Татар тарихында XX гасыр Тукай гасыры булды, чөнки бөек шагыйрьдән дә мәшһүррәк шәхес юк иде. Инде XXI гасырда да аның милләтебезгә йогынтысы бәяләп бетергесез. Кызык дөньяда яшибез. Башкортлар Тукайны безнең шагыйрь дип йөртәләр. Казах, үзбәкләр дә үз итәләр, бөтен төрки мәмләкәтләр аның әсәрләрен укый.
Башкортстанның шагыйрьгә кагылышлы төбәкләрен әле күптән түгел генә урап кайттык. Имеш-мимешләргә бик тә ышанып җитмичә, ә шулай да, халык әйтсә, хак әйтә дип, Туймазы районында Бишенде атамасы белән йөргән биш авылда тикшеренүләр үткәрдек. (XX гасыр башында бу авыллар Самара губернасы Бәләбәй өязенә кергәннәр.) Соңгы елларда вакытлы матбугатта да истәлекләр күренгәләде — Тукайның сөйгәне Бишенде авылында мәдрәсәдә укыткан! Бу турыда язган Әнвәр Низаметдиновны табып, мәдрәсә Каран-Бишенде авылында булганын ачыкладык. Әнвәр мәктәптә тарих укыткан. Хатирәләр саклаган тагын бер кеше — Сылу Якупова-Булатованы эзләп таптык. Ул элек мәктәп директоры, аннан авыл советы рәисе булып эшләгән. Аның әнисе нәкъ шул мәдрәсәдә укыган. Сылу апа әнисеннән ишеткәннәрне безгә түкми-чәчми сөйләп бирде.
Йөз ел вакыт узган, ләкин истәлекләр күңелләрдә һаман саклана. Иң мөһиме: тагын бер табышыбыз булды. Мәчет, мәдрәсә, Мөхәммәтша мулланың биләмәләре күптән инде юк ителгән була, ә шулай да бердәнбер алтыпочмаклы йорт сакланып калган. Ул өйдә мулланың оныгы яши. Ә ул чорларның телсез шаһитлары — мәдрәсә диварлары, серле ишекләр, таш базлар… Монда бит Зәйтүнә булган.
Кадерле укучым, ашыкмый торыйк, бу вакыйгаларга хәтле гашыйкларның әле биш ел аралашу-белешү чоры булган. Мәхәббәттә янганнарның һәр көне газаплануда үтә түгелме соң?! Егерме бер мең тугыз йөз көн һәм төн, ә кайберләре «төннәр буе йоклый алмый» үткән…
Әлеге мөнәсәбәтләр турында 2006 елда Казанда «Мәңгелек мәхәббәт: Тукай белән Зәйтүнә хикәяте» китабында язган идем. Ул китап белән Интернетта «Таткнигафонд» сайтында танышырга була. Әйдәгез, әлегә 1912 елның язына кайтыйк. Бу — Тукай белән Зәйтүнә аралашуының соңгы елы.
Тукай Казанда булмаган вакытта «Өмид» матбагасында аның 25 битлек кенә китапчыгы чыккан. Исеме — «Яшен ташлары», авторы — Шүрәле. Нашире — Су анасы. Кызык кына җыентык килеп чыккан. Монда элегрәк һәм соңгы вакытта иҗат иткән шигырьләре урын алган. Шагыйрь үзе язганнарны укып, көлеп, куанып ала.
Менә «Сөбханалла» шигыре:
Менә нәрсә: күрәм бәгьзан сөйгәнемне,
Көннәр, төннәр гыйшкы берлән көйгәнемне;
Хәлфә, шунда минем телем тотлыгадыр,
Эшкә кушам тагын шул ук белгәнемне.
Тулган айга охшаш йөзе, башы аның,
Яңа туган айга охшаш кашы аның.
Күңлем аңар карап торып хәйран кала,
Укыйм чынлап: сөбханалла, сөбханалла!
Тукай китапны караштырып тагы уйлап ала: дистә ярым гына шигырь кергән басмага, нишләптер, «Тормыш», «Өйләнү — түгел сөйләнү», «Гаилә тынычлыгы» кебек гаилә темасына караган шигырьләр күп кергән. Өйләнү турында язганга да ике ел вакыт үтеп киткән шул.
Өйләнмим, дим, «өйләнмим» — ул матур сүз,
Читен шул дөньяда тормак хатынсыз.
Ятасың боз кебек салкын түшәктә,
Гүя син бу җиһанга килмешәк лә!
Бүленми эш тә бер мәгълүм вакытка,
Бу хәлләр бик ерак, иптәш, бәхеткә!
Кәләшкә мин бүгеннән яучы салсам,
Озак үтми аның куйнына барсам,
Җылы куллар белән ул тәнне сырса —
Бәхет шул, эзләмим мин башка нәрсә.
Габдулла Казанга кайткач, иптәшләреннән сорашып, Зәйтүнәнең инде ярты елдан артык Бишенде мәдрәсәсендә мөгаллимә булып эшләвен белә. Их дөнья, аның сөйгәне шагыйрьдән һаман ераклаша. Ул инде эш эзләп Бәләбәй өязенә дә барып җиткән. Тукай, географик карта алып, Бәләбәй шәһәренең Аксаково станциясеннән унөч кенә чакрымда урнашканлыгын белә. Ә өяздән Бишендегә тагын туксан чакрым барасы юл бар икән әле. Аксаково станциясе Самара-Уфа тимер юлында урнашкан. Дусты белән очрашуында: «Иптәшләрнең, синдә чахотка бар, диюләреннән гаҗиз булып, алардан читтәрәк бу номерга күчкән идем», — ди Габдулла Гыйсмәтигә. Ә дусты авыру сүзен кулланмыйча гына Тукайны, Казаннан китеп, һавасы әйбәт булган җиргә барып хәл җыярга өнди һәм шуңа күндерә. Сөйләшү вакытында Кырымга барырга кирәклеге исбат ителә. Ләкин Тукай берьялгызы ул якларга чыгып китәсе килмәвен сөйли. Шагыйрь шунда уйга кала: әллә Зәйтүнәне бер сәяхәткә өндәп караргамы, Кырымга барырга кыймаса, бәлки, Петербургка юл тотарлар. Сәбәбе дә бар. Әле әнә Рәсәй башкаласының мулласы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиевтән Петербургка килергә чакырып бер-бер артлы ике хат килә. Мәдрәсә мөгаллимәсе, әлбәттә, Муса хәтле зур шәхес белән очрашудан баш тартмас.
— Иптәш табу читен түгел, аны табарбыз, – дип, Г.Гыйсмәти Тукайның хыялый уйларын өзә.
— Син барсаң гына, ул якларга барам, башка кеше белән китү ихтимал ым юк, – дип, шагыйрь үзенең кыю башлангычларыннан оялып, сөйләшүне тәмамлый.
Габдулланы Троицк мулласы Габдрахман Рахманкулов та, җәй буе кыргыз даласында кымыз белән дәвалануны күздә тотып, кунакка чакырып киткән була. Шулай итеп, Тукай тәвәккәлли: Троицкига барырга, бераз сәламәтләнгәч, көз көнендә Петербургка барып докторга күренергә. Ә инде өченче нияте сөекле туташы белән бәйле. Бу турыда ул беркемгә дә ләм-мим, бер җирдә язмый да, чөнки шәхси тормышы турында Тукай әллә ни язмалар калдырмаган. Булган мәгълүматлар фәкать дуслары язган истәлекләр аша гына билгеле.
Ниһаять, шагыйрь, дәртләнеп, язның җылы көннәре җиткәч, җыенып юлга чыга.
1912 елның 14 апрелендә Габдулла үзе «Мәкаләи махсуса»да язганча: «Казаннан, аның юеш һавасыннан качып, Самарага төшеп, начаррак номерда бер атна тормакчы» була, ләкин кыйммәтле «Бристоль» кунакханәсенә эләгеп, әле номерга да кереп җитмәгән, ике сум 25 тиен — выжт!» булгач, бу шәһәрдән китү ягын карый. Аңа тизрәк Уфага барып җитәргә кирәк. Килгән кич Самараның мулласы, «Икътисад» журналы мөхәррире Ф.Мортазин белән очрашып сөйләшеп утыралар. Иртән аны вокзалга мулла җибәргән шәкерт резиналы фаэтон белән озатып куя.
Шәһәрнең асфальт урамнары буйлап тибрәнеп, ат аягы ләп-ләп итеп кәефне китереп барганда, шагыйрь үзенең дүрт ел элек булган хыялларына чумып ала. Менә шундый
фаэтонга утыртып йөртергә теләге бар иде Зәйтүнәсен…
Уфада Тукай «Сабах» көтепханәсендә туктала. «Магазинга тоташ шундый киң вә яхшы бер фатир бар, …җитмәсә, аның асты кухня булып, һәрвакыт астан җылы бәргәнлеге беленде. Менә рәхәт! Менә икенче ләүкә! Монда китап төялеп килгән гайре мөтәнаһи ящиклардан карават ясау вафли пешерү шикелле тиз», — дип яза. Аңа акчаны чамалап тотарга кирәк, Зәйтүнәне чакыртып, Каран-Бишендегә кеше җибәрергә кирәктер. «Квартир гомумән күңелле. Кеше күп килә. Эч пошарлык түгел. Монда һәркөн мөхәтдисе Кәбир Әхмәтфәез Даутов белән күрешәбез. Ул скрипкәдә маташтыра, әлегә яхшы уйный алмый. Ләкин җырласа, мин андый җыруны бөтен гомеремә тыңлар идем», — ди. Уфада Мәҗит Гафури белән очрашалар: «Ул миңа караганда да җуашланган вә дөнья тарафыннан басылган кеби күренде… Нишлик соң? Шаярыр идек — әле генә язмыш ханым кыйнаган; җылар идек — әле күздән яшемез дә кипкән. Русиядә хәзер уйнаган җилләр вә Русия һавасы безнең бөтен коллегаларымызны шул халәте рухиягә китергән… Әйе, әле күздән яшемез дә кипкән. Киләчәктәге шатлык — яки ерак, яки юк», — дип, сәяси фикерләр туплый Тукай.
Мәҗит Гафури истәлекләрендә Тукайның Петербургка чакырылганын һәм анда барып кайтырга теләвен белдерә: «Тукайга Казаннан туры Петербургка бару уңайрак булганын, Уфага килеп кире Петербургка китү бераз рәтсез икәнен белсәм дә, аның теләгенә каршы бер сүз әйтүне теләмәдем. Аның бу яңгылыш планында аерым бер шигърият булганга күрә, Тукайның Петербургка китүе кызык сыман тоела иде», — дип, бу юлның сәерлегенә аптырый М.Гафури. Әйе, Габдулланың планнарын Уфада беркем дә белми, аны биредә беркем дә көтми, ә ул көтә. Серләрен тик шигырьләренә һәм китапларына гына чишә ала. Сәяхәткә дә ул үзе белән «Җырлар дәфтәре»н ала. Менә аның берсе «Сәхрәләргә чыктым кош тотарга» дип башлана.
Сәрмәсән дә белә Кармасак,
җитеп кенә булмый бармасаң;
Егет тә лә булып йөремәмен,
сөйгән яркаемны алмасам!
Мәдрәсәгә барып ни укыдың? —
«Гайнелгыйлем» белән «Холаса»;
Күрше авылда гына бар сөйгәнем —
алмый калмам, Алла теләсә!
Зәйтүнә белән икесенең аралары тагы да ерагая. Чистай белән Казан арасы туксан чакрым гына булса, монда Уфадан Кармасан белән Сәрмәсән елгаларын узып, тагын йөз дә туксан чакрым барасы бар икән әле, мәдрәсәләрдә дә укулар бетмәгәндер.
Тукай, шулай итеп, сөйгәненә хәбәр бирә алмагач, Петербургка китәргә була. «Сабах» китап нәшрияты хуҗаларының берсе, чистайлы, язучы һәм педагог Хәбибрахман Зәбири алып биргән билет белән поездга утырып Уфадан китә. 20 апрель көнне иртән сигездә Петербургка килеп төшә. Телеграмма җибәргән булса да, татарның күренекле шагыйрен каршылаучы булмый. Ул үзе Муса Бигиевнең өенә бара. Мулла аны кабул итеп, биш көн кунак итә, ләкин Тукай үзенең элеккеге танышлары, иптәшләре белән күрешә алмый. Аннан соң «Хәйрия» мәчете мөдире Лотфулла Исхаковта кунакта була. Шагыйрь белән күрешергә курсистка кызлар киләләр, ләкин, авыруын сылтау итеп, Тукай аларны кабул итми. Соңрак шагыйрь «Нур» газетасы идарәсендә була, «Казанская» кунакханәсендә тора. Газетага үзенең язмаларын бирә, тик «Дин вә гавам» исемле шигырен бастырырга рөхсәт бирми, чөнки «дин башында торучыларга ул тарызда тел тидерергә разый түгел», ди.
Гомумән, башкалада ул канәгатьлек тапмый: «Мин дә Петербургка бардым, дегет чиләге дә! Никадәр мөмкин була торып, Думага керә алмадым. Финляндиягә чакырдылар, анда баралмадым. Бер театрга, бер музейга вә, гомумән, бер достопримечательный җиргә булсын йөреп булмады: әлеге хәстәлек! …Тик Сафа әфәндегә барганда гына бер җан рәхәте була иде. Анда граммофон, идәннән түшәмгә кадәр өелгән кыйммәтле пластинкалар. Әнвагъ арияләр». Бөтен мәшһүр җырчыларны тыңлап хушлана ул.
Авыруы көчәйгәч, дуслары Тукайны университет докторы А.Р.Польгә күрсәтәләр. «Петербургта университет докторына күрендем, кыяфәте белән пәйгамбәр төсле кеше икән. Ул Петербургтан китәргә, кымыз белән даруланырга кушты. Аны Шакир Мөхәммәдъяров минем номерыма алып килгән иде», — дип яза ул хакта Ә.Урманчиевка. Доктор Тукайның иптәшләренә: «Туберкулезның соңгы дәвере… тын ала торган әгъзаларының дүрттән бере белән генә сулап тора», — ди. Тизрәк санаторийга барып дәваланырга киңәш итә.
Доктор Тукайның үзенә:
— Зәгыйфьлектән башка авыруың юк… тазарсаң — бетәр… Фәкать моның өчен яхшырак санаторийларның берсенә барып, бик яхшы тәрбияләнергә кирәк, — ди.
— Кымызга барсам, булмасмы? — дип, бик исрар кыйлгач, доктор да килешә.
— Кымыздан яхшы файдаланырга мөмкин… тик бик пөхтә җир булырга кирәк, — ди Александр Робертович.
6 май төне. Тукай поезд белән тагын Уфага китә. Зурлап озатып калалар: имамнар, галимнәр, байлар, укучы яшьләр — 30лап кеше җыела. Кәбир Бәкер Мәскәүгә хәтле озата бара. «Николаевский вокзалдан Рязанский вокзалга күчеп, аш (обед) ашап, чәй эчүгә, поезд килде. Бик сайлап бер урын алып, Тукайны утыртып озатып калдым. Ялгыз китәргә булгач, бик уңайсызланган кебек иде. Уфадан язган хатында бик яхшы кайтканлыгын белдерде», — дип яза К.Бәкер. «Уфага кайтсам, Уфа мине кияү көткән кыз кеби көтеп торган. Әтраф киенгән. Ямь-яшел. Кояш көлә. Яз җиткән, яз!» — дип, Тукай күңел күтәренкелеген белдерә. Шөкрана, Мәскәүдән Уфага кайтышлый: «…Ряжескины үткәч тә, яшәргән агачлар… күренеп, күкрәккә саф һава керә башлады», — дип яза шагыйрь. Әй туган як, җанга сихәт бирә торган як бит ул! Кәбир дусты бик тә уңайлы урын алган, вагон җылы итеп ягыла. Тукай тибрәнеп, йокымсырап кайта. Төштә Зәйтүнәне күрә. Шагыйрь йөрәге сөйгәненә якынлашканын сизәдер.
Зәйтүнә, Зәйтүнә!
Иренмә, еш кына көзгегә бак!
Күр йөзеңне: нинди нурлы, нинди алсу, нинди ак!
Ул күзең йолдызлыгын һәм кашың кыйгачлыгын,
Ул авызың никадәр үпсәң дә туелмаслыгың.
Күр дә: бу шагыйрь мине бигрәк белеп мактый, диген,
Бу шигырь мәгънәсе хәзер бик ачык, якты, диген. Әлеге язманы тарих фәннәре кандидаты М.Фәйзрахманов үзенең «Тукай мәхәббәте» дигән мәкаләсендә Тукай әсәре дип исбатлый: «Нинди шигырьләр генә язмый ул үзенең яшерен сөю хисләре турында!.. Күңеле, бер яктан, яшерен яну белән янса, икенче яктан, сәер кичерешләре белән барысын пыр туздырып, таратып ташлый», — дип тә өстәп куя. Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүче Ибраһим Нуруллин аңлатып китә: «Сәерен сәер, әмма сүзнең Тукай турында барганын, планнарының хис-тойгы тәэсирендә гаҗәеп тиз һәм көтелмәгәндә үзгәреп киткәнен онытмыйк». Әйе, Уфа, ул кымыз белән дәваланырга казах даласына баруына карамастан, Уфада өч-дүрт көн торып, бу шәһәрнең җайсызлыгыннан, билгесезлегеннән бизеп, капылт кына Петербургка борылып китә. Ә икенче килүендә исә казах даласы тагын да якынаеп, җылы сөте, яңа суйган ите һәм саф һавасы белән көтеп торуга карамастан, бер дә ашыкмый, тынчу һавалы, тузанлы китап складында торып, көн артыннан көн үткәрә…
Уфадагы яшәешенең серле яклары да бар. Монда аның сердәше, 1908 елдан ук таныш булган «Сабах»чы Хәбибрахман Зәбири белән кайбер эшләре бар. Габдулланың Чистай мәдрәсәсен тәмамлап, аннан Казанда эшләгән Хәбибрахманга гына ышанып тапшырган үтенече була. Ул Зәйтүнәнең әнисен дә, абыйларын да белә. Тукай да, Зәбири дә сер тота беләләр, шуңа аларның «Сабах»та нәрсәләр сөйләшкәне бары үзләренә генә мәгълүм.
Шагыйрьгә китап складыннан башка тагын нинди илһам учагы табарга була? Монда аның җанына рәхәт, чөнки гомеренең мәгънәсе — китаплар. Алар арасында күңеленә оҗмах, ә тәненә җылы өстәп, идән астыннан кухня исләре бөркелеп тора. Менә шунда инде «Җан азыклары» — шигырь мотивлары туадыр.
Зәбири, кызганычка каршы, икенче кайтуында да өметле хәбәрләр ишеттерми. Тарихчы Фәйзрахманов язганча: «Зәйтүнәнең әнисе турыдан-туры бу хакта (Габдулланың ниятләре искә алына. — М.Г.) ишетү белән, баланы авылда калдырасыбыз юк. Әнә Тукай Уфага Мәҗит Гафури янына килгән, Зәйтүнәне аңа бирергә риза!..» — дип, эшне бик каты һәм кыска тотарга булган. Бәлки, бу сөйләшүдә быел Троицкига күчкән Шакир да катнашкандыр. Аларга әйтүе генә җиңел. Зәйтүнә бит мәдрәсәдә мөгаллимлек кыла, әле укулар, имтиханнар бетмәгән, килешүдә каралган йөкләмәләр бар. Яңа гына эш тапкан кыз бала кырык эшен кырык якка ташлап чыгып китә алмый бит. Хәбибрахман Каран-Бишендедә мөгаллимәнең яшәү шартларын да сөйли. Мөхәммәтша мулла бик тере кеше, үзе мәдрәсә хуҗасы да. Идел-Урал арасында сәүдә итә. Өе генә ни тора: таш нигездә өч бура күтәрелгән. Уртасында — эченә кереп яшәрлек таш базы. Мал-туар күп тота. Атлар, сыерлар — берничә абзар, кош-корт та бар. Ике абыстай бер йортта килешеп яшиләр кебек. Менә шунда барып эләккән мөгаллимә Мәүлүдова. Ык елгасына җитәр-җитмәс аулак кына урманнар, таулар арасында ул биш Бишенде авыллары. Табигате искиткеч — ул үләннәр исеннән исереп үләрлек, саф сулы чишмәләре челтерәп ага…
Бу вакыйгалардан соң туксан ел узгач, без тарих укытучысы Әнвәр ага Низаметдинов һәм күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән Сылу апа Булатова белән истәлекләр җыйнап йөрибез. Сылу апаның сөйләвенчә, аның әнисен Зәйтүнә мөгаллимә укыткан. Кызлар җыеп, ул дин дәресләре генә бирмәгән, ә гомуми яшәеш фәлсәфәсен дә сеңдерергә тырышкан. Табигать кочагына алып чыгып, күп кенә мәгълүматлар биргән, файдалы үләннәр эзләгәннәр, чишмәләрне төзекләндергәннәр. Әлбәттә, кыз балалар апаларыннан кул эшләренә дә өйрәнгәннәр, мөгаллимәнең матур итеп үзе теккән күлмәкләренә хәйран калып, сокланып йөргәннәр.
М.Фәйзрахманов үзенең мәкаләсендә Зәйтүнәнең Уфага килгәнен яза: «Ләкин бу көннәрдә шагыйрьнең кабат авырып китүе Зәйтүнәнең әнисенә (абыйсы гына булуы мөмкин. — М.Г.) бу мәсьәләне (яшьләрне кавыштыру. — М.Г.) хәл итәргә мөмкинлек бирми. Зәйтүнә кабат мәдрәсәгә, Бишенде авылына кайтып, мөгаллимә хезмәтен башкара. Габдулла, терелгәч, ни сәбәптәндер Бишенде авылына Зәйтүнәне кияүгә сорарга килми», — дип тәмамлый тарихчы. Тукайның Уфада докторга күренүе турында К.Бәкергә язган хатында искәрмәсе бар: «Уфа докторына кан тәхлиле тугрысында бардым. Ул әүвәл тазарырга, сәламәтләнергә кирәклеген вә бу кадәр беткән тәнне тәхлилгә вә, анда микроб булган тәкъдирдә дә, аңар агулы дару җибәрү мөмкин түгеллеген сөйләде. Җүтәлдән бер-ике төрле дару бирде. Кымыз эчәргә кушты. Уфада кымыз бер генә җирдә. Публика дәрхаль эчеп бетерә. Шулай да күп көнне бер-ике бутылка ләктерәм…» — ди шагыйрь. Ул шәһәр табигатенә соклана: «Монда чәчәк тә агач исе. Теге аспирин җоттыра торган авыру (бизгәк) күптән бетте…» — дип, Габдулла үзенең терелүенә ышана, өметен өзми.
Петербургтан кайткач, тагын Мәҗит Гафури белән очрашалар: «Тукай Уфаның саф һавасың, матур бакчаларын бик яратты. Шуның өчен Уфада торганда, аз гына кояшлы вакыт булса, бакчага чыга, кымыз эчеп, яшел үлән өстендә ята иде. Бакчада яшел үлән өстендә йоклап киткән вакытлары да булды», — дип яза М.Гафури.
Казанда «Ялт-йолт»та басылган «Мәкаләи махсуса»да Тукай үзе дә «Сәяхәте көбралар» ясаучы «Шүрәле» имзасы астында хозурланып: «Җырларымызда шулкадәр күп җырланган Агыйдел буенда шәһәр эчендәге йортларга караганда агачлар күп диярлек. Моның җәй көннеке әһәмияте!» – дип тасвирлап китә. Ләкин, нишләптер, шагыйрь күңеле боек. Аның кычкырып-кычкырып җырлыйсы килә. Җырлар дәфтәрен ала да «Кузай» көен көйләп карый:
Аккош күлләрдә булыр, борыны суларда булыр;
Яшь чагында кемне сөйсәң, күңелең шуңарда булыр.
Биек тауда гөлбакчада кызлар киндер агарта;
Яшь башыңнан гыйшык тотсаң, нурлы йөзең саргайта.
Алмагачның бакчасында былбыл ашый алманы;
Бер матурга гыйшык тотып, оныта яздым Алланы.
Юк шул, әллә нигә тавыш пыскып кына чыга, җырулап китә алмый җырчы.
Их, саргайды шул, саргайды, сине дә сагынып саргайды Тукаең, Зәйтүнә! Нинди итеп күкрәк киереп җырлый иде ул Жаек буйларында яшь чакта, ә хәзер сулган йөрәгеннән, хаста үпкәсеннән җыр түгел, моң да сыкрап кына чыга:
Агыйделгә басма салдым — яктан якка җитмәде;
Әй… бер матурга гыйшык тоттым —
Ходай насыйп итмәде.
Агыйделгә төшкәнем юк: үскән микән яшь тирәк?
Әй… яна дисәң, юк ялкыны — нигә яна йөрәк?
(Г.Тукай туплаган «Җырлар дәфтәре»ннән)
Тукай Уфада бер атналап тора. Майның урталарында Чиләбедә тукталып, Троицкида күңеле булып, ниһаять, үзе язганча, «сахрага, шәһәрдән егерме биш чакрым җиргә киттем…» ди. Г.Шәрәфкә 11 июньдә язган хатта: «Күңелсез, эч поша, шунысы изә. Авыруым, тагын яңалар башланма-са, бетә инде. Ләкин терелеп нәрсә бар? дип карыйм — каравын. Ач кеше вакытның соң икәнен белсә дә ята, торып нәрсә бар? ди. Минем дә шулай өмидем юк», — ди шагыйрь. Далада чатыр эчендә берүзе торып, ялгызлыктан өзгәләнеп, дүрт ел элек Зәйтүнә Чистайга киткәч язган шигыренең юлларын яттан кабатлый:
Бер бетү чокрында мин, юктыр нәҗат, коткармаса,
Мәңге тотныр нәрсә юктыр, ул килеп җеп салмаса.
И минем яктыртучым! Тик син миңа һәр җирдә шәм;
Нәрсә ул дөнья кояшы? Син миңа нур бирмәсәң!
Бер йөзең күрсәтсәнә, тугъсын гүзәл көннәр минем;
Чәчкәләр атсын өмид бакчамда ал гөлләр минем.
(Өмид, 1908)
Тукай ял иткән вакытта да татар авылларына барган. Үзе кымыз эчеп дәваланган «ике киез өйдән гыйбарәт» казах җәйләвеннән ерак түгел Кушкүл авылына килә. Халыкка яңа шигырьләрен укый. Күлдә көймәдә йөри, болындагы чәчкәләр белән хозурлана.
Шул болыннарда йөргәндә, ул сөйгәне Зәйтүнә турында уйлый. Кавыша алмаганнарына үзен сәбәпче итеп саный. Аһ, әз генә шаянрак булса!..
Тукай Уфага килгән чорында, анда кымыз аз булу сәбәпле, ул Башкортстанның авылларына да килгәләгән дигән фаразлар бар. Күптән түгел без Чакмагыш районы Аблай авылында Тукай белән Зәйтүнәгә багышланган «Мәңгелек мәхәббәт» китабын тәкъдим итүдә булдык. Авылда очрашу вакытында кызык мәгълүматка игътибар иттек һәм Нәфига Габдуллина апа сөйләгәннәрен документаль рәвештә хат белән җибәрүен үтендек. Ул хатны тулысыңча бирәбез:
«Хөрмәтле Марсель әфәнде!
Мин Чакмагыш районы Аблай авылы кызы Габдуллина Нафига Н. Бөек Тукаебыз турында белгәннәремне сезгә язып җибәрергә булдым. Бәлки бу язманың сезнең иҗади эшегездә файдасы тияр.
Безнең Аблай авылында 1913 елда Габдулла Тукай булган.
Бу болай була. «Галия» мәдрәсәсендә безнең авылдан Арсланов Әхмәт дигән кеше кизү торган. Шунда ук безнең авылдан Хәмзин Мөхәммәтзакир укыган. Ул Арсланов артыннан атасына хәбәр җибәргән. «Мин кунак егете алып кайтам, транспорт җибәрегез», дип. Атасы кушуы буенча яхшы ат белән Кәлимуллин Хәервараны җибәргән. (Туганнары булган). Шулай итеп Хәервара Мөхәммәтзакир белән Габдулланы Аблайга алып кайткан. Монда халык, бала-чага җыелган. Әлегәчә әйтсәк, очрашу (встреча) булган инде. Габдулла Тукай шунда шигырьләр сөйләгән.
Габдулланы Хәервара шул ук ат белән Чатра авылына (хәзер Кушнаренко районына керә, элек Чакмагыш районына кергән) бер атна буе кымыз эчәргә йөрткән.
Чатрада боларның туганнары Фәйзрахман булган. Ул кымыз бияләре тоткан һәм кымыз ясаган. Бер атнадан соң шул ук ат белән Хәервара кире Уфага илтеп куйган.
Хәмзин Мөхәммәтзакир — Әбүбәкернең агасы, Әбүбәкер Идрисов — Рифгатьнең әтисе, Рифгать Идрисов — Рәүфнең әтисе. Мөхәммәтзакир мәдрәсәне тәмамлагач, Әсән авылында (Кушнаренко районы) мулла булып торган. Аның улы Әсгать Уфада әле дә исән булырга тиеш.
Тукай кайткан йортта әле Идрисов Рифгать яши. Дөрес, ул йорт юк инде. Яңартып салынган. Димәк, безнең авылда Тукай эзләре калган. Кем белә, бәлки безнең авылда да «яңа Тукай» үсәр.
Чынлап та, безнең авыл язучыларга бай бит. Кайсы авылдан әле 5-6 язучы чыккан: Гыйззетдин Исәнбирдин, Әхкям Исәнбирдин, Галә Кодаяров, Әкрам Вәли, Рәзинә Мөхиярова (Казанда яши), Рәүф Баһаутдинов.
Без болар белән хаклы горурланабыз.
Тукайның килүе турында белүчеләр: Сәмигуллин Габдулла Хәсән улы, Сәмигуллина Зөһрә Хәсән кызы (минем әнкәй), Сакаев Миңнеәхмәт.
Бу мин язган кешеләр мәрхүмнәр инде.
Сәлам белән, Габдуллина Нәфига».
Тикшеренүләрне тәмамлап, язмаларны нәшриятка җибәргәч, минем Тукай турында истәлекләр җыеп йөрүемне ишетеп, Башкортстанның атказанган артисты Римма Ключарёва болай диде: «Минем әниемнең җиңгәсе әтисенең Тукайны Бәләбәйдән алып кайтканын гел мәктәптә сөйләп йөри иде». Римма үзе Туймазы Татар дәүләт драма театрында эшләп йөри, юкка гына бу мәгълүматны җиткермәс дип, аның белән Райнан авылына юл тоттык. Туймазы шәһәренә терәлеп торган бу авыл Әсән елгасы буенда Иске Бәләбәй — Минзәлә юлында булып чыкты. Без эзләгән хуҗалар өйдә иде. Әнвәр абый белән Сәхия апа Мөхәммәтшиннар икесе дә укытучы булып эшләгәннәр, хәзер лаеклы ялда. Сәхия апа 1928 елда туган. Аның әтисе Рәхмәтулла (1883 елгы) гомере буе олаучылык кәсебе белән шөгыльләнгән, ягъни кучер булып эшләгән. Грамотасы булмаса да, хәтере бик әйбәт. Кучер кызы Сәхия апа сөйләгәннәрдән: «Элек бит инде Туймазыда тимер юл булмаган, Бөгелмәдә дә, Уфада гына. Безнең якта күп кеше олаучылык белән шөгыльләнгән. Туймазының барлыкка килүе дә 1912 елда тимер юл төзелүе белән бәйле (Сембер-Уфа юлы. — М.Г.). Минем әткәй Бөгелмәгә, Богырыслан, Уфага, Бәләбәйгә йөри торган булган. Беркөнне Бәләбәйдә аның кошевкасына «кара күзле, көрән кашлы, ябык кына озынча чырайлы минем буйдагы егет килеп утыра», дип сөйләп китә иде әти. Икебез дә толыптан, кошевкада кузгалабыз. Бу миңа шигырьләр сөйләп кайта, мин кабатлап отып барам. «Сез кем буласыз соң?» — дигән сорауга: «Мин шагыйрь Габдулла Тукаев», — дип җавап бирде. Юлсызрак чак иде, уникенче елның апрель ае уртасы булгандыр. Ул елны яз соңлабрак килде, чананы да арбага ай азагында гына алыштырдык. Атны ашыктырмый гына кайтам, тайгак вакыт. Үзем һаман шигырь тыңлыйм. Кайта-кайта бер унлап шигырен ятладым. Тукай авылына җитәбез, дигәч: «Кара әле, минем үземә алган атамалы авыл да бар икән», — дип, бик игътибар белән генә авыл урамын күзәтеп барды», – дип сөйли торган булган Рәхмәтулла кучер. Сәхия апа аңлатуынча, юлчы башта Каразирек авылына юл тотам, дип сөйләнгән. Ык аркылы юл булмагач (су күтәрелгән була), бәлки, Кәкребашка барып җитеп булмасмы дип тә план корганнар. Ә үзе, Атнаголга җиткәч, почта станциясендә төшеп кала… Моннан Бишкурай-Бишенде юлы үтә, Нөгеш елгасы буйлап туп-туры Уфага да барып җитеп була. Бәлки, бу юлчының урап-урап, эзләрен югалтып, Каран-Бишендегә Зәйтүнә янына юнәлүе булгандыр. Вакыты да туры килә бит — 1912 елның апрель ае. Шагыйрьнең «Мәхәббәт шәрхе» шигырендәге юлларын искә төшерик.
Тугры килгән урны чүплеккә, тиреслеккә аның:
Каплап алган төрле шакшы, төрле пислек һәр ягын.
Шунда кыткылдый әтәч, мыркылдый шунда дуңгызы;
Шундый хурлыкта, хәкарәттә мәхәббәт йолдызы.
Бу юллар үз күзләре белән сөйгәненең хәлен күргәч кенә туарга мөмкиндер диясе килә. Шигырьнең язылган вакытын чамаласак, ул да шул айларга туры килә.
Тукай әсәрләре белән телебез ачылган, әкиятләр аңларлык вакыттан алып күңелебезгә кергән. Мәктәп елларында шигырьләрен ятлап хәтердә калган. Гомернең шатлыклы-кайгылы вакытларында шагыйрь рухы безгә яшәргә көч бирә, ә инде милләт язмышын алга сөргәндә, аның шигъри юллары һәр көрәшченең девизы булып торырлык. Тукайның «Туган тел» җыры милләт гимнына әверелде! «Әйдә халыкка хезмәткә» дигән сүзләре милләтпәрвәрләргә этәргеч булды. «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» юллары безне дөньяның матурлыгын күрергә, тормышның ләззәтен тоярга һәм михнәтен кичерергә дәрт вә дәрман биреп тора. Ә Тукайның мәхәббәте гүя иксез-чиксез диңгез, һәм анда ике кеше драмасы да, язучы язмышы да, заман трагедиясе дә ташып тора.
Әлбәттә, мәхәббәт мөнәсәбәтләрен тикшергәндә, без шуңа инанабыз: Тукайның бөтен халык яраткан Тукай булуына мәхәббәтнең тәэсире зур. Шушы олы мәхәббәт, гәрчә «яратам» дип кычкырып әйтмәсә дә, аңа халык хәтерендә сакланып калырлык шигырьләр язарга этәргеч биргән.
Әлбәттә, әлеге хезмәт бөек Тукайга ихтирам белән сугарылган һәм шагыйрьнең мәхәббәт тарихын күпмедер дәрәҗәдә яктырту теләге белән башкарылды. Фәнни-публицистик жанрда язылган бу мәҗмугада шагыйрь турында истәлекләр үзгәртелмичә бирелде. Гаяз ага Исхакый әйткәнчә, «бик сакланып каләм йөртергә мәҗбүрият бардыр». Тагы да Исхакыйның бер фикеренә тукталып китәргә кирәктер: «Тукай шул мәхәббәттән шатлык күрсә дә, кайгы күрсә дә, туташның шагыйрьнең шигыренә тәэсире өчен без баш ими хәлемез юктыр». Бәлки, шагыйрь шул хисеннән һичбер төрле рәхәт алмагандыр, бәлки, шагыйрьгә шул сөю көю-януга, кайгыдан хәсрәткә күчүгә генә сәбәп булгандыр. Ләкин шул көю-яну, ул гади кешенең көю-януы гына түгел, ул шагыйрь күңеленең асты өскә килүе, шагыйрь шигъриятенең нечкәләнүе, пакьләнүе, чарлануына сәбәп була торган көю-янудыр, шагыйрьне нечкә шигырьләр сөйләргә мәҗбүр иткән яну-көюдер.
Шагыйрь үзенең язмаларында мәхәббәт мөнәсәбәтләрен язмаган, хәтта сөю хисләрен дә күңеленә яшереп йөргән. Ләкин инде шигырьләрендә бу серләр чишелми кала алмаганнар һәм алар халык хәтерендә саклана.
(Чыганак: Кайда да йөрәктә: Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләре иҗаты. – Казан, 2012. – 304 б.)