Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында 2026 елның көзендә Габдулла Тукай әсәрләрендәге персонажларга багышланган «Шүрәнбай» косплей фестивале узачак.
«Без «Шурәнбай» фестивален Габдулла Тукай иҗатына һәм мәдәни мирасына багышлыйбыз. Музей комплексына экскурсияләр, әкият геройларының костюм эскизларын ясау буенча конкурс, грим һәм актерлык осталыгы буенча мастер-класслар, интеллектуаль уен һәм косплей күрсәтү планлаштырыла», – дип хәбәр итте «Беренчеләр хәрәкәте»нең Арча муниципаль районындагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Лия Ильина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Катнашучыларга Тукай әкиятләре буенча музыкаль-бию композицияләре белән чыгыш ясарга һәм персонажларның заманча образларын күрсәтергә тәкъдим ителә. «Без яшьләр арасында косплей юнәлешенең популяр булуын күрәбез һәм татар брендын үстерергә телибез», – дип искәртте Лия Ильина.
«Шүрәнбай» фестивале «Беренчеләр хәрәкәте»нең беренчел бүлекчәләре өчен Татарстан Рәисе грантлары конкурсында 150 мең сум грант откан.
6.02.2026. tatar-inform.tatar
