rn rn
rn
rnВ данной статье подвергаются анализу путевые записки Г.Тукая «Мәкаләи махсуса» о поездке в Троицк через Уфу. Отмечается их безупречный стиль, изобилие ярких художественных средств.rn
rn
rn
rnБөек Тукайның иҗаты шигърият белән генә чикләнми, ул төрле жанрларда иркен эш итә. Жанрлар байлыгы аның төрле иҗтимагый-сәяси, әдәби проблемаларны укучыга җиткерү өчен кулай формалар эзләвен, публицистик иҗатының да киң колачлы булуын чагылдыра. Тормыштагы әһәмиятле вакыйга кайсы жанрда камилрәк чагылса, ул шуңа мөрәҗәгать итә.
rnТукайның каләменә сәяхәтнамә жанры да ят түгел. «Ялт-йолт»та басылган «Мәкаләи махсуса» дигән юлъязмалары мәгълүм (6). Бу сәяхәтнамәнең язылуы шагыйрьнең Троицк шәһәреннән ерак түгел казакъ далаларына кымыз белән дәвалану өчен баруы белән бәйле.
rnТукайның гомер юлы бала чактан ук төрле гаиләләргә вә төрле авыл-шәһәрләргә күчеп йөрүләрдән гыйбарәт. Соңгы — Казан чорында исә ул үз теләге белән берничә мәртәбә сәфәрдә була һәм бу сәяхәтләре турында «Кечкенә сәяхәт» (1911), «Мич башы кыйссасы» (1912), «Казанга кайтыш» (1912), «Мәкаләи махсуса» (1912) дигән сәяхәтнамә жанрына караган юлъязма әсәрләрен яза.
rnБу жанр турында фәнни әдәбиятта төрлечәрәк билгеләмәләр яши. Әдәбият белеме сүзлегендә, мәсәлән: «Сәяхәтнамә — сәфәр кылучы, сәяхәт итүче кешенең укучыга таныш булмаган җирләр, илләр, халыклар турында белешмәләр бирүе, язмалар, көндәлек (журнал), очерк, мемуар формасында төрле вакыйга-хәлләрне хикәяләве» (2, 169) Татар энциклопедиясендә исә аның әдәби жанр булуына басым ясала: «Сәяхәтнамә (сәфәр турында китап, әсәр) әдәби жанр. Сәяхәттә күргәннәрне тасвирлаган көндәлекләр, әдәби язмалар һәм сәяхәткә бәйле мемуар характердагы әсәрләр» (5, 557). Ике чыганакта да жанр өчен хас уртак сыйфатны күрәбез — ул сәфәр, сәяхәт нәтиҗәсендә авторның үзе күргән вакыйга-хәлләрне тасвирлап язган әсәре.
rnТатар әдәбиятында күпсанлы юлъязмалар, сәяхәтнамә жанрына караган әсәрләр хакында сөйләгәндә, нигездә, төрле максатлар белән (хаҗ кылу, дипломатия һәм сәүдә эшләре белән, турист буларак дөнья күрү һ. б.) чит илләргә, ерак кыйтгаларга ясалган сәфәрләр турындагы язмалар күз алдында тотыла. Әмма Г.Тукай, чит илләргә чыкмаса да, сәфәрдә булган. Махсус әдәбиятта нәрсә ул сәфәр, дигән сорауга мондый җавап табарга мөмкин: «Сәфәр хөкеменә коры җирдә … җәяүләп, [атта яки машинада] … 90 км, диңгездә 60 мильлек ераклыкка китү керә… Нинди максат белән һәм күпме вакыт эчендә үтсә дә, өеннән чыгып, шундый ераклыкны үткән кеше мосафир… була. Юлга чыгып авылының яки шәһәренең соңгы өйләрен узган кеше, сәфәри-юлчы, ягъни сәях, үзен мосафир дип исәпли ала» (1, 133).
rnГ.Тукайның географик яктан киң территорияне иңләгән маршрутлы (Казан —> Самара —> Уфа —> Петербург —> Мәскәү -> Уфа —> Чиләбе —> Троицк —> казакъ даласындагы җәйләү -> Казан) һәм вакыт ягыннан 3 айдан да артыкка сузылган сәфәре нәтиҗәсендә язылган «Мәкаләи махсуса» исемле юлъязмасы сәяхәтнамә жанры таләпләренә тулысынча җавап бирә. Сәяхәтнамә жанрын билгели торган төп критерий булып әсәрнең түбәндәгечә төзелеше (структурасы) тора: автор билгеле бер максат белән яшәгән җирен калдырып юлга чыга (пространство күчеше). Юлда күргән хәлләрне сурәтли. Тиешле урынга барып җиткәч, күргәннәрен, кичерешләрен тасвирлый, сәяхәт вакытында очрашкан кешеләр белән әңгәмәләре, аларның әһәмияте турында хөкем йөртә һәм, алдан билгеләнгән максат, гамәлләрне үтәп, туган җиренә әйләнеп кайта. Менә шушы конкрет, билгеле бер вакыт аралыгындагы сәяхәтче бәян иткән күренешләр һ. б. сәяхәтнамәнең, юлъязма әдәбиятның нигезендә ята һәм ул төп билгеләү критерие булып тора.
rnТукай, Троицк мулласы Габдрахман Рахманкулов чакыруын кабул итеп, җәй буе казакъ даласында кымыз белән дәвалануны күздә тотып, Троицкига барырга, бераз сәламәтләнгәч, көз көнендә Петербургка барып докторга күренергә ниятләп, 1912 елның 14 апрелендә Казаннан «Фултон» пароходына утырып юлга чыга. Аны пристаньга дусты, «Ялт-йолт» журналы редакторы Әхмәт Урманчиев озатып төшкән (3, 6). Бу сәфәрдән шагыйрь, үзендә азмы-күпме хәлләнү сизгәч, 1912 елда июль аеның 20 ләрендә әйләнеп кайта.
rn«Мәкаләи Махсуса» юлъязма, сәяхәтнамә жанрына караган әсәр, анда шулай ук көндәлек, хат, публицистик очерк жанрына хас үзенчәлекләр дә бар. Әсәрнең композициясе дә ирекле оештырылган. Сюжетны төзегән вакыйгалар юлдагы очрашулардан, бер шәһәрдән икенче шәһәргә күчеш, пароходта, поездда, fтта һ. б. да туктаусыз хәрәкәттән гыйбарәт. Вакыйгаларның еш алышынып, яңарып торуы, тасвирлауның мәгълүматларга бай булуы шулай ук жанрның үзенчәлеген күрсәтә.
rnТукай бу юлъязмасын көннән-көнгә тасвирлап көндәлек рәвешендә язмаган. Шулай да, эчтәлектән аңлашылганча, әсәр аның сәфәре вакытында, Казанга кайтканчы язылган.
rn«Мәкаләи махсуса»ны автор үзе ике кисәккә бүлеп тәкъдим итә. Беренче кисәк кереш сыманрак яңгырый. Шагыйрьнең Казаннан китеп сәфәрдә вакытында Троицкидан «Ялт-йолт» мөхәрриренә язган җавап хаты кебегрәк (күләме белән озын түгел, әмма эчтәлеге белән нәкъ Тукайга хас юмор-сатира белән өртелгән). Әсәрнең икенче кисәге исә, үзе 9 бүлекчәдән тора һәм сәфәрнең барышын, юлга чыккач булган вакыйгаларны эзлекле тасвирлаудан гыйбарәт. Әсәрдә географик мәгълүматлар да, теге яки бу шәһәрнең тасвиры, аерым шәхесләргә характеристика да урын алган. Беренче, икенче бүлекләрдә авторның Самарага барып җитүе һәм анда бик шәп «Бристоль» номерларына урнашуы тасвирлана. Самара мулласы, «Икътисад» журналының редакторы һәм нашире Фатыйх Мортазин белән очрашып сөйләшүләре яктыртыла. Өченче-алтынчы бүлекләр поезд белән Уфага барып җитеп, анда берничә көн торуын тасвирлауга багышланган. VI бүлектә Тукай бу язмасын үзе үк сәяхәтнамә, дип атый, әмма «өстән-өстән генә эләктереп китү рәвешен» алганлыгын да искәртә.
rnШагыйрьнең Уфада беренче генә мәртәбә булуы. Анда күргәннәрен, тәэсиратларын яза. Шулардай ике нәрсә игътибарга лаек: беренчесе, җанрның үзенчәлеген дә тәшкил итә торганы — Уфа шәһәренең тасвиры. Тукай аны ничек күрә: «Уфага җиттем. Тау башында тәртипсез таралып утырган … Таудан әкренләп менәсең. Җулның әтрафында җәһәннәм кеби тирән чокырлар хисабы юк… Уфага кергәндә әллә нинди ачык-тишек вә рәтсез һәм пустынный урамнар белән барасың. Эч поша. Кая соң моның шәһәрлеге?» — дип … (7, 53).
rnУфаның мәгъмурият (төзеклек) ягы Казаннан күп начар, дип, шагыйрь үзе яраткан, туган җире дип санаган Казан шәһәрен Уфадан өстен куя (үзеңнеке һәрвакыт күңелгә якын бит). Әмма шагыйрь гаделлек яклы: Уфаның табигать ягы күп шәһәрдән өстен, беренчедән ул тау башында, димәк җәен-кышын һава яхшы. Җырларыбызда иң күп җырланган Агыйдел буенда, яшеллек күп, шәһәр эчендә агачлар йортларга караганда да күбрәк, дип объектив фактларны саный. Беренче карашка Уфаның халкы айнык вә саф күренә, ди, моның сәбәбен пивнойларның сирәк булып чат саен сөт кибетләре очрап торудан күрә.
rnӘмма шагыйрь озаклап шәһәрне карап, танышып йөри алмавыннан зарлана. Шулай да күп нәрсә аның игътибарын җәлеп иткән: Уфада трамвайларның юклыгын, шәһәр бакчасында «Йолдыз» исемле кинематографның эшләп килүен, һәм, әлбәттә, андагы кешеләрнең үзенчәлекле якларын, бигрәк тә, тышкы кыяфәте белән масаеп йөргән, әмма рухи яктан буш, күңеле ярлы шәхесләрне «фаш итү», «кәмит» оештыру, гомумән, аның иҗатына хас сыйфат, бу юлъязмасында да чагыла. «…Шәһәр бакчасында, өстенә җөббә, башка зәңгәр фәс, күзгә күзлек, аякка «батинкә», авызына кош канаты төшәрлек дәрәҗәдә борынын күтәреп барган бер мәгърур шәкертне туктатып, җүри, «вәкар вә мәһәбатен» бозар өчен: «Син курай уйный беләсеңме?» — дип сорыйсым килде» дип, тасвирлауны көлкеле нотада дәвам иттерә. Икенче әһәмиятле факт — Тукайның шагыйрь Мәҗит Гафури белән очрашуы. Моңарчы танышлыклары язылган әсәрләре аркылы гына була. Тукайның Гафури әсәрләренә үткен тәнкыйть рецензияләре дә язганын уйласак, бу очрашу аларның икесен дә дулкынландырган. Әмма алар бик тиз уртак тел табалар. Фикер алышып сөйләшкәннән соң Троицкига барырга әле иртәрәк, чөнки кымыз сезоны башланмаганлыгы ачыклана.
rnТукай, әүвәлге карарын бераз үзгәртеп, Уфадан поезга утырып Петербургка юнәлә. Сәбәбе дә җитди: инде берничә мәртәбә хат язып аны башкалага Петербург мулласы, дин галиме, актив мәгариф һәм җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиев чакырган була. Аннан соң шагыйрь үзе дә патшалар яшәгән шәһәрне күрәсе килгән, Думага кереп танышырга теләгән, биредә әле аның күптәнге дуслары бар: Кәбир Бәкер, Кәрим Сәгыйтов һ. б.
rnСәяхәтнамәнең җиденче, сигезенче бүлекләре шагыйрьнең Петербург хәяте белән танышуын тасвирлауга багышланган. Шәһәр Тукайны үзенең мәһабәтлеге белән шаккатыра, ул бермәл үзен әкият дөньясында кебек тоя. «Ул өйләрнең биеклеге! Чорт белә: күгең кайда да, кояшың кайда! Болытмы, аязмы? Бернәрсә күренми. Бу шәһәргә керүне Уфага керүемне язган кебиязалмыйм инде, гакылым хәйран. … Барысы бер төсле агач түшәмле урамнар. Конкалар уза. … трамвайлар да шундук, артындук автомобильләр дә!» (7, 59) — ди ул.
rnТукайның биредә аралашкан даирәсе нигездә «Нур» газетасы идарәсендә. Аның мөхәррире Сафа Баязитов шагыйрьгә аеруча хөрмәт, ихтирам күрсәтә. Шунда ук эшләүче язучы, журналист Кәбир Бәкер, журналист, педагог Кәрим Сәгыйтов, — аның күптәнге дуслары, фикердәшләре, студент яшьләрдән Шакир Мөхәммәдьяров һ. б. шагыйрьгә күңелсезләнергә бирмиләр. Сәнгатькә, бигрәк тә җыр-музыкага, гашыйк шагыйрь Сафа әфәнденең өендәге бай, кыйммәтле пластинкалар коллекциясен граммафонда сәгатьләр буе уйнатып, музыка аһәңнәреннән илаһи ләззәтләр алып тыңлый. «Онегин» ариясе һ. б. рус, европа көйләре, бигрәк тә опералар аңа, яңа бер галәм ачкандай, аеруча нык тәэсир итә. Әле Уфада чакта шагыйрь хисчән күңелен һәвәскәр җырчы Әхмәдфәиз Даутовның скрипкада уйнап җырлавы әсир иткәнен: «Мин андый җырчыны бөтен гомерем тыңлар идем», — дип язган иде.
rn«Мәкаләи махсуса»да авторның шәхси кичерешләре, сәяхәте вакытында очрашып сөйләшкән кешеләр хакында фикерләре, гомумән, үзен чолгап алган табигатькә, тормыш чынбарлыгына карашлары урын алган. Шагыйрь авыруы турында шаян тонда язса да, үзенең җисмәни (физик) халәте, авыруы аркасында куйган максатларына, теләгенә ирешә алмавына көенүе, уфтануы сизелә: «Никадәр мөмкин була торып, Думага керә алмадым. Финляндиягә чакырдылар, анда бара алмадым. Бер театрга, бер музейга вә гомумән, бер достопримечательный җиргә йөреп булмады: әлеге хәстәлек!»
rn«Мин дә Петербургка бардым, дегет чиләге дә!» — диюеннән ситуациянең никадәр аянычлы булуы аңлашыла.
rnСәяхәтнамәдән аңлашылганча, шагыйрь никадәр генә авыру халәттә булмасын, Петербургка сәфәреннән, нигездә, канәгать кала. Дуслары аны университет докторы Александр Робертович Польгә күрсәтәләр.
rn«Ул, мине карап, кымыз эчәргә китәргә кирәклеген … сөйләде. Петербургтан, … тагын Уфага таба сәфәр иттем» — дип, автор юлъязмасын дәвам итә.
rnСоңгы тугызынчы бүлектә исә «Мәкаләи махсуса» авторы Уфага килеп бер атналап ял иткәч, поезд белән Чиләбе аша Троицкига баруын тасвирлый. Анда аны Габдрахман хәзрәт Рахманкулов каршы ала. Троицки-да берничә көн торгач, шагыйрь, шәһәрдән 25 чакрым читтә казакъ авылына китә. Иксез-чиксез казакъ сах-раларында аның өчен махсус чатыр әзерлиләр, «әле генә сауган саф кымыз, теләгән кадәр эч, бөтен нәрсә табигый». Шагыйрь, ниһаять, максат итеп юлга чыккан ноктага барып ирешә.
rn«… арбадан, пароходка, аннан поездга күчә-күчә, эштән чыккан мин бичара ахыры бер рәхәткә, тынычлыкка барып егылдым» — ди. Мондагы хозурлыкка сокланып ул:
rnАк күмәч берлән ашарлык саф һава;
rnҖир яшел, кошлар да сайрый, валлаһи!.. (7, 64) —
rnдип, күңелендәген шигъри юлларга сала.
rnБиредә ике айлар ял итеп, дәваланып, үзендә хәлләнү сизгәч, Тукай июль азагында Казанга кайтыр юлга чыга (4, 270). Әмма автор сәяхәтнамәсендә кайту юлын тасвирламый.
rnШул рәвешле юлъязмада вакыйгалар, маршрут белән яраклы рәвештә, эзлекле тасвирлана, текст фактик материалга бай, фикер тыгызлыгы һәм мәгълүматның төрлелеге, күплеге игътибарны җәлеп итә, шул ук вакытта Тукай сәяхәтнамәсен мавыктыргыч итеп, үзенә хас шигъри тел белән хикәяли, стиль чараларын мул һәм иркен куллана. Әсәрнең тукымасында халыкчан фразеологизмнар да, идиомалар, мәкаль-әйтемнәр дә, җанлы чагыштырулар, метафоралар, авторның үзенә генә хас сүз уйнату, башка әсәрләргә сылтама рәвешендә китерелгән канатлы тәгъбирләр дә очрый.
rnАвтор тарафыннан чагыштырулар куллану, сөйләмгә җанлылык өсти, охшату аркылы төп тасвирлау объекты җанлы, конкрет сурәтле булып гәүдәләнә:
rn— Петербургның сыросте мине … хаҗига ябышкан мөселман кеби, кочаклап алганга … (7, 60).
rn— … Уфа мине кияү көткән кыз кеби көтеп торган (7, 62).
rn— … атлы вагон — конка очрый… Бу бөтенләй чебенгә сука җигү булып күренә (7, 55).
rn— … арбасы шундый иске, шундый каты иде ки, эчәкләрем такта арбага буш салган дилбегә кеби, урле-кырлы сикерә иде (7, 52).
rn— Җулның әтрафында җәһәннәм кеби тирән чокыр (7, 52).
rn— Сөт сатучылар, мендәргә утырган мулла кеби, үзләре хезмәт итмиләр (7, 54) һ. б.
rnТеге яки бу күренешнең мәгънәсен аңлату, төгәл һәм кыска рәвештә сурәтләү өчен популяр халык җырларыннан, әкиятләрдән алынган мисалларны параллель файдалану алымын да Тукай гаять оста файдаланып әсәргә көлке белән өртелгән сатирик юнәлеш бирә:
rn— «ай-хай, Казанның каласы, аза ишан баласы» (7, 54) (халык җырыннан).
rn— … читтән караган кеше Салам Торханның патша сарае янында торуын исенә төшерәдер (7, 50) (әкият герое күздә тотыла).
rn— «Баба, кашыктагы мыек майлый торган маеңны песи ашады» (7, 53) (мыегын май белән майлап, «симез каз ите ашап чыктым әле» дип мактанган кеше турында мәзәк күздә тотыла) һ. б.
rnЮлъязма текстында метафорик күчүгә нигезләнгән тропларның «җанландыру» яки «сынландыру» дип аталган төре еш очрый. Табигать күренешләрен җанлы әйбергә хас сыйфатлар белән сурәтләү. Алар әсәрнең тәэсир көчен арттыруга хезмәт итә:
rn— Кояш көлә (7, 62); әтраф киенгән (7, 62); извозчикта … эч авыртмый торганына утырсаң, кесә авырта (7, 54) һ. б.
rnАвторның хикәяләү стиле дә үзенчәлекле. Өзек-өзек кыска җөмләләр куллану, бер яктан, текстны юльязмаларга хас булганча, сөйләм теленә якынайтса, икенчедән, шигърияткә хас сөйләмнең төзеклеген, әһаңлеген тәэмин итә. Кыска җөмләләргә тирән мәгънә салып, берничә сүз белән тулы бер тормыш картинасын күз алдына бастыру — авторның сүз белән эш итү, сурәтләү осталыгын чагылдыра. Мисаллар:
rn— Юлымыз күңелле. Ике тарафы урман. Көн матур. Җилсез. Кояшлы. Җылы (7, 63).
rn— Чыгып атка утырдым. Шәһәргә киттем. Габдрахман хәзрәткә барып кердем. Нәкъ аш вакыты (7, 64).
rn— Әтраф киенгән. Ямь-яшел. Кояш көлә. Яз җиткән, яз! (7, 62) һ. б.
rnМисаллардан күренгәнчә, Тукай, ситуациягә туры китереп, сәнгатьчә сурәт чараларын сәяхәтнамә жанрындагы әсәрендә дә искиткеч оста файдалана. Нәтиҗәдә җанр эчтәлек ягыннан да, тел-стиль чараларын урынлы куллану нәтиҗәсе буларак та байый, үсә.
rnЮлъязмада, шагыйрьнең шәхси тормышы вакыйгаларына нигезләнеп, тирән иҗтимагый-фәлсәфи фикер күтәрелгән. «Мәкаләи махсуса» әсәре сәяхәтнамә жанрының матур бер үрнәге булып тора.rn
rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1. Арыкан Хәсән. Кыскача гыйльме хәл. — Истамбул, 1995.-180 6.
rn2. Гайнуллина Г. Р. Сәяхәтнамә // Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. — Казан: Мәгариф, 2007. — Б. 169-170.
rn3. «Йолдыз». — 1912. — 820 нче сан.
rn4. Нуруллин И. «Габдулла Тукай». — Казан: Татар кит. нәшр., 1979. — 304 6.
rn5. Татар энциклопедиясе. — Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе ин-ты, 2008. — 1 т. — 830 б.
rn6. Тукай Г. Мәкаләи махсуса // «Ялт-йолт». — 1912. — 40, 41, 45 саннар.
rn7. Тукай Г. Әсәрләр: биш томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — Vт. -368 6.rn
rn
rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни rnбагланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара rnфәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011) rn
rn
rn
rn
rn rn
rn