ТАТ РУС ENG

Хәким Сибгат Тукайдан аерылуы кыен

(Тукайның йөз еллыгында шигърият бәйрәмендә ясаган чыгыш)

Алдан әзерләгән икенче бер чыгышым да бар иде. Әзер, язылган. Үземә ошый да кебек иде. Борчылмаска мөмкин, чык та укы шуны. Ләкин күңел һаман эзләнә. Нәрсәдер җитми, кайдадыр сизелер-сизелмәслек кенә канәгатьсезлек үзен белдереп тора. Бу беренчесе түгел, һәрвакыт шулай. Чыгыш ясарга тәмам килеп терәлгәч, бары берничә минут калгач, икенче хис бәреп чыга. Ахырдан үзем дә шатланам: таптым! Тукайның 1913 елда язылган «Уянгач беренче эшем» исемле мәкаләсе дә шулай. Кинәт кенә исемә төште. Чыгышның үзәген таптым. Публицистик кайнар фикер өерелеп килә, сөйләү рәхәт, мәйданны тота, Тукайның бөеклеген ача.
«Уянгач беренче эшем». Өч-дүрт тапкыр укыганмындыр. Ник? Гадәти түгел. Тукайның үз мәкаләләренең берсенә дә охшамаган. Тукай китап әзерли, бүлмәсен күңеленә, рухына, хәятына туры килмәгән шигырьләрдән чистарта. Үз иҗатына шушылай рәхимсез рәвештә анализ ясаган тагын нинди шагыйрь бар? Мондый характердагы язманы башка бер генә язучыда да очратканым юк.
Тагын бер нәрсә: ул үләр алдыннан язылган бит, авыр, моңсу булып китә соңыннан.
Чистарыну. Сугышта мин солдатларымның һөҗүм алдыннан чиста күлмәк-ыштан киюләрен күреп сәерсенгән идем. Бу кешенең үлсә-нитсә ямьсез булып ятасы килмәвеннән икән. Халык йоласы. Тукайда бу икенче формада чагыла. Барыбер төбендә тазарыну ята.
Минем чыгышта әйтәсе килгән нәрсәләр болар түгел. Мәкаләдә бик шигъри бер урын бар: «Әй, җир йөзендәге төрек баласы, галимме син, хәкимме син, падишаһмы син, теләнчеме син, инде мин сине өемә кертергә оялмыйм, инде син кем булсаң да, мин сиңа такмак китабымны мәгаль ифтихар Һәдия итә алам». Ягъни мактана-мактана бүләк итә алам, ди Тукай. Мин үз чыгышымда әнә шул төрек баласына тотындым. Тукай үзе яшәгән чорда бер төрек баласына мөрәҗәгать итә, аны ул укыр. Бер халык күңелендә калсаң да аз түгел.
Тукайның тууына йөз ел. Үлеменнән соң җитмеш өч ел вакыт узган. Мин нәкъ шул чаклы яшәгәнмен хәзер бу җирдә. Мин күп нәрсәгә шаһит. Шушы еллар эчендә мин үзем генә дә күпме китабын чыгардым төрле нәшриятларда. Тукай СССРда яшәүче төрле милләтләрнең телләрендә яңгырый хәзер. Нинди дә булса берәр телдә чыкмаган елы юк аның. Шөһрәте, даны, популярлыгы ел саен үсә генә барды. Инде Тукайның ЮНЕСКО көн тәртибенә кертелүе, юбилееның дөнья күләмендә үткәрелүе үзе үк күп нәрсә турында сөйли. «Болгар»ның бер кечкенә бүлмәсеннән дөнья мәйданына чык әле син!
Тукай кайчандыр бер төрек баласына эндәшкән, аңа өмет багълаган. Бүген минем Тукайның шул сүзләрен икенче төрле итеп «Бөтен тавышка» кычкырасым килә: әй син, бу җир йөзендә яшәүче халыкларның уллары, инглизме син, французмы син, немецмы син, гарәпме син,— Тукайның йөзләгән телләргә тәрҗемә ителгән китапларын мин хәзер мактана-мактана бүләк итә алам, мин сине унике метрлы бүлмәсенә түгел, Казандагы һәм Кырлайдагы олы музейларына оялмыйча кертә алам. Тукай бүген үзенең бөеклегенә иреште, ул халыкларның сөекле шагыйренә әйләнде. Чыгышым тәмам. Бераз күңелсез булып китте. Яңадан Тукайның мондый зур бәйрәмнәрен тагын кайчан күрә алам. Тукайдан аерылуы кыен.

Апрель,  1986 ел

(Чыганак: Сибгат Хәким. Яшә, борчулы җаным. Публицистика (1979–1986),Блокнотлар (1954-1986). – Казан: Татар. кит. нәшр. – 1988. – 432 б.).   



Комментарий язарга


*