Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты кысаларында укырга тәкъдим ителгән әсәрләр исемлеге чыкты.
2026 елда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Тукайны бергәләп укыйбыз» дип исемләнгән республикакүләм проект игълан ителгән иде.
ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, юбилей елы дәвамында республиканың 1,5 меңнән артык китапханәсендә һәр пәнҗешәмбе көнне Габдулла Тукайга багышланган кичә оештырыла һәм анда теләгән һәркем килеп, Тукайның шигырьләрен укый, әдәби мирасы белән таныша ала.
Әлеге проектта интернет аша да катнашырга мөмкин. Моның өчен Тукайның әсәрләрен татарча яки русча укып, фото- һәм видеоязмаларны #ТукайныБергәләпУкыйбыз #ЧитаемТукаяВместе хештеглары белән пәнҗешәмбе көнне социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк.
Проектта катнашучылар гыйнварда Г.Тукайның «Туган тел», «Ай һәм Кояш» һәм «Кышкы кич» шигырьләрен укыды инде.
2026 ел дәвамында барачак әлеге проект кысаларында укырга тәкъдим ителгән Габдулла Тукай әсәрләренең исемлеге:
Гыйнвар
08.01.2026 — 1. Туган тел
15.01.2026 — 2. Ай һәм Кояш
22.01.2026 — 3. Кышкы кич
29.01.2026 — 4. Һәр ялтыраган алтын түгел
Февраль
05.02.2026 — 5. Буран
12.02.2026 — 6. Китап
19.02.2026 — 7. Милләткә
26.02.2026 — 8. Кышка бер сүз
Март
05.03.2026 — 9. Ана догасы
12.03.2026 — 10. Бишек җыруы
19.03.2026 — 11. Бәйрәм буген
26.03.2026 — 12. Кошларга
Апрель
02.04.2026 — 13. Милли моңнар
09.04.2026 — 14. Шагыйрь
16.04.2026 — 15. Туган җиремә
23.04.2026 — 16. И каләм!
30.04.2026 — 17. Яз галәмәтләре
Май
07.05.2026 — 18. Пар ат
14.05.2026 — 19. Тәүлек
21.05.2026 — 20. Туган авыл
28.05.2026 — 21. Эш беткәч уйнарга ярый
Июнь
04.06.2026 — 22. Пушкинга
11.06.2026 — 23. Шүрәле
18.06.2026 — 24. Су анасы
25.06.2026 — 25. Сөткә төшкән тычкан
Июль
02.07.2026 — 26. Җәй көнендә
09.07.2026 — 27. Карлыгач
16.07.2026 — 28. Бала белән күбәләк
23.07.2026 — 29. Җәйге таң хатирәсе
30.07.2026 — 30. Кәҗә белән сарык хикәясе
Август
06.08.2026 — 31. Сабитның укырга өйрәнүе
13.08.2026 — 32. Ваксынмыйм
20.08.2026 — 33. Мәхәббәт
27.08.2026 — 34. Бәйрәм буген
Сентябрь
03.09.2026 — 35. Өмид
10.09.2026 — 36. Мәктәптә
17.09.2026 — 37. Бәхетле бала
24.09.2026 — 38. Татар яшьләре
Октябрь
01.10.2026 — 39. Иртә
08.10.2026 — 40. Эшкә өндәү
15.10.2026 — 41. Кыйтга
22.10.2026 — 42. Үз-үземә
29.10.2026 — 43. Өзелгән өмид
Ноябрь
05.11.2026 — 44. Кызыклы шәкерт
12.11.2026 — 45. Төш
19.11.2026 — 46. Сабыйга
26.11.2026 — 47. Бер татар шагыйренең сүзләре
Декабрь
03.12.2026 — 48. Ак бабай
10.12.2026 — 49. Җир йокысы
17.12.2026 — 50. Театр
24.12.2026 — 51. Олугъ юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре
31.12.2026 — 52. Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш
26.01.2026.
