2025 елның 26 ноябрендә Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының пленар утырышында Россиянең ике төбәгенә күренекле шагыйрьләр – Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең бюстлары тапшырылды.
Габдулла Тукай бюсты – Омск өлкәсе Усть-Ишем районы Әшевән авылында, Муса Җәлил бюсты – Оренбург өлкәсе Мостафа авылында урнаштырылачак. Бюстларны тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге төбәкләрдәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренә тапшырды.
«Белгәнегезчә, Әшевән авылын 2024 елның маенда су басты, халык зур зыян күрде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә республикабызда гуманитар ярдәм оештырылды. Без, татарлар, авыр чакта берләшә беләбез. Киләсе елда борынгы татар авылларының берсе булган Әшеванның 800 еллыгын Федераль Сабан туе алдыннан, Аллаһы боерса, зурлап бәйрәм итәрбез. Ә Муса Җәлил бюсты аның туган җирендә – Оренбург өлкәсе Мостафа авылында урын алачак», – дип искәртте Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.
Зөлфия Шәвәлиева, tatar-inform.tatar
