rn Статья посвящена анализу тематики и выявлению идейно-эстетического богатства поэтических произведений панегирического жанра Габдуллы Тукая. Анализируются сатирические касыды «Молодежь»,«Касыда о восхвалении Мустафы» и марсии, посвященные журналу «Тәрбиятел-әтфаль» («Воспитание детей»), писателю 3. Бигиеву, революционеру X. Ямашеву и ученому-философу Ш. Марджани. Особое внимание уделяется на те новшества, которые внес Г. Тукай в тематику и в художественные особенности произведений этих нормативных жанров.rn
rn
rnПанегирика ул — мактау, ә панегирик жанр — кемне дә булса мактауга багышланган әдәби әсәр. Шәрык поэзиясендә панегирика берничә норматив жанрда тормышка ашырыла. Аларның иң еш очрый торганнары — касыйдә, мәдхия, мәрсия һәм пародия.
rnИң элек касыйдә жанрына тукталыйк. Касыйдә (гарәпчә «касд» сүзеннән алынган) — «максат», «омтылыш» дигән мәгънәне аңлата. Бу жанр иң элек гарәп поэзиясендә исламга кадәр үк барлыкка килгән. Ул ода, ягъни мәдхияне хәтерләтә торган тантаналы мактау шигыре булган. Аны бәдәвиләр поэзиясендә гадәттә тәхеткә яңа патша утыру, сугышта җиңеп чыгу, патша угылы туу һәм башка тантаналы вакыйгалар белән бәйле рәвештә иҗат иткәннәр. Ислам барлыкка килгәч тә касыйдәләр иҗат итү, бу жанрның камилләшә баруы дәвам иткән. Бераздан касыйдә фарсы поэзиясенә, ә инде тагын да соңрак төрки телле поэзиягә дә килеп кергән.
rnШәрык әдәбиятларында гасырлар буе камилләшә һәм калыплаша килеп, касыйдә поэзиянең классик жанрына әверелгән, аның түбәндәге мәҗбүри норматив таләпләре барлыкка килгән: 1) темасы — кемне дә булса мактауга багышлана; 2) күләме — 12 бәеттән алып 200 бәеткә, яки аннан да зуррак булырга мөмкин; 3) рифмалашуы — аа, ба, ва, га… булырга тиеш; 4) классик касыйдәнең төзелеше биш өлештән торырга тиеш булган: нәсиб — әсәрнең кереш өлеше; гуриз-гаһ — керештән төп өлешкә күчү; төп өлеш — мәдех — мактау өлеше; касд яки таләп — мактаган өчен бүләк өмет итү өлеше һәм тәгъбид — шушы әсәр багышланган шәхесне мәңгеләштерү, аңа хәерхаһ теләү өлеше. Менә шушы таләпләрнең барысына да җавап бирә торган әсәр генә касыйдә, дип аталырга хаклы булган. Урта гасырларда мондый классик касыйдәләр шактый күп язылган. Берәр милли әдәбиятның үсү дәрәҗәсе турында аңарда касыйдәләрнең күпме иҗат ителүеннән, ул әсәрләрнең норматив таләпләргә ни дәрәҗәдә җавап бирүләреннән, ул әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнешеннән чыгып фикер йөрткәннәр.
rnӘмма вакытлар үтү белән бу катгый кагыйдәләр үзгәрешкә дучар була башлый. Иң элек касыйдә композициясендәге биш өлешнең урнашу тәртибе үзгәрә: йә аларның урыннары алмаштырыла, йә бер-берсе белән кушып җибәрелә, йә аерым өлешләре төшереп калдырыла. Касыйдәнең тематикасы да киңәя. Аның түбәндәге тематик төрләре барлыкка килә: 1) тасвирлама касыйдәләр; 2) мәдхия касыйдәләр; 3) мәрсия касыйдәләр; 4) һөҗү касыйдәләр — сатирик касыйдәләр; 5) мөнәҗәт касыйдәләр; 6) фәлсәфи касыйдәләр; 7) мәсну касыйдәләр — беренче чиратта шигырьнең формаль ягын игътибар үзәгенә алып иҗат ителгән касыйдәләр.
rnТөрки әдәбиятларда касыйдә жанрының иң активлашып киткән дәвере ХIУ-ХV гасырларга туры килә. Атаклы шагыйрьләр Лотфи (1366-1465), Саккаки (XV гасырның I яртысы) һәм аеруча Г. Нәваи (1441-1501) иҗатларында бу жанр сәнгатьчелек ягыннан иң югары баскычка күтәрелде; нәкъ менә алар күп шагыйрьләргә үрнәк, өлге булырлык касыйдәләр иҗат иттеләр. Ә алардан соңгы дәверләрдә классик касыйдәләр иҗат итү чагыштырмача кими башлый.
rnФәндә «урта гасырларның соңгы дәверендә татар поэзиясендә касыйдәләр иҗат ителмәде» дигәнрәк карашлар яшәп килде. Бу дөрес караш түгел. Соңгы дәверләр татар әдәбиятында да касыйдәләр иҗат ителә. Әгәр XIV гасырда Сәйф Сарайның атаклы «Таң касыйдәсе», ә XVI гасырда Казан шагыйре Мөхәммәд Әминнең Аксак Тимерне тәнкыйтьләгән «Гыйкаб» («Үч алу») исемле сатирик касыйдәсе язылган булса, инде XVIII гасырга кергәч, без Габдрахман бине Туй-мөхәммәднең Мөхәммәд пәйгамбәргә багышлап язган 38 бәетле касыйдәсен күрсәтә алабыз: бу әсәрдә классик касыйдә жанрына куела торган барлык таләпләр дә әле сакланган.
rnӘмма шулай да XVIII гасырның икенче яртысында касыйдә тибында иҗат ителгән әсәрләр инде барлык норматив кануннарга да җавап бирми башлыйлар. Бу чорда Россия хөкүмәтенә намуслы хезмәт итүче күренекле шәхесләрне мактаган шигъри әсәрләр барлыкка килә. Ләкин алар инде, рифмалашу ягыннан касыйдә жанры таләпләренә җавап бирсәләр дә, әсәрнең төзелешендәге кайбер өлешләре (мәсәлән, нәсиб, гуризгаһ, таләп, тәгъбид өлешләре) төшереп калдырыла (татар тормышы ул өлешләрне кирәксенми), йә бер-берсе белән берләшә, ә үзәк өлеше (мәдхия) кала. Әсәр композициясендәге мондый үзгәрешләр ахыр чиктә жанр атамасының да үзгәрүен таләп итә; мондый шигырьләр инде «касыйдә» дип түгел, ә «мәдхия» дип атала башлыйлар. Шулай итеп, иҗтимагый тормыштагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, поэзиядәге касыйдә жанры урынына мәдхия, ягъни ода жанры активлашып китә. XVIII гасыр шагыйрьләре Бәшир бине Габдулланың морза Котлуг Мөхәммәд Тәфкилевкә багышлап язган әсәрен, Рәхимкол бине Әбүбәкер һәм Сәфәр бине Салихның мәдхияләрен нәкъ менә шул типтагы мәдхияләр итеп карарга кирәк. XX гасыр башында татар поэзиясендә Габдулла Тукайның гигант фигурасы калкып чыга. Ул Уральскида яшәгән чакта ук Шәрык поэзиясе үрнәкләре, аның классик жанрлары белән кызыксына. Һәм ул, әлбәттә, касыйдә жанрын да читләтеп үтә алмый: 1912 елда «Һазиһи касыйдәтен фи мәдхи Мостафа» («Мостафаны мактау турындагы касыйдә») әсәрен яза. Шагыйрь бу әсәрен Урта гасырлар шагыйре Рабгузиның «Кыйссасел-әнбия» («Пәйгамбәрләр кыйссасы») китабындагы бер өзеккә нәзыйрә рәвешендә иҗат иткән. Әмма Рабгузи әсәре Мөхәммәд пәйгамбәргә мәдхия рәвешендә язылган була, ә Тукайдагы Мостафа ул — аның замандашы, чыгышы белән кавказлы Ширванский Мостафа Лотфи дигән кеше. Әлбәттә, бу әсәрне Г. Тукай беренче чиратта сатирик максатны күздә тотып иҗат иткән, шуңа күрә аның шигыренең төзелеше Урта гасырлардагы классик касыйдәләргә куела торган барлык норматив таләпләргә дә җавап бирми. Бары әсәрнең темасы, күләме һәм рифмалашу тәртибе генә ул таләпләргә туры килә. Бу әсәрдә шагыйрьнең максаты — Мостафа Лотфи дигән кешенең, Төркиядән укып кайткач, «Борһане тәрәкъкый», «Хәмият», «Мизан», «Хак» исемле газеталар аша татарның алдынгы фикерле кешеләренә, милләтнең алга барышына каршы чыгуын, татар әдәби телен төрекләштерергә тырышуын фаш итү. Монда да Тукайның сатирасы, аның күп әсәрләрендәге кебек үк, гаять ачы телле, «үтергеч сатира». Мәсәлән, ул болай ди:
rnТөркиядән бер теләнче сухта (әрәмтамак. — Ә. Ш.) булган Мостафа, Монда кайтып ил казасы, фетнә булган Мостафа. Юп-юаш, муйнын бөгеп йөргән сарыклы бер сарык, — Монда кайткачтын симергән, чучка булган Мостафа.
rnТукайның икенче бер сатирик касыйдәсе «Яшьләр» дип атала (1910). Ул анда 1905-07 елгы революция чорында илһамланып, күтәрелеп алган татар яшьләренең, реакция еллары килгәч, элеккеге идеалларыннан ваз кичеп, күңелләре төшүен, милләтне алга җибәрү өчен көрәшне туктатуларын тәнкыйтьли. Халыкның көченә ышанмауны, мәшһүр бабайларның каһарманлыгына лаек булырга омтылмауны сатира утына тота:
rnБара милләт зәгыйфь, абыныр-абынмас,
rnСүнә яшьләрдә ут кабыныр-кабынмас.
rnКичә якты вә милли бер күңелдән
rnБүген тычкан утыдай нур табылмас.
rnШагыйрь яшьләрнең милләт өчен көрәштән йөз чөереп, алтынга, байлыкка табынып яшәүләрен тәнкыйтьли.
rnПанегирик жанрлардан Тукай тагын мәдхия, мәрсия һәм пародия жанрларын яратып куллана. Әйтергә кирәк, үзләренең идея юнәлеше һәм язылу стильләре, манералары ягыннан мәдхия белән мәрсия жанрлары үзара охшаш: алар нинди дә булса бер шәхесне мактау, данлау максатында иҗат ителәләр. Аларның күләме дә, рифмалашу тәртибе дә ирекле була. Алар арасындагы беренче аерма шунда — мәдхиядә исән кеше макталса, мәрсиядә — вафат булган кешегә, яки тарихи бер шәхескә дан җырлана. Бу ике жанр арасындагы икенче аерма: мәдхия аерым бер шәхескә генә түгел, ә берәр шәһәргә, авылга, торак пунктына да адресланып язылырга мөмкин. Мәсәлән, Гали Чокрыйның Казан һәм Уфа шәһәрләренә язган мәдхияләре. Мәрсия исә, кагыйдә буларак, бары аерым бер шәхескә карата гына иҗат ителә. Дөрес, сирәк кенә булса да, мәрсия тибындагы әсәрләрнең дә сурәтләү объекты киңрәк булырга мөмкин: мәсәлән, сугыш нәтиҗәсендә яндырылган, юкка чыгарылган шәһәр яки авылга карата да мәрсияләр язылырга мөмкин. Ләкин ул чакта мәрсия жанры инде сыктау жанрына якынлашып, аның белән кушылып китә.
rnГ. Тукай иҗатындагы мәрсия жанрындагы әсәрләргә тукталыйк. Мәсәлән, «Тәрбиятел-әтфальгә» шигыре. Тукай аны Ф.Әмирхан мөхәррирлегендә 1907 елның гыйнвар-март айларында бары биш кенә саны чыгып калган беренче татар балалар журналы «Тәрбиятел-әтфаль»нең («Балалар тәрбиясе») туктатылуы уңае белән язган. Әсәрнең бөтен рухы, фикер сөреше мәрсия жанрына туры килә: шагыйрь аны бер мөселман баласы исеменнән иҗат иткән. Бала әлеге журналның тукталуына үзенең кайгыруын, сызлануын белдерә. Журналны үзенең әтисе кебек үк якын күрә, аны «шәфкатьле атам» дип атый:
rnСинең югалуың күңелемә тау кадәр кайгы салды:
rnКайда син? — бир хәбәр: кайгырам, и шәфкатьле атам!» —
rnди ул. Баланың кайгыруын Тукай бик үтемле итеп тасвирлый: бала авызыннан әйтелгән сүзләрдә ул мәрсия һәм сыктау жанрларына хас булган традицион мотив-алымнарны куллана:
rnМин бер сабый баламын, акылсыз диванамын,
rnАерылганнан бирле мин мин түгел, мәхрүм калдым, —
rnди бала.
rnШулай итеп, Тукай үз иҗатында мәрсия жанрының сурәтләү объектын, тематикасын киңәйтә: аңа иҗтимагый яңгыраш бирә.
rnШуннан соң иҗат иткән мәрсияләрен Тукай тарихта үзләреннән якты эз сызып калдырган күренекле шәхесләргә — язучы Заһир Бигиевкә (1870-1902), үзенең якын дусты, революционер Хөсәен Ямашевка (1882-1912), атаклы галим Шиһабетдин Мәрҗанигә (1818-1889) багышлый. Бу өч әсәрдә дә әлеге шәхесләрнең эшләгән эшләренә, кыйлган гамәлләренә зур бәя бирелә, аларның халык тарихында тоткан урыннары күрсәтелә.
rnХронологик яктан караганда, Тукайның «Мәрхүм Мехәммәдзаһир әфәндегә» дигән мәрсиясе иртәрәк, ягъни 1908 елда язылган. Бу әсәрдә шагыйрь XIX гасыр ахыры татар язучысы Заһир Бигиевның якты образын тудыра. Ул 3. Бигиевны «яктылыкка эз салучы», «милләтне алга әйдәүче» итеп тасвирлый.
rnГәрчә «үлде» дисәләр дә, син бөтенләй үлмәдең;
rnЯхшы исмең калды, син мәнси вә мәтрүк у ямадың, —
rnдип, аның халкыбыз тарихында якты эз калдыруына басым ясап күрсәтә.
rnТукай әсәрне З.Бигиев эшләгән эшләрнең киләчәктә дә онытылмаячагын, аның исеме киләчәктә дә зур хөрмәт белән искә алыначагын әйтеп тәмамлый:
rnШунда да исмең синең милләт яшәдекчә яшәр.
rnМилләт үсдекчә үсәр һәм милләт ашдыкча ашар!
rn«Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» мәрсиясен Тукай үзенең якын дусты Хөсәен Ямашевның вафаты уңае белән иҗат иткән, ул әсәр 1912 елның 15 апрелендә «Йолдыз» газетасында басылып та чыккан. Бу әсәрдә Тукай революционер Хөсәен Ямашевның якты образын гәүдәләндерә: акча хөкем сөргән җәмгыять белән килешмәүче, үзенең «үткен акылы белән явыз эшләргә» җәза бирүче, «тормыш ваклыкларыннан» өстен торучы бер батыр көрәшче итеп тасвирлый.
rnКөч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби,
rnУл иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби.
rnӘулияларның барын бер-бер китерсәм каршыма,
rnКүрмәмен дип уйлыймын бер якты йөз ул йөз кеби, —
rnди шагыйрь.
rnТукай X. Ямашевның бу игелекле эшләрен үз вакытында күреп ала алмавыбызга, аңа үз вакытында тиешле бәя бирмәвебезгә сызлана, Әсәрне:
rnБармыни бездә гомумән чын кеше кадрен белү?!
rnБез аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач?! —
rnдип тәмамлый.
rn«Шиһаб хәзрәт» (1913) мәрсиясендә Тукай Шиһабетдин Мәрҗанине татар дөньясында аң-белем уты кабызган, белем-мәгърифәткө башлап юл ярган шәхес итеп сурәтли:
rnКирәк булса әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт,
rnТулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
rnМәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
rnМилләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт, —
rnди.
rnШагыйрь аны дин өлкәсендә гаять белемле, бик күп серләрне белүче һәм аңлатып бирүче итеп тасвирлый, аны «даһи» дип атый. Бу галимгә каршы чыккан кешеләрнең җиңелеп калуларын күрсәтә, аның олуглыгына, олпатлыгына басым ясый.
rnГ. Тукай Ш. Мәрҗанигә үзенең тирән ихтирамын белдерә, аның исеменең беркайчан да югалмаячагын әйтә:
rnҖисме үлек, исме терек бу хәзрәтне
rnМәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм!
rnБу мәрсияләрдә Тукай төрле строфа шәкелләрен кулланган. Мәсәлән, 3. Бигиевкә һәм X. Ямашевка багышланган мәрсияләрне ул икеюллыклар, ягъни Урта гасырлар Шәрык поэзиясендә кулланылган традицион бәетләр формасында иҗат иткән, ә Ш. Мәрҗанигә багышланганны дүртьюллык, ягъни мәрәббәгъ формасында язган. Әлеге әсәрләрне форма ягыннан караганда, гаять кызыклы бер момент күзгә бәрелә. «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» мәрсиясендә Тукай касыйдәгә хас булган беренче дүрт юлнын рифмалашуын, ягъни аа, ба… рифмасын әсәр буенча кабатлап бара: әсәр барлыгы сигез бәеттән тора, әсәр дәвамындагы һәр ике бәетнең һәрберсендә яңа аа, ба… рифмасын куллана. Мондый төзелеш әлеге әсәргә яңа, үзенчәлекле яңгыраш бирә һәм Тукайның үз юкатында классик шигырь шәкелләре өлкәсендә дә эзләнүләрен, бу өлкәдә дә новатор булуын күрсәтеп тора.
rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011)
rn
rn
rn
rn rn
rn