Минем берничә нигезгә баш иясем килә. Беренчесе — Кушлавыч, Тукай туган нигез. Шунда туган, шунда дөньяга килгән. Әтисе йорты, әнисе йорты. Ул нигез нинди генә булмасын: баймы, ярлымы — барыбер изге. Туфрагы изге.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмәсе бар, якын безнең авылга ул,
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.
Яшь Габдулланың «Сәяхәте» шушы «Туган авыл»дан башлана. «Өзелгән өмид» — «Тәфтиләү», иң үзәк өзгеч җырларның берсе, әнисе Мәмдүдәгә багышланган.
Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңелем кошы,
Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббесы.
Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы.
Икенче нигез — Кырлай, Кырлай урманы, Кырлай табигате, Сәгъди йорты… Яшь чакта бу якларда күп булдым. Таң алдыннан атны әкрен генә атлатып, тарантаста Кырлай урманы аша узганым бар.
Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата, Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата.
Тукайның «Җәйге таң хатирәсе» шушылай башлана. Кем генә булмасын, карт кешеме, яшь кешеме, бу урманны чыгып җиткәнче уйлана, хисләргә бирелә, күңеленнән нәрсәдер шыңшып, көйли, җырлап җибәрә. Тукай да бу шигырен:
Каршыларга иң сәда чак, иң матур чак җәйге таң;
Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам, уйласаң,—
дип бетерә.
Мин үземне бик бәхетле кешеләрдән саныйм. Күпме таңнар аттырдым авылда мин. Күпме таңнар каршыладым. Күрше тирәдәге барлык авылларның кабатланмас таңнары калды минем күңелдә. Болын буйлап, арыш кыры итәге буйлап, сөйгән кызың белән бергә җәйге таңны каршылаудан да бәхетлерәк чак бармы икән бу җирдә? Кайчакта мин авылның бер генә таңын да күрми үскән шәһәр малайларын кызганам. Шуларның кайберләре әле киләчәктә шагыйрь булырга җыенадыр. Киләләр, ләкин буш киләләр, җаннары буш.
Бер Кырлай булачак шагыйрь Тукай күңеленә күпме хис салган. «Шүрәле» шуннан, «Су анасы» шуннан. Кайчан, кайда язылуларына карамастан, «Туган авыл», «Туган җирем», «Туган тел», «Пар ат», «Көзге җилләр» — барысы да шуннан. Табигать кешенең күңелен нечкәртә, сафландыра, рәхимле, шәфкатьле итә, баета. Шуның өстенә халыкның бәйрәмнәре, җырлары, моңнары, әкиятләре, гореф-гадәтләре. Шагыйрьгә бөек рух, шигъри рух каян килсен!
Яшь Апуш, Габдулла, тугыз яшенә тикле шушы тирәдә әйләнеп йөргән. Кушлавыч, Өчиле, Саена, тагын Өчиле, Казан, тагын Өчиле һәм Кырлай. Мин баш ия торган, иң хөрмәт иткән йорт-нигез — Сәгъди абзый йорты. Габдулла Сәгъди абзый тәрбиясенә эләкмәсә, бәлки, егерме җиде яшькә кадәр дә яшәмәгән булыр иде. Тукайның бәхетле, шатлыклы көннәре берәмләп җыелган. Тукай «Исемдә калганнар»да:
«Саснага барып җиткәнмен. Ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады — анысын белмим; ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым биш минутлык төш шикелле генә әле дә булса хәтеремдә»,— дип яза. Икенче урында Сәгъди абзый йортына килеп төшкәч тә аңа баздан катык чыгарып бирүләрен искә ала. Өчиледә чакта «ак фәрештә кебек» апасы Саҗидәнең аңа җылы, шәфкатьле карашы күңелендә онытылмаслык булып калган. Тукайның юлында авырлыклар да күп. Шәфкатьле кешеләр дә күп очраган. Моннан берничә ел элек бер мәкаләмдә мин укытучыларга, яшь сәләтле балаларга сизгер, игътибарлы булыгыз, дип язган идем, Татар халкының яшь Тукайга карата шушылай рәхим-шәфкатьле булуыннан чыгып әйттем мин моны. Сәгъдидә Тукай ныгый, бала чагының иң матур елларын (өч елын) Кырлайда үткәрә. Сәгъди абзый алтмыш җиде яшенә җитеп, 1904 елда вафат була. Әгәр тагын бер өч ел яшәсә, зур шагыйрь булып җитешкән Габдулласының шигырьләрен ишетеп куанган булыр иде ул. Ә менә Саена мулласы. Габдулланың үги әтисе туксан җиде яшьтә, 1916 елны дөнья куя. Ул инде Тукайны укыган. Тукайның реакцион муллаларга карата язган усал сатирик шигырьләрен укыгач, нәрсә уйлады икән? Тормыш кызык. Шушылай кулдан-кулга йөргән малай бер заман кыска гына вакыт эчендә зуп-зур шагыйрьгә әйләнә. Булышкан, баккан кешеләр үзләре дә аптырап калалар шикелле. Ярый, булышканнар, булышмасалар менә кемне югалтасы икәннәр.
Билгеле, Тукайны бер Кырлай, бер Казан арты гына Тукай итмәгән. Шагыйрьгә күп нәрсә кирәк. Тукайны татар халкының тарихы, язмышы, бөек культурасы тудырган. Тукайның Кырлайдан соң Җаекка эләгүен мин һәрвакыт зур бәхет дип саныйм. Күп вакыт Тукайның бай теленә гаҗәпләнәләр. Каян ул? Татар теле —ана теле. «Туган тел». Тукай төрки, гарәп, фарсы телләрен дә яхшы белгән. Тукай заманында, билгеле, күбрәк муллалар укыткан. Заманы шундый. Муллалар арасында да укымышлылары, талантлылары булган. Шиһаб Мәрҗа-ниларны кая куясың? Тукай Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә укый. Ә Мотыйгулла үзе — Мысырда озак еллар белем алган кеше. Тукайдагы төрле шигырь формалары да әллә каян килмәгән. Шул мәдрәсәләр бит Тукайдан тыш татар әдәбиятына Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин, Нәкый Исәнбәтләрне дә биргәннәр.
Тукайның Җаекта Әхмәтша учительгә — рус классына эләгүе дә зур бәхет. Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Майковлар белән ул шунда очраша. Шагыйрьгә күп нәрсә кирәк. Башта әле аңа табигый талант кирәктер, Тукай зирәклеге. Шулар өстенә — 1905—1907 елгы революция. Милли азатлык хәрәкәте. Бер Җаекта «Фикер», «Әлгасрел җәдит», «Уклар», Казан, Оренбур, Әстерхан һәм башка шәһәрләрдә күпме яңа газета-журналлар чыга башлый. Таланты ачылып килә торган шагыйрьгә тагын нәрсә кирәк. Шагыйрьне яздырган нәрсә — алда өмет, якты. Шул якты сүнсә, кулдан каләмнәр төшә. Тукайны аңлар өчен ул чорга әле күп тапкырлар әйләнеп кайтырлар. Гадәттә шагыйрьне шагыйрь иткән нәрсәләрне без калыплар буенча өйрәнәбез. Татар халкы Тукайны үзе шагыйрьлеккә мәҗбүр иткән. Бөтенесе бер телдә укыган, көтеп алган…
Шагыйрьне Казан артында тугыз ел, Җаекта унике ел, Казанда алты ел яшәгән дип бүлгәләп булмый. Тукай бу урыннарга гына сыймаган. Дөньясы гаҗәп киң. Шагыйрь дөньясы — фикер дөньясы. Тукай яшәгән җәмгыятьнең бөтен катлаулылыгын шигырьләре буенча күз алдына китереп була. Җиде-сигез еллык гомергә менә күпме нәрсә сыйдырырга мөмкин икән! Бер җәмгыять! Шагыйрьнең талантын, шигырьнең көчен шулай гына үлчәп буладыр. Тукай — татар халкының бу җирдә барлыгын, бөеклеген, үлемсезлеген раслар өчен дөньяга килгән шагыйрь.
Шагыйрьләрнең бөеклеге турында бик катлаулы итеп сөйлиләр дә кинәт җиргә сикереп төшәләр. Менә аның бала чакта яшәгән йорты, имениесе, менә ул уйнап үскән болын, кыр, томанлы су буйлары… Пушкинның иң матур лирикасы Михайловское, Болдино көзләре белән бәйле икән. Блокның Россия турында иң көчле шигырь-уйланулары Шахматоводан башлана икән. Хәсән Туфанның чәчәкләргә-ромашкаларга күчкән табигать фәлсәфәсе дә Кармәт кырларыннан икән. Бар да гап-гади. Кыскасы, үз туган теленнән аерым, үз туган җиреннән, культурасыннан аерым шагыйрь юк. Тукай да шуларның берсе.
Яңадан Кырлай якларына борылып кайтуымның бер сәбәбе шушы булса, икенче сәбәбе — Тукай исемен мәңгеләштергән музей-комплекс. Татарстан хөкүмәте бу эшкә биш-алты миллион акча тотты. Кырлай миллионнарның сәяхәт кыла торган урынына әйләнде. Минем дә бүген шушы җирнең туфрагына басып, укучылар, язучылар, гомумән халык исеменнән республика җитәкчеләренә рәхмәт әйтәсем килә.
Тыныч күңел белән китәм.
22 август, 1985.
Аккош күле
(Чыганак: Сибгат Хәким. Яшә, борчулы җаным. Публицистика (1979–1986),Блокнотлар (1954-1986). – Казан: Татар. кит. нәшр. – 1988. – 432 б.).