ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда Идрис Газиевнең лекцияләр циклы башланды

Фото: © «Татар-информ», Салават КамалетдиновФото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, профессор Идрис Газиев Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең 140 еллыгы уңаеннан лекцияләр циклын башлады.

5 февральдә «Идрис Газиев тәкъдим итә» циклыннан беренче лекция-концертта күренекле артист тамашачыны «Тукай чоры аһәңнәре» белән таныштырды. ХХ гасыр башында шәһәрләрдә яшәгән татарларның музыкаль мәдәнияте турында сөйләде. Уникаль граммофон язмаларын яңгыратты.

«Бу цикл Тукайга булган балачак мәхәббәтеннән туды. Без Тукай чоры музыкаль мохитен, беренче профессиональ җырчыларыбызның репертуарын белергә тиешбез. Максатым – гыйльми белемнәрне халыкка җиткерү», – дип белдерде Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Идрис Газиев.

Җырчы тәкъдим иткән цикл дүрт очрашуны үз эченә алачак. Киләсе лекцияләр Камил Мотыйгыйның иҗатына, Габдулла Тукай иҗатындагы халык җырларына һәм шагыйрьнең замандашларына багышланачак. Проектның иганәчесе – «Барс медиа» группалар компаниясе.

 

06.02.2026. Зөлфия Шәвәлиева, Tatar-inform.tatar

Комментарий язарга


*