ТАТ РУС ENG

Мөхәммәтшин Зөфәр (Казан) Тукай хатларында шәхес һәм иҗат

rn В центре внимания статьи — письма Тукая, дающие представление о его личности, его взглядах на общественные проблемы, вопросы литературного развития и др.rn

rn

rn 
rnЭпистоляр жанр татар әдәбиятында борынгыдан билгеле. Г.Тукай иҗатында эпистоляр жанр артык мөһим роль уйнамаса да, үзе тарафыннан язган 34 хаты сакланып калган һәм алар шагыйрьнең шәхесен, аның иҗат процессын ачуда, заман проблемаларын аңлауда төп чыганак буларак хезмәт итәләр.
rnТукайның беренче хаты якынча 1902 елның ахырында апасы Бибисаҗидәгә язылуы мәгълүм, соңгысы исә 1913 елның 28 мартында «Аң» журналы сәркәтибе Зәйнәп Хәсәниягә юлланган. Хатларның эволюциясен күзәткәндә, шагыйрьнең Уральск тормышы, туганнары арасында язышкан эчкерсез хатлары, 1904 елдан, мәдрәсәдә уку белән бергә, типографиягә эшкә урнашуы, беренче каләм тибрәтә башлавы күренә. 1905-1906 елларда Тукай язган яисә аңа килгән хатлар сакланмаган. 1907 елда Уральскидан Казанга, аерым алганда, Гыйльметдин Шәрәфкә, үзенең беренче китабын бастыру өчен, язган ике хаты һәм Казаннан Уральскига апасы Газизә Госмановага, Габдулла Кариевка юллаган хатлары гына билгеле.
rn1907 елның октябреннән шагыйрь тормышында Казан дәвере башлана. Хатлардан аңлашылганча, Тукай бу елларда рухи дәрт алып, илһамланып яши, эшли. Уральскида яшәүче апасы Газизә Госмановага язган хатларында Казаннан канәгать калуын белдерә. Апасына язган хатта мондый юллар бар. «Мин Казаннан, әүвәл язганча, бик разый. Тагын әйтәм, дус-иш күп. Күңелле, укыган кызлар берлә дә танышырга туры килде. Гәзитәләр күп. Китаплар һәр көн яңадан-яңа чыгып тора» (1, 82). Шул фикер Гайнетдин Туп-риевка язган хатта да раслана.
rnКазан шагыйрь өчен рухи һәм мәдәни азык биргән шәһәр генә түгел, балачактан килгән үпкә авыруы кискенләшкән, 1905-07 елгы инкыйлабтан соң, тарих мәйданында урын алган реакция нәтиҗәсендә, күңел төшенкелегенә китергән һәм акчасызлык, хәерчелек алып килгән шәһәр дә. Ул, күңелендәге бушлыкны тутыру, рухи кризистан котылу өчен, 1908 елдан балалар өчен әдәби парчалар, шигырьләр иҗат итә, тәрҗемәләр белән шөгыльләнә һәм әдәбият өчен дәреслекләр төзергә керешә. Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хатында моның сәбәпләрен читләтеп кенә булса да болай аңлата. «Минем мәктәп китапларына керешкәнемне «жәл» дисең. Алай түгел. Мин мәктәпләребезнең хәл теле илә миннән ярдәм көткәнен күрдем. Мин моңа салкын кан белән карый алмадым. Мәктәп китаплары язарга башладым. Мин язган китапларымда (әлбәттә, хрестоматия) русларның Пушкине, Лермонтовы, Аксаковы, Майковы, Плещееве вә башка да бик күбе булып являтъся итәм. …Бу мәгънән вә маддәтән минем законный хакым иде. Татар балаларының рухына файдалы тәэсирем булачак, иншалла, шагыйрьгә матур шигырь язу читен. Әмма бер дә язмый тору аннан да читен, диләр» (1, 100). Бу елларда балалар әдәбияты Тукайның иҗади талантын һәм шәхесен сындырмаска ярдәм итә, алай гына да түгел, аның иҗат эволюциясе яңа баскычка күтәрелә.
rnШәхеснең гомер этабында хат, эпистоляр жанр мөһим урын били. Хатта кешенең дөньяга карашы, кешеләргә мөнәсәбәте, яшәү рәвеше, эчке-психологик кичерешләре, теләк-омтылышлары, гомер баскычлары ачык тасвирлану белән янәшәдә, аларда шәхеснең үз халәте бозылмыйча, ялганга төрелмичә гәүдәләнә. Шагыйрь эпистоляр жанрны әдәби әсәрләрендә дә теләп файдалана. «Ана мәктүпләре» шуңа дәлил. Тукайның сакланып калган 34 хатыннан гомер баскычларын, иҗат җимешләрен, татар иҗтимагый хәрәкәтенә һ. б. га мөнәсәбәтләрен билгеләү авыр мәсьәлә, әлбәттә. Шагыйрь, үзе дә күп очракларда хат язарга артык ашкынып тормавын, теләге дә шул кадәр генә булуын искәртә. Әмма дөнья күргән хатларында аның туганнарына һәм туган ягына җылы мөнәсәбәте, эшкә чын күңелдән бирелгәнлеге, татар җәмгыятендәге заманга хас консерватизм проблемалары ачык чагылыш таба. Бу мотивлар шагыйрь иҗатының төп юнәлешләрен билгелиләр. Гомумән, Тукай хатларында тасвирланган һәр деталь, яисә тема, күренеш һәм вакыйга аның шигъриятендә һәм публицистикасында билгеле бер дәрәҗәдә мөһим урын тота. Хәтта, шагыйрьнең иҗади планы да хатларга күчә, алар шагыйрь иҗатының бер өлеше буларак карала. Туганлык мөнәсәбәтләре апасы Саҗидәгә (2), туганнары Абдулловка (1), апасы Газизәгә (1) язган хатларында җентекле гәүдәләнгән. Болар фәкать шәхси хатлар буларак кына карала ала. Бары тик Газизәгә (1908 ел, 28 март) язган хатта гына туганлык мөнәсәбәтләре тирәнрәк ачылып, туган туфрак төшенчәсе, дәртләнеп иҗат итүе ачык сурәтләнә. Г. Кариевка язган хатларында исә ул туган җирен, туфрагын сагынуын, аңа багышлап шигырьләр язуын бәян итә. Тукайның Г. Кариевка (1908 ел, 30 декабрь) Казаннан язган хатында болар турында аеруча ачык языла. «Пар ат», «Шүрәле», «Туган җиремә» кебек шигырьләренең шагыйрьнең туган җирен артык сагынуыннан, шул хисләрнең ташып, шигырь юлларына күчүеннән туган гүзәл әсәрләр булуы аңлашыла. Туганнары белән язышкан хатлар шуның белән чикләнә.
rnМәгълүм ки, шагыйрьнең беренче шигырь җыентыгы 1907 елда, Казанда Гыйльметдин Шәрәф типографиясендә дөнья күрә. Чынлыкта, Г. Шәрәфләр нәшриятында шагыйрьнең шигырьләр җыентыгы (Беренче һәм Икенче кыйсем, 1907) һәм «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәрләре нәшер ителә. Г. Шәрәфкә язган хатында: «Тарафыңызга, заказной бандероль уларак «Әшгар мәҗмуга»мны йибәрдем. Шигырьләренең мөкаддәм-моаххир (басу тәртибе) басылуын рәкымнәр (сан) илә яздым. Үзеңез аерырсыз. Зинһар, яхшылап тәсхих итеп басыңыз… Ихтимал, андан соң Казанга үзем барып, китабымны лично тәсхих итеп бастырырмын», — дип, үз таләпләрен куеп яза (1, 78).
rnШагыйрьнең иҗатында уңай һәм тәнкыйди яктан урын алган татар матбугаты дусларына язган хатларында эчкерсез рәвештә ачыла. Тукай, иң беренче чиратта, шул чор өчен прогрессив юнәлештәге «Әлислах», «Яшен», «Ялт-йолт», «Мәктәп», «Аң» кебек газета-журналларга өстенлек бирә, аларны югары бәяли. Публицистик язмалары һәм аерым шигырьләрендә әлеге матбугат органнары мактау объектына әйләнгән. Сатирик журналларда күп кенә язмалары тәхәллүсләр белән басыла. Гайнетдин Туприевка язган хатында бу хакта искәртеп үтә. Ул: «,,Яшен"нең секретаре мин булганга, анда бик күп язарга тугъры килә. Шул сәбәпле төрле-төрле мөстәгар (уйлап чыгарылган, тәхәллүс) имзалар артына яшеренәм», — ди (1, 91).
rnДусларына язган хатларында да сатирик стиль саклана, күп очракларда бу алым заманы өчен прогрессив характердагы матбугатка каршы чыккан газета-жур-налларга юнәлтелә. Кыска гына гомере һәм иҗатында ул иске карашлы татар консерватив катлавына каршы публицистик һәм шигъри язмалары белән чыгыш ясый. Хатларда бу фикерләр артык еш кабатланмаса да чагылып үтә. Бигрәк тә Уральск шәһәрендәге татар мохите, яңалыкка каршы дин әһелләре, сәүдәгәрләр, сәнәгатьчеләрнең эшчәнлеген, аларның катып калган фикерләрен шигъри әсәрләре һәм публицистик язмаларында гына түгел, дусларына язган хатларында да тәнкыйтьләп уза, Казаннан Уральскига Г. Кариев һәм Г. Туприевка язган хатларында алар аеруча калку күрсәтелә. Г. Кариевка юллаган хатында «бичара караңгыда калган Уральск мөселманнарына шактый зыя (яктылык) сачмакчы икәнсез», — дип язса (1, 81), Г. Туприевка исә, «Уральскинең үзенә вә җаһил татарларына һәммәсенә киткән вакытымда ләгънәт укып киткән идем. Шуңар күрә Ракыйбе булсын, аның бозавы вә Ишәк Хәсәнҗаны булсын — һичберсе тугъ-рысында хәзер сиңа язасым вә шуларны исемә төшерәсем килми», — дип, гаять кискен фикерләрен җибәрә (1, 92), гәрчә бу шәһәрдә белем алып, олуг шагыйрь дәрәҗәсенә ирешсә дә.
rnТукай Казан тормышы, татар мохите турында әйткән беренче фикерләрен соңрак үзгәртергә мәҗбүр була. Ләкин алар хатларда күзгә бәрелерлек дәрәҗәдә чагылыш тапмый. Гәрчә, иҗади ядкәрләрендә һәрдаим Казанның консерватив мохите Тукайның сатира объекты буларак хезмәт итсәләр дә.
rn1905-07 елгы Россиянең инкыйлаби дулкынында татар иҗтимагый тормышының якты киләчәгенә өметләнгән һәм ышанган шагыйрьдә, кара реакция елларында, күңел төшенкелеге башлана, эчке-психологик кичерешләре тышка бәреп чыга. Бу халәтен аңлатырлык дуслары Ф. Әмирхан һәм С. Сүнчәләй аерым игътибарга лаек. XX гасыр башында күренекле әдипләр буларак танылган Ф. Әмирхан белән С. Сүнчәләй исә Тукай өчен йөрек серләрен ачып бирерлек, күңелендә туган авыр уйларны сөйләрлек, киңәшләшерлек якын дуслар булалар. Казанга 1907 елның октябрендә зур өметләр белән кайткан Тукай 1908 елның 23 июнендә Ф. Әмирханга түбәндәге хатын юллый: «Торам, торам да: «„Ярабби! ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр арасында да саклап килдекем истигь-дад (талант) очкыны шушы исереклекләр, исерек иптәшләр арасында бер дә кабынмаслык булып сүнәрмени инде? " — дим. Тәмам бер сәнә җон агызып йөрим!» (1, 87). Гомумән, аның бу хаты күңел төшенкелеге белән тулы һәм үткән тормышы үкенечле, киләчәктә исә ни көтә, нәрсә белән бетәчәге турында уйланулардан тора. Моңа охшаш сорау Тукай хатларында беренче тапкыр куела. Эмоциональ кичерешләргә бай хатның «мин әле кая барам», — дигән юлларында шагыйрьнең билгесезлек каршында һәм үткән гомер белән киләчәк алдында калуы гәүдәләнә. Талантының «исереклекләр, исерек иптәшләр арасында бер дә кабынмаслык булып сүнәрмени», дип кайгырган Тукай, 1908 елдан соң, иҗатының икенче баскычына күтәрелә, хис һәм фикер берлегенә бай тирән лирик, лирик-фәлсәфи шигырьләре, үткен сатирасы, көчле публицистик язмалары нәкъ шул елларда иҗат ителә. «Васыятем», «Пәйгамбәр», «Үкенеч», «Өзелгән өмид» шигырьләрендәге образлы сурәтләүләргә бай, шагыйрьнең күңеленә яшеренгән эчке-психологик кичерешләрен, күңел дөньясын ачып салган юллары нәкъ Ф. Әмирханга язган хатның нигезендә ята. Мондый халәт С. Сүнчәләйгә юллаган хатларында да чагылыш таба, һәм ул аңа эчке серләрен яшермичә сөйли. Тукайның С. Сүнчәләйгә язган, сакланып калган 8 хатында шәхси мөнәсәбәтләр чагылып үтсә дә, аларда күп очракларда әдәби процесс, телнең сафлыгы, шигъриятне югары сәнгать дәрәҗәсендә күрергә теләү, тәрҗемә, әдәбият теориясе мәсьәләләре төп рольне уйный. Гаилә кору һәм гаиләгә Тукайның мөнәсәбәте дә югары кимәлдә яктыртыла. Хатлардан күренгәнчә, шагыйрь С.Сүнчәләй иҗатына хәерхаһлы. Аңа шигърият хакында остаз буларак киңәшләрен бирә. «Мөмкин кадәр шигырьне аз язсагыз да, матур вә хуш иттереп языгыз», — дип тәкъдим итә (1, 95). Әдәби телгә Тукайның таләпчәнлеге ачык. Ул: «Мин Казанны тәхте пай (башкала) һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дип саныйм. Милли әдәбиятыбыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына булуын телим», — дип яза (1, 95) һәм уртак, гомуми әдәби телнең нигезе Казан һәм Казан арты татарлары теле булырга тиешлеген ассызыклый. Бу хатларда тәрҗемә принциплары турында да сүз кузгатыла. Бигрәк тә С. Сүнчәләй тәрҗемәсендә «Шильон мәхбүсе»әсәрендәге кимчелекләрне күрсәтеп, зур әсәрләр тәрҗемә итәргә алыныр өчен, кечерәк шигырьне татарчалаштырып тәҗрибә туплау кирәклеген аңлата.
rn1910 еллар башында татар әдәбиятында әдәбият теориясе буенча аерым мәкаләләр һәм китаплар нәшер ителә башлавы мәгълүм. Шуңа карамастан, бу елларда Тукайның кайбер шигъри әсәрләрендә ритм аксый. С. Рәмиев, С. Сүнчәләй, Г. Ибраһимов һ. б. әдип һәм шагыйрьләрнең язмаларында шагыйрьнең бу кимчелеге тәнкыйтләп узыла. Әмма Тукай хатлары аша әлеге тәнкыйть фикеләрен аңлы рәвештә үтәмәве аңлашыла. С. Сүнчәләйгә язган хатында: «С. Р. нең (С. Рәмиев) вәзеннәр тугърысында артык лаф сугуына исегез китмәсен. Әле без татарларда теория словесности вә шигырьләр өчен хорей, дактилъ-фәләннәр ясалмаган чакта, вәзен вә гармония төрлечә булса да зарар юк, фәкать мәгънә кирәк, гүзәл ифадә (аңлата белү) кирәк», — дип, азмы-күпме үзен акларга тели (1, 99). 1911 елның мартында язган хатында ул икенче төрлерәк фикер йөртә. «Ф. Ә. (Ф. Әмирхан) күптән бирле теория словесности язып маташа. Мин дә аңар шул эштә азрак файдалы булмакчы булам. Шулай итеп, икәүләп, шигырь вәзеннәре хакында бер кагыйдә вә тәртип чыгармабызмы дип торабыз» (1, 103-104). Тукай әдәбият теориясенең булуына битараф түгел. Әмма Ф. Әмирхан һәм Тукайның бу хакта язган хезмәтләре, яисә мәкаләләре мәгълүм түгел.
rnТукай гаилә кору мәсьәләсенә уңай мөнәсәбәттә булса да, шагыйрьнең С. Сүнчәләйгә юллаган хатлары аркылы аның әлеге проблемага сак каравы сизелә. Шунысы ачык: Тукайга гаилә кору мәсьәләсен аңлатып С. Сүнчәләйнең бер генә тапкыр язмавы да аңлашыла. Тукайның җавабы коры һәм үзе кебек туры. Ул: «…шуның өстенә шәрмәндәи гыял (гаиләне оятка калдыру) булмасын өчен, иң азында ел тәүләгенә биш йөз тәңкә килерең булса, һәркемгә өйләнү тиеш. Югыйсә, эчеңә сәнәк белән төрткәндә, бер тамчы кан чыкмаслык булса, ике күңелдә чын мәгънәсе белән булган мәхәббәт уты янмаса, гаилә өчен нинди түбән кешеләргә мөрәҗәгать йә тәлинкә тотарга булса, — Алла сакласын!», — дип гаилә төзүчегә югары таләпләр куя (1, 97-98), үзен шуңа ышандыра.
rnТукай үзенең замандашлары — С. Рәмиев, Г. Ибраһимов, З.Бәшири, Дөрдемәнд кебек әдип һәм шагыйрьләрне тәнкыйтьләп, ачы телле сатира угына тотып, күп очракларда субъектив мөнәсәбәтләрен белдерә. Моның сәбәпләре төрле, әлбәттә. Кайбер вакытта шәхси як роль уйнаса да, шагыйрьнең әдәбиятка, дөньяга үзе ышанган карашы барлыгын да ассызык-ларга кирәк. Тукай реалистик рухтагы хис һәм фикер берлегенә бай шагыйрь, Сәгыйт Рәмиев белән Дәрдемәнднең исә романтик, шигъри әсәрләрендә фикер һәм хис беренче урынга куела, Г.Ибраһимов исә, гомумән, романтик язучы. Капма-каршылыкның төп сәбәпләре шулар. Аеруча Тукайның С. Сүнчәләйгә язган хатларында, бу хакта сүз кузгалтылмаса да, тирәнгә яшеренгән фикердән шул аңлашыла. Ул 1911 елның 11 февралендә С. Сүнчәләйгә язган хатында «Рәмиевнең „ Толстой " шигыре минемчә дә бөтенләй тозсыз, вәзенсез, ямьсез, бигрәк холостой выстрел», дип (1, 102), шигырьгә берьяклы фикерен белдерсә, Г. Ибраһимовка да шуңа охшаш фикер юллый. «Габди Галимҗанның вакытлы матбугатта чыккан язулары шома, ихласлы вә шактый гына төпле чыгалар. Ләкин мин аның аерым рисаләләрендә күңелдә бер-бер төрле эз калдырырлык нәфасәт вә мәһарәт (матурлык һәм осталык) күрмим», — дип яза (1,103). Хатка салынган фикерләр матбугат битләрендә дә урын ала. Нәтиҗәдә Г. Ибраһимовның Тукай шигъриятен түбәнсеткән «Татар шагыйрьләре» исемле күләмле мәкаләсе дөнья күрә.
rn1912 елда Тукайның үпкә авыруы тагын да көчәя. Шагыйрь, дусларына язган хатларында хасталыгын ачык сиздермәсә дә, Казанның «Болгар» һәм «Шәрекъ», «Амур» кунакханәләреннән качып, туган ягы Өчиле авылындагы туганнарында җылы өйдә сөт эчеп дәвалануын, «аспирин»ны ташлавын, хәле яхшыра башлавын белдерә. Петербургка сәяхәте вакытында шәһәр һавасы аңа тискәре йогынты ясый, авыру газаплары тагын да арта. Бу хәлне күргән яшь дуслары Шакир Мөхөммәдъяров һәм Кәбир Бәкер шагыйрьне профессор Польгә күрсәтәләр. Шул көнгә кадәр кайда нинди авыруы барлыгын белмәгән Тукайның үпкәсенең 25% ы гына исән калуы ачыклана, профессор Поль шагыйрьгә кымыз эчеп дәваланырга куша. Әхмәт Урманчиевка һәм К. Бәкергә язган хатларда аның профессордан канәгать калуы һәм теләп кымыз эчәргә баруы аңлашыла. Дәвалану процессыннан да разый булуын, аз гына хәле яхшыруын хәбәр итә. Шунда ук искәртеп куя: «Авыруым, тагы яңалары башланмаса, бетә инде», — дип яза Г.Шәрәфкә. Гомеренең аз калганын сиздереп, «Ләкин терелеп нәрсә бар?» — дигән сорау да куя (1, 118).
rnШуңа карамастан, актив яза, шагыйрьнең авыру халәте, эчке кичерешләре, мәсәлән, «Авылда авырып яту», «Йолдыздан да курка», «Буран» һ. б. юмор катыш язган көчле лирик шигырьләрендә ачык гәүдәләнә. 1913 елда Клячкин шифаханәсендә дәваланганда Тукайның җаныннан өзелеп чыккан иң гүзәл лирик-фәлсәфи әсәрләре языла. Шуңа да карамастан, «Суык», «Хәстә хәле», «Кыйтга» («Көчләремне мин…») шигырьләрендә юмор хисе дә ярылып ята, үлем сәгатьләре инде сукканы тасвирлана. Ф. Әмирханга язган хатында гадилек, самими Тукай сурәте ачык булып күз алдына килеп баса. Ул, шаярту катыш, дәвалаучы табибларына: «Без больницаны үлемнең әүвәлге стансасы дип беләмез. Аз булса да дөньяда торып калыйм, дип әйттем» — ди (1, 120) 1913 елның февралендә язган хатында. Шул рух иң соңгы шигырьләрендә дә чагыла.
rnТукайга килгән хатлар сакланмаган. Аларда нинди проблемалар күтәрелүе, аңа килгән хатларның нинди характерда булуы нәмәгълүм. Ләкин хатларның эчтәлегеннән чыгып, туганнарын һәм дусларын нәрсәләр кызыксындыруы Тукайның җавапларында аңлашылырлык итеп язылган. Бигрәк тә, С. Сүнчәләйнең кызыксындырган сорауларына шагыйрь җентекле туктала. Шунысы кызганыч, аларны сизәргә һәм аңларга гына мөмкин. Тукай үзе теләп язышкан шәхесләр күп түгел. Сакланып калган һәм дөнья күргән хатлар аша аның С. Сүнчәләй, Ф. Әмирхан, Ә. Урманчиев, Г. Шәрәф белән якыннан аралашуы аңлашыла.
rnЭпистоляр жанр шәхеснең тәрҗемәи хәлен тулыландыручы, билгесез якларын ачарга ярдәм итүче чыганак ролен үти. Күп очракларда хатларда гына күренеп узган кечкенә генә факт күп сорауларны ачыклый ала. Тукай хатларының мәгълүмати яктан байлыгы тормыш юлын төгәлләштереп кенә калмый, һәрбер деталь аның иҗатына күчә. Хатларында (аерым алганда, Ф. Әмирханга. 1908 ел, 23 июнь) язган фикерләре соңрак дөньяга килгән, нәкъ автобиографик характердагы язмалары «Исемдә калганнар», «Кечкенә сәяхәт», «Мич башы кыйссасы», «Казанга кайтыш», «Мәкаләи махсуса»да, тәрҗемәи хәлендәге аерым күренешләрдә чагылыш ала.
rnТукайның хатлары да ул тудырган иҗатның бер өлеше. Аларны берсеннән-берсен аерып булмый. Иҗатының бөтенлеге югала. Әмма шагыйрь хатлары бик аз сакланган, аңа язылганнар, гомумән, юк. Моңа Тукайның бик аз кешеләр белән, үзе якын күргән дуслары белән генә аралашуы, күп очракларда җавап хатлары язып маташмавы, һәм, ниһаять, шагыйрьнең шәхси архивы сакланмавы да сәбәп була. Шуның нәтиҗәсендә Тукай шәхесе һәм иҗатын өйрәнүгә кагылышлы күп проблемалар һәм детальләр ачык кала. Аларны азмы-күпме сакланып калган хатлары һәм иҗат мирасы гына берникадәр ачып бирә ала.rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1. Тукай Габдулла. Әсәрләр. 5 томда / Габдулла Тукай. — Казан: Татар. кит. нәшр. — V т. — 1986. — 367 б.
rn

rn

rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*