ТАТ РУС ENG

«Кышкы палитра» Тукайның юбилеена багышланды

Фото: © «Татар-информ».Фото: © «Татар-информ».

10 гыйнварда Казанда республиканың сынлы сәнгать мәктәпләрендә укучы балалар аарсында ел саен үткәрелә торган «Кышкы палитра» бәйгесе узды. Быел конкурсның темалары татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына һәм беренче космонавт Юрий Гагаринга багышланган иде.

Әлеге конкурс Татарстанның яшь рәссамнары өчен әһәмиятле вакыйгага әверелде, аларга иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Иҗади конкурс гадәттәгечә Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы тарафыннан оештырыла. Ул 1991 елдан бирле ел саен өч юнәлештә үткәрелә: рәсем, нәкыш һәм композиция. Быел конкурс композиция буенча булды.

 

11.01.2026. Kazanartschool.ru

Комментарий язарга


*