ТАТ РУС ENG

«Тукай дөньясына сәяхәт» республика конкурсы үткәрелә

Фото: © «Татар-информ», Салават КамалетдиновФото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукай дөньясына сәяхәт» республика иҗат конкурсы (7+) игълан ителде.

Бәйге Татарстанның «Республика мәктәптән тыш эш үзәге» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе һәм Казанның 1 нче татар гимназиясе тарафыннан оештырыла. Иҗади конкурсның максаты – балаларны һәм яшьләрне халык иҗаты һәм мәдәнияте, татар әдәбияты, Габдулла Тукайның иҗади мирасы белән кызыксындыру. Бәйгедә катнашу өчен Габдулла Тукай шигыренә иллюстрация ясарга һәм сорауларга җавап бирергә кирәк.

Республика мәктәптән тыш эш үзәге хәбәренчә, бәйге 2026 елның 12 февраленнән 2026 елның 10 апреленә кадәр өч этапта уздырыла: 1 этап – конкурс материалларын кабул итү (2026 елның 12 февраленнән 16 мартына кадәр); 2 этап – конкурс эшләрен бәяләү (2026 елның 17 мартыннан 27 мартына кадәр); 3 этап – бәйгегә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү (2026 елның 28 мартыннан 10 апреленә кадәр).

 

14.02.2026.

Комментарий язарга


*