ТАТ РУС ENG

Галиева Эльмира (Казан) Г.Тукай лирикасының реаль һәм потенциаль эчтәлеге

rn rn

rn

rnВ данной статье на основе общего взгляда на творчество поэта рассматривается соотношение актуального и потенциального содержания его произведений. Содержательный и стилистический потенциал основывается на широком диалоге с читателем. Этот диалог выражается в творчестве Тукая, как и любого поэта, в форме открытого (непосредственно акцентирование поэтом важных общественно-политических, философских, нравственно-воспитательных проблем с использованием специфического поэтического языка) и внутреннего (скрытого, открыто невыраженного) диалога, реализующегося через всю идейно-образную систему произведения и соответствующую этой системе внутреннюю организацию художественного текста.rn

rn

rn
rnГ. Тукайның татар әдәбияты тарихындагы урынын ачыклау өчен аның күпкырлы иҗатын реаль һәм потенциаль эчтәлеге һәм поэтикасы ягыннан өйрәнергә кирәк. Г. Тукай иҗаты ул бик бай күренеш, һәр чор укучысы шагыйрьнең шигъри сазын аңларга, аңа тирәнрәк төшенергә омтыла. Шагыйрь иҗаты фәндә инде байтак өйрәнелгән булса да, Тукай феномены әле һаман да ачылып бетмәгән.
rnИҗат потенциалының нигезен әсәрдә авторның үз замандашы белән, киләчәк буын, төрле чор укучылары белән ихтималы мөмкин булган киң диалогы тәшкил итә. Мондый диалог кору өчен әсәр үзе бай һәм катлаулы, гаять тә гармонияле структурага, образлар системасына, композиция үзенчәлекләренә, эчке бәйләнешләргә ия булырга тиеш. Текстның эчке бәйләнеш хасиятләренә таянып кына шигырьдәге потенциалы яшерелгән якларны ачыкларга мөмкин.
rnАчык потенциалга мисалларны Тукай лирикасыннан күпләп табарга мөмкин. Андый шигырьләрдә сурәт-образ зур тарихи гомумиләштерүләр көченә ия була. Ул сурәтне төрле чорларга, охшаш тарихи-иҗтимагый, сәяси, мораль-әхлакый ситуацияләргә карата да кулланып, туры китереп аңларга була.
rnГ. Тукайның «Көтмәгәндә» шигырендә (1912) лирик геройның Шүрәле белән очрашуы турындагы мифологик эпизод сурәтләнә. Беренче карашка гади генә вакыйганы сурәтләү аша шигырьнең эчтәлек потенциалы төрле аспектта ачыла: халыкның көчле ягы: чыдамлылыгы-түземлелеге, авырлыкларга бирешмәве, авырлыкларга юмор белән каравы; шагыйрьнең үз шәхси биографиясе белән аваздашлык-охшашлык, Шүрәленең ирекле, азат табигать иркәсе булуы турындагы һәм башка өстәмә, яңа мәгънәләре ачыла. Шүрәле — фольклор образы. Лирик герой аша халык, «мужик» күзаллана. Мужик салкынга бирешми, салкын аны бер яктан да ала алмый. Лирик геройны рухи дөньясы саклый, ул үзенең рухы, әхлагы, акылы белән нык. Шигырь тоташ аллегорияләр, метафоралар кулланып язылган. Шагыйрь эчтәлек мәгънәсен сурәтле чагыштырулар аша, көнчыгыш әдәбияты традицияләре үрнәгендә сурәтле тел белән әйтеп бирә. Ләкин Тукай үзенчә әйтә, үз телен, Тукай телен тудыра.
rnТукай элеккеге поэтик традицияләргә: фольклор, борынгы әдәбият (Кол Гали, Утыз-Имәни һ. б.), гарәп әдәбияты (Әль-Мәгарри), гомумән көнчыгыш әдәбияты (Хафиз, Низами һ. б.), төрек, рус (Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Толстой һ. б.), Көнбатыш Европа (Гейне, Байрон һ. б.) традицияләренә даими мөрәҗәгать итә. Шул нигездә ул яңа табышларга, казанышларга ирешә.
rnКерешүнең мондый формасына мисал — шагыйрьнең «Дустларга бер сүз» шигыре (1905). Г. Тукай аны Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасының шигъри үлчәме белән язган. Шигырь Кол Гали поэмасының исемен телгә алу белән башланып китә:
rnМенә, дуслар, мин сезлөргә бер сүз сөйлим,
rn«Юсеф-Ягъкуб» китабеның көен көйлим;
rnГ. Тукай Кол Гали әсәренең шигырь үлчәмен генә файдаланып калмаган, ә бәлки идеалларын да алган. Бөек Кол Гали әсәрендә чагылган гуманизм һәм мәгърифәт идеалларын Тукай үз чорының мәгърифәтчелек идеаллары рухында үткәрә.
rnПоэтик системаларны берләштерүнең Тукай лирикасында бүтән төрле вариантлары да бар. Аның баштагы, беренче шигырьләрендә көнчыгыш классик романтизм стиле белән XIX гасыр азагы — XX гасыр башы татар мәгърифәтчелек реализмы берләшүен күрергә була. Берләшүнең бу варианты шагыйрьнең 1907 елда язылган «Хөрриятә» шигыре мисалында ачык чагыла.
rnЗарыгып көткән иреккә ирешә алмаган лирик геройның өметсезлеген, күңел төшенкелеген Г. Тукай классик романтизм стилендәге метафоралар аша, ахыр-заман күренешләре аша чагылдыра.
rnТукай шул поэтик структурага дөньяны (үз чоры инкыйлаби вакыйгаларын) яңача сәнгатьчә сурәтләүне кертә. «Юк дөреслек, юк ирек!», — ди лирик герой. Алга таба Тукай шул системага лирик геройның уйлануларын сала. Лирик герой халыкны ничек агарту, аңга китерү турында, халыкның аңы үсү процессының авыр, катлаулы булуы турында уйлана, моның сәбәпләрен эзли, нәтиҗәләрен күрсәтә. Шулай итеп, шигырьдә алга таба реалистик сурәтләүләр китә. Халык чын идеалларны оныта, чөнки ул бүтән аллага ышана. Ни татары, ни русы, ни башка халыклар ирек ала алмаган. Чөнки алар дини идеалларын онытып, самодержавие идеалларына (ягъни самодержавие биргән идеяләргә) табына башлаганнар. Әлеге бәйләнештә шигырь эчтәлегенә Дума депутатларының ялган лозунглары килеп керә. Лирик геройның уйланулары шул чорның идея-сәяси атмосферасы белән бәйләнештә бирелә. Димәк, шигырь контекстында романтик як белән социаль аспект берләшә. Лирик герой сүзләрендә (XX гасыр кешесе) шагыйрь Утыз Имәни вәгазьләре, фикерләре, киңәшләре сиземләнә, төсмерләнә («Мөхиммәт-эз-заман» — «Заманның мөһим хәлләре» дигән поэмасын искә (XIX гасыр әсәре) төшерик):
rnИлаһым, рәхмәтең белән шагыйрьнең бәйләнгән телен чиш.
rnУл дуслар һәм дошманнар хәленнән бераз хәбәр бирсен.
rnТөрле поэтик системалар берләшүнең тагын да катлаулырак вариантын Г.Тукайның «Өмид» (1908) дигән шигырендә күзәтеп була. Әлеге шигырьдә Тукай гарәп поэзиясендәге бик матур бер традицияне — бер традицион сурәтне берничә символик мәгънәдә куллану алымын үстерә. Әл-Мәгарри поэзиясендә (гомумән көнчыгыш поэзиясендә) бер символик образ берничә мәгънәдә кулланыла. Г. Тукай шигырьләрендә дә шулай.
rn«Өмид» шигырендә ассоциацияләр катламы кояш образы белән бәйләнгән. Әлеге образ шигырьдә өч төрле мәгънәдә күренә. Шигырьнең баштагы өлешендә, беренче юлда традицион мәгънәдә кояш (гарәп классик поэзиясендәге кебек акыл, фикер символы), «фикер кояшы» «үлек вөҗдан»га каршы куела. Күренеп тора, әлеге каршы кую мәгърифәтчелек рухында бирелгән. «Үлек вөҗдан»га каршы куелган кояш образы, кояш-хакыйкать — XIX гасыр азагы — XX гасыр башы татар мәгърифәтчелеге идеяләре контекстында аңлана башлый.
rnЧыкчы, и фикрем кояшы! Китсен өстеңнән болыт;
rnБу үлек вөҗданны җанландыр! Җылың белән җылыт!
rnАлга таба, икенче строфада кояш символы — кояш ялкыны, гыйсъян ялкыны буларак сурәтләнә («дүрт ягым гыйсъян уты»). Гыйсъян — көнчыгыш шигъриятендә хакыйкатьне эзләү, кануннарны, күнегелгән тәртипләрне вату, җимерү символы. Гыйсъян — әлеге шигырьдә ялган идеяләр бунты буларак аңлашыла.
rnШигырьнең дүртенче строфасында кояш — фикер, кояш — хакыйкать, шәмгә әйләнә. Шәм — Көнчыгыш әдәбиятында бик күп мәгънәләрне белдерә торган символ: илһам, шигърият символы. Шигырьнең бишенче юлында лирик герой шигърият бакчасы турында сөйли: «Чәчкәләр атсын өмид бакчамда ал гөлләр минем», — ди. Ягъни автобиографик ассоциация барлыкка килә. Баштагы юлда «үлек вөҗдан» иде, хәзер — «минем өмид бакчамда ал гөлләр чәчәк атсын». Нәрсә турында җырларга өметләнгән соң Тукай? Авыру шагыйрь үзенең халкына бәхет турында, бакчадагы ал гөлләр турында язарга хыялланган. Авыру булса да, үлемгә дучар булса да бәхет турында язасы килгән. Бәхеткә юл бик авыр. Кош урынына кайвакыт бака тотасың (җиденче строфада: «Күп вакытта сискәнәм., яңлыш тотып кош дип бака»).
rn«Өмид» шигыренең баштагы өлешендә югары, тантаналы гарәп, көнчыгыш романтизмы сурәтләре бирелә. Алга таба үзенең биографиясенә, халык язмышына күчкәч, интонация үзгәрә, шигырьнең соңгы юлында халыкчан юмор килеп керә («яңлыш кош дип бака тоту»; «Кисмәк өстенә кунган кара кош иттифакый (очраклы гына) кунган ул»).
rnГ.Тукай лирикасының гуманистик потенциалын барлыкка китерүдә катнашкан тирән эчке диалог үрнәге булган лирик шигырьләреннән берсе — «Мәхәббәт» (1908) шигыре.
rnТөп фикер, төп тема шигырьнең башында ук бирелә һәм ул афоризм кебек кабул ителә: «Җир яшәрмәс, гөл ачылмас, төшми яңгыр тамчысы; Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы». Бу юллар рухы белән дә, формасы белән дә фольклорга бик якын, хәтта халык җырларының башламы кебек яңгырый. Калган строфалар җыр куплетының алдагы икенче өлеше кебек кабул ителә. Мәхәббәт шагыйрьне илһамландыра. Аның төсмерләре шигырь юлларына үтеп чыккан юмор аша да бирелә. Җиңелчә юмор икенче икеюллыкның гадәттән тыш пафосында да чагыла: «Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтегез, рухланмаган? I Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкинеңме — кайсысы? II Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, — / Парә-парә кисмәсә гыйшык, мәхәббәт кайчысы». Яисә: «Тешләреңнең гәүһәреннән кабызып алдым менә / Мин бу шигъре — әйтегез лә, энҗедән ким кай төше?» — дигән метафорада да бар ул юмор. Шигырьдәге берникадәр ясалма мактанчыклык төсмерендә дә чагыла ул: «Бу татар шагыйрьләрен мөмкиндер артка калдыру, I алга сөрсен гашыйкый анчак мәхәббәт камчысы», һәм шигырьнең соңгы юлы: «Барча әхрары мәхәббәт миннән уңда зан итәм; I Кайда Фәр-хад берлә Мәҗнүн — мин аларның таңчысы!» — шигырьнең баштагы беренче строфасына параллель бирелә.
rnГ. Тукайның «Өзелгән өмид» шигырен структурасы һәм аның эчтәлек потенциалын тудыруда катнашкан сәнгатьчә алымнары ягыннан караганда, анда шагыйрьгә хас булган характерлы үзенчәлекләр ачыла.
rnШигырьнең эчтәлек потенциалы формалашуны оештыруда парадоксальлек ята: бер яктан, ассоциацияләрнең, лейтмотивларның туры хәрәкәтендә шагыйрь, барлык өметләрнең дә өзелүе кебек, караңгы, күңелсез күренешләрне сурәтли, ә менә кире кайтып, шигырьнең семантик, мәгънә үзәгеннән тармакланып киткән бәйләнешләрне тоемлап укыганда, бу шигырьнең оптимистик, тормышны раслаучан эчтәлеге туа. һәм, иң әһәмиятлесе, шигырьнең гуманистик мәгънәсе тулы ачыла. Шигырьнең рухи көче шунда: Тукай гомеренең азагы, үлем ноктасына җитүе турында хәсрәтләнеп яза, ә без яшәү оптимизмын аңлыйбыз. Ул мәгънә шигырьнең азагында лирик геройның күз яшьләре образы аша бирелә. Шул мәгънә ноктасыннан торып, шигырьне яңадан кайтып укыганда, шигырьнең якты, оптимистик интонациясе туа, шигырьнең өстәмә яңа мәгънәсе ачыла: тормыш изә, ә мин барыбер көчле, ди лирик герой.
rnЛирик герой — ул шул чор кешесе, шагыйрь. Аның күз алдында әйберләр төсе үзгәргән: шагыйрь моны яшь Һилал (яңа туган ай) һәм тулган ай метафоралары аша бирә («Яшь Һилал урынында — анда тулган айның яктысы»). Лирик герой авыр язмышлы булып күз алдына килеп баса: гомеренең яртысы үткән, элекке дәрте сүнгән, хисләре сүрелгән.
rnШагыйрь образы мөкатдәс саз; моңлы саз; сынган саз ассоциацияләре аша бирелә. Ул бәхет өчен яратылган, ләкин бәхетсез, бу дөньяга ят («Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббесе»).
rnМилләт җансыз, «милли агачлар җансыз, яфраксыз»,  шуңа күрә шагыйрь сайрый, рухлана алмый(«Күпме моңлансам кунып милли агачлар өстенә, I Барсы корган: бер генә юк җанлысы, яфраклысы»). Шигырьдә мәгънәви үзәкләрнең берсе әлеге строфага салынган. Ягъни шагыйрьнең фаҗигасе сәбәпләренең берсе — татар милләтендә мөһим идеалларга таяну булмаган; шул вакытка туры килә торган, халыкны рухландыра торган идеаллар әле өлгермәгән, җитлекмәгән, шуңа күрә лирик герой көенә, ачына. Монда милләт идеаллары һәм гомумкешелек идеаллары бәйләнеше күзаллана. Милләткә гомумкешелек идеалларына күтәрелергә кирәклек идеясе үткәрелә.
rnСөйгән яры да («алтын ярым, салкын ярым») лирик геройны рухландыра алмаган, аның «тормыши яктырткычы» була алмаган.
rnИкенче семантик үзәк — әни образы, әнинең күз яше образы. Шигырьдә, ана күз яшьләренә җавап итеп, лирик геройның күз яшьләре (ачы һәм татлы күз яшьләре) бирелә. Шигырьдә ананың күз яшьләре һәм улының күз яшьләре диалогта алына. Ананың күз яшьләре — ул аның көенече, улы — ятим калган баласы өчен кайгыруы, баласын жәлләве мәгънәсендә аңлашыла.
rn«Өзелгән өмид»тә кайгы, хәсрәт, үкенеч лейтмотивы үскәннән-үсеп, көчәеп, инкарь итү планында бара һәм бу — фаҗигалелек интонациясен тудыра: бөтенесе дә беткән, берсе дә калмаган, әнисе үлгән, гомере беткән, сөйгән яры җылытмаган һәм, кинәт парадоксаль нәтиҗә, йомгак: иң кадерле изге урын — ана кабере өстендә лирик герой ачы һәм татлы күз яшьләрен түгә. Әнинең «кабер ташы бар күңелләрдән жылы, йомшак»! Әни яткан изге урын бар икән, димәк, яшәү әле бик үк өметсез түгел, шул кадерле кечесе янында шагыйрьнең калган бөтен бәхетсезлек-ләре кечерәеп кала. Монда гомумкешелек фикере белән бәйләнеш барлыкка килә. Фаҗигалелек — югары, бөек, күтәренкегә күчә. Шуннан шигырьнең яңа интонациясе туа.
rnБеренче лейтмотив шул ук вакытта фәлсәфи лейтмотив та булып тора. Лирик геройның тормыш турында, үз тормышы, якыннары турында, милләт тормышы, милләт язмышы турында, гомернең тиз үтүе турында фәлсәфи уйланулары бирелә. Монда гражданин буларак та, шагыйрь буларак та үзен тулысынча реализацияләгән Г. Тукай күз алдына килеп баса. Гомернең тиз үтүе — ул гомумкешелек темасы, шулай ук көнчыгыш шигъриятеннән килә. Шигырьдә ул Г. Тукайның үз биографиясе аркылы конкретлаштырыла. Нәрсә биргән тормыш шагыйрьгә, шуңа бер йомгак ясала кебек. Тормыш аңа бернинди бәхет бирә алмаган. Шигырьдә язмыш темасы өч төрле мәгънәдә: шәхси, милли, гомумкешелек контекстында ачыла. Эчкәре яшерелгән потенциаль фокус бу. Әлеге мәгънәне шагыйрь шигырьнең башында ук белдереп куя: «И мөкатдәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз? I Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз ахрысы». Ижат итү, язу, саз, шигърият — шагыйрьнең яшәү мәгънәсе, иҗат булмаса, шагыйрь өчен яшәү, тормыш юк.
rnШигырьдә шәрык романтик символлары мул бирелгән: кеше гомере, тулган ай, каләм, кәгазь, саз, дөнья читлеге, күңел кошы, мәхәббәт сакчысы, кабер ташы, күз яше һ. б. Шигырьдә урта гасыр көнчыгыш шигърияте белән бәйләнеш ачык күренә һәм бу аңа гомумкешелек яңгырашы бирә.
rn«Өзелгән өмид»тә бирелгән ана образына киңрәк тукталыйк. Ана образы татар халык иҗатында, фольклорда киң таралган образ. Әни образы ул гомумкешелек, милли кыйммәткә әверелгән сурәт. Ул гаиләне, ыруны, нәселне саклаучы учак символы. Ана культы безнең халыкта да бик көчле таралган, язмышыбыз белән бәйләнгән. Гаиләне саклау, балаларны тәрбияләү, тәрбия эшендә хатын-кызның, ананың роле — ул Утыз-Имәниләрдән килгән традиция.
rnАй образы турында аерым әйтеп үтәргә кирәк. Бер яктан, ай — тулган, ул тиздән бетә. Һәм, икенче яктан, ай — җитлеккәнлек, өлгергәнлек символы. Мәгънәне тирәнәйтеп караганда, бу символда Тукайның гражданин буларак та, шагыйрь буларак та өлгергәнлеге мәгънәсе аңлашыла. Хәзерге шагыйрьләр иҗатында (И. Юзеев һ. б.), шулай ук фольклорда, ай — ул уңай образ (ай кызы, ай моңы һ. б.). Шигырьне семантик мәгънә үзәкләреннән чыгып, яңадан кайтып, мәгънәсен тирәнәйтеп укыганда каләм, саз образлары да башка интонация белән, күтәренке итеп укыла, алар гомумкешелек мәгънәсен алалар. Шигырьнең танып-белү, тәрбияви функциясе бик көчле.
rnГ.Тукай поэзиясенең потенциаль эчтәлеге, аның реаль эчтәлеге кебек үк, шагыйрьнең хисләре, кичерешләре, уйланулары, фәлсәфи гомумиләштерүләренең күптөрлелеген, тулылыгын чагылдыра, шагыйрьнең үткәндәге мәдәни мирас белән киң диалогын һәм шул аспектта татар халкының язмышы, хәзерге хәле, тарихи үсеш перспективалары хакындагы фикер-карашларын үз эченә ала.rn

rn

rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Тукай Г. Әсәрләр: биш томда. — I том (шигырьләр, поэмалар (1901-1908); II том (шигырьләр, поэмалар; 1909-1913). — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985.
rn2.    Нигматуллина Ю. Г. Национальное своеобразие эстетического идеала.- Казань: Изд-во Казан, ун-та, 1970.
rn3.    Нигматуллина Ю.Г. Системный анализ художественного произведения. — Казань: Изд-во Казан, ун-та, 1992.
rn4.    Нигматуллина Ю. Г. Типы культур и цивилизаций в историческом развитии татарской и русской литератур. — Казань: Фән, 1997.
rn5.    Нигматуллина Ю.Г. Метод картографической аппроксимации в исследовании произведения. — Казань: Изд-во Казан, ун-та, 2008.
rn6.    Нигматуллина Ю. Г. Синергетический аспект в исследовании художественного творчества. — Казань: Фән, 2008.
rn

rn

rn (Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

Комментарий язарга


*