матбугатта бер-бер артлы рецензияләр басыла. С.Хәким эшчеләр һәм аларның алдынгы вәкилләрен күрсәтү, Гарәфи образын күрсәтү белән канәгать булмавын, гарәп сүзләре, дини сүзләрнең күп булуын, әсәрнең яңа басмасында ул сүзләрнең бетерелергә тиешлеген әйтә (IV, 13). Р.Нафигов та эшче Григорий Иванович, аның дусты Сәхип солдат, крестьяннар җитәкчесе Ефим Кузьмич һәм Гарәфи образларының үстерелмичә, схематик бирелүе белән килешми (IV, 14). Һ.Хөсәенова рецензиясендә дә (IV, 15) элгәре әйтелгәннәргә аваздаш фикерләр бар: «Гөргери образы эскизлыктан һәм схематик булудан котыла алмаган. Сәгыйтьҗан образы укучыны ышандырырлык рәвештә идея һәм художество ягыннан эшләнүне сорый, кеше буларак эчке дөньясы ачылмаган. Саҗидәнең энесе кечкенә Габдулланы яратуы декларатив рәвештә генә игълан ителә. Габдерахман Ильясиның идея-социаль позициясен ачыкларга иде. Тукайның яшен бик сирәк кенә, анда да чама белән генә билгели, яшенең билгесез булуы кайчакта образны да тоныкландырып җибәрә».
1954 елның 14 апрелендәге тикшерүгә И.Гази, К.Нәҗми, Ф.Хөсни, А.Шамов, Ә.Еники, Г.Бәширов һ.б. катнаша. Әйтелгән фикерләрне Ә.Фәйзи үзе карандаш белән язып барган (I, 14). Аеруча хәтердә калырлык күренешләрдән Печән базары, Яңа бистә, малайларның үзара танышулары, Ташаяк ярминкәсе, Юнусовлардагы күренешләр-бәхәсләр, Яңа бистә янгыны, Кырлай күренешләре, Сабан туе, көрәш, Гөләнвәрнең хат яздыруы, Әтнә базары, бүрәнә өстендә сөйләшүләр һ.б. бүлекләрне билгеләп үтәләр. Ләкин бу бүлекләр арасында ныклы бәйләнеш юк. Икенчедән, автор тормышны читекче Мөхәммәтвәли манарасыннан гына күрә, шушы бәйләнештә Нигъмәтҗан һәм Җаббар образларына тукталырга кирәк, диләр. Әсәрдә һөнәрчеләр тормышы күбрәк яктыртылган икән, автор тарихи дөреслеккә хыянәт итми, чөнки ул чорда татар эшчеләр сыйныфы формалашып кына килә. Язучы бу турыда уйланган, көндәлегенә: «Ни өчен мин XIX йөздә татарлар арасында революцион элемент табалмыйм? Чөнки ул капитализм чорына яңа гына кереп килә, аның сыйнфый каршылыклары аз (предприниматель, эшче), сыйнфый көрәш практикасы юк икән, аның теориясе дә юк. Рус капитализмы инде ул вакыт үзенә оппозиция төзеп өлгергән, аның көчле эшче сыйнфы бар. Димәк, көрәш бар, көрәш бар җирдә аның теориясе бар»,— дип язып куйган (II, 16. 160 кәгазь). Моннан тыш кайбер язучылар төп образдан читтә торган бүлекләрне, мәдрәсәне кыскартырга, сатираны көчәйтергә, Габдулла байлар мәҗлесен тыңламасын, мәдрәсә Уральскида булырга тиеш, социаль вакыйгаларның Габдуллага сеңүе ачыклансын, байларны күрсәтергә кирәк, кебек тәкъдимнәрен әйтәләр. Тукай тормышына баглы материалларның тарихи дөреслеге, даталарына, шигырьләрнең язылу елларын бозмыйча бирүгә, Тукай исеменнән бирелгән шигырьләр кем шигырьләре, Тукайның шәкерт чагы һәм фикердәшләренең карашларын дөрес бирергә, тышкы эффект белән мавыкмаска, Тукай биографиясенә бәйле басылма материаллардан файдалана белүгә, фактларга каршы барып, Тукайны ямьсез якка үзгәртмәскә (мәсәлән, Тукай сүз көрәштерүдә катнашмаска тиеш, ә романда ул әтәчләнеп моназара итүче) кебек моментларга нык игътибар итәргә кушалар.
Г.Бәширов тикшерүдә патшаның мәрхәмәте килү, пыяла заводында эшләүчеләрне күргәч, Сәгыйтьҗан байның күңеле нечкәрүгә ышану кыен икәнлеген, романның төп каһарманы Габдулланың китапка «шыпырт кына» аерым йогынтысыз килеп керүен, моны Печән базарында көчле итеп бирергә кирәклеген, «бала үлемнең килбәтсезлеген каян белә, Габдулланың уе — олыларча, логик бәйләнешле, аңлы уй. Бала бит. Монда фикер йөртү түгел, бәлки сизгәнне, күргәнне тасвир итәргә кирәк»,— дип сөйли. Ул тагы Әсманың биографиясе, «Фиркаи Наҗия», бәетләрнең артык һәм озын булуын, авторның үзеннән озын итеп сөйләвен («Тыңламас», болын тарихы һ.б.), реалистик әсәрдә реалистик булмаган чаралар куллану (ачу — үгез, күңел күзен эзләү) турында әйтә. Романның «Җаек» өлешенә карата да төрле фикерләр әйтелә. И.Гази: «Образлар керәләр дә чыгалар, үзләре күренми. Габдулла шагыйрь булырга тиеш дигән фикер тумый, «Жан Кристов» биләүдән үк музыкант»,— ди. К.Нәҗми фикеренчә, Тукай йомылдырылган, әсәрдә руслар юк, җәдитчелек, мөнәҗәтләр бик күп бирелгән, русча революцион җырлар да юк. Ф.Хөсни вакыйгаларның социаль диапазоны тарая бару (элекке өлешләрдә күбрәк булу), иске сүзләрне кыскарту, төшерү, байлардан акча алуы — Тукайны түбәнәйтүе һ.б. турында сүз алып бара. А.Шамов: «Тукайны Тукай иткән нәрсәләр күренми. Ул — рус революциясе хәрәкәте. Революцион чагылыш монда (Җаекта) да күренсен. Тукай беркем белән дә көрәшми. Телдә күрсәтү урнына әйтү»,— дип белдерә. Ә.Еники уйлавынча, әсәрнең уңышына авторның Тукай биографиясенә ябышып ятуы комачаулый. Г.Әпсәләмов исә романның һәр яктан әһәмияткә лаеклы икәнен билгеләп үтә һәм «Тукай халык зарын, җырларын ишеткәндер, шуларны күрсәтергә кирәк»,— ди. Ф.Хөсни Габдулланың укуга (гәрчә мәгънәсез уку булса да), хәлфәсенә (гәрчә бик тупас булса да) һәм Галиәсгар җизнәсенә мөнәсәбәте шикле; Габдулла бөтен яктан фәрештә валчыгы: Табигыймы бу, тенденциоз куелыш түгелме? кебек аерым бәхәсле урыннарга туктала. Шулай да романны тикшерү вакытында (1950 һәм 1954 елны) иң күп тәнкыйть әсәрнең «Казан арты» өлешенә туры килә. Моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, сюжет җыйнаклыгы таләбеннән. Чөнки язу барышында Тукайга багышланган романның аерым бүлекләре чамасыз киңәеп китәләр, шул нигездә әсәрнең композициясе көпшәкләнә башлый. Эш барышында автор аны Тукайга бәйле рәвештә җыйнакландыра, төп образдан читкә киткән вакыйгаларны кыскарта. Икенчедән, совет чоры тәнкыйтьчеләренә төп образ итеп Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәтнең алынуы, башка муллаларның да күплеге, мулла образының үзәккә куелуы ошамый. Авторның шагыйрь әтисен, бабаларын сурәтләргә алынуын җәдитчелек хәрәкәтен идеаллаштыру, дингә кире кайтырга чакыру дип кабул итәләр. Хәтта Өлкә Комитетында, Татарстан партия җитәкчеләре арасында җәдитчелекнең нәрсә икәнен дөрес аңлау булмый. Ә.Фәйзигә озак вакыт үзенең матбугатта басылган мәкаләләре, чыгышлары белән аларга каршы барырга, үз концепциясен якларга туры килә (бу турыда 2 нче бүлекнең 2 нче бүлекчәсендә сөйләнгән иде инде.). Әдип намуслы художник буларак тарихи дөреслекне бозарга теләми, язганнарыннан ваз кичми, тик тәнкыйтьчеләрдән саклану мәҗбүрияте белән «Казан арты»н романнан төшереп калдыра һәм аерым әсәр итеп басарга да тәкъдим итми. Романның соңгы редакциясендә (1956) Мөхәммәтгариф һәм Мәмдүдәнең гаилә тормышлары, Мәмдүдәнең Шакир мулла белән көн итүе турындагы бүлекчәләр бөтенләй кыскартыла, Габдулланың Кырлайдагы тормышы киңрәк сурәтләнә, Җаек чоры тулырак ачыла.
Романны тикшерүләрдән һәм аңа багышланган рецензияләрдән күренгәнчә, Ә.Фәйзидән күп үзгәртүләр таләп ителгән. Ләкин язучы үзе кабул иткәннәре белән генә килешкән.
Әгәр тәнкыйтьчеләрнең барлык тәкъдимнәре буенча романга үзгәртүләр кертә башласаң, бер язганны икенче мәртәбә үзгәртеп, аны да яңадан сызарга туры килер иде: берәүнең тәкъдиме буенча кайбер эпизодлар киңрәк планда эшләнергә тиеш, икенче берәүнең фикеренчә — киресенчә. Әйтик, мәдрәсәләр хакында: «…кыскартырга, иң характерлы якларны гына калдырырга»,— дип сөйли бер рецензент (I, 14. 29 кәгазь). Г.Ахунов бу искәрмәне кире кага: «Тукайны Тукай иткән нәрсә — мәдрәсә, киңрәк планда күрсәтү кирәк, югыйсә Тукай безнең алда туганда ук революцион рух белән туган кеше булыр иде». (Искәрмә: цитата Н.Минһаҗеваның диплом эшеннән алынды (КДУ, 1980, 43 б.) (ул рецензия Ә.Фәйзинең шәхси архивында саклана дип күрсәтсә дә, язучы архивында юк.). Автор да шушы фикер яклы. Ул Габдулла белем алган Кырлай, Кушлавыч, Җаек мәдрәсәләрен, шәкертләр тормышын, уку-укыту процессын тормышта ничек булган шулай тасвирлап яза. Мәдрәсәләрнең дә төрлесе булган. Гадәти авыл мәдрәсәләрендә белем дәрәҗәсе чамалы булган муллалар хәреф таныту, дин сабакларын өйрәтүдән ары китә алмаганнар. Шундый мәдрәсәләр белән бер рәттән халкыбыз тарихына кереп калган, яшьләргә дөньяви белемнәр биргән «Мөхәммәдия», «Галия», «Хөсәения» һ.б. мәдрәсәләр дә булган. Җаектагы «Мотыйгия» мәдрәсәсе дә заманына күрә алдынгы була. Мәдрәсә җитәкчесе Мотыйгулла хәзрәт Тукайга гарәп шигырь төзелеше буенча дәресләр бирә. Аның улы Камил Мотыйгый Габдулланы рус-Европа мәдәнияте белән таныштыра, 1905—06 елларда Уральскида үз тырышлыгы белән «Фикер» гәзитен һәм «Әлгасрел-җәдит» журналын чыгара башлап, Габдулла Тукайга әдәбият дөньясына мәйдан ача. Кайбер тарихчыларның Тукайны бик кызыл итәргә тырышулары да шушы Уральски вакыйгалары белән бәйле, Габдулла шушында хөр фикерле милли шагыйрь булып күтәрелеп чыга. 1905 елның инкыйлаб җиле яшь Тукайга да кагылмыйча үтми. Ул бер ара шактый суллашып китә. Аксакал әдип Ә.Еники фикеренчә, типография эшчеләрен эш ташларга котыртуы шул чакның бер шаукымы булса кирәк. Тукай надан, әхлаксыз, комсыз дин әһелләрен күрә алмаган. Романда аның надан-деспот Шәпеш хәлфәгә, Нури хәлфәгә мөнәсәбәте ачык чагылдырыла. Ләкин Тукай Алланы бар вә бер дип таный, Коръәнгә ихтирамы чиксез зур. Аның «Тәәссер» (1908), «Голүмең бакчасында» (1905), «Чөнанча бездә» (1905), «Алла гыйшкына» (1905), «Мигъраҗ», «Кадер киче», «Борадәранә нәсихәт» (1906), «Юаныч» (1907), «Хәзерге хәлемезә даир» (1905), «Таян аллага» һ.б. дини рухтагы шигырьләре дин тоткан халыкка, әлбәттә, якын булган, үз булган. Бу турыда Н.Исмәгыйлев болай ди: «Кече яшьтән үк гади халыкның иң самими ышануларын, мәҗүсилек чорыннан ук килгән мифологиясен, соңрак мәдрәсәләрдә Ислам динен һәм аның риваятьләрен күңеленә сеңдереп, борынгы тарихы булган Ислам әдәбиятын укып үскән Тукай, иҗатында шуларны шигъри таланты, кодрәтле каләме аша үткәреп, элекке җирлектә, әмма яңа, югарырак дәрәҗәдә, үз заманына ярашлы һәм үзеннән соң да яшәячәк гүзәл әсәрләр тудыра алды» (Нәккаш, 1997, 227).
Әсәрдә Мөхәммәтгариф, Зиннәтулла, Габдуллаҗан һ.б. муллаларны уңай яктан сурәтләгәнгә, күп кенә тәнкыйтьчеләр прогрессив фикерле муллалар булмаган дип әдипкә каршы чыгалар. Ләкин тарихи фактларга каршы барып булмый — җәмгыять үз үсешендә андый алдынгы фикерле кешеләрне дә тудырды, тәрбияләде (Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдинов, Г.Курсави һ.б.). Романда исә Габдулланың җиде буыннан килгән муллалар нәселен, әтисе Мөхәммәтгарифның ваемсыз кеше түгел, бәлки нечкә күңелле кеше булуын, әнисе Мәмдүдәнең шигырьләр язуын күрсәтү Ә.Фәйзигә Тукайның холык-фигылен, нинди агачның җимеше икәнлеген билгеләү өчен кирәк була.
Язучы тәнкыйтьчеләрнең озынга киткән урыннарны кыскартырга дигән фикерләре белән килешкән. Ул Тукай мохитенә артык бәйләнеше булмаган чит вакыйгаларны (народниклар турында, патшага һөҗүм, студентлар хәрәкәте, Җаббарның «Белмим Хафиз» мәрхәмәте аркасында көтелмәгәндә баеп китүе, Тал-намаз турындагы риваятьләр һ.б.), еш кабатланган һәм күләмне арттырган әкиятләр, җырлар, мөнәҗәтләр, бәетләрне кыскарткан. Дин белән бәйле һәм гарәп-фарсы теле аша кергән сүзләрне алып ташларга кушсалар да, автор текстта аларны калдыра. Чөнки муллалар, мәчет-мәдрәсәләр, шәкертләр тормышын яктырткан эпизодларда ансыз мөмкин түгел.
Байлар тормышын яктыртуга килгәндә, Сәгыйтьҗан Сәгыйтов образы журнал вариантында киңрәк бирелгән булса, китапта аның ни рәвешле башлангыч капитал туплавы күрсәтелми. Ләкин ике очракта да язучы аны байлыгын арттыруда бернинди киртәләр алдында да тукталып калмый торган кеше итеп сурәтли. Романның беренче редакциясен тикшергәндә, Сәгыйтьҗанның эшчеләрне кызгануына ышанып бетмичә: «Аңа хасмы бу нечкәрү?» — дип сорау биргәннәр. 1956 елгы басмада Сәгыйтьҗан андый тойгылардан мәхрүм. Әдип бу турыда уйланып, көндәлегенә: (Сәгыйтьҗан пыяла заводында) «Кызгану артык эш,… белә, ни дисәң, кызгансаң акча килми»,— дип язган (II, 18. 115 кәгазь).
Габдулланы Печән базарында асрамага бирү күренешен киңәйтергә һәм ямщикның аны Мөхәммәтвәлигә тапшыру моментын күрсәтергә кирәк дигән фикергә игътибар итеп, язучы Яңа бистәдәге Мөхәммәтвәли белән Газизә тормышын иркенләп сурәтли. Бер-берсенә хөрмәт, мәхәббәттә, тормыштан ямь табып яшәүче эшчән бу гаиләдә Габдулланың тормышы матур булачагы укучыга алдан билгеле. Башкаларның шелтәләүләренә дә карамастан, автор үз фикерен үзгәртмәгән, бистәдәге тормышны үзенчә калдырган.
Ә.Фәйзи А.Шамовның Габдулланың апасы Саҗидә турында әйткән тәнкыйть фикерен искә алып, китапта Саҗидә образына күбрәк урын бирә, аларның мөнәсәбәтен якын итеп сурәтли. Саҗидә Габдулланы сагынып көтеп ала, аның белән аерылышканда газаплана, ә Габдулла Өчиледән Кырлайга киткәндә бабасына да, әбисенә дә түгел, бары Саҗидә апасына үз итеп ялвара: «Апа, җибәрмә мине, җиб…»(Фәйзи, 1984, 124).
Аннан соң авторның романны үзгәртүендә аерым тәнкыйть сүзләренә колак салып та, башка фикерләрне болай гына үткәреп җибәрүе әдип капризына гына бәйләнмәгән — андый катлаулы мәсьәләләрне Ә.Фәйзинең югары эстетик зәвыгы дә хәл итә бит. Язучының югары культуралы, киң эрудицияле әдип булуы хакында Ә.Еники (Еники, 1983, 100—116) һәм Н.Юзиевларның (Фәйзи, 1973, 3—10) тәфсилле итеп язган мәкаләләре бар.
Йомгак ясап әйткәндә, Ә.Фәйзи романына карата әйтелгән тәнкыйть фикерләренә тирән уйланып һәм җитди якын килә. Үз концепциясенә туры килә торган һәм әсәрне бизәп җибәрүче тәкъдимнәрне теләп кабул итә, ә инде романның структурасын җимерүгә юнәлдерелгән фикер-карашларны кабул итми.
3. ТЕЛ ҺӘМ СТИЛЬ ӨСТЕНДӘ ЭШЛӘҮ
Тукай «Уянгач беренче эшем» (1913) исемле мәкаләсендә болай ди: «Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле». Шагыйрьнең тел байлыгын тикшерү, аның әдәби-эстетик кыйммәтен бәяләү бүгенге әдәбият белеменең дә үзәгендә кала. Ул әйтеп калдырган фикерне истә тотып, биредә «Тукай» романы авторы Ә.Фәйзинең тел байлыгын күзәтү бурычы куелды.
Аңлашылганча, әдип Тукай турында зур әсәр язуга күптәннән әзерләнеп килә. Моңа кадәр шагыйрь образы Ә.Фәйзинең поэзиясендә, драматургиясендә, публицистикасында эзлекле рәвештә яктыртыла. Эш процессында Тукайга багышланган материаллар гаять күп туплана. Инде җыелган материал кече жанрлар кысасына гына сыеша алмый. Тукай турында зур күләмле әсәр иҗат итү өлгергән мәсьәлә булып көн үзәгенә баса. Автор иң элек аерым бүлекләрне яза. Язучы, нигездә, бу хосуста төп игътибарны сюжет-композиция төзелешенә, вакыйгалар агышына һәм характерлар үзенчәлегенә юнәлтә. Шуңа күрә романның алдагы вариантларында тел-стиль чаралары икенче планда кала. Ә.Фәйзи үзе дә моны таный. Мәсәлән, романның 1949 елда язылган 1 өлешенең вариантын язучыларга тикшерүгә тәкъдим иткәндә ул болай ди: «Романның бу өлешен сезнең хөкемгә тапшыру белән бергә шуны әйтергә кирәк: бу — эшләнеп беткән әсәрне тикшерү түгел, бәлки аны эш процессында тикшерү. Әсәр өстендә эшләүне мин өч этапка бүлдем:
1. Сюжетны язып чыгу (бу тарихны өйрәнүне дәвам иттерү белән бергә бара).
2. Әсәрнең композициясен һәм стилен барлыкка китерү.
3. Телен эшләү.
Хәзерге хәлдә кулъязма беренче этапны кичерә. Композиция һәм тел яклары әлегә оеткы хәлендә генә. Ләкин бу  әсәрне бөтен яктан тәнкыйть итүдән коткармый. Кулъязмадагы кайбер моментлар кыскартылуны, кайберләре өстәлүне таләп итә торганнардыр. Заман килешләренең буталышы бу — эзләнү азаплары, алар рәткә керәчәк» (I, 12. 2 кәгазь). Бу вариантның бер нөсхәсен тел галиме Л.Җәләй укыган һәм тел-стиль, тыныш билгеләрен кую буенча тәнкыйть фикерләрен кызыл карандаш белән я юл читенә, я укыган битенең артына язып барган (I, 41). Мәсәлән, 1 нче бит артына: «Тыныш кирәк! Уф! Юк, артык укый алмыйм: тынышлары куелмаган текст,— ул, минем өчен, кыллары өзек скрипкадан да көйсезрәк нәрсә ул!» 2 нче бит артында: «күз алдына» кабатлана. Алмаштыр!» 3 нче бит артына: «Кушма җөмләдә килгәндә «һәм» алдыннан өтер куела». Болардан тыш Л.Җәләй «яңа», «һәммә», «өчен» кебек сүзләрнең еш кабатлануын, сүзләрнең синонимнарын кулланырга кирәклеген, бер үк сүзләрнең еш кабатлануы җөмләне яңгырашсыз, аһәңсез итүен искәртә.
1950 елның 7 июнендә булган тикшерү беркетмәсендә әсәргә һәм аның теленә карата уңай фикерләр язылган: «Ифрат дулкынландыра торган урыннары күп. Тукай образын бирү өчен шушы алым бик лаек булыр кебек. Автор кирәкле стилен тапкан. Җиңел укыла, ялыктырмый. Теле җиңел. Телне индивидуальләштерү ягында да байтак кына матур үрнәкләр очраштыргалый». Шул ук елның 11 июнь көнне булган фикер алышуда романның теленә карата Г.Әпсәләмов, А.Гомәрләр тарафыннан кайбер тәнкыйть сүзләре әйтелә. М.Максуд үзенең рецензиясендә (1950,7 май) (IV, 11) әсәрнең теле әдәби яктан тиешенчә эшләнеп җитмәгәнен, кайбер урында авторның русчадан механик тәрҗемә рәвешендә (калька) җөмләләр төзүен әйтә: «…этәреп чыгарыр…», яки: «Ул тәрәзә төбенә менеп утырган да… карап утыра (364 бит). «Әптелбәр үз сәләмәсеннән бик әз генә чыккан…» (460 бит). «Балалар Габдуллага суына башладылар» (472 бит). «Ул көн Габдулла авырткан аягы белән урын өстендә ята» (508 бит). Романда урыны белән мондый җөмләләр очрау табигый нәрсә. Чөнки язучы бик киеренке иҗат халәте кичергәндә, аерым персонажлар, вакыйгаларны ничек язу турында уйлаганда, күпчелек рус телендә фикер йөртә, уйларын көндәлегенә рус телендә яза. Шәхси архивындагы көндәлекләрдән моңа мисалларны күп табарга мөмкин. Хезмәттә, югарыда, берничә мисал китерелгән дә иде инде. Аннан соң дөньяга карашы формалашу, әдәбият өлкәсендә эрудицияле булуына яшьлегендә (Уфа татар гимназиясендә) аны укыткан рус укытучы-ларының роле турында да әйтергә кирәк. Мәсәлән, яраткан укытучысы Вадим Александрович Кондаков соңрак СССР педагогия фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор була.
Р.Нафигов «Роман о народном поэте» исемле газета мәкаләсендә әсәрнең теленә карата уңай фикердә калуын белдерә: «Богат и разнообразен язык романа. Автор широко использует народные образы, афоризмы, пословицы, поговорки, сравнения. Язык действующих лиц индивидуализирован, выразителен и меток» (IV, 14). Һ.Хөсәенова «Совет әдәбияты» журналында басылган ренцензиядә (1953, № 4) Ә.Фәйзинең диалог мастеры булуын, диалоглары тормыштагыча җыйнак һәм образның индивидуаль характерларын ачуларын билгеләп үтә. Әйтик, романда Сәгыйтьҗан бай белән фәхешханә тотучы Миһри әңгәмәсе моның ачык мисалы (Миһринең тәкъва киселеп утыруы — оста кулланылган әйтелеш). Әсәрне 1954 елны тикшергәндә шулай ук телгә бәйләнешле шактый күп кимчелекләр әйтелә (I, 14. 12 кәгазь): эшләнеп җитмәгән җөмләләр: «Бу ирле-хатынлы яшь семьяның үзара аеруча гади, хәтта бераз тупас мөнәсәбәте астында Габдуллага ниндидер җылылык иңде» (29 бит).
«Шундый заман иде бу, кыйнамый укыту укытуга саналмый, ата балаларын мәктәпкә: «Хәлфә мә, ите сиңа, сөяге миңа!» — дип китереп тапшыралар иде» (39 бит).
«Каны башына чәчрәде…» кызды мәгънәсендә (204 бит).
«Ике шәкертнең киез итекләре тапталган кар өстеннән шыгырт-шыгырт атлап киттеләр» (420 бит).
Сүз остасы, күренекле прозаик Фатих Хөсни дә аерым сүзләрне куллану, җөмләләр төзүдәге чатаклыкларны күрсәтә: «Төз һәм көяз сынлы» (3 бит). «Патша сүз башлану белән үк шәһәр башлыгының провинция түрәләренә хас булмаган кыюлыгын ошатмады». «Шундый көчле әтисе булган Әптелбәр Габдулла күзендә тагын да күтәрелде» (60 бит). «Август чыгып бара иде инде» (76 бит) һ.б.
Язучы Г.Гобәйнең роман теленә карата әйткән фикерләре дә игътибарга лаек: сүзләрне белмичә урынсыз куллану очрый («каты уй басты» (авыр); «капка алдына йөр» (төбендә); «каргану» — тиргәнү, сүгенү урнына; «җитез-җитез генә су кайный», «әби юашая» (юашлана); «гарьсенеп» (гарьләнеп); «вәгъдәлисең» (вәгъдә итәсең); «шәрран-яра» чишенеп эшләргә рөхсәт итәсез» (бу ачыктан ачык дигән сүз)). Бер җөмләдә бер үк сүзне 2—3 кат кулланулар, рәттән ике җөмләне бер үк хәбәр белән тәмамлаулар еш күзәтелә («Гайшә апа тотып тора торган капчыкка салып тора»). Алмашлыкларны төрләндерүдә ялгышлар («ул аларның өстенә ташланасы килә» (143 бит). Берлек сан белән күплекне яраклаштырмау («мин алардан читегемне кайтарып бирүен сорамыйм» (185 бит). Татар теленә хас булмаган әйләнешләр («кай числода килде сезгә депутация». «Ә сез каян беләсез менә шул аерым кешеләр һәм төркемнәр артында берәр оештыручы яшеренеп тормавын?»). Гамьсезлек аркасында килеп чыккан аерым хаталар («он юк, кире беткере» (онга карата), «күршеләргә чыгып керде» (336 бит), «Думада речь тотып чыккан» (речь белән чыккан, речь тоткан), «ул таудан выжт итеп кенә кала» (төшеп китә чана шуганда). Каршылыклы җөмләләр: «Аның бабалары череп чыккан бай булган. Бер вакыт бу кинәт баеп киткән». «Нигъмәт: «Аракы да һич юньле әйбер түгел, Әсмабикә, акчаны бетерә, мине чертә»,— диде. Ләкин (бу сүздән соң укучы Нигъмәт эчүен ташламый икән дигәнне көтә, язучы болай дип бетерә): ләкин Бибиәсманың күңелен табар өчен эчүен ташлады». Мондый кимчелекле җөмләләрнең тикшерелә торган роман вариантында 3, 10, 114, 190, 201, 217, 244, 247, 248, 249, 250—251, 253—254, 258, 261, 282, 285, 301, 337, 401, 404 нче битләрендә дә очравы әйтелә. Автор тикшерү вакытында әйтелгән тәнкыйтьне кабул итә һәм романның каралама вариантлары өстендә кат-кат эшләп, кимчелекле яклардан арына бара. Мәсәлән, кайбер аңларга кыен гарәп сүзләрен татарчасы белән алыштыра (мөсаһилә — ялгыш — (1, 67). 1 тасвир, 49 нчы эштә җөмләдәге фигыль формаларын үзгәртеп чыга (чыкты — чыга, башланды — башлана һ.б.). Икенче бер вариантта (I, 60) киресенчә эшли (ди — диде, килә — килде һ.б.). Әдип язу барышында җөмләләрнең отышлырак вариантын тудырырга тели: «Аннан соң алар кәмит янына килделәр (аны сызып) барып чыктылар (кызыл карандаш белән сызып «чыгалар» дип төзәтә) (I, 34. 2 кәгазь).
«Соңгы әйтүем булсын, дигән һәм бөтен эченә җыеп килгәнне чыгарып салган ахры, җизни шуннан соң гомеренең соңгы сәгатенә хәтле Габдуллага бер каты сүз белән дә кагылмады» (1, 57). Китапта: «Бөтен эченә җыеп килгәнне чыгарып салган, ахры, җизнәсе, шуннан соң мөмкин хәтле Габдуллага каты сүз әйтмәскә тырышты» (К, 1984.—310 б.). Күренә ки, икенче җөмлә шактый җыйнакландырылган һәм отышлы чыккан.
Язучы аерым җирле сөйләмдә очрый торган сүзләрне әдәби формалары белән алыштыра (үгәй — үги, кырыс килде — кырыс иде, түтәрәме — кишәрлеге һ.б (I, 66). Фигыльнең заман формасын төрле вариантта төрлечә кулланып караганнан сон, ахырда билгеле үткән заман формасына туктала. Каралама вариантта: «Озак та үтми, мәктәп тормышы Габдулланы үз эченә бөтереп алып кереп китә» (I, 52). Китапта — китте. Автор бертөрлелектән качу өчен сүзләрнең синонимнарын куллана: язгы шарлавыклар — гөрләвекләр, сахра — дала (I, 57). Вакыйганың урынына, персонажларга бәйле рәвештә я гарәп-фарсы, я рус сүзләрен файдалана. Мәсәлән, Габдулла Җаекта мәдрәсә янындагы рус классына йөри башлауга бәйле лексика: сыйныфка (китапта — класска), рус мәктәбенә — школага, хәлфәнең — учительнең (1, 62).
Ә.Фәйзи тормышны бөтен тулылыгы белән хәрәкәттә сурәтләү өчен сүздән (тел байлыгыннан) оста файдаланган. Әсәрдәге тасвирлау чаралары аның идея эчтәлеге белән тыгыз бәйләнештә тора.
Соңгы вариантта әсәрнең теле шактый сыгылмалы, йөгерек булуы күренә. Язучы алдагы каралама вариантлардан аермалы буларак, халык авыз иҗатыннан да иркен файдалана, үтемле гыйбарәләрне сурәтләү тукымасына кертеп җибәрә. Бу исә вакыйгаларны, авторның әйтергә теләгән фикерен укучыга җиткерүдә тагын да тәэсирлерәк роль уйный. Әйтемнәр куллану: «Бәхетсезгә җил каршы, дип белми әйтмәгәннәр»,— диде җәяүлеләрнең берсе (Фәйзи, 1984, 6).
—    Кая барсаң да кара сакалың өстеңә менеп атланган инде…(6 б.)
—    Әтдөнья куляса, әйләнә дә бер баса,— дип сөйләнергә ярата (37 б.).
—    Нихәл син, балык бистәсе, ун тиен дистәсе? Әтиең олаудан кайттымы әле? — дип дәште (38 б.).
—    Ир бала анасы — губернатор, кыз анасы — посып ятыр, дип белми әйтмәгәннәр (152 б.).
—    Таз таранганчы, туй таралыр, дигәннәр бит, анысы да дөрес булып чыкты… (194 б.) һ.б.
Автор тарафыннан чагыштырулар куллану (нинди дә булса күренешне аңа охшаш үзенчәлеге булган икенче күренеш үзенчәлеге белән чагыштыру) сөйләмгә җанлылык өсти, хикәяләүне сурәтле итә:
—    Эшчеләр шаулашып карадылар, әмма хуҗаның нык карарлы йөзе таш, күзләре пыяласыман үзгәрешсез калды (21 б.).
Кунакны каршы алырга юантык кына тәбәнәк буйлы, озынча нечкә борынлы, кечкенә ләкин ерткыч кошныкы кебек үткен күзле Миһри җиңги үзе чыкты (25 б.).
—    Гәүдәсе дөньяга сыймый, ә йөреше мыштым… төтен шикелле,— дип куйды (51 б.).
Кешеләр, йомраннар кебек, өннәренә кереп йомылдылар (62 б.).
Шәкерт аждаһа алдында калган куяндай, куырылды, җилкәләрен җыерды (66 б.).
Татар халык мәкальләрен файдалану җөмләнең мәгънәви тирәнлеген арттыра:
—    Ятим ярасының ямавы да өстендә (142 б.)
—    Юләр юкә суйганда, акыллы тәкә суяр, дип белми әйтмәгәннәр икән! (194 б.)
—    Атың барда ил таны, атаң барда ир таны,— дигәннәр бит олылар (256 б.).
Язучы әсәрдә халыкның күңел байлыгын йола-ырым, такмазалар, метафораларны уңышлы куллану нәтиҗәсендә матур итеп күрсәтә алган:
—    Улым, яңагыңа таянып утырма, якын кешең үләр,— дип кисәтте аны әнисе (48 б.).
—    Давай диген, давай, дөрес әйтә бабай. Эрләргә сүс булсын, сөйләргә сүз булсын. Онны илиләр, сүзне сөйлиләр, батырны үстерәләр, куркакны постыралар, сүз арасына җилем кыскарталар. Сүз сөйләдем, үзем кебек тынычсыз күңелләрне көйләдем, инде сүз белән күңелем тук, башка әйтер сүзем юк… (101 б.)
—    Аждаһаның эчкән саен сусыны кабара ди, әнә (159 б.).
Мисаллардан күренгәнчә, автор халык тормышыннан энҗе бөртекләредәй тел бизәкләрен алып, аларны романның эчтәлеген ачуда урынлы кулланып, әсәрнең сәнгатьчә сурәтле тасвирлануына ирешкән. Нәтиҗәдә, ул персонажларның үз сөйләмен тудырган. Җөмләгә салынган фикер агышы бай тел аркасында әсәрне йогынтылы иткән, укучыга тәэсир итү көчен арттырган.
Өченче бүлекне йомгаклап шуны әйтергә мөмкин: Ә.Фәйзи «Тукай» романын язганда үз хезмәтенә гаять дәрәҗәдә җаваплы карый. Тарихи җирлекне, шул чордагы иҗтимагый-политик шартларны, милли үзенчәлекләрне, документаль материалларны исәпкә алып сурәтләве аңа әсәрдәге тарихи чынлыкны катлаулыгында һәм тормышчанлыгында тудырырга ярдәм итсә, үзенең шагыйрь булуы Тукай образын җанлы итеп гәүдәләндерергә булыша.
Әдип романның сюжет һәм композициясен камилләштерүдә әһәмиятле чаралардан файдалана. Вакыйгаларның хронологик тәртибен саклаган хәлдә, шагыйрь образын эзлекле рәвештә ачуга буйсындырылып төзелүе, бигрәк тә китапның яңа редакциясе өстендә эшләгәндә нык сизелә.
Күп очракта тәнкыйтьтә әйтелгән субъектив фикерләрне исәпкә алмавы, үз фикерләренә тугрылыклы калуы, язучының югары эрудицияле булуына бәйле икәнлеге дәлилләнә. Автор романның телен һәм стилен эшләүгә дә игътибар бирә. Моңа, әлбәттә, матбугатта басылган рецензияләр, язучылар тарафыннан әйтелгән фикерләр дә ярдәм итүен ассызыклап үтү кирәк. Нәтиҗәдә, Ә.Фәйзи романның телен, андагы сурәтләү чараларын тагы да камилләштерә, персонажларның үз сөйләмен тудыра.

ЙОМГАК

Совет хакимияте чорында яшәгән, замандаш башка иҗат көчләре кебек шул идеологиянең басымы астында иҗат итәргә мәҗбүр булган язучыларның берсе, күренекле татар әдибе Әхмәт Фәйзи үзенчәлекле таланты, киң эрудицияле, нечкә зәвыклы булуы, туктаусыз яңага омтылуы белән һәр жанрда тирән эз калдырып үтте. Ә.Фәйзи иҗатының зур өлеше Тукай исеме, Тукай образы, Тукай шигырьләре белән тыгыз бәйләнгән. Ул аның бөеклеген, халыкның үз арасыннан чыккан чын халык шагыйре икәнен бөтен илгә белгертергә тели. Язучы Тукай темасына, аның образын тудыруга эзлекле рәвештә шигырьләре, «Тукай Җаекта» драматик поэмасы, «Тукай» драмасы, «Тукай» кинолибретталарын язу тәҗрибәсе аша — гомере буе килә. Тукай иҗатын һәм чорын өйрәнүне ул Бөек Ватан сугышы тәмамлангач яңадан башлап, соңгы көненә кадәр дәвам итә. Әдипнең еллар үтү белән тарихка мөнәсәбәте һәм карашлары тирәнәя төшә, тарихи материалны үзләштерүе дә катлаулана бара. Ил тормышында булып узган тарихи фактларны, вакыйгаларны агитацион-публицистик рухта яктыртудан ул бу елларда тарихны фәнни өйрәнүгә, язучы буларак сәнгатьчә үзләштерүгә күчә. Ул шагыйрь тормышының аерым эпизодларын сурәтләүдән масштаблы эпик тасвирлауга, аны тарихи чор һәм халык тудырган, чорның социаль-сәяси каршылыклары эчендә кайнап үскән халык шагыйре итеп күрсәтү турында уйлана.
Менә шушы уйланулары, күпьеллык иҗат һәм тормыш тәҗрибәсе ахыр чиктә, бик табигый рәвештә аны әдәбиятта беренчеләрдән булып Тукай образын иҗат итүгә китерә. Тагы шунысы бәхәссез: Тукайның тормышы һәм каршылыклы иҗатын бөтен катлаулыгында, бөеклегендә күрсәтергә омтылуы белән ул ялгышмады, дөрес юлдан барды һәм хәзер дә әһәмиятен югалтмаган фикерләрен безгә мирас итеп калдырды.
Хезмәт язучының күп төрле материалларга бай булган шәхси архивына таянып язылды. Тукайга багышланган драмалар һәм романның каралама вариантлары текстларын өйрәнү нәтиҗәсендә авторның иҗат психологиясе, дөньяга карашы, үз позициясе ачыкланды һәм алар әсәрнең кыйммәтен билгеләүдә, аны дөрес аңлауда ярдәм иттеләр.
Тукай турында драма әсәрләре язуга керешкәнче әдип гражданнар сугышы героикасын сурәтләгән «Сафа» (1938) һәм XVIII гасырның икенче яртысында булып узган крестьяннар күтәрелешен чагылдырган «Пугачев Казанда» (1940) драмаларын иҗат итә. 1930 елларда көчәйгән сталинчыл режим гуманитар фәннәрдән бигрәк тә тарихка игътибар бирә. Тарих алар кулында социализм өчен көрәш алып барганда дәһшәтле коралга әверелдерелә. Чын тарих тамырдан үзгәртелеп яңа хакимияткә хезмәт итүгә күчә. Массакүләм пропаганда социализм төзү юлында ниләр эшләргә кирәклеген ныгытып аңлата. Ә.Фәйзи сәяси хәл-әхвәлләргә иллюстрация тәртибендәге әсәрләр язарга мәҗбүр булса да, бу драмалары белән үткәнне аңларга, укучыларны тарих белән дә тәрбияләргә омтыла. Шушы иҗаты аңа киләчәктә тарихи әсәрләр язу өчен тәҗрибә мәктәбе булып хезмәт итә.
Язучының Тукай образын әдәбиятта иҗат итүдәге беренче адымы драматургия өлкәсенә карый. Ул Тукай яшәгән чорны, мохитне, архив материалларын, бик күп сандагы истәлекләрне җентекләп өйрәнеп «Тукай Җаекта» һәм «Тукай» драмаларын дөньяга чыгара (1938—1940). Әсәрнең уңышлы һәм кимчелекле яклары А.Алиш, Г.Кутуй, Х.Гильдеев, Ф.Хөсни, М.Җәлил рецензияләрендә күрсәтелә. Ш.Камал, Т.Гыйззәт, Р.Ишморатов, В.Сульва, Ш.Сарымсаков һ.б.ның чыгышларында белдерелә. Автор халык улы Тукайның җанлы образын, эш-гамәлләрен тарихи дөрес итеп сурәтләүгә ирешә. Драма 40 елларда куелган «Каюм Насыйри», «Мулланур Вахитов» кебек тарихи-биографик спектакльләр циклын ачып җибәрә, тамашачыларның, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең игътибарын халык тарихына, бөек шәхесләргә юнәлтә.
Ә.Фәйзи «Тукай» пьесасын язган елларда бер үк вакытта аның кинолибреттосы өстендә дә эшләгән. Шәхси архивында 1940—1952 елларда язылган ике вариант сакланып калган. Автор сценарийга нигез итеп үзенең «Тукай» тарихи драмасын алган. Драмадагы конфликтлар, образлар сценарийда да урын тапкан. Монда өстәлгән кайбер персонажлар да бар (Ф.Әмирхан, эшче Гафур, Васильев, Михайлов), кайбер образларда аерымлыклар да күзәтелә. Авторның кино сәнгатен, аның теориясен өйрәнүе кинематографик фикерләүгә этәрә, кино сәнгатенең мөмкинлекләре зур булу иҗат мөмкинлекләрен баетып җибәрә һәм аның куйган проблемасын чишүгә ярдәм иткән.
Шигъриятенә килгәндә, Тукай әсәрләре Ә.Фәйзине үсмер чактан ук чиксез сокландыралар. Үзе дә ул башлангыч шигырьләрен Тукай йогынтысында яза, алга таба шигъриятендә аның иҗат алымнарын, традицияләрен дәвам итә. Моны әдәбият галимнәреннән Т.Галиуллин, И.Ахунҗанов, Н.Лаисов, Н.Морадымовлар да хезмәтләрендә билгеләп үтәләр. Остазына багышлап «Тукай кабере янында» (1946), «Габдулла Тукайга» (1958, 8 август) шигырьләрен яза.
«Тукай» романын язу дәверендә илдә тоталитар режим хакимлек итә, административ-бюрократик аппарат системасы иҗат оешмалары тормышын даими күзәтү астында тота. Әнә шундый шартларда да, Тукай турында тарихи темага әсәрләр язып тәҗрибә туплаган Ә.Фәйзи, шагыйрьне халык улы итеп, халык язмышы, илдәге тарихи вакыйгалар белән тыгыз бәйләп киң эпик планда сурәтләү турында уйлана һәм роман жанрына туктала.
Роман язуга хәзерлек язучыда гомер дәвамында, бөтен тормыш тәҗрибәсе белән туплана. Ә.Фәйзи «Тукай» романын уйлаганда аның төп темасын, катнашучы кешеләрнең санын һәм аларның төрле ситуацияләрдә үзара мөнәсәбәтләрен билгеләүдә төп юнәлеш бирүче чара — эш планы икәнлеген яхшы аңлаган. Әсәр планының 1947—48 еллардагы сызмаларында Тукайның тормыш юлын яктыртуга караганда күбрәк илдә барган, 1890 елдан 1913 елга кадәр булган тарихи конкрет вакыйгалар чагылдырыла, башлыча шәһәр тормышы күрсәтелә. Рус телендәге план варианты 1878 елдан 1894 еллар арасындагы вакыйгаларны үз эченә ала һәм анда авыл крестьяннары тормышын тасвирлау да күздә тотыла. 1949 елдагы иҗат командировкалары нәтиҗәсендә, Тукай образын укучыга тулырак җиткерү омтылышы белән, романның өч китапка бүленгән план—структурасы барлыкка килә.
1952 елда I китап басылып чыкканнан соң, Ә.Фәйзи әсәр планының тагы да ачыкланган варианты белән таныштыра («Үги еллар», «Тынгысыз Җаек», «Казан өстендә яшен»). 1956 елда романның икенче (соңгы) китабы хакында эш планында аның 1905 елдан 1913 елга кадәр булган чорны үз эченә алачагы, өч кисәктән торачагы белдерелә (Уральск. Казан. Казан).
Тукай яшәгән чорны, Тукайны өйрәнүдә язучыга бик күп китаплар, архив документлары, газета-журналлардан тыш дуслары (Н.Исәнбәт, С.Кудаш, Р.Нафигов), замандашлары (Г.Төхфәтуллин, В.Бәхтияров, А.Гладышев, Г.Кәлтиев һ.б.), ТӘҺТИ галимнәре (М.Гали, Г.Халит, Я.Агишев, Х.Хисмәтуллин, М.Гайнуллин, Р.Башкуров һ.б.) ярдәм күрсәтәләр. Ә.Фәйзи Тукайның яшәгән чорына, дөньяга карашына, сәяси карашларының үсүенә, эстетик карашларының формалашуына, алдынгы рус әдәбиятына мөнәсәбәтенә карата җентекле күзәтү ясап, дистәдән артык фәнни һәм публицистик мәкаләләр яза. Язучы, тарихилык һәм гыйльми объективлык принципларында шагыйрьнең тормышын Һәм иҗатын халык тарихы белән аерылгысыз бәйләнештә карап, Тукайның үзе һәм иҗаты каршылыклы булуы, аның шагыйрь генә түгел, публицист, милләтпәрвәр, татар шигырен үзгәртеп коруда новатор, дингә мөнәсәбәте ягыннан да, революцион-демократизмы буенча да, гаять катлаулы шәхес, дигән нәтиҗәгә килә. Ә.Фәйзи Тукай иҗатының асылын, очраклы күренешләрдән аерып, дөрес аңлатмау аркасында шагыйрьнең каршылыклы иҗаты тарихи-объектив яктыртылмыйча калуын искәртә. Тукай яшәгән чорны өйрәнгәндә татар мәгърифәтчелеге һәм җәдитчелек кебек үзен борчыган мәсьәләләрне мәкалә-рецензияләрендә күтәрә тора, аерым карашлар белән, хәтта югары даирәләргә җитеп, бәхәскә керә, үзенең концепциясен яклый.
Әдип гомеренең ахырына кадәр Тукай турында материал җыюдан туктамый. Аларны туплау буенча автор җиде юнәлештә эш алып барган:
1)    Тукай иҗаты (шигырьләре, мәкаләләре, истәлекләре, хатлары һ.б.).
2)    Шагыйрь турында истәлекләр.
3)    Халык авыз иҗаты.
4)    Этнографик материаллар.
5)    Архив, газета-журнал, матур әдәбият материаллары.
6)    Хатлар.
7)    Татар әдәбияты буенча фәнни-теоретик хезмәтләр.
Кыскасы, язучы Тукай образын мәңгеләштерү өчен бик зур көч куя, тарихи дөреслеккә хилафлык итмәү өчен, романдагы вакыйгалар агышын тарихи үсеш хәрәкәте белән бәйләп, меңнәрчә тарихи конкрет тормыш детальләре белән баетып сурәтли.
Ә.Фәйзинең шәхси архивында «Тукай» романының 56 каралама варианты һәм ике редакциясе бар. Каралама вариантларда сюжет үсеше таркаурак, кайбер вакыйгалар бер-берсеннән үсеп чыкмыйлар. Романның кат-кат төзәтүләр үткән вариантларыннан уңышлысы «Совет әдәбияты» журналында бераз кыскартылып басыла һәм 1952 елда I редакция («Яңа бистә» һәм «Кырлай» өлешләреннән тора), 1956 елны II редакция (алдагы ике өлешкә «Җаек» өлеше кушылып) китап булып басылып чыга. Әмма «Тукай» романының баштагы беренче китабы өчен язылган «Казан арты» өлеше, рухы белән совет идеологиясенә туры килмәү сәбәпле, ике редакциядән дә төшеп кала.
«Тукай» романы тарихи-биографик характерда язылган. Аның эчке төзелеше, сюжеты да биографик фактларга, хронологик тәртипкә буйсындырылып эшләнгән. Ләкин ул Тукай турында гына түгел. Әсәрдә барлыгы 180 нән артык персонаж катнаша, шуларның 69 ы — тормыштан алынган реаль шәхесләр. Язучы шагыйрь һәм милләт язмышын бер бөтен итеп алып, «халык гомере — синең гомерең» идеясен халык тормышы аша тарихи чын, реаль картиналарда, каршылыклар эчендә сурәтли. Китапта сюжет нык җыйнакланган. Вакыйгалар тиз алышынып торалар, геройлар да югалып бетмиләр. Романның төрле сюжет сызыкларын үзенә җыйнаучы төп үзәк — Тукай образы әдипне һәр төрле читкә тайпылулардан саклый. Әсәрнең беренче өлешендә («Яңа бистә») ятим Габдулланың сабый чагы: ул бистә кешеләре арасында үсә, дөньяны танырга өйрәнә, кече яшьтән үк халык моң-зарын, мәхәббәт һәм нәфрәт хисләрен сеңдерә бара. Икенче өлеш «Кырлай» дип атала. Монда аның дөньяга күзе ачылган, крестьян тормышы белән ныклап танышкан урыны. Өченче өлеш («Җаек») Тукайның яшьлеге, шагыйрь булып формалашуы турында.
Романны 4 тапкыр тикшергәннәр. Күпчелек тәнкыйтьчеләр әсәргә сыйнфыйлык позициясеннән чыгып бәя бирәләр, ярлы крестьяннар һәм алдынгы эшчеләр образларының аз яктыртылган булуын кимчелеккә санап, романда сыйнфый каршылыклар чагылышын күбрәк итеп күрергә теләүләрен белдерәләр. Әсәрне тикшерүләрдән һәм аңа багышланган рецензияләрдән күренгәнчә, Ә.Фәйзидән күп үзгәртүләр таләп ителгән. Ул үз концепциясенә туры килә торган һәм әсәрне бизәп җибәрүче тәкъдимнәрне теләп кабул итә (авторның үзеннән озын итеп сөйләве, Тукай мохитына артык бәйләнеше булмаган чит вакыйгаларны, еш кабатланган әкият, җыр, бәет, мөнәҗәтләрне кыскарту һ.б.), ә инде романның структурасын җимерүгә юнәлдерелгән фикер-карашларны аның югары эстетик зәвыгы кабул итми (төрле тип муллалар, мәдрәсәләр тормышына күп урын бирелү, гарәп сүзләре, дини гыйбарәләрнең күплеге, Яңа бистәдә һөнәрчеләр тормышы күбрәк яктыртылу, татар мәгърифәтчелеге һәм җәдитчелек хәрәкәтен идеаллаштыру һ.б.).
Әсәрне тикшерү вакытында аның теле хакында да тәнкыйть фикерләре әйтелгән (калькалар, эшләнеп җитмәгән җөмләләр, сүзләрне урынсыз файдалану, бер җөмләдә бер үк сүзне 2—3 кат кулланулар, алмашлыкларны, саннарны төрләндерүдә ялгышлар, гамьсезлек аркасында килеп чыккан аерым хаталар һ.б.). Автор тәнкыйтьне кабул итә һәм романның каралама вариантлары өстендә кат-кат эшләп, кимчелекләрдән арына бара. Соңгы вариантта әсәрнең теле шактый сыгылмалы, йөгерек булуы күренә. Әдипнең тел-сүз байлыгын яхшы белүе, шуны романда уңышлы куллануы әсәрнең милли колоритын тудырган. Язучы җөмләләр төзегәндә халыкчан сурәтләү алымнарын, образлы тәгъбирләрне оста куллана. Шуңа күрә дә ул иҗат иткән образлар халык күңеленә якын, халыкның эчке рухи дөньясын, яшәү рәвешләрен характерлаган буяулар, детальләр белән тулы. Җөмләгә салынган фикер агышы бай тел аркасында әсәрне йогынтылы иткән һәм автор романның сәнгатьчә сурәтле тасвирлануына ирешкән.

ШАРТЛЫ КЫСКАРТЫЛМАЛАР
1.    КУ — «Казан утлары» журналы.
2.    ТКН — Татарстан китап нәшрияты.
3.    ТКИ — Татарское книжное издательство.
4.    КУН — Казан университеты нәшрияты.
5.    Татгосиздат — Татарское государственное издательство.
6.    СӘ — «Совет әдәбияты» журналы
7.    КДУ — Казан дәүләт университеты.
8.    ИКУ — издательство Казанского университета.
9.    ТӘҺСИ — Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
10.    ТР МА — Татарстан Республикасы Милли Архивы.
11.    ТДАТ — Татарстан дәүләт академия театры.
12.    Гос. изд-во — Государственное издательство.
13.    БКИ — Башкортостан китап издательствосы.
14.    ТР ТӘС архивы — Татарстан Республикасы Театр әһелләре союзы архивы.
15.    җ. — җыентык.
16.    п. — папка.
17.    ИМУ — Издательство Московского университета.
18.    ИЛУ — Издательство Ленинградского университета.


(Чыганак: Шәйхелисламов З. Аңлыем дип шагыйрь җанын… (Әхмәт Фәйзи иҗатында Тукай). – Казан: Фикер, 2001. – 132 б.).


Комментарий язарга


*