ТАТ РУС ENG

Гәрәй Рәхимне биш томлыгы белән котладылар


Татарстанның халык шагыйре, депутат, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Гәрәй Рәхимнең 5 томлы сайланма әсәрләре басылып чыгу уңаеннан, 2014 елның 21 мартында Казанда, Татарстан Язучылар берлеге бинасында урнашкан Тукай клубында әдәби-музыкаль кичә узды.
Сәхнәдә – ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт. Ул Гәрәй Рәхим тормышында булып узган кайбер мизгелләрне тамашачыларның күз алдына китерде. 50нче еллар. Татарстанның Лениногорск районы Федотовка авылында туып үскән Григорий Родионов (Гәрәй Рәхим тәхәллүсен ул Хәсән Туфан тәкъдиме белән кабул иткән) район үзәгенә шигырь укырга дип килә. Аягында чабата, ә шул көе сәхнәгә чыгармыйлар. Бер иптәшенең аяк киемен киеп, Гөргери сәхнәдә Муса Җәлилнең “Кичер, илем” шигырен сөйли, беренче урын яулый. Әтисе фронттан кайтмаган малайга тормышта гел шулай үзенә юл ярырга туры килә.
Кичәне Гәрәй Рәхимнең дусты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ алып барды. Аның теленнән әле дә булса, яшь чагындагыча, очкын чәчелә. 60нчы елларда Равил Фәйзуллин, Ринат Харис, Рәдиф Гаташ, Рөстәм Мингалимовларның, өермәдәй, һәр җирдә булырга өлгерүләрен сөйләп алды. Бер үк вакытта сәхнәне дә буш тотмады. Болгар заманындагы киемнәр кигән, берсеннән-берсе матур “Сорнай” ансамбле кызлары һәм егетләре сәхнәгә чыкты. Алар борынгы музыка коралларында уйнап, җырладылар, биеделәр. Концертны гилимнәрнең, шагыйрьләрнең чыгышлары белән чиратлаштыру кичәне чын бәйрәмгә әйләндерде. Керәшеннәр болгар-татарларның 60лап музыка уен коралын саклап калган икән.
Галимнәр, филология фәннәре докторлары Тәлгать Галиуллин, Хатыйп Минңегулов Гәрәй Рәхим иҗатына югары бәя бирделәр. Т.Галиуллин Гәрәй Рәхимнең иҗатын анализлаганда, аның, сикереп чыкмыйча, салмак кына гел алга баруын, гомер буена шагыйрь булып калуын билгеләп үтте. Иҗатының баштагы чорында язылган әсәрләре “Вәгъдә”, “Хәтер”, “Еллар кочагында” һәм башка җыентыклары халык арасында киң таралуын әйтте. Идегәй образын үзенчәлекле яктыртуын билгеләде. Аның драма, либретто, проза әсәрләре, скетчлары күп түгел. Соңгы елларда язган шигырьләре белән Гәрәй Рәхим үзен модернист итеп танытты. Шулай да, Тәлгать Галиуллин фикеренчә, дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителгән бу шагыйрь үзенең тиешле бәясен алмады – бу хәл татар җәмәгатьчелегенең йоклаганын белдерә. Әдәбият галиме Хатыйп Минңегулов коллегасы Тәлгать Галиуллин сөйләгәннәрне куәтләде. Өстәп шуны әйтте, фигыльләр турындагы табышлары өчен Гәрәй Рәхимне филология фәннәре кандидаты итеп диссертация яклату мөмкинлеге булган. Форсаттан файдалана белмәгәннәр. Бусына күз йомарга була. Чөнки бездә шагыйрьләрнең академик булганы юк әле.
Г.Тукай бүләге иясе, шагыйрь Ркаил Зәйдулла үзенең чыгышында илле ел иҗат иткән шагыйрь әсәрләренең соңгы чорда язылганнарына югары бәя бирде. Ул безнең татар милләтенә шул хәтле хезмәтен куйган Гәрәй Рәхимне йөз процент татар кешесе дип атады.
Соңгы елларда Гәрәй Рәхимнең сәламәтлеге бераз какшаса да, ул әле бирешергә теләми, билгеле. Күптән түгел ул ике томлы “Татар шагыйрьләре антологиясе”н бастырып чыгарды. Аның белән аралашу бөтен кешегә җиңел, уңай. Ул үпкәли дә белми, һәркемгә үзенең күңел җылысын бирә. Шагыйрьнең олы җанлы булуын әлеге кичәдәге чыгышында язучы Илсөяр Ихсанова да билгеләп үтте. “Кайт син Сараланга! Сине андагы бөтен кеше сагына”, – диде ул Гәрәй Рәхимгә. Шагыйрь соңгы елларда Лаеш районындагы шул авылда үзенә яшәр өчен җайлы йорт җиткереп, шунда сыер асрап, яшь хатыны белән яшәп алган. Тик күптән түгел, ул йортын сатып, кире Казанга күченгән. Авылда торган икән, димәк, шагыйрь үзенең яшь чагын сагына, тик тормыш ул теләгәнчә генә бармый. Шулай да, аның иманы нык, ул үзгәрми.
Кичәгә Гәрәй Рәхим шигырьләрен күп телләргә тәрҗемә иткән Рамил Сарчин да килгән иде. Ул да чыгыш ясады. Шагыйрнең әсәрләре бүген инглиз, немец, чех, рус, төрек, литва, латыш, украин, белорус телләренә һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән. Татар шагыйрен күп милләт кешеләре укый. Моңа әлеге тәрҗемәченең дә хезмәте кергән.
Гәрәй Рәхимне олылап чыгыш ясаучылар арасында төрек язучысы һәм тәрҗемәчесе Фатих Котлы да аз гына сөйләде. Ул Гәрәй Рәхимне шундый зур хезмәте – биш томлы сайланма әсәрләре чыгу белән котлады. Аның шигырьләре, Габдулла Тукайдан кала, төрек телендә чыккан исән татар шагыйрьләре арасында беренче булып басылган. Бу факт та Гәрәй әфәнденең зур шагыйрь булуын ачык күрсәтә.
Бирелгән вакыт тиз үтеп китте. Рәдиф әфәнде, кичәне йомгакла, дип сүзне шагыйрь Гәрәй Рәхимнең үзенә бирде. Гәрәй Рәхим үзен шулай зурлап кичәгә килүчеләргә рәхмәт әйтте. Аеруча олы яшьтәге язучыларга – Лирон Хәмидуллинга, Рабит Батуллага, үзенә күп яхшылыклар күрсәткәннәре өчен, рәхмәтне атап әйтте. 60 нчы елларда бер өер булып шигърияткә килеп кергән яшьтәшләрен дә искә алды. Шагыйрь яңа чыккан китаплары турында күп итеп сөйләмәде. Бары өр-яңа шигырьләрең укыды. Аларның берсе, “Менәтерә” дигәне, бик гади булып яңгырады. Әмма җор тел белән язылган шигырь Гәрәй Рәхимнең йөгерек теленнән бик матур килеп чыккан иде. «Кемгә ышанырга?” дигән шигыре исә хәзерге тормышның шулхәтле катлаулы булуы турында. Шуңа ул аеруча уйландыра. Шагыйрь сүзен: “Белмим инде сезне, сез кемнәр?” – дип бетерде.

Рәис МӨКАТДИСОВ,
ТР Язучылар берлегенең матбугат үзәге җитәкчесе

tatar-inform.ru



Комментарий язарга


*