Һәр милләттә йөзек кашы булырдай кешеләр бар. Татар тарихында да андыйлар аз түгел. Ләкин халык язмышында зур үзгәрешләргә сәбәп булган егерменче гасырга күз ташласак, татар аңына, татар рухына Тукай кадәр дә зур йогынты ясаган бүтән бер шәхесне очрата алмабыз. Ә бит уйлап баксаң, Тукай әлеге гасырның башында ук япь-яшь килеш дөньядан китә. Һәм аның татар рухи тормышында шундый зур роль уйнарлык мөмкинлеге дә булмый төсле. Егерменче гасыр безнең бөтен холык-фигылебезне, яшәү рәвешебезне үзгәртте. Әмма менә хәзер, инде яңа гасырны ваклаганда, шикләнмичә әйтергә мөмкин: егерменче йөз Тукай йолдызы астында үткән, шул йолдыз, Тимер казык кебек, юлыбызны яктыртып торган.
Аның пәйда булуы табигый. Татар дөньясының бөтен төбәкләрендә мәдрәсәләр эшләп тора, матбугат барлыкка килә, татар буржуазиясе күпмедер икътисади мөмкинлекләр ала… Империя киңлекләрендә азатлык җилләре исә башлый. Тукай — биле язылган милләтнең сөрәнчесе, моңарчы күңел төпкеленә яшерелгән аһны дөньяга түгүче…
Шуңа да аның беренче шигырьләре үк халык күңелендә аваздашлык таба.
Ул һәр күзәнәге, бөтен асылы белән татар шагыйре, һәм нәкъ менә аны гына чын мәгънәсендә безнең бердәнбер халык шагыйребез дип атап буладыр.
Тукай — Татар Галәменең кеше гомере кимәленәчә кысылган нәни генә күчерелмәсе кебек…
Аның нәкъ безнең милләткә төс булган фаҗигале гомере, үксез хыяллары, ятим хисләре татар җанын җуймаган һәркемнең әлегәчә күңелен кузгата.
Юкка гына ул үзен «бәхетсез милләтнең бәхетсез угылы, бәхетсез почмакның әсир былбылы» дип атамаган.
Әдәби иҗатның дәрәҗәсен табигый сәләт кенә түгел, ә шагыйрьнең язмышы һәм Алла биргән күңел биеклеге дә билгели. Тукай балачагында кичергән кагылулар, рәхимсезлекләр бүтән бер генә татар шагыйренә дә хас түгелдер. Хәер, «асрамага бала бирәм, кем ала?» дип, шәһәр базарында йөртү күренешен дөнья әдәбияты тарихында да очратып булмый.
Мондый язмышка дучар булган кешенең бәгыре гомерлеккә катарга тиеш иде сыман. Ләкин Тукай иҗатыннан даими шәфкатьлелек, җылылык бөркелә. «Азмы какканны, вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем».
Җанда милләтнең җылы кулын тою, әлбәттә, бәгырьдәге һәр ташны эретә аладыр…
Ләкин милләт исеме белән сату итүчеләргә, бушбугазларга Тукай аяусыз. Эремәгән ташлар үз вазифасын башкара… Шунысын да әйтергә кирәк, ул ниндидер гомуми дошманга һөҗүм ясамый, аның уклары үз мәрәйләренә һәрвакыт төгәл тия. Әлеге сыйфаты белән дә Тукайга бүген тиңнәр юк.
Шагыйрь куркак була алмый.
Татарның мәгълүм кешеләре арасыннан Тукай хакында берәр фикер әйтмәгән кеше аз калгандыр. Сәяси вазгыять үзгәргән саен кайберәүләр кулындагы бизмән дә төрле якка авышкалап алган. Егерменче елларда, мәсәлән, аны вак буржуазлыкта, милләтчелектә, Аллага ышануда гаепләүчеләр булса, соңрак аңардан революционер, атеист ясарга тырышучылар да табылды. Ләкин бөек шагыйрьне гадәти кешеләргә таман үлчәүләр белән үлчәп булмый. Гадәти кешеләргә хас кысалар кысан аңа.
Тукай әсәрләрен укыганда егерменче гасыр башындагы татар хәятының энциклопедиясенә тап булгандай сөенәсең… Аның бәяләмәләренә, карашының киңлегенә шаккатмый мөмкин түгел.
Һәр кавемгә бер пәйгамбәр җибәрермен, дигән Тәңре безне генә читтә калдырмагандыр.
Әлбәттә, һәр бөек шагыйрь дә, үлгәннән соң, күпмедер кимәлдә мифология каһарманына әверелә. Тукай турында мифлар әле дә туып тора. Бүген, аның турында сөйләгәндә, шактый акчасы калуын искә төшерергә яраталар, әдәпсез шигыре барлыгын телгә алалар. Заманга яраклаштырырга омтылалар, күрәсең.
Хәлбуки, Тукай һич тә андый яраклаштыруларга мохтаҗ түгел. Аның иҗаты болай да һаман заманча яңгырый. Чөнки татар тормышы әле дә шул — хәвеф белән өмет арасында бәргәләнә…
Аның кайбер әсәрләре нәкъ бүген язылган кебек. Соңгы шигырьләреннән — Г.Исхакыйга атап язган «Мөхәрриргә»не искә төшерик:
Алты елда үзгәреп китте лөгать һәм истилах,
Сәүдәгәрлектер зыялылык вә сәүдәдер зыя.
Җанлырак тормыш та бетте, шанлырак бер эш тә юк,
Бер-берен чәйни Бишенче елдагы күп әүлия.
Йәгез, тирә-юнебезгә игътибар белән күз салыйк әле, нәкъ Тукай сурәтләгән мохиттә яшәп калдык түгелме соң?
Һәйкәллек, бронзалаштыру, билгеле, безне Тукайдан бераз аерып куйды. Әмма татар яшәешен аңлыйм дисәң, Тукайның үзенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«Көндез… интеллигентлар белән катышам. Кич белән күрше мәйханәгә кереп, тиречеләр, итчеләр, извозчиклар, жуликлар белән катышам», — дип яза ул бер хатында. Тукай — нәкъ татар җаны биеклегендә! Аны шомартырга да, илаһилаштырырга да кирәкми. Кайчагында без Тукайның фани дөньяда бары тик егерме җиде ел гына яшәп алуын онытабыз. Ә иҗат юлы аның җиде елга гына сузыла! Әлбәттә, яшьләргә хас тәртәдән чыгулар, үздәрлек, максималистлык аңа да ят түгел. Ул хәтта үзенә якын кешеләргә дә тәкәллеф саклап тормый. Шуңа карап аның һөҗү уклары тигән шәхесләрне заманында кимсетүләр дә булды. Мәсәлән, Камил Мотыйгыйны, Зариф Бәширине искә төшерергә мөмкин.
Ул заман матбугатында бер кызык күренеш күзгә чалына: татар язучы-журналистлары бер-берсен тәнкыйтьләгәндә итагать саклап тормый, хәтта шәхескә тукынудан да тайчанмый, шул ук вакытта тормышта алар үзара дустанә мөнәсәбәтләрне саклыйлар. Матбугатта Тукай Сәгыйть Рәмигә нинди генә кушаматлар такмый, ә үзе беркөнне тота да Әстерханга аның янына кунакка китеп бара.
Тукай үзе дә ара-тирә үтергеч һөҗүләрне татыган. Шунысы фаҗигале: татар матбугатында инде күнегелгән үзара талашлар инкыйлабтан соң аянычлы төс ала, ә утызынчы елларда фаҗигагә әверелә.
Фаҗиганең башы һәрвакытта да итагатьсезлектә… Шунысын да онытмаска кирәк: каләмдәшләренә, замандашларына таләпчән булган Тукай үзенә дә, үз иҗатына да аяусыз. «Уянгач беренче эшем» дигән васыять тәэсирен калдыручы соңгы мәкаләсендә ул: «1913 ел, менә мин уяндым. Инде мәңге йокламаска дип уяндым. Күрдем. Атланганым ишәк икән. Үзем бер җүләр вә фитърәтем (яратылышым. — Р.З.) җиһанга килмешәк икән. Чыннарым – ялган, суларым төтен икән»… — дип яза.
(Чыганак: Зәйдулла Р. Ташка ордым башны. Хикәяләр. Эсселар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008).