Казанның «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә, Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Зөфәр Гаяновның «Танып белү юлы» дип исемләнгән күргәзмәсе (0+) уза.
Зөфәр Гаян улы Гаянов (1941-2015) – китап рәссамы, Башкортстан Республикасының халык рәссамы, РСФСР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Күргәзмәне ачу тантанасы 2025 елның 24 декабрендә булды. Экспозиция 2026 елның 18 гыйнварына кадәр эшләячәк.
Күргәзмәнең төп мәгънәви ноктасы татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай әсәрләре мотивлары буенча ефәккә эшләнгән рәсемнәр сериясе булды. Күргәзмә экспозициясендә 1970 нче еллардагы беренче әсәрләре – акварель һәм офорт техникасында башкарылган пейзажлар һәм натюрмортлар, – борынгы «гохуа» стилендәге Кытай рәсемнәреннән илһам алган образлы-тематик хезмәтләр белән янәшә тора.
13.01.2026. ТР ДССМ «Хәзинә» Милли сәнгать галереясе
