ТАТ РУС ENG

Хәким Сибгат Шагыйрь бәхете


Шигырь бәйрәме. Тукайның туган көне безнең көтеп ала торган көнгә әйләнде. Без һәр елны апрель аенда аның һәйкәле алдында җыелабыз. Һәр елны.
Кирәк түгел төрле афишалар,
Кирәк түгел төрле игъланнар,
Бәйрәм икән, юбилее икән,
Тукай үзе йөри иң алдан.
Көе, моңы — бар да үзенеке,
Хәсрәтләнмә:   каян җыр алыйк?
Тукай дидең — хәрәкәткә килә
Халык үзе, үзе зур тарих.
Безне Тукай тарта, каршына басып поэзиябез турында уйланабыз. Тукай берничә буынны уйландырган. Ул татар халкының рухы, җәрәхәтле җаны. Тукай — милли шагыйрь   һәм   интернационалист   шагыйрь.   Шушы  ике сыйфатны үзендә берләштергән зур шәхес.
Тукай яңадан кабатланырмы? — дип сорыйлар кайвакыт. Юк, кабатланмаячак. Кабатлау өчен Тукай булып туарга кирәк. Тукай булып туып булмый. Биографиясен дә, ул яшәгән, көрәшкән чорны да кабатлау мөмкин түгел. Фатих Әмирхан сүзләре белән әйтсәк, Тукай — татар халкының улы, баласы. Бөтен йөрәген җырлаган үз улы. Татар халкының узганы, тарихы, язмышы белән туган моң ята Тукай шигырьләрендә. Шушы көнгә тикле тәрҗемәчеләрнең Тукайны бирә алмаулары да, бәлки, шушындадыр. Тәрҗемәчеләр күбрәк өстә күренеп ятканны эләктерәләр, ә Тукай тирәндә. Хикмәтле нәрсә ул моң…
Тукай турында туктаусыз бәхәсләр барган. Ул бәхәсләрнең әле дә беткәне юк. Тукай иҗатына кагылмаган, сүз әйтмәгән кеше аздыр әдәбиятта. Барысы да Тукайны танырга, белергә теләгән. Халык аңа башта ук үз бәясен биргән, үз шагыйре икәнен бик яхшы белгән, карашын беркайчан да үзгәртмәгән. Тәнкыйтьчеләр, язучыларның да күпчелеге халык белән бер карашта торган. Ә кайберәүләр аңа карата «зур, бөек» дигән сүзләрне гомумән кулланмаганнар. Тукайның Тукай була алмавына сәбәбен яшәгән шартларының, мохитның тарлыгыннан эзләгәннәр. Мохиты гаепле, среда гаепле. Тукай яшәгән хәят салкын, шыксыз. Тиешле мохит кирәк. Тукай «җылы», «йомшак» туфракка эләкмәгән, янәсе. Ә нигә әле алдан әзерләнеп куелган «йомшак», «җылы» урында гына зур шагыйрь туарга тиеш? Ә менә минемчә, шул трагик шартлар, шул социаль мохит трагик бөек шагыйрьне тудырган. Ничаклы объектив булырга тынышма, алдан ясалган калыпларга сыймый зур шәхесләр. Халык яратмаса, шөһрәт-дан артыннан куып кына да популярлык казанып булмый. Тукайны үз вакытында ук халык яраткан, укыган, көтеп алган. Хәзер инде бар да ачык, халык ялгышмаган. Вакыт бөтенесен дә үз урынына куйды. Бәя бирүдә артык ашыгырга ярамый икән.
Тукай үзе дә барысына да кагылган, онытмыйлар. Тукай үлгәннән соң да онытмыйлар. Бөтен җәмгыятьне, бөтен җәмәгатьчелекне хәрәкәткә китергән. Мине, шагыйрь буларак, аның әдәбият турындагы фикерләре кызыксындыра. Берәр битле кыска-кыска фельетон, памфлетлар, рецензияләр, фикерләр. Өйрәнү өчен бик гыйбрәтле язмалар. Барыннан да бигрәк, туры, усал алар. Таләпләр югары, фикерләр кыю! Әдәбиятның зурлыгы өчен көрәшә шагыйрь. Үзебезнең хәтер саклауга корылган кайбер мәкаләләр турында уйлыйм да аптырап калам. Тукай алдында бераз уңайсыз тоела миңа.
Тукай бәйсез. Бәйсезлеккә омтылган. Бикләнгән, иҗат иткән. Бу аның бәхете дә, фаҗигасе дә. Шагыйрь өчен алдан ниндидер оештырылган шартлар юк. Кайда бәхете шагыйрьнең? Берәүләр аның, бәлки, шушы тормышын, шул хәлен бәхетсезлек дип әйтер. Мин бәхетне икенче төрлерәк аңлыйм. Дөресен әйткәндә, Җәлилчәрәк аңлыйм. Муса Җәлил фронтка китәр алдыннан яшәү һәм үлем турында уйлана. Тыныч кына сиксәнгә хәтле иҗат итәргә мөмкин һәм шул сиксән елны берничә елга сыйдырырга мөмкин. Муса язмышында ул шулай булып чыга да. Муса үзенең иҗатын Моабит стеналары арасына кыса һәм үзенең үлемсезлеген тудыра. Тукай гомерен дә-мин шулай күз алдына китерәм, кыска һәм үлемсезлеге белән озын! Бу шагыйрьләрнең үзләреннән соңгы гомергә борылып карыйм мин. Ул төрле телләрдә туктаусыз басылып торган китаплар. Тиражлары хәзер миллионнар белән исәпләнә. Исемнәре яңгырамаган бер генә көн дә юк.
Тукай традициясе — халыкчан традиция. Ул татар гына да түгел. Ул Көнчыгыш та, ул рус демократик поэзиясе дә. Тамырлары тирәндә, тамырлары төрле якка таралган. Бөтенесеннән алган, үз рухына буйсындырган. Тукай традициясендә бик күпләр үсеп чыккан. Татар язучылары гына да түгел. Кайчандыр көтү көткән яшь Сабит Мокановның кыр сумкасында Тукай шигырьләре йөргән. Мохтар Әүэзов татарлар белән очрашкан чакта «Шүрәле»не яттан укый иде. Бездә «Шүрәле», аларда «Җиз тырнак». Яшьрәк буын кыргыз Чыңгыз Айтматов, авар Рәсүл Гамзатов, балкар Кайсын Кулиевларның Тукайга багышланган кичәләрдә фикерләрен күп ишетергә туры килде. Тукай турында берсе дә формаль сүз әйтмәс, сүзләренә ниндидер изгелек кушып сөйлиләр алар. Шуңа күрәдер Тукай юбилейлары һәрвакыт халыкара бәйрәм төсен ала. Мин шушы кичәләрдән соң бик бәхетле кеше итеп сиздем үземне.
Алда Тукайның йөз еллыгы. Йөз еллыгына Тукай, бәлки, биш томда чыгар. Моңа тикле томнарына кермәгән шигырьләре, публицистик мәкаләләре яңа басмаларында урын алыр. Тукай әле һаман табыла тора. Заманында: хәяте тар, бикләнде, йомылды, аз яза, дип Тукайны гаепләгән кайбер кешеләрнең ничаклы хаксыз икәнлекләренә торган саен гаҗәпләнәм. Ат күк эшләгән. Тукайның яңа әйбәт тәрҗемәләре дөнья күрер. Язучылар Тукай образына яңадан кайтырлар. Әхмәт Фәйзи «Тукай»ыннан соң тагын бер «Тукай»ны күрәсе килә. Әхмәт Фәйзи аны очлап бетерми вафат булды бит. Хәзер Тукай турында бик күп фактик материал тупланды, зур полотнога нигез бар, Тукай бөеклегеннән төшмәгән талант кына кирәк. Күңел яңа әсәр өмет итә.
Тукайны мәңгеләштерү төрле юллар белән бара. Бу яктан Тукай-Кырлай музее, Тукай-Кырлай комплексы безнең Татарстан хөкүмәте тарафыннан эшләнгән иң зур эшләрнең берсе. Бу эшкә соңгы елларда берничә миллион акча тотты хөкүмәт. Кырлайга «Ясная поляна»га барган кебек горурланып барырга мөмкин хәзер. Кайчандыр бу нәрсә минем хыялымда йөргән иде. Үзем — Толстойның «Ясная поляна»сында, уйларым — Кырлай урманнарында. Табигате искә төшергәндер. Кырлай да бит ниндидер бер шигъри почмак. Махсус мондый почмакны тудырып булмас иде. Пушкинның Михайловскоен, Некрасовның Карабихасын күп тапкырлар күңелдән уздырдым мин. Тукай традициясенең бер очы шушы шагыйрьләргә дә барып тоташкан ич. Халыклар шушы урыннарга агылалар, очрашалар, рухи байыйлар, рухи сафланалар. Шагыйрьнең, язучының тормыштагы бәхете турында сөйли миңа шушы изге урыннар.
Кая җыенасың?
– Шигырь бәйрәменә, Тукай-Кырлайга!

1981

(Чыганак: Сибгат Хәким. Яшә, борчулы җаным. Публицистика (1979–1986),Блокнонтлар (1954-1986). – Казан: Татар. кит. нәшр. – 1988. – 432 б.). 



Комментарий язарга


*