Татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Алай гына да түгел, ул тугандаш төрки һәм Идел-Урал буйларындагы мари, удмурт, чуваш сүз сәнгатьләренең чәчәк атуына да зур йогынты ясады. Дөресен әйткәндә, Габдулла Тукай элеккеге зур илдәге барлык халыклар өчен дә ят булмады, киресенчә, аның әсәрләре тәрҗемә ителмәгән, чын мәгънәсендә югары сәнгатьчә шигырьләре яңгырамаган телләрне табу кыендыр. Г.Тукай татар халкын илебездә һәм дөнья күләмендә танытуда илче хезмәтен үтәде дисәк тә, хилафлык булмас. Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә — Г. Тукай дигән шигъри исем аңга килә. Чөнки, зур исәптән караганда, Г.Тукай — шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Ул чын мәгънәсендә халыкның үз улы, шуңа күрә аның хасиятләрен, мәнфәгатьләрен тирән белүче һәм шуларны сәнгатьлелекнең иң югары кимәлендә сурәтләп бирүче иде. Инде бөек шагыйребезне бездән аерган XX йөз дә «узган гасыр» булып тарихка кереп калды. Әмма Габдулла Тукайның шәхесе һәм ул тудырган үлемсез әсәрләр һәрвакыт халык күңелендә, «безнең гасырда» калалар. Бу — шагыйрьнең рухи үлемсезлеге дигән сүз.
Сөекле шагыйребезнең исемен телгә алуга, үзеннән-үзе аның «Исемдә калганнар» дигән язмаларында бәян ителгәннәр хәтергә килә. Шуларга менә бу мәгълүм юллар өстәлә:
Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.
Әйе, 1886 елдан алып 1895 елга кадәр, ягъни Җаекка килгәнче, кечкенә Габдулла бик күпләр озын гомер кичереп тә күрмәгәннәрне башыннан үткәрә. 1886 елның 29 августында (яңа стиль белән 10 сентябрьдә) әтисе Мөхәммәтгариф үлеп китә. Бу вакытта Габдуллага (тулы исеме Габдуллаҗан) дүрт ай ярым була. Әнисе, әле ире үлгәч тә, бер елга якын Кушлавыч авылында яши, шуннан соң гына, улын алып, Өчилегә — әтисе Зиннәтулла йортына кайта. 1888 елның 22 декабрендә (3 гыйнвар) әнисе Мәмдүдә Сасна Пүчинкәсе мулласына кияүгә чыга. Малайны вакытлыча Кушлавыч авылының Шәрифә исемле бер ярлы карчыкка калдыра. 1889 елның язында Габдулланы да әнисе үз янына алдыра. Ләкин озак та үтми, Габдулла әнисез дә кала — 1890 елның 18 (30) гыйнварында егерме биш яшендә әнисе дә үлеп китә. Шул ук елның февраль (март булуы да мөмкин) аенда малай тагын Өчилегә кайтарыла. Билгеле булганча, 1891 елда Идел буенда бик каты корылык була, халык ач кала. Ачлык 1892 елда да дәвам итә. Бабасының өендә болай да алты бала була. Кечкенә генә авылның фәкыйрь мулласы өчен гаиләдә тагын бер тамак арту, күрәсең, авыр тоела. Җитмәсә, бала чәчәк һәм башка авырулар белән җәфалана. Габдулланы Казанга җибәрәләр. Аны асрамага Яңа Бистә һөнәрчеләре гаиләсе ала, Мөхәммәтвәли белән Газизә малайны бик кадерләп тәрбиялиләр. Ләкин авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан соң тагын Өчилегә озаталар. Ниһаять, 1892 елның июнендә малай Кырлай авылына — Сәгъди абзый белән Зөһрә апа гаиләсенә килеп керә. 1894—1895 еллар арасындагы кышта исә инде аны Җаекка алып китәләр. Ул анда унике ел яши. Шунда егет булып җитешә, шагыйрь буларак таныла.
Габдулланың иң беренче мөгаллимәсе — Кырлай авылы остабикәсе Маһруйбикә абыстай. Әлифбаны ул аңардан өйрәнә. Аннан соң аны Кырлайдагы хатыйб һәм мөгаллим Фәтхерахман хәзрәт Гатаулла укыта. Ул Габдуллага атна саен биш тиен акча биреп бара. Өченче мөгаллиме — Җаектагы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтулла. Ул да, Габдулланы үз канаты астына алып, һәрвакыт җылы мөнәсәбәтен сиздереп тора. Моның сәбәбе бар: Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф белән Фәтхерахман да, Мотыйгулла да Кышкар мәдрәсәсендә бергә укыганнар, дус булганнар. Шуңа күрә иртә вафат булган дусларының баласына алар әнә шулай җылылык күрсәтергә тырышканнар. Г. Тукай 1907 елда ашкынып «дәртле», «моңлы», «нурлы» Казанга кайта.
Билгеле булганча, Г.Тукай 1909 елда, үзе әйткәнчә, «берничә нәширләрнең язып бирергә үтенүләре» сәбәпле, тәрҗемәи хәлен «Исемдә калганнар» дигән истәлекләрендә бәян итә. Ләкин бу әсәр шагыйрьнең Җаекка килүен сурәтләү белән генә тәмамлана. Димәк, 1895 елдан алып 1913 елга кадәр булган унике ел вакытта кичергәннәре кермәгән. Г. Тукай «Исемдә калганнар»ның дәвамын да язарга тиеш булган. Әлеге истәлекләргә язган кереш сүзендә (мөкаддимәдә) ул болай ди: «Уральскига килеп җиткәнемә кадәр кичердекем хәлләр илә аннан соң хәзер шушы сәтырларны (Сәтырларны — юлларны.) язып утырган вакытыма кадәргә башыма килгәннәрне икесен ике рисалә (Рисалә — китап.) итеп чыгарырга мәгъкуль күренде». Күрәсең, шагыйрь вәгъдә ителгән икенче «рисалә»не яза алмаган. Ләкин тормышының бу чоры турында берни дә язмаган дип тә әйтеп булмый. Сәяхәтнамәләре, төрле истәлекләре, хатларына нигезләнеп, аның әлеге еллардагы күргән-кичергәннәрен дә шактый ачык итеп күзалларга мөмкин.
Җаекка Габдулланы әтисенең сеңлесе Газизә апасы белән аның ире Галиәсгар җизнәсе эзләтеп алдыралар. Берничә елдан, җизнәсе үлгәч, ундүрт яшьлек малай торырга «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә күчә, ягъни үз көнен тулысынча үзе күрә башлый.
Тормышның бу вакытында аңа Мотыйгулла хәзрәт матди һәм рухи ярдәм итүче булып әверелә. Үзенең яшьлек дустының малаен ул бик якын итә, йортына ияләштерергә, ашау-эчү якларын, кием-салымын кайгыртырга тырыша. Мотыйгулла хәзрәтнең улы Камил язганча, «әткәй ул вакытта Уральскида имам вә ахунд булып торганга күрә, кулындагы русча языла торган бөтен хезмәтләрне диярлек Габдуллага кушып, шул хезмәтләре өчен аңарга мәдрәсәдә бер дә ихтыяҗ күрмәслек дәрәҗәдә акчалар бирә иде».
Габдуллага шигырь иҗат итү серләрен беренче булып өйрәтүче дә — Мотыйгулла хәзрәт. Бу төрле яклап галим кеше борынгы Көнчыгыш фәлсәфәсе һәм шигърияте, астрономия буенча да тирән мәгълүматлы кеше була. Алар еш кына бу өлкәләр буенча озак-озак сөйләшеп утыралар. Улы Камил исеменә сатып алган типографиядә дә Габдулла төп хезмәтләрне башкара. К. Мотыйгый болай яза: «Мин шул елны (1905 ел.— Ф. Г.) 27 ноябрьдән башлап «Фикер» исемле газета чыгара башлагач, аны шул газетага мосаххих (Мосаххих — корректор) итеп куйдым. Габдулла әфәнденең хезмәте миңа бик ягымлы һәм үзе дә фәүкыльгадә (Фәүкыльгадә — гадәттән тыш.) иҗтиһатлы (Иҗтиһатлы. — тырыш.) булганга күрә, мин аның жалуниясен һәр ай саен арттыра бара идем. «Фикер» газетасының иң әүвәлге номерында аның «Ник йоклыйсың, мужик?» исемле шигыре басылып чыкты. 1906 ел башында мин «Әлгасрел-җәдит» («Әлгасрел-җәдит» — «Яңа гасыр».) журналын чыгара башладым.
Аның да иң әүвәлге номерында Габдулла Тукаевның «Алла гыйшкына» исемле шигыре басылды. Мәзкүр (Мәзкүр — шушы, әйтелгән.) ел ахырында «Уклар» нам (Нам — исемле.) һөҗү (Һөҗү — сатирик.) журнал чыгара башладык. Аңарга да Габдулла Тукаев күп шигырьләр чыгарып бастырды. Шулай итә-итә акрынлап Габдулла Тукаев минем матбугамда (Матбугамда — нәшриятымда.), иң әүвәл наборщик булып кергән дәрәҗәсеннән… соңра бик тизлек илә… газета-журналларның иң моктадир (Моктадир — көчле, сәләтле.) шагыйрь вә мөхәррире дәрәҗәләренә ирешеп, бөтен эшне үз кулына алырга якынлашты».
Ләкин 1907 елның февралендә әлеге типография патша хакимиятләре тарафыннан ябыла. К. Мотыйгый эзәрлекләнә. Типография башка берәүгә сатыла, әмма барыбер эшен озак дәвам иттерә алмый.
Шагыйрь, язучы булып үсү өчен, талантың булу өстенә, язган әйберләреңне бастыру мөмкинлеге дә кирәк. Күргәнебезчә, Төхфәтуллиннар гаиләсе (аталы-уллы Мотыйгулла белән Камил) Габдуллага үзләренең газета-журналларында әнә нинди уңайлы шартлар тудыралар.
Җаек ул вакыттагы казакъ ягы шәһәрләре арасында иң зурысы исәпләнә, анда утыз алты мең кеше яши (чагыштыру өчен: Алма-Атада — 9 мең). Шуларның дүрт меңгә якыны татар була. Тирә-якта яшәүчеләрнең күпчелеген казакълар тәшкил итә. Габдулла кайвакытта казакъ далаларына чыгып керә. Мәсәлән, әле мәдрәсәдә укыган вакытта Җаектан сиксән чакрымдагы Дәвана дигән җиргә кымыз эчеп дәваланырга бара, анда унбиш көн тора. Бу җирләрдә күлләр күп икән, Габдулла балык тота, балыкларын казакъ балаларына тарата. Ул вакытта казакъларның ир балалары алты-җиде яшькәчә бөтенләй ялангач йөргәннәр. Габдулла бер казакъ хатынына сөлгесе белән тастымалын биреп калдыра. Үзе болай ди: – Зурына күлмәк, кечкенәсенә ыштан тегеп киерт.
Әнә шулай җирле халык белән аралаша, тугандаш казакъларның җырларын тыңлый, аларны язып ала. Үләннәрне нечкәләп өйрәнү ярдәмендә төркиләрнең борынгы чорлардагы җыр сәнгатен күзалларга омтыла. «Халык әдәбияты» исемле хезмәтендә дә ул кыргыз (казакъларны ул вакытта шулай дип атаганнар) җырлары турында яратып искә ала.
Казанга кайткач, Г. Тукай әдәбият мохитенә чума. Г. Камал белән бергә «Яшен», «Ялт-йолт» журналларын оештыра, Ф. Әмирхан нәширлегендә чыга торган «Әльислах» газетасында еш языша. Башка вакытлы матбугат органнары белән дә якын элемтәдә тора. Казанда аның иҗаты тагын да үрчемле, нәтиҗәле була, сәнгатьчә югары дәрәҗәдә язылган күпчелек әсәрләре шушында туа. Ул вакытта Казанда яшәп иҗат итүче әдәбият әһелләре белән бик тиз аралашып, дуслашып китүе дә аның каләменең үткенләнүенә йогынты ясый.
Без Г. Тукай әсәрләрендә халык өчен кирәкле мәүзугларның күтәрелүенә, аларның кыю фикерләргә, аңа кадәр очрамаган сурәтләү чараларына бай булуына игътибар итәбез. Билгеле булганча, каләм әһеленең иҗат өслүбе аның үз шәхесе белән тыгыз бәйләнгән. Әйдәгез, Казанга кайткан шагыйрьнең замандашлары күңелендә беренче очрашудан нинди тәэсир калдыруына игътибар итик әле.
Г. Камал: «Көннәрнең берендә кечкенә генә гәүдәле, өстенә «абыйсының бишмәтен кигән шикелле» кием кигән, өтек кенә бер малай редакциягә керде дә («Йолдыз» газетасы редакциясе.— Ф. Г.), өстәл өстендәге газетларны актара башлады. Бераз укыгач:
– Безнең газета-журналлар сезгә килә торгандыр бит? – диде.
– Сезнең нинди газета?
– «Фикер», «Әлгасрел-җәдит», «Уклар».
– Сез Уральскиданмыни?
— Әйе,
— Алай булгач… Габдулла Тукайны да бик яхшы белә торгансыздыр?
Малай елмайды да:
– Ул Апуш мин булам,— дип әйтмәсенме?!»
С. Рәмиев: «Номер ишегемне ачып:
– Сәгыйть әфәнде Рәмиев шушында торамы? — дип, бер малай килеп керде.
Карадым: яланбаш, кара күзлектән, өстенә казакимы, җөббәме, иске генә бернәрсә кигән бер малай, минем «ие» дигән сүземне дә көтмичә, каршымда, өстәл кырыенда, буш торган урындыкка килеп тә утырды…
Кинәт кенә үзенә таба әйләндем дә:
– Соң сез кем буласыз? — дидем.
– Габдулла Тукаев булам,— диде.
— Соң, кергәч тә шулай дип әйтсәгез ни була! Мин сезне икенче төрлерәк каршы алган булыр идем. Әй Тукаев, Тукаев! — дип, торып, үзе берлә яңадан күрештем.
Аның төсе коңгыр (Коңгыр — коңгырт (сүз чәч төсе турында бара).) иде. Бәдәне (Бәдәне — гәүдәсе.) зәгыйф кенә булса да, әгъзалары бер-берсе илә бик мөнасип (Мөнасип — туры килә, яраша.), бер күзенә ак төшкән булса да ямьсез түгел, бәлки уртача матур, биек маңгайлы; борыны килешле вә һәрдаим тулы булып ачылып торган зур күзле иде. Казанга килгән чакларында егерме бер-егерме ике, вафат елында егерме җиде яшьлек булса да, һаман ундүрт-унбиш яшьлек бала кебек кенә күренә иде.
Мәрхүм әйләнәбездә булган һәммә тәзаһарәт (Тәзаһарәт — күренеш.) хәрәкәтләрдән бик мөтәәсир булла (Мөтәәсир була — тәэсирләнә.). Яратмаган кешеләренә каты бәрелүдән, хәтерләрен калдырудан бер дә тартынмый иде. Тарафдарларын һәммә гаепләрдән арындырырга тырыша».
Фатих Әмирхан: «Әүвәле күрешү миндә Тукаев хакында бер билгеле тойгы калдыра алмады. Тукайны мин үзем белгән татар яшьләре типларыннан берсенә дә нисбәт бирә алмадым. Аның әллә нәрсәсе минем күзләрдән, аңлаштан (Аңлаштан — аңлаудан.) өртүле калган (Өртүле калган — читтә калган, аңлашылып бетмәгән.) шикелле булды. Ул… дөрес сүзле, гакыл вә мантыйктан (Мантыйк — логика.) бигрәк, хискә бина итә (Бина итә — нигезләнә.) торган, тормышында садәлекне һәрнәрсәдән алда күрә торган кеше иде». Ф. Әмирхан тагын болай дип өстәп куя: «Тукай — хис белән генә тора торган кеше. Без аның белән мәхрәм (Мәхрәм — сердәш.) дуслар булып киттек».
Әйе, Г. Тукай үз чорының иң талантлы, әдәбият һәм сәнгать мәйданында үзе кебек ат уйнаткан Г. Камал, Ф. Әмирхан, С. Рәмиев, С. Сүнчәләй, Г. Кариев, К. Мотыйгый һ. б. шәхесләр белән аралашып яши, алар белән фикердәш, сердәш, иҗатташ, хезмәттәш була. Аларның бөек шагыйрь турында һәр язганы безгә аның шәхесен аңлауда ачкыч булып хезмәт итә.
Еш кына ул истәлекләрдә шагыйрьнең бер үк вакытта балалар кебек беркатлылыгы, самимилеге, инде сабыйлыктан күптән чыккан булса да, малайлар белән мавыгып кузна уйнавы, карусельгә утырып әйләнергә яратуы турында бәян итәләр. Моңа гаҗәпләнергә ярамый. Шагыйрь күңеле, шагыйрь йөрәге еш кына башкалар өчен үзенә күрә сер булып кала. Шагыйрьләрнең дә шагыйре булган Г. Тукай бигрәк тә. Туры сүзлелеге, кемнең кем булуына карамастан сүзен кистереп әйтүе, шулар турында әсәрләрендә курыкмыйча язуы — шулай ук Г. Тукайның аерылмас сыйфаты. Күрәбез, садәлек, йомшак күңеллелек, хәтта бераз баласымаклык аңа җитди һәм үткен телле булырга, югары сәнгатьлелеккә ирешергә комачауламаган. Ягъни табигать баласы булуы аңа үз чоры каршылыкларын сизгер тоярга һәм алар турында ихлас язарга ярдәм иткән.
Замандашларының истәлекләрендә Г. Тукайның хатын-кызга мөнәсәбәте турында да еш язалар. Матурлыкны күрә һәм нечкә итеп бәяли белүче, күңеле кешеләргә карата җылы хисләр белән тулы шагыйрь, әлбәттә, хатын-кыз нәфислеген дә күргән, аның турында гүзәл итеп язган. Егерме яшьлек Г. Тукай «Гыйшык бу, йа!» шигырендә болай яза:
Бер гидае җан фидаем, гыйшкыңа пәрванаем;
Кәл, гүзәл, гарз ит җәмалең: янаем, кәл, янаем.
Бир сөрүр мәсхүреңә, бер кәррә бундин ит мөрүр;
Хаке паендә сәнең ауланаем, ауланаем.
Ягъни:
Җанын фида иткән фәкыйрьмен, гыйшкың күбәләгемен;
Кил, гүзәл, күрсәт матурлыгың: янаем, кил, янаем.
Сихерләнгәнне шатландыр: үтче алдымнан бер кат;
Синең аяк туфрагыңда тәгәрием, тәгәрием.
Яки менә «Татар кызларына» дигән шигырьдән өзек укып карыйк (шулай ук 1906 елда язылган):
Сөям сезнең сызылган кашыңызны,
Тузгыган сачыңызны, башыңызны.
Яратам тәмле, татлы сүзеңезне,
Зөбәрҗәт төсле якты күзеңезне.
Сөям кәүсәрдән әхля (1) иренеңезне,
Бу мактауга ризалык бирдеңезме?
Сөям кысмыйча нечкә билеңезне,
Ничек дисәм дә аз тәмсилеңезне (2)
Сөям бигрәк, хосусән (3), садреңезне (4);
Ни соң ул: шәмсеңезме (5), бәдреңезме (6)?
Сөям кочмага (7) мәрмәр муйныңызны,
Сөям оҗмахка биңзәр6 куйныңызны.
(1) Әхля — татлырак.
(2) Тәмсилеңезне — охшатылуыгызны.
(3) Хосусән — аерым алганда.
(4) Садреңезне — күкрәгегезне.
(5) Шәмсеңезме — кояшыгызмы.
(6) Бәдреңезме — тулган аегызмы.
(7) Кочмага — кочарга.
(8) Биңзәр — охшашлы.
Күрәбез, шагыйрь үзенең сөю хисләрен нинди матур сүзләр белән әйтеп бирә алган. Әйе, гашыйк булган кеше матур була. Бу вакытта аның сөйләме дә нәзакәтлелеге, бизәклелеге һәм гадәти генә булмавы белән аерылып тора. Шагыйрьнең лирик герое да нәкъ шундый кеше булып күз алдына килеп баса. Менә тагын бер мисал:
Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк,—
Парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы.
Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! —
Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?
( «Мәхәббәт» )
Ләкин шул ук вакытта, каләмдәшләренең язуына караганда, Г. Тукай хатын-кыз күзенә бик чалынырга яратмаган. Ни өчен? Чөнки үзен — ябык кына гәүдәле, бер күзенә ак төшкән егетне — бу гүзәл җан ияләре яратмаслар дип уйлаган. Хатын-кызның күзе иң элек ир-егетнең тышкы кыяфәтенә төшә, синең турыда килеш-килбәт буенча хөкем йөртә дип ышануы аңа шактый күңел газаплары алып килгән. 1910 елдан үпкә чире белән интегә башлавы да моңа сәбәп булган. Кыскасы, табигате белән горур егет хатын-кыз каршында кызганыч хәлдә калырга теләмәгән. Аның бу омтылышын әлбәттә аңларга була.
Сәламәтлеккә туймау, матди яктан шактый кысынкылыкта яшәү күңеле белән әллә кайларга ашкынган Габдуллага сәяхәт кылырга да ирек бирмәгән. Кечкенә генә булса да үз фатиры да булмаганга күрә, ул «Болгар», «Амур» кебек кунакханәләрдә яшәргә мәҗбүр булган. Кешенең үз почмагы булмыйча, гомере буе кайда туры килсә, шунда җан асравы бик тә кыен хәл, Г. Тукай шушы җайсызлыкларга үч итеп, үҗәтләнеп иҗат иткән, каләмен үләренә бер тәүлек кала гына читкә куйган. Г. Тукайның эшем бетте дип, кул кушырып утырганын беркем дә хәтерләми. Ул я яза, я уйланып утыра, я «борын очын тирләтә-тирләтә» эшләп йөри яки каләмдәшләре һәм башка кешеләр белән бәхәсләшә. Ләкин сөйләгән һәр сүзе диярлек әдәбият, шигърият турында, борчылганы татар тормышы, аның бүгенгесе һәм киләчәге хакында. Үзенең яшәү шартларын җайга салу, киләчәген тәэмин итү турында гамендә дә юк. Чөнки дөньяда яшәүнең мәгънәсен ул үзенчә аңлый:
Тормак ярый: бертуктамый ялганласаң,
Тугъры сүзле инсаннарга ялганмасаң,
Вөҗданыңнан шәйтан төсле тыр-тыр качып,
Үзең алдап, башкалардан алданмасаң.
(«Дөньяда торыйммы?» дип киңәшләшкән дустыма» )
Туры Тукай бу шигырьдә язылганча яши алмый. Ялганлау, вөҗдансызлык — чын шагыйрь эше түгел. Ә намуслы юл белән яшәп булмый икән:
И Җир шары! Нидән, белмим, хак сөйгәнгә
Мең кат синең өстеңнән дә астың яхшы.
Ләкин бу Г. Тукай якты дөньяда яшәү-яшәмәү мәсьәләсенә битараф булган дигән сүз түгел. Аның тагын ике-өч ел гына булса да яшәп калу омтылышы көчле була. Әмма тузган тәнендәге әгъзалары инде аның теләгенә буйсынмый. 1913 елның 26 февралендә* (* Иске стиль белән.) ул Клячкин шифаханәсенә (айга 150 сум түләп) кереп ятарга мәҗбүр була. Ләкин бер айдан аз гына артык вакыт үткәч, икенче апрельдә кичке тугызынчы унбиш минутта аның йөрәге тукталып кала.
Ул көннәрдә халык шагыйре Г. Тукай рухына багышланган бик күп шигарьләр, мәкаләләр, истәлекләр языла. Шәехзадә Бабич, аларда әйтелгән төп фикерләрне җыеп, болай диде:
Әй хөрмәтле Габдулла, ярлыкасын сине Алла,
Шигырең белән рухландырып, салдың безне ак юлга.
Г. Тукайга иҗат итү өчен язмыш тарафыннан бары сигез ел вакыт кына бирелгән булып чыкты. 1905 елда аеруча ялкынланып яза башлаган каләме 1913 елның апрелендә туктап калды. Ләкин зур талантларның гомер озынлыгы еш кына аның ничә ел каләм тибрәтүе белән түгел, бәлки үзеннән нинди әдәби мирас калдыруы белән билгеләнә.
Г. Тукай — татар шигърияте тарихында үзенә бер аерым урын тота. Ул мең еллык бу олы юлда бик тә әһәмиятле вазифа башкарырга өлгерде: урта гасырлар һәм XIX гасыр әдәбиятлары казанышларына таянып, татар сүз сәнгате үсешенең яңа дәверенә нигез салды; шигъриятебезне сәнгатьлелек ягыннан гаять югары дәрәҗәгә күтәреп, аның дөнья мәйданына чыгуын тәэмин итте.
Г. Тукай иҗаты — татар халкының йөз аклыгы ул. Мондый шагыйре булган милләт — зур, талантлы, үткәне һәм бигрәк тә киләчәге булган милләт.
1905 ел… Габдуллага 19 яшь. Шушы елны аның беренче шигырьләре басыла башлый. Әлбәттә, ул моңа кадәр дә шигырьләр язган. Чөнки мондый дәрәҗәдәге иҗади шәхеснең унтугыз яшькәчә каләм тибрәтмәве мөмкин түгел. Ул язганнарын дусларының шигырь дәфтәрләренә (шәкертләрдә андый дәфтәрләр булу гадәти хәл) бүләк итеп урнаштырган, икенчеләре исә аның үз рөхсәте белән күчереп алганнар. Габдулланың дуслары истәлекләреннән моны ачык күрергә мөмкин. Әле 1901 елда ук Г. Тукайның кызларны укытырга кирәклеге турында, надан бер мөгаллимнән көлеп, шигырь язганлыгы билгеле. 1902—1903 елларда ук «Әшгар мәҗмугасе»н («Шигырь җыентыгы»н) төзегәнлеге мәгълүм. «Мотыйгия» мәдрәсәсендә «Әлгасрел-җәдит» исемле кулъязма журнал чыгып килгән (1905 елдан, билгеле булганча, шундый исемдә басма журнал чыга башлый). 1904 елның өченче санында Г. Тукайның Әхмәтсафа исемле каләм тибрәтүче шәкертне мактап язган шигыре урнаштырылган. Аның каләме, хак сүзләр язганга, милләткә файда китерә, дигән фикер әйтә яшь шагыйрь. Болардан күренгәнчә, Г. Тукай яңа гасыр башында – 1900 еллардан ук әкренләп каләм тибрәтә башлый. Ниһаять, 1905 елда аның унлап әсәре дөнья күрә.
Аларны укып чыккач, игътибар шуңа юнәлә: яшь авторны җәмгыятьтә бара торган хәл-әхвәлләр кызыксындыра. Бу яшьтәге егет сөю, мәхәббәт, чибәр кызлар, күңел газаплары турында язса да урынлы булыр иде. Ләкин Г.Тукайның каләмен башка нәрсәләр хәрәкәткә китерә. Шуларның иң тансыгы — татар мохитендә яңа газета-журналларның пәйда булуы. Татарлар — элек-электән язулы, әдәбиятлы халык. Кайда гына килеп урнашсалар да, татарлар мәктәп-мәдрәсәләр ачканнар. Укый-яза белмәүне милләтебез иң зур кимчелекләрдән санаган. Әмма милләтнең мәдәниятлелеген күрсәтә торган тагын да әһәмиятлерәк билгеләр бар. Аның газета-журналлары, китабы, театры, башка сәнгатьләре, фәне бармы? Әмма патша Россиясе хакимияте татарларга боларны булдырырга юл ачмады, киресенчә, каршылык күрсәтте. Бөтен татар дөньясына Кырымның Бакчасарай шәһәрендә бары бер газета — «Тәрҗеман» гына чыгып килә. Мөхәррире — Исмәгыйль Гаспралы. Ул, нигездә төрек телендә булып, 1883—1918 еллар арасында, ягъни 35 ел буе бердәнбер мәгълүмат тарату чарасы иде. Вакытлы матбугатка сусаган татар зыялылары 1905 елда барлыкка килгән аз гына мөмкинлекләрне дә файдаланып калырга тырышканнар. Бер-бер артлы төрле шәһәрләрдә яңа газеталар һәм журналлар чыга башлый. 1905 елның 26 ноябреннән 1907 елның 18 маена кадәр Җаекта да Камил Мотыгый нәширлеге һәм мөхәррирлегендә «Фикер» газетасы яшәп килә. Бу Г. Тукайны бик сөендерә. Ул газетада үзенең котлавын һәм шигырьләрен бастыра. Шулай да Г. Тукайның матбугатта басылган беренче әсәре булып «Гыйлемнең бакчасында күңел ачып йөрик… » дигән юл белән башланган исемсез шигыре санала. 1905 елның көзендә яңа ел башыннан (1906 елдан) «Әлгасрел-җәдит» журналы чыга башлаячагын хәбәр иткән бер брошюра нәшер ителә. Менә шунда Г. Тукайның булачак журналны укучыларга һәм язышучыларына мөрәҗәгать хаты һәм ике шигыре дә бар. Алда телгә алынган шигырьне тулаем татар халкына мөрәҗәгать буларак та аңларга була. Анда, мәсәлән, мондый фикерләр үткәрелә:
Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен,
Мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен.
Газеталар, журналларны көннән көнгә, кат-кат күбәйтик,
Мәгариф мәйданында без, татарлар, ат уйнатыйк* (* Ат уйнатыйк — тырышыйк, шөһрәт казаныйк.).
Күрәбез, иң беренче басылган шигырендә үк ул халкыбызны мәгариф, фән өлкәләрендә уңыш яулап алырга чакыра, туган милләтенә зур өметләр баглый. Татарларның даны сигез кат күкләргә күтәрелүен тели, борынгы бабаларыбыз булган болгарлар белән горурлануын белдерә.
Әле Г.Тукай үзен шагыйрь дип исәпләми. Шигырьнең икенчесендә моңа ишарә бар:
Шигырь бабында юк бәндә мәһарәт,
Фәкать бу тугърыда кыйлдым җәсарәт…
Ягъни:
Шигырь язарга миндә осталык юк,
Тик әле кыюлык итеп кенә яздым.
Ахырда болай дип тә куя:
Намем Габдулла — Алла бәндәсемен,
Җәмигы колларың шәрмәндәсемен.
Ягъни:
Исемем Габдулла — Алла бәндәсемен,
Алланың барлык колларыннан иң оялчаны мин.
«Дустларга бер сүз» шигырендә дә, милләтнең хәлен җиңеләйтү өчен, кулга-кул тотынышып эшләргә, көрәшергә өнди. Алга киткән башка милләтләрнең хәленнән үрнәк алып, «егъла-тора алга таба атлыйк» дип өнди. «Хөррият кочагына барып керү», аныңча, үсеш, алга китү юлыннан китәргә мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен нәрсәләр эшләү таләп ителә? Иң әүвәл, Г. Тукайча, «мәдәният мәйданында урын алу», «тырышудан бушамау», безнең мәнфәгатьләрне кайгыртучы депутатлар сайлап Петербургка җибәрү, башкалада «кирәкләрне сорау». Без «дөнья оҗмахы»на керергә тиеш. Ләкин бу эшне муллаларга кушарга ярамый («дин эшендә башчы итик без аларны»), «без дөньяларны абразауный егетләргә тапшырсак, яхшы булыр».
Ләкин ул күреп тора: азатлыкны хаким катлаулар бервакытта да үз ирекләре белән бирми. «Хөррият хакында» шигырендә моны үзе дә әйтеп бирә:
Күп яшь егетләр үлде,
Мәетләр дөнья тулды,
Намнәре бакый булды
Та кыямәт тидия.
Бу әсәрендә әле шулай да шагыйрь 1905 елгы инкыйлаб ярдәмендә алынган хокукларны артыграк бәяли. Чөнки империянең хакимиятен җимерми торып, демократик тәртипләр урнаштырып булмый. Әле ул елда, билгеле булганча, патша үз тәхетендә калды. Матбугатка беркадәр ирекләр бирелү шагыйрь өчен бик олы казаныш булып тоелган, күрәсең. Бу әсәрнең шагыйрь иҗатында тагын бер әһәмияте шунда: «Фикер» газетасында әлеге шигырь астына (1905 ел, 11 декабрь) беренче тапкыр «Габдулла Тукаев» имзасы куелган.
Шулай да 1905 елдагы вакыйгаларга карата язылган иң уңышлы әсәре «Иттифак хакында» исемле шигыре булса кирәк. Г. Тукай монда халыкны иң зур көч дип тануын белдерә. Халык фетнәләренең күплеген күреп, патша киңлек бирде, дигән фикер үткәрелә. Ләкин бу әле эшнең башы гына, әлеге мөмкинлекләрдән файдаланып калырга кирәк, һәр көнне үзгәрә барган заманда йоклау тиеш түгел. Шагыйрь, ачынып, болай ди:
Кайчанга чаклы татар
Ушбу уйкуда ятар,
Бер-берсенә ут атар,
Иттифаксыз, бәдәвам.
Бердәнбер дөрес юл — иттифак, ягъни үзебезне һәм көчебезне берләштерү. Шигырь берләшергә чакыру белән тәмамлана:
Ачыйк иттифакка юл:
Ушбудыр иң тугъры юл.
Сыңгар җиңнән ике кул
Чыгарыйк без, бәдәвам.
Бу көрәш юлында эш шулкадәр күп, бер җиңнән ике кул (ягъни дүрт куллап) чыгарып тырышлык күрсәтергә кирәк.
Күрәбез, вакытлы татар матбугаты мәйданга килүгә куану һәм хөррияттә җан атып катнашырга өндәү Г. Тукай каләмен иҗатка рухландыра.
Шагыйрьнең Җаек чоры иҗаты турында сүз алып барганда, аның XIX йөз ахыры һәм XX гасырның беренче унъеллыгында татар әдәбиятының игътибар үзәгендә булган мәгърифәтчелек идеяләрен дәвам иттергәнлеген күрми булмый. 1906 елда язылган «Шәкерт, яхуд бер тәсадеф» һәм «И каләм!» шигырьләрендә шуның чагылышын күрергә мөмкин. Шул ук вакытта аларда һәм кайбер башка әсәрләрдә мәгърифәтчелекнең даими юлдашы булган үгет-нәсыйхәтчелекнең, ягъни дидактизмның булуына да игътибар итәсең.
«Шәкерт, яхуд бер тәсадеф» («Шәкерт, яки бер очрашу») шигырендә лирик герой буранлы көндә мәктәпкә баручы шәкертне очрата. Малайның өстендәге киеме тәндә җылы тотарлык түгел: итеге дә, бишмәте дә тишек-тошык. Җитмәсә, ачлыктан хәле юк, утырып-утырып ял итеп алгалый. Лирик герой, аның мондый халәтен күреп, кайгыга төшә, үзәге өзелә. Башкаларның хәленә керә белү — кешенең асыл сыйфаты. Ләкин аның бу балага матди ярдәм итәрлек чарасы юк. Аның бердәнбер мөмкинлеге — сәеррәк тоелса да, әлеге шәкерткә шигырь уку.
Бу — лирик геройның монологы. Шәкерт аның сүзләренә каршы берни дә әйтми. Аңлаганмы ул аларны — юкмы, килешкәнме аның әйткәннәре белән — юкмы, бу мәгълүм түгел. Лирик герой үзенең киңәшләре белән шәкертнең авыруын дәваладым дип уйлый. Бу аның сүзне идеаллаштыруыннан, үгет-нәсыйхәтнең көченә чамасыз ышануыннан килә.
Сәнең фәкърең — дорыр фәхрең, онытма:
Моның дик юк фаразлә кайгы йотма.
Ягъни:
Синең ярлылыгың — синең мактанычың, онытма:
Һәм мондый юк-бар уйлар белән кайгы йотма.
Ярлылык белән мактану, моның өчен горурлану, бу дөньядан ваз кичеп, ахирәткә барырга хәзерләнү мәшәкате белән генә яшәү — суфилар һәм дәрвишләргә хас сыйфат. Ләкин авторның әйтергә теләгәне шактый катлаулырак. Ул шәкертне (гомумән, әсәрне укучыны) горур булырга, күңел байлыгын арттыра барырга, бәхеткә ирешү максатында аң-белемне даими күтәрүгә ирешергә, шуның өчен үзеңне ярлы санамаска киңәш итә. Байларга ярыйм дип, кешелек дәрәҗәңне төшерүдән сакланырга үгетләве шигырьнең ахырына таба төп сызык булып әверелә. Шулай да ярлы шәкерт кемгә сыенырга тиеш соң? «Өмет ит ризкыңи рәхман рәхимдәй» («азыгыңны Алладан өмет ит»). Төп киңәше, шулай итеп, Аллаһы Тәгаләне зурлау, исеңнән чыгармау, аңа мәрхәмәт сорап мөрәҗәгать итәргә чакыру булып чыга. Ягъни, мәгърифәтчеләргә хас булганча, белем юлында тырышлык кую кешене матур, бәхетле итә, муллык юлына юнәлтә. Комсызлык кебек түбән сыйфатка каршы итеп Г. Тукай белемлелекне куя.
«И каләм!» шигырендә Г. Тукай шул ук фикерне үстерә. Каләм ярдәмендә (бу очракта белемлелек дип аңларга кирәк) туры юлга басыйк, ди. Без — әсирләр, хокуксызлар, шул ук вакытта ялкаулар. Шуңа без хурлыкта калганбыз. Әнә белемлелек Европаны күкләргә күтәрде. Ә без җиде кат җир астына төшкән хәлдә.
Күрәбез, Г. Тукай ике кыйтганы — Көнбатыш белән Көнчыгышны белемлелек, тормыштагы урыннары, үсеш дәрәҗәләре ягыннан капма-каршы куя. Милләтнең бу хәле аның язмыш китабына теркәлгәнме әллә, дип уйлана. Бу хәлдән чыгуның бердәнбер юлы — белемлелекнең кыйммәтен бәяләү, наданлыкның агу, начар нәрсә икәнен аңлату. «Караны яз кара диб һәм игътираф ит акны ак» («яз караны кара дип һәм акны ак»), ягъни каләм бары тик дөреслеккә генә тугры була ала. Аерым кешеләргә түгел, бәлки милләтнең тулаем авыруына багарга өнди. Ягъни наданлыкны гомуммилләткә хас авыру дип атый. Алай гына да түгел, барлык мөселманнар да шушы ук авыруга дучар. Бәхет һәм якты киләчәгебез синнән килер, дип, шагыйрь каләмгә зур өметләр белән карый.
Әйлә ярдәм безгә һәрдәм, и каләм, кыйл мәрхәмәт;
Дәфгулынсын (Дәфгулынсын — дәфгъ улыйсын — бетсен, китсен.) җөмлә хәсрәт, фәкър вә хәкър, мәскәнәт!
Ягъни:
И каләм, безгә һәрдаим ярдәм һәм мәрхәмәт ит;
Хәсрәт, хурлык, мескенлекләр — мәңгегә кит!
Татар милләтенең фикерен үткенәйтү, шул нигездә аны берләштерү Г. Тукайның төп гамьнәреннән берсе булып әверелә.
Моны ул төрле әсәрләрендә кайта-кайта әйтә. «Фикер» гәзитәсенә генә махсус түгел» исемле шигырендә бу теләген ачыктан-ачык белдерә:
Фикеремез тәфрикы өммәт йилләрен исдермәсен,
Исдереб, тәүхидә милләт юлларын кисдермәсен.
Ягъни:
Фикеребез халыкны таркаткыч җилләр истермәсен,
Истереп, милләтнең берләшү юлын кистермәсен.
Г. Тукай иҗатының башлангыч чорында, ягъни 1907 елның урталарына кадәр, байтак шигырьләрен төрек теленә якын итеп язган. Ул үзе дә иҗатының әлеге чорын «төрекләргә тәгълит вакыты…» дип атый, ягъни «төрекләргә иярү вакыты». Моның кайбер сәбәпләре дә бар. Беренчедән, остазы Мотыйгулла хәзрәт, үзе Мисырда укып кайткан кеше буларак, Габдуллага гаруз (шигырь төзелеше) дәресләрендә гарәп, фарсы, төрек шигырьләре кануннарын өйрәткән. Икенчедән, 1902—1903 елларда «Мотыйгия» мәдрәсәсендә бер төрек шәкерте укый. Әлеге төрек егете шигырьләр яза, аларны дусты Габдуллага матур итеп яттан укып-укып күрсәтә. «Шул шәкерт белән торган заманнарда Габдулла әфәнде төрек романнарын бик яратып укып йөри иде»,— дип яза Г. Кариев. Әмма «1907 сәнәнең соңгы яртысының башларында ул үзенең «Шүрәле»се белән нәкъ татар теленә әйләнеп китә. Аннан соң язган шигырьләренең бөтенләен диярлек татарча яза»,— дип билгеләп үтә шагыйрьнең замандашы нәшир Гыйльметдин Шәрәф.
1907 елда Казанга килгәч, ул биредә татар шагыйрьләренең, бигрәк тә С. Рәмиев әсәрләрен күпләп укый һәм татар сүзләренең шигырьдә матур яңгырашына соклана. Димәк, Казанга кайту Г. Тукай өчен халкыбыз теленә кайту да булган икән. «Без, татарлар, һаман да татарлар булып калдык»,— дип язды Г. Тукай горурланып. Бу сүзләрдә тирән мәгънә бар. Әйе, башка халыкларның әдәбиятларына сокланырга, алардагы үз күңелеңә аваздаш якларга битараф булмаска мөмкин, әмма синең әдәбиятыңны да башкалар үз итсеннәр дисәң, аны нигездә туган милләтеңнең сәнгатьчә фикерләү чаралары ярдәмендә үстерү зарур. Моны гамәлгә ашыруы — Г. Тукайның әдәбиятыбыз алдында күрсәткән тагын бер зур хезмәте.
Г. Тукайның күпчелек шигырьләренең үзеннән-үзе җырлап торуларына, ягъни музыкальлегенә игътибар итми мөмкин түгел. Көнчыгышта шигырьләрне көй белән уку гадәте элек-электән килә. Ләкин татар теленең шигърилеге, җыр сәнгатебезнең нык үскән булуы, ягъни борын-борыннан шигъри сүз белән көйнең аерылгысыз булып үрелүе — безнең үзебезнең дә табигый сыйфатыбыз. «Тукай — хәтта һәрбер авазның ритмик һәм музыкаль берәмлеген сизеп, үлчәп иҗат иткән шагыйрьләрнең иң күренеклесе. Аның шигъри телендә сүзләрнең… мәгънә эчтәлеге генә түгел, аларның эмоциональ һәм музыкаль төсмерләре дә ялтырап китте, шигъри сыгылмалылыгы… ачылды» (Г. Халит). «Тукай шигырьләренең укучыны мөсәххәр (Мөсәххәр — сихерли торган.) итә торган хосусиятләреннән берсе — аларның гадәттән тыш музыкальный булуларыдыр. Тукай шигырьләре үзләреннән-үзләре укылалар» (Гали Рәхим). Болар Г. Тукайның иң әүвәл халык авыз иҗатына, бигрәк тә җыр сәнгатенә, рух байлыгына нигезләнеп иҗат итүеннән килә. Ул болай дигән иде: «Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятыбызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр». Бу чыннан да дөрес. «Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Мәдрәсәдә мине җырчы диләр иде. Кечкенәдән үк күңелемә кереп урнашкан җырулар сөймәкемнән (Сөймәкемнән — сөюемнән.) миндә туган телемезне сөю тугъды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, мин туган телемезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр идеммени? Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!»
Әйе, Г. Тукай бик тә хаклы, балада туган телгә мәхәббәт уятуда халкыбыз җырларының әһәмияте гаять зур. Баланың нинди җыр җырлап үсүе — аның киләчәген хәл итү дигән сүз. «Халык җырларының җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен дә аларга әһәмият бирергә кирәк. Аларны югалтмаска иҗтиһад итәргә кирәк»,— дип, ул үзенең бу мәсьәләдәге төп юлын билгеләде. Ул бу эштә чын мәгънәсендә тырышлык күрсәтте. Аның, мәсәлән, «Сак-Сок» бәетен җыюга аерым игътибар иткәнлеге мәгълүм. «Мин бу «Сак-Сок» дип аталган «милли фантазиябез» хакында күп-күп кешеләрдән күп-күп истифсарларда булындым (Истифсарларда булындым — сораштым.). «Сак-Сок» бәетен беләсезме? Белсәгез, язып китерсәгез иде,— дип үтендем». Шул ук вакытта булачак шагыйрь Җаекта мәдрәсәдә укыганда УК халык җырларын җыюга дәртсенә. Җәйге ялга китүче шәкертләргә үз төбәкләрендәге әкиятләр, җырлар һәм башка халык авыз иҗаты әсәрләрен язып алып килүләрен сорый торган булган. Шул рәвешле аның «Җырлар дәфтәре» барлыкка килгән. Бу дәфтәр әле 1946 елда гына табылган һәм ул шул ук елда бастырып та чыгарылган. Анда утызга якын җырның сүзләре теркәлгән. Саф татар телендә бу җырлар Г. Тукай өчен шигъри мәктәп булгандыр дип уйларга кирәк. Биредәге җырларның стиль, образлылык, төзелеш ягыннан төрле-төрле, бай үрнәкле булуы чыннан да күңеле сүз сәнгатенә тартылган кешене сокландырмый калмый.
Шагыйрь соңыннан да халкыбызның җырларын, әкиятләрен, мәзәкләрен, табышмакларын өйрәнүгә, аларны әсәрләрендә файдалануга зур әһәмият бирде. Дөресрәге, ул халык авыз иҗатына таянды, аның эстетик фикерләвендә үзе өчен олы үрнәк күрде. Бу исә аңа халык тарафыннан үз итеп кабул ителерлек әсәрләр язарга мөмкинлек тудырды. Аның иҗатына чын мәгънәсендә халыкчанлык хас иде. Фольклорга мәхәббәт әсәрләренең телен халык сөйләменә якынайтты, образлылыгын көчәйтүгә китерде. Әнә шулай үзеннән-үзе җырлап торучы Г. Тукай теле белән халык теле аерылмас бербөтенне тәшкил итте.
Халык рухы шагыйрь әсәрләренең тукымасында бик табигый урын алды. Аның «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Туган тел» кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. Аларда һәркем үз күңелендәге хисләргә аваздашлык таба. «Туган тел» җыры исә соңгы елларда аеруча еш яңгырый. Күп кенә әдәби-музыкаль кичәләр, хәтта төрле җыеннар да шушы җыр яңгыравы белән тәмамлана.
Халкыбыз тудырган әкиятләргә нигезләнеп яңа шигъри әкиятләр иҗат итүнең матур үрнәкләрен дә безгә Г. Тукай бирде. «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык әкияте», «Шүрәле» әкиятләрен кем генә белми? «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» сатирик поэмасында да әкият алымнары отышлы кулланылган. Халык авыз иҗаты шагыйрьгә образлылыкка ирешүдә бик файдалы үрнәк булды.
Чын шагыйрь булу бервакытта да җиңел булмаган. Чөнки ихлас шагыйрь кеше дөресен җырларга тиеш. «Дөрес сүз күзгә кылыч булып кадала»,— ди халык. Г. Тукай да шагыйрьлеккә югары бәя бирә, аны «Сәмави сүз» («Күк сүзен») сөйләүче итеп күз алдына китерә. Ләкин мондый кешегә яшәве авыр булыр. Чөнки:
Явар өстеңә бөһтаннар (1) , хәсәдләр (2),
Корылыр юлыңа һәртөрле сәдләр(3).
(1) Бөһтаннар — яла, нахак сүзләр.
(2) Хәсәдләр — көнчелек.
(3) Сәдләр — каршылыклар, тоткарлыклар. («Шагыйрьгә» )
Шулай да шагыйрьлек көченә ия булган кеше куркып калмаска тиеш. Шагыйрьне төрле яктан кыссалар да, ул «күкрәк биреп каршы тор»ырга тиеш.
Уңга, сулга аумыйм, һәнүз (Һәнүз – һаман.) алга барам,
Юлда манигъ (Манигъ — тоткарлык, киртә.) күрсәм, тибәм дә аударам;
Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,
Мәгълүмдер ки, курку берлән өркү харам,
(«Бер татар шагыйренец сүзләре»)
Тормыштагы ачы-төчене язса да, шагыйрьнең нияте яхшы. Халыкның бер өлеше, әлбәттә, аны өнәп бетерми, инде аны үзгәртеп булмас, «бөкрене кабер генә төзәтә» дип кул селки. Әмма шагыйрь үзе ышана:
Бөкре түгел, төзәлергә кабер көтмим,
Тәңрем фәйзы (Тәңрем фәйзы — Ходай рәхмәте.) минем күңелемгә эз салыр.
Г. Тукайча, шагыйрь тормыш ваклыкларыннан өстен булырга тиеш. Ник дигәндә, йортта асралган кош оча алмый. Ваксынып, алтын шылтыравы астына төшсәң, шагыйрьлек таҗы мәңге сиңа булмас.
Баш имә син — зур син — бу әдна җанлылар (Әдна җанлылар — бик түбән җанлылар.) дөньясына;
Падишаһ син! Бик кирәксә, баш исен дөнья сиңа.
(«…гә» (Ядкяр))
Сәламәтлеге бетеп тәне картайса да, шагыйрьнең күңеле япь-яшь, җаны көчле булып кала. Күкрәгеңдә шигырь уты сау булганда,ул тауларны күтәрерлек куәткә ия. Күңелендә исә һәрвакыт яз гына. Ник дигәндә, аның тәненә шигырьләреннән җылы килеп тора.
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;
«Без китәбез, сез каласыз!» — дип җырлармын,
Җәсәдемне (Җәсәдемне — тәнемне.) туфрак берлә күмгәндә дә.
Г. Тукай шагыйрьлекне, аның яшәү рәвешен, күңел дөньясын, җәмгыятьтәге урынын менә шулай аңлый. Бу буш сүзләр генә түгел. Асылда ул шушы үзе әйткәннәргә гомере буе тугрылыклы булып калды. Шигъриятне ул уен-көлке чарасы итеп түгел, бәлки кешеләрне тәрбияләү, тормышны матурлау һәм җәмгыятькә тәэсир итүнең көчле коралы буларак карый.
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.
(«Сәрләүхәсез»)
Шагыйрьнең иҗаты әнә шул «ачы хәсрәт көен» көйләве белән халык күңелен җәлеп итте дә. Үзе яшәгән елларның бер генә хәл-әхвәленә, игътибарны җәлеп итәрлек бер генә вакыйгасына да Г. Тукай битараф калмый. Ул курыкмыйча өстен катлауларны, изүче сыйныфларны тәнкыйтьли, еш кына хакимиятләргә тел-теш тидерүдән дә курыкмый. Мәсәлән, ул үзенә эндәшеп, болай ди:
Яза күрмә, җитәр, артык, Тукаев, вастрок (Вастрок — төрмә.)бар бит;
Куярлар астырып дарга, ятып тор бер дә кузгалмай.
Язам, юк, туктамыйм мин һич, алардан бер дә кот чыкмай; Нидәндер җаннарым бу куркулардан бер дә сызланмай.
(«Сорыкортларга»)
Ул милләтебезнең кол хәленә сызланды, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә теләде:
Качан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарең (Бәһар — яз.)!
Качан китәр кичең, килер нәһарең (Нәһар — көндез.)? —
дип, халкы өчен яз, якты көннәр килүен теләде. Чөнки
Җөмлә фикерем кичә-көндез сезгә гаид, милләтем;
Сыйххәтеңдер сыйххәтем һәм гыйлләтеңдер гыйлләтем.
Ягъни:
Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың — минем саулык, авыруың — минем авыруым.
(«Милләткә»)
Ул үз бәхете тулаем милләт иминлеге белән генә тәэмин ителә дип инанды. Бу аның халкы белән үзен аерылгысыз бербөтен итеп каравы иде. Ул татарның бетүгә хөкем ителүенә ихлас әрнеде. Г. Исхакыйның да шуңа хәсрәтләнеп язган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән әсәрен Г. Тукайның югары бәяләвеннән без моны ачык күрәбез.
Дөрест гыйбрәт вирде безгә «Инкыйраз» нам бер әсәр,
Аһ, буны язган кеше инсан икәндер, белмәдем.
(«Мөритләр каберстаныннан бер аваз»)
Инкыйразны булдырмау аның тоткан юлларының берсенә әверелде.
Күңел белән сөям бәхетен татарның,
Күрергә шаһлыгын, тәхетен татарның.
Татар бәхете өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
(«Үз-үземә» )
Шагыйрь халыкларның тарихи язмышлары турында уйлана, шул исәптән татарның ханнарына кайгы килүенең, Сөембикә кебекләрнең елый-елый җан бирүләренең сәбәпләрен эзли һәм таба да:
Юк шул безләрдә берләшмәк;
Юк бергә-бергә гөрләшмәк,
Бер җан, бер тән булып,
Нечкә серне бергә серләшмәк.
(«Качке азан»)
Г. Тукай бик дөрес күрсәткәнчә, халык үзенең бәхетен тату, дус булганда, бер максатка бердәм барганда гына таба ала. Егерме яшьлек шагыйрь гасырыбызның беренче унъеллыгында ук хакыйкатьне ачып сала, татарның таркаулыгын зур кимчелек итеп күрсәтә. Язмышына битараф булучылардан усал итеп көлә.
Дәүләт, бәхет биргән йокы,
Милек, тәхет биргән йокы,
Безгә кирәк илла йокы,—
Йокы, йокы, йокы.
(«Йокы» )
Әлегә шагыйрьне баскан «Яшен» газетасы (1908, 3/30 сентябрь) язганча, «әгәр дә йокы шулкадәр яхшы эш булса иде, безнең татарлар күптән алга киткән булыр иде». Шуңа күрә Г. Тукай марш рәвешендә язылган шигырендә милләтне уянырга чакыра:
Тора татар! Тора татар!
Уйкудан тиз тора татар.
Тора! Тора, тора татар,
Баш күтәргән бар татар!
(«Тартар кошы сайрый»)
Бу, әлбәттә, шагыйрьнең күрергә теләгәне. Әле татарны уятырга, урыныннан кузгатырга байтак нәрсә кирәк булачагын ул аңлый. Ләкин шигърият шушы эшнең башында торырга тиешлегенә аның иманы камил.
Г. Тукай Сәгыйть Рәмиевкә язган хатында (Казаннан Әстерханга, 1911, 4 март) болай дигән иде: «Мин поэт (шагыйрь.— Ф. Г.) кына түгел, мин дипломат (Дипломат — илче; бу очракта бәхәс остасы.), политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә… » Бу сүзләр аны шәхес буларак шактый ачык күзалларга ярдәм итә. Үзе әйткәнчә, «Чү, аз гына» «шылт!» иттеме», инде аның турында ул йә шигырь, йә мәкалә белән җавап биреп бара. Мәсәлән, «Китмибез!» шигыренең язылу сәбәбе бик гыйбрәтле. Милли төбәкләрдән килгән мөселман депутатлары Дәүләт думасы утырышларында үз халыкларының авыр тормыш хәле, мәктәпләрнең мөшкеллеген әйтеп чыгышлар ясыйлар. Ләкин уң депутатлар һәм реакцион матбугат мөселманнарның бу хәлен аңларга теләмиләр, киресенчә, «әгәр сезгә Россиядәге тәртипләр ошамаса, Төркиягә китегез» дип кычкырыналар. Г. Тукай моңа каршы «Китмибез!» шигыре белән җавап бирә. Безнең хәлне солтан җиренә, ягъни Төркиягә китү юлы белән яхшырту мөмкин түгел. Чөнки һәркем үз туган җирендә бәхетле тормыш: төзергә тиеш. Ә безнең ата-бабаларыбыз күп гасырлардан бирле шушы җирләрдә яшәгән. Безне бу җиргә кодрәтле Тәңребез үзе бәйләгән, монда туганбыз, димәк, әҗәлебез дә биредә булырга тиеш. Безнең бөек максатыбыз — ирекле мәмләкәт (дәүләт) булдыру. Шагыйрь сүзен Думада безне Төркиягә куарга теләгән депутатларга аларның үз телләрендә мөрәҗәгать итеп тәмамлый. «Если лучше вам, туда сами пожалте, господа!», ягъни «Анда яхшырак икән, үзегез шунда рәхим итегез, әфәнделәр!»
Бу теманы шагыйрь «Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре» дигән шигырендә дә дәвам иттерде. Билгеле булганча, 1613 елда Россиянең патшасы итеп бер бай бояр гаиләсенең уналты яшьлек улы сайлана. 1913 елда шушы нәселнең патшалык итә башлавына 300 ел тулу көне бик зурлап бәйрәм ителә. Г. Тукай шушы уңай белән татар халкының тарихын һәм аның язмышын күз алдыннан уздыра. Төньяктан, ягъни Россия дәүләте башкаласы тарафыннан, болыт күренсә (бу очракта берәр хәбәр килсә дип аңларга кирәк), без өметләндек, безгә бәхет китерүче хәбәр түгелме, «мәңге михнәт, мәңге рәнҗешләр кичәр» (ягъни бетәр) дип уйладык. 1552 елдан бирле рус дәүләте кул астында узган 361 елны Г. Тукай, күргәнебезчә, әнә шулай «мәңге михнәт», «мәңге рәнҗешләр чоры» дип атый. Аның бетүенә өмет итә. Тәхеткә утыруларына өч йөз ел тулу бәрабәренә, бәлки, халыкка җиңеллек китерә торган «Мөнафис» («Манифест») чыкмасмы дип көтә. Ләкин ул өметләр акланмый. Шагыйрь мәсьәләне кискен итеп куя:
Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?
Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук!
Әсәрнең «…халык өмидләре» дип исемләнеп тә, әнә шулай «күзләре җиңеллек эзләп тилмерүче»ләрнең һаман әүвәлге хәлендә калулары бәян ителү күңел төшенкелеге тудыра. Мәдхия, ягъни мактау рәвешен алырга тиешле шигырь халык кайгысын, хәсрәтен гәүдәләндерүче, шушы хәлгә патша династиясен (нәсел-нәсәбен) гаепләүче документка әверелә. Бер сүзе белән, әгәр тели икән, мең колны кичерергә, бер ишарә белән мең җинаятьне бетерергә сәләтле хакимияткә ия патшаның җиңеллек китерүче әмерен көтү буш хыял гына. Г. Тукай моны белә, ләкин әле ул патшадан йөз чөереп бетермәгән, һаман көтә.
Зур «мөнафис» берлә җанлансын халык,
Бар моңын, барлык зарын өстән салып (Өстән салып — өстеннән алып ташлап.).
Бу шигырь 1913 елның февралендә, шагыйрьнең үләренә ике ай вакыт калгач язылган. Бу аның гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган халкы турында сызлануын күрсәтә. Г. Тукайның шәхси тормышы белән туган халкы язмышы бертөсле иде. Татар халкының инкыйраз юлына атлаганын шагыйрь күрде. Бу һәлакәттән котылу юклыгын күрү аны хәсрәтләндерде. Ул тормышка җайлашмады, өстен катлаулар, түрәләр алдында баш имәде. Нәрсә уйлаганын һич рияланмыйча үткен итеп әйтеп бирә барды. Ул үзенең шагыйрьлек вазифасын әнә шулай намусы кушканча башкарды. 1913 елның мартында ул, гомеренә йомгак ясап, болай дип язды:
Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым,
Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым.
Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч — шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакъли алмадым.
Шагыйрьләргә хас булганча, Г. Тукай интим лирикага да иҗатында урын биргән, ягъни мәхәббәт хисләре белән янган лирик геройның хисләрен дә сурәтләми калмаган. Дөрес, андый шигырьләр аңарда әллә ни күп түгел. Ул мондый шигырьләрендә («Ифтирак соңында», «Гыйшык бу, йа!..», «Дәрдемәнд дәгелмием?», «Мәхү идәрмисән») Көнчыгыш шигъриятенең газәл һәм Көнбатышның элегия жанрлары үзенчәлекләрен табигый итеп үрә. Ягъни аның мәхәббәт турындагы шигырьләре сөйгәненең гүзәллеген матур эпитетлар белән җырлауга гына кайтып калмый, бәлки гашыйк булуның ләззәтле газабын, хәсрәтле нәтиҗәләрен күрсәтүгә дә хезмәт итә.
«Ифтирак соңында» («Аерылышу соңында») әсәрендә лирик геройның кулына шигырь язар өчен этәргән сәбәп — сөйгән яры белән аерылышу дип турыдан-туры әйтелә. Сөйгәне белән бергә чагында шигырь язмаган, хәзер исә каләм тибрәтергә һәвәсләнгән (һәрнәрсәнең кадере аны югалткач арта). Шул сәбәпле бу шигырьнең нигезенә сагыш хисенең салынганлыгына алдан ук укучы күңеле көйләнеп куела. Шулай итеп, әсәрне кабул итүче лирик геройга теләктәшлек итә, аның хисләренең чынлыгына ышана. Менә болай дип бары ихлас гашыйк кеше генә әйтә ала:
Бетте, вәйран улды шимди асеманым һәм зәмин;
Дөньями, гокъбами екъдым яэс вә хирманыңлә бән.
Ягъни:
Күгем дә һәм җирем дә вәйран булды, инде бетте,
Җуйдым дөньям, ахирәтем — чөнки син ташлап киттең.
Шушы ук хисләр «Дәрдемәнд дәгелмием?» («Хәсрәт чигүче түгелме мин?») шигыренә дә уртак.
Көл, инан, ханым әфәндем, дәрдемәндем бәндәңез;
Нәм сәнең — кальбем, вә кәндем мөштәраем нәйләем?
Гакълыма һич кәлмәде гомремдә сәндин ма гадә,
Чөнки амалеңдә мәмлү бер сәраем, нәйләем?
Ягъни:
Кил, ышан, ханым әфәндем, бәндәгез бу — дәрдемәнд;
Күңелем дә, үзем дә сиңа сатылганмын, ни эшлим?
Уема да килмәде синнән бүтән гомремдә бер,
Ни эшлим, сиңа ашкыну дәрте моңлы күңелемдә гел.
Әйе, лирик герой хаклы. Мәхәббәт хисе — олы хис. Ул кешенең бөтен барлыгын биләп ала, аны матурлый, затлы итә. Аннан башка яшәү яме шактый тонык булыр иде. Шуңа күрә гашыйк булган затны югалту кеше өчен күңел газаплары алып килә. Менә ни өчен әсәрнең исемен дә шагыйрь «Хәсрәт чигүче түгелме мин?» дип куйган да. Шигырьне укып чыккач, без, чыннан да, лирик геройның шактый моңлы күңел дөньясы белән танышабыз.
«Мәхү идәрмисән?» («Юк итәрсеңме?») шигыре Көнчыгыш шигъриятенең мәхәббәт лирикасын хәтерләтүе, гашыйк шагыйрьнең гүзәл кызга булган хисләренең самимилеге белән укучының күңелен иркәли. Ул Җәмиләдән (гүзәл кыздан) мәрхәмәтле булуын, йомшак күңел күрсәтүен сорый, ялвара. Инде бу шигырьдә шагыйрьне иҗатка рухландыручы көч — хис. «Гыйшкыңызда бунча әшгар сөйләдем» («Сезне сөюдән күп шигырь сөйләдем») ди ул. Бу инде Йосыф-Зөләйха, Таһир-Зөһрә, Хөсрәү-Ширин мәхәббәтләрен хәтерләтә. Ике гашыйкның кавышуны яки аерылышырга мәҗбүр булуны яшәү белән үлемгә тиңләүләренең Көнчыгыштагы мәхәббәт шигъриятендә сөюнең көчен күрсәтү чарасы буларак кулланылуы яңалык түгел. Г. Тукай да моны үзенә үтемле сәнгать чарасы итеп ала.
Дәрдемә дәрман бәнем вар: йә әҗәлдер, йә висаль;
Буйларың һәрберсе мәмнүн әйләйүр бу саили.
Ягъни:
Дәртемә минем дару бар: йә үлем, йә кавышу;
Боларның һәрберсе бу сораучыны шатландырыр.
Г. Тукай, мәхәббәт турында язганда да, җирдән аерылмый, серлелеге белән ымсындырып торган күккә ашмый. «Хур кызына» шигырендә ул оҗмахтагы хур кызының гүзәллегенә соклану ихтималын белгертеп, аны:
Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың;
Матурларның матурыннан матурсың,—
дип бәяләсә дә, «шулай да җир кызы синнән сөеклерәк» дигән нәтиҗә ясый. Әйе, оҗмах кызы матурдыр да бит, ләкин кайда ул? Бармы ул? Ә җир кызы менә монда, янәшәдә. Аны күрергә, гүзәллегенә сокланырга, сүзләрен тыңларга, икәүдән-икәү калып сөйләшергә дә мөмкин. Ул аңлаешлырак, якынрак, шуңа күрә, шагыйрь әйтмешли, сөеклерәк тә. Күрәбез, Г. Тукай борынгы шигъриятебездән килә торган бай мәхәббәт лирикабызга да кыйммәтле өлеш керткән, аны үз аңлавы һәм хисләре белән баеткан.
Шагыйрь булып җитлегү чорында Г. Тукайның төрки һәм башка Көнчыгыш әдәбиятларыннан үрнәк алуы, алардагы үзе кирәк дип тапкан байтак якларны иҗади кулланганлыгы турында инде сез беләсез.
Мәдрәсәдә укыган Г. Тукай, әлбәттә, иң әүвәл Көнчыгыш шигърияте белән азыклана. Фирдәүси, Хәйям, Низами, Хафиз, Физули кебек борынгы шагыйрьләрнең әсәрләрен яхшы белә. Шул ук вакытта Габделхак Хәмид, Намыйк Камал, Тәүфыйк Фикрәт, Җәлил Мамедкулизадә, Галиәкбәр Сабир һәм башка төрек, азәрбайҗан шагыйрьләре иҗатына аеруча игътибар итә. Рус әдипләре һәм шагыйрьләре А. Пушкин, М. Лермонтов, Н. Некрасов, Л. Толстой һәм башкалар иҗатын да ул үзенә өлге итеп ала. Шекспир, Байрон, Шиллер, Гете, Һейне әсәрләрен укып дулкынлана. Димәк, Г. Тукай — Көнчыгыш һәм Көнбатыш әдәбиятлары тәэсирен нык тойган шагыйрь. Көнчыгыш әдәбиятында гасырлар буена килгән романтизмны Көнбатышның кырыс реализмы белән бергә үрү аның әсәрләрендә яңа сыйфат билгеләре китереп чыгара. Шагыйрьнең «Көзге җилләр» шигырен алыйк. «Җил җылый» сүзтезмәсе белән тудырылган хисси чолганыш әсәрнең нигезен барлыкка китерә. Табигатьнең кеше күңеленә бәрабәр итеп, үтә нечкәртелеп сурәтләнүе — романтизм билгесе. «Җил җылау» шигырьдә кабатланып килә, димәк, хисләрне үткенләндергәннән-үткенләндерә. Халык язмышы өчен борчылу — шушы моңны, хисне китереп чыгарган төп сәбәп. Автор, хисне көчәйтү өчен, гипербола куллана: көзге җил елавы бөтен ил елавына әверелә, алай гына да түгел, Җир-ана елый. Җан алучы фәрештә Газраилнең гомуми елауга кушылуы романтизм буяуларын тагын да куертып җибәрә. Бу бетмәс елауларның сәбәбе — ач үлемнән курку, димәк, үтә реалистик (ягъни чынбарлыктан килеп чыга торган) сәбәп. Шагыйрь, ачлык афәтенең күпчелеккә кагылганын күрсәтү өчен, «тәкбир елый» дигән образлылыкмы да китереп кертә. Корбан бәйрәменә мөселманнар бергәләп (күп-күп булып) Аллаһы Тәгалә исеменә тәкбир әйтеп баралар. Бу очракта әлеге тәкбир дә, шагыйрьчә, елау булып ишетелә. Моны бары тик Көнчыгыш шагыйре (дөресрәге, ислам дине вәкиле) генә шулай табигый чагылдыра ала. Менә болар ике мәдәният уртасындагы татар әдәбиятының, яңа төсмерләр тудырып, өченче — үзенә күрә бу икенең кушылмасын тәшкил иткән — мәдәният барлыкка китерүен күрсәтә. Моңа тагын Көнчыгыш шигъриятенең аерылгысыз юлдашы булган газәл, мәдхия, касыйдә жанрларының Г. Тукай иҗатында үтәгән хезмәтләре үзгәрүен дә өстәргә була.
Газәл мәхәббәт турында җырлау өчен кулланылып киленгән. «Яшьләр» әсәре, мәсәлән, газәл кануннары белән язылган. Ләкин шигырь тулысы белән иҗтимагый тормыш турында уйланулар, борчуларга корылган. М. Лермонтов үзенең мондыйрак әсәрләрен думалар дип атаган иде. «Өзелгән өмид» исә — газәл һәм элегия жанрлары мөмкинлекләрен бергә кушу үрнәге. Фәлсәфә итүгә, өстен көчләрне һәм югары катлауларны мактауга хезмәт иткән касыйдәләрне дә Г. Тукай җәмгыятьтәге явызлыкларны фаш итүгә, публицистика максатларында файдаланды.
Башка әдәбиятлардан ул сүз сәнгатенең асылы, аның үзенчәлекләре, сурәтләү чаралары, тормышка һәм чынбарлыкка мөнәсәбәте кебек якларын өйрәнде. Боларны белү һәм үзләштерү һәм инде, әлбәттә, татар шигъриятенең үзенчәлекләрен, эчке кануннарын сизгер тою, табигый талант һәм армый-талмый хезмәт итү аңа тиз арада әдәбиятыбызда олы шагыйрь булып җитешергә ярдәм итә. Иҗаты туган халкының омтылышларына, зәвыгына туры килгән әдәбият әһеленең башка милләт вәкилләре тарафыннан да сөелеп укылуы бик табигый. Чөнки үз халкын дулкынландыруга ирешмәгән шагыйрь башка милләт укучыларының күңелен кузгата алмый. Г. Тукай исә егерменче йөз башында иң күренекле сүз осталарының берсе булып танылды.
Бөек шагыйребез әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүнең матур үрнәкләрен биргән Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Семен Липкин болай дип яза: «Габдулла Тукайның иҗаты белән күп еллар буе танышып киләсең һәм кинәт аның байтак кына әсәрләренең традицион көнчыгыш строфикасы белән — ике юллы шигырь итеп язылганын яки газәл формасында булуын күрәсең… Тукай шигырендә канның җанлы тибеше сизелеп тора, ул — тормышның үзе. Шулай итеп, поэзиядә могҗиза туа: эчтәлекнең гаҗәп яңа булуы аркасында безгә форма үзе дә инде өр-яңа булып тоела».
Казакъ әдибе Мохтар Ауэзов татар шагыйренең иҗатын бик яхшы белгән һәм яраткан. Билгеле булганча, «Туган тел» шигыренең менә бу дүртенче строфасын күп еллар буена китапларда бастырмадылар, имеш, анда Ходай турында искә алына:
И туган тел, синдә булган
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
Әткәм-әнкәмне, Ходам.
М. Ауэзовның моңа бик ачуы килә торган булган. — Нишлисез сез,— дигән ул,— мин ул шигырьне бала чагымнан ук яттан беләм. Ничек инде соңгы ике юлны кисәсез?! (Башта бу шигырь ике юлга сузылып язылып йөртелгән.)
Үзбәкләр Хәмзә Хәкимзадә, Гафур Голәм, таҗик Садретдин Айни, азәрбайҗанлы Сөләйман Рөстәм, төрекмән Берды Кербабаев, казакъ Җакан Сыздыков, чуваш Педер Хузангай һәм башка каләм осталары күңелендә әдәбиятка мәхәббәт Г. Тукай әсәрләре ярдәмендә барлыкка килгән. Бу турыда алар үзләре болай дигәннәр:
«Тугандаш татар халкының бөек җырчысы Габдулла Тукайның ялкынлы, самими шигырьләре йөрәгемә тирән кереп урнаштылар. Ул барлык тугандаш республикалар шагыйрьләре өчен дә кадерле һәм газиз». (Сөләйман Рөстәм)
«Казакъ халкы Тукайның шигырьләрен сокланып тыңлый, яратып укый… «Шагыйрь» исемле шигырен, думбра белән көйләп, күп кенә егетләрнең яттан җырлаулары әле дә хәтеремдә саклана. Казакъ егете, думбрасын чиртеп,
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Гаараилне күргәндә дә:
«Без китәбез, сез каласыз!» — дип җырлармын,
Җәсәдемне туфрак белән күмгәндә дә,—
дип җырлаганда күп кенә казакъ картларының: «Гаҗәеп акын… Тагын да кабат җырла әле җырыңны!.. Тамаша акын!» дигәннәрен үз колагым белән күп тапкыр ишеткәнем бар. Барлык шагыйрьләр арасында Габдулла Тукай минем үрнәк алган зур остазым булды. Элегрәк заманнарда казакъ-татар мәктәпләрен, уку өйләрен «Габдулла Тукай исемендәге мәктәп», «Габдулла Тукай исемендәге уку өе» дип атау гадәткә кергән иде. Мин дә «Габдулла Тукай исемендәге» мәктәпләрнең берсендә (Күкчәтау шәһәрендә) укыдым. Казакъ халкының бөек улы, зур фикер иясе һәм шагыйрь Абай әсәрләре белән беррәттән без Тукай шигырьләрен дә ятлый, комарланып укый идек». (Җакан Сыздыков)
«Мин ул шигырьне (сүз «Шагыйрь» әсәре турында бара) сүзен сүзгә диярлек яттан беләм. Яшәүнең үлем өстеннән тантана итүе минем, аңымны киңәйтеп, күңелемдәге иҗат тойгысын көчәйтеп, тормыштагы урынымны билгеләде». (Педер Хузангай)
«Урта Азия халыкларының, шул җөмләдән төрекмән халкының да, әдәбияты үсүендә татар әдәбиятының хезмәте күп, һәм олы Тукайны да, Ибраһимовны да мин үземнең остазларым дим». (Берды Кербабаев)
«Г. Тукайны фәкать татар халкының шагыйре дип кенә әйтү җитми. Тукай — үзбәк халкы арасында билгеле һәм танылган шагыйрь. Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимовның теле үзбәк һәм казакъларга якын һәм җиңел аңлашыла». (Гафур Голәм)
«Габдулла Тукай уйгур халкының сөеп укый торган шагыйре генә түгел, бәлки әдәбиятыбызның үсеп, камилләшүенә лаеклы өлеш кушкан мәшһүр татар шагыйредер». (Уйгур галиме Г.Сәгъдеваккасов)
Менә бу өзекләрдән күренгәнчә, Г. Тукай үзе дә күп кенә халыкларның язучылары өчен остаз булган, аның иҗаты аларга үрнәк булып хезмәт иткән.
Г. Тукай иҗатының зурлыгы, аның шигъри әсәрләрендә генә түгел, бәлки тәнкыйть һәм әдәбиятка, тарихка караган фәнни хезмәтләрендә дә күренә. Ул үзенә кадәрге шагыйрьләр иҗаты белән яхшы ук таныш булган һәм аларга карата шәхси мөнәсәбәтләрен дә әйтеп барган. Мәсәлән, «Шигырьләребез» (1907) дигән мәкаләсендә Габделҗәббар Кандалый шигырьләрендәге «әдипкә һәм әдәбиятка хилаф җирләре» булуга игътибар итсә, «Суфи Аллаһыяр вә Утыз Имәни хәзрәтләре… назымлырак шигырь сөйли белмешләр исә дә, тик тәсаувыф бабында (суфилыкка бәйләнешле.— Ф.Г.) гына сөйләгәннәр. Әгәр ул әфәнделәр дөньяга вә аның халкына да бераз илтифат итеп дөньядан киткән булсалар, хәзерге көндә исемнәре тагы да артык хәер илә зикер ителер иде» дигән нәтиҗә чыгара. Ә инде Мифтахетдин Акмулла хакында: «Аның шигырьләренә бик күп тәгассыб (искелек.— Ф. Г.) катнашкандыр, һәм дә безнең татар рухына, татар халкына бер дә тәэсире юктыр, шигырьләреннән тик казакъ исе, күчмә халык исе чыгып торадыр»,— дип куя.
Әлбәттә, әлеге шагыйрьләргә бирелгән бу бәяләр белән бәхәсләшергә мөмкин, әмма шунысы мөһим: Г. Тукай аларның әсәрләрен белгән генә түгел, бәлки сәнгатьчә эшләнешләре, эчтәлекләре һәм башка хасиятләре ягыннан тәфтишләп өйрәнгән. Егерменче гасырның беренче унъеллыгында аеруча күп язган Мәҗит Гафури һәм Нәҗип Думавиларны «ике бөек шагыйрьләребез» дип атавы да аның үз чоры әдәбиятыннан бик яхшы хәбәрдар булганлыгын һәм каләмдәшләренең уңышына сөенеп яшәгәнлеген күрсәтә.
Шагыйрь татар әдәбиятында тәнкыйть булырга тиеш дип карады һәм бу фикерне менә болай дәлилләде. Башка хезмәт белән шөгыльләнгән кеше басылып чыккан барлык әсәрләрне дә укып бара алмаска, укыганда да өстән-өстән генә күз йөгертеп узарга мөмкин. Шуның өчен ул «иң яхшы һәм мәгънәле» юллардан буш, берни дә бирми торган урыннарны аерып бетермәскә дә мөмкин. Г. Тукай заманында исә татар телендә китаплар күп чыга. Шуның өчен аларны әйбәтләп укып, җитешле-җитешсез якларын аңлатып баручы махсус укымышлылар-тәнкыйтьчеләр кирәк. Басылган әсәрләр арасында укучылар өчен зарарлылары да булуы ихтимал. Китаплар, нур һәм мәгълүмат тарату белән бергә, томаналык вә әхлаксызлык алып килергә дә мөмкиннәр. Кайбер укучылар үзләренең зәвыкларына туры килүче әсәрләрне таба алмый йөриләр. Бигрәк тә яшь кешегә «яхшы рисалә табу борчак басуы өстендә бер билгеләнгән борчакны табу кадәр читендер. Әгәр бер рисаләне укып та, тиз генә тәнкыйтен дә табып алса, аңар бик уңай буладыр».
Шул ук вакытта Г. Тукай тәнкыйтьчегә зур таләпләр дә куя. «Тәнкыйть итүченең дә кем очрады шул булуы тагы ярамыйдыр». Тәнкыйтьче булу өчен, аның ышануынча, «әлбәттә, үзләре дә әдәбият галәмендә күп ат уйнаткан тәҗрибәле вә әхлаклы адәм булуы» таләп ителә. Чөнки шәхси файданы күздә тотып тәнкыйть итүчеләр дә күп. «Җәмәгать фикере белән уйнарга ярамый»,— дип кисәтеп тә куя бөек шагыйрь.
Күрәбез, Г. Тукай тәнкыйтьнең асылы, бурычлары, ул өлкәдә эшләүченең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында дөрес һәм урынлы сүзләр әйткән. Мәсәлән, шул чордагы барлык язучыларның һәм журналистларның иҗатына тискәре бәя биргән берәүгә Г. Тукай болай дип җавап бирә: «Сез охшашы күрелмәгән бер бөек кеше икәнсез… Ярый, язучылар, Сезнеңчә, начар һәм яраксыз кешеләр булсыннар, ләкин Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез? Милләтнең хәзергесе һәм киләчәге өчен файдалы чәчмә яки тезмә берәр нәрсәгез бармы? Күрсәтегез, бер тапкыр тикшереп карыйк та, башкаларның язганнары бөтенләй ташлансын, онытылсын… Һәр язучының үзенә бер… тоткан юлы бар; шуңар күрә аларны тәнкыйтькә ашыкмаган булсагыз да ялгыш булмас иде. Һәр язучы… каләмен чылбырлап куйса, …кемнәр язар? Сезгә тәнкыйть итәргә нәрсә калыр?
Без: «Бу шигырь барлык кимчелекләрдән пакь»,— дип язмадык лабаса! Без культура дөньясының әлифбачысы гына әле. Айлар, еллар үтәр, әлифбадан үтеп, югары күтәрелербез». Күрәбез, бөек шагыйрь барлык китапларны, әсәрләрне бер селтәнүдә юкка чыгару ягында түгел, мондый карашта торучыларны сабырлык белән тәрбияли. Башкаларны тәнкыйть итәргә алынган кешенең моңа хакы булырга тиеш. Бары тик үзе әдәбиятыбыз үсешенә каләме белән ярдәм иткән шәхес кенә төпле сүз әйтә ала. Аның шагыйрь, язучы, драматург булуы мәҗбүри түгел. Әнә В. Белинский, Н. Добролюбовлар рус әдәбиятында бары тик тәнкыйть хезмәтләре язу белән генә шөгыльләнгәннәр. Димәк, сүз сәнгатенең үзенчәлеген нечкә тоеп, гадел эш итүче тәнкыйтьче әдәбиятның абруйлы әһеле була ала. Әсәрнең үзеннән чыгып түгел, бәлки теге яки бу язучыга шәхси мөнәсәбәт буенча тәнкыйть хезмәтләре язучыларны Г. Тукай «Мөнтәкыйд» («Тәнкыйтьче») шигырендә дә чыбыркылады:
Җил тегермәнен күрә дә: «Аһ, суы юк!» — дип куя,
Су тегермәнен күрә дә: «Пары, буы юк!» — дип куя.
Ул тота ат койрыгын да: «Бу — озын сач!» — дип куя,
«Тик нигә башта түгел, тәнкыйтькә мохтаҗ!» — дип куя.
Һәр язучы иң әүвәл үз-үзенә, шәхси иҗатына карата тәнкыйть белән карарга тиеш. Г. Тукай шундый иҗатчы иде. 1913 елда ул «Уянгач беренче эшем» дигән мәкалә яза. Үзенең җиде ел буе иҗат иткәннәрен күздән кичерә, йомшак, җитәрлек дәрәҗәдә сәнгатьчә язылмаган дип уйлаганнарын «чүп» дип атый. Шул «чүпләр»не бүлмәсеннән чыгарып ташлый. «Бүлмәдә,— ди ул, — «үз сөйгәнем», «үз сөйгән шигырьләрем» генә калдылар». «Рухани бүлмәмне бертөрле тазартырга вакыт эзли идем вә һаман Алла юл ачар әле дип өмидләнә идем. Менә Алла юл ачты, «бүлмә» себерергә бушадым. Себереп тә чыгардым. Әй, җир йөзендәге терек баласы, галимме син, хакимме син, падишаһмы син, теләнчеме син, инде мин сине өемә кертергә оялмыйм, инде син кем буласың да, мин сиңа такмак китабымны мәгаль ифтихар (Мәгаль ифтихар — мактана-мактана.) һәдия итә алам. Тиз арада, …үзем яраткан шигырьләрдән җыеп, 400 сәхифәле (Сәхифәле — битле.) зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга чыгарырга карар бирдем». Бу — үз иҗатыңа гаять җаваплы карауның гыйбрәтле мисалы. Әлеге сүзләрдән күренекле шагыйрь Сибгат Хәким мондый нәтиҗә ясый: «Тукайның мәкаләсендә шагыйрьләрне уйландыра торган нәрсәләр күп. Тукай, моңа хәтле язганнарын тәнкыйть аша үткәреп, яхшыларын начарларыннан аера… Менә үз-үзеңне тәнкыйть нинди була икән.
Тукайдан өйрән дә өйрән…»* (* С. Хәким. Яшә, борчулы җаным! Казан: Татар. кит. нәшр.— 1988.— 426 б.)
Бөек шагыйребез замандашлары Г. Камал, М. Гафури, С. Рәмиев, С. Сүнчәләй, Н. Думави, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый иҗатларына карата фикерләрен белдерә. Аларның әсәрләрендә үзен канәгатьләндергән яклар турында кинәнеп язса, кимчелекләрен, Г. Тукайга хас булганча, кылычтан үткен теле белән камчылый. Мәсәлән, М. Гафуриның «Кызларга махсус милли шигырьләр», «Ирләргә махсус милли шигырьләр» язуын килештерми, аларны «милләткә файда урынына зарар» дип бәяли. Ләкин бары тик әдәбият мәнфәгатен кайгыртып язылган мондый тәнкыйть хезмәтләре Г.Тукайга бу каләмдәшләренең күпчелеге белән әйбәт, кайберләре белән хәтта дустанә мөнәсәбәт сакларга комачаулык итми.
Әдәбиятыбыз үсешенә чын-чынлап киртә булып торган ул вакыттагы рәсми идеологиягә һәм цензорларга карата да усал-усал сүзләр яудыра. «Цензор белән он иләүче хатын арасында аерма шул гына: берсенең иләге төбендә эшкә ашмаганрак нәрсәләр кала, берсенекендә иң кадерле нәрсәләр генә кала». Ягъни язучының ихлас язган, шуның өчен үзенә дә кадерле тоелган фикерләрен яки әсәрләрен цензор дигән сакчы матбугатка үткәрми, сызып ыргыта. Шуңа күрә Г. Тукай ачынып: «Кызмагыз, мәйданга чыкса чүпләрем»,— дип әйткән дә. Күренә ки, халык шагыйре тәнкыйть өлкәсендә дә туры сүзле, гадел, аяусыз, таләпчән булган, бигрәк тә үз-үзенә ташламалар ясамавы аның шәхесенә карата ихтирам уята.
Г.Тукай үз иҗатына укучылар, гомумән, җәмәгатьчелек битараф булды дип әйтә алмагандыр. Чөнки һәр әсәре, китабы җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә, аларны укыйлар, язганнары белән килешәләр яки бәхәсләшәләр авторын мактыйлар, ачуланалар, аның белән ызгышалар.
Г. Тукайның «иң беренче тәнкыйтьчеләре», әлбәттә, рәсми хакимиятләр була. 1911 елның 26 ноябрендә, мәсәлән, матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитеты Петербургка — Баш идарәгә шикаять җибәрә. Анда Г. Тукайны кайбер әсәрләре өчен җинаять җаваплылыгына тартырга кирәклеге әйтелә. «Казан чиновниклары… «Китмибез!» шигыре өчен 104 статья 3 пункт, «Хөррият хакында» шигыре өчен 129 статья 2 пункт, «Тавыш хакында», «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр» шигырьләре өчен 129 статья 6 пункт буенча шагыйрьнең гаепле булуын күрсәтеп»* (* «Казан утлары».— 1983.— № 4.— 169 б.) язалар.
Ә.Сәйдәшев дигән кеше, «Фикер» газетасында (1906 ел, 3, 21 июль) Г. Тукайның «Алай-болай» исемле мәкаләсе басылгач, газетаны судка бирә. Газета нәшире Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин бу материалларның авторы Г. Тукай булуын яшерә һәм ялгызы гына суд каршына баса. Аны ун көнгә полиция участогына ябарга хөкем итәләр* (* Шунда ук, 164—173 б.).
XX йөз башында төрле социаль катлауларның ихтыярын чагылдырган вакытлы матбугатның ниндие генә булмый? Һәрберсе Г. Тукайның иҗатына үз мәсләгеннән һәм мәнфәгатеннән чыгып бәя бирә. Иҗат кешесе өчен үзең ныклап инанган кыйблаң булу бик мөһим. Бары тик шул вакытта гына, сине бер ярдан икенче ярга тайпылдырырга тырышучыларга бирешмичә, тоткан мәсләгеңә туры барырга мөмкин. Г. Тукай исә туган халкының алга китүен, аның бүген бәхетле көн итүен, киләчәге тагы да яхшырак булуын теләде. Шуларны кайгыртып язган шагыйрь үзенә бик күп теләктәшләр тапты, шул ук вакытта дошманнар да җыйды.
Тәнкыйтькә куела торган төп таләп — гаделлек. Бары шул сыйфатка ия булганда гына ул үзенең бурычын үти ала. Ф. Әмирханның шагыйрь Г. Тукай иҗатын өйрәнүгә багышланган мәкаләләре әсәрләрне эстетика кануннары буенча бәяләүнең матур үрнәге булып торалар. Шагыйрьнең өченче шигырь дәфтәрен бәяләүгә багышланган «Габдулла Тукаев шигырьләре» («Әльислах», 1907, 3 декабрь) дип исемләнгән мәкаләдә ул җыентыкта иске төрек теле белән язылып, гарәпчә, фарсыча, азәрбайҗанча, тагы әллә нәрсәчә телләреннән корылган шигырьләре дә күплегенә эче пошуын белдерә дә, саф татарча тел белән, халык арасында яши торган хыялый хикәягә нигезләнеп иҗат ителгән «Шүрәле» поэмасына югары бәя бирә. Әдәбият сөючеләргә һәм барлык шәкертләргә мәҗмуганы дикъкать белән укып чыгарга киңәш итә. Шагыйрьнең дүртенче дәфтәренә карата язганда («Әльислах», 1908, 9 февраль) Ф. Әмирхан каләмдәшенең әсәрләрен туган телебездә иҗат итүенә сөенүен белдерә: «Бу икенче мәҗмуга да… гүзәл шигырьләр белән тутырылган»,— ди ул. «Китмибез!», «Ишек бавы», «Хөррият хакында», «Бер шәехнең мөнәҗәте», «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр», «Рәсемгә ишарә», «Бер газета идарәсе хәленнән», «Көз» исемле шигырьләрне аерып күрсәтә. Шул ук вакытта тәрҗемә итеп язылган «Охшату» һәм «Мужик йокысы» әсәрләренең бу җыентыкта урын алырга тиеш түгеллеген дә әйтә. Беренчесенең тупас теленә игътибар итсә, икенчесеннән тормышны җитәрлек белмәү күренеп торуын искәртә. «Мал юк дип зарланма, үзеңнән күр аны» дигән шигырьләрнең мәгънәләре берлә Россия җир тарихын вә сәясәтен белгән кешеләр канәгать итмәячәктер»,— дип куя. Ф. Әмирхан мәкаләне шагыйрь алдына бурыч кую белән тәмамлый: «Моннан соң Габдулла әфәндедән: халис (Халис — чын, саф.) татар телендә язылган озын-озын поэмалар көтәбез. Татар теленең (дикъкать итегез! Төрек түгел) аз булса да алга атлавы өчен, мотлак куәи шигърияле (Мотлак куәи шигърияле — талантлы.) затларыбызның тәсанныгсыз (Тәсанныгсыз — чын-чынлап, ясалмалыксыз.) татар булып калулары лязимдер (Лязимдер — тиештер.)».
Шул ук вакытта Ф. Әмирхан Г.Тукайны әдәбиятның үзен ныклап белмичә генә тәнкыйть итүчеләрдән аралый. «Гафуриның теле җиңел, нәфис, ә Тукаевныкы бөтенләй мөмкин түгел» дигән берәүнең сүзләренә каршы ул Г. Тукайның саф татарча яңгыраучы шигырен мисал итеп китерә. Шул ук «тәнкыйтьче»нең «Тукаевның шигырьләре муаффәкыятьсез (Муаффәкыятьсез — эчтәлексез.) тәрҗемәләрдән гыйбарәт» диюенә карата болай ди: «Ул әфәнде рәхим итеп менә шушылар арасыннан муаффәкыятьсезлекләр күрсәтсен иде: «Шагыйрьгә», «Бишектәге бала», «Вәгазь», «Шиллердан», «Мәхбүс» һәм «Әльислах» сәхифәләрендә чыккан икътибаслары (Икътибаслары — ияреп язылган әсәрләре.)».
«Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» сатирик поэмасы басылып чыккач, аңа да бәяне беренчеләрдән булып Ф. Әмирхан бирә («Әльислах», 1908, 24 ноябрь). «Тукаевның бу әсәрен һәм «Яшен»дә көлке шигырьләрен укый торгач, аңар татар галәменең иң оста юмористы диясем килә башлады».
Ә инде бөек шагыйрь вафат булгач, Ф. Әмирхан «Кояш» газетасында (1913 ел, иске стиль белән 4 апрель) кайгы мәкаләсе бастыра. «Шималь (Шималь — төньяк.) төрекләре бүген үзләренең иң мәшһүр, иң сөекле шагыйрьләрен күмәләр… Милләтебезнең бөтен халык җырларындагы төп аһәң, кайгы, хәсрәт, авыр моң аһәңе аның шигырьләрендә дә төп көй, әсас иде. Менә шуңар күрә аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды». Бу сүзләрдән Ф. Әмирханның каләмдәше Г. Тукай шәхесен һәм иҗатын никадәр хөрмәт иткәнлеген күреп була.
Ә менә Г.Ибраһимовка килгәндә, аның Г.Тукай иҗатына мөнәсәбәте үзенчәлеклерәк. 1910 елда язылган «Татар матбугаты» исемле мәкаләсендә ул болай дигән иде: «Хәзер шигырь мәйданында иң шәүкәтле һәм галибәле (Галибәле — җиңүле.) рольне мөхтәрәм Тукаев уйный. Шул дәрәҗә ки: татар шагыйре диелүгәчә, укучы зиһенендә Тукаев мәүҗүд булла (Мәүҗүд була — пәйда була, барлыкка килә.)».
Әмма берничә елдан аның Г. Тукай иҗатына булган карашы үзгәрә. Бу Г. Ибраһимовның әдәбиятка, гомумән аның асылына булган күзаллауларының, ягъни эстетик карашларының үзгәреп торуы белән аңлатыла булса кирәк. Иҗатын романтизмнан башлап, тәнкыйди реализм һәм социалистик реализм юлларын үткән әдип эстетика кануннарын аңлауда да бер урында гына тормады. 1913 елда ул «Татар шагыйрьләре» дигән хезмәтен яза. Ул анда шагыйрь булган кешегә билгеләмә бирә: «Шагыйрь, әгәр дә ул чын мәгънәсе илә шагыйрь булса, шөбһәсез, хиссият колы. Аның, шагыйрьлеге ягыннан караганда, салкын гакыл, коры мантыйк белән күп эше булмый». Г. Ибраһимов шагыйрьлекне шулай аңлавы сәбәпле, Сәгыйт Рәмиев, Дәрдемәндләргә бик югары бәя бирә. Аның каравы Г. Тукайга карата ул аеруча таләпчәнлек күрсәтә. Шагыйрьнең башлангыч иҗатында татар сүзләрен аз куллануына игътибар итә. Әлбәттә, ул бу мәсьәләдә хаклы. Ләкин Г. Ибраһимов, бик кискен итеп, «Тукаев шагыйрьме, түгелме?» дигән сорау куя. Әлеге шагыйрьнең бары тик «хиссият колы» гына булмавы, аның мәхәббәт лирикасына азрак урын бирүе әдипкә ошамый. Халык мәнфәгатьләре турында язуны Г. Ибраһимов хәтта шагыйрьлеккә кимчелек китерә торган як дип карады. «Халык бөтен дөнья мөселманы өчен кайгырганда — Тукаев шуны җырлады; аннан миллияткә күчкәч — аның теленнән татарлык аһлары коелды… Шулай итеп, халык Тукаевта… үз күңеле эзләгәнен беркадәр таба килде. Вакыты белән Гафурины да күтәргән нәрсә — шул иде… Анлар заманында шигырьдән фикер вә нәсыйхәт эзләгән халыкка азык булса да, хәзер әдәби кыйммәтләре калмаган»* (* Г. Ибраһимов. Әсәрләр.— 5 т.— 1978.— 134 б.). Күрәбез, Г. Ибраһимов хәтта Г. Тукайны шагыйрь дип тә танымас иде. Ф. Бурнаш бу фикерләргә каршы чыкты, Г. Тукайны шагыйрь буларак югары бәяләде. Г. Ибраһимовның һаман да шул «Татар шагыйрьләре» дигән хезмәтендәге карашларыннан ваз кичмәвен тәнкыйтьләде. Г. Ибраһимов аңа җавабында Г. Тукай турындагы карашы «моннан ун-унике ел элек ничек булса, әле дә шул көенчә калды» дип, үзенең бөек шагыйребезгә булган тискәре мөнәсәбәтен тагын бер тапкыр раслады. Ләкин шагыйрьнең талантын ул барыбер кире кага алмый. «Ул халыкның эченә, җанына да төшә, хыял вә әкият дөньясына да керә»,— дияргә мәҗбүр була. Шулай итеп, никадәр тәнкыйть күзлегеннән чыгып карарга тырышмасын, Г. Тукайның бәхәссез таланты аны дөрес бәя бирүгә китерә.
С. Хәким бу турыда болай уйлана: «Галимҗан ашыккан, артык ашыккан… Икесе дә зур шәхес. Араларына кермим. Тукай да, Галимҗан да усал. Тукай җавапсыз кала торган кеше түгел. Шәхси яратып бетермәүләр язганнарыннан күренеп тора… Галимҗанның Тукай турындагы мәкаләләрен халык кабул итмәде. Халык Тукайга бөтенләй икенче төрле бәя бирде… Халыкка күбрәк ышанырга кирәк икән. Халык үз улын кимсетергә ирек бирми. Дөреслек — халык ягында»* (* С.Хәким. Яшә, борчулы җаным. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 407-410 б.).
1917 еллардан алып 1990 елларга кадәрге чорда Г. Тукай иҗатын төрле вакытларда төрлечә бәяләү булды. Егерменче елларда аны вак буржуаз шагыйре дип атау гадәткә керде, шагыйрь иҗатындагы халыкчанлык рухы инкарь ителде. Бу әле утызынчы елларның урталарына кадәр дәвам итте. Мәсәлән, Гомәр Гали болай дип язды: «Әгәр инде бик нык тикшереп, Тукай иҗатында төп бер идея стержне табабыз икән — ул татар вак буржуаз идеологиясенең куе романтизмга, мистицизмга буяп бирелгән күренеше булыр»* (* Г.Гали. Тукай шигырьләре//Кызыл Татарстан.— 1926.— 29 август.). 1938 елда Гали Халит Г. Тукай иҗатына багышланган мәкалә белән чыгыш ясый. Яшь әдәбият галиме классик шагыйребез иҗатына яңача, гадел карый һәм аны дәлилсез һөҗүмнәрдән яклый. 1939 елда шул ук галим «Халык шагыйре Тукай» дигән китабын бастырып чыгара. Г. Халит, күргәнебезчә, Г. Тукайны халык шагыйре дип атый. Моны ул шагыйрьнең «халык мәнфәгатьчесе» булуы, «халык тормышы белән бергә яшәвендә һәм халык поэзиясенә, халык талантына, халык рухына булган мәхәббәте» белән раслый. Г. Халитнең 1956 елда рус телендә «Габдулла Тукай һәм XX йөз башында татар әдәби хәрәкәте» дигән китабы да гыйльми җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде. Г. Тукайның тууына йөз ел тулуга багышлап чыгарылган биштомлыкның да мөхәррире Г. Халит булды. Үзенең бу басмага язган кереш мәкаләсен ул «Халык җырчысы һәм Ватан улы» дип атый. Бу инде Г. Тукайга бирелгән зур бәя иде. «Чын сәнгатьне, чын шигъриятне тудырган затлар бервакытта да үлмиләр. Халык рухын били алган сәнгать иясе үлемсез. Тукай да шундый»* (* Г.Тукай. Әсәрләр. — 1 т. — 1985. — 20 б.),— дигән нәтиҗә ясый ул.
Г. Тукай иҗатын егерменче-утызынчы елларда Габдрахман Сәгъди, Гали Рәхим, Фәтхи Бурнаш, Галимҗан Нигъмәти, Җамал Вәлиди, Гомәр Галиләр өйрәнделәр.
1938 елда М. Җәлил Г. Тукайның Мәскәүдә рус телендә чыккан сайланма әсәрләр җыентыгына кереш сүз яза (китапның төзүчесе М. Җәлил үзе була). Ул Г. Тукайны «бөек демократ шагыйрь» дип атый, Г. Тукай — «халыкның сөекле шагыйре һәм киләчәктә дә шулай булып калачак» дигән нәтиҗә ясый. Гомумән, М.Җәлил халык шагыйребезнең иҗатын барлау, туплау, өйрәнү, аның әсәрләренең берничә томнан торган академик басмасын чыгару турында кайгырта. Аның бу тәкъдимнәре 1939 елның 11 августында Татарстанның җитәкче органнарына язган хатында әйтелә. Шунда ук ул игътибарны башкалабыз Казанда Г. Тукайга һәйкәл кую, шагыйрьнең музеен ачу мәсьәләләренә дә юнәлтә.
Шагыйрьне халкыбызга якынайтуда һәм танытуда Якуб Агишев, Иван Пехтелев, Рөстәм Башкуров, Резеда Ганиева, Йолдыз Нигъмәтуллина, Үзбәк Гыймадиев, Рашат Гайнанов һ.б. куйган хезмәтне дә ихтирам белән телгә алырга кирәк. Г.Тукайның шигырь системасын, аның классик язма шигырь (гаруз), халык шигыре (силлабика) кануннарын иҗади файдалануы турында Әхмәт Исхак, Хатип Госман, Марсель Бакиров, Хәләф Курбатовларның хезмәтләре бар. Ибраһим Нуруллинның бу өлкәдәге хезмәтләре аерым игътибарга лаек. Ул 1956 елда «Тукай эстетикасы» дигән хезмәтен чыгарды. «Атаклы кешеләр тормышы» сериясеннән «Тукай» дигән әсәр язды. 1977 елда ул Мәскәүдә рус телендә дә басылып чыкты. Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романы һәм «Тукай Петербургта» драмасы шулай ук бөек шагыйребезнең шәхесен укучыларга һәм тамашачыларга танытуда зур файдалы эш башкардылар. Боларга өстәп Р. Ишморат, Т. Миңнуллин, Р. Батуллаларның драма әсәрләрендә, С. Хәким поэмаларында, күп санлы шигырьләрдә, хикәяләрдә Г. Тукай образының төрле яклап, шактый тулы гәүдәләндерелгәнлеген әйтү зарур.
Г. Тукайга багышлап шулай ук күп җырлар, башка музыкаль әсәрләр, рәсем һәм сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде. Бөек шагыйребез әнә шулай халкыбыз рухында яши. XXI гасырга да ул олуг шагыйрь, зур җәмәгать эшлеклесе, бөек фикер иясе буларак килеп керде.
2002 ел
(Чыганак: Галимуллин Ф. Эзләнү вакыты. – Казан: Мәгариф, 2005).