ТАТ РУС ENG

ТР Милли музее «Кырлай» симфониясе белән таныштырачак

2026 елда Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 140 ел тулу уңаеннан, Татарстан Милли музее Нәҗип Җиһановның (1911-1988) «Кырлай» симфоник поэмасы (1946) белән таныштырачак. Музей директоры Айрат Фәйзрахманов «Татар-информ» агентлыгына сөйләгәнчә:«Бу – киң җәмәгатьчелеккә аз билгеле әсәр, аңа Тукай юбилее елында игътибар итәргә телибез». Композитор «Кырлай» музыкаль әсәрен шагыйрьнең истәлегенә багышлап, аның «Шүрәле» әкият-поэмасы белән илһамланып иҗат иткән булган.

 

09.03.2026. tatar-inform.tatar

Комментарий язарга


*