2026 елның 5 гыйнварыннан Казанда «Күңел адреслары. Тукай» театраль экскурсия маршруты (12+) старт ала. Әлеге мәдәни проект музей экспозицияләрен, шәһәр сәфәрләрен, гастрономияне һәм заманча театр технологияләрен берләштерә.
Маршрут Габдулла Тукайның 2026 елда билгеләп үтелә торган 140 еллык юбилеена багышлана. Ул Татарстан Милли музее, К.Тинчурин исемендәге театр һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе катнашында оештырылган комплекслы мәдәни продукттан гыйбарәт.
Татар һәм рус телләрендә уздырыла торган маршрутның программасы:
Габдулла Тукайның әдәби музее: Шагыйрьның мемориаль коллекциясе һәм аның замандашлары, аралашкан даирәсенә багышланган экспозиция буенча махсус экскурсия.
Гастрономия өлеше: Иске Татар бистәсендә урнашкан ресторанда Габдулла Тукай яраткан ризыклардан авыз итеп, чәй эчү.
Шәһәргә сәфәр: Иске Татар бистәсенә һәм Кабан күле яр буена чыгып, XX гасыр башында Габдулла Тукай исеме белән бәйле истәлекле урыннарны карау.
Театраль финал: К.Тинчурин исемендәге театрда «Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект» мультимедиа программасын карау. Әлеге куелыш шагыйрьнең «Исемдә калганнар» автобиографиясенә нигезләнгән һәм анда заманча мультимедиа технологияләре кулланылган.
05.01.2026. Mincult.tatarstan.ru
