rn
rnВ статье анализируются проблемы создания образа Г. Тукая в романе А.Файзи «Тукай». Отмечается умение писателя раскрыть образ в органическом единстве с судьбой народа, воссоздать реальную картину эпохи.rn
rn
rn
rn
rnГ. Тукайдан соң татар әдәбияты һәм сәнгате зур, катлаулы юллар узды. Заманнар үзгәрүгә мөнәсәбәтле күп социаль принциплар, идеологик карашлар юкка чыкты, җимерелде. Әмма һәр чорда да иҗтимагый-мәдәни тормышта Тукай иҗаты, аның шәхесе һәрдаим игътибар үзәгендә кала килде. Халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәрелгән бөек шәхеснең язмышы вакыт узган саен игътибарны үзенә ныграк җәлеп итә бара. Бу җәһәттән Т. Галиуллин хаклы рәвештә болай ди: «Тукайга килүнең нигезендә бөек шагыйрь иҗатының буеннан-буена сузылган миллилек идеясе, халкын азат һәм бәхетле итеп күрү теләгенең уртак булуы ята» (1, 7).
rnТатар әдәбиятында Тукай образын иҗади югарылыкта яктырткан әсәрләр байтак. Шигъри багышлаулардан С.Хәкимнең «Пар ат» (1939), «Шагыйрьнең балачагы» (1940), «Кырыгынчы бүлмә» (1971), М. Әгъләмовның «Тукайдан хатлар» (1986), И. Юзеевнең «Очты дөнья читлегеннән» (1985), Р.Харисның «Тукайның мәхәббәт төшләре» (2000), Э. Шәрифуллинаның «Без — Тукайлы!» поэмаларын санап үтәргә мөмкин. Тукай образын сәхнәдә гәүдәләндерү юнәлешендә дә иҗади табышлар аз түгел. Мисал өчен Ә.Фәйзинең «Тукай» (1938), И.Нуруллинның «Тукай Петербургта» (1955), Р.Ишморатның «И мөкатдәс моңлы сазым» (1983), Ә.Гаффарның «Соңгы сәгать» (1988), Т. Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» (1990), Р. Батулланың «Сират күпере» (1988) драма әсәрләрен искә төшерә алабыз. Прозада Ә. Фәйзинең «Тукай» (1952) һәм Р. Вөлиевнең рус телендә бастырылган «Заботы света» (1986) романнарын, С. Кудашның «Язны каршылаганда» (1954) повестен, Р. Батулланың «Кылдан нечкә, кылычтан үткен» (1996) кыйссасын һәм И. Нуруллинның «Моңлы саз чыңнары» (2000) документаль әсәрен билгеләргә мөмкин.
rnТукайга багышлап иҗат ителгән шигъри әсәрләр арасында Тукай шәхесен, аның иҗади тормыш биографиясендәге аерым сәхифәләрне беренчеләрдән булып сәнгатьчә осталык белән яктырту ягыннан Сибгат Хәким поэзиясе әһәмиятле урыннарның берсен алып тора.
rnС.Хәкимнең «Пар ат» (1938-1939), «Шагыйрьнең бала чагы» (1940) кебек беренче әсәрләрендә, «Кырыгынчы бүлмә» (1971) поэмасында, «Тукай дәфтәреннән» (1971) шигырьләр циклында, парчаларында Тукай образы сурәтләнгән.
rnГ.Тукайның Петербург каласында булып узган көннәрен И.Нуруллин «Тукай Петербургта» (1955) драмасында чагылдырган. Тукай биографиясен һәм иҗатын өйрәнүгә зур көч куйган галим һәм әдип буларак, И.Нуруллин Тукай образын һәм шәхесен ышандырырлык детальләр аша күрсәтә. Ул үзе Тукай күңелендә каршылыклы тәэсирләр калдырган бу көннәр турында менә ничек яза: «Шагыйрь Петербургка килгән вакытта (1912 елның апрелендә) башкала татарлары өч мәхәлләгә бүленгән, интеллигенция ике «партия» булып оешкан. Идеологы Муса Бигиев (әсәрдә Гайса Агиев) булган «партия» либераль карашларны алга сөрә. Башында Сафа ахун Баязитов (Вафа Байсуков) торган икенче «партия» исә, яшәп килүче тәртипләрне булганынча саклау фикерендә тора. Бу ике «партия» арасында каршылык булмаса да, алар бик дус яшәмиләр. Беренче «партия»нең лидерлары, күрәсең, үз гәзитләрен булдыруга ихтыяҗ сизәләр һәм мөхәррир эзләгәндә, Тукайга тукталып, М. Бигиевкә шагыйрьне чакыртып хат язу эшен тапшыралар. Әлеге ике партиядән тыш, оешкан рәвеш алмаса да, өченче «партия» дә төсмерләнә башлый. Монысы — революцион-демократик карашлы яшьләр төркеме. Арада иң күренеклесе — тарихта җуелмаслык эз калдырган Мулланур Вахитов була. Бу төркемгә Шәриф Әхмәтҗанов (Манатов), Шакир Мөхәммәдьяров, Кәрим Сәгыйтъ һәм Кәбир Бәкер дә якын торганнар» (2, 232). Әсәрдә Тукайның ике «партия»не кире кагып, өченчесенә күңелен баглавы ачык чагылдырыла. Петербургка сәяхәтенең бер өлешендә зарлану, ә икенче өлешендә канәгать булу тойгысы өстенлек алган. Зарлануы — шагыйрь күңелен кайтара башлаган «соры» мохит белән бәйле булса, канәгатьлеге — күңеленә якын кешеләр белән очрашуында һәм аралаша башлавында күренә. Аның гади халыкны ихтирам итүе, туры сүзлелеге һәм, шул ук вакытта, бөеклеге — барысы да әсәрдә ачык чагылдырылган.
rnӘ. Фәйзинең иҗатында Тукай темасы үзәк урынны алып тора, әдип гомеренең соңгы көннәренә кадәр аның образы белән рухланып яши. Тукай образын гәүдәләндерүдә беренче адымнарын Ә. Фәйзи «Тукай» (1938) драмасыннан башлый. Ә инде язучының «Тукай Җаекта» пьесасы 1939 елны «Совет әдәбияты» журналында басыла. Шул ук елны «Тукай Җаекта» әсәре Татар дәүләт академия театрында «Тукай» («Талантның һәлакәте») трагедиясенең беренче пәрдәсе итеп куела.
rnӘ. Фәйзи Тукай образын тудыруда сәхнә әсәрләре белән генә чикләнеп калмый. Мәгълүм булганча, ул Тукай турында киносценарий, либретто, төрле фәнни тикшеренүләр һәм публицистик мәкаләләр дә яза. Күп еллар дәвамындагы эшчәнлеге, туплаган мәгълүматлар язучыга шагыйрь турында зур әдәби әсәр язар өчен әзерлек чоры булып хезмәт иткәннәр, һәм, ниһаять, «татар әдәбиятында тарихи-биографик романның беренче үрнәге — Ә.Фәйзинең «Тукай» романы (1952) дөнья күрә (5, 174). Әсәрнең төзәтелгән икенче басмасы 1956 елны дөнья күрә, ул өч өлештән тора («Яңа бистә», «Кырлай», «Җаек»). Әсәрнең алдагы ике өлешендә кечкенә Тукайның катлаулы тормыш юлындагы вакыйгалар, автор тарафыннан хронологик тәртипкә салынып, Г. Тукайның «Исемдә калганнар» исемле автобиографик язмаларына нигезләнеп иҗат ителгән. Ә. Фәйзи «Тукай» романының беренче битләреннән үк укучыларны 4-5 яшьләр чамасында булган Тукай образы белән таныштыра. Әсәрдә Тукай һәм татар халкы язмышы бербөтен итеп бирелгән, чөнки автор романын язганда ике максат куйган: шагыйрьнең тулы һәм дөрес образын бирү һәм ул яшәгән чорны күрсәтү. Китапта язучы халык шагыйре үсеп чыккан мо-хитне тасвирлый, аның акылына һәм җанына азык биреп килгән, Тукай поэзиясенең һәм эшчәнлегенең пафосын билгеләгән халык тормышының бар якларын да яктыртырга омтылган. Әдип гаилә тәрбиясе кысаларына гына таянып эш итми (билгеле булуынча, моның өчен нигез дә юк — Г. Тукай үзе дә «үстерде милләтем» дип яза бит). Габдулла Тукайның характер үсеше киң иҗтимагый фонда күрсәтелә.
rn«Кырлай» өлешендә кечкенә Тукайның шәкерт булу бәхетенә ирешүе күрсәтелә. Ә. Фәйзи героен гыйлем дөньясына алып керә. Г. Тукай да «Исемдә калганнар» исемле язмасында «Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным булганга, андагы хатирәләргә озаграк туктарга тугъры килде», — ди (3, 77). Кырлайдагы узган еллары Г. Тукай өчен тормышындагы иң бәхетле бер чоры булып билгеләнә.
rn«Кырлай» өлешендәге бер күренешкә күз салыйк: «Хат язу осталыгына килгәндә, Габдулла авылда беренче булып китте. „Сәлам хаты" гына булса, хат шуның белән төгәлләнә, әгәр дә анда берәр хәбәр, я берәр сорау кыстырырга кирәк булса, Габдулла аны мөмкин кадәр „китап теленә" охшатып, җентекләп язып бирергә тырыша иде» (4, 257). Язучы героеның яшьтәшләре арасындагы өстенлеген югары дәрәҗәдә бәяли. Кечкенә Тукайның белемгә омтылуын, укырга-язарга өйрәнергә теләвен Ә. Фәйзи, романында, символик мәгънәгә ия булган бер күренеш аша да күрсәтә: «Ул арада Каюм хәлфә, бишмәтен ычкындырып, камзул кесәләрен капшана һәм нидер эзләнә башлады.
rn— Кил әле, бәләкәй, кил, бер нәрсә бирим әле үзеңә, — диде ул, ниһаять, нәрсәдер табып, аны Габдуллага сузды.
rn— Кил, кил, курыкма, мин усал түгел, мин бәләкәйләрне ярата торган адәм… Менә сиңа карандаш-каләм..
rnКаюм хәлфә аңа юна-юна кечкенә булып калган, бер башына кечкенә бакыр кыршау кидереп, аңа ашалып түгәрәкләнгән бер резинка кыстырган карандаш кисәге тоттырды.
rn— Әле аның үзәге күп, — диде ул, — сиңа бөтен хәрефләрне язарга өйрәнеп җитәр өчен төп-төгәл булыр. Хәрефләр язарга өйрәнгәч, сүзләр язарга тотынырсың, сүзләр яза белсәң, китап язарга өйрәнерсең. Инде китап язарга өйрәнсәң, дөньяда иң бәхетле кеше син булырсың» (4, 101).
rnНәкъ шушы эпизод әсәрдә булачак шагыйрьнең киләчәген, барыр юлын билгели: кечкенә каләм ярдәмендә Габдулла язарга өйрәнә, беренче шигырьләрен тудыра һәм халкына мәңге кабатланмас, сүнмәс мирасын калдыра.
rnӘ. Фәйзинең «Тукай» романының «Җаек» бүлеге аеруча әһәмияткә ия. Монда инде без үзәк геройның шагыйрь буларак формалашу чорын күзаллый алабыз.
rnГомумән, үсмер баланың психологик халәтен яктырту, аның гамәлләрен, холкына хас булган сыйфатларын тасвирлау — язучыларны кызыксындыра торган факторлар.
rn«…Җаекка килгәннән бирле аңлашылмаган бик күп нәрсә Габдулланың башында үзенең чишелешен тапты. «Җаек мәдрәсәсе» дип аталган тау тишегендә, берни белми, дөмегеп яшәде. Булмаса иде шул гомер эчендә Әхмәтша учительдән уку, рус әдәбияты белән танышу, Заһир Бигиев романнары тәэсире, ул бәлки Сәлүк суфый кебек дөм сукыр булып калган булыр иде. Ул инде үзенең күз алдында яңа көннең таңы сызылып килгәнне күрә һәм шуның хакына үзенең җаны-тәне белән бөтен нәрсәгә — яшәргә дә, үләргә дә әзер иде!» (4, 526–527). Әсәрдә тасвирланаган мәдрәсә тормышы, Мотыйгулла хәзрәт, аның улы Камил Мотыйгый, Әхмәтша учитель образлары — барысы да Тукайның шагыйрь булып формалашуында мөһим роль уйныйлар.
rnШулай итеп, Ә. Фәйзи «Тукай» романында халык шагыйренең характерын, карашларының формалашуын объектив формада чагылдырган.
rnӘдип Тукай образын халык тормышы фонында сурәтләгән. Романда булачак шагыйрь чын мәгънәсендә халык баласы, халыкның үзе тәрбияләп үстергән бөек улларының берсе итеп күрсәтелгән.rn
rn
rnӘдәбиятrn
rn
rn1. Галиуллин Т. Әдәбият — хәтер хәзинәсе / Т. Галиуллин. — Казан: Мәгариф, 2008.
rn2. Нуруллин И. Моңлы саз чыңнары / И. Нуруллин. — Казан, 2000.
rn3. Тукай Г. Исемдә калганнар // Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. IV том. — Казан: Татар. кит. нәшр. 1977.
rn4. Фәйзи Ә. Тукай / Ә. Фәйзи. — Казан: Таткнигоиздат, 1984.
rn5. Хәйри X. Язучы һәм тормыш / X. Хәйри. — Казан: Таткнигоиздат, 1979.rn
rn
rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни rnбагланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара rnфәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011) rn
rn
rn