2013 елның 11 октябрендә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар драматургы, прозаик, публицист, РСФСРның К.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Туфан Миңнуллин каберенә таш куелды.
Туфан Миңнуллин арабыздан 2012 елның май аенда китте. Кабер ташының авторы, моңа кадәр Шамил Закиров һәм Равил Бохараевның кабер ташларын ясаган Казан сынчысы – Дмитрий Кузнецов. Ачык китап рәвешендә эшләнгән әлеге истәлек ташын урнаштыруга Татарстан Республикасы Хөкүмәте, “Таттелеком” һәм “Газпром Трансгаз Казан” оешмалары ярдәм күрсәтте.
Мәшһүр язучы каберенә чәчәкләр салыр өчен Татар зиратына мәдәният, сәнгать әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, Туфан Миңнуллинның туганнары һәм якыннары килде. Алар арасында — Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, депутат һәм галим Азат Зыятдинов, шулай ук Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары, мөхтәрәм язучылар һәм шагыйрьләр бар иде.
— Соңгы елларда Татар зиратына шактый еш килә башладык, — дип беренче булып сүз алды әлеге истәлекле чарада Разил Вәлиев. — Чөнки бик атаклы шәхесләребез бакыйлыкка күчте. Әле менә үткән атнада гына Шамил Закировка кабер ташы ачкан идек, Миркасыйм ага Госманов каберенә дә таш куелды. Мин, гомумән, бу Татар зиратын — татар халкының үзенә охшаган, дияр идем. Аның бүгенге көндә хәле ничек — без дә шундый хәлдә. Мин аның яхшы ягын да уйлап, яман ягын да, кимчелекләрен дә, уңышларын да күреп әйтәм. Әгәр дә без татар дөньясына килеп керәбез икән, безне менә шушы зиратта каршы алган кебек, иң беренче чиратта Миркасыйм ага — безнең иң атаклы тарихчыбыз каршы ала, аннан соң безне рухи дөньябызның иң атаклы шәхесләре — Шамил Закиров һәм Туфан Миңнуллин, Хәсән Туфан каршы ала. Без татар дөньясына шулар аша килеп керәбез һәм, билгеле инде, зиратның иң түрендә Габдулла Тукай тора. Менә болар — безнең татар дөньясы. Туфан агага без үзе исән вакытта да ихтирам күрсәттек, чөнки ул моңа лаек иде. Бик лаек булып та үзенең гомерендә ихтирам күрмичә бу дөньядан киткән кешеләр бар. Ә Туфан Миңнуллинны халык та яратты, иҗатчылар да хөрмәт итте, аның белән җитәкчеләр дә санлашты. Шушы яктан караганда, ул бик тә бәхетле кеше. Һәрбер кешенең, бигрәк тә иҗат кешесенең, ике гомере була, берсе — үзе исән вакыттагы гомере, икенчесе — бакыйлыкка күчкәч. Кайберәүләр исән вакытта зур дан-шөһрәткә ия булып йөрсәләр дә, арабыздан киткәч, юкка чыгалар, онытылалар. Туфан аганың бөтенләй башка язмыш: ул исән вакытта да данга төренеп яшәде, икенче гомерендә, үзе юк вакытта да, шундый ук хөрмәткә ия һәм аңа хөрмәтебез тагын да арта гына. Аның иҗаты искиткеч зур. Мин күптән түгел Минтимер Шәймиев белән күрештем. Аның белән Туфан ага турында бик озаклап сөйләшеп утырык, ул болай дип әйтте: «Туфанның бик тә үзенчәлекле ягы бар. Заманалар үзгәрде, сәясәт үзгәрде, безнең кайбер иҗат әһелләребез замана үзгәргән саен, сәясәт үзгәргән саен үзгәрә, аларның кыйблалары үзгәрә, фикерләре үзгәрә, тоткан юллары үзгәрә, уңга-сулга тайпылалар, әмма Туфан ага тоткан кыйбласыннан китмәде. Сәясәт үзгәрсә дә, замана үзгәрсә дә, Туфан — Туфан булып калды. Үзенең тотышында да, иҗатында да, дәүләт эшләрендә дә. Минемчә, менә шуңа күрә дә бүгенге көндә безгә Туфан ага кадерле», диде.
Татарстанның халык артисткасы, Туфан Миңнуллинның хәләл җефете Нәҗибә Ихсанова өчен дә бу көн аеруча дулкынландыргыч булды: «Туган халкын Туфан кебек кем ярата ала икән, белмим, һәрберебез халкыбызны ярата, ләкин Туфан халкыбыз өчен бөтен җанын бирде. Безнең халкыбыз мәңгелек булсын дип телим, Туфанның гомере шуның белән озынаер иде. Халкыбыз мәңге яшәсен!» — дип теләде Нәҗибә ханым язучының кабере янында.
Яшь драматург, Казанның Г.Камал театрында шактый спектакльләре сәхнәләштерелгән, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Илгиз Зәйни Туфан Миңнуллин эшен дәвам итүче яңа буын вәкиле буларак чыгыш ясады. Г.Камал театры артистлары: «Туфанны алыштырыр әле, Аллаһы бирсә, бик талантлы драматург», дип, аны хуплау сүзләре белән каршы алды.
— Без бәхетле буын, чөнки Туфан абый драматургиясендә тәрбияләндек. Мин беренче пьесаларымны яза башлаганда Туфан абый иҗатына таяндым, аның пьесаларын, телен өйрәнеп, әсәрләрнең бит санына кадәр саный идем. Үзе исән вакытта утырып сәнгать турында сөйләшкәнебез булмады. Мин шүрләп йөрдем Туфан абыйдан, ул өлкән кеше буларак, бәлки, беренче эндәшмәгәндер, бәлки кирәк тә санамагандыр, ләкин күз карашыннан җылылык тоя идем. Язучылар берлегенә кергәндә дә ул берсүзсез үзенең рекомендациясен бирде, анда үзенең мактау сүзләрен дә, шулай ук киңәшләрен дә язган иде. Менә Туфан абыйга кабер ташы ачабыз, әмма яраткан драматургыбыз үзенә һәйкәлне куеп калдырды, ул — аның иҗаты, — дип ассызыклады Илгиз Зәйни.
Татар язучылары исеменнән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов сөйләде:
— Туфан абый җитми, без аны юксынабыз, сагынабыз, ул безнең арада булырга тиеш шикелле. Туфан Миңнуллин язучыларны гына түгел, бөтен татар халкын кайгыртып яшәде, күпме еллар Дәүләт Советында милләт проблемаларын күтәргән башка кеше булмады. Ул бервакытта да октябрь аенда Казанда уздырыла торган Хәтер көнен калдырмады, без дә быелгысын игътибарсыз калдырмыйк, — дип Рафис Корбан Туфан Миңнуллинга багышлап язган «Могикан» шигырен укыды.
Мәгълүм булганча, Татарстанның Түбән Кама татар дәүләт драма театрына Туфан Миңнуллин исеме бирелде. Язучы каберенә таш кую вакыйгасында театрның баш режиссеры Рөстәм Галиевкә сүз бирелде: «Түбән Камадагы Туфан Миңнуллин исемен йөрткән театр драматургның үзе кебек мәртәбәле булып үсүен телим», — дигән хыяллары белән уртаклашты ул.
Депутат һәм галим Азат Зыятдинов Туфан Миңнуллинны «туры» Тукай белән чагыштырды:
— Татар халкында Туры исеме алган ике шәхес бар, берсе — Тукай, шул ук исемгә Туфан да лаек. Ул нинди җилләр иссә дә үз сүзенә тугры булып калды, халкына кирәкле сүзне әйтә белде. Шуның өчен дә халык аны һәрвакыт якын итәр. Рухы шат, урыны җәннәттә булсын иде, без аның истәлеген мәңге сакласак иде, — дип теләде галим.
Туфан Миңнуллин Казанның 12 нче татар кызлар гимназиясен саклап калуга зур өлеш керткән шәхес. Аның тырышлыгы белән гимназия иске бинадан 2011 елда яңа бинага күчте. «Кемнең үзеннән соң 300-400 онык калдырганы бар икән? Казанның Тукай урамындагы иске бинадан яңа дүрт катлы бинага күчерде безне Туфан абый, — дип сөйләде гимназия вәкилләре. — Ул зыялы кызлар тәрбияләүгә зур игътибар бирде. Туфан абый алдында бурычыбыз зур — без татар әниләре тәрбиялибез, алга таба да аның исеменә тап төшермәслек итеп эшләргә омтылабыз». 12 нче гимназия коллективы Туфан Миңнуллинга бик рәхмәтле булуын җиткерде, биредә аның истәлеген якты хатирә итеп саклыйлар, язучының эзләреннән әле күптән түгел туган ягы Кама Тамагы районына, туган авылы Мәрәтхуҗага сәфәр кылып, укыган мәктәбен карап кайтканнар.
Татарстанның халык артисты, Г.Камал театры актеры Әзһәр Шакиров үз чиратында, «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, дигән татар мәкален шушы зиратка килгәч беләсең», дип, театр коллективы, драматургның туганнары һәм якыннары исеменнән республика җитәкчелегенә, “Таттелеком” генераль директоры Лотфулла Шәфигуллинга, “Газпром Трансгаз Казан” генераль директоры Рәфкать Кантюковка ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Лилия ГАДЕЛШИНА