ТАТ РУС ENG

Садри Ахун ничек итеп атаклы Тукай һәйкәлен ясаган

Скульптор, педагог, ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык рәссамы Садри Ахун (1903-1990) Габдулла Тукайга һәм башка танылган затларга һәйкәлләрен ничек ясаган. Бу хакта яңа лекториядә белеп булачак.

«Миллиард.Татар» сайтының лекторийлар командасы сәнгать яратучыларны 2025 елның 17 июлендә сәнгать белеме кандидаты Динә Хисамованың «Татар скульпторы Садри Ахун — иҗади язмыш коллизиясе» дигән яңа лекциясенә (16+) чакыра. Татар сәнгате турындагы лекциянең үзенчәлеге – ул Казандагы ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә үткәрелә.

Лекция тыңлаучылар Садри Ахунның Казан үзәгендә мәшһүр Габдулла Тукай һәйкәле концепциясе ничек туганын; сынчының казанлыларның популяр ял итү урыннары «йөзен» ничек билгеләвен; аның шәхесе мисалында татар монументаль сәнгатенең барлыкка килүен; ни өчен Садри Ахунның XX гасыр татар сәнгатендә иң каршылыклы фигураларның берсе булуын беләчәк.

 

14.07.2025. Milliard.tatar

Комментарий язарга


*