Июнь аенда Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда балалар өчен Сабан туе бәйрәмнәре уздырылды.
Сабан туе – татар халкының иң күңелле милли бәйрәмнәреннән берсе. Музей чарасы (6+) балаларны Сабан туеның тарихы һәм традицияләре белән таныштыра. Күп еллар дәвамында милләт тормышында яшәп килгән бу матур бәйрәм Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» (1909) әсәрендә дә сурәтләнә. Музей Сабан туе барышында балалар Габдулла Тукайның бу бәйрәм турындагы хатирәләре белән таныша, үзләре дә төрле ярыш-уеннарда катнаша. Кашыкка йомырка куеп йөгерү, чиләкләр белән су ташу, капчык киеп чабу, чүлмәк вату кебек уеннарда балалар аеруча теләп көч сынаша. Бәйрәм вакытында җыр-моң да яңгырый, балалар үзләренең башка осталыкларын да күрсәтә. Матур бәйрәм музейда әнә шулай шаулап-гөрләп үтә.
19.06.2025. G-tukay.tatmuseum.ru
