ТАТ РУС ENG

Милли китапханәдә – Тукай китаплары күргәзмәсе

Фото: mincult.tatarstan.ruФото: mincult.tatarstan.ru

Татарстан Милли китапханәсенең классик уку залында бөек татар шагыйре һәм публицисты Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Шагыйрь рухы чәчәк атсын, хәрабәләрдән терелсен» дигән экспозиция ачылды. Әлеге әдәби күргәзмәдә XX гасыр башы чорына кагылырга мөмкинлек бирә торган чын ядкәрләр тәкъдим ителә.

Экспонатлар арасында Габдулла Тукайның үзе исән чагында дөнья күргән басмалары, шул исәптән 1907 елда Казанда чыккан беренче шигырьләр җыентыгы, шулай ук шигырьләр җыентыклары, проза әсәрләре һәм балалар өчен китаплары урын алган. Тукай  замандашларының шагыйрь иҗатына багышланган мәкаләләрен дә күрергә мөмкин.  Төркия, Финляндия, Япония һәм Кытайда татар эмигрантлары чыгарган Тукай әсәрләре күргәзмәнең горурлыгы булып тора. Бу документлар шагыйрьгә булган мәхәббәтнең бөтен дөньяны колачлавын күрсәтә.

Экспозиция 2026 елның 15 маена кадәр эшләячәк.

Фото: mincult.tatarstan.ru

Фото: mincult.tatarstan.ru

 

07.04.2026. Mincult.tatarstan.ru

Комментарий язарга


*