rn rn
rn
rnВ статье освещается степень и уровень изученности творчества и личности Г. Тукая в турецком литературоведении. Особое внимание уделяется научным трудам татарских ученых-эмигрантов (А. Б.Таймаса, А. Темира, Р. Р. Арата, Н. Давлета, Н. Бинарка).rn
rn
rn
rn
rnИҗаты буенча Шәрык һәм Гареб әдәбиятларыннан илһам алган Г. Тукай өчен әдәбият мәйданына беренче адымнарын басканда төрек сүз сәнгатенең йогынтысы көчле була. Белемгә, яңа фикерләргә сусаган яшь шагыйрь төрек инкыйлабчысы, шагыйрь Габделвәли Әмрулла аша мәшһүр төрек әдипләре иҗаты белән таныша, үзе язганча, «дөньяга күзе ачыла». «Шагыйрьнең моннан соңгы иҗат баскычларында да төрек чынбарлыгы, төрек әдәбияты белән бәйләнеш өзелмәде, — дип яза профессор Р. Ганиева. — Солтан режимын һәм аннан соң аренага килгән яшь төрекләр эшчәнлеген тәнкыйтьләп, ул үзенең сатирик әсәрләрен язды. Солтан һәм аның җарияләрен мактаган төрек романтиклары да Тукай каләменнән читтә калмады. Госманлы әдәбиятының Габделхак Хәмид, Тәүфикъ Фикрәт, Габдулла Җәүдәт кебек прогрессив шагыйрьләр иҗатына үзенең уңай бәясен бирде» (8, 531).
rnТукай Төркиягә барып җитү бәхетенә ирешә алмаса да, аның исеме һәм әсәрләре бу туфракларда шактый таралган була. Башка төрки халыклар арасыннан Г. Тукай иҗаты белән кызыксыну аеруча Төркия дәүләтендә көчле булуын ассызыклый алабыз. Чөнки бөек шагыйрь шәхесенә һәм иҗатына төрле елларда төрле яктан якын килү һәм иҗат серләрен аңларга тырышу күзгә чалына. Бу мәкаләдә Г. Тукай иҗаты белән кызыксынган галимнәрнең фәнни хезмәтләренә һәм мәкаләләренә кыскача күзәтү ясала.
rnМәгълүм ки, Г. Тукайның үлем хәбәре барлык төрки халыклар, шул нисбәттән, төрек дөньясы өчен дә авыр кайгы буларак кабул ителә һәм «Тюрк йурду», «Ислам дөньясы», «Тасвир-и-Ефкар» кебек газеталарда күп санда язмалар басыла. Күренекле галим Фуад Меһмет Көпрүлүзадә «Абдулла Тукаев» исемле мәкаләсендә («Тюрк йурду») ятимлек ачысын татыган һәм катлаулы шартларда яшәгән татар шагыйренең rnтормыш юлын яктырта, Тукай әсәрләренең социаль яңгырашына һәм эстетик көченә югары бәясен бирә. Г. Тукайны рус һәм дөнья классиклары белән янәшә куйган бу төрек галиме дә шагыйрь үлеменең татар дөньясы һәм әдәбияты өчен зур югалту икәнен ассызыклый (15).
rnТөркиядә Г.Тукайны таныту эше, милли шагыйребезнең әсәрләрен мөһаҗирлектә яшәп, туган якларын сагынып яшәгән татар галимнәре тарафыннан да алып барыла. Габдулла Баттал Таймасның «Казанлы шагыйре Габдулла Тукай турында» (5), Рәшит Рәхмәти Аратның «Абдулла Тукай» (3), профессор Надир Дәүләтнең «Казан төрекләре вә Габдулла Тукай» (9), «Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай» (10), «Тукай атеистмы?» (11), Әхмәт Тимернең «Әдәбият тарихчысы Габдрахман Сәгъдигә күрә татар шагыйре Габдулла Тукай» (20) исемле мәкаләләрен санарга мөмкин. Бу фәнни язмаларда башлыча төрек укучысына Г. Тукайның биографиясе, аның шагыйрь буларак формалашуына тәэсир иткән шартлар, тарихи-иҗтимагый вакыйгалар, заманында күренекле татар зыялыларының шагыйрь әсәрләре турындагы фикерләре бирелә. Хәятының зур борчулар эчендә узуына һәм бу дөньядан бик яшьли китүенә карамастан, Тукайның татар милли әдәбияты формалашуына зур өлеш кертүе турында языла. Милләттәшебез Наилә Бинаркның «Абдулла Тукайның шигырьләрендә чоҗук (бала) темасы» (6) исемле мәкаләсе шагыйрьнең балалар поэзиясе өлкәсендәге эшчәнлеген яктыруга багышланган.
rnСовет режимы җимерелеп, ике кардәш халык арасында бәйләнешләр тагын да көчәя башлау нәтиҗәсендә, туксанынчы еллар башыннан Г. Тукай шигъриятендә фәнни-эстетик эзләнүләр, шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итү юлында яңа этап башланды, дия алабыз. Төрек галимнәре Фатма Өзкан һәм МостафаrnӨнәр, милләттәшебез Чулпан Зарипова-Четин тарафыннан Тукай иҗатын университетларда өйрәтү, аның әсәрләре буенча фәнни хезмәтләр яздыру, яшь буынны татар шигърияте белән таныштыру эше киң планда алып барыла. Профессор Фатма Өзканның туксанынчы еллар башында «Тукайның халык әдәбияты белән бәйле караш һәм фикерләре» исемле мәкаләсендә шагыйрь иҗатының фольклор белән бәйләнеше тикшерелә. Автор аның халык авыз иҗатына нигезләнгән шигырьләр генә иҗат итмәве, бәлки «Халык әдәбияты» һәм «Милли моңнар» кебек мәкаләләрендә халык җәүһәрләренең тарихын барлавы, аларны әдәби-эстетик анализлавы турында яза. Галимә бу юлда эзләнүләрен дәвам итеп, 1994 елда «Габдулла Тукай шигырьләре. Анализ. — Текст. — Тәрҗемә» исемле китабын бастыра. Автор тарафыннан Г. Тукай шигырьләре «мәхәббәт», «милләт һәм миллият», «хөррият», «дин һәм белем», «балалар өчен шигырьләр» кебек тематикага аерылып өйрәнелә. Ф. Өзкан Тукай халык өчен «файдалы», аның җан ачысын, моң-зарларын ачкан шигырьләр иҗат иткән, балалар өчен дә халык иҗатын мул кулланып, гүзәл әсәрләр тудырган, дип белдерә (17, 30-31).
rnГ. Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан Төрек-сой оешмасы һәм Татарстан Мәдәният министрлыгының уртак эшчәнлеге белән 2006 елда Анкарада «Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр» исемле китап дөнья күрде. Шагыйрь әсәрләре төрекчәгә Фатма Өзкан, мәкаләләре Асия Рәхимова (мәкаләләрне төзәтүче Мостафа Өнәр) тарафыннан тәрҗемә ителгән бу китапта, хронологик тәртиптә, шагыйрьнең сайланма йөз шигыре һәм «Безнең милләт үлгәнме әллә йоклаган гынамы?», «Хиссияте миллия», «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер», «Халык әдәбияты», «Исемдә калганнар» кебек мәкаләләре урын алган.
rnТөркиядә татар әдәбиятын танытуда уңышлы эшләр башкарган профессор Мостафа Өнәрнең «Габдулла Тукайның бер шигыре: „Шүрәле"» исемле мәкаләсе галимнең бу юнәлештә беренче адымнарыннан санала. Мәкаләсенең башында кыскача татар әдәбияты тарихы, яңа әдәбият формалашудагы алшартлар белән таныштырыла һәм Тукай хакында гомуми мәгълүмат бирелә. Шүрәле этимологиясе буенча эзләнүләр алып барылган чыганакларга таянып, төрле халыкларда шүрәле образына салынган мәгънә ачыклана. Хезмәттә «Шүрәле» әкият-поэмасы татарча һәм төрекчә вариантларда бирелеп, соңыннан текстологик анализ һәм сүзлекчә урын алган (18).
rnМ. Өнәр «Татар кемлеге һәм Тукайчылык» исемле мәкаләсендә шагыйрьнең шигырьләре һәм мәкаләләре аша җәмгыятькә, халыкка тараткан асыл фикерләрне үз карашыннан чыгып анализлый. Шигырьләренә таянып, Тукай поэзиясе «Туган тел» — ана кочагы, изге Ватан, «Туган авыл», «Туган ил» — халык мәхәббәте; идеализм; җәдитчелек; халык әдәбияты; милли культура; хәзерге татар әдәбияты һәм Тукай кебек мөһим тема-юнәлешләргә бүлеп аңлатылган. Мәкаләдә Тукай шигърияте милли тарих, милли үзаң һәм милли фольклор белән тыгыз бәйләнештә карала (19).
rnҖамал Вәлидинең 1933 елда Японияда нәшер ителгән «Абдулла Тукай. Мәҗмуга-и-әсәр» исемлеrnәсәрен Мостафа Өнәр Хельсинки университеты китапханәсеннән, бер нөсхәсен алып, төрекчәгә тәрҗемә итеп бастыра. Шул рәвешле, төрек укучысын күренекле татар галименең Г. Тукай турындагы фикерләре белән таныштыруда ярдәмче ролен үти.
rnТатар әдәбияты белән кызыксынган төрек галимнәреннән тагын берсе — профессор Явуз Акпынар да Тукай иҗатына битараф түгел. «Габдулла Тукай һәм без» исемле мәкаләсендә ул «XX йөз башында татар төрекләренең сәяси һәм социаль хәятын, рухи культурасын, киләчәк белән бәйле теләк һәм омтылышларын А. Тукайның әсәрләре аша белә алабыз. Тагын да төгәлрәге, А.Тукай әсәрләренә карап, татар төрекләренең «милли фикер» төшенчәсенең мәгънәсен аңлыйбыз» — дип яза әдәбият галиме (2, 3-4).
rnСоңгы елларда матбугатта басылган мәкаләләрдә Тукай иҗатын тематик яктан өйрәнүгә омтылыш күзгә чалына. Төрек матбугатында татар әдәбияты тарихы, язучылары иҗаты, шул уңайдан Тукай шигърияте хакындагы мәкаләләре, радио-телевизион чыгышлары белән галимә һәм шагыйрә Чулпан Зарипова-Четин бик уңышлы катнашып килә. Милләттәшебез Тукай поэзиясе буенча университет студентларына диплом эшләрен яздыру, шигырь конкурсларын уздыру, Тукай иҗатына багышланган әдәби-мәдәни чаралар оештыру эшләрендә дә актив. «Төрексой» журналында «Тукай шигъриятендә дини мотивлар чагылышы» исемле мәкаләсендә шагыйрь иҗаты изге китап белән тыгыз бәйләнештә тикшерелә, шигъриятендә мул файдаланылган Коръән аятьләре, сүрәләре, дини мотивлар, эпитетлар, пәйгамбәрләр исемнәренең кулланылу сәбәпләре нечкәләп тикшерелә. Тукай тормышының, яшәү һәм фикерләү рәвешенең изге китаптан, диннән аерылгысыз булуы ачыклана. Ч. Зарипова-Четин Коръәннең Тукайның замандашлары С. Рәмиев, С.Сүнчәләй, Н. Думавилар шигъриятенә дә илһам бирүен, алар әсәрләреннән үрнәкләр аша дәлилләп аңлата. «Фолкьлор. Әдәбият» журналында басылган икенче мәкаләсендә — «Габдулла Тукайга багышланган бер мәктүп (хат)»та. С. Рәмиевның Тукай үлгәч, «Ил» газетасында чыккан «Тукайга мәктүп» исемле язмасы һәм аңа анализы бирелгән. Мәкаләсеннән күренгәнчә, С.Рәмиев Тукай шәхесен шул чор шартлары белән үреп бирә, аны бөек шагыйрь итеп кенә түгел, инсан буларак, иҗат кешеләренә хас сәерлекләре белән таныта.
rnТөрек укучысын Г. Тукай иҗатындагы мәхәббәт шигырьләре, аларның үзенчәлеге белән «Төрек дөньясы. Тарих» исемле журналда басылган «Тукай шигъриятендә мәхәббәт» исемле мәкаләсе таныштыра. Мәкаләдә шагыйрьнең башлангыч чор иҗатының суфичылык фәлсәфәсенә нигезләнеп, илаһи мәхәббәт белән сугарылуы («Алла гыйшкына», «Гыйшык булу я…»), бу чор поэзиясенә Көнчыгыш әдәбиятының («Мәхәббәт», «Син булмасаң», «Бер рәсемгә») тәэсире зур булуы мисаллар аша дәлилләнә. Җәмгыятьтәге тарихи үзгәрешләр йогынтысында дөньяга карашы үзгәргән Тукай иҗатында сөю темасының үзгәреш кичерүе, романтик рухлы рус-европа әдәбиятлары тәэсирен дә кичергән шагыйрьнең 10 нчы еллар иҗатында милләткә булган мәхәббәт хисенең («Милләткә», «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?») һәрнәрсәдән өстен булуы турында языла. Ягъни Аллага, бераздан соң билгесез сөйгән ярга булган романтик шигырьләре милләткә булган сөю хисенә алышынуы аңлатыла (21).
rnГюлхан Атнурның «Габдулла Тукай шигырьләрендә легенда һәм әкият элементлары» исемле мәкаләсендә Тукайның халык әдәбияты белән бәйләнеше, әсәрләренең тәрбияви көче ачыклана, Тукай шигырьләрендәге каһарманнар башка халыкларның фольклоры белән чагыштырыла. «Легендалар» исемле бүлектә шагыйрьнең «Шүрәле», «Су анасы», «Казан вә Казбан арты», «Сабыйга» кебек шигырьләре, «Әкиятләр» бүлегендә «Мактанышу», «Сөткә төшкән тычкан», «Кәҗә белән Сарык», «Төлке һәм йөзем җимеше» һ. б. әсәрләре тикшеренү объекты булып тора (4).
rnТөркиянең берничә университетында (Анкара, Гази, Мугла, Егей, Афйон) «Хәзерге төрки телләр һәм әдәбиятлар» бүлеге эшләп килә. Биредәге әдәбият дәресе программаларында татар әдәбияты тарихы дәресләрен узганда Г. Тукай иҗатына багышланган аерым дәресләр үткәрү күздә тотыла, аның аеруча башлангыч чор иҗатында Османлы теленә якын шигырьләре оригиналда укытылып тикшерелә.
rnТөркиянең Мәдәният һәм Туризм министрлыгы тарафыннан нәшер ителгән «Төркиядән читтә булган төрки халыклар антологиясе»нең 17, 18 һәм 19 нчы томнары татар әдәбиятына багышланган. Матур әдәбиятны үз эченә алган 19 нчы томда Тукайның кыс-кача биографиясе белән шактый күп санда төрекчәгә тәрҗемә ителгән шигырьләре урнаштырылган.
rnИнтернет челтәрендә дә Габдулла Тукай шәхесе белән бәйле яңалыклар, Төркиядә уздырылган төрле чаралар хакында мәгълүматлар даими басылып тора. Биредә шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында белешмәләрне, әсәрләренең төрекчәгә тәрҗемәләрен дә бик җиңел табарга мөмкин .
rnӘлбәттә, Г. Тукай иҗаты белән бәйле бу эшләрдә генә тукталып калырга ярамый. Шагыйрь әсәрләрен төрле аспектларда өйрәнүне, төрек шагыйрьләре иҗаты белән чагыштырма-типологик планда тикшеренүләрне дәвам итәргә кирәк. Тукай шигъриятенең көче, аның традицияләренең дәвамлылыгы аша XX йөз татар поэзиясен таныту Төркиядә яшәүче татар галимнәренең төп бурычларыннан берседер.
rnГомумән, Тукай Төркиядә татар теленең гүзәллеген, татар мәдәниятенең байлыгын, татар тарихының һәм халкының олылыгын раслаган татарның бөек илчесе һәм вәкиле вазифасын үти, татарның милли символы булып тора.
rn
rn
rnӘдәбиятrn
rn
rnrn1. Abdullah Tukay. Seçilmiş Eserler. Şiirler ve Makaleler. — Ankara, TÜRKSOY. — 2006. — S. 378.
rn2. Akpmar Y. Abdullah Tukay ve Biz // Kardaş Edebiyatlar. — 1987. — №16.
rn3. Arat R.R. Abdullah Tukay (1886-1913) // Türk Kültürü. — 1964. — № 19. — S. 76-81.
rn4. Atnur G. Abdullah Tukay’ın Şiirlerinde Efsane ve Masal Unsurları // Bilig. — 2009. — № 51. — S. 1-12.
rn5. Battal Taymas A. Kazanlı Şair Abdullah Tukay üzerine // Türk Kültürü. — № 9. — S. 40-47.
rn6. Binark N. Abdullah Tukay’m Şiirlerinde Çocuk Teması // Kardaş Edebiyatlar. — 1987. — №16. — S. 19.
rn7. Velidi C, Abdullah Tukay Мәҗмуа–и–әсәр // Türk Dünyası Dil ve Edebiyat Dergisi. — 2004. — №17. — S. 155-190.
rn8. Ганиева Р. Көнчыгыш традицияләрен үстереп // Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. — Kaзан: Татар. кит. нәшр., 1986. — III т.
rn9. Devlet N. Kazan Türkleri ve Abdullah Tukay (28.IV. 1886 -15.IV.1913)//Kazan. — 1971. — № 3. — S. 6-11.
rn10. Devlet N. Büyük Tatar Şairi Abdullah Tukay // Kardaş Edebiyatlar. — 1987. — № 16. — S. 5.rn
rn11. Devlet N. Abdullah Tukay Ateist’mi? // Türk Kültürü. -‘277. — S. 48-54.
rn12. Zülfikar H. (1968) Abdullah Tukay (1886-1913) // Türk Kültürü, yıl:6. — №66. — S. 38-49.
rn13. Zaripova-Çetin Ç. Abdullah Tukay şiirlerinde Dini Motiv-ler // Türksoy. 2011. — Nisan.
rn14. Zaripova-Çetin Ç. Abdullah Tukay’a Adanan bir mektup// Folklor Edebiyat 2009. — №4. — Uluslararası Kıbrıs Üniversiyesi Yayını.
rn15. Köprülüzade M.F. Abdullah Tukaef // Türk Yurdu. — 1913. — №16. — S. 497-515.
rn16. Özkan F. Abdullah Tukay’in Halk Edebiyatı ile ilgili Görüş ve Dü°ünceleri // Milli Folklor. — 1992. — №16. — S. 30-31.
rn17. Özkan F. Abdullah Tukay’m Şiirleri. İnceleme — Metin -Aktarma. — Ankara: Türk Kültürü Araştırma Enstitüsü. Yay. 136. Seri: IV.- №38. — 1994.
rn18. Öner M. Abdullah Tukay’ın bir Şiiri: Süreli // Ege Üniversitesi Türk Dili ve Araştırmaları Dergisi. — 1991. — №4. — S. 193-239.
rn19. Öner M. Tatar kimliği ve Tukay // Birlik. — Üsküp -Makedonya. — 1996. — №4890, 4892, 4892.
rn20. Temir A. Edebiyat Tarihçisi Abdurrahnam Sadi’ye Göre Tatar Şairi Abdullah Tukay — Kök Araştırmalar III (1) — 2001. — S. 137-144.
rn21. Yarullina R. Tukay’in Şiir Dünyasında Sevgi // Türk Dünyası. Tarih, Mayıs. — 2006. — S. 51-54.rn
rn
rn (Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни rnбагланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара rnфәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011) rn
rn
rn