ТАТ РУС ENG

Хәким Сибгат Шагыйрь кем?


Китап чыгаралар. Тәрҗемә иттерәләр. Казанда, Мәскәүдә бастыралар. Союзга керәләр. Тизрәк премия алырга тырышалар. Шагыйрьләр бер-берсен узарга теләп ярышалар. Алга-артка карамый чабалар. Дөнья куалар. Тормыш шундыйдыр инде ул. Яшь чакта үзем дә шулай булганмын, күрәсең. Хәзер, картая төшкәч, шагыйрьлегең турында уйлана башлыйсың. Шагыйрь кем? — дигән сорауга китерүче кеше — Тукай. Кат-кат укуым аркасында шушындый сорауга килдем мин картайгач, гомернең ахырында…
Шагыйрь кем? Такташ мисалында куеп буламы бу сорауны? Була. Туфан да бу сорауга җавап бирә. Муса Җәлил белән җавап бирү тагын да урынлырак. Шулай да барысын да хөрмәт иткән тәкъдирдә дә Тукайга кайтасы килә. Барыбыздан да шагыйрьлек Тукайда күбрәк. Күп язган өченме? Юк. Күп язу ягыннан без Тукайны күптән узып киттек. Ул түгел. Фидакарьлектәме? Иҗатта фидакарьләрчә эшләүчеләр бездә дә бар. Фидакарьлек кенә Тукайны ачып бетерми. Кәр тырыш кеше фидакарь. Батырлык? Бу сүз Тукайга килешә. Барыбер нәрсәдер әле җитми кебек. Шагыйрьнең үзе яшәгән җәмгыятьтә эшләгән эшенең микъдары турында уйландым мин. Микъдар. Кем күпме көч сала. Рухи көч. «Бетте көч, сынды кылыч, шул булды эш» дигән сүзләрнең мәгънәсен мин тора-тора аңладым. Шушындый гади генә юллар яшәү-көрәшнең нәтиҗәсе буларак кына туа икән. Туфанда: «Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне». Җәлилдә: «Гомерем минем моңлы бер җыр иде». Күпмедер яшәгән, көрәшкәннән соң — нәтиҗә. Тукай татар дөньясын чистарту өчен көрәшкән. «Көрәшкән» дә гомумирак. Тукайга иң урынлы сүз «сугышкан». Юмор, сатира, пародия, фельетон, публицистик мәкалә. Татар халык җырларын да үз җаена борган. Тукайга «җиккән» сүзе әйбәт. Идеалына каршы килгән бөтен шәхесләргә тигән, кагылган. Юк, «тигән», «кагылган» Тукай характерын ачмый. Башка сүз кирәк. Конфликтка кергән. Юк, бармый. Араны өзгән! «Искеләр» белән генә түгел, төрле катлау кешеләре белән, хәтта озак аралашкан дуслары белән. Туры, ачык, йөзгә бәреп. Татар халкын алдынгы, бөек итеп күрү юлында үзен дә аямаган, башкаларны да аямаган. Тагын бер сүз килеп чыкты: «аямаган». Тукайга гына кулланырлык.
Шагыйрь кем? Бу сорау миндә комментарийларны укыгач уянды. Шигырьләрдәге, мәкаләләрдәге шәхесләр терелделәр. Шул җәмгыятьтәге меңләгән шәхесләр. Аларның йөзләрен күрдем, тоткан урыннарын күрдем. Фанатиклар-динчеләр, «Ишми ишан»нар, сәүдәгәрләр, «гласный»лар, Дума кешеләре, политик эшлеклеләр, мөхәррирләр… Санап бетергесез. Алар шул чаклы күп, Тукай өчен куркып калам. Зур, куркыныч бер җәмгыять һәм «кырыгынчы бүлмә». Шул кечкенә бүлмәне сытып китәрләр күк тоела. Тукайның Болак күпереннән як-ягына карана-карана «Болгар»га кайтып барганын ясаган бер рәсем бар. Кемнеке? Белмим. Шул миңа бик ошый. «Эттән күбәйде дошманым…» дип Тукай юкка әйтмәгән.
Мин искәрмәләр, комментарийлар укырга яратам. Икенче бер дөнья ачыла. Әсәрләр конкретлаша. Кайчакта «Ишми ишан»га артык күп бәйләнә шикелле. Ишминең язмышы белән танышкач, Тукай сизгерлегенә гаҗәпләнәсең. Совет суды революциядән соңгы донослары өчен аны атарга хөкем итә. Шагыйрь гражданлыгы төрле чорда төрлечә. Тукайда менә шулай. Такташта: «Провокатор», «Воровский үлеменә», Җәлилдә: «Моабит дәфтәре», Туфанда: «Җир әйләнә», «Егерменче гасыр инквизиторларына». Чор һәм шагыйрь. Чорлар кабатланмый. Шагыйрьләр кабатланмый. Кем күпме күтәрә? Тукай күтәргән йөкне чамалап карыйм. Авыр, колач җитми. Яше -бары егерме җиде…
Миңа кайчакта татар халкы фәкать Тукай белән генә яшәгәндер шикелле тоела. Нигә шулай тоела икән? Әсәрләреннән алган бай тәэсир сәбәпчедер.
Чабасың-чабасың да яшең сиксәнгә җитеп килгәндә кинәт туктап, шагыйрь чыннан да кем соң? — дигән сорау алдында каласың. Нигә элегрәк бу турыда уйланылмаган. Ә гомумән шагыйрь язганда ул сорауны үзенә куя микән? Ә Тукай? Әллә куйды микән? Бөек шәхесләр туганда ук шул сорауга җавап булып туалардыр, бәлки? Тукай уйландыра. Бөтен ягы белән уйландыра. Нигә шул тикле уйландыра икән ул? Әллә мине генәме? Мине генә түгелдер. Тукай ул борчу. Бетми торган борчу… Бездән соң да татар поэзиясенә күп төрле шагыйрьләр килер. Төрле талантлар килер. Татар халкының талантлы икәненә шигем юк. Ул шагыйрьләр дә каядыр ашыгырлар, тормыш шундый. Еллар узар, алар да барыбер минем кебек туктап шушы сорауны бирерләр үзләренә: шагыйрь кем? Җавапны, һичшиксез, Тукайдан эзләрләр. Башка беркемнән дә түгел, Тукайдан. Татарда — Тукайдан. Татар әдәбияты фәне белгечләре, тәнкыйтьчеләре, шагыйрьләре — барысы да Тукайга барып терәләчәкләр. Татар халкы тарихында Тукай булганга мин сөенеп бетә алмыйм. Тукайны татар халкы кешеләрне туктаусыз уйландырган өчен яраткандыр. Шулайдыр…

17  июль, 1984.
 Аккош Күле

(Чыганак: Сибгат Хәким. Яшә, борчулы җаным. Публицистика (1979–1986),Блокнотлар (1954-1986). – Казан: Татар. кит. нәшр. – 1988. – 432 б.).  



 

Комментарий язарга


*