Мөхәммәтгариф улы Габдулла Тукаев элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында мулла семьясында туа. Бу — ярлы як. Ул елларда монда ачлык бик еш кабатлана. Габдулла «мулла семьясыннан» дигән исемне генә күтәргән. Биш айлык чакта инде әтисе үлә. Шагыйрь булу өчен аңа әтисеннән бернәрсә дә калмаган. Пушкиннарга электән шкаф-шкаф китаплар да, башка байлыклар да калган… Шуннан кулдан-кулга, авылдан-авылга. Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетелүләр… Тукайны татар халкы үз кулында үстергән. Аның киләчәктә үзенә хезмәт итәрен алдан белгән кебек, аны ташламаган, баккан, караган. Без хәзер Тукай шигырьләрен укыйбыз да: «Каян килә мондый көч?» — дип уйлыйбыз. Ул көч — халыкта, туган җирдә…
Габдулла тугыз яшенә хәтле авылда яши. Авыл малайлары белән — су буенда, балыкта. Печәне җитсә — ул да печәндә. Аунасаң — чәчәге ияреп кайта, исе ияреп: кайта. Урагы җитсә — ул да урак җире өстендә.
Эш беткәч, авыл халкы бәйрәмен дә иткән. Болыннарда, су буйларында дәрте ташыган, һәр авыл үзенең яңа көен алып килгән, җырлап күрсәткән. Ул җырлар иртәгесен телдән-телгә күчкән… Әтнә, Мәңгәр, Кырлай тирәләре әүвәл-әүвәлдән халык моңнарына бай як. Монда татар бәйрәмнәренең традициясе нык сакланган…
Тукайга бала вакытыннан шактый нәрсә күчкән: җырга, туган телгә мәхәббәт… Әнисе Мәмдүдә дә шигырь чыгарырга яраткан. Мәмдүдәнең әтисе Зиннәтулла да, үзе өчен генә булса да, шигырь язгалаган… Болар бар да туган телне яратудан килгән. Тукай бит шул кешеләр кулында, шул кешеләр арасында үскән.
Олы юлга, сәфәргә җыенучы кеше юлына җитәрлек азык хәстәрләргә тырыша. Тукай да Казан артыннан Уральскига киткәндә үзе белән үз гомеренә җитәрлек рухи азык алып чыга. «Туган җиремә», «Пар ат», «Туган тел», «Көзге җилләр» кебек үлмәс әсәрләр Тукай күңелендә авылда чакта ук яралганнар. Әгәр Тукай тормышының җилле-буранлы көннәрендә аягында нык басып торган икән, ул аяклар Казан арты туфрагында чыныкканнар.
Тукай — һәр буын тарафыннан тигез хөрмәт ителәчәк шагыйрь. Ул сине туган көнеңнән алып гомереңнең ахырына чаклы озата килә. Гомер эчендә син аңа әллә ниче» тапкыр мөрәҗәгать итәсең. Сабый вакытта күңелеңә синең «Су анасы» шом сала, төштә «Шүрәле»се кытыклап теңкәгә тия. Иртән инде «Туган тел»ен көйләп юанасың. Юк, укымыйсың, көйлисең.
Ә яшьлектә? Тукайның бетен иҗаты үзе кебек гел: яшьлектән тора. Шигырьләре аның яшьлеккә күп өмет баглаган, авыр йөк йөкләгән, аны зур язмышлар алдына бастыра торган реалистик һәм бер дәрәҗәдә романтик шигырьләр. Ә бераз олыгаеп, картлыкның якынайганын тоя башлагач, күңел яңадан Тукайга кайта, ул син үткән юлның бер кисәгенә — туган җиреңнең аерылмас бер өлешенә әверелеп кала. Кыскасы, безнең халык Тукайсыз бер көн дә яшәми.
Тукай шагыйрь буларак гаять тиз формалаша. Алты-җиде ел эчендә татар халкының иң яраткан, иң популяр милли шагыйренә әйләнеп китә. Сәбәбе нәрсәдә? Бу яктан караганда, Уральскига эләгү — аның бәхете. Киңрәк дөнья. Татар арасы гына түгел, казакъ, рус арасы да. Типография эшчеләре. Мәдрәсә янында рус классы… Ә чоры, дәвере нинди!
1895 елның кышыннан (Тукай Уральскига күчеп килгән ел) 1907 елның көзенә кадәр булган ара (1907 елның көзендә ул Казанга күчә) — үзе искиткеч давыллы чор. Тукай 1905 ел революциясен шунда каршылый. Аның иң дәртле, иң ашкынулы егет чагы нәкъ шул чорга туры килә.
Тукайны, бик хаклы рәвештә, 1905 елгы революция зур шагыйрь итте, диләр. Зур максатлар, зур теләкләр кешене бөек эшләргә җилкендерә. Революция бөтен тын почмакларны уята. Татар халкы да Россиядә барган азатлык хәрәкәтенә кушыла. Бар да уянды, «милләтнең яшь каһарманнары каләмгә сарылдылар». Алар арасында яшь шагыйрь Габдулла Тукай үзе дә. Революция аның талантына юлны үз кулы белән үзе ачып җибәрә. Бер Уральскида гына да татар телендә «Фикер», «Әлгасрел-җәдит», «Уклар» кебек газета-журиаллар чыга башлый. Татар шагыйре өчен моннан да зуррак шатлык булуы мөмкинме? Моңа хәтле тулып килгән уйларны шигырьгә сал, халык белән сөйләш…
Мин кайвакыт үземә: «Тукай шигырьләренең яшәү-чәнлеге нидә?» — дигән сорау куеп карыйм. Шагыйрьне үз халкы тудыра. Тукай да — үз җирлегендә күтәрелгән милли шагыйрь. Ләкин ул татар шигыренә шундый киң рух өрде, аның яңгырашында син күп халыкларның көчен, демократик традицияләрнең көчен тоясың. Гомумән мин, әгәр дә ул чын шагыйрь икән, аны ниндидер бер йогынтының корбаны ясауга каршы. Олы талантлар карашлары белән киңрәк дөньяны кочканга күрә дә олылар. Тукай — горур шагыйрь. Халкын да, үзен дә башка халыклар белән, аларның алдынгы шагыйрьләре белән бертигез күреп, янәшә куеп сөйләшергә яраткан шагыйрь. Шагыйрьнең үз шигырьләрендә башка халыкларның уртак тойгыларын да әйтә алуы, шигырьләрен гомум-кешелек сыйфатлары белән баета алуы һәм шигырьне кешелек ирешкән биеклеккә күтәрә алуы — бу инде аның икенче зур бәхете.
Тукай барысын да өйрәнә. Шагыйрьнең өйрәнүендә алдан төзеп куйган программалар юк. Ләкин татар әдәбияты, Көнчыгыш һәм рус әдәбияты белән ул ныклап Уральскида таныша. XIII йөз гүзәлләре «Йосыф-Зөләйха»лар аның мәдрәсәдәге бүлмәсенә, һәрхәлдә, бүтәннәрдән алданрак үзләре килеп кергәннәрдер, «Бүз егет», «Таһир-3өһрә»ләр дә — аның күптәнге танышлары. Алар бит халык арасында күптән йөргәннәр. Ул әсәрләрне хәтта ерактагы авыл өйләрендә дә кичләрен кычкырып укыганнар…
Тукай үзбәк әдәбиятының классигы Нөвоиның «Фәрһад һәм Ширин»ын, азәрбайҗан халкының бөек шагыйре Низаминың «Ләйлә вә Мәҗнүн»нәрен дә татар халкының үз уллары, үз кызлары кебек кабул иткән. Алар аның иң матур шигырьләренә күчкәннәр. Тукай, татар шигырьләрен тикшергәндә, Сәгъди, Фирдәүсиләрне зурлап телгә ала. Ул үз шигырьләренә Көнчыгыш әдәбиятының калын катлауларын үтеп килә. Күрәсез, Тукай нинди киң, эзләнүләре ничек тирән киткән!
Әгәр без шулай ук Тукайның рус шагыйрьләреннән өйрәнүе турында горурланып сөйлибез икән, бу кемгәдер каршы кую өчен яки кемнедер кимсетү өчен эшләнми. Бу мәсьәләдә без иң элек шагыйрьнең үз иҗатыннан чыгып, үзе әйтеп калдырган фикерләреннән чыгып эш итәбез. Тукайның өйрәнүен бары танышу өчен, тик белү өчен генә өйрәнү дип булмый. Аның бигрәк тә Пушкинга, Лермонтовка мөнәсәбәтеннән ниндидер эчке җылылык, шагыйрьләргә генә хас ярату хисе бәреп тора. Менә алар Сәгыйть Рәмиев белән үзара ярыша-ярыша, берсе Лермонтовның «Пигамбәр»ен, икенчесе Пушкинның «Пи-гамбәр»ен тәрҗемә итәләр. Көчләрен сынашалар, каләмнәрен чарлыйлар,— кем остарак эшләр? Бу инде тыштан соклану гына да, вакытлы мавыгу гына да түгел, бу — Пушкин һәм Лермонтов әсәрләрендә тәҗрибәләр ясый-ясый, поэзиянең бөеклегенә омтылу… Тукай — бу яктан караганда тиңдәшсез шагыйрь.
Тукайга кадәр бер генә татар язучысы да рус әдәбиятын болай тирәннән өйрәнмәгән. Тукай әсәрләренең төрле төшләрендә Никитин, Тургенев, Толстой һ. б. турында энҗеләр шикелле ничаклы фикерләр сибелгән.
Өйрәнгән, Пушкинны да, Һейне, Шиллерын да, Бай-ронын да өйрәнгән. Шагыйрь җаны шулай куша, шулай таләп итә. Минем уемча, талантлы шагыйрьләр бүтәннәрне кабатламас өчен, кабатланмый торган булып калу өчен башкаларны өйрәнәләр шикелле. Әгәр шагыйрь үзенә шушы каты таләпне куймаса, сәнгатькә үзеннән берни дә өстәмәсә, ул кемгә кирәк?
Тукай берәүне дә кабатламаган, үзе булып, Тукай булып калган. Аны без, үз милли җирлегендә туган милли шагыйрь, дибез. Милли үзенчәлек һәм интернационализм — бер-берсен баета, тулыландыра торган сыйфатлар. Бу сыйфатлардан шагыйрьнең эчке нуры арта төшә, ул башка халыклар өчен дә кадерле, уртак шагыйрьгә әйләнә. Шагыйрь — үзен тудырган халыкның сулышы, үстергән җирнең сулышы. Ул үз җиренең, үз халкының язмышын уртаклаша.
Тукай — нечкә лирик. Татар хатын-кызларының авыр язмышына кагылган урында ул әрнүле, сагышлы… Каяндыр халыкның үз җыры агыла кебек:
Сөялгәнсең чатта баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең…
«Өзелгән өмид»не җырлаганда, бөтен бер тарих күз алдыннан уза. Ник шулай? Кайчакта аңлатып та булмый.
Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы.
Кабер ташы җылы, йомшак… Мин моңа ышанам. Болай дип әйткәнгә кадәр Тукай, Шәрифә карчык өеннән башлап Казандагы Клячкин шифаханәсенә чаклы, күп тапкырлар кайнар яшен түккән… Бәлки, тәрҗемәчеләрне газаплаган нәрсә дә шушындадыр. Алар, тәрҗемәгә керешкәнче, шушы җырларны берничә кат тыңласалар, бәлки хикмәтенә-серенә азмы-күпме төшенерләр иде. Тукай тышкы күренешләрдә түгел, эчтә, юл араларында, тирәндә ята…
Тукай — нечкә лирик.
Мәхәббәттә ул оялчан, үкенечле…
Күңеле аның бер көн эчендә мең төрле хәлгә керә. Ул тормыш белән бертуктаусыз бәхәс алып бара, ышана, шөбһәләнә, хөкем итә.
Керләнә өст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк,
Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга — юк?!
Яки:
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч — шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.
Дөньяны пакьләгәнче көрәш! Менә шагыйрьнең үз өстенә алган вазифасы. «Шул булды эш»… Шул өч сүздә ничаклы үкенү, ничаклы әрнү… Болай гына әйтеп ташлаган кебек яңгырыйлар алар. Менә сез шул өч сүзне төшереп, шигырьне укып карагыз. Шигырьдә трагедия бетә, гадәттәге сүзләр тезмәсе торып кала.
Соңга табарак Тукайда үткәнгә бер борылып карау, бәя бирү, йомгак ясау кебек нәрсә сизелә. Шигырьләрнең юл араларында ниндидер моңсулык яши, нидер әкрен-әкрен якыная шикелле… Ул «җаны, ояты, хәяты разый булмаган шигырьләр»дән бүлмәсен тазарта. Киләчәктә үзе яраткан шигырьләрдән «дүрт йөз сәхифәлек» җыентык чыгарырга карар бирә.
Тукай шигырьләрендә гүя кыска яшьлек, өзелеп калган гомер хисабына котырып ага торган, күңелләрне сафландырып, нурландырып уза торган ниндидер яшерен көч бар. Шуңа күрә дә ул шигырьләр безнең тормышның ишеге төбендә тукталып калмадылар, түренә уздылар…
Аның иҗат иткән чорына, юлына борылып карыйсың да, халыкка эш күрсәтү, шул юлда көчеңне аямыйча хезмәт итү менә ничек булырга тиеш, дип куясың. Без — икенче чор кешеләре, икенче төрле эшләр, икенче төрле планнар, икенче төрле теләкләр. Ил тормышындагы олы вакыйгалардан соң уйланган вакытларында уйларың арасына Тукай килеп керә. Бигрәк тә аның халык каршындагы җаваплылыгы, тугрылыгы безне бертуктаусыз уйландыра торган нәрсәгә әйләнде. Нигә шулай икән? Бәлки, шулай төрле заманда төрле кешеләрне уйландыра алганы белән дә зурдыр ул?
Больницада үлем түшәгендә яткан Тукай: «…1913 ел, менә мин уяндым. Инде мәңге йокламаска дип уяндым» — ди.
Шагыйрьнең тормыш-яшәү турындагы фәлсәфәсе шушы сәер юлларга яшеренгән шикелле. Ул үзенең үлемсезлеген гүя алдан сизенгән. Ул оптимистик юллар бүген шуны раслап яңгырыйлар. Аның безнең тормышта урыны кайдалыгын белергә теләгән кешегә социалистик Казанның уртасына куелган һәйкәлгә бер караш ташлау да җитә. Туган авылы Кушлавычта, Кырлайда ул уҗым кырларына, урманнарга текәлгән… Авыллар, нефть шәһәрләрендәге иң матур урамнар аның исеме белән йөртелә. Шигырьләре җырга, әкиятләре балетка әйләнде. Аның турында поэмалар, драмалар, романнар, симфонияләр дөньяга килде.
Тукай бүгенгә органик кушылды. Без бер баскыч күтәрелгән саен, ул да бер баскычка күтәрелә, зур эшләр яктысында ул да биектә күренә.
1985
(Чыганак: Сибгат Хәким. Яшә, борчулы җаным. Публицистика (1979–1986), Блокнотлар (1954-1986). – Казан: Татар. кит. нәшр. – 1988. – 432 б.).